Latin

Битараф Түгелмен - 5

Süzlärneñ gomumi sanı 4128
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1856
36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
...Күтәрелгән темага күрә мин монда бераз алгарак китеп тә язам, ә хәзер вакыт тәртибенә кире кайтыйм әле... 2000 елга өстерәлеп барып җиттек, ниһаять... Искедән исән калган, бөтен үзгәреше “демократия” дигән яңа битлек киюдә булган җирле властьлар тәмам ныгынып, власть тотуга бәйле бөтен дилбегәләрне кабаттан үз кулларына урап тоттылар... Бу шартларда инде татар гәзитләреннән әлләни зур бурычлар түгел, ә төп ике нәрсә - зыянсыз булу һәм күзгә чалынып бармау таләп ителә иде... Олы политикадан алып тормыш ваклыкларына кадәр һәр җәһәттә күпсанлы, турыдан-туры да боерылган, атап әйткәнне көтмәстән дә үтәлергә тиешле “кагыйдәләр” барлыкка килде... Мисал өчен, әйтик, балконнарны пыялалау турында хуплап язарга ярамый, ә артезиан коелары турында киресенчә, “Чаллы астындагы су күкертле” дигән булып тәнкыйть язарга ярамый иде... Төзелә башлау белән үк өметсез рәвештә катып калган Икенче җылылык чыганагын “якты перспектива” дип кенә бәяләргә ярый иде... Чөнки, ни өчен дигәндә - шәһәр хакиме кайсыдыр җыелышларда шундыйрак фикерләр әйткән... Ә без - хакимият гәзите!.. “Бердәм Россия” партиясен хәзер “власть партиясе” дип атыйлар, һәм шуңа күрә, хакимият гәзитендә аны ачыктан-ачык күзгә ташланмаслык итеп кенә, әмма гел уңай яктан күрсәтергә кирәк иде... - “Акыллы журналист” инде хәзер үз башыннан әллә нәрсәләр уйлап чыгармаска, формаль законнарда һәм фактларда тирән казынмаска, ләкин әнә шундый “нечкә” кагыйдәләрне теләсә ничек үзе белеп, шуларны гел истә тотып язарга тиеш була башлады...
Татар гәзитләрен халык арасында азмы-күпме популяр итеп килгән иң зур тема - милли яңарыш темасы да тар гына рамкалар эченә кысылды... Милләт тормышындагы һәртөрле исемнәр һәм оешмалар “мактап кына язарга ярый”, “тиргәп кенә язарга ярый”, “телгә алырга ярамый” торган категорияләргә бүленә башладылар... Әйтик, “милли хәрәкәт”не тәмам таркату өчен генә төзелгән, чынлыкта буп-буш коры куык булган “2нче ТИҮ”не хакимиятнең хәбәр чаралары ничекләр итеп мактарга белми аптырап беттеләр (кирәк, кушылган, ә чеметеп тотардай берние дә юк иде үзенең). Шул ук вакытта, әле һаман “кикрик кабартып” утырган “1нче ТИҮ” турында хәтта Мәскәү телевидениесе ара-тирә күрсәткәли, ә безнекеләр өчен ул тыелган тема иде инде...
...Әкрен-әкрен килә торган андый процесслар, кеше аңында ачык кына фикер тудырудан алда, аның тулаем эчке торышына, организмына йогынты ясый башлыйлар алар... Мин дә үземдә шундыйрак йогынтылар тойдым... Көн дә эшкә киләбез, темалар табабыз, материал эзләргә чыгып китәбез, кайтып шуны язабыз... Элек тә шулай иде ләбаса, һәм элек тә без гел генә “революция”ләр ясап йөрми идек бит... Әмма, элек дәртләнеп-канатланып эшли торган шул эшләр хәзер ничектер эч пошыргыч бертөсле тоела, тиз ялкыта башладылар... Язарга утырганда ук инде “ничек моны тизрәк очлап чыгарга” дигән теләк барлыкка килә иде... Журналистлыктан арыдым, кыскасы... Дөрес, мин әле котсыз гына, коры гына “халтура”лар язып ташлауны кыен эшкә санамыйм, тырнак очына эләрлек берәр темасы гына килеп чыксын... Ләкин, яхшы артист сәхнәдән яхшылык белән төшәргә тиеш, диләр бит - бәлки миңа да үземнең бу сәхнәмнән инде төшәргә вакыт җиткәндер? Кызыксынып, мавыгып эшли торган икенче һөнәрем дә бар бит инде хәзер - компьютерда текст җыюдан алып гәзит яисә китап ясауга чаклы барысын да эшли беләм, кирәксә программа да төзи алам... - Күңелгә шундыйрак уйлар килә башлады...
