Latin

Битараф Түгелмен - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 4057
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1949
35.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Ул сорауның җавабы гади дә, хикмәтле дә булып чыкты: кеше ничек уйлый, компьютер да нәкъ шул юл белән эшли икән бит. Кешенең баш миендә кайдадыр сүзләр саклана, күз белән күргәнен яки колак белән ишеткәнен ул шул әзер сүзләр белән чагыштырып аңлый... Компьютерның электрон хәтеренә дә, димәк, сүзлек салып куярга кирәк... Хата тикшергеч программа исә бирелгән тексттагы бер сүзне алып, шуны электрон сүзлектән эзләп карарга тиеш: тапса ары китсен, тапмаса - арттан бер хәрефне кисеп ташлап тагын эзләсен... Ахырда тапкач, киселгән хәрефләрне кушымча дип санап, анысының дөреслеген үзенә аерым сүзлек буенча тикшерсен... Менә шул ачышка барып җиткәч, мин инде уйланган планны чынлыкта башкара торган нәзек генә, хәйләле генә бер программа төзедем дә, шуңа унбиш-егерме генә үрнәк сүздән торган текст биреп, арага юри хаталы сүзләр дә кыстырып, эшкә кушып карадым... Программа хаталы сүзләрнең нәкъ хата турысын кызыл төс белән тамгалап та чыкты! Могҗиза иде бу! Карап туймаслык бер могҗиза иде!
Ләкин, файдага яраклы чын программа төзү өчен әле коточкыч зур күләмле бер эш башкарырга - компьютер хәтерәнә татар теленең барлык сүзләрен дә салып чыгарга кирәк иде... Хикмәт ул сүзләрне рәттән тезеп язуда гына түгел бит әле: аларны төрләнеш буенча бик күп (275 чамасы) төркемгә бүләргә, һәр сүзгә аның кайсы төрләнешкә караганын күрсәтә торган индекс беркетергә, күбесен ваграк фрагментларга да бүлгәләргә кирәк... Тыныш билгеләрендәге хаталарны төзәтә яки тамгалый торган, хаталы сүзнең дөрес язылышын эзләп табып күрсәтә торган кушымта программалар да ясарга кирәк... Бу кадәр үк эшне ерып чыгып булмастыр ахры дип, озак кына эшкә керешергә кыймый йөрдем әле... Аннары исә шундый бер фикергә килдем. - Дөньяда остадан-оста программистлар бик күп, ләкин аларның берсе дә татар телен минем кадәр белми, аңламый... Татар телен миннән яхшырак белүче галимнәр дә әллә күпме, ләкин аларның берсе дә программа төзү эшен минем кадәр белми... Юк андый башка кеше... Димәк - татар телен программалаштыруны нәкъ менә мин эшләргә тиешлемен! Күкләрдән шулай кушылган дип кабул итәргә һәм тәвәккәлләп тотынырга! Бетте-китте!
...Өйдә компьютер юк чак иде әле... Һәр көнне эштән соң да, шимбә-якшәмбе көннәрне дә, төнге уннарга-унберләргә кадәр, редакциянең компьютер бүлмәсендә программа өчен сүзлек төзеп утыра башладым... Редакция ул чагында мэрия бинасында урнашкан иде, беренче вакытларда аскы ишек төбендә торган сакчылар “нишләп ял көнне кич анда ут яна икән” дип тикшереп йөрделәр, соңга таба алар да күнегеп бетте... Алда бары тик бер максат: “абага”дан башлап “һөҗүм”гә барып чыкканчы эшләргә дә эшләргә! Вакытын теркәп куймаганмын, әлбәттә, шулай дүрт ай үтте микән, биш микән... Һәрхәлдә шуның чамасы... 1995 елның җәй урталарында, ниһаять, мин бу эшнең очына чыктым... “Шәһри Чаллы” гәзите компьютерларында татар телендәге текстларның хаталарын табып күрсәтә торган программа эшли башлады! Программага исемне мин “Идегәй” дастанында телгә алынган, дөньядагы бөтен нәрсәне белеп торучы күрәзә карт исеменнән алып, “Субра” дип куйдым... Чөнки электрон “Субра” да шуңа охшаш - татар телендәге бөтен сүзләрне белүче, текстлардагы бөтен хаталарны танучы иде.
...Дөрес, бу әле идеалда гына шулай иде, чынлыкта исә программаны берничә ел дәвамында туктаусыз рәвештә, реаль эш өстендә камилләштерергә туры килде. Операторларга: “Программа танымый калдырган хаталарны язып барып миңа бирегез”, - дигән идем, тик алар үз өсләренә андый “бушлай мәшәкать” алып маташмадылар, андыйлардан түгелләр иде. Анысы белән дә үзем шөгыльләндем...
