LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Безнең Авыл Хәлләре - 3
Süzlärneñ gomumi sanı 4676
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2266
37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Гафу ит, әни. Шаярып әйтсәм дә, сүзем чын. Кыз ярәшергә бүгеннән ризамын. Кемне телисең, үзең сайла да, яучы җибәр.
Таибә башын чайкап куйды.
- Хәзерге заманда кем кыз сайлауны әнисенә кушып утыра, әллә башың да эшләми инде...
- И-и, әни, кемне ошатканыңны башта син әйт, аннан мин әйтермен, дигән идем.
- Шулай аңлатып сөйләп булмыймыни. Миңа Хәбир Васфиясының кызы Руфалия ошый. Аның нинди икәнен сөйләп тору кирәкмидер, көн саен клубта бергә буласыз, шикелле.
- Һай, әни, карале, икебез бертөсле уйлыйбыз икән! - дип Нургаян елмаеп җибәрде.
Шулай итеп, ана белән ул уенлы-чынлы сөйләшкән булып, бик җитди мәсьәлә буенча бер-берсен бик яхшы аңлап, уртак фикергә килеп куйдылар. Дөрес, егетнең күңелен Айзадә, уңалмаган яра шикелле, нык кына сызлатып тора торуын, тик ул инде артта калган хәл. Нургаянның кыз каршында намусы ак, барсына да ул үзе гаепле. Хәер, ничек кенә булмасын, үзенә гомерлек яр сайларга Нургаянның хакы юкмыни?
Егет ныклы карарга килгәч (әнисе ярдәмендә, әлбәттә) күңеле төгәлләнде, кем әйтмешли кыйбласы күренде. Ул хәзер ни эшләргә, ничек яшәргә икәнлеген белә иде. Шуңа да шушы минутта ук чыгып китеп Руфалияне күрәсе, кадерле сүзләрен әйтәсе килде. Шулай итсә, Айзадә бөтенләй онытылыр, күңелдән җуелыр кебек. Тик үзен тыеп калды. Кабаланган – кабыргасын сындырган, ди, ә монда сүз баш турында бара бит. Тагы да бер тапкыр уйла, күңелең мәхәббәткә тулышканмы, әллә күбеге генә кабарганмы, башта үзең моңа ныклап ышан, җиде тапкыр үлчә, диде ул үз-үзенә. Икенче көнне клубта Нургаян кыз белән танцыга төште. Ләкин күкрәгендәге дөпелдәп типкән йөрәк белән җай гына йөреп буламы, егет Руфалияне урамга чакырмый түзмәде.
- Нәрсә булды, Нургаян, нигә болай вечер башында ук алып чыктың? - диде аптыраулы, әмма ниндидер олы бәхет сизгәндәй каушабрак калган кыз.
- Күрмәгән танцың түгел, Руфалия, минем синең белән сөйләшәсем бар.
- Сөйлә алайса. Мин тыңлыйм.
Егетнең башы әйләнгәндәй булды, әллә өн бу, әллә төш. Тик акылы шуны сизә иде, хәзер әйтергә кирәк, хәзер үк, югыйсә бүген әйтәлмәячәк. Ә аннары инде, ягъни икенче тапкыр, бөтенләй башкача булачак, бу сүзләрнең әһәмияте, илаһилыгы кимер төсле. Юк, хәзер, менә хәзер...
Нургаян, суга чумасы кеше төсле, күкрәкләренә күп итеп һава алды:
- Мин сине яратам, Руфалия! әйдә өйләнәбез. Гомерлеккә миңа иптәш, ха-хатыным бул, - дип әйтә алды егет, күнекмәгән сүздә бераз тотлыгып.
Кыз тын калды. Бу тынлык озакка сузыла башлагач, Нургаянның йөрәгенә ут капты, зиһене гаҗиз калды: “Ник эндәшми, ул риза булырга тиеш иде бит. Моңа Нургаянның иманы камил иде. Ник дәшми соң?”- дип йөз тапкыр уттан чыгып суга керде егет нибары бер мизгел эчендә.
- Нигә дәшмисең?
- Син бер сүзне әйтми калдырдың, - диде кыз мутлашып.
- Нинди сүз?
- “Син ризамы?”- дип сора.
Ах, юләр баш, сорамагач, кыз ничек итеп мин риза дип торсын!
- Син ризамы, бәгырем?
