Latin

Битараф Түгелмен - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4142
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2007
35.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
1992 елдан башлап Иҗтимагый Үзәкнең практик эшләрендә милициягә каршы коткылар, аракы заводына погром, буш квартирларга ялган ордер өләшүләр (үзара), уголовникларны яклап “протест” белдерүләр һ.б. шуның ишеләр тоташтан китте... Бу инде - вакытлар узгач бигрәк тә ачык күренә - бөтенләй дә милли тормышка катнашы булган хәрәкәт түгел, ә бары тик “милли” дигән “түбә”дән файдаланучы бер хәрәкәт иде... Әле һаман инерция буенча шул “милли хәрәкәт”не яклап язып торган татар гәзитләренә дә сан бетте - аларны “сатлык” дип кенә тамгалый башладылар. Лидерлар: “Сатлык гәзитләргә язылмагыз!” - дип трибунадан кычкыралар иде... (Ә “сатлык” гәзитләрдә шул ук лидерлар белән мактаулы әңгәмәләр басыла торды...) Бервакытны (мин инде “Шәһри Чаллы”да эшләгәндә) татар гәзитләренә каршы пропаганданы “Акчагызны тиздән чыгачак үз гәзитебез өчен саклагыз!” дигән лозунг күтәреп аеруча котыртып җибәрделәр... Һәм чыннан да, озакламый, “Җыен” дип аталган, рус телле (берме-икеме бик кыска гына татарча язмасы да булган) өтек кенә бер кәгазь кисәге дөнья күрде... Беренче һәм соңгы саны иде ул аның... ”Иттифак” партиясенең “Алтын Урда” гәзите бар иде тагын, анысы озак кына чыкты... Һәм ахырда үзен радикаль милләтчеләр дип таныта торган партия өчен иң хурлыклы статья буенча - татарча чыга торган дип теркәлеп тә законсыз рәвештә русча чыкканы өчен суд аркылы яптырылды...
Әнә шулай итеп, татар теленең, татар гәзитләренең дусты һәм яклаучысы булырга тиешле “милли хәрәкәт” чын асылда аларга каршы корткычлык итүчегә әверелде. Ахырда үзе дә бетте, татар гәзитләрен дә яңадан ябылу чигенә җиткерде. Әле ярый, предприятие һәм оешмалар аркылы ясалма яздырту киредән тормышка кайтып өлгергән чак иде... Бая үзем язганга хәзер үзем үк каршы киләм шикелледер инде бу... Ә чөнки без алдандык, нормаль үсеш, журналистиканың сыйфатын күтәрү юлы белән популярлык казану дәверен коры куык артыннан куып уздырдык та, ахырда соңгы саламга тотынып калдык... Аны бик ташлар идек тә - һәртөрле хәрәкәтләр, алга барышлар тукталды... Бака күлендә яңа төр “салам”нар агып килеп кенә тормыйлар шул алар...
Мин үзем баштагы чорда милли хәрәкәтне бик яклап яза идем, аннары әкренләп аны, инде куштырнак эчендәге “милли хәрәкәт”не кискен тәнкыйтьләп язучыга әйләнеп киттем... Бәлки күбрәк шуның беләндер, берара Чаллыдагы иң популяр татар журналисты булып алдым, чөнки халык та бөтенесен күреп тора, дөресен язганны бик ярата иде... Ләкин - кайберәүләр белән бутамагыз - мин бервакытта да милли азатлык һәм суверенлык өчен көрәшнең үзен властьлар астыртын рәвештә хуплаганча тиргәп, пычратып язмадым, чыннан да милли яңарыш файдасына булган һәр күренешне иң уңай бәяләр белән яктыртырга гына тора идем. Нәтиҗәдә исә теге яктан да, бу яктан да - дошманнарым дисәм артык булыр, алар чын дошман була беләме соң әле - кырын караучыларым, яманлык теләүчеләрем күбәйде... Популярлыкның тискәре ягы - түбән хөсетлек тә читләтеп узмады...
------------
“Милли хәрәкәт” лидерларының берсе белән бизнес бәйләнешендә дә булып алдык әле без... Редакция бинасының бер өлешен бертуган Кашаповларның “Йолдыз” дип аталган аракы кибете өчен субарендага бирдек... Хәлилнең шул чакта бер акланып, бер рухланып сөйләвенә караганда, аракы кибете белән бер бинада булу милли гәзит өчен мактаныч түгел-түгелен, субаренда акчасы да ул хәтле роль уйнамый, әмма ләкин, Кашаповлар аркылы милли хәрәкәткә тагы да якынлашу мөмкинлеге бик тә кызыклы... Алар гәзиткә матди ярдәм күрсәтергә дә, аны якларга һәм таратырга да вәгъдә итәләр. Ә киләчәктә, кем белә - шундый юл белән “Таң йолдызы” бәлки милли хәрәкәтнең үз гәзитенә дә әверелеп китәр... Гәзитнең учредителе булган “Камгэсэнергострой” үзе дә таркалу ихтималы алдында торган, аның гәзитне финанславы да очрактан-очракка калган бу дәвердә бик тә ымсындыргыч перспектива иде бу, әйтәсе дә юк...