(...Соңыннан бервакытны, кайсыдыр бер “җаваплы кеше” Казаннан шалтырата: “Сезнең ул программагызда ничә мең сүз бар?” дип сорый... Мин әйтәм, анда сүзләр фрагментлап бирелгән, аларны санау мөмкин эш түгел, мәгәр программа барлык сүзләрне дә таный, дим... Трубканың теге башындагы кеше, аңлап бетерә алмыйча: “Барлык сүзләр ничәү була соң алар?”- дип, аннан тагын башкача итеп, кат-кат сорап карады... Күрәсең, аңа нәкъ менә ничә сүз барын тагы да югарырак хәбәр итәргә боерылган булгандыр... Казанда да бер студия тарафыннан охшаш программа төзелеп ята, аларның сүзлегендә инде 200 меңләп сүз бар икән, ди (мөмкин булган барлык төрләнешләрне тезеп чыгарга маташканнар)... Минем исә бөтен программа 150 мең чамасы хәрефтән тора иде... Шуны да әйтеп карадым... Барыбер аңламый калды да ул әфәнде, бүтән шалтыратмады...)
“Субра”ны эшкә кушуның нәтиҗәсе баштан ук искитмәле булды... Гәзиттә грамматик хаталар проблемасы шуның белән юкка чыкты... Аларны эзләп табу, корректура кәгазендә билгеләү һәм соңыннан экранда төзәтү эшләре шулай ук бетә язу сәбәпле, берьюлы берничә кешенең бик күп эш вакыты янга кала башлады... Корректорлар үз игътибарларын күбрәк мәгънә хаталарын төзәтүгә, саннарны һәм фактларны дөресләүгә юнәлтү мөмкинлеге алдылар, гәзитнең ул яктан сыйфаты нык кына яхшырып китте. Операторларның көне буе бил бөгеп, туктаусыз клавишлар тукылдатып утыра торган эше кыска яллар белән ешрак бүленә торган, нормаль режимлы эшкә әйләнеп калды.
“Искитмәле” дигәч тә, исләре киткән икән дип уйламагыз тагын... Редакциядә минем андый “штаттан тыш” эшләрдән күпме файдалансалар да, юри күрмәскә-белмәскә сабышу атмосферасы хөкем сөрә иде. Югыйсә, мин анда һәркем белән дусларча дип әйтерлек мөнәсәбәттә булдым, төп вазифаларны да яхшы башкара килдем. (Ике тапкыр “елның иң яхшы журналисты” дигән шәһәр премиясе бирдерттеләр, өченчесендә үзем баш тартып калдым - “начар кеше” белән алай итәрләр идемени.)... “Техник” эшләргә карата шулкадәр битарафлык булды микән бу, әллә юкса элементар “моңсызлык” микән, редакторның бәлки “хөкүмәт компьютерларын туздырып утырганга” да эче пошкандыр бераз - шундый карашны әлегәчә дөрес кенә итеп аңга сыйдырып бетерә алганым юк...
“Субра” программасы, әйткәнемчә - татар телен “аңлый” торган программа ул, һәм аның аркылы гәзит текстларын гына түгел, башка төр сүзләрне дә “укытырга” була... Бераз вакыт үткәч, мин шул “Субра”га нигезләнеп кызыклы гына ике уен программасы да яздым... Аның берсе “Чытырман” дип атала һәм уйнаучыга бирелгән бер сүздәге хәрефләрдән яңа сүзләр ясарга тәкъдим итә. (“Бакча” сүзеннән, мисал өчен “ак, акча, ач, ача, ачка, бак, бака, каба, кач, чаба, чак “ сүзләре ясарга мөмкин.) Икенчесе, “Шакмадрат” дигәне, экрандагы шакмаклы кырга бер хәреф язу юлы белән аркылы һәм буй юлларда мөмкин кадәр күбрәк яңа сүзләр төзүгә нигезләнгән... Уен да кирәкле нәрсә, ләкин шул ук “Субра”ны татар телен өйрәнүчеләр өчен “укытучы” программалары төзү максатында да файдаланырга мөмкин бит әле... Ул программа җибәрелгән хатаны да күрсәтер, укучыга билге дә куяр, бу эшне кызыклы уен рәвешендә дә оештырыр иде... Кызганыч ки, мәгариф оешмаларына берничә кат заказ ясарга тәкъдим итеп карасам да, аларда җан әсәре кузгатып булмады...