- Риза мин, Нургаян, бик риза! Рәхәтләнеп риза! - диде кыз һәм үзе үк егеткә сырылды. Кар себертеп торган кышкы урамда алар тәүге тапкыр бер-берсен кочаклап алды.
Моннан ары Руфалия җиргә басып түгел, очып йөрде кебек. Көн артыннан көн уза торды, ә кыз, шатлыгын әнисенә чишеп, ана фатыйхасын алганы юк әле һаман. Ничектер, әсәрләнүе, дулкынлануы күмә дә китә. Һич сөйләшер һушы калмый. Менә бүген дә йөрәге хисләр диңгезендә тибрәнә. Ләкин, бәхеткә каршы, бүген әнисе үзе сүз башлады.
- Нәрсә, кызым, үзең табаның кызган шикелле ашыккан буласың, ә үзең ни гомер көзге каршыннан китәлмисең. Болай кылансаң син барганчы таралып куярлар. Әллә берәрсенең башын әйләндереп йөрисеңме? - дип эндәште Васфия түти клубка барырга җыенган кызына.
Руфалия “ялт” итеп әнисенә борылып карады. Әйтер өчен иң уңайлы вакыт бит.
- Әйе, әни, бер егетнең башын әйләндереп йөрим. Моны ул үзе әйтте.
- Нәрсә дисең, кызым? - дип сорады Васфия, баласына сынап карап. – әллә берәрсе яратуын белгерттеме?
- Әйе шул, әнием! Белгертте! Яратам дип әйтте!
- Һай, бу бик җитди хәбәр, балам. Бик зур эш бу. Монда нык итеп уйларга киррәк. Ә үзе кем соң, яхшы кешеме?
- Яхшы кеше, әни, бик әйбәт кеше. Нургаян!
- Нургаян?
- Әйе шул. “Белмим” димә инде, әни, беләсең, Таибә әбинең төпчек улы.
- Шулаймыни, - дип сузды уйчанланып Васфия. – Ярый, алар хакында моңачы бер начар сүз дә ишеткәнем юк иде. Тик сарык урлаган, имеш, дип сөйләгәннәр иде түгелме соң?
- Урлаган ди сиңа! әни, юкны сөйләмә инде. Ул хәбәргә беркем дә ышанмады, бер син тузга язмаганны сөйләп утырасың. Бәхетле чагымда күңелемә утлы күмер саласың.
- Ярый, алайса. Әйттем исә кайттым. Үзегез беләсездер.
- Әни, ул мине ярата! Өйләник, ди.
- Үзең нәрсә дип әйттең соң?
- Мин дә яратам, дидем. Нәрсә әйтим соң, әни, яратам, дидем. Тралля-ля-ля...
Руфалия хисләре ташудан җырлап идән буйлап бөтерелеп китте. Тик Васфия түти җитди иде.
- Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсен. Алайса, мин дә риза. Фатыйхамны бирәм. Бәхетле генә була күрегез инде.
- Рәхмәт, әни.
Кыз утырып торган әнисенең иңнәреннән кочаклап, чигәсенә башын төртте.
- Их, кызым, кызым. Ичмаса син бәхетле бул иде. Югыйсә, нишләптер безнең нәсел хатыннарына ялгыз гомер итәргә туры килә. Ичмаса, син бәхетле бул иде...
- Без бәхетле булырбыз, әни, шикләнмә.
- Шулай гына була күрсен инде, кызым. Шулай гына була күрсен...
Ана белән кыз бер-берсенә сыенып шактый озак утырдылар. Кыз йөрәге бәхетнең җиденче катында булса да, нәрсәдәндер куркыткан да шикелле бит. Иргә бару уен эш түгел. Алдагы бар гомерең аның нинди булуына бәйле. Яшь чагында әйбәт егет гомер буе яхшы ир буламы, әллә үзгәрергә мөмкинме, алда аңлашылмаучылык, бер-береңә үпкәләүләр дә көтәме? Ни әйтсәң дә, пар күгәрченнәр шикелле гел яратышып яшәгән, бер-берсен ярты сүздән аңлаган гаиләләр азрак шул. Аның менә шул ягы шөбһәләндерә.
Ана кеше үзе дә тирән уйда иде. Бала – бәгырь ите, өзеп алып чит-ят кешегә биреп җибәрүе җиңел дисеңме. Васфия түти кызын бәхетле итәр өчен әллә нәрсәләр бирер иде. Үзе кебек ялгыз гына кала күрмәсен, Ходаем. Васфиянең дә үчтеки иттереп оныкларын карап үстерәсе килә бит.
