Latin

Битараф Түгелмен - 6

Süzlärneñ gomumi sanı 4215
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2026
34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
...Минем язылмаган бер фантастик әсәр сюжетым бар... Анда роботлар шундый зур үсешкә ирешәләр ки, бөтен эшләрдә кешене алыштырып бетерәләр, дөньяның беренче хуҗалары булып калалар... Ләкин, роботларның кеше кушканны үтәүдән башка гына үз максатлары була алмый бит, һәм шул сәбәпле, бөтен бу яңа цивилизация берзаманны алдан биреп куелган иң актык максатка ирешә дә, кинәт кенә тулаем рәвештә катып, хәрәкәттән тукталып кала... - Менә шуның кебек, безнең өчен дә техник проблемаларны чишү төп максат булып тормый: анысы - югарырак торган асыл максатларга ирешүдә нибары бер чара. Сайтны аны әллә нинди шайтан фокуслары белән бизәп бетерергә дә була, интернетта шулай бизәлгән сайтлар санап беткесез, ләкин... Сайт ачасың икән инде - син аны нинди дә булса кешелекле максат белән ач. Минем максат исә - интернетта татар китапханәсе булдыру иде. Руслар бу җәһәттән безне әллә ничә миллион тапкыр узып киткән, дөньядагы китапларның (гомумән текстларның) русча интернетка салынмаганы бик сирәктер. Уку-язы шөгыленең бөтен киләчәге, иртәме-соңмы, йөз процентка әнә шул интернет текстларына кайтып калачак бит... Бүген дә ул “җиңел тартмый”: китап сату бизнесы әкренләп бөлә башлады инде, яшьләрнең укый торганнары экраннан укуга күнегеп үсә. (Мин үзем дә кәгазь китап сатып алуны күптән ташладым.) Интернетта татарча текстлар юк икән әгәр (яисә син теләгәне юк икән) - иң “милләтче” кеше дә туган телдә укуны бик тиз арада онытып бетерәчәк... Әмма ләкин, бүген бу җәһәттән һәлакәт ул хәтле нык янамый торгандыр инде. Татарча текстлар интернетта хәзер байтак кына... Һәм, мин үзем аларны барлыкка китерүдә иң беренчеләрнең берсе булдым дип әйтергә мөмкин... Милләт үзе белмәс-күрмәс (чынлыкта инде юк бугай ул, электән калган калдыклары гына һаман таркалып ята бугай), ләкин Алла беләдер (барлыгы хак булса әгәр...). Аның каршында җавап бирер чак җитсә - безнең дә "запас"та әзрәк әҗер-савап юк түгел, шулай итеп...
...”Тормышка өмет тулы шар ачык күзләр белән каравыңны ташла!” - дип үземне гел тиргәп торам, әмма ләкин... Чаллы язучылары и шатланырлар инде, дип өметләндем башта... Аңлыйм аңлавын, аларда үз әсәрләренә “коммерция интересы” барлыкны, ләкин бит үзең һәм шул әсәрләр белән киңрәк таныштыру, үз сүзеңне ераккарак ишеттерү, “реклама” интересы да булырга тиеш, шунсыз “коммерция” дә алга бармый... Үрнәк өчен бер-ике әсәреңне ачык интернетка салырга да ярый торгандыр... Кайберләренә сайт ачылу, анда текстлар салу мөмкинлеге турында әйтүем, мәгәр, бушка түбәнсенү шикелле булып чыкты... Әйтерсең мин үтенеп сорыйм да, алар “чиртеп очыралар”... Бик кирәкләре бар: мин бит, барыннан элек, “миңа әйтмисең дә” дип үпкәләмәсеннәр өчен сорый идем... Чаллы язучылары нинди сыйфатта яза, әсәрләренең халыкка җитүе белән дә шул сыйфатта кызыксына, кыскасы... Шуннан соң, сайтка татар классикларының әсәрләрен сала башладым... Баштагы икесен кулдан җыйдым, аннары инде “Finereader” дигән текст тану программасын куллануга күчтем... Дөрес, зур казанышлар белән мактанып булмый, әсәрләр күп түгел, сайт бу җәһәттән башлап ташланган көе дип тә әйтергә мөмкин... Тагы да кул җитәрме, юкмы... Аның каравы, мин анда мәкальләр, җыр текстлары, мәзәкләр, кроссвордлар да урнаштырдым әле. “Шакмадрат” уенын һәм “латиница”дан татарчага кайтаргыч программаларны да шуннан үзеңә күчереп алырга була.
Бүгенге көндә татар интернеты киңәйгәннән-киңәя бара, күләм ягыннан барлык татарча текстлар анда кул яссуы калынлыгы китап хәтле бардыр инде... Ләкин, бер күңел кайтаргыч ягы бар: һәр автор үз чүп-чарын мактап утырган барахолка төслерәк ул: сайт ачалар да, шунда “иң сөекле” үзләрен алагаем тутыралар... Әзрәк укып алыйм дип интернетка керсәң, “чүп икән... чүп икән...” дип карый-карый ярты көнең үтә дә китә... Шуңа күрә, мин хәзер “Татарча текстлар” сайтының принцибын үзгәрттем: анда бары тик классиклар һәм башка иң яхшы авторлар гына урын алырга тиеш! Укучыны алдандырмаска! (Үзем өчен, бигайбә, чыгарма ясыйм инде... Дөньядыр ки бу...)