Мөнәсәбәттән күп нәрсә тора... Әгәр минем программаларга мөнәсәбәт Чаллыдагы битарафлык белән генә чикләнгән булса, бүген килеп мин үзем дә алар турында күп сөйләргә кыймас идем, “әй, юк белән болышып утырганмын” дип кенә уйлар да куяр идем. Сарык көтүе психологиясе, юк-юк та, һәркемне үз йогынтысына тарта бит ул... Ләкин, көннәрдән беркөнне минем янга “Җәһәт” исемле Казан студиясе җитәкчесе Раил Имамов килеп чыкты... “Субра” программасы турында мин үзем язып гәзиттә бастырган бер мәкаләне укыган да, шунда ук “Җәһәт” клавиатурасы белән “Субра”ны бергә кушып уртак “пакет” ясау идеясе белән кызыксынып киткән икән... Аңа кадәр мин Чаллыда ул хата тикшергеч белән почмактан-почмакка төртелеп әзрәк йөреп караган идем инде... “Әллә чыннан да чүп кенә микән бу” дигән шиккә дә төшә башлаган идем... “Программист” дигәч тә, ул яктан да әлләни белгеч түгелмен, “Бэйсик” белән “Паскаль”нең башлангыч курсын һәм “Word” макрокомандаларын гына беләмен... Бөтен хезмәт барыбер әрәм булып кына ятачак бит... Кыскасы, минем ул “Субра”ны товар сыйфатлы программа рәвешенә китереп җиткерү һәм “Җәһәт” белән бер пакетка салу турында килештек тә, “исходник”ны, ягъни программа телендәге оригиналны Раилгә бирдем дә җибәрдем...
Казанда шул килешенгән эшләрне җиренә җиткергәннәр... Шуннан соң Раил Имамов үзе буяп ясаган татарча клавиатураларны, шуңа ярашлы “Җәһәт” драйверын һәм хата тикшергеч “Субра” программасын теләгән кешеләрнең һәм фирмаларның компьютерларына урнаштырып бөтен Татарстан буенча йөри башлады. “Шакмадрат” уены да шул пакет эченә кертелде (аны да Казанда яңартып ясаганнар иде). Соңрак шул ук пакетка “Субра”ның латиница варианты, латиницадан кириллицага һәм кирегә күчергеч (транслятор), “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Русча-татарча сүзлек” тә өстәлде. (Тоташтан кушып исәпләгәндә, барысына тагын өч еллап хезмәт киткәндер.) Республиканың күпчелек татар гәзитләрендә һәм журналларында бүгенге көндә шул программалар эшләп утыра... Һәм тагын бер зур казаныш - “Җәһәт”ләр Россиянең патентлар идарәсенә мөрәҗәгать итеп, “Субра” буенча “уйлап табу” (“изобретение”) дәрәҗәсендәге патент алуга да ирештеләр. (“Шакмадрат” программасын да патент алуга тәкъдим иттек дигәннәр иде, тик әле анысы турында актык хәбәр юк.)
...Патент дигәч тә, ул үзе акча китерә торган нәрсә түгел: формаль яктан караганда, “Субра” программасын сату белән шөгыльләнергә теләгән кеше шуның өчен бездән лицензия сатып алырга тиеш... Аңлашыладыр ки, анысын биредә мәзәк өчен генә язам... Әмма, патент алуның престиж ягы да бар бит әле аның... Татар теленә бәйләнешле уйлап табу патенты, мөгаен, фәкать бездә генә бардыр... Шул ук вакытта үзебез менә монда “суган суы суырып” утырабыз...
------------
Программалар төзү - кайчак кәсеп, кайчак мавыгу, әмма барыннан бигрәк - нәфис бер сәнгать ул. Аның файдалары турында язып күпме генә “аклансам” да, мин инде аңа әнә шулай, сәнгать дип карап тартыла башлаган идем... Чираттагы һәм үзем төзегән иң катлаулы “Кроссворд” программасына мин нәкъ шул сәбәптән керешеп киттем дә шикелле.
Гомердә беренче тапкыр, гәзит өчен үзем кроссворд төзеп карадым бервакытны... Ике-өч сүзне кисештерә алмыйча буталып, аптырап беттем, башлаганны ташлап һәм яңадан башлап әллә ничә кәгазь битен әрәм иттем... Ахырда тәки төзеп бетердем мин аны, ләкин шунда бер тирән фикергә тарыдым: кроссворд төзегәндә баш нинди тәртиптә уйлый соң ул?? Бу эшнең нинди кагыйдәләре булырга мөмкин? Әгәр шул кагыйдәләрне җентекле рәвештә язып, системага салып чыксаң, алга таба кроссвордлар төзегәндә җиңелрәк булмас иде микән?.. - Ә андый кагыйдәләр системасының алгоритм дип аталганын, аның исә электрон программалар өчен төп нигез булып торганын бик белә идем инде... “Баш ничек уйлый?” дигән сорау, шуңа күрә, “Компьютер ничек эшләргә тиеш?” дигән сорауга әверелеп китте...