Утыра торгач, Руфалиянең керфекләрендә яшь тамчылары күренде. Кыз бала күңеле пыяла, әле ялтырый, әле тиктомалдан кителә дә куя. Иләс-миләс чагы.
- Әни, безнең әти авырып үлгән, картәнинең әтисен сөргенгә озатканнар, шунда гаип булган. Ә менә картәти үлмәгән бит, нишләп картәнине ташлаган соң ул? Бу хакта бер дә сөйләгәнең юк, - дип яңа сүз башлады Руфалия. Күрәсең, бу хакта ул күптән уйлаганы булган.
- И-и, балам, ул үзе бер гыйбрәт инде, - диде Васфия басалкы гына. Әни белән әтине аерылдылар дип әйтергә минем телем бармый, тормыш аерды аларны. Әлеге шул сугыш гаепле, кызым. Әти сугыштан кайтмады. Көттек-көттек, кайтмады. Кешеләрәгә похоронка, һич югында хәбәрсез югалуы турында язу килде, ә безнең әти гаип булды да куйды.
- Сугыштан соң бер ир әтине Златоустта күреп кайткан. Башта ул авылдашына үзен танытмаска тырышкан, ләкин азак барыбер чишелгән. Теге агай бу хәлне кайтып хатынына сөйләгән, анысы тагын кемгәдер... Шулай итеп хәбәр әни колагына да килеп ирешкән. Шуннан соң ул өметләнеп бик көтте әтине, бик көтте... Тере кеше бер кайтырга тиеш бит. Тик әти кайтмады. Шуннан әни безне, ягъни берсеннән-берсе бәләкәй өч кызын ияртеп, Златоустка барды. Мин чак кына хәтерлим әле, эзләмәгән урам, бармаган җир калмады, шикелле. Таптык әтине, безне кысып-кысып сөйде, елады хәтта. Ә әнигә яңа хатыны барлыгын әйткән.“Сугыш елларында ул мине үлемнән алып калды. Аңарга гомерем буе бурычлымын. Син үз дөньяңны үзең күр инде,”- дигән.
Шулай әни ялгыз калды. Дөрес, бер-ике елдан соң әти кайткан иде. Без әй шатландык, әй шатландык. Бездән дә бигрәк әни куанды, теле белән әйтмәсә дә, йөзендә бәхет балкый иде. Тик әти бераз торды да, кире китте. Мин ул хатынга бурычлымын бит, хыянәт итә алмыйм, дигән.
Әтием Златоустта госпитальдә яткан икән. Бер дә терелергә өмете булмаган. Шунда теге марҗа аны үзе карый башлаган. Юындырган, тазарткан, көн саен яраларын бәйләгән, даруга гына канәгать булмыйча, зур акчалар сарыф итеп бурсык майлары алып кайткан. Акрынлап әти аякка баскан, ә марҗа аны хәзер өенә алып кайтып мунчалар ягып дәвалый башлаган. Үләргә тиешле кешене шулай тәмам терелткән бит. Шуңа да аңа әни бер дә үпкәләмәде. Ул хатын үзенә әзер ир түгел, ә юктан бар итеп, “ясап” алган бит. Марҗа булмаса, әти җир куенында булыр иде, без барыбер ятим калган булыр идек. Ходай тәкъдире шулай буладыр инде.
- Ай, әни, сөйләгәннәрең үзе бер кыйсса бит.
- Шулай инде, кызым, адәм башы ни күрми. Тик, хәзер заманы башка, инде килеп синең бәхетле булуыңны күрәсем килә. Шуңа өметләнеп Ходага дога кылам.
Руфалия әнисе янында тагын бераз юанды да, киенергә кереште. Бармыйча буламыни... әнисенең хикәясеннән килгән күңелсез шомлык, иртәнге томан шикелле, мизгел эчендә таралды да бетте. Бу хәлләр элек булган бит, элек ни, чабата киеп, арыш икмәгенә дә тилмереп яшәгәннәр. Ә без хәзерге заманда яшибез һәм тормыш алга бара.
Яшь күңел – беркатлы күңел. Аның өчен киләчәк һәрвакыт якты. Тик бәла-каза һәм ачы кайгы элек тә булган, хәзер дә бар, киләчәктә дә булачак әле.