Интернетны да матбугат дип саныйм, алай гына да түгел, киләчәкнең бөтен матбугаты шул дип беләм... Минем андагы ролем бер сайт белән генә чикләнмәде, ләкин, ярар инде - җентекләп сузарга ул чаклы, бу анкета бланкы түгел лә...
-------------------------------
Шулай яши торгач, 2004 елның җәенә дә җиттек... Ниндидер берәр күрсәтмә, директива булгандырмы - нәкъ шул тирәләрдә “региональ” статуслы татар гәзитләренең дә сайтлары ачыла башлады. “Шәһри Казан”, “Бөгелмә авазы” сайтлары барлыкка килде, мәсәлән... Һәм менә беркөнне, миңа әллә кайчан онытылган “Шәһри Чаллы”дан редактор Флүзә Фәррахова шалтырата:
- Гәзитнең сайтын ачарга иде, шуны ничек итеп эшләргә була икән, белмисеңме? - ди.
- Сайт ачуның берние дә юк аның, - мин әйтәм - кирәксә, ачабыз да бирәбез... Икенче доменлы сайт булса, урнаштыру бушлай, беренче доменлы үз сайтың өчен елына 2 мең чамасы түләргә кирәк булачак. Ләкин аның белән генә эш бетми: гәзит сайтын сан саен яңартып торырга кирәк булыр бит аны... Шул эшне алып барырлык кешегез бармы соң? Ул кеше татарча укый-яза һәм сайтлар белән аз-маз эш итә белергә тиеш...
- Андый кеше булса, син үзең инде...
...Өстәмә бер шөгыль минем “эчне тишми” иде, билгеле... Килешү төзедек, аның буенча мин сайт ачарга, шуннан соң атнага ике тапкыр редакциягә килеп, гәзитнең электрон макетын күчереп алып китәргә, өйдә шуның иң яхшы текст һәм сурәтләрен сайтка салырга тиеш булдым. Бу эш өчен редакция миңа аена 2 мең түләп барачак иде... Сайтның макетын (тышкы рәвешен) ясарга һәм аны серверга урнаштырырга атна-ун көн вакыт алдым да, шунысын эш иткәч, 4 июль көнне, ниһаять, интернетта"Шәһри Чаллы" сайты барлыкка килде.
(Монда бер гыйбрәтле якны да әйтеп үтәргә кирәк - “Шәһри Чаллы” гәзитенә бу эш өчен “югарыдан” финанс бүлеп бирү турында сүз дә юк, бөтен чыгымнар редакциянең рекламадан кергән акчасы исәбенә каплана иде. Сайт буенча һич югы ярты яки чирек штат берәмлеге дә бирелмәде... “Хуҗалар” бу төр эшчәнлекне гомумән “күрмиләр-белмиләр” иде... Әле дә хәлләр шул көенчә...)
Бер килгәч инде, “Шәһри Чаллы” компьютерларында элеккедән калган хата төзәткеч һ.б. программаларны яңарттым, аларга “Аңлатмалы сүзлек”, “Русча-татарча сүзлек” тә куеп чыктым... Гәзиткә Казаннан электрон почта белән килә торган татарча хәбәрләрне, бүтән кодировкада булу сәбәпле, өр-яңадан җыеп утыралар иде - кодировка алыштыргыч программаны эшкә кушып җибәрдем... Ләкин, өч-дүрт көннән соң, хәлне радикаль үзгәртергә - “Шәһри Чаллы”ны тулаем рәвештә стандарт кодировкага күчерергә булдым. Бер дә кыен эш түгел: шрифтларны һәм клавиатура драйверларын стандартка алыштырырга да, кайбер иске текстларны программа ярдәмендә “яңартырга” гына кирәк иде... (Операторлар озак кына мыгырданып утырдылар әле, моның үзләренә берәр авырлыгы килеп чыгарга тиеш дип көттеләр. Бер авырлык та чыкмагач, әкренләп тындылар.) Шулай итеп, сайт ачу үзенә ияртеп тагын бер яңалык китерде - гәзит электроника өлкәсендә дә ил белән уртак бер татар телендә “сөйләшә” башлады.
“Шәһри Чаллы” бу вакытта атнага алты гына битле (12 полосалы) һәм аклы-каралы булып чыга иде әле. 500 мең кеше яшәгән Чаллының шәһәркүләм гәзите өчен мондый хәл оят дәрәҗәдә артта калганлык булып, күзгә бәрелеп тора иде инде... Икенче меңьеллыкта яшибез бит, хәзер андый гәзитне кулга тотып кеше күзенә күренергә дә уңайсыз, иске чабата кигән сыман була... Җитәкчелек тә уңайсызлана башлады, күрәсең: алга бер үк вакытта ике мәсьәлә - гәзитнең күләмен тагын 4 полосага арттыру һәм тышкы битләрне булса да төсле итеп чыгара башлау мәсьәләләре куелды... Эш күләме дә бераз артачак, байтак кына техник проблемаларны да чишәргә туры киләчәк иде... Шуларны башкарырдай өстәмә кеше кирәк, ә андый кеше менә ул - сайт ясарга килеп-китеп йөри бит инде... Кыскасы, көннәрнең берендә Флүзә миңа “Шәһри Чаллы” гәзитенә даими эшкә, дизайнер булып килергә дигән тәкъдим ясады...
