🕥 34 minut uku

Бит - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4430
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1827
39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Нэлли (икеле-микеле булып торганнан соң). Даша, сиңа ничегрәк сөйләргә икән... акылдан язмаслык итеп...
  Дарья (бераз коньяк эчә). Нәрсә сөйләмәкче буласың миңа?
  Нэлли (тавышына кыюлык тоны керә). Син курыкма гына... тыныч бул... Нык бул.
  Дарья (түземсезләнеп). Әйт тизрәк.
  Нэлли (серле тавыш белән). Артем исән бит.
  Дарья (моңаеп). Беләм.
  Нэлли (гаҗәпләнеп). Каян беләсең?
  Дарья (башын читкә борып). Мин аны күрдем.
  Нэлли. Күрдең?! Кайчан?!
  Дарья. Кайчан булса да барыбер түгелмени?!
  Нэлли. Йә Ходам! Бите... Коточкыч!
  Дарья (тирән сагыш белән). Чынлап та коточкыч. Тик аның бите түгел, безнең шул кыска арада үзгәрүебез коточкыч.
  Нэлли (ачынып). Аны күргәч, минем җаным куырылды... Ул безгә килеп керде... (Чыраен сытып.)
  Коточкыч! Аның йөзе...
  Дарья (боегып). Хәзер ул сездәме?
  Нэлли. Ул зиратка китте...
  Нэлли коньякны үзе салып эчә. Бераз исерә.
  Дарья (авыр сулап). Вадим да сездәме?
  Нэлли. Бездә.
  Дарья. Роберт нәрсә ди соң?
  Нэлли. Ни әйтсен инде ул. (Елый.) Яңагыма сукты. Моңарчы беркайчан кул күтәргәне юк иде.
  Кизәнеп, бар көченә сукты, кабахәт!
  Дарья. Ни өчен сукты?
  Нэлли. Бер сәбәпсез дисәм дөрес булмас... Нервылана башлады. (Сулкылдап.) Хайван! Адәм актыгы! Артемнан курка бит ул!
  Дарья (киеренкелек белән). Артемны күргәч, минем куркуымны белсәң иде син!
  Нэлли (авызын кыйшайтып). Роберт аның йөзеннән курыкмады бит.
  Дарья. Нәрсәдән курыкты соң ул?
  Нэлли (паузадан соң). Белмим, хәзерге вакытта Вадимың нинди хисләр кичерәдер, ә минеке бик нык каушады, тәмам югалып калды. Гәрчә беркем бернәрсә белми, беркем шикләнми дип уйласа да.
  Дарья. Аңлатыбрак сөйләш.
  Нэлли. Артемны кем армиягә олактырганы сиңа мәгълүмдер бит?
  Дарья. Унсигез яшь тулгач берничә тапкыр военкоматка чакырдылар да, аннары алып киттеләр.
  Нэлли (җилкенеп). Димәк, син бернәрсә дә белмисең икән. Аны армиягә алырга тиеш түгелләр иде — әнисенең бердәнбер улы булганга күрә. Вадимың аны ничек тә булса армиягә җибәрү юлын эзләде — шул ике ел эчендә сине үзенеке итү нияте белән.
  Дарья (шаккатып). Шуннан?
  Нэлли (кызып-кызып). Робертның абыйсы военкоматта эшли иде. Хәзер ул Волгоградта яши. Вадим
  Роберт белән сөйләште: Артемны военкоматтагы абыйсы армиягә олактырсын дип. Әлбәттә, акчага — шактый зур суммага. Робертка да хәйран акча эләкте бугай. Роберт бит мине Артемга гашыйк дип уйлап йөрде, шул сәбәпле ул да аны ике елга озатырга теләк белдерде.
  Дарья (ышанмыйча). Ни сөйлисең син, Нэля!
  Нэлли (кычкырып). Сүзне бүлмә, яме! Син бит беләсең: Артем белән әнисенең бер таяныр кешеләре дә юк иде. Аларның барып ярдәм сорар туганнары, әшнәләре юк иде. Судларга йөри торган кешеләр дә түгел алар. Армиядән котылыр өчен военкоматта взятка бирерлек акчалары да булмагандыр. Үзең беләсең, хәзер дә блаты булмаган, акчасыз кешеләрнең малайларын алалар армиягә. (Пауза.) Артем миңа ошый иде, яшермим — кызык, акыллы, башкаларга охшамаган егет буларак. Менә шулай. Алар үзләре армиядән котылдылар, ә Артемны олактырдылар.
  Дарья (ачу белән). Уйдырма! Ялган! Ирең сукканга күрә нахак сүз сөйләп утырасың. Үзең уйлап чыгарганны сөйләдең син!
  Нэлли (кайнарланып). Мин сиңа әллә ниләр белән ант итә алам. Син белмисеңдер, без дә бит Артем белән хат алыштык... Дуслар, классташлар буларак инде... Бер тапкыр Роберт белән каты гына талаштык та мин, кызып китеп, Артемга барысын да яздым.
  Дарья. Нәрсәне яздың?
  Нэлли. Сине «дусларың», классташларың армиягә олактырды, дип.
  Дарья (авыз чите белән). Бигрәк әшәке син, Нэля... Сөйләгәнең хак булса инде...
  Нэлли (кинәт боегып). Миннән дә әшәкерәк кешеләр бар әле.
  Дарья. Син каян белдең соң аны армиягә Вадим белән Роберт алдыртканны?
  Нэлли. Военкоматта минем бер таныш кызым эшләде. Ул гел безнең парикмахерскийга йөрде, мин ясый идем прическаларын. Менә шул кыз Робертның абыйсының сөяркәсе иде. Ул аны ташлаган.
  Ачудан бу кыз тотты да сөйләде миңа.