Шул көннәрдә берәүгә, кайсыдыр уңайдан, озак уйлап тормыйча гына: “Милли яңарыш белән килдек - аның белән китәбез!” дип әйтеп салган идем - әнә шул сүзләргә бу заманның реаль чынбарлыгы да, алдагы язмышлар да бик төгәл сыеп беткән булып чыкты...
...Россия президентын сайлау кампаниясе киң җәелгән чак иде бу. Шул уңайдан уздырылган бер җыелыш турында язып биргән идем, гәзитнең әзер макетына күз салсам, ни күрәм - Йосыф әфәнде минем язманы Путин кандидатурасын кайнар яклый торганга әйләндереп төзәтеп чыккан... Язма астында минем исем-фамилия шул көе... Ә бит күптән түгел генә мин үзем үк Путинның икенче Чечня сугышын башлавын, ул үткәреп өлгергән кайбер антидемократик чараларны тәнкыйтьләп язган идем - хәзер, шулай итеп, бөтен халыкка үземне кырт борылган “флюгер” итеп күрсәтәммени инде?! Ахыр килеп, бу илдә минем Путиннан тыш бүтән кандидатны якларга хакым бармы, юкмы?! - Йосыф Жимангуловның үзе янына кереп, әнә шулар турысында кискен генә сөйләшеп алырга туры килде. Путинны якламый торган баштагы материалны үткәртә алмадым барыбер, әмма “мактаулы” язма астыннан үз исемемне алдырттым... Шуның бәясе буларак, сүз “әгәр эшләргә теләмәсәң”гә үк барып җитте... “Ярый, - дидем анысына, - уйлап карарбыз, алайса...”
Ә шуннан алдарак кына “Аргамак” журналының компьютер дизайнеры Илшат Фәррахов бүтән эшкә күчеп киткән, урыны әлегә буш тора иде... Журналның редакторы Газинур Вәлиев кичә генә әле телефон аша шул уңайдан минем теләкләр белән кызыксынып алган иде, аңа да “уйлап карарбыз” дигән идем... Әллә нәрсәләр уйлыйсы калмагандыр, шулай булгач... Монда гариза да, тегендә гариза...
...Мин Йосыф әфәнденең кабинетына соңгы кабат кергәндә, без икебез дә хисләрдән суынган, моңаебрак калган идек инде... Миндә ни шатлык булсын, анысы билгеле, ләкин аңа да ничә еллар бергә яхшы гына, тату гына эшләп килгән кеше белән шулай кинәт дигәндәй хушлашу бик үк күңелле түгел иде шикелле. Һәрхәлдә, шулай тоелып китте...
- Йосыф әфәнде, - дидем мин аңа, соңгы сүзләр итеп, - мин сезгә менә нәрсә әйтергә телим... Без сезнең белән кайчагында сүзгә килеп алгаласак та, үзегез беләсез - эш зурга киткәндә мин һәрвакыт сезне яклап чыгарга әзер тора идем. Мисаллары да булды... Тагы да булмый тормас дип уйламагыз... Ләкин, ул чагында менә болар (калган коллектив) шулай ук сезнең яклы булырлар дип ышанмыйм мин... Ә чукырга булдырырлар... Ну, ярый, без киттек әле... Бик артык гаепләштән булмасын...
Белмим, ул чагында ук “атмосфера”да берәр төрле “куеру” тоемлана башлаган иде микән, әмма нәкъ әнә шул сүзләрне әйтүемә әле булса гаҗәпләнәм... Рас килделәр чөнки... Шул ук елның азагында, ноябрь аенда булса кирәк, Йосыф Жимангуловны редакторлыктан төшереп, “Шәһри Чаллы”дан бөтенләй китәргә мәҗбүр иттеләр. Бу эш, әлбәттә инде, хакимиятнең “җәмәгатьчелек белән элемтәләр” службасы тарафыннан эшләнде. Конкрет кына сәбәбен, ягъни Йосыф әфәнденең ачык кына гаебен әлегәчә белә алганым юк, мөгаен ул булмагандыр да, юкса ишетелми калмас иде... “Шәһри Чаллы” коллективы тарафыннан, әлбәттә, бернинди яклау-фәлән булмады... (Ә менә берәр “чагу” кәгазе булмый калмагандыр сыман тоела, чөнки андый эшләр ансыз гына эшләнми гадәттә.) Бу вакыйгада, мәгәр, иң ямьсезе, иң әшәкесе шул булды ки - Йосыф әфәндене эштән төшерү, юри үч итеп туры китергәндәй, аңа 50 яшь тулган тирәләрдә башкарылды!.. Шуннан соң күп тә үтмәстән, инде яз җиткәч, беркөнне ул урамда машинага тапталып, фаҗигале рәвештә һәлак булды... Үзара сөйләшеп торганда шул вакыйга искә килеп төшсә хәзер, бер нәрсәне һич әйтми калмыйлар: “Һаман да кайгырып, уйларга чумып йөрүе аркасында машина астына барып кергәндер инде, мәрхүм”, - дип куялар...