...Аракы кибете “гөрләп” эшли башлауга күпме генә вакыт үткәндер, беркөнне Хәлилнең кабинетына Рәфис Кашапов үзе килеп кергән дә, өстәлгә безнең “Таң йолдызы”н һәм Казанның рус телле “милләтче”ләре чыгара торган “Независимость” гәзитен янәшә китереп салган. “Менә кешеләр ничек яза, сез дә шулай языгыз”, - дип “акыл өйрәтергә” тотынган... Ә Хәлил гәзитнең эчке эшләренә кемнең дә булса кысылганын бер дә яратмый торган иде... Тыңлап торган да бераз: “Аракы кибетегезне белегез, ә бүтән җәһәттән безнең арада башка сүз булмасын”, - дип кырт кискән...
...Кашаповлар аренда хакын ипле генә түләп бардылар, гәзиткә зыяннары тимәде, редакциягә аракы кибете яныннан керергә кирәклекне санамаганда, уңайсызлык та күрмәдек... Һәм, нәкъ Хәлил әйткәнчә, бүтән җәһәттән башка сүз дә булмады... Шартлаттык ул кабартманы, кыскасы...
------------
Җәмәгатьчелек белән эшләү дигәннән, “Таң йолдызы”н халыкка якынайту буенча бер кызыклы гына эшебез булып алды әле безнең тагын... Әсхәт Маматов белән икебез, Хәлил белән дә килешеп, әлбәттә, редакция турысында урамга гәзит ябыштыра торган стенд ясап куйдык бервакытны. Чиратлашып шуны яңартып тора башладык... Стендтагы ул гәзитне көненә икешәр-өчәр тапкыр ерткалап китәләр - ә без шуны күргән саен тагын, “үч итеп”, яңа гәзит чыгарып элә идек... “Әһә, безнең гәзит дошманнарның эченә тия бит, әй!” - дип, шуңа үзебез сөенә торган идек әле, җитмәсә...
“Таң йолдызы”ннан киткәч (Әсхәт тә киткән иде инде), автобуста редакция турысыннан үткәндә, агач яфраклары арасыннан гел шул стендка күз салып алырга тырыша идем... Гәзит әле дә эленеп тора микән, янәсе... Тик, ничә карасам да, шәрә тактадан башка нәрсә күрмәдем... Озак кына шулай моңаеп торды әле ул ятим стенд, аннан соң юкка чыкты...
------------
“Камгэсэнергострой” алай-болай таркала калса, “Таң йолдызы” анда да бетәчәк түгел иде әле - редактор Хәлил Шәрипов гәзит өчен икенче бер потенциаль оештыручы тапты... Чаллы мөхтәсибәтенең дини гәзит чыгарырга дигән нияте бар, ләкин әгәр мөмкин булса, аны “Таң йолдызы”ның яртылаш кушымтасы гына итәргә дә каршы түгел икән. Чөнки бу гәзитнең инде даими укучылары бар, редакция җиһазлары һәм иҗат коллективы да әзер көе... Беркөнне “Камгэсэнергострой”ның атналык киңәшмәсенә мөхтәсиб Идрис Галәветдин үзе кереп утырып, мәсьәләне оешма җитәкчелеге алдында бәян итеп күрсәтте... Ләкин, генераль директор Виктор Ельцов, аны итагать белән генә тыңлагач, шулай ук итагать белән генә, уртак гәзит турындагы тәкъдимне кире какты. КамГЭС бетә дигән имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми, татар һәм рус телендәге гәзитләрне тотарга гына аны үз хәле дә җитәрлек, дип белдерде...
Бераз вакытлар үткәч, мөхтәсибәт үзе ниятләгән гәзитне, “Ислам нуры”н мөстәкыйль рәвештә чыгара башлады, Хәлил “Таң йолдызы”н калдырып китеп, шул дини гәзитнең редакторы булды. “Таң йолдызы”ның редакторы булып Рәис Зарипов калды. Бу вакыйгадан алдарак, 1993 елның ноябрендә, мин дә башка гәзиткә - шәһәр хакимияте тарафыннан чыгарыла торган “Шәһри Чаллы”га күчеп киткән идем инде.
