Latin

Бик Гади Дә, Серле Дә Син, Тормыш

Süzlärneñ gomumi sanı 5783
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2887
34.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Мин үземне белә башлаганнан бирле түбән очка – ерак бабакайларга төшәргә ярата идем. Минем әни ун баладан берүзе исән калган. Ә ир балаларының тугызы тиң мантымаганнар, төрлесе төрлечә чирләп вафат була торганнар. Бәлки исән дә калырлар иде – элек шифаханәгә йөрү гадәте булмаган. Хәер, анысы язмыш эшедер инде.
Биш-алты яшьләремдә әнинең кыш көне каршы әрәмәдән утын ташый торган бәләкәй чанасы белән тау шуарга гадәтләнеп киттем. Үзем тау шуам, үзем бабакайларның морҗа төтенен күзәтәм. Төтен туктауга, борынны тартып (өшегәнемне сиздерәсем килгән булып) анда барып керәм. Алар мичләрен әле генә томалап бәрәңге шәңгәсе ашарга утырганнар. Мин дә билбау астын бәрәңге шәңгәсе белән ныгыткач, бер карыш үсеп киткәндәй булып, үзебезнең Тау урамына кайтып китәм.
* * *
Минем бабакай эшкә бик оста иде. Күн итекләр дә тегә, киез катага олтан да сала, мич тә чыгара, балта эшен әйтеп тә торасы юк. Бервакыт өченче сыйныфларда укыганда, иптәш малайларым Дәниф белән Надил: “Вәрис, бабаңның киез катага ничек олтан салганын өйрәнәсебез килә”, – дип үтенгәч, аларны да алып барып күрсәткән идем.
Әбекәй сүс җегерләп җеп ясый. Ә бабакай шул җепне бөтереп-сумалалап тишек каталарга олтан сала. Аларның икәүләп, иренмичә, бик җентекләп аңлатулары үзенә күрә хезмәт дәресе кебек булды. Ул дәресләрнең сабак сораган дусларыма нәрсә биргәнен әйтә алмыйм, минем үземә файдасы тиде, бик тиде. Элекке авыр елларда да, бүгенге аңлаешсыз, мәгънәсез заманда да.
Шулай бервакыт, күптән көткән язларның берсендә, бабакай сыерчык оясы ясый. Мин дә янында кайнашам. Булышам, янәсе. Ояны урам якка каратып, колгасын ныклы киртә казыгына тимерчыбык белән шартлатып бәйләп тә куйгач, минем авыз бияләй булды.
Бабакай төрепкәсен тартып бетергәч, утын кисә башладык.
– Улым, агачка бервакыт та аркылы чапма, балтаңны кыйгачлап чапсаң җиңел киселә ул, – ди бабай.
Без эшне бетереп керүгә, әбекәй өтелгән бозау тиресеннән койка ашы пешергән. Тәме – телеңне йотарлык!
Нишләп ул тәмнәр озак саклана да, бала чак үзе шулай тиз үтә икән?! Кеше гомере кыска – бер саплам җеп кебек диләр шул.
* * *
Ямьле җәйләр җитте. Уракка төшәр алдыннан Тау урамындагы Мөшкә Хәсән (үзе күптән мәрхүм) йортында балалар яслесе ачылды. Мине кабул итмәделәр: “Син ясле яшеннән узгансың инде, буең да озын”, – диделәр. “Мыек та чыгып килә бугай”, – дип көлештеләр. Туганда ук карт чырайлы булып тугач, аларга үпкәләп тә булмый инде.
Әти сугыштан кайтмады. Әтиле балалар яследән ашап-эчеп чыкканчы, капка төбендә ком белән вәрәкәмәч килеп утырам. Ач кеше ачулы була дигәндәй, капкорсак Фоатны бераз тәпәлим дә, тагын бабакайларга элдертәм.
Алар Печмән елгасы буена печәнгә барырга әзерләнгәннәр. Мин бик “ярдәмчел” бәләкәй арбага менеп тә утырам. Әбекәй тал төпләреннән мал-туар яратып ашый торган кәрешкәләрнең чемчекли. Урагы үткен. Бабакайның чалгысы ачык урыннарны кыра.
Йөк тә төялә, күңел дә күтәрелә. Минем урын – хуш исле печән өстендә. Бабакай арбаны җиңел тарта. Әбекәй арба тәгәрмәче чокыр-чакырга төшкәндә генә булышкан булып кылана. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела.
Сабый чакның ул мизгелләре төштә күргән сымак кына булып калды...
* * *
Көз. Алтын көз. Сары сарган агач яфракларын талгын җил коя. Бәрәңгеләр алынып бетеп, эшләр саеккач, бабакай авырый башлады. Алтмыш сигез яшьлек бабам беркөнне миңа әйтә:
– Вәрис улым, Күркәдән (Югары Гәрәйдән) Габдулла мулланы чакырып төш әле.
Безнең Актаныш районында Гәрәй авыллары икәү – Түбән Гәрәй (безенең авыл) һәм югары Гәрәй. (Өченчесе – Күчкән Гәрәй – Башкортстанның Калтасы районында дип сөйлиләр.) Югары Гәрәй тау башына урнашкан. Күркә кош биекне яраткангамы, ул авылны көлеп “Күркә Гәрәй” дип тә йөртәләр. Җавапка аптырамас күркәлеләр горур гына болай диләр:
– Без Күркә Гәрәй түгел, Күркәм Гәрәй булабыз...
...– Бабакай, ләфкә кырындагы гоңгортык Рахман картны гына чакырсам? Ул да мулла бит, якынрак та?
– Юк, аңа риза-бәхиллегем юк. Чөнки ул районнан килгән упалнамуч Бәдыйковның ал теленә алданып, күршедәге Чалманарат авылының мәчет манарасын кисеште. Гомерең булса күрерсең – үлгәндә иза чигеп үләчәк.
...Бабакай белән Габдулла мулла байтак гәпләшеп, яшь чакларын, герман сугышын искә төшереп утырдылар. Бабакай мин уйлаганча бик үк йомыкый кеше дә булмаган икән. Ике Георгий тәресе, акчалата бүләкләр дә алган булган.
Бабакай Октябрь бәйрәме алдыннан җомга иртәсендә вафат булды. Югары Гәрәйдән, Бурсыктан һәм Чалманараттан да таныш картлары җеназасына килделәр. Кабер урыны да бик йомшак туры килде. Көз булуына да карамастан, җылымса яңгыр сибәләде.
Еллар үтте. Мәчет манарасын кискән Рахман карт авыл башындагы ташландык мунчада асылынып үлде. Аны кырлач суыгында зиратның бер почмагына күмделәр. Язга чыгу белән кабере убылды, төзәткән-мазар иткән кеше булмады.

ШӘБЕЗ ЯРЫНДА
1951 елның май азаклары. Кичтән күк күкрәп, яшен яшьнәп, көчле яңгыр яуды. Игеннәр уңарга булсын.
Без Түбән Гәрәй авылының башлангыч мәктәбен тәмамлаган берничә бала, укытучыбыз Дәнфирә апа Камалова белән күрше авылга – Чалманарат җидееллык мәктәбенең бишенче сыйныфына сынау бирергә барабыз.