Сәфиләнең өлгерлегенә хәйран калырлык. Китапханәче булып эшләве өстенә җәйге чорга пешекче ярдәмчесе булып алган. Уазик машинасында кырдан-кырга йөреп механизаторларны ашаталар. Сәнифә Башбирмәс кызы түгел, совхозның үзәк усадьбасыннан. Анда авыл советында секретарь булып эшли иде. Шунлыктан Җанкыяровның эшчәнлеген бик яхшы күреп, белеп торды. Совхозның комсомол комитеты секретаре һәм, гоммумән, намуслы хатынның түземлеге беткәч, директорның барлык кыңгыр эшләрен, үзенә ярамаган ничә кешене эштән кууын, авылдан китәргә мәҗбүр итүен бәйнә-бәйнә итеп район гәзитенә язып чыккан иде. Шуннан ни булды дисезме, гәзитнең киләсе санында ук бит тутырып Килмәт Җанкыяровның “җавабын” урнаштырдылар. Тик ул җавапта Килмәтнең начарлыклары, ягъни Сәнифә язган фактлар турында бер сүз дә юк, ә баштанаяк кызның үзе турында нахак яла язылган иде. Янәсе, Сәнифә бер эштә дә үзен уңай күрсәтә алмаган, ирләр белән чуалган. Кайда нинди ир белән сөйләшеп торган – барысын да гаеп итеп, йөз кат арттырып чыккан. Бу кадәр имеш-мимешне ничек җыйган диң? Куштаннары күп шул. Шуннан инде Сәнифәне эштән кудылар, авылда яшәргә мөмкинлек калдырмадылар, өстәвенә ире ташлап китте. Көч-хәл белән Башбирмәстә эш тапты Сәнифә. Хәзер, әнә күр, узганның көле тузган, дигәндәй, зарланулар белән үз тормышын ямьсезләми генә яши бирә. Ә аның авылга күчеп килүенә башбирмәслеләр шат кына булды. Ни әйтсәң дә, һәр эшкә оста, уңган хатын, дәртле җәмәгатьче, җитмәсә, Килмәткә каршы аяусыз көрәшергә әзер булган кеше.
Болары сүз уңаеннан әйтелде. Сәнифәнең үзенә карагыз сез, сокланмый, ирексездән гашыйк булмый мөмкин түгел. Кыска җиңле күлмәге нинди килешле, маңгаена төшереп бәйләгән ак яулыгы үзен ничек матурлый. Ә үзе сүз остасы: “Сиңа, Айдаш, кайнар аш. Мул итеп үстер иген, мин күмәч пешерермен, сыйлармын тәмле итеп, ашарсың рәхмәт әйтеп,”- ди. Кайдан сүзен таба, концерт-спектакль куеп тәмам чарланып беткән. Бу манзарага карап Нургаян хәтта уйлап куйды: “Их, без уйламаганбыз, Килмәт куган һәр кешене үзебезгә аласы булган. Вәт булыр иде кадрлар, вәт яшәр идек!”
Ә Сәнифә һаман да тик тормый, көтмәгәндә такмаклап ала:
Тракторист, кара крест,
Ник йөрисең артымнан?
Свиданьягә хәзер чыгам,
Рөхсәт сорап картымнан.
Механизаторлар рәхәтләнеп көлә. Ә кыз шундук җитди сүзгә күчә.
- Айдаш, теге, Наил тапкан алтынны алып килмәдеңме? Без дә карар идек. Их, яшьрәк булсам, шул Наилгә генә кияүгә чыгып бай хатыны булып яшәр идем...
Яланда күңелләргә рәхәтлек биреп көлү яңгырый. Чиста, риясыз тавыш каенлыкларга барып бәрелә.
- Нинди алтын, әллә чыннан да таптымы? - дип Нургаян башкалардан алданрак сорап өлгерде.
- Тапкан. Калын гына бер портсигарь.“С нами бог,”- дип язылган.
- Чын алтынмы соң?
- Алтын. Үлчәп карадым – 223 грамм.
- Йә, шуннан? Нишләтмәкче була инде аны Наил?
- Очкан инде ул Наил кулыннан, - дип йөзен чытыбрак җавап бирде егет. Ә иптәшләре чыннап ук кызыксына башлады.
- Ничек “очкан”?