Ул сорауның җавабы ничек килеп чыкканны монда язып булмый, үкенечкә каршы... Барыбер аңламассыз... “Ниһаять программа әзер булды” дип кенә әйтергә туры килә... Мин теге юлы көне буе баш ватып утырган ише уртача кроссвордларны ул инде ярты секундта “чәйнәп ата” иде. (Адәм башы җитмәслек бик катлаулы, 6шар киселешле кроссвордлар өстендә генә ун-унбиш һәм күбрәк минут уйлап утырырга мөмкин иде.) Җитмәсә, үзе үк кроссвордның схемасын да сыза, әзер җавапларны да аерым бер схемага төшерә, гәзит битенә шул схемаларны утыртып куясы гына кала... Үз эченә салынган бөтен сүзләр белән берьюлы эш итә (кешедән күпкә хәтерлерәк), алдагы 10 яки 15 кроссвордның сүзләрен кабатламый... Эш барышында үзеңә охшамаган сүзне сөртеп яңа сүз эзләтергә яисә аны кулдан үзең язарга да мөмкин... Һәм башкалар... - Бу программа кроссвордларны кеше төзегәнгә караганда берничә җәһәттән яхшырак итеп төзи иде! Тимерне иҗат итәргә өйрәттем мин, шулай итеп!
Үзебезнең “Шәһри Чаллы”да шул программа белән төзегән кроссвордларны әледән-әле бастырып чыгарта башладым. Чаллыда чыга торган башка гәзитләргә дә тәкъдим итеп карадым, республика гәзитләренә дә берәрне-икешәрне хат белән җибәрдем... Кайбер җирләрдә басылып та чыккаладылар алар, ләкин, гаҗәпкә каршы - тулаем реакция бик сүлпән булып чыкты... Рус гәзитләрендә, югыйсә, сан саен берәр кроссворд бастырмый калмыйлар, һәм халык аларны “ябырылып” чишә. (Хәтта безнең редакциягә килә торган гәзитләрдәге кроссвордлар да ике көн эчендә барысы чишелеп беткән була иде.) Димәк, кроссвордлар - гәзитнең популярлыгын һәм престижын күтәрә торган нәтиҗәле бер чара булып торалар. Татар гәзитләрендә аларның айга бер яки тагы да сирәгрәк чыгып алуын мин моңарчы бары тик бер сәбәптән - яңадан-яңа кроссвордларның җитмәвеннән күрә идем... Әмма алай гына түгел икән шул... Төп сәбәп бөтенләй башкада икән...
Ничәмә тапкырлар шулай булганы бар: берәр нәрсә турында начар гына уйлыйсың... ә берчакны аның син уйлаганнан да начаррак икәнлеге ачылып китә... “Татар гәзитләре мескен генә инде алар, шул мескенлек аркасында тиражларын күтәрергә җай табалмый интегәләр, бичаралар” дип уйлый идем бит әле моңарчы... Кроссвордлар белән шөгыльләнеп алу миңа аларның чын асылда популярлык һәм тираж белән дә күз буяу өчен генә кызыксынган булып кылануларын ачып салды...
Мәсьәлә әле дә актуаль... Кем дә булса әле мин әйткәнчә начар түгел икән әгәр - мин аңа теләсә хет көн саен бер яхшы гына татарча кроссворд ясап бирә алам... Теләсә кәгазьдә, теләсә электрон формада, интернет аша да җибәреп торырга була...
------------
...Кызыксынучан, мавыгучан, максатчан кешеләрне яратам мин... Кеше я гармунчы-җырчы булсын, я алтын куллы һәвәскәр оста булсын, я берәр өлкәдә белем тупласын, я һич югы башыннан кичкәннәрне, төрле мәзәк хәлләрне матур итеп сөйләргә маһир булсын... Җанында шуның ише берәр чаткылы булсын... Маркалар яисә иске акчалар җыючы коллекционер гына булса да - ул инде күңелсез, кызыксыз кеше булмый. Дөньяда ашау өчен генә яшәми...
Әгәр дә инде берәүсе шигырь, хикәя, вакыйга, тормыш хәлләре һәм проблемалары турында язу белән мавыгып китсә - я ул, гафу итегез, тиле... (Редакция хезмәткәрләренең бәгырен кортып йөри торган шундый бәндәләр һәрвакыт булып тора.) Яисә, әгәр акылы һәм рухы сәламәт булса - ул инде ниндидер бер серле югарылыкка омтылган зат була... “Таң йолдызы”на, “Шәһри Чаллы”га, берәр яңа язмасын күтәреп, сирәк-мирәк кенә әнә шундыйлар да кереп чыккалый торган иде.