Эт чаба дип бет чаба дигәндәй, аяз көннәрдә сикереп чыгардай урыннары байтак булган Шәбез елгасы төнге көчле яңгырдан соң котырынып ага. Укытучы апабыз аяк киемнәрен салып куйды да, безне берәм-берәм кочтырып, елга аркылы ташыды. Аннары без аргы якта калкурак урын табып, бәрхеттәй чирәм өстенә утырып ял иттек.
Дәнфирә апа бер читтәрәк өс-башын тәртипкә китереп килде дә, безнең янга чүгәләде.
– Я, балалар, – диде, – укып чыккач кайсыгыз кем булырга тели?
Арабыздан иң кыюыбыз Камил:
– Мин тракторчы булам, апа! – дип ярып салды.
– Минем бик тә кибеттә эшлисем килә, – диде Фәйдә, өшегәнлеген сиздермәскә тырышып. Үзе мәк чәчәгедәй кып-кызыл булды.
– Ә син, Барис (анысы мин булам инде), кем булырга телисең?
Апаның үз итеп елмаюыннан башта ни әйтергә белмәдем. Үземне белә-белгәннән бирле аерылмас гадәтемчә, тешемне бераз суырып тордым да:
– Минем язучы буласым килә шул, – дидем. ...Ә күзләрем зәңгәр күккә төбәлгән...
Чират гел “5”ле билгеләренә укыган Надилга җитте. Аның:
– Апа, минем сезнең кебек укытучы буласым килә, – диюенә апабызның йөзендә нур балкыды. Болай да сылу гәүдәсе тагы да сылуланыбрак киткәндәй булды.
...Еллар үтте. Күпләребезнең теләкләре тормышка ашты. Остазларыбызның йөзенә кызыллык китермәдек. Җир күкрәгенә ике аягыбызны да иркен басып йөрерлек кешеләр булып җитештек шикелле.
Теге чакта Дәнфирә апабызның йөзенә шатлык иңдергән сабакташыбыз Надил, чыннан да, укытучы булды. Венгриядә өч ел хезмәт итеп кайткач, Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлады. Әти-әни җилкәсенә салынмады, күрше Башкортстанда нефтьче булып эшләгән килеш, читтән торып укыды. Диплом яклыйсы елны Нугай авылында урта мәктәптә укыта башлады. Тормыш иптәше Люция белән өч бала тәрбияләп үстерделәр.
Надил әфәнденең үзебез укыган Такталачык урта мәктәбенә эшкә кайтуына да инде күп еллар үтте. Аның кебек тоташтан егерме биш ел буе бер мәктәптә директор булып эшләүчеләр Актаныш районында гына түгел, бөтен Татарстанда да бармак белән генә санарлыктыр.
Шунлыктан мең тугыз йөз туксан тугызынчы елның беренче гыйнварында Надил Әгъләм улы Газетдиновка 60 яшь тулган көнне, аңа рәхмәт әйтеп баш иючеләр дә бихисап булгандыр, шәт.
ҖИЋЕП БУЛМЫЙ ИКӘН ҮЛЕМНЕ...
I
Хәтерем ялгышмаса, 1951 елның июль ае иде бугай. Миңа унбер яшь. Болында чүмәлә тарттырган чагым. Безне, чүмәлә тарттыручы малайларны, чиратлап авылга мунча керергә кайтаралар иде. (Болын безнең авылдан унике чакрым ераклыкта.)
Чират миңа җиткәч, авылга кайтуның икенче көнендә, “булгач-булгач булсын” дидем дә, үзебезнең авылдан өч чакрымда урнашкан Бурсык авылындагы түтиләргә кунакка киттем. Анда баргач Миркасыйм исемле малай белән таныштым. Бергә уйнап ялыккач, бу миңа әйтә:
– Мәсәде авылына язучылар килгән, барабызмы?
– Кемнәр килде икән? Мирсәй Әмир абый да юк микән? – дим. Чөнки, ул вакытта мин аның “Агыйдел” повестен бик яратып укыган идем. Шундый повесть та язгач, Агыйдел елгасы янына ял итәргә килми калмас дип уйладым үземчә.
– Кемнәр килгәнен белмим, баргач күрербез, – ди Миркасыйм.
Мәсәде авылы Бурсыктан ике чакрым чамасы ераклыкта. Без барып җиткәндә, кояш төшлеккә җиткән иде инде. Көн шулхәтле кызу, хәтта сулуга каба.
Елга буеннан озын торыклы яшүсмер белән 50-55 яшьләр тирәсендәге, шадрарак бер абзыйның менеп килүен күрдек. Яшүсмернең кулында зур гына бер чуртан. Абзыйга бераз текәлеп карап торганнан соң, мин аның “Чаткылар” пьесасы авторы Таҗи Гыйззәт икәнлеген таныдым. Аның кырындагы үсмер – улы иде микән, әллә оныгымы? Ул чагында белә алмадым. Таҗи ага килә-килешкә авыл малайларына:
– Егетләр, кайсыгыз миңа суалчан китергән иде, шуңарга кармаклар бирәм, – диде.
Шулвакыт, Мәсәде малайларының берсе:
– Әнә, Әпсәләмов абый көймәдә бу якка чыга, – дип сөрән салды. Без Миркасыйм белән шунда таба йөгердек. Габдрахман абыйның “Ак төннәр” повестен укыган, “Алтын йолдыз” романын кулга төшерергә хыялланып йөргән чагым иде бу.
Көймә яр читенә килеп туктады. Габдрахман абый:
– Егетләр, теге якка чыгасы килгәннәр, көймәгә утырыгыз! – диде. Безгә шул гына кирәк тә иде инде, төялдек. Ул ишкәкне каерып-каерып ишә, ә үзе көймәдәге хатын-кызларны:
– Никтер бүген сезнең кәеф юк әле, – дип шаярта. Мин аны, ак йөзле булгач, гел тегермәнчегә охшаттым. Хәер, татар язучылары арасында иң күп романнарны да “тарткан” кеше бит ул. Көймәдә хатын-кызлар берничә иде. Шуларның берсе бәлки хатыны булгандыр. Берсенең композитор Җәүдәт Фәйзи хатыны булуы да ихтимал. Еллар үткәч, “Казан утлары” журналының кайсыдыр санында мәрхүм Җәүдәт Фәйзинең истәлекләрен укыган идем. Үзе экспедиция белән фольклор җыярга киткәндә “хатыным йончымасын” дип, ул аны Агыйдел буендагы бер авылда язучылар янында ял итәргә калдыруы турында язган иде.
Агыйделнең теге ягына чыгып җиткәч, көймәдәге бер ханым:
– Шушында купаться иткәндә платогымны югалттым, тапкан малайга премия бирәм, – диде. Менә ни өчен аларның кәефләре булмаган икән. Без, дүрт малай, суга кат-кат чумып эзләсәк тә, яулыкны таба алмадык. Нишлисең, язмаганны ялап булмый. Әмма барыбер үкенмәдек. Тере язучы белән көймәдә йөрү – үзе бик зур бәхет бит ул.
