Latin

Безнесмен - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 3164
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1585
38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Монда бөтенесенең борынгы каланы менеп күрәселәре килә икән, ә аңа барыбер. Атның тезгенен үзенә генә сорамасын. Әллә кайларга чаптырып китеп барыр. Кире борылды. Инеш ача чыкканда балакларын сызганып куйды. Шәһәр кешеләрен дә борынгы шәһәрчекләр кызыксындыруына гаҗәпләнеп тә куйды. Аның уйларын сизгәндәй:
– Чит илләрдә мондый җирләрне күрсәтеп акча эшлиләр, – диде кыз.
Бардыр, аның чит илләргә чыкканы юк әле. Шәһәрчек янына менеп җиткәч, өзәңгеләргә басып эчкә карап торды кыз. Стена буендагы канауда нәрсәдер күреп, ат өстеннән сикереп төште. Кечкенә генә чүлмәк кыйпылчыгы булган икән. Аны кулына алуга кош тоткандай куанды.
– Моңа бит ничәмә-ничә гасырлар инде! – кыз аны зур канәгатьлек белән чалбар кесәсенә тыгып куйды.
Андый вак-төяк кыйпылчыклар монда бик күптер әле. Алабуга археологлары ел саен дөнья казып чыгаралар иде. Олыларын алып киткәннәрдер.Монда бит һәр таш тарих сөйли. Кыз үзен яңадан атка атландыруын сорады. Кире чишмәгә төшеп киттеләр.
– Ә мин мең еллык чүлмәк ватыгы таптым, – дип мактанды ул егетенә.
Тегесе дә табылдыкны кызыксынып кулына алды. Икәүләшеп аны әйләндерә-әйләндерә карадылар. Машиналарына утырганда егет Фаилгә йөз сумлык акча сузды.
Чишмә янындагы аксыл чит ил машинасы ул килгәндә үк бар иде. Теге кыз белән егет машиналарына кереп утыргач, алгы ишеге ачылып, аннан утыз яшьләрдәге тәбәнәгәк буйлы, кара чәчле хатын чыкты.
– Мине дә тау башына алып менеп төш инде, – диде ул.
– Рәхим итегез, – диде Фаил итагатьле генә.
Тауга менгәндә:
– Яшь кенә булсаң да, яхшы бизнес башлагансың. Синдә өмет бар! – диде хатын.
Кызык: бизнес турында башына да китереп карамаган иде ул. Дөрестән дә, бизнес бит инде бу. Чишмә янына килгән кешеләрне бушка атландырып йөртми. Күбрәк кызлар һәм яшьрәк хатыннар ат ярата икән. Аннан бу тирәләрнең тарихын да кызыксыналар. Бар белгәннәрен сөйләп бирә. Изгеләр чишмәсенә, борынгы шәһәрчеккә бәйләнешле риваятьләрне дә сорыйлар. Андый риваятьләр, әкиятләр бик күп түгел шул. Монголлар яу белән килгәч, Болгар иленең алар белән соңгы сугышы Кирмәнчек янында булганын укыганы бар. Нәкъ монда Батый хан белән Болгар әмире тынычлык солыхы төзиләр. Шәһәр яндырылмыйча, халкы кырылмыйча кала. Казан ханбикәсе Сөенбикәнең ире Сафагәрәй белән җәй көннәрендә монда кайтып йөргәннәрен, Имән Күпер ягынагы Утар елгада елкы көтүләрен тотканнарын да өлкәннәрдән ишетеп белә. Сөенбикә монда кайтып Язгы җыеннар, Сабан туйлары оештырган, диләр. Аның исемен ишеткәч, күбесе җанланып китә. Җәйге челләдә чишмәгә су эчәргә керүче юлаучылар тау өстеннән ак киемле картларның төшеп дога укуларын күргәлиләр. Тагын бер риваять бар икән әле. Нократ елгасы ягыннан монда бик еш рус юлбасарлары килеп чыга торган булган. Аларның