...Күпмедер дәвердә, мәсәлән, Чаллы гәзитләрен бизәп, Хәмит Әскәровның берсеннән-берсе кызыклы язмалары басылып барды. Алтмыш-алтмыш биш яшьләрдәге, башыннан күпне кичергән кеше иде ул. Күңел күзе бик үткен: тормыштагы гади генә нәрсәләрдән дә берәр хикмәт күреп алып, шуны оста гына рәвештә кәгазьгә төшерә белә иде. Электә булып узган хәлләрне дә, хикәя һәм әкиятләрне дә байтак язды... Аның “Чәчәк атмаган сирень”, “Караңгы заманда”, “Койрыклы бичура”, “Үлгәннән соң кайту” дигән бик яхшы, йотлыгып укырлык әсәрләре бар иде, мәсәлән. Картайган көнендә (үлгәнче) үзе шуларны бер китап итеп туплап бастырып чыгарырга хыялланды... Гәзитләр исә, үз чиратларында, Хәмит абзый аркылы күп игелек күрделәр: укучыны җәлеп итә торган кызыклы материаллар чыганагы иде ул алар өчен. Ләкин, инде картлыкта гына кабынган иҗат шәме озак янмады. Менә инде үзе дә юк, һәм, ни үкенеч - бүгенге битараф матбугатта аннан калган эзләр дә аяусыз юкка чыгып бетеп бара икән инде... “Шәһри Чаллы”га кабат эшкә килгәч, мин иске компьютерларны шкафтан алып кабызып, Хәмит абзыйдан калган язмалары юк микән дип караган идем - сөртелгәннәр икән шул... Иске еллардан берничә генә гәзит тупламасы калган иде, шуларны актарып, аның нибары бер әсәрен - “Үлгәннән соң кайту” әкиятен таптым да - яңадан компьютерга күчереп язып, “Татарча текстлар” сайтына урнаштырдым... Укыган кешегә дә кызык, Хәмит абзыйның якты истәлеге дә булсын дип...
...Бари Ислам бар иде... Тормыш проблемаларына, политика ишегә бер дә исе китми, әмма кыска гына, хикмәтле генә хикәяләр уйлап чыгарырга бик ярата, шуларны бөтен кешегә үзе үк сөйләп йөри торган иде... Хикәясе берәр җирдә басылып та чыкса инде, сөенеченнән “йөз грамм”ны төшереп ала да, таныш-белешләр буйлап китә, хикәяле басманы бөтенесенә күрсәтеп чыкмыйча тынмый иде... Язгалый торгач, җыйнак кына бер китаплык язмасы туплангач, ул беркөнне шуларны минем өстәлгә китереп салды... Аз гына, “символик” күләмле генә бер хакка электрон макет ясап бирү турында килештек тә... Бари спонсор эзләргә чыгып китте... Ләкин, аңа да үз китабын кулына тотып карарга язмаган икән: байтак кына вакытлар үткәч, үпкәсенә салкын тидерүдән үлгән дип ишеттем... Китапның макетын, хәзер инде бушлай гына, Бариның балаларына тапшырган идем, әллә басылып чыккан, әллә чыкмаган - һәрхәлдә үземнең күргәнем юк... Нинди китап икән дип кызыксынсагыз әгәр - шул ук “Татарча текстлар” сайтына кереп карагыз.
Тагы да бер-ике мисал китерергә буладыр бәлки, бик тырышып искә төшергәндә, ләкин күп түгел иде андыйлар, иҗат җимешләрен күтәреп гәзитләргә килүчеләр, 250 мең татар яшәгән шәһәр өчен нормаль булмаганча аз иде. Ул татарның күбесе руслашып беткәндер, күрәсең, төп сәбәп шундадыр... Шәһәрдә туган яшьләр тоташтан рус телле булып үсә, татарча белә дигәне дә ни әйткәнне аңлый алса бик яхшы әле... Хәер, татар авылыннан килеп урнашкан кеше дә мондагы тирәлектә ун-унбиш ел яшәгәннән соң туган телне “хәлләр ничек - ничава” дәрәҗәсендә генә белә башлый бит, калган нечкәлекләрен оныта... Болай барса, тагы да ун-унбиш елдан соң татар гәзитләренә читтән язма китерүчеләр генә түгел, ул гәзитләрдә журналист булып эшли алучылар да бөтенләй калмаска мөмкин... Анда эшләүчеләрнең биштән берен, әйтик, бүген үк инде шундыйлар рәтенә кертергә буладыр - элементар рәвештә татарча белми башладылар...
...Татар телен ничек саклап калырга соң дигәндә - зур бер чара буларак, шул ук гәзитләрнең эшен радикаль яхшыртырга кирәк, әлбәттә... - Менә шулай итеп, баш койрыкка тоташа да, сихерле боҗра барлыкка килә...
Булган кадәр актив язучылар исә татар гәзитләренең үз эчләрендәге халтура аркасында да әкренләп бу шөгыльдән бизеп бетә баралар... Нинди халтура икәнен капма-каршы бер мисал белән аңлатыйм әле. - Сиксәненче елларның берсендә мин “Знание - сила” журналына бер хат язып салган идем, ул бастыру өчен дә түгел, ә бер авторның язмасына карата тәнкыйть фикерләре генә иде. Ун көнләп узгач, журналдан миңа якынча түбәндәгеләр язылган хат килеп төште: “Хөрмәтле иптәш, сезнең хатыгыз мәкалә авторына тапшырылды, аннан җавап булса, өстәмә хәбәр итәрбез. Безгә ешрак язып торыгыз. Сезгә, журналыбызның читтәге хәбәрчесе буларак, ...нче номер беркетәбез, безгә тагы да язган очракта конверт тышында шул номерны күрсәтергә онытмагыз.” - Менә ничек эшли иде совет чорындагы матбугат! Безнең хәзерге татар гәзитләрендә исә хатка каршы хат язу, авторга номер беркетү тикле мондый итагатьне хыялга да китерә торган түгел! Хатта гәзиткә бирердәй текст булса, ул кайчан да булса бастырылырга мөмкин - бөтен эш тә шуның белән бетә... Гонорар бик актив, даими язып торучыларга гына, анда да үзе редакциягә килеп алса гына түләнә... Моны бик артык гаепләп әйтүем дә түгел - чагыштырмача хәерчелек һәм штатлар җитешмәү шартларында әлләни юмартлык һәм җентекләп утыру мөмкин дә булмый күп очракта. Халтура дигәндә мин күбрәк бөтен бу эшкә салкын битарафлык белән карауны күздә тотам.