“Таң йолдызы”ннан китүнең сәбәбенә килгәндә... үземә-үзем дә ачык кына итеп аңлата алмыйм әле бүгенгә кадәр... Атмосфера салкынайды ничектер... Юк, коллектив белән дә, Хәлил белән дә ачуланышулар булмады... Ул элеккечә үк мине нәрсә турыда һәм ничек итеп язарга кирәген үзе белә торган кеше дип саный иде... Ләкин, фикерләр һәм дөньяга карашлар ярашып бетми башлагандыр, күрәсең - минем белән аралашудан ничектер читләшә башлады. Үзара сөйләшүләр-аңлашулар рәсми тонга күчте, редакция һәм тормыш хәлләре турында ул күбрәк Рәис яисә Рафаил белән гәпләшеп утыра торган булып китте... “Тапкансың сәбәп!” диярсез бәлки... Һәм дөрестән дә, сәбәп ул түгел иде... Кыскасы, нидәндер күңел кырылган бер көнне тоттым да, “Шәһри Чаллы” редакторы Йосыф Жимангуловка шалтыраттым, журналист кирәк түгелме алай-болай, дип кызыксындым... Ул исә шунда ук үзләренә эшкә килергә чакырды... Шуннан ни, Хәлил белән шул уңайдан кыскача гына сөйләштек тә - гариза яздым да бирдем... Ә сәбәп шул иде ки - балык тирәнне, кеше яхшыны эзли. Шундый ук эш башка җирдә булып торганда, нигә “электр кыры” куертып, кайчан очкыннар чәчри башлаганны көтеп йөрергә ди әле...
...Хәлилгә бер үпкәм дә юк, аны һәрвакыт яхшы кешегә санадым һәм саныйм... Тик, без берзаманны бик дуслар идек, ә дуслык сүрелү - просто дус булышмаган кешеләргә әйләнеп калу түгел ул...
...Киткәндә мине кечкенә генә бер мәҗлес оештырып, яхшы сүзләр-теләкләр әйтеп озаттылар, истәлеккә стена сәгате дә бүләк иттеләр... Гомернең шактый романтик бер өлеше, шулай итеп, калды сагынып язарга...
-------------------------------
“Шәһри Чаллы” гәзитенә килү белән үк, инде таныш булган эшкә тотындым... Экономика бүлеге мөдире итеп куйдылар: аның “мөдир”леге болай гына, эш хакы “гади журналист”ныкыннан бераз зуррак булсын өчен генә инде, чынлыкта үзеңә-үзең “мөдир” булып йөрисең... Предприятиеләрнең эше турында язу “реклама”га санала башлаган чак иде: минем төп юнәлеш буенча “бушлай” язу кимегәннән-кими барды, ә түләүле реклама мәкаләсе яздыртучылар бөтенләй юк диярлек иде әле... Шунлыктан, бу гәзиттә мин тагы да киңрәк “универсал” булып киттем. Мәдәниятне дә, мәгарифне дә яздым, хакимият киңәшмәләренә дә йөрдем, “милли хәрәкәт” тә минем “яраткан” тармак булып калды, хатлар да эшкәрттем... Халыктан кергән язмаларның миңа аеруча нык буталчыкларын рәткә китерергә кертәләр иде... Венера исемле фотографыбыз декрет ялына киткәч, бер ел чамасы ярты ставкага фотограф булып та эшләп йөрдем әле, җитмәсә... Аннары тагын, үзем ишеләр арасында бик оста “программист” булып өлгергән идем инде - “Шәһри Чаллы” компьютерларында ваграк берәр бозыклык килеп чыккан саен, яисә кайсы кнопкага басарга белми торсалар, миңа әйтәләр - мин тиз генә шуны карап-төзәтеп һәм күрсәтеп бирә идем (зуррак аварияләр килеп чыкканда гына килеп-китеп йөрүче электроника инженерын чакырталар иде). Квартал азагы җитә башласа, бухгалтердан бер кочак хисап кәгазьләре килеп керә әле тагын... Аларның җиңелләрен операторлар җыя, ә катлаулырагын, таблицалы булганнарын яисә компьютер аркылы сан санатырга кирәклеләрен, мәсәлән, миннән башка эшли белүче юк бит инде... Карышмый торган идем берсенә дә...
...Шул ук вакытта, ай эчендә язган хәрефләр саны буенча беренчелек һәрвакыт минеке булды, эчтәлек буенча “их яхшы” бәясен дә күпчелектә миңа бирәләр иде. Мактанмыйча да булмый, җәмәгать!.. Алар бит барысы да хезмәт җимеше! Берсе дә алга бәхет аркылы килмәгән!
------------
“Шәһри Чаллы”ның баш редакторы Йосыф Жимангулов - үтә дә ябык гәүдәле, тыныч холыклы, конфликтсыз, һәм шунлыктандыр, йогынтыга бирелүчән, көчлеләр алдында күндәм кеше иде. Кемдә кайчан көч һәм йогынты булды - шулар Йосыф әфәнденең ул сыйфатларыннан иркенләп файдаланды. Гәзит әле “Чулман-Идел” дип аталган баштагы чорда, мәсәлән, аның бөтен битләре милли хәрәкәткә бәйле язмалар белән тулып чыга иде. Учредитель булган шәһәр хакимияте (мэрия) эшчәнлеген яктырту да гадәттә кыска хәбәрләр бирү белән чикләнә иде. Соңрак чорда исә, хакимияттә “җәмәгатьчелек белән элемтә” системасы тәмам формалашып өлгергәч, “милләт” дигән сүзне “ташка бастыру” да сирәк вакыйгага әйләнеп калды... Редакторлар гомумән шундыйрак була, аларны нәкъ шул сыйфатларына карап билгеләп куялар да, моңа бер дә аптырыйсы юк... Мәгәр, аларның күбесеннән аермалы буларак, Йосыф Жимангулов явыз яки “тоталитар” кеше булмады. Кайберәүләргә карата гаделсезлек кылса да кылгандыр (бер-икесе истә), ләкин андый очракларны да эш буенча мәҗбүрилек яисә уйлап-исәпләп бетермәү нәтиҗәсе дип карарга кирәк, минемчә...