бер язда каланы таларга килүендә ирләр Котыш җыенына киткән булалар. Шәһәрдә өлкәннәр, хатын-кыз һәм бала-чага гына кала. Рус баскынчылары “Ушкуй“ дип йөртелүче киң җиңел көймәләрендә Нократтан Омар елгасына кергәннәр дә, унбиш чакырым чамасы күтәрелеп, көньяктагы урман почмагыннан җәяүләп килә торган булганнар. Ул чакта аларның килгәнен бала-чага шәйләп ала. Алар тавыш куптарып өйләренә чабалар. Кирмәнчек әмиренең анасы бөтен өлкәннәрне кулларына сәнәк, чалгы алып баскынчыларга каршы чыгарга чакыра. Үсмерләр ук-җәяләрен, сөңгеләрен алып аларга кушыла. Баскынчылар ул арада кала каршындагы инешкә килеп җитеп, аны ерып чыга башлаган була инде. Бөтен кеше кырмыскалардай алар өстенә ябырыла. Шәһәр халкының бәхетенә дошманнар бик күп булмый. Алар аңнарына килеп сафларга тезелеп өлгергәнче, кайсын чалгы белән чабалар, кайсын сәнәккә алалар. Барысы да җиргә ава. Хатын-кызлар, үсмерләр дә шәһит китә. Шәһәр халкын күтәргән карчык – әмирнең әнисе беренчеләрдән булып һәлак була. Котыш җыенындагыларга чапкын җибәрелгән була инде. Ара биш-алты чакрым гына бит. Озакламый алар да кайтып җитәләр. Икенче көнне Кирмәнчекне баскынчылардан саклап шәһит киткәннәрне хөрмәтләп гүргә иңдерәләр. Аларны озатырга тирә-юньдәге авыллардан да меңләгән халык җыела. Боларның барысын да ашыкмыйча, тәмләп сөйли ала ул. Хатын-кыз әкият тыңларга ярата икән.
– Кирмән стеналары алдындагы канауда чүлмәк ватыклары бик күп. Алардан Сөенбикә дә су эчкәндер әле, – ди егет серле генә.
Аның бу сүзләрен ишеткәч, аттан төшеп, чүлмәк кыйпылчыгы эзли башлыйлар. Аларның кайберләре кояшта ук ялтырап ята. Һәр табылдык – юлаучылар өчен зур сенеч. Бик кадерле әйбер кебек алып китәләр аларны.
Ул көнне әллә ничә тапкыр менеп төште ул тауга. Көн сүрәнләнә башлагач кына кайтып китте. Шул гомер йөргәч, үзен югалтканнардыр, дип уйлаган иде. Искә дә алучы булмаган икән. Ул көнне агроном булып эшләүче әтисенең эшләре күп булгач, атка утар ясауны иртәгесенә калдырганнар. Бабасы Кашканы төнгә абзарга кертмичә ишек алдында гына калдырды.
Фаил көннең узуыннан канәгать иде. Тауга менеп төшүләре атның аякларына да файдага гына булгандыр. Үзе дә акча эшләп алды.
– Фәлән кадәр бирегез, – дип сорамый ул.
Бөтенесе, сүз берләшкәндәй, йөзлек тоттыралар.

***
Халит төшке ашка өенә кайткан иде, күршесе Садри кибетеннән килеп чыкты. Аны күргәч, елмаеп та куйды.
– Туктале, кереп китми тор. Сүзем бар, – дип, аны юлыннан туктатты.
Кызык, бергә үссәләр, янәшә яшәсәләр дә, еш аралашканнары юк иде, нәрсә әйтәсе килә икән?
– Малаең Фаил яхшы бизнес башлап җибәргән. Үзем дә кызыгып куйдым әле, – диде Садри.
Халит аптырап калды. Нәрсә турында әйтә соң ул? Нинди бизнес?!
– Аңлап бетермәдем.
– Кичә төштән соң, Мамадыштан кайтышлый, Изгеләр чишмәсенә тукталган идем. Карыйм, ыспай гына киенгән бер егет кызларны атка атландырып йөри. Якынрак килсәләр, синең Фаил икән. Атланып йөрергә кызлар чират тора, малай!..