  Даша. Син һәрвакыт тузга язмаган, юк сүз сөйлисең! Тик менә хәзер никтер сиңа ышанасым килә башлады. Син һәрвакыт, көнләшепме, башка сәбәп беләнме, бәлки, бөтенләй начарлык теләмичә, гел минем күңелемне ярсытасың, гел йөрәгемне әрнетерлек нәрсәләр сөйлисең... Минем газаплануым сиңа ләззәт бирә, ахрысы. (Пауза.) Син сөйләгәннәр хакмы?
  Нэлли. Ант итәм!
  Дарья. Димәк, Вадим белән Роберт олактырдылар аны армиягә? Һәм дә бу турыда Артем синең хаттан белгән?..
  Нэлли. Әйе.
  Дарья (басынкы тавыш белән). «Без капчыкта ятмый»... Бөтен нәрсә кайчандыр мәгълүм була.
  Бернәрсәне яшерү мөмкин түгел.
  Нэлли (шыңшып). Белсәң иде хәлемнең авырлыгын!
  Дарья (тирән уйга чумып). Ә мин, киресенчә, тынычлана башладым әле. Кеше юкка чыгу чынлап та коточкыч. Чөнки бернәрсәне үзгәртү мөмкин түгел, гафу үтенеп тә булмый, алдында тезләнә дә алмыйсың. Ә менә кеше исән булса, нинди генә фаҗига кичермәсен, ничек кенә гарипләнмәсен, барыбер нәрсәнедер үзгәртү, төзәтү мөмкин. Мин хәзер ышанам: минем тормышымда да зур борылыш булачак — яхшы якка. Башкача мөмкин түгел!
  Нэлли (уйлап торганнан соң). Минем тормышымның да кискен үзгәрүе мөмкин. Тик менә яхшы якка микән? Мин куркам!
  Дарья (кинәт үзендә ышаныч тоеп). Ә миндә курку юкка чыкты. Син, юньсез, ник моңарчы миңа моны сөйләмәдең?
  Нэлли. Сөйләгән булсам... шуннан? Файдага булыр иде микән? Мин бит беркемгә дә зыян, начарлык килмәсен дип бу хакта бер сүз дәшми йөрдем.
  Дарья (ачусыз гына). Син бөтенләй минем иптәш кызым булмагансың икән. Гомумән, барыбыз да үзара дуслар булмаганбыз. Ниндидер бер үсмерләр көтүе булганбыз.
  Нэлли (Дарьяга үпкәләми). Артем безнең үсмер елларыбызны сагына... Елга буена барып кунганнарыбызны искә төшереп утырды.
  Дарья. Барыбыз да сагынабыздыр да. Әмма дә ләкин бу фәкать үзеңнең бала чагыңны сагыну гына.
  Нэлли (Дарьяга карамаска тырышып). Каты күңелле син хәзер, Дарья. Рәхимсезләндең.
  Дарья (тавышын күтәреп). Нэлли! Мин рәхимсез түгел, ә менә дөреслек рәхимсез!
  Роберт белән Вадим керәләр. Сәер, сынаулы караш белән хатыннарына карап торалар.
  Вадим. Нишлисез?
  Дарья (тыныч кына). Сөйләшеп утырабыз.
  Роберт (елмаерга тырышып). Ике хатын, очрашкач, гадәттә, нишлиләр инде.
  Вадим (гасабиланып). Әйдәгез киңәшләшик... Безнең яшьлек дустыбыз афәттән котылып кайткан...
  Без менә Роберт белән аңа ничек ярдәм итү турында уйланабыз... Сез дә үз фикерләрегезне әйтсәгез әйбәт булыр.
  Нэлли (җанланып). Әйдәгез уйлашыйк.
  Вадим (үтә җитди кыяфәт белән). Даша, бу йортны әлегә Артемга калдырып торырга тәкъдим итәм, ә үзебез кичекмәстән коттеджга күченик.
  Дарья (тыныч, ләкин бәхәскә урын калдырмаслык тавыш белән). Мин беркая да кичекмәстән күченмәячәкмен.
  Вадим (кырысланып). Бәлки, син инде гомумән каядыр күченүгә каршыдыр?
  Дарья. Белмим.
  Вадим. Сине һич аңламассың. Йә коттеджга күчәсең килә синең, йә монда калырга телисең. Йә тегеләй, йә болай! Күпме түзәргә мөмкин инде!
  Роберт (Нэляга). Минемчә, монда гаилә мәсьәләләре буенча әңгәмә башлана. (Вадимга.) Без Нэля белән соңрак керик мәллә?
  Вадим. Юк, соңрак түгел! Беркая да китмәгез. Сез монда чакта соравыма җавап аласым килә: нишләп ул безнең чормада качып яткан?!
  Роберт (читенсенеп). Шулай да гаилә проблемасына керде сөйләшү. Нэля, әйдә чыгабыз.
  Роберт белән Нэлли чыгып китәргә җыеналар.
  Нэлли (ясалма ягымлылык белән). Чынлап та, әйдәгез, башка көнне сөйләшербез. Мәсәлән, иртәгә.
  Дарья. Туктагыз. Сез хәзер кая барасыз?
  Роберт. Өйгәдер инде.
  Дарья. Мин дә сезнең белән барам.
  Вадим. Ә мин?
  Дарья. Ә син тынычлан, башыңны тәртипкә китер.
  Роберт (иңнәрен сикертеп). Вадим туган, бер сүз дә әйтә алмыйм.
  Вадим (нәфрәтләнеп). Барыгыз, барыгыз! (Кесәсеннән сигарет пачкасы чыгара, калтыранакалтырана сигарет кабыза.) Барыгыз!
  Роберт, Нэлли һәм Дарья чыгып китәләр. Вадим берүзе кала. Урындыкта утырып тәмәке тарта. Шомлы музыка. Тавыш-тынсыз, төштәгедәй, өйгә Артем килеп керә. Аны күреп, Вадим сикереп тора.