Йосыф Жимангуловтан соң “Шәһри Чаллы” гәзите берара редакторсыз булып торды. Шул дәвердә ул буш креслога утырырга теләүчеләрдән хакимият идарәсенә барлыгы 12 гариза кергән диләр! Беркатлылар! Мөгаен, алар ул гаризаларда үзләрен бик тә яхшы, бик тә эшлекле, актив кешеләр итеп күрсәтергә тырышканнардыр инде... Кылган хезмәтләрен, алган бүләкләрен, язган әсәрләрен санап киткәннәрдер... Ә соңгы вакытларда хакимиятнең андый гәзитләрдәге андый вазифаларга карата нинди политика алып бара башлаганын уйлап-исәпләп карамаганнардыр. Уйларга да, шыпырт кына тынарга кирәк булган югыйсә... Активлык, эшлеклелек кебек сыйфатлар, хезмәтләр кылып яки әсәрләр язып танылулар мондый эш өчен зарарлыга санала иде инде... Хакимиятнең кайбер эшлеклеләр, кайбер атаклылар белән “авызы пешкән” очраклар да бар иде... Күндәмлек, ни кушсаң да үтәүчәнлек, дәшмәүчәнлек, “рәхмәтлелек” югары бәяләнә башлаган иде...
Һәм, нәтиҗә бөтенесен шаккатырды - редактор итеп моңарчы җәмәгатьчелек игътибарына һичбер чалынмаган, бервакытта да “дежур” мәкаләләр язып утырудан ары китмәгән, иң хыялый фаразларда да “кандидат” буларак телгә алынмаган Флүзә Фәррахованы билгеләп куйдылар.
-------------------------------
“Аргамак” журналында мин эшләп алган дәверне Чаллыда матбугат эшен оештыруның, аның белән идарә итүнең иң хурлыклы апофеозы дип атарга мөмкин. Ләкин, мин ул турыда “Аргамак” журналын ничек туздырдылар” дигән аерым бер мәкаләдә язган идем инде. Тагы да “казынып” торудан файда юктыр... Файда дигәннән, ни язсаң да файда юк, анысы, без нәрсәдер язган белән генә берни дә үзгәрми... Ул мәкаләне күрмәмешкә сабыштылар да куйдылар, шул булды... Татар матбугатындагы яман күренешләргә борчылучылар булса да, алар һәркайсы үз почмакларында борчылып утыралар...
“Аргамак” чорын шул элекке язган белән калдырып, инде алга таба китәмен...
-------------------------------
Журналның ябылып беткәнен көтеп утырган чакларда, ишеге безгә кара-каршы гына булган “2нче Татар Иҗтимагый Үзәге”ннән миңа кереп, берәр төрле кәгазьләрен, гадәттә “мөрәҗәгать”ләрен редакцияләп, татарчага кайтарып һәм җыеп бастырып бирүне сорыйлар иде. (Бүлмәләрендә, нинди могҗиза беләндер, яхшы гына компьютер, принтер һәм факс барлыкка килгән иде инде.) Безгә ни, эш кенә булсын, без бит инде хәзер “политикага кермибез”, чөнки нибары техник хезмәткәр... Анысы да “артка типкәнче” генә бит әле... Шулай ара-тирә эшләштерә торгач, “Аргамак” ниһаять ябылды, ә мин “2нче ТИҮ”дә эшләштерүне дәвам итеп калдым... “Милли хәрәкәт”тә алга таба планнар һәрвакыт бик зурдан булды, болар да ул яктан кимен куймыйлар иде: имеш, аларның язу эшләре муеннан булачак әле, көт тә тор, озакламый хәтта үз гәзитләрен дә чыгара башлаячаклар... “Политикагызга кермим дисәң, бигрәк тә яхшы - безгә какраз әнә шундый, әйткәнне эшләп кенә тора торган бер хезмәткәр кирәк тә инде”, - диләр... Беренче вакытта аена 1 меңгә эшләп торырга дип телдән генә килештек тә - шул тирәдә уралып йөрештерә башладым. (Өйгә якын, “мөрәҗәгать”ләр көнгә уртача яртышардан гына, ашыгыч кирәк булганда чакырырга телефон да бар - шуңа күрә “уралып йөрештерү” димен.) Хөррият, кыскасы! Ә алда нинди киң перспективалар, җитмәсә!
...Ике ай шулай йөргәчтен, 2 меңнәрен алып кесәгә салгачтын, беркөнне мин боларга ипләп кенә болай дидем: “Егетләр, миңа сездән ул хәтле акча каеруы бик уңайсыз, чөнки сагалап көтеп эшли торган мондый эшләр дөньяда аена 500 генә тора... Миңа тиештән артыгы кирәкми...” Шулай намусны чистартып, тагын дүрт ай йөргәчтен... беркөнне боларның принтерында кара бетте... Ә кара алырга акчалары юк иде... Тагы да бер атнадан кереп хәлләрен белештем - хәл үзгәрмәгән булып чыкты. Шуннан ни - “бик артык гаепләштән булмасын”ны әйтештек тә... шартлаттык шуның белән ул кабартманы... Ә 4 ай өчен тиешле 2 меңне әле дә булса көтәм, исләренә төшергәлим, процентсыз да ярый, дип кенә торам...