...Ике чүмәлә арасында ачка интеккән ишәк сыманрак бер хәлдә калдым... Кайсын сайларга? “Шәһри Чаллы”га “башыңны алып” күченсәң - ике кулыңа бер эш, эшлә дә тор, бүген ходай ни бирер дип борчыласы юк, акчасы да җитәрлек... Аннары, коллективта буласың бит инде, һәркайда килеп кенә китүче “суык аяк” булып йөрүдән җик күргән... Ләкин, икенче яктан - бик тотрыксыз урын шул, бик тотрыксыз... “Авыз пешкән” бар бит инде: ул системада кешене бүкән башына да санамыйлар, теләсә кайсы моментта “чыгарып ташларга” да мөмкиннәр... Шундый урын, шундый редактор... Кәефләренә килсә, синең белемең, сәләтең, кылган хезмәтләрең, алдагы язмышың чүпкә дә тормаячак... Тагын урамда калырсың, ә ничә еллар бөртекләп җыелган “клиентура” белән эшлекле бәйләнешләр ул вакытта инде өзелгән булыр... Яңадан аякка басарга, яңа кәсепләр үзләштерергә исә инде яшь үтеп киткән булыр... (Уйлаганым алдыма килә дә тора минем... Ә матур гына итеп уйлый белмим...) Шуларны уйладым да, “шулай булмас микән соң” дип Флүзәнең үзенә әйттем дә, аның “нишләп инде” дип куюын ант урынына күреп... Аллага тапшырдым шул.. Үзе ярлыкасын... Хөррият бетте, “Шәһри Чаллы”ның бер компьютерына бәйләп куйгандай берегеп, экранына кадалып, гәзит ясап утыра башладым...
------------
Төсле битләр чыгарырга керештек. Аның өчен дөрес профиль, линеатура сайлап, төсле фотолар әзерләүнең нечкәлекләрен өйрәнеп байтак этләнергә туры килде, ләкин ахырда эш җайга салынды һәм бер салынган эздән тәгәрәп дигәндәй китте. (Типографиянең төсле битләр басу сыйфаты начар иде мәгәр, гәзит бик үк матур булып бетми торган иде. Тик анысы инде бездән тормый.) Бер үк вакытта кушымта битләр чыгарырга да керештек. Әдәби-мәдәни юнәлешле, Чаллы халкы кич ял иткәндә укырга тиешле кушымта булганга күрә, аңа исемне “Чаллы кичләре” дип куйдым. Кушымтаны макетлау белән озак вакытлар үзем генә шөгыльләндем, операторларга бирмәдем: матур булсын, төп гәзиттән аерылып торсын дип тырыша идем...
Шул ук вакытта, заманча техникага ярашлы рәвештә эш тәртибен дә яңачага үзгәртеп кора башладым... Иске, “классик” тәртип болай иде: журналистлар кулдан яза, операторлар шуны компьютерда җыя, принтерда кәгазьгә бастыра, корректор шул кәгазьдә хаталарны төзәтә, операторлар шул төзәтмәләрне компьютерга күчереп яңа бит чыгара, ул битне җаваплы секретарь тагын карап-төзәтеп чыга, операторлар табылган хаталарны тагын компьютерга күчерә һәм текстны гәзит битенә урнаштыра, гәзит битен кәгазьдә бастыра, ул кәгазьне тагын корректор һ.б.лар карап төзәтә, операторлар шуны компьютерга күчереп төзәтеп яңа бит чыгара, аны тагын карыйлар, хата табылса тагын төзәттерәләр... Мин килгәндә бу циклдан зур гына бер өлеш төшеп калган - журналистларның күбесе турыдан-туры компьютерда җыя иде инде. (Берсенә генә компьютер җитми калган иде, озакламый аңа да табылды.) Корректор да яңа гына компьютер алдына утырган, беренче укылышны турыдан-туры экранда башкарырга керешкән иде. Мин килгәч исә, аның начар гына компьютерын яхшыга алмаштырып, гәзит полосасын төзәтүне дә экранга күчереп куйдык. Текстларны редакцияләүнең башта зур бер өлеше, аннары бөтенесе миңа күчте, ә мин, әлбәттә, компьютерны гына “таныйм”. Шулай итеп, эш башыннан азагына кадәр тулысынча электрон формада эшләнә башлады, кәгазь битләрен инде исәпкә алу, файл исемен карау өчен генә чыгара идек... Озак кына шулай эшләгәч, тагын бер эшнең искедән калган гадәт, инерция буенча гына эшләнгәнен күреп алдым әле: корректорның “беренче укылыш” ясап утыруын да бетереп куйдык, ул бары тик экраннан гәзит полосасын гына укый торган булып китте... Шулай итеп, яңа тәртип инде мондый булды: журналистлар җыйган текстны җаваплы секретарь үз экранында ачып төзәтә һәм гәзит битенә сала, операторлар битне макетлый, корректор ул арада макеттагы текстларны төзәтә тора... Шул, бетте-китте! Азакта гәзит бите кәгазьгә чыгарыла, тик анысы нәтиҗәне “натура”да күрү өчен генә, эшкә катнашлы нәрсә түгел.