  Вадим (өнсез калып). Син кем?
  Артем (тыныч тавыш белән). Мин — Артем. Исәнме, Вадим!
  Вадим (өй почмагына таба чигенә). Син өрәктер?
  Артем. Мине теләсә кемгә һәм теләсә нәрсәгә охшат, теләсә ничек ата, әмма дә ләкин мин — Артем.
  Вадим (каушавын көчкә җиңеп). Артем... Дустым... Братан... Артем туган! Син... Исән... Мин чиксез шат. Исәнме. (Артемның кулын кысып күрешә.) Бигрәк озак көтәргә туры килде сине. Кай тарафларда йөрдең ничәмә еллар буе?
  Артем. Сөйләсәң, бик озынга китә. Хәер, син үзең дә беләсеңдер инде.
  Вадим. Болай... өстән-өстән генә. Утыр әйдә, сөйләшик.
  Артем иске диванга утыра, Вадим кая урнашырга белми. Ниһаять, ул табуретканы эләктереп ала да диваннан читкәрәк куеп утыра. Авыр тынлык урнаша.
  Артем (гаҗәп тыныч тон белән). Тормышлар ничек бара?
  Вадим (авызын кыйшайтып көлемсери). Ничек дип... Эт тормышы инде. Тормыш ул бөтен җирдә авыр. Чабабыз, бөтереләбез, кайнашабыз... Бизнес, конкуренция...
  Артем. Аңлашылды.
  Вадим (паузадан соң). Без инде сине исән түгелдер дип уйлаган идек.
  Артем. Мин үзем дә исән икәнемә ышанмыйм.
  Вадим (моңсу тавыш белән). Әйе, туган, синең башыңа төшкәнне беркемгә дә теләмәссең. Ай-яй, синең өлешеңә тиде... (Авыр сулап.) Күптән кайттыңмы?
  Артем. Ничә көн узганны хәтерләмим. Кыскасы, әнинең кырыгын зиратта үткәрдем инде.
  Вадим. Ә бу көннәрдә кайда яшәдең соң син?
  Артем. Зиратта. Каравылчылар белән сөйләштем дә, шунда яшәргә рөхсәт бирделәр.
  Вадим (өскә ымлап). Ә чормада кайчаннан бирле яшисең?
  Артем. Минем анда бер тапкыр да кунганым юк. Яшермим, мин анда мендем. Дөресен әйтәм, бер төнне шунда уздырырга да ниятем бар иде.
  Вадим. Ник?
  Артем. Зиратта салкын. Бүтән барыр урыным юк. Аннары, зират каравылчыларының минем зиратта озак яшәвемә эчләре поша башлады.
  Вадим. Нишләп башта ук безгә күренмәдең?
  Артем. Сезне борчыйсым килмәде.
  Вадим (коры гына). Борчыйсың килмәгән, ә чормага менгәнсең.
  Артем. Бер генә төн кунмакчы идем мин.
  Вадим (тавышын күтәреп). Нәкъ Дашаның туган көнен бакчада билгеләп утырган көннеме?.. Ник алай?
  Артем. Туры килгән.
  Вадим. Син бит Дашага эндәшкәнсең?
  Артем. Юк. Аңа тоелган гына. (Пауза.) Ихластан әйтәм, бер мәртәбә эндәштем.
  Вадим. Ник?
  Артем. Дөресен әйтимме?
  Вадим. Дөресен әйт.
  Артем. Ычкынды. Үзеннән-үзе эндәшелде. Үземне тыя алмадым. (Вадимга карап тора). Син нишләп миннән сорау аласың? Допроска охшап китте. Син миннән шикләнәсең. Син шикләнәсең.
  Вадим (Артемның күз карашыннан курка). Юк ла, син нәрсә! Даша һәм мин — ир белән хатын...
  Шуңа күрә, чормада кемдер булгач, табигый ки, бер дә рәхәт түгел. Әллә ниләр уйларсың...
  Артем. Гаебемне таныйм.
  Пауза.
  Вадим (кинәт). Мин сиңа акча белән ярдәм итә алам.
  Артем. Миңа акча кирәкми.
  Вадим (чыраен сытып). Даша авырый. Халәтен аңлап булмый, әллә нәрсә шунда... Мин аның хәле начарланып китүне синең кайтуың белән бәйле дип саныйм. Язмышларыбыз менә шулайрак килеп чыкты шул... Һәркемнең үз язмышы... Син мине аңлыйсыңдыр. Мин сиңа теләсә кайчан булышырмын.
  (Шкафтан бер пачка доллар ала, Артемга суза.) Әлегә менә бу акчаны ал.
  Артем. Кирәк түгел. Яшереп куй долларларыңны. Теләгеңне әйт.
  Вадим (акчасын янә кире шкафка тыгып куя). Син кит моннан. Шәһәребездән ераккарак кит. Мин
  Дашаны нык яратам.
  Артем. Мин комачауламыймдыр лабаса? Мин — шушындый бозык чырайлы кеше — кемгә дә булса комачаулый аламмы соң?!
  Вадим. Сине күргән саен аның күңеле ярсыр. Ул бик кызганучан. Китсәң, аңа да, сиңа да яхшырак булачак. Барыбызга да.
  Артем. Мин беркая да китәргә җыенмыйм. Минем китәр җирем дә юк. Кайда кем көтеп тора мине?!
  Син бер дә борчылма, мин беркемгә дә комачауламам. Аңладыңмы, мәктәп дустым, кадерле классташым?!
  Вадим. Әйт, ничек, нәрсә белән ярдәм итәргә сиңа?
  Артем. Вадим, мин синең ярдәмеңә мохтаҗ түгел. Юкка болай кыбырсыйсың.