- Мактанып, малайларга күрсәтеп йөрегән. Гарунга кем әйткәндер, килеп, Наилне куркытып алып киткән. Янәсе, хәзинә – дәүләт милке. Тапшырмасаң, алып китәм мин сине, дигән. Бала-чага нишләсен, биргән инде.
- Вәт әй карун да инде бу Гарун, барысын да үз астына җыя. Бер килеп богазы ертылыр ертылуын...- дип әле генә кызларча көлгән Сәнифә инде карчыкларча көрсенеп куйды.
- Чөнки барысына да түзәбез. Үзебез гаепле. Сиңа да, Айдаш, һичъюгында каядыр жалоба язып карарга иде. Тисә тиенгә, тимәсә ботакка, дигәндәй...
- Үзем барырга уйлап торам әле. Милиция начальнигына сөйләп бирергә уйлыйм. Гарун портсигарьне үзендә калдырмасын, дәүләт файдасына алсыннар ичмаса.
- Дөрес, энекәшеңә дә өлеш чыгарсалар, чыннан да, бер дә артык булмас иде, - диештеләр механизаторлар.
Кызганычка каршы, уйнап-шаярып сөйләшкән сүз көтелмәгән бәла белән тәмамланды.
Айдаш үз сүзен итте. Тракторын күршесенә ышандырып, район үзәгенә барып кайтты. Берничә көннән агроном моңа Тарлау юлы буендагы кечкенә участокны сөрергә кушты. Уңдырышлырак урында яңа сорт арыш чәчәргә исәп бар, диде. Ләкин, егет кичкырын тракторын отрядка алып кайтып куймады. Ул иртән дә күренмәде. Гафиятов аптырауда калып егетнең өенә барды. Кайтмаган. Хәвеф сизеп, агроном тиз генә кырга китте һәм тракторчының гәүдәсен кыр читендәге каенга асылган килеш тапты.
Әлбәттә, тикшерүче Айдаш Котлыяров үз-үзенә кул салган, дигән нәтиҗәгә килде. Тик егетнең мәетен агачтан төшереп авылга алып кайтучылар аның каешы билендә булуын шәйләгәннәр иде. Муенындагы икенче каеш кайдан килгән соң?..
Сер сандыгы бик ансат ачыла иде. Килмәт белән Гарунның үз кешесе Фаукый тракторчы Айдашның кырда ялгызы эшләвен ишетү белән участковыйга шылтыратты. Тегесе, төрмәдән кайткан ике җинаятьчене ярдәмгә алып, ашыгып юлга чыкты. Башбирмәс авылын алар ераклабырак, агачлыклар, кыр саклау полосаларына ышыкланыбрак үттеләр. Күрүче булмады.
Айдашның фаҗигале үлеме “бунтарьларны” никадәр тирән тетрәндермәсен, алар өзелгән чылбыр шикелле таралып төшмәде, киресенчә, активлашып киттеләр. Тиз арада тагын да очрашып, ашык-пошык киңәшеп алдылар. Иске совхоздан аерылу һәм мөстәкыйль хуҗалык оештыру буенче рәсми эшләр, район җитәкчеләренең ризалыгына карамастан, бик акрын бара. Бу хәл эшкә нык аяк чала. Чөнки исеме, мөһере һәм банкта счеты булмаган хуҗалык бернинди предприятие белән дә алыш-биреш итә алмый. Шунлыктан, бергәләп барып, район үзәгендәге кирәкле оешмаларга кереп чыгарга булдылар.
Тагын бер авыр хәл – кешеләр җитмәү. Күп кенә сыер савучылар хезмәт хакы юклыкка сылтап эш ташлагач, ферма ябылу чигенә җитеп килә. Кичекмәстән бер-ике савучы табарга кирәк. Бу хакта сүз кузгалгач, Нәшербанов Нургаянга карады.
- Минемчә, синең хатыныңнан да кулай кеше юк, - диде ул. – Ничек кенә булса да, син аны күндер инде. Югыйсә без бик күп нәрсәне югалтабыз. Хәзерге вакытта сөт – безнең бердәнбер акча чыганагы.
Нургаян моңа һич риза булмас иде кебек. Яшь һәм сылу хатынының фуфайка һәм резин итекләр киеп тирес арасында йөрүен бик теләми иде. Ләкин чарасы да юк. Аннары, Сәйран үзе дә, вакытлыча гына эшләр, ди бит. Хуҗалыкны җайга салып, адәм рәтле акча түли башласак, яңа савучылар килер әле, ди.