...Инерция дигәннән искә төште: 1990 еллар башында, компьютерлар әле яңа барлыкка килгәндә, “Нур” гәзитенең текстларын башта машинкада җыялар, аннары шуның кәгазен тагын бер кат компьютерда җыярга бирәләр иде... Көлкесен көлке, ләкин әлләни ахмаклык түгел, ә фикерләү инерциясе бу... Шуңа мисалдан, иң беренче автомашиналарның моторын аерым арбага урнаштырып, коляскага тәртә белән тоташтыра торган булганнар... Күнегелгән ат-арба шикелле булсын өчен.
Алда язганнан инде күренәдер - гәзиттә “дизайнер эше” дигән аерым гына шөгыль юк: мин текст җыю, текстларны редакцияләү һәм төзәтү, сурәтләр әзерләү, гәзит бите макетлау ише эшләрнең кайсы кирәк шунысын эшли дә тора идем, шул ук вакытта гәзитне планлаштыруга да, журналистларга юнәлеш бирүгә дә актив катнаша идем. Шуңа күрәдер, бераздан элекке, “классик” мәгънәдәге җаваплы секретарь эшенең редакциядә артык булуы күзгә чалына башлады... Моңарчы бу вазифаны пенсия яшендәге Дамир Вагыйзов башкарып килә иде, декабрь аенда ул эштән китте (урынга кеше табылу белән китәм дигән булган икән үзе.). Җаваплы секретарь булып мин калдым, ә дизайнер дигән вазифа бетерелде. - Рациональ, эш таләпләренә ярашлы адым иде бу...
Исем алышынудан гына бернәрсә дә үзгәрмәде... Мин “Аргамак”та да башта техник редактор, аннары җаваплы секретарь булып утырган идем инде, анда да эшләгән эшемнең исеме алышынуны үзем белми дә калган идем... Ни өчен дигәндә, элекке “таш басма” гәзитләрдә эшләгән җаваплы секретарь белән хәзер шул ук вазифада утыручы арасында - җир белән күк аермасы: исеме калды, ә эше бөтенләй башкача... Элек, компьютер барлыкка килгәнче, ул кешенең төп эше машинкада басылган текстларның күләмен махсус линейка белән үлчәп, математик исәпләүләр ярдәмендә гәзит битенең схемасын сызудан тора иде. Моннан тыш, ул типографиядә кургаштан коелган битләрне кабул итеп, тикшереп, раслап бирә иде. Компьютер исә башта бу эшне зур кәгазь табагына текст һәм сурәтләрне ябыштырып утыруга калдырды, берничә елдан соң анысын да юкка чыгарды: гәзитне инде оператор-макетчылар экранда балалар “конструкторы” белән уйнаган кебек итеп кенә ясый башладылар... Компьютерга якын да килә белмәгән “иске режимлы” җаваплы секретарьлар, ничарадан бичара, текстларны укып төзәтүгә, ягъни корректор эшенә чат ябышырга мәҗбүр булды инде, нишләсеннәр... Яисә, бик кирәкле кишер яфрагы шикелле, редакция эшләре белән “идарә итәргә” керештеләр... Ә бит ул вазифа да буш түгел, аның өчен редактор һәм урынбасар бар... Мин үзем исә болайрак эшләп алып киттем: алдагы санга планлаштырылган текстларның инде әзер булганнарын компьютерда ачам, укыйм, төзәтәм һәм гәзит битенә салам, вакыт булганда исембаш та куям, башка форматларын да ясыйм; шул ук вакытта фотолар да әзерлим - анысы да компьютерда эшләнә бит инде... Бөтен эш диярлек компьютерда! Аннан “тышта” калганы исә - текстлардагы җитешсезлекләр буенча журналистлар белән сөйләшү, әле әзер булмаган текстлар һәм сурәтләр турында белешү, материалларны анализлау, бәяләү һәм башка шуның ише “вак-төяк” кенә булды... Аллага шөкер, белмәгән бер генә эшем дә юк иде, кайсы төштә “тыгынлык” килеп чыга - шул эшкә килә дә тотына торган идем... Хәзерге заманның җаваплы секретаре нәкъ әнә шундый универсал булырга тиеш, һәм бу һич тә минем үземне мактаган үз фикерем түгел - ә журналистика буенча дәреслекләрдә шулай дип язылган.