  Вадим (көлемсерәп). Мин кыбырсыйммы?! Гафу ит, ләкин Россия буенча террактлар гөрселдәгәннән соң синнән шикләнергә дә хакыбыз бар. (Кинәт усаллана.) Нишләптер кинәт, көтмәгәндә, качып кына һәм сәер рәвештә килеп чыктың син.
  Артем (тавышында мыскыллау тоны яңгырый). Аңламыйм, әгәренки ике ел хезмәт итеп исән-сау әйләнеп кайткан булсам, син миңа үзем туып-үскән шәһәрдән китәргә кушмас идеңме?
  Вадим. Син мине аңламадың, Артем... (Читкә карап.) Гафу ит... Синең мондый битеңне күрү барыбызга да авыр, барыбызның да җаны телгәләнә.
  Артем. Әгәр дә һәлак булсам, комачауламас идемме? (Вадимны иңеннән кага.) Вадим туган, синең көнләшүең бөтенләй нигезсез.
  Вадим (бераз тынычлана). Гафу ит мине, зинһар. (Килеп, Артемны кочаклый. Чиркануын яшерергә тырыша.) Их Артем, Артем. Нинди көнләшү! Сиңа карарга куркыныч. Мин әле һаман һушыма килә алмыйм. (Бүлмә буйлап йөри.) Менә нәрсә... Син миннән акча алмадың. Белмим, нәрсә тәкъдим итәргә сиңа? Менә нәрсә... Әгәр дә телисең икән, чормада куна аласың.
  Артем. Рәхмәт. Минем бик нык йокым килә. Мөмкин булса, хәзер үк менәм чормага.
  Вадим. Бар, бар, мен. Ял ит. Йокла.
  Артем өйдән чыгып китә. Вадим ашыгып сигарет кабыза. Дарья керә.
  Дарья (паузадан соң). Бөтен өйне тутырган төтен белән. Суларлык түгел.
  Вадим (ярарга тырышып). Ишекне ачам. (Ишекне кысып кына ача.) Дарья, син миңа үпкәләмә. Бу бит безнең өскә көтмәгәндә килеп төште.
  Дарья (битараф тавыш белән). Үпкәләүдән ни мәгънә?!
  Вадим (назлы булырга тырышып). Даша, җаным, мин сине шундый яратам!
  Дарья (текәлеп карап тора). Тынычландыңмы?
  Вадим. Бераз. Мин аның белән сөйләштем.
  Дарья. Кем белән?
  Вадим. Артем белән. (Паузадан соң.) Ул анда... өстә.
  Дарья. Кайда?
  Вадим. Чормада.
  Дарья. Мин риза. Ул шушы йортта калсын, ә без коттеджда яшәп торырбыз.
  Вадим (сәерсенеп). Нишләп «яшәп торырбыз» дисең? Без бөтенләйгә күченмибезмени анда?
  Дарья (сабырлык белән). Сүзгә бәйләнмә. Аңа әйтергә кирәк: чормадан төшсен. Өйдә яшәсен.
  Вадим (күтәренкелек кичерә). Ярар, мин аңа әйтермен. Без аңа һәрвакыт ярдәм итәрбез. Без аны ташламабыз. Ул бит шәп егет! Бәхетсезлеккә, фаҗигагә юлыккан кеше... Нишлисең бит... Барысы да тәртиптә булачак. Барыбыз да әйбәт яшәрбез!..
  Кайдадыр өстә ялгыз скрипка уйный.
  III
  Алма бакчасы. Йорт. Капка, болдыр, чорма күренә. Тастымал белән капланган җамаяк күтәреп Нэлли керә. Як-ягына каранып, сак кына атлап болдырга таба килә. Ишек бикле — йозак эленгән. Бакчага керә. Чормага менә торган баскыч янында туктый.
  Нишләргә белми, аптырап тора. Шул вакытны чорма ишеге ачыла һәм Артем пәйда була.
  Артем (аска карап). Нэля, синме?
  Нэлли (сискәнеп). Мин. (Башын күтәреп карарга курка.)
  Артем. Курыкма, бу мин — Артем.
  Нэлли. Исәнме!
  Артем. Исәнме! Кемне эзлисең?
  Нэлли (югалып кала). Мин синең яныңа дип килдем.
  Артем. Шулаймыни?
  Нэлли. Мин сиңа пәрәмәчләр алып килдем. Дөге һәм ит белән. Дөге һәм итле пәрәмәч яратканың исемә төште дә... менә махсус синең өчен пешердем.
  Артем (шатлыклы тавыш белән). Рәхмәт яусын! Хәзер төшәм.
  Артем баскыч буйлап төшә. Нэлли тын алырга да куркып тора. Шулай да ниндидер сихри бер көч Нэллины Артемга тарта.
  Нэлли. Монда ашыйсыңмы?
  Артем. Әйе, әнә теге өстәлдә.
  Бакча эчендәге өстәл янына баралар. Артем, кыяфәте белән куркытмас өчен, Нэллига карамаска тырыша. Нэлли җамаякны аның алдына куя да читкәрәк утыра.
  Нэлли. Пәрәмәчләр әле кайнар...
  Артем (пәрәмәч алып ашый). М-м-м, тәмлелеге! Үзең пешердеңме?
  Нэлли. Үзем.
  Артем. Парикмахершалар мондый тәмле ризык пешерәләрдер дип уйламаган идем.
  Нэлли (чак кына ишетелерлек итеп). Мин бит инде күптән ирдә.
  Артем. Роберт кем булып эшли?
  Нэлли. Яшелчә базасы директоры.
  Артем. Начар түгел. (Җамаяктан тагын пәрәмәч ала.)
  Нэлли. Ул үзе политехнический институт тәмамлаган иде... Тик бөтен нәрсәнең асты өскә килде, дөньялары буталып-чуалып бетте. Хәзер инде үз һөнәре буенча эшләүче сирәктер. Вадим да бит строительный институт тәмамлады, ә үзе бөтенләй башка төрле бизнес белән шөгыльләнә.