Халит аптырап калды. Әтисенең Кашканы Фаилгә Сабан туйга әзерләргә биргәнен белә. Малае Изгеләр чишмәсенә барып йөри торгандыр, дип башына китергәне юк иде. Ник барып йөри икән соң ул анда? Акча нәрсәгә кирәк икән?
Садри дәвам итте:
– Сораштырган идем. Тауга, шәһәрчек янына да алып менеп төшә икән. Риваятьләр, әкиятләр сөйли, диләр. Тәмам бизнесменга әйләнеп, акча сугарга өйрәнеп беткән, малаең...
– Күпме акча ала микән соң?
– Йөз сум, ди. Мин булсам, күбрәк тә алыр идем әле... Гади кеше баласы түгел бит алар. Авылларныкы да түгел. Шәһәр кешесендә акча күп ул.
Халитнең аптырап калганын көтмәгән иде Садри. Күрше егетенең әти-әнисенә әйтмичә Изгеләр чишмәсенә йөрүен башына да кертеп карамаган иде ул. Болар да үзләренчә бизнесларын башлаганнар икән, дип нәтиҗә ясаган иде.
– Синең малай үткен шул. Аннан кеше чыгачак. Безнеке кебек җебек түгел, – дип офтанып куйды.
Башына әллә мин дә Илфатны Буян белән шунда җибәримме икән, дигән уй да килде. Буян Ибраһим картның Кашкасы гына түгел, гәүдәләре – кеше кызыгырлык. Кабат, булмастыр аннан, дигән нәтиҗә ясады.
Илфат өйдә түгел иде әле. Кич әтисе барыбер:
– Изгеләр чишмәсенә барып йөрисең икән. Нәрсәгә соң сиңа акча? – дип сорады.
– Кашкага әйбәт ияр алырга, – диде Фаил.
Әтисе әрләмәде дә, башка сораштырмады да. Сүз шуның белән төгәлләнде. Фаил дә бәләкәй бала түгел инде. Хәзердән акча эшләргә өйрәнүе – әйбәт тә әле. Акча кадерен белеп үсәр. Үзең эшләп тапкан кадерлерәк була ул.

***
Илфатлар Мамадыш Сабан туена килеп җиткәндә атларны алып килә башлаганнар иде инде. Кайсы авылдан кемнәр булуын, атның исемен язып баралар икән. Илфатка да түшенә бәйләргә номер тоттырдылар. Буянның документларын да сорап тормадылар. Мәһабәт гәүдәсенә бер күз ташлап алдылар да:
– Сез нәселле атлар төркемендә ярышасыз, – диделәр.
italki
Арада төрле атлар бар. Җайдакларының кайсы-бере аларны җитәкләп йөртә, бер ишләре чаптырып әйләнеп килә. Берсе башкалардан өркеп тыпырчына башлады. Җайдагы аны тынычландырырга тырыша. Аю биетәләр мени, кешесе дә җыелышып карап тора бит! Әйтерсең, ат күргәннәре юк!
–Атларыгызга авызлыкларын каптырыгыз! Алайса монда ярыш башланганчы ук бер-берегезне имгәтеп бетерерсез! – дип әмер бирде хөкемдарларның берсе – кырык яшьләр чамасындагы юан ир.
Буянның авызлыгы йөгәненнән салдырып алынган иде. Садри:
– Машинада ятмый микән? – дип эзләргә китте.
Илфат атны йөгәненнән җитәкләп шул тирәдә йөртергә кереште. Йә, Хода, Буянга атланып, меңәрләгән кеше алдында, стадион тирәли әйләнеп узарга кирәк булачак бит аңа! Аяк буыннары хәзердән үк калтырый башладылар. Бу сиңа Хан Кирмән янындагы басуда чабып йөрү түгел икән. Монда халыкның карап торганына ияләнергә, үзеңне тота белергә кирәк. Ат та сизгер җан – кешенең халәтен бик тиз тоя. Син борчылсаң, ул да тынычсызлана.