Шул бер үк вакытта мин “2нче ТИҮ”дә “лидер” булып йөргән Рафис Сәлимҗановның “Мәгърифәт” исемле типографиясе өчен бланк макетлары да ясап бирә башлаган идем. Беренче вакытларда бланк башыннан 20 сум ала килдем, ә бер еллап үткәч, аена 2 мең сум хак белән шунда даими эшкә урнаштым. 2004 елның җәендә кабаттан “Шәһри Чаллы”га киткәнче, рәсми эш урыным шул булды. Бу эш тә хакына күрә таман - көненә бер кат килеп-китеп йөрмәле генә, яңа бланклар аз гына кирәк була торган иде. Рафис зуррак планнар да корып карады каравын - үз ризографларында күпләп вак китаплар бастырырга да, үз гәзитен чыгара башларга да хыялланды. Гамәлдән чыкканнан соң калган бер офсет станогы бар иде аның, шуны эшкә җибәреп төсле битләр чыгаруны да чактан җайга салмый калдык... Тиешле “фирменный” сыекчалары гына җитми иде бугай аңа... Ләкин, алга китешне тәки көтеп алалмадым: мин беренче килгәндә нинди бланклар иде - киткәндә дә шулар торып калды...
(Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: Рафис Сәлимҗанов - Язучылар берлеге әгъзасы ул. Аның, мәсәлән, 80нче елларда чыккан кызыклы гына хикәяләр җыентыгы, 90нчы еллар башында “Аргамак” журналында басылган “Амбар кенәгәсе” повесте бар, шул ук елларда “Ахырзаман” дигән пьесасы Чаллы Татар Театры тарафыннан сәхнәгә куелды... “Таң йолдызы” ачылган гына чакта Рафис шунда журналист булып та эшләп алган иде... Ләкин, тамак өчен генә булмаса, журналистлыкның ни хаҗәте бар да, язучылыкның ни кызыгы бар соң хәзер... Үзенә бәләкәй генә бер бизнес ясап алгач, менә 15 еллап инде, Рафисның аның ише нәрсәләргә әйләнеп тә караганы юк... Һәм андыйлар бер ул гына түгел.)
Аннары тагын, “Аргамак”ның инде элекке журналисты Гөлнара Гатауллина белән без студентларга диплом эшләре ясарга керешеп киттек. Ул үзенә күрә “администратор” булды, ә мин компьютерда эшләүче идем. Сыдырдык кына без ул диплом эшләрен, бөтен бер группага ясап бирдек! Җәй урталарында ул эшне бетергәч, Гөлнара күренекле бер нәсел турында китап яза башлады, ә мин, билгеле ки, шул китапны җыеп, редакцияләп, макетлап бирдем... Шулай озак кына “бизнес” белән шөгыльләндек аның белән дә...
Менә шулай итеп, тегеннән бер эш, моннан бер эш килеп чыга торды... Берәүгә текст җыеп бирергә кирәк, икенчегә язган язмасын адәм рәтенә китереп төзәтеп чыгарга, өченчегә - “мөрәҗәгать”, дүртенчегә - диссертация... Компьютерларга татарча хәрефләр, клавиатура һәм хата төзәткеч программа куйдыртучылар да булгалый иде ара-тирә, елына берничә... Яшәп киттек шулай итеп әкренләп. Бик үк хәерче дә яшәмәдек хәтта ки... Үләргә куылган адәм әле дә исән-аман...
------------
Гәзит ясатучылар да булгалады... Ул яктан бигрәк тә Тәлгать Әхмәдишин белән тыгыз гына эшләп алдык. Башта аның тарафыннан чыгарыла торган “Азатлык” гәзитенең берничә санын макетладым... Бу гәзит, билгеле булганча, татар милли азатлык хәрәкәте ягында торып язучы политик гәзит булып тора, һәм аны 90нчы еллардагы “милли хәрәкәт”тән исән калган сирәк нәрсәләрнең берсе дип санарга мөмкин. “Милли хәрәкәтче”ләр аеруча яраткан рус телендә чыга, ләкин татар теленә дә күпмедер өлеш калдырыла... Ул гәзитне басмага әзерләгәндә кайчак авторлар белән “кытыршылык” килеп туа иде: әйтик, текстларын төзәтмәсәң - грамматик һәм стилистик яктан дөрес булмый, төзәтсәң - “политик үзгәреш керткән” диләр... (Ә бит арада мине күргәч урамның икенче ягына чыга торганнары да бар!) Ярый әле озакка сузылмады, шундый бер очракны сылтау итеп, икенче берәүгә “шудырттым” ул “Азатлык”ны... Кайчагында, шулай да, Тәлгать аның “милләтче”ләр теше үтми торган татарча өлешен төзәтеп ясарга барыбер миңа китерә торган иде. Үзем дә ике-өч мәкалә язып бастырдым әле мин ул гәзиттә! Тиешле кешеләр белә, әле дә онытмыйлар...