Элегрәк, мин гәзиттә эшли генә башлаганда, актив хәбәрчеләрне өч ай (квартал) саен редакциягә, тыйнак кына чәй табынына җыя торганнар иде. Шунда алар бер-берсе һәм журналистлар белән танышалар, фикер алышалар, кайчагында файдалы гына киңәшләр дә бирәләр иде. Аннан да бигрәк - гәзитнең үзләренә ихтирам белән каравын тоеп китәләр иде... Хәбәрчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре белән “түгәрәк өстәл”ләр оештыру, алдагы санда шуның нәтиҗәсен бит тутырып бастырып чыгару да еш кабатлана торган бер эш алымы булып торды. Наил Мансуров, Галимҗан Зарипов, Фаикъ Тажи, Әскәр Ханнанов, Марсель Хәйретдинов, Сүрия Усманова, Әсфәндияр Хәйруллин, Ярулла Насыйфуллин, Наилә Вилданова, Тәүзих Гыйльманов һәм башка бик күпләр халыкка үзләрен җыеннарда һәм митингларда чыгыш ясау аркылы гына түгел, ә аннан да күбрәк дәрәҗәдә, татар гәзитләрендә басыла килгән әңгәмәләре аркылы киң таныттылар... Ләкин, билгеле сәбәпләр аркасында, шул исәптән гәзитләрнең эчке үз тормышлары “мүкләнә” башлау аркасында да, мондый чаралар елдан-ел сирәгәя барды... Йосыф Жимангулов чорында бу сирәгәюне “онытып калдыру”ларга гына сылтап та була иде әле, тышкы бәйләнешләрнең өзелә баруы ул хәтле нык сизелеп тормый иде... Берничә генә ел үткәч, редактор булып инде Флүзә Фәррахова утырганда исә андый “өстәмә мәшәкать”ләр белән “маташу” бөтенләй диярлек юкка чыкты... Мин “Шәһри Чаллы”га икенче тапкыр килеп, ике елга якын эшләгән дәвердә, мәсәлән (2004-2006 елларда), нибары бер “чәй табыны” һәм бер “түгәрәк өстәл” үткәрелде, алары да гәзитнең 15 еллык юбилеен “бизәкләү” максатын күздә тотып кына оештырылган иде...
Озакка ташланган эшне яңартып җибәрәм дисәң дә бик кыендыр ул хәзер... “Шәһри Чаллы”ның бүгенге көндә һич тотлыксыз әйтерлек нибары бер штаттан тыш хәбәрчесе бар, ул да булса - Җәүдәт Харисов. Шәһәр тормышының проблемалы якларын, бигрәк тә хакимиятне “чеметеп ала” торганнарын ул гына күтәрә дисәм арттыру булыр, әмма шуңа бик якын. Республика гәзитләрен дә “халык авазы” белән шул бер үк Җәүдәт тәэмин итә... Аннан тыш, елына ике-өч-дүрт кыскача хат белән Зәбир Хәлимов һәм Миркасыйм Сәләхов күзгә чалынырга мөмкиннәр... Калган “активист”ларның абсолют күпчелеге кайдадыр ял итеп яки дәваланып алганнан соң “рәхмәт хаты” язучылардан тора... Халык белән бөтенләй дә элемтәсез утырган төсле тоелмасын өчен, редакция журналистлары кайвакыт үзләре уйдырма исем астында уйдырма хатлар язарга мәҗбүр булалар хәтта... Ә нишләсеннәр... Эзләп кара син шәһәр буйлап татарча адәм рәтле яза белүчене, яисә “иске”ләрен барлап кара - алар язу шөгылен я битарафлыктан күңеле кайтып, я яңа цензурадан тарсынып, я бернинди стимул булмау сәбәпле күптән инде ташлаган булырлар... Я бик картайган яки инде үлгән булырлар... Алмашка исә яшьләр бөтенләй килми... “Шәһри Чаллы”га кайвакыт журналистика бүлекләрендә укучы студентлар килеп киткәли, мисал өчен: җәй көне практика үтәләр, кыш көне берәр “махсус бит” чыгарталар... Тик бөтен бу эшләрне алар укытучылары кушканга, уку тәртибендә генә башкаралар, араларында үзлегеннән дәртләнеп язган, шуңа сәләте белән балкып торган бер генә “йолдыз” да юк... Яхшы журналист кына түгел, хәтта шагыйрь һәм язучы булырга ук хыялланырга, үзен шул яктан сынап карарга тиештер югыйсә яшь кеше.