------------
Җаваплы секретарь - журналистларның хезмәтен исәпкә алып баручы да әле ул... Басылып чыккан гәзитне аласың да, шунда кайсы журналистның ничә хәреф язганын санап чыгарасың, эшнең сыйфатына карап коэффициент билгелисең һәм хәрефләр санын шуңа тапкырлыйсың... Соңыннан шул нәтиҗәгә, ягъни эш күләменә бәйле рәвештә гонорар хакы түләнә... Күп җирдә хәреф санауны да әлегәчә линейка белән эшлиләр... “Шәһри Чаллы” гәзитендә исә бөтенләй “рәхәткә чыкканнар” - гонорар фондын кеше башыннан тигезләп кенә бүләләр дә чыгалар иде... Журналист әз язамы, күп язамы, яхшы яки начар язамы - нәтиҗәсе барыбер була, бу мәсьәләгә редакциядә тирән апатия хөкем сөрә иде...
...Ә минем дә гәзит бите өстендә бөкрәеп хәреф санап утырасым бик килеп тормый иде, мәгәр. Ничек дип әйтим... ирендерә иде... Андый очракта исә мин, алдарак бер әйткәнемчә, бер көн карап йөрим, бер көн уйлап йөрим, ә өченче көнне программа төзергә утырам бит инде... Аласың, әйтик, гәзитнең электрон макетын, сайлыйсың шуннан бер текстны, санатасың хәрефләрен, тапкырлатасың коэффициентка, нәтиҗәсен автор турысына яздыртасың... Ай азагында сумма чыгартасың... - “Гонорар” дип аталган шундый гади генә программаны бер кичтә ясадым да куйдым, нәрсәсе бар аның... Гәзитнең яңа саны чыккан саен шул программаны ун-унбиш минут эшләтеп, кәгазьдә таблица чыгартып, шуны журналистларның үзләренә кертеп тапшыра башладым.
Эш барышы нык кына үзгәреп китте шуннан соң. Беренчедән, кемнең күпме эшләгәне, “ни хак торганы” аермачык күренә башлады... Моңарчы журналистлар үзләре дә юньләп белмәгән нәрсәләр ачылып китте - арада берсе, әйтик, айга 130-140 мең хәреф яза, шул ук вакытта икенчесе 40-50 мең белән генә “канәгатьләнеп” утыра икән бит... Акчасыннан да бигрәк йөз аклыгы өчен, артта сөйрәлүчеләр алгарак тартылырга мәҗбүр булдылар... Икенчедән, һәркем үзенең кайчан күпме язганын белеп, азрак язса - “куаларга”, инде күп язган булса - сыйфат ягын ныграк кайгыртырга мөмкинлек алды. Өченчедән, эшләнгән эш белән аның өчен түләү арасында гадел бәйләнеш урнашты. Нәтиҗә дә үзен озак көттермәде: материал җитмәү сәбәпле гәзит битен нәрсә белән тутырырга белми аптыраулар бетте, сыйфат та шактый яхшырып китте... Моңарчы үз материалларын битараф рәвештә “кертеп томырган” журналистларда инде хәзер иҗат белән җанлы кызыксыну барлыкка килде. Кайвакыт хәтта ки йотлыгып укырлык нәрсәләр дә яза башладылар...
...Әлбәттә инде, “медальнең тискәре ягы” да булмый калмады... Эш күләме санауның яңа алымы берәүләрне өскә калкыта, икенчеләрне түбән батыра, ә бу монда ныгып урнашкан “тигез түбәләр” системасына җимергеч йогынты ясый иде... Яшерен көнчелек билгеләре ныграк сизелә башлады, миңа карата да “тегене яклый”, “моны кага” кебек сүзләр, претензияләр китте... Бер-берсенең хәрефләрен берәмләп санап та карадылар, ул яктан гыйльлә чыкмагач, коэффициент мәсьәләсен куертырга керештеләр... Ә берәүнең язмасы нилектән яхшы, берәүнеке нилектән начар икәнне исбатлап кара син! Монда бит һәркем үз фикерен сөйли дә тора... Хаталарга һәм башка җитешсез якларга төртеп күрсәтә башласаң инде, язманың авторы белән “ямьсезләшергә” кирәк... Кыскасы, йомгаклап әйткәндә, бу яңалык белән мин гәзит чыгару эшен шактый яхшырттым, ә үземә мөнәсәбәтне - киресенчә... Тату гына уңай карашлар “кем кайчан ничек”кә әверелде...
“Гадел коэффициент” проблемасын чишү буенча да алга таба планнар барлыкка килә башлаган иде инде, югыйсә... Рус, инглиз һ.б. алга киткән телләрдә язылган текстларның грамматик, стилистик, әдәби сыйфатларын бәяли торган махсус программалар күптәннән бар бит инде, һәм алар ул хәтле коточкыч катлаулы да түгелләр. Текстта нинди сүзләр, фразалар кулланылганны, җөмләләр озынлыгын, өтерләр санын, фикерләү һәм анализ барлыкны күрсәтә торган аерым билгеләрне тикшерәләр дә, ахырда шулардан чыгып нәтиҗә ясыйлар, бәя куялар... Шундыйрак программаны принципта без дә төзи алыр идек, мөгаен... Бүтән эшләр көйләнгән бер арада керешеп китәргә микән әллә дип тә уйлап куйгалый идем инде...