Аннары, тагын бер сирәк үзенчәлекле - дингә чын ихластан ышанучы кеше иде ул. Биш вакыт намазын бервакытта калдырмый торган иде... Аерым гына алганда искитәрлек берние дә юк, әмма заманасына карата - бик тә гаҗәп күренеш бу... Бөтен кеше кинәттән генә “хак мөселман” булып китте бит бервакытны, телдән дә гел “алла, бисмилла” дип кенә сөйләшә башладылар, матбугат басмалары да догалар һәм хәдисләр белән тулды... Ләкин, шул ук вакытта, реаль тормышта эштән бүленеп намаз укыган кешеләр бөтенләй дә юк иде дияргә мөмкин... “Фатиха” сүрәсе генә булса да яттан белгән “алла бәндәләрен” дә тиз генә атап әйтүе кыен... Күп кенә “динче” журналистлар ашаганнан соң “аллаһ әкбәр” әйтергә дә кирәк дип тапмыйлар хәтта... Менә шундый гыйбрәт дөньяда яшибез инде без: совет чорындагы икейөзле атеизмны нәкъ шуның көзгедәге чагылышы булган икейөзле “мөселманлык”ка әвереп кенә куйдылар да, халыкка “иман дәресләре” өйрәтергә керештеләр... Әйтерсең лә элек Алла юк иде дә, хәзер генә барлыкка килде, әстәгъфирулла...
Минемчә, нормаль дәрәҗәдә интеллекты булган һәр кешенең аңында нинди дә булса иман булмый калалмый... Я ул кайсыдыр дингә ышана, я бернигә дә ышанмый (йөз процент атеист булып тора), я аның бу җәһәттән аерым үз карашы була... Мин үзем, мәсәлән: “Дингә ышанмыйм, Аллага ышанам”, - дигән карашта торам. Чөнки, хәтта физика законнары буенча да, бу дөньяны нинди дә булса читтән торып күзәтүче, аны “үлчәүче” булырга тиешле... (Әгәр әйтик, аерым гына бер тимер шарны алып карасак, читтән торып күзәтүчедән башка аның тизлеге дә, юнәлеше дә, биләп торган урыны да, массасы да принципта була алмый. Тулаем бөтен галәм дә шуның сыман.) Әгәр шулай нәрсәгә дә булса ышанасың икән инде - үзең якын күргән, яхшылык теләгән икенче бер кешене бөтенләй башкага үгетләү ничек була? Безнең күпчелек журналистлар халыкка яхшылык теләми булып чыга, нәрсә булсын... Аларга “профессиональ” икейөзлелек шул дәрәҗәдә хас булып чыга...
Дөрес, медальнең икенче ягы да бар... Милләтнең гореф-гадәтләре, теле, холык-фигыле бик күп яктан дини традицияләргә бәйләнгән... “Алла боерса, әстәгъфирулла, бисмилла” дип әйтүләр, исем кушу, никах, җеназа йолалары традицион дин белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән икән инде, боларны берничек тә үзгәртергә, аларга каршы көрәшергә түгел, ә ничек бар шулай кабул итәргә һәм итагать белән карарга кирәктер. (Юньле кеше, әйтик, атеист булса да хәтта, йола үтәп дога укыган муллага хәер бирми калмас.) Аннары, һәркем дингә үз мөнәсәбәтен үзе теләгәнчә һәм аңлаганча корырга хаклы... Шуңа күрә, әгәр гәзит намаз вакытларын биреп бара икән, укучыларны дин өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыра икән - бу бик яхшы... Әмма, шул ук вакытта, журналист аңлы рәвештә үзе ышанмаган нәрсә буенча пропаганда һәм үгет алып барырга тиеш түгелдер...
Йосыф әфәнденең “Шәһри Чаллы” битләрендә Ислам дине темасын киң яктыртып баруы, мәгәр, чын ихластан иде...
------------
...Аның эш рәвешенә килгәндә, редактор буларак бөтен вазифаларын ул нормаль үтәп барды, ләкин монда тагын бер гыйбрәтле генә үзенчәлекне әйтеп үтәргә кирәктер. - Йосыф әфәнденең иң күп вакыты үз журналистларыннан кергән язмаларны “баш та күтәрмичә” укып, төзәтеп, ягъни редакцияләп уза торган иде... Чөнки, бигрәк тә соңгы дәвердә, “Шәһри Чаллы”да эшләгән байтак журналистларның шул көе генә гәзиттә бастырырлык дәрәҗәдә грамоталы язу сәләте җитеп бетми башлаган иде...