...2005 елның көзендә Чаллы төбәге үзешчән иҗатчыларының “Ләйсән” әдәби берләшмәсенә 25 ел тулуны зур тантана белән, Сара Садыйкова залында грандиоз юбилей кичәсе оештырып билгеләп үттеләр... - Оялмыйлар да, кызармыйлар да! Ул әдәби берләшмәнең таралып юкка чыгуына 15 еллап бар инде! Шул дәвердә аның җыелышларын аеп-таеп бер-ике тапкыр җыеп карадылар, шулай да... “Ләйсән”не терелтергә иң соңгы омтылыш 1998 елда булды: “Аргамак” журналы редакциясенең залы бер-берсен сагынышып килгән үзешчән шагыйрь һәм язучылар белән туп-тулы иде... Әмма, Рәшит Бәшәр белән Рәкит Әбделмәнов дигән ике “язучы” кисәге, шул җыелышка дөм исерек килеш кереп, трибунаны басып алып, беркемгә сүз сөйләргә ирек бирмичә, ул омтылышны да өзделәр... 25 еллык уңаеннан, хәер, берәр “бутафория” оештырган булырга мөмкиннәр, анысын белмим... Миңа белдерсәләр, нәкъ менә “бутафория” дип язып чыгар дип шикләнәләр анда... Дөрес шикләнәләр.
Бездә Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге бар (үзләрен Чаллы Язучылар берлеге дип атарга яраталар): “Ләйсән”не эшләтү бер дә кайнар йөрәкле Данколар күтәреп чыккан идея түгел - ә шул бүлекнең (яисә берлекнең) вазифа бурычы булып тора. Әгәр син, әйтик, почтальон булып эшләсәң һәм килгән почтаны таратмасаң, сине нишләтерләр иде? - Язучыларны бернишләтмиләр... Ул берлекнең устав һәм инструкцияләрендә шулай ук язучыларның һәм үзешчән иҗатчыларның иң яхшы әсәрләрен билгеләү, шуларны даими рәвештә матбугат басмаларына тәкъдим итү дә каралган... Әмма ләкин, соңгы 15 ел дәвердә Язучылар берлеге белән гәзитләр арасында андый рәвешле элемтәнең булып алганын мин хәтерләмим... Рахмай Хисмәтуллин, ичмаса, үзе актив публицист иде, ә берлекнең аңа алмашка килгән рәисе Вахит Имамов аның ише белән дә “вакланмады”. Язучылар гомумән дә һавалырак халык, үз аралары да һәртөрле кытыршылыклар, өнәмәүләр, күралмаулар, белергә теләмәүләр белән чуалышып беткән. Ә редакторлар белән алар аеруча кинәле мөнәсәбәттә булдылар... Бик катлаулы ул “психология”дә һич тә казынасы килеп тормый, ләкин, монда гражданлык бурычы, халык алдында җаваплылык, ахыр килеп, үзеңне киңрәк танытырга теләү дә күпмедер роль уйнарга тиештер бит инде... Ике яктан да... Үзара тынышып эшләү һич тә мөмкин булмый башлаган икән әгәр - җитәкчелеккә тынышып эшли ала торган башка кешеләрне куярга кирәктер бәлки? Ләкин, кемнәр соң аның куючылары? - Балык башыннан чери, кыскасы...
------------
Язучы һәм шагыйрьләрнең нәкъ менә “язучы”, “шагыйрь” булып “эшләгәннәре” дөньяда бик сирәк, алар гадәттә берәр матбугат органында нинди дә булса вазифа башкарып утыралар. Мин “Таң йолдызы”нда чакта анда, алдарак әйткәнемчә, шагыйрь Хәниф Хөснуллин бераз эшләп алды; “Шәһри Чаллы”да чакларымда... “билетлы” кеше берәү дә юк иде - менә сиңа кирәк булса! Миннән алдарак кына андыйларны “Аргамак” журналына “вербовать” итеп алып киткәннәр иде шул... Аннары озакламый аннан аларның бөтенесен куалап бетерделәр - мин ул “Аргамак”ка килгәндә, шулай ук “чын” язучы-шагыйрьләрне туры китермәдем... Аның урынына чыга башлаган “Мәйдан” журналын ныклап белмим, “юньсез юл белән төзелгән җирдә юнь булмас” дип кенә карыйм чөнки... Кстати, редактор булып Вахит Имамов килгәннән соң узган ярты ел эчендә аннан тагын 13 кеше эштән киткән ди инде (шоферлары белән бергә бөтен редакциясе 25 кеше бугай)... “Шәһри Чаллы”дан соңгы ел ярымда “нибары” 9 кеше эштән “азат ителде” (редакция 15 кешедән тора)... Шагыйрь күңеле күтәрә аламы соң менә шундый хәлләрне?! Үзеңә тимәсәләр дә хәтта, кырыңда йөргәннәрне шулай “тунаганда”, үз артың да чи каештан булырга тиештер... Башыңны иеп кенә, берәүнең берәүне ничек итеп сөйгәнен язып кына утырып булмыйдыр...