Тәлгать Әхмәдишин чыгара торган икенче гәзит - “Якташлар авазы”н басмага әзерләү белән озак кына вакыт шөгыльләндем... Әгерҗе районында туып-үскән Чаллы кешеләренә атап чыгарыла торган бу гәзитне татар матбугаты өчен күп яктан үрнәк итеп куярга буладыр. Барыннан элек, Тәлгатьнең “Якташлар авазы”н тәэмин итәрлек спонсорлар таба алуы игътибарга лаек. Юкса бит бездә дәүләтнеке булмаган гәзит чыгару турындагы беренче ниятләрне үк спонсор юклыкка терәп туктатырга яраталар... Теләгән кеше анысын да таба, шулай итеп... Әгәр якын-тирә районнарның һәрберсе өчен шундый гәзит чыгарылса да (һәрберсеннән Тәлгать кебек берәр кеше табылса да), Чаллыда тагын дистәләгән татар гәзите чыгып торыр иде бит... Аннары, тагын бер хикмәтле як - ул гәзитнең ярты гына ставкалы да һичбер корреспонденты юк: аңа материаллар я райондашлардан хат рәвешендә керә, я Тәлгать аларны Казандагы һәм Чаллыдагы таныш каләм осталарыннан, тарихчылардан, укытучылардан яздыртып ала... Халык бик теләп укый торган кызыклы гына гәзит килә дә чыга! Дөрес, ул аена бер генә чыга иде, соңгы вакытларда исә ике айга бергә калды, эш бөтенләй үк кыенлыкларсыз гына бармыйдыр... Ләкин бит, ике айга бер гәзит тә - гәзит инде ул!
Берәр тапкырлап очрактан-очракка гына чыккалаган, бер я ике саны чыгу белән туктаган гәзитләр дә була торган иде әле тагын... Гомумән, хәзерге заманда гәзит чыгару һич тә кыен эш түгел ул, бик теләгән кеше аны берүзе һәм заводта эшләп тапкан акчасына гына да чыгара ала (татарда булмаса да, руслар арасында андый мисаллар да җитәрлек). Гәзиткә язарга лаеклы сүзләр, хәбәрләр, фикерләр булсын да, ул гәзитне укырга теләүчеләр генә табылсын... Без татарларның исә инде язар сүзе юктыр, татарчаны танып укырдай күзе юктыр, ахырсы...
Үзешчән гәзитләр турында сүз чыккан икән, 1996-97 елларда чыгып алган “Хәерле иртә” турында да аз гына әйтеп китим әле. Язучы һәм журналист Әхмәт Дусайлы чыгара иде аны. Мин ул “Хәерле иртә”дә байтак язмалар бастырдым, гәзитнең язмышы бик тотрыксыз икәнне аңлап, гонорар да сорап тормадым... Аеруча истә калганы исә - “Яңа татар әкиятләре” булды. Ул әкиятләрнең баштагы өчесен “Шәһри Чаллы”да бастырган идем дә, язудан туктаган идем инде (берсенә “цензура” ясадылар да, күңел кайтты)... Әхмәт белән беркөнне ничектер шул турыда сөйләшеп киттек. Ул әйтә: “Тагын язаласыңмы, язсаң ничәне?” - ди. Мин әйтәм: “Атна саен бер ел язарга була инде, әгәр бик кирәксә”, - дигән булам... Шул сүздә тотты да бу мине, телдән килешү төзеп тә куйдык... Байтак кына атналар шул килешкәнчә узды, шактый гына яңа әкиятләр язып бастырылды... (Арада “төшеп калган” атналар да булды микән, юк микән, төгәл хәтерләмим.) Тик, үкенечкә каршы, Әхмәтнең ул гәзитенә инде озак чыгарга язмаган булган икән шул... Гәзит тә ябылды, миндә яңадан-яңа әкиятләр язуга стимул да шуның белән бетте... Менә шулай ул дөнья, язмалар да үзеннән-үзе генә язылмый: теләп торган гәзит булса язасың, булмаса - язмыйсың да куясың...