Әйе, башыңны кая тыксаң, гәүдәң дә шунда керә икән ул. Нургаянга килешми чара калмады һәм ул кичен Руфалияне үгетли башлады.
- Их, Нургаян, юкка шул Килмәт белән булыштыгыз. Үзегезгә әллә нинди явызлык эшләп куюы бар, - диде анысы, уйга калып, - әнә, Айдашның да алар башына җитте, ахры.
- Эт өрә, кәрван йөрә! - дип көр тавыштан җавап биргән булды Нургаян, кәләшенә кыюлык бирер өчен, ә эчтән ул аны бик яхшы аңлай иде, үзен дә никтер шик-шөбһә кимерә, күңеленнән шом китми. Тик, ир кеше теләсәгез нишләгез, миңа гына тимәгез, дип куак төбенә посып яши алмый шул. Иң аянычы, Айдаш дусны сез үтердегез, дип йөзләренә бәреп әйтеп тә булмый. Берни аңламаган сарык шикелле башыңны аска иеп йөр, имеш.
Ә Руфалия Килмәт Җанкыяровка үзе дә ачулы икән. Гәзиткә язылмакчы булып почтага барган булган. Район гәзитенә язмаганнар, совхоз директоры рөхсәт итми, дип кайтарганнар. Монысы инде Шаһиның хакыйкатьне сөйләүче мәкаләләренә каршы Җанкыяровның җавап кайтаруы, күрәсең.
Тагын да адәм ышанмас хәбәр. Дөрес, Җанкыяровның эт кеше икәнлеген барысы да белә, тик һәрнәрсәнең чиге була бит! ә директорның үчләшүе акылга сыярлык түгел. Гәзиткә язылуда аның ни кысылышы бар, бу инде, мөгаен, котыру чире башлануыдыр.
Ничек кенә булмасын, Руфалиянең әлеге үпкәләве Килмәткә үч итеп фермага барырга теләвен тудырды, шикелле. Шуңа да сөеклесен ак халатын чишеп фуфайка кияргә күндерүе Нургаянга ул көткәнчә авыр булмады.
Ә икенче көнне Сәйран Нәшербанов, Ярулла Нухов, Гамир Гафиятов, Сәнифә Иншарова һәм Нургаян, брезент белән көпләнгән йөк машинасына утырышып, район үзәгенә юл алдылар. Болар чыгып китте, ә Фаукый телефонга үрелде. Ул Килмәткә, анысы милиция начальнигына шылтыратты.
Башбирмәслеләрне милиция работниклары урам башында ук көтеп тора иде. Боларны, ай-вайларына карамый, алып барып ябып та куйдылар. Нишлисең, властька каршы сугышып булмый.
Ләкин, Килмәт үзен район патшасымын дисә дә, бу патшалыкта аның колы булырга теләмәгән кешеләр дә шактый иде. Шундыйлардан берсе бу хәлне райкомга хәбәр иткән. Байсар Байсалович Килмәтне бик еш һәм күп яклады, чынында исә аның кубызына биеде. Ә бу юлы дөрес эшлисең, Килмәт Мәмәтович, дип тора торган очрак түгеллеген аңларга акылы җитте. Бәлки, ул Килмәт заманының үтеп баруын, аның кояшы байый башлавын да тойгандыр. Ничек кенә булмасын, милиция начальнигына үз фикерен анык итеп әйтә белде: “Законны теләгән саен бер алга, бер артка аша атлап йөрмәгез,”- диде. Шулай итеп, Нәшербанов командасы “төрмәдә” сәгать ярым гына утырып чыкты.
Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына. Кайчакта үзеннән-үзе җае килеп тора бит әле. Бер көнне иртән Башбирмәс урамында сәер бер кеше күренде. Сәерлеге шунда, башы ак марля белән уралган, гүя фронттан кайтып килә, үзе як-ягына каранып ала, әллә кемнедер күрергә тели, әллә кемнәндер шөрли. Фермага барырга чыккан Ярулланың да юлы уңды, аңа бу яралы адәм бик кирәкле булып чыкты. Ят кеше, исәнләшкәннән соң, үзе сорап куйды.
- Әйтегез әле, сезнең авылның конторасы кайда?
- Аргы очта, әнә шул якта. Йомышыгыз бар идеме әллә, сез кем буласыз?