II
1970 ел. Башкортстанның Нефтекама каласында яшәгән чагым. Шәһәр газетасында күренекле шагыйрь, җырлар авторы Мәхмүт Хөсәеннең килүе турында язылган иде. Күп уйлап тормыйча, “Кама” кунакханәсенең ишеген шакыдым. Мин килеп кергәндә ул, шар кебек түп-түгәрәк кеше, “Кызыл таң”ның махсус хәбәрчесе, озын буйлы Эдуард Әгъзәмов белән кәрт уйнап утыра иде. Танышу-аңлашудан соң, мин дә уенга катнашып киттем. Башка һөнәрләрем чамалы булса да, кәрттә яхшы уйныйм икән. Гөнаһ шомлыгына каршы, язучыны нык “хөрмәтләп”, дүрт алтылык чәпәдем. Үпкәләмәде тагын:
– Әгәр кырымда коньягым булса, жәлләмәс идем, йөз граммны салып та биргән булыр идем, – ди, үзе көлә. – Баш миен шәп эшләтә ул.
Мин дә аның салпы ягына салам кыстырам:
– Авыл сәхнәсендә сезнең “Буй бәласе” дигән шигырегезне сөйләгәнем бар.
– Әллә син дә кыска буйлы идеңме? – ди, гаҗәпләнеп.
– Әйе. Тик, сезнең шигырьләрне сәхнәдән сөйли торгач, үсеп китүемне сизми дә калганмын, – дип елмаям. Үземнең дә газеталарга аз-маз мәкаләләр язуым турында әйткәч, ул миңа адресын да бирде. Шунда Эдуард Әгъзәмов әйтеп куйды:
– Гади эшчеләр арасында да әдәбиятка гашыйк кешеләр еш очрый хәзер.
Соңыннан без Мәхмүт ага Хөсәен белән ике-өч мәртәбә җылы гына хатлар да алыштык. Кызганычка каршы, хатлары сакланмаган.
III
Өченче майда редакциядән гонорар алып чыгып киләм. Каршыга балалар язучысы Рәшит Бәшәр очрады. Аның да каләм хакы алып йөреше икән. Бераздан сүз иярә сүз чыгып, Рәшит Кадыйр Сибгатуллинны искә төшерде:
– Беркөн сөйләшеп тордык әле. “Төштә әти-әниләрне күрәм, үзләре янына чакыралар, озакламам инде, ахры”, – ди Кадыйр. Әллә шаярта, әллә чын.
Озак та үтмәде, июнь аенда яраткан шагыйребез дөнья куйды. Шагыйрьләр һәм язучыларны изге җанлы кешеләр дисәм, бер дә ялгышмамдыр. Аларда сиземләү, интуиция көчле.
Шулай бервакыт Кадыйр Сибгатуллинга “ике бәрәңге” дигән шигыремне укып күрсәткән идем. Кадыйр:
– Барис, монда бернинди шигърият тә юк, лучшы син аны хикәя итеп яз, – дип киңәш бирде. Шуннан соң, ул кыска хикәягә әверелде һәм “Таң йолдызы” газетасында басылып чыкты.
Фатирыннан чыгып киткәндә, шагыйрь миңа “Таңнар, кичәләр” дигән китабын бүләк итте. Анда мондый сүзләр язылган иде:
“Бориска. Гомер буе шулай үзең булып кал, туганым!
21 февраль, 1992 ел.”
Бу язмаларымны Нур Баянның Һади Такташ үлеменә багышлап язган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
“Һәр тармакта җиңеп чыккан кебек,
Эх, җиңәсе иде үлемне.”
НЕФТЬЧЕ ЯЗМАЛАРЫ
“Чанны урлаганнар”
Рәфис әле яшь малай, армиягә дә бармаган. Шулай да, икенче дәрәҗәле оператор булып эшли. Вахтаны кабул итеп алганнан соң, өстәл артына утырып йоклап китмәс өчен бер детектив китап укый башлады. Тәрәзәгә күз төшереп алырга да онытмый. Ундүрт кубометр сыйдырышлы ике чан да, анда менә торган баскыч та акка буялганлыктан, ак кар яктысында күз явын алып җемелдиләр.
Нефть тулгач, чаннарның автоматы үз эшен төгәл үтәп насосны эшкә җигә. Насосның суырганын белдереп, сигнал лампочкасы яна. Тик менә бермәлне, гөнаһ шомлыгына каршы, электр моторының шкив гайкасы сүтелеп, валдан чыгып ычкынмасынмы! Мотор җиңеләеп, бушка әйләнә башлады. Насос эшләми, әмма сигнал лампочкасы гамьсез генә януын дәвам итә.
Нефть ага да ага, һәм үз юлын табып кар астына төшеп югала...
Ниһаять, романның иң кызык җирен узгач, Рәфис тәрәзәдән карыйсы итте. Караса – чаннар күренми (нефтькә буялып, кара күк йөзе белән кушылганнар). Егетнең чәчләре үрә торды. Һәм ул тизрәк кизү операторга шалтыратты:
– Фәлән-Фәләнич, нишлим? Чаннарны урлаганнар бит!
“Мәче”
Еллар үтте, Рәфис тә өч ел хезмәт итеп кайтты. Бераз ял итте дә, тагын яраткан эшенә, операторлыкка барып керде. Менә ул бүген тагын төнге сменада. Кичләрен кызлар янында күбрәк чуалгангадыр инде, тагын йокысы килә башлады. Байтак кына пошыргаланганнан соң, кизүгә шалтыратасы итте:
– Фәлән Фәләнич! Абхут ясадым, барлык скважиналар да әйбәт эшли, нефть алу нормаль бара, барсы да тәртиптә!
Шулай диде дә, мазутка каткан күфәйкесен баш астына салып, татлы йокыга талды...
Кизү оператор, олы яшьтә булуына карамастан, барлык корылмаларны тикшереп чыкты. Беруңайдан Рәфиснең вагончыгына да сугылды. Карый: егет вагон почмагында капланып йоклый. Кизү ипләп кенә Рәфиснең аягына кагылды. Ләкин егет селкенмәде дә, фәкать сул кулының имән бармагын өскә күтәрде:
– Тсс, шаулама! Күрмисеңмени, тычкан сагалыйм...
Менә шуннан соң бирделәр дә инде аңа “Мәче” кушаматын.
Саранлык
Нефтьчеләр тулай торагында өчәү бергә торабыз: Надил, Рәфис һәм мин. Ай азагында Надил белән минем акча бетте. Бурычка беркемнән дә таба алмадык. Йөрдек-йөрдек тә, ашханәдә берәр таныш очрамасмы дип өметләнеп, шунда кердек. Керсәк, Рәфис тирләп-пешеп берүзе бер өстәл артында күкрәген киереп ашап утыра. Файдасы юклыгын сизенсәм дә, аның мөһердәй күзләренә карап:
– Рәфис, бер биш сум акча кирәк иде, биреп тора алмассыңмы? – дидем, үтенечле тавыш белән.
– Акча юк бит, егетләр, үзем дә сметан гына ашап утырам, – диде ул, алдындагы тулы стаканны җитез генә бушатып.
Күтәрелү
Ни генә әйтсәң дә, тора-бара Рәфис тырыш егет булып чыкты. Кичләрен укып, нефтьчеләр техникумын тәмамлады. Яманымны яшермим, мин үзем укырга әвәс булмадым. Дүртенче дәрәҗәле гади оператор булып эшләп йөргән булам шунда.