Бик зур, татар гәзитләре өчен, бигрәк тә дәүләтнекеләр өчен “глобаль” проблема бу... Эш шунда ки... Гәзиткә эшкә берәүләр килә, икенчеләр китә тора бит инде... Гәзит хакимият күзәтчелеге астында ныграк кысыла барган саен, алдарак бер әйткәнемчә, анда яхшы журналистларга ихтыяҗ һәм көн бетә бара, ахырда алар я кысрыклап чыгарылалар, я үзләренә тормышта башкача җай эзләп табалар... Редакциядә “сөзелеп калучылар” исә үзләре дә беркая китмиләр (кая китсеннәр, кемгә кирәкләр), адәм баласын “урамга” куып чыгарып та булмый... - “Шәһри Чаллы”да бик талантлы журналист Нәсимә Садыйкова бар иде, мәсәлән, мәгариф бүлеген алып бара иде. Аның мәктәпләр тормышына һәм балаларга багышланган сәхифәләре тора-бара “олы” гәзитнең “Көмеш кыңгырау” дип аталган аерым бер кушымтасына әверелеп китте, ахырда исә бөтенләй үзаллы гәзит булып аерылып чыкты. Хәзерге вакытта ул бөтен Татарстанга данлыклы балалар гәзите булып тора, популярлыкта “Сабантуй” белән уңышлы ярыш алып бара. Нәсимә урынына исә “Шәһри Чаллы”да мәгариф белән Флүзә Фәррахова шөгыльләнә башлады... Мәктәп һәм балалар темасына коп-коры рәсми телле, җансыз, күбесенчә мәгариф идарәсенең отчет кәгазьләренә һәм киңәшмәләренә нигезләнгән язмалар саннан-санга тезелеп китте... Әдәбият-мәдәният тармагын алып баручы Наилә Хөрмәтова бар иде, рәсми танылып “союз”га кермәгән булса да, чын язучы дияргә мөмкин - берзаманны ул да китәргә мәҗбүр булды... Икенче бер гәзиттә эшләп карады да, аннан да китте - энесе Наил Хөрмәтов белән берлектә Чаллыдагы каләм осталарының китапларын башыннан азагына кадәр әзерләп бастыру белән шөгыльләнергә кереште. Үзе дә китаплар язды... Ахырда катлаулы тормыш юллары белән Төркиягә барып урнашты, анда да төрек һәм татар телләрендә китаплар яза ди... “Шәһри Чаллы”ның әдәби-мәдәни тармагы бу очракта да “иссез-төссез” журналистларга торып калды. Аларның “әдәбиятын” гәзиткә биргәнче, башта укучы баланың сочинениесен төзәткән шикелле төзәтеп чыгарга кирәк була башлады...
...Рафис Могыйнов та яхшы гына журналист, гомеренең төп өлешен армия гәзите редакторы булып үткәргән, отставкага чыккач Чаллыга татар телендә язарга, үз милләтенә хезмәт итәргә дип дәртләнеп кайткан кеше иде... Аеруча аның беренче Чечня сугышы турында, армиядәге милләтара мөнәсәбәтләр турында бернидән дә курыкмыйча, хаклык ягында торып язганы истә калган... Аннары - ул редактор урынбасары иде - Йосыф әфәнде отпускыга яисә башка берәр кая киткән чакта бастырырга дип махсус рәвештә “кайнар” темаларга язылган материаллар әзерләп куя торган иде... Тик аңа Чаллыда тынычлап эшләргә бирмәделәр: эштән-эшкә күчеп бөтен татар редакцияләрен “урап” чыкты шикелле. Миндә бу җәһәттән “редакторлар аның үз креслоларына утыру ихтималыннан шикләнделәр бугай” дигән фикер бар...
------------
Матбугатка эш җәһәтеннән иң кулай дәвер - һәртөрле болганышлар дәвере, ничек кенә цинизм тоелмасын, әмма чынлыкта бу шулай... Илдә “демократия”гә күчү болганышлары тына барган саен, матбугат та әкренләп торгынлыкка бата башлады. 1995 еллар тирәсендә “Шәһри Чаллы” гәзите политик вакыйгалар эчендә кайнаудан сүрелеп, “тулмыш” принцибы буенча эшли башлаган иде инде: ягъни, бөтен проблема гәзитне нинди дә булса язмалар белән тутыруга кайтып калган иде. Кайсы журналист нинди тема табып язса да ярый, язмасы закон һәм гадәт нормаларына туры килсен дә, минималь дәрәҗәдә грамоталы булсын - бөтен таләпләр шуннан гына тора иде...