- Мин Чишмәбаш авылыннан Мөбәрәк Хәлилов булам.
- Шулаймыни, ишеткән бар, алайса. Сез фермер бит әле, бер елны дуңгызларыгызны агулап үтергәннәр иде, шулаймы?
- Дөрес, дуңгызларымны гына түгел, үземне чак үтермәделәр, менә күрәсезме?
- Күрәм. Алайса, син нәкъ безнең кебек Җанкыяровтан җаның кыелган бахыр, безгә брат буласы кеше икән. Киттек әйдә, мондый кешене мин үзем озатып куям.
Нәшербанов янына килгәч, Мөбәрәк үз хәлен тулырак сөйләп бирде. Бу тирәдә ул беренчеләрдән фермер булырга карар итә. Ирекле тормыш, хуҗа булырга теләү аңа дәрт, көч-куәт бирә. Кызыкмассыңмыни, гәҗитләр, телевидение шаулап тора, Мәскәү президенты фермерларга гомердә күрелмәгән льготалар-уңайлыклар вәгъдә итә. Ышандыра бит, президент сиңа сельсовет түгел, шулкадәр югарыда утырган кеше алдашып йөрмәс. Чынында исә нәкъ киресенчә килеп чыга, хөкүмәт фермерларны яклау, льготалар бирү турында закон артыннан закон чыгарып утырса да, урындагы властьлар аларны үтәргә ашыкмый, кул астындагы территориядә кемнәрнеңдер тәртә арасына керми үзаллы булып йөрүләре, үз белдекләре белән яшәргә теләүләре ошамый аларга. Һәм Русия дигән илнең гигант бюрократиясе җиң сызганып эшкә керешә: фермер булырга теләүчеләр бер белешмә алу өчен генә дә айлар, еллар буена кабинетлар бусагасы тапап йөрергә мәҗбүр була. Шул чагында гына алар президентның хәйләсен дә аңлый башлый. Түңкәрелеш аркасында ил көрчеккә терәлгәч, казнаны тутыру өчен салым түләүчеләрне арттырырга кирәк була. Менә шунда фермер дигән модный сүз козырь тузга әйләнә дә инде, яңа гына туган, әле буыны да ныгымаган, ни табышы, ни мөлкәте булмаган фермерлар өстенә утыздан артык салым өеп куялар. Йә күтәр, йә ыштаныңны сатып салым түлә дә хәер сорашып чыгып кит.
Мөбәрәк боларның барысына да түзә, чөнки дөрес юл сайлый – дуңгыз үстерә башлый. Урыс малы тиз үсә, тиз үрчи, ите-мае күп чыга. Кыскасы, эшләр җайланып кына барганда бер көнне иртән егерме баш олы дуңгызы үлеп ята, имеш. Агулаганнар, ди ветврач.
Мөбәрәк уйлый-уйлый да, хәзер инде бозаулар җыя башлый. Шундый исемле кешегә хәрәм мал асрау килешмәде, алла сукты, дип дуңгыз караудан баш тарта. Көне-төне диярлек эшләп яңадан аякка басып килгәндә әллә нинди кешеләр килеп, тукмап, башын тишеп китәләр. Өченче килүебез соңгысы булыр, диләр. Менә шунда Мөбәрәк үз хыялына кул селтәргә карар итә, булмагач булмый инде. Шушы хәлдә ул Башбирмәскә килергә иткән, коллективка алуны сорый.
- Безгә эшчеләр бик кирәк ул, тик, мал карарга әле кеше бар, менә тракторчы булса иде. Трактор йөртә беләсеңме? - диде Нәшербанов.
- Нишләп белмәскә, мин бит фермер, минем үземнең Т-ғө бар.
- Монысы тагын да яхшы, Айдаштан калган тракторга утырырсың. Анарда әле училищедә укыган малай эшләп йөри иде, тик ул практикасы бетү белән китә бит.
- Тукта әле, Сәйран, син нишләп фермада кеше җитә дип сөйлисең? Мин бит ферма мөдире, әллә син белгәнне мин белмимме?
- Ачуланма, дускай. Таҗикстаннан бер гаилә күчеп килә, ире таҗик, хатыны бу яктан. Икесе дә фермада эшләргә ризалар. Аннары бер гаилә Үзбәкстаннан кайтмакчы, анда да рәт беткән икән. Станциядән мебель алып кайтырга КамАЗ сорыйлар, машина тапсак, эш пешә. Шуны сорамаганмын, аларның балалары да бардыр әле. Оныклары да бардыр, булмаса, булыр.