Менә бүген автобус тукталышында Рәфис белән икәү вахта машинасын көтеп торабыз. Мин аннан:
– Рәфис, машина юк та юк, эшкә соңга калмыйбызмы? – дип сорыйм. Ә ул дәшми. Өченче тапкыр соравымда гына, түбәнсетеп карап:
– Мин сиңа Рәфис түгел, ә Рәфис Бәдертдинович! – диде. Мин ни, авыл мокыты, шунда гына һушыма килдем. Аны өченче көн өлкән оператор итеп күтәргәннәр иде шул.





























ЮМОР-САТИРА

“Чыпчык булгандыр ул!”
Әхмәт җизни авыл советы рәисе булып эшли. Үз эшен әйбәт кенә башкара. Сүз сөйләргә дә оста, мәзәк артыннан да кесәгә кереп тормый, шуның өстенә, әзрәк кешедән көлә торган гадәте дә бар. Авыл җирендә һәркемнең кушаматы булучан бит инде, мәгәр җизни дә ул яктан коры калмаган. Арт ягында күбрәк “Чыпчык” диләр аны...
Беркөнне эшкә килгәч, ул туп-туры почта начальнигы Мөхәммәт абзый янына кергән икән. Авыл советы да, почта да бер үк йортта урнашкан, ерак йөрисе түгел бит. Мөхәммәт абзыйның исә үзенчәлеге шунда ки – аңа табигать борынны кызганмаган: караган саен “сөбханалла!” диясе килеп тора. Шуннан, җизни моның янына кергәч, болар арасында менә мондый бер сөйләшү булып алган имеш:
– Мөхәммәт агай, юлда килгәндә бер бик олы борынлы кош күрдем. Ул нинди кош икән? Шуңа аптырадым әле.
– Әхмәт энем, син аңа бер дә аптырама. Чыпчык булгандыр ул!
Кичә килгән булсаң...
Күрше авылдан ерак туган тиешле Маһинур түти “кул селтәп” килде. Әни аны үзенчә ачык чырай, якты йөз белән каршы алды. Өнәмәгәнен сиздермәде. Ул чакта үзебезгә дә ашарга такы-токы гына иде шул. Югын бар итеп дигәндәй, гөлҗимеш чәе эчкәннән соң, Маһинур түти:
– Нишләп кичә үк килмәдем икән соң мин? – дип куйды уфтанып.
– Ие шул, кичә килгән булсаң, кунып та киткән булыр идең, – диде әни көрсенеп.
Өсте тулы, асты тулы...
Элекке елларны “Красный Бор”га мәҗбүри дисәң дә була, урман кисәргә җибәрәләр иде. Рабига апа һәм өч ир кеше бер атка утырып шунда чыгып китәләр. Юлда барганда киңәшләшәләр:
– Ничек тә бөтенебез бер фатирга керергә тырышыйк.
Барып җиткәч, ирләр тышкы яктан олы, биегрәк күренгән өй янына тукталып, Рабига апага әйтәләр:
– Хатын-кызга кайда да кадер-хөрмәт бар. Ә безгә, ир-атка, чит-ят авылда да сан-салават күрсәтмиләр. Бар әле, булмаса, син кереп кара.
Рабига апа өйгә кергәндә, өстәл артында кемнәрдер ашап-эчеп утыралар икән. Аларга карап, ул базның ачык икәнен дә абайламый, егылып төшә. Базда бәрәңге чүпләп утырган бер хатынны күргәч, югалып калмый тагы:
– Исәнмесез, саумысыз! – ди.
– Безнең якта базга төшеп исәнләшмиләр, – дип җаваплый теге хатын, кырыс кына итеп.
Рабига апа ник базга төшкәненә үкенеп, баздан да, өйдән дә чыгып китә. Чанага утырып калган ирләр аны күргәч:
– Ничек соң? – дип, түземсезлек белән сорау бирәләр.
Ә Рабига апа:
– Кая ул фатир сорау, өйнең өсте тулы, асты тулы кеше! – дип җаваплый...
Куян, Кабан, Аю, Арслан
Эштән кайтуга өйдә мине телеграмма көтә иде. Анда мондый сүзләр язылган: “Арслан, әниең чирләп китте, кайт! Әтиең.”
Әти-әни икесе дә картлар, Башкортстанның Кабан авылында яшиләр. Үзем бүгенге көндә Татарстанның Аю авылында торамын. Тиз генә җыендым да юлга чыктым. Ни арба, ни чана түгел чак, утырып кайтырга бер нәрсә дә туры килмәде. Тизрәк кайтып җитәсе килә, ләкин, уен эш түгел бит: исәпләсәң, илле километрдан артык җәяү кайтканмындыр. Аяк атларлык та хәл калмады.
Алда сирәк-мирәк утлар күренә, нинди авылдыр. Күп кешеләр инде йоклаган. Авыл башындагы бәләкәйрәк кенә бер өйнең уты мин килеп җиткәндә сүнмәгән иде әле. Ике тәрәзәсе урам якка караган бу өй эчендә бер әби йокларга урын әзерләп йөри. Тәрәзә пәрдәсе тартылган булса да, өстәге челтәр аша барсы да ачык күренә. Әби йокларга ятканчы дип ашыгып, капкасын шакыдым. Озак та үтмәде, ишек шыгырдап ачылды, анда әбинең күләгәсе шәйләнде.
– Әби, нык арыдым, кунып чыгарга керт әле, бик ерактан килә идем.
– Каян?
– Аюдан.
– Ә кая барасың?
– Кабанга.
– Исемең ничек соң?
– Арслан.
Мин шулай дип җавап биргәч, әби:
– Тьфү, әстәгъфирулла тәүбә, әдәми зат түгел икәнсең! – дип, як-ягына төкеренде дә, ишеген шалт итеп келәләп, өенә кереп китте. Утын да сүндереп куйды.
Мин ни уйларга да белмәдем, башны түбән идем дә, юлымны дәвам иттем. Урамны чыкканда күзем авыл исеме язылган тактага төште. Анда.. “Куян авылы” дип язылган иде...
Изге хәбәр...
Вәҗи абзый белән Мәстүрә апаның шатлыклары эчләренә сыймады. Чөнки, өч ел элек колхоздан читкә киткән кызлары Фәниядән хат килде. Ул сәлам соңында әйбәт кенә кешегә кияүгә чыгуы һәм шушы көннәрдә кунакка кайтачаклары турында язган иде.
Вәҗи абзый:
– Карчык, кунак кайткач эш кайгысы калмый, бер-ике көн чабарлык печән калган иде, шуны бетереп кайтыйм әле, – дип, чыгып китте. Аның артыннан Мәстүрә апа:
– Бар, бар, карт, дөнья хәлен белмәссең, бәлки бүген үк кайтып килерләр. Мин дә таба ашы пешерергә камыр куя торам, – дип калды.
Вәҗи абзый җиң сызганып печән чапканда, аның баш очыннан гына козгын кычкырып үтте.