Әтисе Буянның авызлыгын таба алмыйча килде.
– Әйдә-ә-ә, безнең Буянның чыгымчылаганы юк әле. Аның тамырларында – чабышкы каны. Чабар өчен туган ул, – дип аклангандай итте.
Илфатның үзе дә аңламаган дулкынлануы көчәя генә бара иде. Чабышкан чакта башка атлар килеп бәрелсә, ни эшләр? Иярдән очып төшәр бит!.. Монда Сабан туена ел саен килә торган җайдаклар да бар икән. Алар чапкан чакта чыбыркылары белән сыдырырга да күп сорамаслар. Әнә, берсе озын каешлы чыбыркы эләктергән. Очындагы нечкә каешы да ярты метр гына түгелдер. Ул эләксә, гәүдәңне ярып чыгарачак...
– Атларны бишәрләп җибәрәчәкбез, – диделәр.
Егылып тояклар астында калса, имгәнеп бетәчәк икән!..
Аның дулкынлануын, борчылуын әтисе сизми дә бугай. Ул монда җиңәчәкләренә ышанып килгән шул. Башка нәрсә турында уйлап та карамый. Күңел күзе күрмәгәч, маңгай күзе – ботак тишеге, дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Туктале, теге – яңа гына килеп туктаган машина да аларның Хан Кирмәненнән түгелме соң?! Нәкъ үзе – күршеләре агроном Халит төште кабинадан, аның артыннан Фаил күренде. Йә, Алла, Фаил шул! Машина әрҗәсендәге алмачуар ат Ибраһим бабасының Кашкасы ич!
Илфат Буянны җитәкләгән килеш, алар янына юнәлде. Хәлит белән Фаил дә аны күреп алганнар иде инде. Кулларын шапылдатып, бик җылы күрештеләр. Кичә Илфатка:
– Иртәгә Мамадыш Сабан туена ат чабышында катнашу өчен Фаил дә барачак, – дип әйтсәләр, үтерсәләр дә ышанмас иде.
Күршесенең Изгеләр чишмәсе ягында ярышка әзерләнүен уена да кертеп карамады ул. Дөрестән дә, кеше ышанмаслык хәл: Ибраһим картның да, Халит абыйсының да моңа кадәр ат чабышы дип авыз да ачканнары юк иде. Әтисе дә аларны күреп алган иде. Ул да килеп җитте. Ул да аптырашта иде.
– Ничек болай килергә уйладыгыз соң әле? – дип кенә сорап куйды ул.
– Егет үсеп килә бит... – диде Халит. – Аңа да дөньяга чыга башларга вакыт җитте.
Өлкәннәр бер-берсен ярты сүздән аңлый торганнардыр. Аларның фәлсәфәсе үсмерләр өчен авыррак әле. Илфат шушындый күңеленә авыр чакта янында күршесе Фаил булганга сөенеп тә куйды. Өлкәннәр Кашканы машинадан бергәләп төшерделәр. Ул үзен таныш түгел җиргә, күп халык арасына алып килгәннәренә борчылмады да бугай. Кайбер атларның борын тишекләрен киңәйтеп пошкырганнарына да исе китмәде. Атларны машина әрҗәсеннән җиргә төшерү өчен ясалган махсус күперчектән җай гына атлап узды.
Кашканы эш атлары исемлегенә теркәп куйдылар. Андыйлар ике дистәдән артык иде. Аларын да бишәрләп җибәрергә булганнар. Кашка белән Фаил икенче төркемгә туры килделәр. Нәселле атлар ярышның ахырына калдырылды. Андыйлар дистәгә дә тулмый иде. Юк дисәң дә, бар икән әле авылларда баскан урыннарында тупырдап торучы атлар да. Тормышы яхшырган саен кешенең кыйммәтле машиналарга гына түгел, затлы атларга да күзе төшә икән. Элек тә килгәннәре бар иде Мамадыш Сабан туена, ат чабышларын да беренче генә күрүе түгел. Моңарчы игътибар иткәне булмаган икән шул.