Шәһәр хакимияте, демократик үзгәртеп коруларны үзе җиңелчә курку белән генә үткәреп җибәргәннән соң, әкренләп кенә, баскычлап кына, хәбәр тарату чараларын “тәртипкә китерергә” кереште. Бу җәһәттән иң зур эшләрнең берсе - шәһәр радиосын яптыру булды бугай... 90нчы еллар башында ул радио бөтенләй милли хәрәкәт йогынтысында калган, берәр митинг үткәрү турында игълан бирергә кирәксә, әйтик, “лидер”лар радиостудиягә юл уңаеннан кереп кенә сөйләп чыгалар иде... Радионы яптыруга чират җиткәч исә бик каты шаулаган булдылар, гадәтләренчә: “Мөмкин булган барлык чараларны кулланачакбыз!” - дип тә куркыттылар. Ләкин, бөтен парлары сыбызгыга чыгып бетте, ахырда бер конкрет гамәлләре дә булмады... Хакимият тә, билгеле ки, моны “мыекка чорнап” куйды... Селтәнсәң сугарга, суга алмасаң тик кенә торырга кирәк шул, юкса көлкегә генә каласың... Элек бөтенесе сагаеп караган “милли хәрәкәт” белән санлашмый да башладылар шул вакыйгалардан соң. “Сабыр итик, үзеннән-үзе беткәнне көтик” дип кенә аңа артык каты кагылмыйлар иде инде...
Радионың җитәкчесе Ирек Диндаровны исә хакимияттә яңа гына оешкан “җәмәгатьчелек белән элемтәләр” бүлегенә мөдир итеп утыртып куйдылар. Берсен яптыру белән икенчесен ачтыру ничектер бер вакытка туры килде... Баштагы бик озак кына дәвердә ул бүлекнең ни белән шөгыльләнгәнен без, шул ук хакимият бинасында урнашкан гәзит хезмәткәрләре, юньләп белмәдек тә дип әйтергә мөмкин. Анда мөдир итеп икенче кеше, Людмила Медведева билгеләнгәч кенә ике арада эшлекле бәйләнеш урнашты: хакимият эшчәнлеге турында хәбәрләр һәм рәсми шәһәр яңалыклары, төрле киңәшмә һәм җыелышларга чакырулар гәзиткә шул бүлектән килә башлады. Киңәшмә яки җыелыш буласы залның ишек төбендә Медведева үзе һәр килгән журналистны блокнотына теркәп торды - баштагы мәлдә бөтен “басым ясау” нибары шул булды... Әмма, “гайка” вакыт үткән саен ныграк борыла бара иде... Бүлектә махсус кешеләр гәзит мәкаләләрен укып кыскача бәяләр яза башладылар (янәсе, шәһәр хакиме өчен “күзәтү” ясыйлар); аннары атна саен редакторларны җыеп, шул “күзәтү”ләр нигезендә “өйрәтү”ләр оештыру китте... Редактор шуннан кайтып, “шундый-шундый күрсәтмә бар” дип кенә әйтә дә куя, “күрсәтмәле” мәсьәлә буенча коллектив белән сөйләшеп тә маташмый иде... Шул ук вакытта, “җәмәгатьчелек белән элемтәчеләр”нең редакцияләргә аяк атлап кергәне дә булмады - гәзитләрнең “эчке эшләре” белән анда кызыксынып та карау юк, бөтен власть фәкать редактор кулына тапшырылган иде.
Ә бит, гәзиттә эшләүчеләр - шул ук эшче-хезмәткәрләр алар, эш ягыннан да, хо ягыннан да, шәхси тормыш ягыннан да нинди генә проблемалары килеп чыкмый... Мәгәр, үзләре гел хо та хо дип “даулашып” яза торган бу категория халыкның шәһәрдә профсоюз оешмасы гына да юк... “Татарстан журналистлар берлеге” бар икән дип ишеткән бар, әйе, кайберәүләр кулында шуның билетын да күргән бар... Ләкин ул оешманың Чаллыда нәрсә дә булса майтарганына мин һичбер мисал да белмим... Журналистларны берәмләп тә, күмәкләп тә гел “тузгытып” кына торалар, “ачуы чыккан” редактор бөтен редакция коллективын эштән куган очрак та булып алды - ләкин, шулай итеп, Чаллыда андый хәлләр турында кемгә дә булса моң-зар сөйләргә генә дә мөмкин түгел... Журналист өчен редактор - патша, редакторларның исә хакимияттә үз патшалары бар... Кайдадыр илдә демократия булса да булыр, әмма Чаллы шәһәр матбугатында - әлегә кадәр абсолют монархия хөкем сөрә...
(Искәрмә: бу урында мин шәхсән Йосыф әфәнде турында түгел, шул елларда ныгып урнашкан система турында язам.)