– Изге хәбәр, козгынкаем, берүк кияүләр кайтырга булсын! – дип теләде Вәҗи абзый.
Чынлап та, ул кайтып кергәндә кунаклар шау-гөр килеп кайнар тәбикмәк белән чәй эчәләр иде инде. Хуҗа кайткач, чәй янына мәй дә табылды. Ярты төнгә кадәр сыйланып утырдылар.
Бераз салып та алгач, Вәҗи абзый яшьләрчә дәртләнеп, теленә салынып китте дә, ниндидер тозсыз сүз ычкындырып ташлады. Һәм үз сүзеннән үзе кызык табып, кычкырып көлеп куйды. Ә кияү, үлгән сарыкныкы кебек тонган күзе белән акаеп карап:
– Ник син, бабай, кешедән көләсең?! – диде дә, яшен тизлегендә аның “ипи шүрлеге”нә менеп тә төште...
Шуннан, Вәҗи абзый таң атканын дә көтмәде, күз төбе күгәргән килеш печән чабарга чыгып китте. Кояш төшкелеккә якынлашканда, таныш козгын тагын аның баш очыннан кычкырып үтте.
– Изге хәбәр, козгынкаем, берүк кияүнең китүенә булсын! – диде Вәҗи абзый, күңеле тулып.
Каты әйткән
– Картым, әллә юлың уңмадымы? Сөмсерең коелган...
– Әйтмә дә инде, карчык. Утынга барырга ат бирмәгәч, бригадирга бик каты әйтеп ташладым. Шуңа үкенеп бетә алмыйм.
– И, аллакаем! Харап иткәнсең икән. Нәрсә дидең соң?
– Әйттем инде, әйттем. “Синең артың минем битемә тартым!” – дидем...
Шайтан таягы
Беркөнне бригадир Галимулла абзый миңа әйтә:
– Энем, беркем дә тыңламады, җирәнмәсәң, Әмирхан картны икәү мунча кертеп чыгарыйк әле.
Мин сабанчы булып эшлим. Бүген төнлә эшкә. Моңарчы ул картның барын-югын да искә-санга алганым булмады. Ул, ферманың каравыл өендә кешеләр китергән ризык белән генә туенып яши иде, ахры.
Күңелемнән картны кызгандым да. Галимулла абзый гозеренә риза булдым. Эш бетеп, кайтырга чыккач, аннан сорыйм:
– Нишләп соң ул шундый көнгә калган?
– И, энем, аның язмышын ходай дошманыңа да күрсәтмәсен, – диде Галимулла абзый, һәм җилкәмә кулын салып, дәвам итте:
– Яшь чагында ул ата-анасын бик рәнҗетте. Эчеп кайткач, аларны кыйный торган булды. Ә алар үлгәч, йортын-җирен сатып зимагурлыкка чыгып китте. Менә хәзер, үзең күрәсең, нинди хәлдә. Рәтле-юньле эшләмәгәч, пенсия дә алмый, карар кешесе дә юк. Борынгы халык тикмәгә генә җырламаган бит:
Атны күркәм күрсәтәдер
Мәкәрҗә дугалары.
Кая барсаң, шунда кирәк
Ата-инә догалары...
Бу картка ата-анасының каргышы төште. Әле син яшь, аның язмышыннан гыйбрәт ал!
Мунча керткәннән соң ике көн үткәч, Әмирхан карт гүр иясе булды. Күмәргә килүчеләр бик аз иде. Кабер урыны да каты җиргә туры килде. Олылар: “Җаны явыз кешенең шулай була”, – дип, сукрана-сукрана казыдылар.
Былтыр авылга кайткач, зират яныннан үтәргә туры килде. Шунда келт итеп Әмирхан карт искә төште. Кереп каберен карыйсы иттем. Байтак еллар үткән булса да, тиз таптым: аның кабере өстенә ... шайтан таяклары үскән иде.
Күптән саткан
Бер бабай базарда догалыклар сатып утыра. Ул аларны үз хакына түгел, икеләтә арттырып сата. Алучылар күп, хәзер дингә кабаттан ышана башладылар бит.
Менә чират яшь кенә бер хатын-кызга җитте. Ул догалыкларны караштырып, бәяләрен белгәч, гаҗәпләнеп сорады:
– И, бабай, синең соң иманың бармы?
– Кызым, бар иде, иманым да бар иде. Тик мин аны сатып җибәрдем шул инде, – дигәнен сизми дә калды бабай.
Мал иясенә охшый
Авылга кайттым, энекәш өйләнгән иде. Менә китәр вакыт та җитте. Әти-әни картлар, мал-туар артыннан йөрерлек түгелләр. Энекәш техникада эшли, аның да вакыты тар. Икебез генә калгач, киленгә:
– Сыер көтүдән үзе кайта белә торгандыр. Сарыкларны танып кертә алырсың микән? – дип сорадым.
– Мал иясенә охшый диләр бит. Энеңә охшап, атлар-атламас барсалар, танырмын, – дип җавап бирде ул.
Әтиегезгә рәхәт...
Март бураны тәрәзә пыялаларына кар сибә. Иртәнге сәгать сигезләрдә әниләре сыер савып керде дә, йоклап яткан балаларын уятты:
– Балалар, торыгыз әйдә, җылы көе сөт эчегез, – диде.
Балалар торып сөт эчкәч, күңелләре булгач, арадан берсе тәрәзә артында котырынган буранга карап торды да, тиктомалдан әтисен искә төшерде:
– Ә әти нишләп өйдә түгел, мондый буранда кайда йөри? – дип сорады.
– Әтиегезгә нәрсә, рәхәт аңа: җылы толыпка төренеп кенә, чанага кырын ятып кына, кырга салам ташырга китте. Ә мин менә, кара буранда, суык абзарда, бура кебек сыерны көчкә савып кердем, уф алла! – диде әниләре, авыр көрсенеп.
Сакал
– Ай-яй, Галимулла, бигрәк үзеңә килешеп торган сакал үстереп җибәргәнсең.
– И, яшьти, олыгайгач калдырырга уйладым шул. Соңгы вакытта нык авыртынам да. Дөнья хәлен белмәссең, үлеп-нитеп куюың бар, алла сакласын.
– Анда сакалсыз да кабул итәләр дип уйлыйм мин.
– Бәлки шулайдыр да.
– Ә карчыгың ни хәлдә соң?
– И, ул да шулай, минем кебек инде.
– Тора-бара хатын иренә охшый башлый диләр. Карчыгың да сакал үстерәме әллә?..
Заман белән бергә атлау
Ямьле җәй көне Таһир абзый гадәттәгечә кичке сәгать биштә эштән кайтты. Калган ашны тиз-тиз генә җылытып ашады да, көндәлек матбугат белән танышкандай иткәч:
– Заманадан артта калып булмас, – дигән фикергә килде. – Үзгәртеп кору һәм тизләнеш, чыннан да, һәркемгә кагылырга тиеш. Бүгенге эшне иртәгәгә калдыру да ярамас... Бал коеп куйганга бүген төп-төгәл өч атна булды түгелме?..
...Көмешкә аппаратының көпшәләре озын иде, ул аларны кыскартты. “Монысы тизләнеш була” – дип куйды. Төгәл ябылып бетми торган иске капкач урынына кичә ясап алып кайтканын куйды (ул заводта эретеп ябыштыручы булып эшли).