Дикторлар халыкны ат ярышларын карарга чакыра башладылар.
–...Атлар чабышы милли бәйрәмебез – Сабан туеның асыл бизәге. Авылда үсеп, ат җигеп яки аңа атланып карамаган малай-шалай бармы икән?! Булса да, бик сирәктер. Балачакта атка менеп чапканнар аның тәмен гомеренең соңгы көненә кадәр онытмый. Әйе, ул татлы мизгелләрне оныту мөмкинме соң?! Татар кешесе элек-электән ат белән гомер иткән. Ул аңа тормышын алып барырга ныклы терәк булган. Ат җир сөргән, йөк ташыган, сугышларда хуҗасын саклап калган.
Дагалардан очкын чәчелә,
Атлар оча максатына...
Беренче төркемгә старт сызыгына басарга әмер бирелде.
– Быел финал ярышлары булмаячак. Җиңүчеләрне вакытка карап билгелибез. Күпме булдыра алганыгызны беренче чапканда ук күрсәтегез! – дип аңлаттылар барысына да.
Кайбер егетләргә бу ошап җитмәде. Тәкәбберләнеп улаган, сызгырып куйган булдылар алар. Фаилнең исе дә китмәде. Аның ат чабышында беренче генә катнашуы бит әле. Кайбер нәрсәләрне аңлап та бетерми торгандыр.
– Борчылмагыз. Берегезне дә бүләксез кайтарып җибәрмибез, – диде юан гәүдәле хөкемдар.
Биш юртакны бер сызыкка тезделәр. Старт бирелүгә, дүртесе алга томырылды. Бишенчесе урынында тыпырчына башлады да, җайдагын өстеннән чөеп төшереп, Нократ елгасы ягына чапты. Хөкемдарлар атлар тирәсенә җыела башлаган кешеләрне читкәрәк куа башладылар. Аларга сакка куелган полиция егетләре дә кушылды.
Беренче төркем стадион тирәли җилдерә иде. Шәһәр ягындагы борылышка җитүгә, икенче булып баручысы туп-туры китеп барды. Җайдагы аны чабышкылар артыннан бормакчы булган иде дә, кая ул, арт санын сикертә башлады. Хуҗасы көчкә генә тыеп өлгерде. Аздан гына ат өстеннән мәтәлеп төшмичә калды.
Финишка өч ат кына килеп җитте. Боларны күргәч, Илфат бөтенләй коелып иңде. Ярышып килүчеләр, аякларына кан төшмәсен дип, атларын йөртергә алып киттеләр.
Икенче төркем старт сызыгына тезелгән иде инде. Аларга да старт бирелде. Фаилнең аягы тиеп куюга Кашка алга томырылды. Башта ук беренчелеккә чыкты ул. Алар төркеменнән дә бер атның читкә чапканын күрмәделәр дә бугай. Кашка белән башкалар арасындагы аерма артканнан арта барды. Финишка борылганда оча иде инде ул. Бөтен мәйдан аягурә басты.
– Әйдә, әйдә! Тырыш! – дип әйдәкли башладылар аларны.
Мәйдан нәкъ менә аларның җиңүче булачагын аңлап алган иде инде. Финиш сызыгын узганда барысы да дәррәү кул чаптылар. Икенче ат алардан бик күпкә калышкан иде. Дикторлар атларның һәм җайдакларының исемнәрен, вакытларын атыйлар. Дустының исеме яңгырагач, Илфат сөенеп тә куйды. Әмма барыбер үз хәле хәл Илфатның. Йөрәге тартмый, барасы килми ярышка.
Улының күгәргән йөзен күргәч, әтисе куркып куйды.
– Нәрсә булды сиңа? Ат типмәгәндер бит? – дип янына килеп җитте.
Бераз сүзсез торганнан соң:
– Барасы килми минем ярышка, – әйтә алды Илфат.
Әтисе аптырап калды.
– Ничек инде барасың килми? Кисәк кенә нәрсә булды соң? Берәрсе куркыттымы әллә? – дип төпченә башлады.