Ә эшләп торган, җайга салынган кадәресенә карата чын мөнәсәбәткә күзне киңрәк ачып карый белмәгәнмен... Хәзер генә искә төшереп исем китә: Флүзәнең бит мин керткән ул гонорар санау системасына карашы боздай салкын иде: гәзит чыккан саен яңарып торган нәтиҗәләрне, мәсәлән, ул бервакытта да телгә алмады, күрмәде-белмәде, шуларга таянып берәүне дә мактамады яки тиргәмәде; коэффициентлар буенча да нинди дә булса искәрмә, төзәтмә ясаганы бер тапкыр да булмады... Ә-ә, мөгаен, аның үз фамилиясе турысында һәрвакыт диярлек бушлык торганга, шул “шар ярып” бөтенесенә фаш була башлаганга эче бик пошкандыр...
...”Шәһри Чаллы”да 6 журналист эшли, һәм шулар атна саен 13 гәзит полосасын тутырып барырга тиешләр иде (16 полосаның 2се телепрограммага, 1се рекламага билгеләнгән). Мондый коточкыч йөкләнеш - берүзеңә ике полоса материал әзерләү бернинди нормативларга да сыймый һәм кешенең физик мөмкинлекләре чигендә тора! (Мин үзем, мәсәлән, заманында күләм нормасын барысыннан күбрәк биреп тә, атнага уртача бер полосадан артык язмадым шикелле.) Дөрес, кайбер читтән кергән язмаларны эшкәртеп бирү, “Дөнья кызыклы” һ.б.ш. темаларга материаллар әзерләү, кроссвордлар, сирәк кенә үз язмаларым белән бу йөкләнешнең бер читен мин дә кисеп алгаладым, секретарь һәм корректор да аз-маз язгалыйлар яисә тәрҗемә ясыйлар иде... Ләкин бит, редакциядә һәрвакыт диярлек я берәрсе чирләп китә, я отпускыга чыга, һәм журналист өчен ахыргы нәтиҗә барыбер шул ике полоса күләмендә кала иде.. - Менә шундый хәлдә, редактор мин эшләгән ике елга якын дәвер эчендә нибары ике-өч тапкыр кыска гына “мөхәррир сүзе” язу белән чикләнде. Югыйсә ул да бит журналист санала, мәктәп директорлары 6 сәгать дәрес алып барырга бурычлы булган шикелле, аңа да күпмедер күләмдә язып тору бурычы йөкләнгән... Тик ул язмады, иҗади бурычын үтәмәде, үзен фәкать түрә итеп кенә тотты... Редакция эчендә аның реаль эшләгән бөтен эше электрон почта аша мэриядән һәм “Татаринформ”нан килгән хәбәрләрне принтерда бастырып журналистларга таратып бирүгә кайтып калды...
------------
Бу “Шәһри Чаллы” редакциясе мин элек эшләгәндә дә гөрләп торды дип әйтеп булмый, әмма хәзер аны аерата бер боеклык баскан иде. Журналистлар һ.б. хезмәткәрләр һәркайсы аерым-аерым, бер-берсенә бик керешеп, аралашып бармыйлар, үзара сөйләшкәндә эшкә бәйле нәрсәләрне кузгатмаска тырышалар, күбрәк хатын-кызның күлмәген һәм базардагы бәяләрне тикшерү белән чикләнәләр... Кеп-кечкенә коллективта да ике-өч төркемчә барлыгы шәйләнә... Эшкә килгәндә, анысы бер көйгә салынган юлдан бара, югыйсә, гәзит чыга... Шәһәрдә булып торган төрле чаралар бер типтагы “киңәйтелгән хәбәрләр” белән яктыртып барыла, белешмәләр һәм игъланнар бирелә, анда-санда әңгәмәләр дә басыла килә. Эчтәлек һәм сыйфат турында бик артык борчылу юк, үз арада “ярар, укымаслар әле”, “укымасалар ярый” дип усал гына шаяртып алгалыйлар да, шул көе дәвам итәләр... Ул яктан таләпләр барлыгы да сизелми... Планеркаларда үткән саннарга анализ да онытканда бер генә ясала, анда да “әйбәт булган”, “ошады” яисә “ничектер аңлашылып бетмәде” кебек сүзләр белән тиз генә “үтеп китәргә” тырышалар... “Мөнәсәбәт ясау”дан куркалар инде, билгеле... Алдагы саннарны планлаштыру чираттагы шәһәр чараларын бүлгәләп чыгуга һәм кайсы биткә кемнең нәрсә бирәчәген язып алуга кайтып кала... Мин үзем “тик тормый” идем, мәгәр, ничек тә фикер алышу кузгатырга тырыша идем, ләкин, моннан зур нәтиҗә килеп чыкты дип әйтә алмыйм... Нибарысы шул - ирексездән иң күп һәм бер яктан торып сөйләүчегә әйләнеп китә идем...