------------
...Әгәр шундый вак-төяк эшләр гел булып кына торса, көн саен сигез-ун сәгать эшләп кенә торсам, шул эшнең “базар хакын” тиешенчә түләп тә торсалар - череп баеп беткән булыр идем бәлки... Квалификацияле эшләр эшли идем бит, ни дисәң дә. Текст басу гына “кара эш”, ләкин аны да мин ун бармактан басам бит... Әмма, заказлы эшләр урык-сурык кына булып тора, акчасы уртача яшәргә чак җитә иде. Бер яманның бер яхшысы да булмый калмый барыбер - буш вакытым шактый күп, һәм үзем бернинди режимнар белән бәйләнмәгән хәлдә, “ирекле художник” кебек яши идем... Шундый иреклектән нинди рәхәтлекләр күргән икән дисәгез - менә анысына инде безнең квалификация юк тек юк... Бөтен иреклекне шулай ук эшкә, җитмәсә бушлай эшкә багышладым да бетердем...
“Аргамак”та тик утырганда ук башлаган, “Нәсел” дип аталган бер программаны төгәлләп куясы бар иде, мәсәлән. Соңгы вакытларда шәҗәрәләр, нәсел агачлары төзү белән мавыга башлады бит халык... Ә грамоталы итеп хәтта Шәймиевка да төзеп бирә белмиләр... Кәгазьгә зур бер чатак-ботаклы агач сурәте төшерәләр дә, шуның ботакларына исемнәр язып чыккан булалар... Грамоталы төзелгән шәҗәрәдә исә кешенең ата-бабалары да, анасы һәм әбиләре дә, балалары һәм оныклары да, иң ерак туган-тумачалары да барысы күрсәтелгән булырга, һәр кешегә карата кыскача белешмәләр дә бирелергә тиеш. Кәгазьдә генә бу таләпләрне берничек тә үтәп бетереп булмый... Электрон шәҗәрәдә исә, бер исемгә басу белән, шул кешенең үз нәсел агачы сурәтләнә... Икенче исемгә баскач - икенче кешенеке... Компьютер хәтеренә теләсең берничә авыл халкын кертергә, һәм аларның чуалышып беткән нәсел бәйләнешләрен эзмә-эзлекле карап утырырга мөмкин... Матур гына эшли торган шундый программаны - “Нәсел”не ясап бетердем дә, ниһаять, таныш-белешләргә, очрагы туры килгәннәргә (кирәк дип тапсалар) урнаштыра башладым. Аның өчен түләү сорап тормый идем, чөнки безнең халыкның шәҗәрә кебек рухи кыйммәтләр өчен генә акча чыгарып салмаячагын алдан ук чамалый идем инде...
...Шундый зур-зур эшләрне бушлай, конкрет заказсыз эшләүләр байтак булды, программа төзүләр белән генә дә чикләнмәде, һәм моны коры мавыгу яисә тик утырырга иренү белән генә аңлатып бетереп булмый, җәмәгать... Әле “Таң йолдызы”на килгәнче үк яза башлаган “эшче-хәбәрче” хатларын да, иң соңгы шундыйрак эшләрне дә мин асылда бер олы максат, идеал белән - туган халкыбызга хезмәт итәргә омтылып эшләдем. Ничек кенә пафослы тоелмасын, әмма чын дөресе шул! Патриотлык - кемдер уйлап чыгарган нәрсә түгел: ул менә безнең кебекләрнең тирән күңел түрендә утыра, безнең өчен иң беренчел этәргеч көч булып тора... Аның да артында тагын ниндидер сәбәп чыганаклары юк... Халкыбыз тамырсыз дүңгәләк шикелле таралышып югалмасын иде, бер-берсенә ныграк бәйләнешеп оешкан олы бер милләт булып яшәсен иде - менә шул теләк-максатка бездән дә азрак өлеш булмасмы дип төзелде ул “Нәсел” программасы... Андый эшләр аннан соң да булды, шөкер - тагы да булып торсыннар...
1979 елда чыккан 4 томлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н беләсездер... Әгәр шуның текстын компьютерда җыеп, кирәкле сүзне тиз генә таба торган бәләкәй генә программа да ясасаң - дип исәпләп киттем беркөнне - күпме вакыт кирәк булыр икән? Бер битен җыеп, битләр санына тапкырлап карадым - 1 ел да 2 ай килеп чыкты. Күбрәк икән... Әгәр андагы үрнәк текстларны ару гына кыскартсаң? - 7-8 айда эш итәргә була икән лә... Мин эшләмәсәм, аны кем кайчан эшләр, ә эшләсәм - нәтиҗә була торыр бит... Мин бәлки озакламый үләрмен дә, күпме генә тора адәм башы - ә шундый да шәп электрон сүзлек калыр... Үлмәсәк, файдасы да тимәгәе... - Керешеп киттем тәвәккәлләп!.. Җыйганда бу сүзлекнең күп кенә ялгышлары да күзгә чалынды, төшеп калган сүзләр дә искә төште - дөресли бардым, һәм бу инде кәгазьдә басылган сүзлектән камилрәк икенче бер сүзлек булып әверелде. Чамалаган вакытта төгәлләгәч, мин моны башта “Субра” аркылы тикшертеп чыктым - менә бит, эшләп куйган эшнең нинди файдасы да чыгып куя аның! Аннары ике кат җентекләп укып чыгарга туры килде, чөнки кеше сүз дөресли торган сүзлекнең үзендә хата калырга тиеш түгел иде! Шулай әзерләп бетергәч, бу “Аңлатмалы сүзлек”не без алдарак әйтеп узган татарча программалар пакетына әйбәтләп кенә урнаштырып та куйдык... Ул пакетның дәрәҗәсе-абруе бермә-бер күтәрелеп китте!