– Гәүдәмнең бер хәле дә калмады. Ярышта катнашырга куркам, – дип аңлата башлады Илфат.
Аларны теге юан хөкемдар да тыңлап торган икән.
– Андый хәлләр була. Малаеның психикасы ат ярышына әзер түгел әле. Мондый хәлдә аны җибәрә күрмә, – диде ул.
– Нишләргә соң?.. – дип аптырап калды әтисе. – Атны монда кадәр алып килгәч, кире алып кайтып китәбез мени инде?
– ...Әнә, Фаил бармас микән соң?.. – дип әйтергә кыйды Илфат.
Икесе дә ул атын йөрткән якка борылып карадылар. Яхшылап сорасалар, Фаил Буян белән ярышка барып килергә каршы килмәстер. Атны җайлый белә торган егет. Садри моны Буянны алып кайткан көнне үк тойды. Атлар елыша аңа. Аларны тыңлата белә ул. Андыйларны ат җене кагылган, диләр. Фаил дә соңгы вакытларда бабасының Кашкасы белән күп вакытын уздыра башлады. Сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәл: бергәләп Изгеләр чишмәсендә, борынгы шәһәрчек янында бизнесларын да башлап җибәргәннәр әле.
– Фа-а-ил... – дип кул изәде Илфат.
Үзенә эндәшкәннәрен ишеткәч, ялт борылып карады үсмер.
– Монда кил әле, – диде аңа Садри.
Ул яннарына килгәч:
– Илфат урынына Буян белән ярышка барып кил әле. Үзенең кыюлыгы җитми. Монда кадәр алып килгәч, ярышка бармыйча кайтып китеп булмый бит инде. Ярдәм ит, – дип хәлне аңлатып бирде.
Фаил дә аптырап калды. Әтисе нәрсә әйтер икән, дип аны үзләре янына эндәште. Садри аңлатып биргәч:
– Барып кил алайса, – дип, ризалыгын бирде ата.
Күршеләренең гозерләрен тыңламауны яхшысынмады ул. Буянның ярышка барыр вакыты да җитеп килә иде. Хөкемдарларга җайдакның алышынуын әйттеләр дә, старт сызыгына бастылар. Тегеләренә атка кем генә атланып барса да бер иде. Сәбәпләрен төпченеп тормадылар. Илфат Кашканы җитәкләп йөртергә китте. Үзе урынына Фаилнең барырга ризалашуына сөенеп бетә алмый иде ул.
Менә атларга старт бирелде. Илфат ирексездән борылып аларның ярышканын күзәтә башлады. Барысы да җиңел генә кузгалып киттеләр. Болар арасында кырыйга чыгып чабучылары булмады. Чабышлар өчен яратылган атлар шул. Башта бөтенесе дә бер чама барды. Акрынлап кара туры ат алга чыга башлады. Аның артыннан Буян бара иде. Алдагыларны артык ерак уздырмады ул. Фаил чын җайдаклар кебек, иярдән күтәрелеп үк баскан. Ике ат арттагыларын акрынлап ераккарак калдыра башладылар. Менә ярты юл узылды. Атлар финиш сызыгына борылды. Шул вакыт Буян бар көченә алга томырыла башлады һәм эһ дигәнче кара турыны куып җитеп узып та китте. Алар узганга җайдагының ачуы чыктымы, күтәрелеп, чыбыркысы белән Фаилнең җилкәсенә сыдырды. Моны күреп торган бөтен мәйдан аһ итте. Дусты ат өстендә тотынып кала алды. Теге ат яңадан уза башлаган иде дә, Буян аңа моны эшләргә ирек бирмәде. Тизлеген арттыра барып, финишка беренче килеп җитте. Җайдагы икенче тапкыр чыбыркысын болгарга җөрият итмәде бугай. Хөкемдарлар Буян белән Фаилнең фиништагы вакытын атадылар да, аларга чыбыркы күтәргән егетнең ярышлардан чыгарылуын игълан иттеләр. Моны ишеткән халык кул чапты. Буян белән Фаил читтәрәк туктагач, Садри да, Халит тә, Мамадыш Сабан туен карарга килгән авылдашлары да алар янына йөгерешеп килеп җиттеләр. Җайдакның җилкәсе буйдан-буйга ярылган, күлмәге кып-кызыл кан иде. Аны ат өстеннән күтәреп төшерделәр. “Ашыгыч ярдәм“ машинасындагы шәфкать туташы да йөгереп килде. Фаилнең тиз генә күлмәген салдырып, ярасын бәйләделәр. Чыбыркы җилкәсен бер чирек кенә ярмагандыр.