– Монысы үзгәртеп коруга туры киләдер, мөгаен, – диде. Шуннан соң, егерме литр сыешлы савытны сабый баланы күтәргәндәй сак кына күтәреп, газ плитәсе өстенә утыртты. Аңа карап, бераз тешен суырып торганнан соң, ут кабызып җибәрде. Бу вакытта сәгать кичке унберенче иде инде. Менә, бер сәгать чамасы вакыт үткәч, өч литрлы банкага күз яше кебек саф сыекча чулт-чулт итеп тама башлады.
Сыекча бер стакан чамасы җыелгач, авыз итеп карады. Артыннан ипи кыерчыгы иснәп, кикереп куйды, аннары стенадагы көзгегә карап, үзенә үзе сокланып, болай диде:
– Ай-һай, Таһир, эчәргә дә маһир, яшьләрдән һич калышмыйсың! Күр әле, бер стакан салуга, күзләреңдә нинди үзгәреш!
“Гөнаһсыз сабый”
Иртәнге сәгать белән пенсия яшендәге бер абзый Актанышка кайтырга йөри. Ләкин кассада билет юк. Ул күңелен төшермәде, автобус туктый торган җиргә килде. “Берәр җае чыгар”, – дип уйлагандыр инде. Чынлап та, шунда аңа бер хатын-кыз:
– Агай, әллә билет кирәк идеме? Минем артык билет бар-барын, тик балаларныкы. Кызым кайтмаска булды, кәҗәләде, – диде.
Шулчак маршрут автобусы килеп туктады, озак уйлап торырга вакыт та калмады. Билет тикшерүче артык игътибар итмәде, ахры, абзый да тыныч кына кереп утырды. Автобус кузгалып киткәч, абзыйның авызы колагына җитте.
Ләкин, иртәрәк сөенгән икән. “Татарстан” совхозы турына җитәрәк автобусны туктатып билет тикшерә башладылар. Абзый янына җиткәч, контролер кыз аңа:
– Бабай, бу бала-чага билеты ич, – диде. Ә абзый, гөнаһсыз сабый кебек, болай дип җавап бирде:
– И, сеңлем, минем картаюым җиткән инде, әйтсәң-әйтмәсәң дә, бала-чага хөкемендә кешемен!
“Туры бас”
Шифаханәдә гомеремдә беренче мәртәбә булуым. Температурам күтәрелгән иде. Врач миңа укол билгеләде. Чират җиткәч, әйтелгән бүлмәгә кердем дә:
– Кай җиргә кадыйсыз, сеңлем? – дип сорадым.
– Йомшак җиреңә, – диде сестра, минем кәгазьне карагач.
Ыштанны төшердем дә, почмакка барып, кадарга уңай булсын өчен йомшак җирне туңкайта төшеп, почмакка барып бастым.
Сестра миңа карап киң елмайды да:
– Әллә бала чагың исеңә төштеме, абый, тураеп бас! – диде.
Гарәп юләр түгел
Чакырылган кешеләрнең барсы да килеп бетте. Мулла бабай гына һаман юк. Аш та суынып килә. Ә ул, рәхмәт яугыры, икенче кешеләрдә кунакта булган да, шуңа соңлаган икән.
Ниһаять, мулла килеп кергәч, күк капусы ачылгандай булды. Ун көнлек сабыйга ата-ананың теләгән исеме кушылды. Сабый да исемне ошатты, ахры, үзенчә елмайгандай итте дә, әнисенең кулында мышнап йокыга китте.
Хәерләр таратылып, амин тотылгач, бераз сөйләшеп утырдылар. Хәер күп кергәнгә, мулла бабайның да кәефе күтәренке иде. Кызыксынган кешеләргә догаларның мәгънәләрен татарча да аңлатты. Шунда бер агай:
– Мулла бабай, ә гарәпчә суык ничек була? – дип сорап куймасынмы. Мулла бабай күзен йомып бераз уйланып торды, мәгәр белмәгәнен сиздермәде:
– Гарәпләр юләр түгел, суык аш ашамыйлар! – дип тамак кырды.
Теге дөньядан кайту
Галимулла абзый тимерче булып эшләп илле яшьтән пенсиягә чыкты. Эшкә барасы юк. Әле менә берүзе булса да (аның хатыны былтыр гүр иясе булган иде), бәйрәмне шулхәтле “матур” уздырды... Икенче көнне иртән уянып китсә, башы чуен чүлмәк кебек, чатнап ярылгандай итә. Баш төзәтергә кичәгедән бернәрсә калмаган. Кибеткә барырга, бердән, хәле юк, икенчедән, акча да беткән...
Эзләгән таба диләр. Актарына торгач, шифоньерның аскы тартмасыннан башланмаган бер шешә денатурат тапты. Ул аны өченче ел хуҗалык кибетеннән “берәр кирәге чыгар әле” дип сатып алган иде. Кулымнан тартып алмагайлары дигәндәй, ашыга-кабалана, сусыз-нисез йөз граммны эчеп куйды. Дөньялар яктырып киткәндәй булды.
“Булгач булсын инде” дип, аннары икенче рюмканы да бушатты.
Махмырга күп кирәкмени? Бераздан иңке-миңке килеп, диванга барып егылды. Ярый әле, бәхетенә каршы, бердәнбер улы төнге сменадан эштән кайтты. Шунда ук, өстәлдәге шешәне күреп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлады. Әтисе янына килсә, аның бер күзе мәгърипкә, икенчесе мәшрикъка китеп, үзе зәңгәрләнеп чыккан иде инде.
Улы тиз генә “ашыгыч ярдәм” чакырырга чапты, һәм, күп тә үтмәде, гомердә булмаган хәл – килеп тә җиттеләр.
Хастаханәгә аны носилка белән алып керделәр. Абзыйның тавыш-тыны юк, ә тәне ут кебек яна. Аны реанимация бүлегенә кертеп, анадан тума килеш койкага салдылар, кул-аягын бәйләп куйдылар. Кеше тормышы өчен көрәш башланды. Укол кадау дисеңме, кан алыштырумы – берсе дә калмады.
Менә хәзер ул, әйтерсең лә авыр таш, төпсез коега томырыла... “Мәңге төшеп җитеп булмас ахры” – дип уйлый. Шулай да бервакыт төшеп җитеп, аягына баскандай итсә, – анда ямь-яшел чирәм, имеш... Як-ягын караса – берсеннән-берсе гүзәл хур кызлары җиләк-җимеш ашап йөриләр... Ул, кайсын сайларга да белмичә аптырап, “әле ярый, мин оҗмахта икән” дип сөенеп, тагын һушыннан яза...
Ике тәүлектән соң манма тиргә батып аңына килгәч, Галимулла абзый карлыккан тавыш белән:
– Мин кайда? – дип сорады. Дежур сестра аның янына килеп:
– Син яшәү белән үлем арасында идең, хәзер куркыныч үтте инде, ашарыңа да китерәм, – диде. Манный боткасы, ике кисәк ипи телеме һәм бер стакан чәй алып килеп ашатты. Табиплар аның янына кергәндә, ул сабый балалар кебек елмаеп, изрәп йокыга киткән иде инде.