...Русча-татарча электрон сүзлек дөньяда бар иде инде, Казанда бер фирма тарафыннан ясалган иде... Ләкин безнең аны турыдан-туры файдаланырга, ягъни үз пакетыбызга салырга юридик хакыбыз юк иде. Ул сүзлекне дә яңадан җыярга булдык... Һәм шулай кирәк тә булган икән, чөнки аның китаптагы оригиналы хаталар һәм аксак-туксак язылышлар белән туп-тулы булып чыкты - һәр җөмләсен диярлек яңадан уйлап язарга туры килде. Бу да инде безнең электрон вариантта башканы кабатламый торган, оригиналь сүзлек булып әверелде. Шуны да программалар пакетына салгач, ниһаять, ул пакет тулы бер комплекс рәвешен алды. Компьютерда татарча язу, тулы куәттә иҗат итү өчен инде башка мөһим нәрсә кирәкми иде! Ун еллап элек башлаган бу эшне без, ниһаять, максатына китереп җиткердек!
Мондый эшләр әгәр дәүләт тарафыннан тиешле вакытында һәм дөрес итеп оештырылган булса, ун ел элек башлану түгел, бөтенесе әзер булыр иде бәлки. Аңа күпме генә акча чыгымнары китәр иде... Бүгенге рус теле шикелле үк, татар телен дә компьютерны сатып алганда ук аның эченә бушлай урнаштыру мөмкинлеге ачылыр иде... Мин үзем ул эшләргә, мөгаен, катнашмаган да булыр идем, чөнки Казанда тормыйм... Ләкин, әгәр узганны кире кайтарып “иң дөрескә” үзгәртү мөмкин булса - үземне әнә шулай “сызып ташлатырга” да бик ризалашыр идем... Чөнки милләт дәрәҗәсендәге андый олы максат минем бер башымнан күпкә олырак...
------------
Бөтенесен берьюлы иңләп булмый... Болай да артык киң иңләнде шикелле, тик мин боларны бик нык эрудит булганга түгел, ә башлыча татар матбугатында килеп туган практик мәсьәләләрдән чыгып эшләдем бит. Язмалар язу да, программалар төзү дә, компьютерда текст җыюдан алып гәзитнең я журналның әзер макетына хәтле бөтенесен ясарга өйрәнү дә - барысы үзебез эшләп торган эш өчен кирәк иде. Заманадан артта калмаска тырышып, “Шәһри Чаллы”да чакта ук интернетка чыгарга да тырышып караган идем әле мин... Тик менә анысын үзем генә ерып чыгарга белем һәм байлык җитми калды, ә эш урынымда бу идеягә тирән битарафлык хөкем сөрә иде...
...Уңышсыз беткән ул беренче омтылыш 1998 елда, мин “фәнни-техник прогресска ярдәм” оешмасы (НИОКР) җитәкчесе Вәис Мөхәммәдиев белән бераз аралашып алганда булды. Аңа вак-төяк компьютер эшләре белән булыша идем, һәм шунда без интернетта сайт ачу мәсьәләсе белән дә кызыксынып киттек. Вәис әфәнде үзе “Нуран” дип аталган сайт ачарга уйлый, инде бер рәссамнан шуның “фирменный” эмблемасын да ясатып алган иде (безнекеләр гомергә я байрактан, я гербтан, я барабаннан башлыйлар бит инде). Телефончыларга барып, техник якны белешеп тә кайтты: “Интернетка салу сезнең өченгә беренче вакытта бушлай, сайтның үзен генә әзерләп китерегез”, - дигәннәр икән...
Ә сайтны ничек ясыйлар соң аны?? Хәер, мең кеше ясый белгәнне бер кеше белә алмас микән тәки?.. “Ике атнадан беләбез аны!” - дидем дә Вәис әфәндегә, кичләрен “Frontpage” дип аталган сайт ясау программасын өйрәнә башладым. Аны эшләтә белүдән тыш, HTML дигән аерым бер тел белән аз-маз таныш булырга да кирәк икән әле, мәгәр... Шуның беренче сүзләрен генә дигәндәй өйрәнеп алгач, иң гади сайт сыман бер нәрсәнең исемен язып, астына бераз текст урнаштырып, алып килеп күрсәттем... “Менә, мин әйтәм - башта интернетка шушыны салып бирсеннәр, аннары без аны атна саен яңартып торырбыз, яхшырта барырбыз”.