Мондый хәлләр Сабан туйларында булгалый шул. Кайбер җайдакларның үзләрен узганнарына түземлекләре җитми, дуамалланып чыбыркы болгый башлыйлар. Андыйларны башка ярышларда катнаштырмаска тырышалар. Чыбыркы болгап үч алулар егетлек түгел. Егетлек атыңны чабышка ничек әзерләвеңдә һәм ярышларда нинди урын алуыңда күренә. Үзеңне узганнарга чыбыркы болгау – көчсезлегең билгесе генә ул. Моны бөтенесе дә аңлап бетерми шул.
– Хастаханәдә ярасын тегәргә кирәк, – дип, алып та киттеләр Фаилне.
Аңа иптәшкә Илфатны җибәрделәр. Өлкәннәрнең атларны машиналар әрҗәсенә менгерәселәре бар иде. Аларны монда ташлап китә алмыйлар ич инде. Ул арада җиңүчеләрне бүләкләү башланда. Менә беренче урынга чыгучы ат белән җайдагын игълан иттеләр. Эш атлары арасында җиңүче – Кашка белән Фаил иде. Моны ишеткән Халит белән Садри:
–Ур-р-ра!!! – кычкырдылар.
Бөтен мәйдан гөрләтеп кул чапты. Кызганыч, Фаил үзе генә моны ишетә алмады. Хәер, үзенең җиңүче булачагын белеп китте инде ул. Бүләкне улы өчен Халит чыгып алды. Хөкемдарлар да, халык та Фаилгә нәрсә булганын күреп торды бит. Кашканың муенына электән килгән йола буенча сөлге бәйләделәр, ә Хәлиткә конверт тоттырдылар. Анда саллы гына акча иде.
Нәселле атлар арасында иң яхшы вакытны Буян күрсәткән иде. Халит:
– Премиясен үзең чыгып ал инде, – дигән иде дә, Садри икеләнеп калды һәм:
– Юк, күрше, аты минеке булса да, аның белән ярышка синең малай барды бит, – дип, бу юлы да мәйдан уртасындагы пьедесталга аны чыгарып җибәрде.
Бу юлы да бөтен халык аягүрә басты, озаклап алкышладылар.
– Монда бер генә түгел, ике иярлек акча булды инде. Барысын да улыма бирәм. Бәлки Казанга бергә барып алып кайтырбыз әле. Кашкага өзәнгеләре белән ияр алу турында күптәннән хыяллана инде. Бүтән Изгеләр чишмәсе янына акча эшләргә барып йөрмәс, – дип нәтиҗә ясады Халит.
Атларны, җайдакларны бүләкләүләр тәмамлангач, башка ярышлар башланды. Халит белән Садри кайтырга кузгалдылар. Хастаханә юл уңаенда гына иде. Садри кесә телефоныннан улына шалтыратты.
– Фаилне хирургиягә җилкәсен тегәргә алып менеп киттеләр. Мин аста – кабул итү бүлегендә утырам, – диде ул.
Аңа көтеп торырга куштылар.
–Атларны кайтарып куйгач, әйләнеп киләбез, – диделәр.

***
Фаилне “Ашыгыч ярдәм”нән турыдан-туры хирургия бүлегенә алып менеп киттеләр. Мәйданда чакта ук телефоннан хәбәр иткән булганнар, анда дежур табиб көтеп тора иде инде. Бинтын сүтеп алдылар, уколлар кададылар.