  Артем. Аның каравы үзенә яхшы, затлы иттереп төзи. Димәк, строительныйны тәмамлавы тикмәгә түгел. Тагын берне ашыйммы?
  Нэлли. Әлбәттә. Ашап бетер.
  Артем. Рәхмәт.
  Пауза.
  Нэлли (тирән уйга чумып). Сиңа барысын да язасым калмаган икән теге вакытта...
  Артем (паузадан соң). Робертның абыйсы һаман да военкоматта хезмәт итәме?
  Нэлли (сөмсере коела). Юк. Ул башка шәһәргә күчеп китте. Кемдер ул хәзер, белмим. Мин, тиле, әле ул вакытта Робертка кияүгә чыгармын дип уйламый идем. Ә Даша Вадимга чыгасын белми иде.
  Син аша, аша. Син әйт: тагын нәрсә ашыйсың килә. Пешереп алып килермен. Бүген минем ял көнем.
  Артем (күтәренке кәеф белән). Монысы өчен рәхмәт. Тамак туйды. Зур рәхмәт сиңа. Шундый тәмле пешергәнсең.
  Нэлли (күз яшьләрен көчкә тыеп). Исән булуыңа мин чиксез шат. Анаң гына... исән икәнеңне белми-күрми китеп барды.
  Артем. Дөресен әйткәндә, мин үзем исән калуыма шат та, шул ук вакытта шат та түгел. Мондый йөз белән... Әнием үлгәнгә дә... кайгырам, шул ук вакытта кайгырмыйм да. Минем мондый иләмсез чыраемны күреп, ул интегеп яшәр иде, тормышы җәзага әверелер иде. (Башын Нэлли ягына борып карап тора.) Миңа карарга коточкыч чиркангычтыр, әйеме?
  Нэлли (читкә карап). Алай түгел. Мин синең элеккеге чын йөзеңне хәтерлим.
  Артем. Нәрсә, бу йөзем, димәк, чын түгел?
  Нэлли (үзен гаепле сизеп). Ой, мин дөрес әйталмадым... Башкачарак әйтмәкче идем. Агач тел бит мин.
  Артем. Әйдә, өйгә керәбез. Анда чәй кайнатырбыз. Эчәсе килә башлады.
  Нэлли (эчке киеренкелек белән). Артем, гафу ит. Мин куркам.
  Артем. Аңлыйм.
  Нэлли (кинәт үзендә көч табып). Курку үтәчәк. Бары тик ияләшергә генә кирәк. Әйдә керәбез. Чәй кайнатып эчәрбез.
  Өйгә кереп китәләр. Музыка. Күп тә үтми, капкадан Роберт килеп керә. Ул өйгә керергә җөрьәт итми. Артем белән Нэлли чыгалар. Нэлли кулына җамаяк тоткан.
  Артем (шатлыклы аваз белән). Сәлам, Роберт!
  Роберт (коры гына). Сәлам! Нэля, син нишләп монда?
  Нэлли. Үзең бит, Артемга берәр нәрсә пешер, дидең.
  Роберт (мыгырдап). Әйе... үзем... пешерергә куштым...
  Нэлли капкадан чыгып китә.
  Артем (ихлас күңелдән). Пәрәмәчләр өчен зур рәхмәт!
  Пауза.
  Роберт (тавышындагы каушавын яшерә алмый). Артем! Син озак югалып тордың. Күп вакыт үтте.
  Синнән монда хәзер шикләнүләре ихтимал.
  Артем. Ник шикләнергә тиешләр миннән?
  Роберт. Әсирлектән соң берәр тикшерү үттеңме син?
  Артем. Бик күп комиссияләр аша үттем.
  Роберт. Ярый, синең син икәнне, бәлки, исбатлагансыңдыр.
  Артем. Минем мин икәнлегемдә икеләнгән идең мәллә?
  Роберт (тавышын көчәйтеп). Хикмәт анда түгел. Нишләп соң син пленга эләктең? Белүемчә, әсир төшкән кеше бездә сатлыкҗан булып санала...
  Артем (искиткеч тыныч тавыш белән). Сатлыкҗаннарны билгеләү синең эш түгел.
  Роберт (кызып). Ә нишләп әле сине тоткынлыктан азат иттеләр? Нишләп кемнәрнедер атып үтергәннәр, ә сине атмаганнар?!
  Артем (көлемсерәп). Зинһар, гафу ит атмаганнары өчен. Гафу ит исән калуым өчен. Бу гөнаһымны кичерә аласыңдыр бит син?
  Роберт (усалланып). Бәлки, син дезертирдыр, бәлки, үзең теләп дошманга бирелгәнсеңдер?
  Артем (кычкырып көлә). Сиңа барыбер түгелмени?! Синең бит барыбер Ватаның юк!
  Роберт. Ничек инде минем Ватаным юк?!
  Артем. Менә шулай. Армиясендә дә хезмәт итәргә теләмәгәч, димәк, синең Ватаның түгел бу.
  Роберт. Син мондый купшы сүзләрне ташла!
  Артем. Мин фәкать синең тональностька гына күчтем.
  Роберт. Сине бик җентекләп тикшерүләре мөмкин, тирәнрәк «казулары» ихтимал.
  Артем. Бездә барысы да мөмкин.
  Роберт (усаллыгын яшерми). Син оста сәгатьче, теләсә нинди техниканы ремонтлый аласың... Сорау туа: чеченнар сине монда кем буларак җибәрделәр икән? Нинди задание белән сине җибәргәннәр алар?
  Террорист итеп түгелме? Син алай-болай камикадзе түгелме?
  Артем (ирония белән). Синең яшелчә базаңны шартлатыргамы? Әллә Вадимның коттедж ишегалдындагы бәдрәфне юк итәргәме?
  Роберт (кычкырып). Юкка көләсең!