...Матбугат һәм аның тирәсендәге эш-вазифаларны “җылы урын” итеп карау, анда “үз кеше”ләрне җыю, “чит”ләрне кысрыклап чыгару, яисә “карыша-карышмый”, “ошый-ошамый” кебек амбицияләрдән чыгып “самодурство” кыланулар Чаллыда күптәннән килә торган күренеш, үкенечкә каршы...
Язучы һәм шагыйрьләр генә түгел, гомумән нинди дә булса яктан кызыклы, талантлы шәхесләр калмады бугай инде әйтеп үткән ул редакцияләрдә... Хәер, кешеләрнең эчендәген белмәссең, бәлки алар кайбер үз сәләтләрен “бик акыллы” рәвештә яшереп тә тоталардыр... Ничек һәм нилектән икәненә менә бер мисал... Соңгы кабат “Шәһри Чаллы”да эшләгәндә, мин, аны-моны һич тә уйламыйча, гәзиттә яхшы материал чыккан саен шуны коллектив алдында аерып күрсәтергә, яхшырак яза торган журналистларны мактап телгә алырга тырыша идем... Моның ни начарлыгы булырга мөмкин, бер караганда... Минем вазифаларым да шундый бит әле, җитмәсә: җаваплы секретарь буларак, материалларны гәзиткә мин укып бирәм, гонорар өчен бәя коэффициентын күбрәк мин куям, язмаларны соңга калдырмау, күренеклерәк җиргә урнаштыру да күпчелектә миннән тора... Һәм менә шул фонда, ару гына өч журналист - Ләйсән Ханова, Резидә Гасыймова, Гөлчәчәк Титова - өчесе өч вакытта аерым-аерым килеп: “Мине кеше алдында мактамагыз әле, зинһар! Кирәкми... Үземә генә әйтсәгез әйтегез...” - дип белдерделәр... Бик аптырый идем шуңа, “нишләп болар мин мактаганнан гарьләнә икән” дип... Озак кына көзгегә дә карап тордым әле бервакытны, гомердә булмаганны... Әмма, тора-бара ачыкланды - болар һич тә мактаудан гарьләнмиләр, ә... баш калкытудан куркалар икән! Тигез түбәләр сафыннан тырпаеп чыгудан шикләнәләр... Чөнки коллективта: “әллә кем булган”, “әйтерсең ул гына эшли”, тагын әллә ниләр дип чыш-пыш килә башларга, кырын карарга, психологик изоляциядә калдырырга мөмкиннәр... Яхшырак язма өчен зуррак гонорар да билгеләнә бит әле җитмәсә... “Ә нишләп аныкы яхшы булсын ди әле? Кем әйтә, ул әйтәме?”... Билгеле ки, мондый интригалар беркемгә дә кирәкми... (Эш күләме бик кызыксындырган очракта исә, бер яхшы материал язганчы ике начарны сызгалап атуың хәерлерәк...)
Кайчандыр мин коллектив психологиясе дигән фән белән аз гына кызыксынып алган идем: аның буенча, “тигез түбәләр” - череп таркала барган коллективның иң ачык бер билгесе булып тора... Үсеш һәм стимул булган таза коллективта исә яхшы хезмәткәргә сокланып карыйлар, аның артыннан ияреп үсәргә тырышалар яисә аның белән ярышка чыгалар. Һич югында, уртак эшкә аның күбрәк файда китерүеннән канәгать булып шым гына торалар...
...Иң соңында исә, миңа карата редактор тарафыннан репрессия башлангач, сәбәп тә тискәре якка әйләнде: минем яхшы карашым ул кеше өчен инде “кара тамга” булып әверелде... Андыйлар шомга бирелеп, яисә ялагайланып, үзләре миңа бер дә яхшы карамауларын күрсәтергә тырыша башладылар... Менә хәзер берәрсен шушында мактасам, ул тагын куркуга калырга мөмкиндер... Ләкин, икенче яктан, әгәр шундый сәбәп белән дә “калтырый” башласа - ул чыннан да яхшы, мактауга лаек кеше булырмы соң? Юк, булмас...
------------
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Битараф Түгелмен - 5
  • Büleklär
  • Битараф Түгелмен - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4178
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2031
    36.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4069
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1954
    34.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4142
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2007
    35.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4057
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1949
    35.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4128
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1856
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4215
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2026
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 3520
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1759
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.