Йокысы туйгач, аны икенче катка, башка авырулар янына күчерделәр. Бер атнадан, тәмам терелеп җиткәч, өенә кайтырга рөхсәт бирделәр. Галимулла абзый исән калуына сөенеп, чәй эчкәндә ипи тотып ант итте:
– Моннан соң исерткеч нәмәрсәне авызыма да алмыйм!
Бу сүзләр фәрештәләрнең “амин” дигән сәгатенә туры килде, күрәсең. Хәзер инде аңа җитмеш биш яшь. Эчемлек-фәләнне җене сөйми. Үзен кыстаучылар булганда, җирән мыегының очларын бөтереп:
– Эчмим дигәч, эчмим, егет сүзе бер булыр, – дип кенә җибәрә. “Оҗмах”ка барып кайту Галимулла абзыйны әнә шулай акылга утыртты.
Үзбәк белән чуаш
Безнең татар халкы арасында Үзбәк дигән исем еш очрый. Бу турыда сөйләргә уйлавым да шуның аркасында, чөнки мин үзем дә Үзбәк исемле.
Июнь аенда миңа үз гомеремдә беренче мәртәбә ял йортына барырга юллама бирделәр. Менә инде, мин тиз йөрешле поездның купесына да кереп утырдым. Чемодан күк әйберләремне әйбәт кенә урнаштырып куйгач, маңгаемнан аккан бөрчек-бөрчек тирләремне сөекле тормыш иптәшем яшь чакта бүләк иткән чигүле кулъяулык белән сөрттем дә, баядан бирле миңа кызыксынып карап торган юлдашыма дәштем.
– Барасы юл ерак, әйдә, танышыйк, булмаса. Мин Үзбәк булам, – дидем.
Ул мине бик тә үз иткән кыяфәт белән, бәләкәй авызын колагына кадәр ерып, кулын сузды:
– Ә мин чуаш!
Соңыннан, күргән-белгәннәрне сөйләшеп бара торгач, үзен чуаш дип таныштырган иптәшнең Алексей исемле булуы да ачыкланды...
Туй бүләге – салам эскерте
Сабан туе алдыннан авылда туй бара. Тракторчы Фәнис алдынгы сыер савучы Фәнисәгә өйләнә. Егет тә төшеп калганнардан түгел...
...Былтыр сабан сөргәндә йоклап китеп, ул тракторы белән имән төпсәсенә килеп бәрелгән һәм картерны ярдырган иде. Колхоз рәисе (әйбәт кеше) тавышын күтәрмичә генә әйтте:
– Энем, запчасть бер җирдә дә юк, үзең берәр әмәлен тап инде.
Шуннан соң егет ике дә уйлап тормады, какланган юан өянке агачыннан ике көн эчендә заводныкыннан да әйбәт итеп картер ясады да куйды. Шаккатмаган кеше калмады. Тракторга да җиңелрәк булды, ахры, сөенеченнән юргалап, су ташыган кыз кебек йөгереп кенә йөри башлады.
...Туй кызганнан-кызды. Һәркем хәленнән килгәнчә яшел коштабакка акча салды. Аннан соң колхоз рәисе Мәних абзый туйны алып баручы – тамада Сәйдел абзыйдан бер-ике сүз әйтергә рөхсәт сорады.
– Җәмәгать, – диде ул, – мин туйдан бик канәгать. Яшьләрне котлап миннән бер баш умарта! (Чөнки аның колхоз умарталыгында унөч баш умартасы бар иде.)
Башкаларның да сер бирәселәре килмәде. Хәтта ялгыз яшәгән Хәят апа да бер каз бирәчәген әйтте. Чыбык очы тиешле Муллахмәт агайдан да бер сарык бүләк ителүе мәгълүм булды. Ә бабай, карчыгы белән бераз киңәшкәннән соң, чепи күзен челт-челт йомгалап:
– Ир балаларым булмады, шуңа күрә, кияү, сине үз улым кебек якын итеп, бездән бозаулы сыер! – диде.
Кунаклар, шәһәрдән кайтучылар да байтак иде, үзләре дә сизмәстән аягүрә басып, “Урра!” кычкырып кул чаба башладылар.
Басу каравылчысы Галәй абзый гомере буе берүзе торса да, аның да мондый хәлдә мескен булып каласы килмәде. Сикереп торды да:
– Андый мал-туарга курмы да бик күп кирәк булыр: алайса, миннән бер эскерт арыш саламы! – дип сөрән салды.
Яшь егет, гармунчы Сәгыйрь башын кыңгыр салып “Көнгер” баянын сыздырып уйнап җибәрде. Бүләк әйтүчеләр шуның белән беткән, була калса да, салам эскертеннән дә зурракны беркем әйтәчәк түгел иде инде...
Сөйләшә белмәгән авыздан...
Язгы чәчү бетәр алдыннан көннәр дә әйбәтләнеп китте.
Пожарный алдындагы утыргычта Хәсән карт белән Мәрдән агай (алар янгынчылар) берсе төрепкә, икенчесе “кәҗә сыйрагы” көйрәтә. Эчләре пошканнан хатыннарыннан зарланып, тора-бара дөнья хәлләренә күчтеләр. Сөйләшүләренең иң кызыклы җирендә, тарантаска кырын ятып уполномоченный Сафинның килгәне күренде. Килеп җиткәч, ул торбадан чыккандай калын тавыш белән:
– Эшләр барамы, агайлар? – дип сорады.
– Бик бармый шул, энем, – диде Хәсән карт. Аның сүзенә кушылып Мәрдән агай да:
– Эшсезлектән аптырадык инде, әллә якын-тирә авылга барып ут төртеп кайтасы! – дип кеткелдәп көлде. Сафин ни дияргә дә белмәде, ык-мык итте дә, атын юырттырып китеп барды.
Икенче көнне мәгълүм булды: Мәрдән агайның ун хезмәт көне киселгән иде.
Барыбер әрәм буласы...
Иртән караңгылы-яктылы мәлдә Сәгыйдә апа сукрана-сукрана иренә ат җигәргә булышты. Һәм карты, янгынчылар нәчәлниге иптәш Фәйзуллин, тарантасына бөкрәеп утырып, күрше авылга юл тотты.
Октябрь бәйрәменнән соң көннәр начараеп киткән иде. Җитмәсә, “кырлач ягыннан” җил исә. Иптәш Фәйзуллин эченнән генә “сукыр тычкан юлга чыккан – аршын ярым кар яуган” дип уйлап куйды, күзлек пыялаларын сөртә-сөртә.
Менә ул үз кул астында эшләгән Әгъләчтин картның өенә дә килеп җитте. Иптәш Фәйзуллинның үзе килгәнен генә көтеп торган диярсең, Әгъләчтиннең төпчек малае Фоат, урыс капканы каерып ачып, якты чырай белән аны каршы алды.
– Энем, күк алашаның аркалыгын төшереп, алдына печән салып куй! – диде дә нәчәлник иптәш, өйгә кереп китте.