  Артем (гаҗәеп сабырлык белән). Син мине үзеңнән көләргә мәҗбүр итәсең. Рәхмәт. Пәрәмәчләр бөтенләй булмады шикелле.
  Артем бакча эченә юнәлә. Роберт, ишегалдында беркавым басып торганнан соң, капкадан чыгып китә.
  IV
  Шул ук күренеш. Артем бакчада йөри. Алмагач төбендәге җирдән бөрешеп беткән алма ала, аны чалбарына ышкып чистарта һәм аппетит белән ашый. Дарья керә. Матур күлмәк кигән, кулында пакет.
  Дарья (кыюсызланып). Исәнме!
  Артем (чиксез шатланып). Исәнме, Дашенька! Син искиткеч гүзәл!
  Дарья (оялып). Мин сиңа ашарга алып килдем.
  Артем. Нәрсә алып килдең?
  Дарья. Пәрәмәчләр.
  Артем. Нәрсә пәрәмәче, эчендә ни?
  Дарья. Дөге һәм ит белән.
  Артем (көлә). Шәп!
  Дарья. Миннән көләсеңме?
  Артем. Юк. Рәхәт булганга көләм. Мин яшәеш бәхетен кинәт тойдым. Шуңа рәхәтләнеп көләм.
  Шәһәребездә бөтен кеше дөгеле-итле пәрәмәчләр пешергәнгә бик шат мин.
  Дарья. Синең кәефең яхшы.
  Артем. Менә хәзерге вакытта ничек инде минем кәефем яхшы булмасын!
  Дарья. Кайда ашыйсың?
  Артем. Менә шушында. Хәтта басып торган урынымнан да кузгаласым килми. (Назлы тавыш белән.) Дашенька!
  Дарья (күзләрен йома). Тагын бер әйт.
  Артем. Дашенька!
  Дарья. Кабатла.
  Артем. Дашенька!
  Дарья (кинәт һушына килә, үзен кулга ала). Әйдә, суынганчы аша.
  Артем, аякларын бөкләп, алмагач төбенә утыра. Дарья янәшә урнаша. Артем пакеттан пәрәмәч алып ашый.
  Дарья. Ничек?
  Артем. М-м-м... Телне йотарлык! Син генә шушындый тәмле пәрәмәч пешерә аласың. (Тәмләп ашый.)
  Дарья (паузадан соң). Әле һаман ышанып җитеп булмый — синме соң бу?
  Артем (ашый-ашый). Бәлки, чыннан да мин түгелдер бу?! Ә?! Әгәр дә бу мин түгел икән... Ә?!
  Дарья. Әй, юкны сөйләмә инде. Синең тавышыңны башка кешенеке белән бутыйммы инде мин?!
  Син генә миңа таң калырлык итеп исемем белән эндәшә аласың. Бу — син, син, син, Артем!
  Артем. Ярар, бәхәсләшмим. (Тагын пәрәмәч алып ашый.) Ә син нигә эшләмисең? Күңелеңә хуш килгән эш юкмы?
  Дарья. Эшен табар идем дә мин. Вадимның мине эшләтәсе килмәде.
  Артем. Эшләтәсе килмәде... Ник үткән заманда әйтәсең — «эшләтәсе килмәде...»
  Дарья. Эшләтәсе килми. Мин культура институтын тәмамладым. Культуроведение факультетын.
  Дипломым буенча юньле эш юк инде, тик мин үзем башка төрле эшкә дә ризалашыр идем. Ә синең планнарың нинди?
  Артем (иңнәрен сикертеп). Планнар юк әле.
  Дарья (уйланып торганнан соң). Карале, сиңа укырга керергә кирәк. Югары белем алырсың.
  Диплом белән барыбер җиңелрәк булыр.
  Артем. Укырга вакыт юк, Дарья.
  Дарья. Ничек инде вакыт юк?
  Артем. Минем тегендә кайтасым бар.
  Дарья (котсыз калып). Кая?
  Артем. Төньяк Кавказга. Таулар арасындагы авылга.
  Дарья (ышанмый). Шаярасыңмы?
  Артем. Юк, шаярмыйм. Мин Әхмәткә кире киләм дип вәгъдә бирдем. Ул мине анам янына дип кенә җибәрде.
  Дарья (газаплы кыяфәт белән). Син моны хәзер үзең уйлап чыгардың. Алдыйсың син. Безнең барыбызның да борчылуыбызны сиздең дә кире китәргә булдың. Безгә комачауламас өчен күзебездән югалмакчы буласың бит син. Туып үскән шәһәремдә калам, дигән идең бит.
  Артем. Ихлас күңелдән әйтмәдем мин аны.
  Дарья. Акылдан яздың мәллә! Ничек инде үз теләгең белән кире әсирлеккә китәргә мөмкин?!
  Артем. Бу хакта бүтән сөйләшмик.
  Дарья (хәсрәтле тавыш белән). Йә Ходам!
  Музыка. Дарья кулының арты белән Артемның битенә кагылырга батырчылык итә. Артем аның кулын учларына алып күкрәгенә кыса.
  Артем (ягымлы итеп). Даша! Дашенька!
  Дарья (күз яшьләре аша). Дөресен әйткәндә, синең йөзеңне күрү куркыныч. Ләкин тавышың ишетелү белән синең битең шундый матурлана.
  Артем. Ә син дөньяда иң гүзәл кеше.
  Дарья. Мин андый сүзләргә лаеклы түгел.
  Артем. Лаеклы. Тик артык боек, моңсу син. Сагышлануның да чамасы булырга тиеш. Чамасы булган сурәттә генә сагыш төсе якты була.
  Дарья. Син олы йөрәкле кеше. Чынлап та беркемгә дә ачу тотмыйсыңмы? Беркемгә дә нәфрәтең юкмыни?