Матбугатта эшләүчеләрне яклау буенча берәр оешма төзү кирәклеге турында “тәмәке тартканда” күп сүзләр сөйли торгач, бервакытны ул идея чынга аша язып та калды, югыйсә... “Татар журналистлары берлеге” дигән лозунг күтәрелеп чыкты каяндыр... Көннәрнең берендә “Аргамак” журналы редакциясендә шуны оештыруга багышланган җыелыш җыйдылар, без анда озак кына, җитди генә сөйләшеп утырдык, мәсьәләне “принципта” (ягъни әлегә коры сүздә) хәл итеп тә куйдык шикелле... Тик шунысы гаҗәп булды - иң азактан гына Ирек Диндаровны депутатлыкка кандидат итеп теркәү җыелышы турындагы беркетмәгә кул куйдырттылар... Күңелгә шик төшкән иде шул чакта, әмма аның белән генә эш бетмәгән икән, бетәсе алдарак булган икән... Бераздан безнең “Шәһри Чаллы”да тагы да зуррак җыелыш җыеп, ниһаять, “Татар журналистлары берлеге”н оештыру турында игълан иттеләр, шуның устав сыман бер нәрсәсен дә укып чыктылар, ә берлекнең рәисе итеп шул ук баягы Ирек Диндаровны сайлап куйдылар... Һәм менә шуның белән инде, ниһаять, эш бетте... Ул тумас борын үлгән оешма турында мин ишеткән иң соңгы сүз шул булды: безнең ул берлекне, имеш тә, кайсыдыр бер югары түрә ошатмаган икән, милли нигездә оешма төзү корректлы түгел, дигән икән... “Андый оешманы түрәләр ошатсын өчен төзиләрмени аны, ахмаклар!” - дип бер сүгендем дә шунда... Әле менә күп еллардан соң икенче кат сүгенеп утыру...
...Көннәрнең берендә Йосыф Жимангулов үз кабинеты белән компьютерчылар бүлмәсе арасында мәш килеп йөреп, “Шәһри Чаллы”ның Уставын яңадан күчертеп яздырта башлады... “Тиз арада ясап кертергә куштылар, өлгермибез”, - дип, шулхәтле борчыла инде... Ә Уставка нинди үзгәрешләр кертелү буенча борчылмый да, сөйләми дә... Кызыксынып китеп күз салсам - Уставтан “гәзитне оештыручы учредительләрнең берсе - шәһәр хакимияте, икенчесе - редакция коллективы” дигән сүзләрне бетереп, учредитель буларак шәһәр хакимиятен генә калдырып утыралар икән... Менә, белмәсәгез белегез, җәмәгать, гәзитчеләрнең аларның холары шундый - учредитель, ягъни хуҗаларның берсе булган коллектив белән шундый мөһим мәсьәлә буенча да сөйләшеп-нитеп, формаль булса да рөхсәт алып тормадылар! Югыйсә бит, учредитель булу - мөлкәткә, һәрхәлдә аның бер өлешенә юридик хуҗа булу дигән сүз ул. Учредительләрнең берсе гәзитне чыгарудан баш тартса, икенчесе аны мөстәкыйль чыгаруны дәвам итәргә мөмкин. Һәм башкалар... “Шәһри Чаллы”да андый инцидент булмады булуын, ләкин озакламый шундый ук “хо”тагы “Аргамак” журналы белән була язып калды... Журналның хакимият тарафыннан яптырылу факты алга килеп баскач, без, шунда эшләүчеләр: “Әллә үзебез генә берәр матбугат басмасы чыгарып карыйбызмы соң?” - дип нык кына баш ватып, исәпләп караган идек... Иҗади коллектив бар, начар булса да җиһазлар бар, үзен-үзе аклый торган гәзит чыгару мисаллары тирә-якта бар... Әмма ләкин, теге устав үзгәртү кампаниясеннән соң, коллективның редакция бүлмәләрендә утырырга да хоы юк иде инде... Журналны бетереп, мөлкәтен араф-тараф китереп, барыбызны урамга кудылар да чыгардылар...
...Шул ук вакытта, бөтен илдә хосусыйлаштыру иң киң җәелгән чак иде... Юньлерәк җирләрдә эшләүчеләр, үз предприятиеләренә тулы хуҗа булмаган очракта да, шуның акцияләрен кесәләренә салып куйдылар; колхозчыларга да хәтта җирне шәхси милеккә бүлеп алу мөмкинлеге бирелде. Юк-юк та, аның өчен компенсация генә булса да алдылар алар... Ә шәһәр матбугатында эшләүчеләр, шулай итеп, редакторларга уставларны күчереп язу турында бер күрсәтмә бирү юлы белән генә, аның ише мөмкинлекләрдән принципта мәхрүм ителделәр...
...Теләсә ни дисеннәр, ләкин мин Алланың кешеләргә дога укыган өчен савап язуына ышанмыйм. Әгәр кыямәттә берәр төрле хөкем була калса, андагы “дело”ларның да тышына барыбер “гражданлык эшләре”, “җинаять эшләре”, “гаилә эшләре” һ.б.ш. дип язылган булыр, мөгаен...
------------
...Минем берничә хикәя, юмореска, әкият язганым бар... Шул юнәлешкә тирән кереп китәргә микән әллә дип нык кына уйланып алган да, инде ниятләп бетергән дә булды... Ниятләгәч инде шуңа чат ябышып, “шытырдатып” язып кына утырырга кирәк булгандыр да бәлки... Ләкин, беренчедән, графоман түгелмен, ягъни язу процессы үзе миңа ләззәт бирми. Югыйсә, дөньяда ни дә булса язмый яши алмый торган кешеләр шактый бит, язучылар да күп очракта шулар арасыннан чыга. Икенчедән, иҗат өчен бөтенләй башка өлкәгә караган киң бер мөмкинлек барлыкка килде дә, мине озак кына дәвергә үз эченә суырып алды - компьютерларны татарлаштыру һәм татар телен программалаштыру белән тирән мавыгып киттем...