– Иптәшең бик әйбәт булмаган икән бу юлы. Егет кешегә юлдашларны сайлый белергә кирәк. Бөтенләй юлдан яздырып бетерерләр алайса. Башта ук күрмәдең мени аның усал кеше икәнен? Бабаң: “Юлга чыксаң, иптәшең үзеңнән яхшырак булсын!” – дип өйрәтмәде мени сиңа? Бер бармак тирәнлеге яра бит монда! – Табиб яраларын караганда, әллә аның да телен ачарга теләп, сөйләште дә-сөйләште.
Егетнең ат ярышыннан шулай кайтканын – үзләрен уза башлагач, бер җайдакның чыбыркы белән сыдыруын җиткергәннәр иде инде аңа. Гадәттә Сабан туйларында көрәшеп имгәнгән яки берәр сөяген сындырган кешеләрне алып киләләр иде. Быел ат ярышындагылар да тамаша күрсәткән икән. Көнчелек, хөсетлек көчле хәзер кешедә. Яшьләр дә өлкәннәрдән, телевизордан, компьютердан явызлыкны күреп үсәләр. Экраннардагы кансызлык, сугыш, суеш кечкенәдән үк аңнарына сеңә. Берәр вакыт шуларның шаукымы килеп чыга да инде.
– Бүтән ат ярышларына барып йөрмәссең инде. Гайрәтең чиккәндер, – диде табиб, егетнең хәленә керергә теләгәндәй.
– Барам. Ник бармаска! Кемнән куркырга тиеш әле мин?! – дип чәчрәп җавап бирде Фаил.
Аның тавышына үтерсәләр дә барам, дигән төсмер салынган иде. Юк, бу –үсмернең киреләнүе, үзсүзләнүе генә түгел, Бу – өлгереп җиткән чын егет сүзе иде. Әлеге җавапны ишеткәч, табиб эченнән генә куанып куйды. Кеше чыгачак моннан, димәк! Хирургиядә көн саен бик күпләр белән очрашырга туры килә аңа. Авыруларыннан, бәхетсезлекләреннән җебеп төшүчеләр дә, ихтыяр көчләре корычтай зыңлап торучылар да бар. Һәр кемнең – үз холык-фигыле.
– Мине монда салмыйсыздыр бит. Миңа кайтып китәргә буламы? – дип сорады Фаил яраларын теккәч.
– Хәзер үк урамга чыгарып җибәрә алмыйм бит инде мин сине. Ятып тор. Әтиең килгәч, чыгарырмын, – диде хирург.
– Анда аста мине иптәш егет көтеп тора бит.
– Көтеп тормасын. Шалтыратып әйт. Барып Сабан туен карый торсын.
Сөйләшү шуның белән тәмамланды.
Әтисе авылдан әйләнеп килгәнче күп вакыт узмады. Улының кулына ярышларда беренче урыннарны алган өчен бирелгән конвертларны тоттырды ул.
– Болар – синең эшләп алган хәләл акчаларың, – диде.
Җилкәсе сызлап торса да, күңеле тагын да күтәрелеп китте Фаилнең.
– Бүтән Изгеләр чишмәсе янына барып йөрмәссең инде, – диде әтисе.
Улының анда кызларны, хытын-кызларны Кашкага утыртып йөреп акча эшләгәнен ишетүен үзенә әйтмәгән иде әле. Фаил аның бу сүзләреннән соң ялт борылып карады. Уңайсызланып куйдымы, йөзенә җиңелчә алсулык йөгерде. Уйланып торды-торды да:
– Карармын. Анда чын бизнесыңны оештырып җибәрергә була, – дип кенә җавап кайтарды.
Әтисе аның сүзләреннән улының инде сайлаган юлыннан кире борылмаячагын аңлап алды. Моңа куанып та куйды ул. Иманлы гына булып кына үссен.
Мамадыш. 2014.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Безнесмен - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4526
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2102
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Безнесмен - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 3164
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1585
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.