  Артем. Ә нигә?! Шулай да, ачыктан-ачык әйткәндә, мин кешеләрне яратмыйм. Әмма дә ләкин кешеләрдән башка бер кеше дә яши алмый. Башкалардан тыш аерым кешенең тормышын күз алдына китерү кыен. Мин бик сагындым: сине, сезне — дусларымны. Бөтен кешеләрне ярату мөмкин түгелдер.
  Гомумән кешеләрне яратырлык түгел. Кешелек дөньясы мәхәббәткә лаек түгел. Аерым алган кешене генә яратырга буладыр. Анаңны... яки берәр хатын-кызны... шул ук вакытта, тирәнрәк уйлап баксаң, башка кешеләрне яратмыйча гына аерым кешене ничек яратырга мөмкин ди. Алайса бит ул чын мәхәббәт булалмый. Менә шундый парадокс. Бәлки сөю эйфориясендә бөтен кешеләрне, хәтта кабахәтләрне дә ярата башласын өчен кешегә мәхәббәт биреләдер.
  Дарья. Мин әле, шулай да, кире әсирлеккә китмәссең дип ышанам.
  Музыка.
  V
  Алма бакчасы. Дарья өстәл янында утыра. Вадим, сигарет тарта-тарта, арлы-бирле йөренә. Роберт алмагач янында басып тора.
  Нэлли коймага сөялгән. Тынлык.
  Роберт (өстәл янына килә). Ни дисәң дә, моннан китсә, аңа яхшырак булачак. Безнең компаниядән ул гына шундый зур бәлагә тарыды. Аңа гына шундый өлеш тиде. Аңа безнең янда яшәве авыр, кыен булачак. Психологик яктан читен булачак аңа безнең арада яшәү.
  Вадим. Кем әйтте, ул безнең арада яшәячәк дип? Бер шәһәрдә яшәп тә бер-береңне күрмәскә мөмкин. Монда калса да ярый.
  Нэлли. Аны монда калдырырга кирәк. Үзе әйтте бит: үзем туып үскән шәһәрдә яшисем килә, диде.
  Дарья (нервыланып). Ул үзе белер нишләргә кирәклеген. Ник әле барыгыз да аның өчен хәл итәргә тотындыгыз?! Болай да инде аның язмышы белән башкалар җитәрлек уйнаган.
  Роберт (ирония белән). Синнән, Дарья, кайвакыт шундый көчле фразалар килеп чыга.
  Дарья. Ник, шулай түгелмени?
  Пауза.
  Нэлли (уйланып). Төш түгелме соң бу? Безме соң бу?
  Вадим (аска карап). Чыннан да, без бит мондый түгел идек бугай!
  Дарья (җан ачысы белән). Ләкин без мондый булырга әзер идек. Исегездәме, ничек тота идек үзебезне? Ихласлык күп идеме бездә? Бездә уен күбрәк иде. Без рольләребезне шундый оста уйный идек, хәтта бүгенгедән дә остарак!
  Вадим (борын астыннан). Чечня булмаса... Сугыш булмаса, димәкче идем...
  Дарья (кырт кисеп). Сугышны да кешеләр башлый.
  Нэлли. Барыбер бу хәлгә ышанасым килми әле.
  Дарья. Без һәрвакыт кайгыларның өндә булмавын телибез.
  Капка ачыла. Артем пәйда була. Тынлык урнаша. Артем бакчага керә. Барысы да сагаялар.
  Артем. Хәерле көн!
  Вадим. Хәерле көн! (Артем белән кул биреп күрешә.)
  Роберт. Сәлам, туган! (Артемның кулын кыса.)
  Нэлли. Исәнме, Артем!
  Дарья. Исәнме!
  Вадим (киеренкелектән арыныр өчен, барысының да кәефен күтәрергә ниятләп). Карагыз әле, дуслар, без бит әле иптәшебез Артемның кайтуын кешеләрчә бәйрәм дә итмәдек.
  Артем (тыныч кына). Кирәкми. Сез мине болай да бик җылы каршы алдыгыз. Мин шат. Мин бәхетле. Иң мөһиме — без очраштык. Бер-беребезнең күзләренә карарга мөмкинлегебез бар. Сөйләшә алабыз, үткәннәрне искә алып көлешә алабыз. Теләгән кешегә уңышлары белән мактанырга мөмкин, гаебен тойган кешегә кызарырга мөмкин... Тик минем үземнең йөзем хәзер инде кызармый. Сизәм, минем кайтуым кайберәүләргә бик авыр тәэсир ясады. Мин сезне озак борчымам. Сезгә карата иң якты, иң яхшы хисләремне белгертәсем килә. Минем иң якты, бәхетле көннәрем, ничек кенә булмасын, барыбер сез классташларым белән бәйле. Гафу итегез мине...
  Дарья (кычкырып). Артем, нишләвең бу?!
  Артем (шул ук тыныч тонда дәвам итә). Мин сезнең барыгызны да яратам. Очрашуыбызга мин бик шат. Кешеләр арасындагы мохиттә күктән иңдерелгән ниндидер бер изге яктылык бар, шул кешеләрнең нинди булуларына карамастан. Ниндидер илаһи бернәрсә була кешеләр төркемендә.
  Яктылык, аура. Ничек атасагыз да ярый. Әнә шул атмосферага чумган сурәттә генә кеше чын-чынлап яши. Затлы кешеләрме анда, вак җанлылармы — моның әһәмияте юк. Шунысы кызык һәм сәер: аларның мохитендә илаһилык үзләренә бәйсез рәвештә, аерым яши. Шул илаһилык гел алар арасында йөри, алардан калмый, ул аларны ташламый. Иң мөһиме — шуны тою һәм шуңа куану.
  Тынлык урнаша.
  Нэлли. Нәрсә авызыгызга су каптыгыз?! Сөйләшегез акыллы кеше белән. Миннән кала барыгыз да югары белемле бит.