– Әссәләм-Әгъләйкем! – Бу сүзләр Фәйзуллинның авызыннан көчкә-көчкә чыкты. Сәлам алучы булмагач, гадәтләнгән урынына – түр башына үтте. Бераздан Фоат керде, керүгә үк туп-туры мич башына менеп китте. Әзрәк җылынгач:
– Низам абый, нигә шәмкәчөең төшкән, әллә башың авыртамы? – дип сорады.
– Кичә “кыек төялгән”, күпкәрәк киткән ахры. Атаң өйдә юкмыни соң?
– Кунакка киткәннәр иде шул, иртәгә генә кайталар. ...Моннан атна-ун көн элек бал койганнар иде, бәйрәмгә дип.
– Ә, шулаймыни? – диде Низам, кош тоткандай куанып.
Бер чүмеч бал эчкәч, иптәш Фәйзуллин мыек чылгыен сыпырып куйды һәм җиңеләеп китте. Ә инде тагын бер чүмечне “тамызгач” үзен бөтенләй җир кендеге кебек хис итә башлады.
– Һай, рәхмәт, матурым, син мине тәмам кеше иттең бит, – дип, ишеккә таба юнәлде.
– Бер булгач булсын инде, Низам абый, тагын берне эч.
– Атаң ачуланмасмы соң?
– Әти аны барыбер эчмәс иде, аңа тычкан төшкән иде бит.
Бу сүзләрне ишеткәч, иптәш Фәйзуллин ничек косып җибәргәнен дә сизми калды. Һәм бу хәлдән соң Әгъләчтин картларга бүтән кермәс булды.
Малның була төрлесе...
Язгы матур көндә яшьлек елларын Казанда бергә укып үткәргән ике карт очрашты.
– Бәле-еш, исән-саумы, син түгелме соң, Хөрмәт?
– Аллага шөкер! Танымый да торам, син икәнсең лә, Хисмәт! Олыгайгач күзләр дә уңып беткән инде...
Йорт алдындагы утыргычка барып утыргач, аркаларын кояш та кыздыра башлагач, телләре тагы да ачылыбрак китте.
– Укыган чакта син, Хөрмәт дус: “Малсыз кеше – җансыз кеше”, – дип әйтергә ярата идең. Ә хәзер ничек? Шәһәр җирендә мал асрау мөмкин түгелдер инде...
– Алтыдагы алтмышта дигәндәй, яшь чактагы әвәслекне барыбер ташлап булмый икән ул. Дүрт песи асрыйм! – дип кеткелдәде Хөрмәт, май кояшыдай елмаеп. – Әле дә, менә, песи бәдрәфе өчен комга барышым иде. Кем уйлаган шул песиләр аркасында яшьлек дустымны очратырмын дип!
– Синең “алтыдагы алтмышта” булса, минем турыда “картаеп та акыл кермәгән” дип әйтергә ярый торгандыр, алайса. Яшь чакта хайван-фәләнне искә дә алмый идем бит, үзең беләсең. Ә менә хәзер эшләр үзгәрде, бозау хәтле эт асрый башладым! – дип җаваплады Хисмәт, керделе-чыктылы тешләрен ыржайтып. – ...Хәер, асрыйм дигәч тә, оныгымның яраткан эте ул. Онык ярата, ә мин астын тазартам, тамагын туйдырам, гүләйт иттерәм... Гәзит укырга да вакыт юк шуның белән. Оныгым: “Бабай, Будулайны выгуляй!” – дип кенә тора. Анысы да монысы, яз җиткәч тагын мәшәкать артты бит әле менә: Будулай кәләш сорап дулай башлады. Каян гына әйбәтрәкне табарга икән инде...
...Ул эт торышына бераз үз тормышын да өстәп сөйләргә дип авызын гына ачкан иде, биек йортның бер тәрәзәсеннән яңгыраган тавышка бүленеп калды:
– Бабай! Будулайны выгуляй!!
Илле ел күрешмәгән картлар биш минут сөйләшергә дә вакыт тапмыйча, утыргычтан кузгалып, икесе ике якка китеп бардылар...
Ике бәрәңге
Яз. Маһинур әби дә, олы яшьтә булуына карамастан, төн йокыларын югалтып бәрәңге утыртырга әзерләнеп йөри. “Гомер булса, тагын ямьле җәйләргә җитәбез, иншалла”, – дип үзалдына сөйләнеп, ул кар базыннан бәрәңге чыгара башлады. Бәрәңгеләрнең төрлесе, эресе дә, вагы да бар иде.
Эре бәрәңге язгы кояш нурына кышкы йокыдан уянды һәм янәшәсендә яткан вак бәрәңгегә сүз кушты:
– Вап-вак башың белән минем яннан урын алырга ничек батырчылык иттең, колорад коңгызы ашап бетергере нәрсә!?
– Җир йөзе киң бит. Барыбыз да сыярбыз. Эчең пошмасын, синең күкрәгенә басмыйм ич, – диде вак бәрәңге, кыюсыз гына.
– Шуңа аптырыйм, мин буй үстергәндә син нишләп яттың икән?
– Аңа мин гаепле түгел инде. Былтыр әниемнең урыны көнбагыш белән янәшә туры килгән. Ә ул, көнбагыш, комсызланып бөтен дымны үзенә тарткан. Туганнарым да миңа охшап кечкенә булдылар. Үзең аңла, безнең тормыш шартлары нинди иде бит...
– Шулай булса да, үзеңне орлыкка калдырырлар дип өмет итәсеңме?
– Өметсез шайтан диләр, чыкмаган җанда өмет бар инде...
Маһинур әби үзара барган сөйләшүне ишетмәде, бәрәңгеләрен чыгарып бетерде дә, сортларга аера башлады. Чират безнең танышларга җитте. Вак бәрәңгене шул килеш утыртасы күзәнәкләр янына куйды. Ә эре бәрәңгене, “бу килеш зур була” дип, урталай ярган иде, эче куыш булып чыкты. Маһинур әбинең ачуы килде дә:
– Алапасы олы, кабыргасы коры! – дип, чыраен сытып, аны бер як читкә атып бәрде.
Һәркемнең үз чәчәге
Пенсиягә чыккач, өйдә тик ятасы килми. Чәчәкләр сату белән шөгыльләнә башладым. Хәрәкәттә бәрәкәт диләр бит.
Шулай беркөнне, минем янга таякка таянган, түгәрәк ак сакаллы, күркәм йөзле карт килеп туктады. Чәчәкләрнең барсын да күзе белән барлап чыкканнан соң:
– Мин чәчәктән дә матуррак, минем өчен һаман яшь булган бер кешене туган көне белән котларга телим. Нинди чәчәк бүләк итим икән соң? – дип сорады.
– Андый очракта сезгә өч розадан букет ясап бирә алам.
– Ай, рәхмәт яугыры, карчыгымның да исеме Роза бит минем.
– Алай булгач, исеме җисеменә туры килә икән. Аңа ничә яшь соң?
– Яшь әле ул, аңа бүген нибары җитмеш биш тулды.
Бабай акчасын түләде дә, букетын бик кадерләп сумкасына салды. Үзе букет кырындагы “шампан”га ымлап, миңа күз кысып куйды. Шуннан соң, таягына да таянырга онытып, яшьләрчә йөгерә-атлый үз Чәчәге янына ашыкты.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.