Бер үк вакытта, “Шәһри Чаллы” өчен дә бер сайт ачарга сөйләштек... “Мин анысын да үзем ясыйм, материалын да мөмкин булганча үзем салып барырмын”, - дидем. Беренче иң гади үрнәген шулай ук ясап китердем... Ләкин, алай җиңел генә эш эшләнәме соң... Вәис әфәнде боларны телефончыларга алып китте дә, бик күңеле төшеп кире кайтты... Анда интернет белән эшләүче кеше инде хәзер әзер сайтларны салу өчен 1 мең сум, яңартылганын атнага бер салу өчен аена 1 мең сум сорый икән... (Ул чакта уртача эш хакы чамасы зур акча иде бу.)
Вәис әфәнде үзенең “Нуран”ы өчен башка юллар эзләргә җыенып калды... Ә мин инде, укыштыра торгач, бу эшнең дә ничек эшләнгәнен “теориядә” генә булса да аңлый башлаган идем... Бөтен сере - модем дип аталган бәләкәй генә бер прибор сатып алырга да, шуның аркылы компьютерны телефон линиясенә тоташтырырга гына кирәк... Модем исә кибеттә 1 мең ярым чамасы тора иде... Шул турыда сөйләшергә дип үзебезнең Йосыф әфәндегә кердем... Сайт буенча иң беренче сүз чыкканда, ул бит: “Яхшы, бик яхшы!” - дип, сөенеп үк киткән сыман булган иде, эш модемга гына терәлеп калгач, ничек кире каксын, дип уйлыйм үземчә... Ләкин, бу юлы Йосыф әфәнде минем аңлатманың башын гына азрак тыңлап торды да: “Ә кирәк микән соң безгә ул сайт?” - дигән үтергеч сорау белән кырт бүлеп тә куйды... Шуның белән шартлады бу кабартма...
...2002 елда, ниһаять, минем үземдә дә модем барлыкка килде! Интернетка кердек, исебез китте инде... Әмма ләкин, безгә анда да ерак Бразилияләр, Уругвайлар түгел, шушы үзебезнең Татарстан да Башкортстан кирәк икән ләбаса! Нәрсәдер укырга дисәк тә, һаман да шушы татар телебез күңелгә иң якыны икән... Ә ул интернетта юк диярлек иде әле. (Нибары Мордовиянең ике телле “Татар газетасы” сайты һәм “Юлдаш” дигән таныштырулар сайты бар иде, (төзүчесе - Ирек Биккинин). Һәм тагын берничә сайтта "исэнмесез иптэшляр" тибындагы кереш сүзләрне табарга була иде) Билгеле инде, моны күргәч нәрсә уйлаганым: “Булмаса, без үзебез ни өчен?!” - дип уйладым шунда ук... Сайт ачу өчен әзер форматлар да интернетның үзендә үк бар икән инде, шул форматка ни теләсәң шуны урнаштырасы да, яңа сайтка исем бирәсе генә икән... Тоттым да, сынамак өчен үземдә булган берничә текстны шулай салып, сайт ясадым да куйдым! Анда текстлар булгач, ул текстларның татарча булуы иң олы яңалык булгач, сайтка исемне “Татарча текстлар” - www.tatarca.boom.ru дип куштым... Бөтенесе бушка! Серверны, ягъни без җибәргән сайт салынган зур компьютерны тотучы хуҗага файда шул сайтка бәләкәй генә үз рекламасын салудан һәм телефон линиясе өчен түләүләрдән килә икән.
Дөрес, ул сайтны бераздан соң, керүчеләргә уңайлык өчен, HTML теленә күчереп чак кына яңартып аласы булды, ләкин анысы инде вак мәсьәлә... Бөтен Чаллы, шул исәптән мин дә ул чакта текстларны үзенә аерым “Чаллы кодировкасы” белән җыя идек, бүтән җирдә ачсаң аның татар хәрефләре күренми иде - кыска гына бер махсус программа төзеп, ул текстларны стандарт татар кодировкасына күчерергә туры килде... Компьютеры татарлашмаган кеше дә укый алсын өчен, шул сайтка ук бер татар шрифтын да урнаштырып куйдым. - Алары да безнең өчен вак мәсьәлә! (Мәгәр, татар телен стандартлаштыру һәм интернет аша һәр теләгән кешегә татар клавиатурасы һәм шрифтлары алу мөмкинлеге бирү әлегә кадәр чишелмәгән иң зур мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.)
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Битараф Түгелмен - 6
  • Büleklär
  • Битараф Түгелмен - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4178
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2031
    36.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4069
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1954
    34.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4142
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2007
    35.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4057
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1949
    35.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4128
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1856
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4215
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2026
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 3520
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1759
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.