...Бик тиз арада шунысы аңлашылды: бөтен тормыш-яшәеш монда редакторга, аның һич үзгәрмәс тонык тавыш белән биргән әмер һәм боерыкларына бәйле икән... Флүзә ни генә әйтсә дә, “шулай итсәк ничек булыр” гына дисә дә, бу инде боерык дип кабул ителә, чөнки, бер-ике көннән соң әнә шул “ничек булыр”ның үтәлешен ул “стенага терәп” тикшерә башларга да мөмкин... Үтәмәгән, карышкан, булдыра алмаган очракларда исә үгетләп, сәбәпләрен ачыклап, бәхәскә кереп тору бик сирәк күренеш - боларның бөтенесен “әгәр эшләргә теләмәсәң” дигән бер универсаль янау алыштыра да куя... Хезмәткәр алдагы күп айларга майлаган каештай булып калсын өчен бүтән берни дә кирәкми... Чөнки, моннан куылган очракта, бөтен белгән шөгыле татар телендә язу булган кеше бу шәһәрдә тагын кая барырга мөмкин?! Әгәр редакторның кәефенә шундый ният килсә, “нилектән” дип тә беркайда беркемгә сорау бирә алмыйсың бит әле, җитмәсә... Куылгалап торалар кайберәүләр: кичә эшләп йөргән кеше инде бүген юк - шуның белән эш тә бетә, коллективка “шундый-шундый сәбәпләр аркасында” дигән аңлатма да бирелми хәтта... Әлбәттә инде, төпченергә ярамый, яклап маташудан исә алла сакласын!.. - Редакциядә менә шундый бер шомлык һәркемнең эчендә тирән оялап утыра, һәртөрле вак сәбәпләрнең актык сәбәбе шуңа барып тоташа иде...
Безнең илдә идарә итүнең мондый алымы бик киң таралган, үкенечкә каршы... Алга китеш тукталу, җитештерү кыскару сәбәпле эшче-хезмәткәрләргә ихтыяҗ нык кимеде, эштән берәү китсә, аның урынына килергә атлыгып торучылар дөнья тулы... Эшнең нәтиҗәсенә стимул көчле булган урыннарда әле, ни дисәң дә, кешенең белеме, осталыгы, инде өйрәтелгән булуы шактый кыйммәт торырга мөмкин... Совет чорындагы КамАЗда, мисал өчен, эштән китәргә теләгән эшче ике ай алдан гариза бирергә, шул вакыт эчендә бер кочак кәгазьләргә имзалар куйдыртырга, һәркайда китмәскә үгетләүләр аша үтәргә тиеш иде... Ләкин хәзер, бигрәк тә дәүләт оешмалары, гәзитләр шикелле “икеле-микеле” генә “продукция чыгара” торган җирләрдә андый кыйммәтлек юк: син китү сәбәпле иртәгә гәзит начаррак чыга башлаудан, әйтик, берни дә үзгәрми бит. Дөресрәге, җитәкчелеккә аның һич кыенлыгы тими. Аңа барыннан элек үзе өчен уңайлык кирәк, ә иң уңайлысы - эштән куу белән куркытып-өркетеп, әледән-әле шуны яңа мисаллар белән ныгытып тору... Бик күп очракларда, өстәвенә, җитәкченең идарә эшендә булдыксыз, эшлексез һәм надан булуы да шул ук бер “баш кисү” алымы белән каплана, күзгә чалынмый башлый. Үз кул астындагыларны бер ым кагу белән теләсә ни эшләтә алган кешегә кем андый гаеп таксын...
...Миңа да гел “халык бәхете” генә кирәкми, урнашкан тәртипләргә ничек тә җайлашып яшәргә тырыша идем инде. Кушылганны үтәп кенә тордым дияргә була... Ләкин бит, без шактый катлаулы эш эшлибез, “солдатиклы” уйнап кына утырмыйбыз. Эш буенча исә редактор белән дә, башка кайберәүләр белән дә каршылыкларга кереп батмыйча һич мөмкин булмады... Әйтик, мәсәлән, иң баштагы чорда ук Флүзә корректор белән җаваплы секретарь арасына юкә чөй кагып куйды... Гәзитнең корректоры Лариса - бик тырыш, кайчан карама текстлар укып кына утыра, ләкин стилистик һәм мәгънә хаталарын “тотып алу”, терминнарны һәм атамаларны белү ягыннан йомшак иде. Кайвакыт исә күрсәтеп биргән хатаны төзәтмичә, “мин беләм”леккә бара торган гадәте дә бар иде... Шундый бер хата буенча бәләкәй генә сөйләшү вакытында ничектер Флүзә килеп керде дә беркөнне, аз гына тыңлап торды да: “Хаталар өчен бездә корректор җавап бирә, ул ни әйтсә шул дөрес!” - дигән “закон” чыгарды да куйды! Ларисага җитә калды - шуннан соң арытаба текст төзәтүләр буенча мине бөтенләй тыңламас булып китте... Ә бит, югыйсә, мин электрон сүзлекләр төзегән кеше, электә билгеле журналист, әдәби әсәрләр дә язганым бар - мине алдан-ала наданга чыгару һәм санга сукмау шул сәбәптән генә дә түбәнсетү булып тора... Аннары, корректор - җаваплы секретарь кул астында эшләүче кеше бит әле ул, ни дисәң дә... Редактор үз әмере белән шул тәртипне баштүбән әйләндергәч, икенче юлы мин ул корректорга ничек итеп нинди эш куша белим... Түздек инде, бездән калмады... “Ярый алайса, үзегез беләсез, теләсә ничек эшләгез дә торыгыз”, - дидем дә, озак кына вакытларга Ларисаның “эшенә катышу”ны бөтенләй туктаттым... Эшләми тормый ул болай - утырсын шунда үзе белгәнчә... Хаталар калса ни - текстларны мин барыбер үзем бер кат укып-төзәтеп чыгам бит... Кеше буларак исә мин аңа начар карамый идем (әллә кай якларын бик ошата идем хәтта), конфликт куертасым бер дә килеп тормый иде.