  Дарья. Тик кенә утыр! Телеңне тый!
  Пауза.
  Артем (алмагач тирәли бер әйләнеп чыккач). Киттем мин.
  Беркем бер сүз әйтми. Артем чыгып китә.
  Нэлли (ыңгырашып). Йә Ходам, нишләп бу кадәр читен соң?!
  Вадим (гаҗәпләнеп). Аңламыйм, нигә без траурда утырырга тиеш? Яшәмәскәмени инде хәзер?!
  Роберт (чак кына ишетелерлек, ләкин каты тәэсир итәрлек тавыш белән). Яшә, сиңа комачаулаучы юк.
  Дарья (ачыргаланып). Йә Аллам! Без кыска гына вакыт эчендә битләребездә шулкадәр күп маска алмаштырдык. Ә ул хәтта хәзер дә маска кими. Аның йөзенең кызармавы да янып җөйләр белән чуарланганнан түгел. Аның бернәрсә өчен дә, беркем алдында да кызарасы юк. Әгәр дә ул безне гаепләсә, үземне җиңелрәк хис итәр идем. Ләкин ул беркемне гаепле санамый, хәтта бернинди үпкә әсәре дә юк аңарда, киресенчә, ул бездә үзенең дусларын, классташларын күрә. Шуңа минем җаным нык әрни.
  Нэлли (кинәт ярсып). Синең генә җаның әрни дип уйлыйсыңмы әллә?! Башкаларга нотык укырга да хакың юк! Син бездән чистарак мәллә? Без бер компания, без барыбыз да бериш!
  Дарья. Менә моны белүем җан әрнүемне йөз мәртәбә көчәйтә!
  Нэлли чыгып китә.
  Роберт. Синең фаразларың чынга ашты, Вадим, бөтен нәрсәнең асты өскә килде. (Бакча эченәрәк керә.)
  Вадим (абына-сөртенә аның янына йөгереп килә һәм пышылдый). Бәлки, аны юк итәргәдер, үтерергәдер? Ысуллар күп бит. Беркем беркемнән шикләнмәячәк.
  Роберт (тешләрен шыгырдатып). Юк! Аның ертылып беткән йөз белән кайтуы гына да инде минем бөтен гомеремә җитәрлек җәза. Тагын зуррак гөнаһка әйдәмә!
  Вадим (күзләрен яман ялтыратып). Андый кыяфәт белән яшәү ник кирәк?! Ул гомере буе интегәчәк. Без дә котылабыз, ул үзе дә!
  Роберт. Син бу уй-ниятеңне башыңнан чыгарып ташла! Котылабыз... Без инде моннан беркайчан һәм берничек котыла алмабыз. Аның үлемендә дә гаепле буласым килми. Болай да муеннан булды бу.
  Вадим. Әйдә, алайса, милициягә яки ФСБга шылтыратабыз: шундый-шундый кеше кайтты
  Чечнядан... террористик ниятләр белән, дип...
  Роберт. Бернәрсә дә исбатлый алмасалар? Без хәбәр иткәне дә мәгълүм булса аннары?
  Тыпырчынма, үзеңне кулга ал, тынычлан!
  Вадим (Робертның битенә якын килеп ысылдый). Син дә бит тыпырчынасың. Мин бит күрәм — үзеңә урын таба алмыйсың.
  Роберт (чыраен сытып). Минем башым чатный.
  Роберт чыгып китә.
  Вадим (Дарья янына килә). Мин яратам сине! Мин синең өчен үләргә дә әзер! Мин бит аңа мондый фаҗига теләмәдем. Без бит андый сугыш килеп чыгасын, аның шул сугышка барып эләгәсен белмәдек.
  (Калтырана.) Роберт гаепле... Ул үзенең военкоматтагы абыйсы аша эшләде... Хәзер инде үткәнбеткән... Кире кайтарып булмый... Үзгәртү дә соң. Мин синнән башка яши алмыйм. Элек тә яши алмый идем. Ул армиядә хезмәт иткән арада минем хисләремне дөрес бәяләрсең дә мине ярата башларсың дип өметләндем. Зинһар, гафу ит мине! Кем уйлаган болай килеп чыгасын. Без бит синең белән начар яшәмибез. Без синең белән бик якын кешеләр, инде ике ел без — ир белән хатын. Дәваланырсың... балабыз туар. Тормышыбыз үзгәрер. Яңа, башка төрле тормыш башланыр. Артем бу йортта яшәсен.
  Рәхәтләнеп яшәсен шушында. Без аңа акча белән булышырбыз. Әйдә, иртәгә үк коттеджда тора башлыйбыз. Бөтенләй башка тормыш башлыйбыз, өр-яңа планнар белән!
  Дарья (тыныч һәм үз-үзенә нык ышанып). Юк! Мин шушы чормалы, бакчалы йортта калам. Яңа коттеджда яңа хыяллар белән яңа тормыш башларга теләгем юк. Минем теге, элекке якты тормышымны дәвам итәсем килә. Анда чормадан офык күренә, һәм шул тарафта өмет уты балкый.
  Алма бакчасы гөрләп чәчәк аткан тормышны, алма исле тормышны дәвам итәсем килә минем. Ул дөньяда искиткеч матур итеп миңа исемем белән эндәшәләр. Мин шул тормышны дәвам итәсем килә.
  Ниһаять, минем синең белән өйләнешкәнчегә кадәр булган тормышымны дәвам итәсем килә.
  Вадим өнсез кала. Нишләргә белми. Капкадан атылып чыгып китә. Музыка. Дарья әкрен генә бакча буйлап йөри.
  VI
  Чорма. Артем белән Дарья, сигез ел элек утырган шикелле, чорма ишегеннән аякларын асылындырып утыралар. Тирә-якта алтын көз хөкем сөрә.
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.