Гаҗәп тә күркәм эш бит ул, программа төзү! Иң башта, алга нинди дә булса мәсьәлә килеп баса... Компьютерда көн саен бер үк төрле эчпошыргыч, интегеч эш эшләп утыралар, әйтик - шуны ничек җиңеләйтергә була икән дип уйланасың... Юлы табылыр сыман тоелса, “Бэйсик” (яки “Паскаль”) дип атала торган махсус алгоритм телендә чытырмандай катлаулы бер әсәр язарга утырасың... Бер-берсе белән бәйләнешеп, төрле шартлар белән чуалышып беткән күпсанлы зурлыкларны тармаклы юллар буйлап йөртәсең, арада иң кыска һәм бердәнбер дөрес юлны эзлисең... Языла башлаган программаны эшләтеп карыйсың, көтмәгән җирдән берәр хата килеп чыга да - тармак башына кире кайтып, шуны төзәтәсең... Тагын эшләтәсең, тагын төзәтәсең... Ахырда матур шигырь төслерәк соклангыч бер язма барлыкка килә - кызганыч ки, үзеңнән башка беркем дә аның шундый икәнлеген аңлый алмаячак... Шул программаны реаль эшкә кушып җибәргәч инде, бераз вакыт үзеңне елга аркылы басма салгандай, чишмә казып чыгаргандай, шундый берәр игелек кылгандай хис итеп йөрисең. Тора-бара ул турыда онытасың, эшләре җиңеләеп калган кешеләр аннан да тизрәк оныта... Ә программа һаман эшли дә эшли... Кайвакыт бер генә җирдә дә түгел, әллә кайларда һәм әллә кемнәрдә эшли башлый...
Яисә, әйтик: “Тексттан “нчы(нче) статья” дигән сүзне табарга, шуны һәм алдагы җөмләне абзацка аерырга, абзацны уртага тигезләргә, астына нечкә сызык сызарга, калын шрифт бирергә, өстән 2 пункт, астан 1 пункт ара калдырырга, шул эшне текст азагынача кабатларга”, - дигән командаларны тиз-тиз генә программа теленә күчерәсең дә - операторларның ике-өч сәгать буе “чокчынып” утырасы эше секунд эчендә эшләнә дә куя...
Текстларны гәзит битенә әзерли торган программалар әлләни күптөрле дә булмыйлар алар, бер үк типта булалар. Эзләү, алмаштыру, күчерү, сөртү ише командалар төрле вариантларда кабатлана да тора. Мин алар белән мавыгуны “Таң йолдызы”нда башланган идем, “Шәһри Чаллы”да да әзрәк дәвам иткәч, бервакытны бу җәһәттән иҗади бушлыкка барып чыктым... Язу эшендә дә еш кына шулай була бит: бер фирма турында мәкалә язасың, әйтик, ике... ун фирма турында... Һәм үзеңнең бер үк сүзләрдән калыпланган бериш җөмләләр төзеп гел бер үк әйләнә буенча йөрүеңне шәйләп аласың... Гомер буена да шулай әйләнергә буладыр, ләкин әгәр син чынлап иҗат итәргә теләсәң, гади мәкаләләр урынына алардан җанлырак була торган очерклар, зарисовкалар, публицистика язуга күчәсең, хәтта фельетон язарга кызыга башлыйсың. Үз сәләтеңне хикәяләр язуда сынап карарга да мөмкинсең... Ягъни, ирешелгәннән бер баскычка күтәрелеп, яңа сыйфат яссылыгына чыгарга тиеш иҗади кеше... Ә безнең компьютерларда андый яссылык ап-ачык күренеп тора: алар татар теленең хәрефләрен “таныйлар”, ләкин сүзләрен “аңламыйлар” иде. Татарча текстларның грамматик хаталарын таба һәм дөрес язылышны күрсәтә торган программа юк, дөньяга тумаган иде әле. Гәзиткә керәсе текстларны корректорлар икешәр кат укый, шуңа да карамастан хаталар кала, басылып чыккан уртача зурлыктагы теләсә кайсы мәкаләне җентекләп кабат укысаң, өчтән алып бишкә кадәр хәреф хатасы табыла да тора, планеркаларда шул хаталар белән корректорларның “җаннарын ашыйлар” иде... Мин менә шул мәсьәләне чишү юллары белән кызыксына башладым. Аңсыз, тимердән ясалган компьютер кеше телендәге сүзнең дөрес язылганмы-түгелме икәнен гомумән ничек аңлый ала, моңа нинди юллар белән ирешә? Бик кызыклы сорау бит, чыннан да.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Битараф Түгелмен - 4
  • Büleklär
  • Битараф Түгелмен - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4178
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2031
    36.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4069
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1954
    34.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4142
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2007
    35.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4057
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1949
    35.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4128
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1856
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4215
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2026
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Битараф Түгелмен - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 3520
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1759
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.