...Алай гына бетмәде, мәгәр... Берзаманны ул гәзиттәге бизәлеш элементларын сөртеп ату белән җанга тия башлады... Сөртеп атканын күреп кире яңартам - тагын сөртеп ата; үзенә кереп: “Сөртмә!” дип әйтеп чыгам - әйләнеп кергәнче тагын сөртеп ата... “Берәрсе куштымы әллә?” - дип тә сорап карыйм, аптырагач: эндәшми, я “үзем” ди... Юк, мин ышанмыйм анысына... Ни өчен дигәндә, соңгы айда миңа карата ныклап репрессия башлангач, аның төп состав өлешләреннән берсе нәкъ әнә шул нәрсә - эшләгән эшемне даими рәвештә юкка чыгарып утыру булды... Менә анда инде редактор Ларисаның андый гамәлләрен ачыктан-ачык яклап торды. Бөтенесенең күз алдында...
...Гәзит чыгасы көнне кичкә таба Флүзәнең бер “яраткан” эше - әзер полосаларны яңадан үзгәртеп ясаттыру булды... Туры хәрефне кыекка, кызыл хәрефне карага үзгәрттерә, мисал өчен, я астагы язманы өскә, өскесен аска төшерттерә, уңдагысын сулга күчерттерә... Чыннан да ялгышны яки начарны төзәттергәне сирәк (үз эшебезне без аннан әйбәт беләбез), күбесенчә “ошый-ошамый” принцибыннан чыгып эш итә иде... (Врач һәм укытучы эшендә, гәзит бизәлешендә нишләптер барысы да белдекле.) Сәгать биш тулган, гәзит инде әзер, ә шундый “ошый-ошамый” аркасында эш тагын кимендә ярты сәгатькә сузыла... Ләкин, кая ди ул турыда искә төшерү - бүтән чакта “чәчрәп торган” операторлар “ярый-ярый” дип пышылдап куюдан башка сүз дә әйтмиләр...
Гәзит чыгару вазифасында мин утырганга күрә, анда нәрсә үзгәртелгәне белән кызыксынып, катнашып китә идем, билгеле. Кайбер күрәләтә ахмак үзгәртүләргә карата фикер дә әйтми калмый идем. “Тешне кысып” әйләнеп карамаган чаклар аннан да күбрәк булды... Ләкин, әлеге дә баягы, эш эшләп утырабыз бит... Кайчагында редактор операторлар аркылы гына бер язманы алдырта, икенчене куйдырта, миңа әйтеп тормыйлар... Ә бераздан шуны мин күреп алам да, тикшерә башлыйм: нигә алай, планда каралмаган үзгәрешне нигә әйтми генә кертәсез, дим... Операторлар, Сиринә белән Гөлчәчәк: “Сезнең кайсыгызны тыңларга тиеш соң без?!” - дип талаша башлыйлар... Мин әйтәм, гәзитнең ясалышы өчен монда мин җавап биреп утырам, шуңа күрә, кем генә булмасын, андый эшне минем аркылы эшләсен, дим... Редакторның үзенә дә ничә тапкыр ипләп кенә аңлатып карадым шуны, ләкин ул моңа җавап кайтарып та тормый, борылып чыгып китә дә, үзенчә эшли бирә иде... Бу җәһәттән дә, шулай итеп, аралар бозылышып бетте... Ләкин, гади кеше түгел әүлия булсаң да, монда бернишләп тә булмый торгандыр... “Пртотив лома нет приема” диләр... Юри күрми-дәшми генә утырсаң әгәр, кайчан да булса гәзиттә үзең күз салмый калдырган берәр тупас хата өчен “башың белән” җавап бирергә туры килер иде бит барыбер. Анда инде бу юаш, күндәм дип тормаслар иде...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Битараф Түгелмен - 7
  • Büleklär
  • Битараф Түгелмен - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4178
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2031
    36.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4069
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1954
    34.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4142
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2007
    35.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4057
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1949
    35.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4128
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1856
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4215
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2026
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 3520
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1759
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.