- Шулай шул, оныкларының оныклары да туар әле, - дип елмайды Ярулла. – Ну син хыялый, иптәш начальник.
- Минем дә малай бар ла ул, - дип куйды Мөбәрәк.
- Чынмы, кайда ул, ничә яшьтә, нигә шундук әйтмисең?
- Армиядә. Янымда булса, болай да булмас иде, бәлки, - дип башын төртеп күрсәтте Мөбәрәк.
- Менә бит ничек шәп, армиядән кеше кайта ул, ә хатының ни эшли белә?
- Сыер сава белә. Егерме сыерыбыз бар бит. Яшь мал уналты баш.
- Ай, син алтын кеше булып чыктың, Мөбәрәк. Димәк, хатының шушы сыерларны савачак. Ярулла, синең бит буаз таналарың бар, бер биш баш куш та, тулы бер савым төркеме оештыр, яме. Менә, ичмасам, бүген бәхетле көн, яшибез болай булса.
Мөбәрәк тамак кырып куйды.
- Яшибез дип...
- Аңладым, туган, сүзеңне. Авылда буш йортлар бар әле. Ләкин син аңа гына риза булмассың дип уйлыйм, шулкадәр мал алып килгәч... Ярый, мин сиңа малларың һәм тракторың өчен тиз арада исәпләшербез, дип вәгъдә итмим, ә менә йорт төзешергә бөтен авыл белән булышырбыз. Үзең яңадан фермер булам дип даулашып йөремәсәң, әлбәттә. Хәер, син болай да фермер, без барыбыз да фермер.
Ярулла белән Мөбәрәк хуҗалык җитәкчесенең соңгы сүзләрен бик үк аңлап җиткермәделәр. Аларны икенче мәсьәдә борчый иде.
- Син бик шатландырдың да бит, Сәйран, ләкин Килмәт командасы килеп малларны алып китсә? Бигрәк тә Мөбәрәкнеке жәл булыр, ул гаепле түгел ләса.
- Әйе, шатландырам шул мин сезне! Без үзебез фермер дип әйтеп торам ләса. Менә документлар! Кичә кич кенә районнан алып кайттым. Без хәзер “Чулпан” крестьян (фермер) хуҗалыгы. Рәсми рәвештә мөстәкыйль хуҗалык дип танылдык. Килмәт совхозы белән берниди алыш-бирешебез, гомумән, беркемгә бернинди бурычыбыз юк. Ура! Димәк, безнең мөлкәткә хөсетләнүчеләргә мәңгелеккә юл ябылды.
Шушы көннән соң Башбирмәслеләргә яшәве җиңеләеп киткәндәй тоелды. Үзебезнең хуҗалык булгач үзебезгә эшлибез, үзебез хуҗа. Бу бик көчле стимул иде. Ниһаять, озак еллар көрәшеп, кешеләр теләкләренә иреште. Утызынчы елларда, колхозлар төзелгән чактагы кебек, халык ихлас күңелдән, дәртләнеп эшкә йөри башлады. Ә Мөбәрәк сыерлары да фермага кушылгач, сөт җитештерү күренеп артып китте. Күрсәткечләре яхшырган хуҗалыкка район җитәкчеләре дә башкачарак карый инде ул.
Шаһиның Башбирмәскә күптән барганы юк иде инде. Чөнки зилзиләләр узып, “Чулпан” фермер хуҗалыгы барлыкка килгәч, анда тормыш җайлана төште. Ә журналист ул йә бик начар, йә бик яхшы җиргә бара. Бу юлы мөхәррир үзе кушты. Димәк, “Чулпан” бик яхшылар рәтенә керә башлады, ахры. Хәзер инде Барласов та аларга саруны кайнаткан әрсезләр дип карамый, хәтта ярдәм итә. Чулпанлылар өчен монысы бик мөһим, чөнки районда хупламасалар, үзара аңлашу һәм ышаныч булмаса, бернәрсә дә эшләп булмый.
Бу авылга Шаһи ничәмә генә тапкыр бармасын, һәрвакыт үзен уңайсыз тоя. Өч-дүрт ел элек Сәнифәгә карата редакция эшләгән әшәкелек борчый аны. Хатын-кызның кайчан, кем белән йоклаганын гәзиткә язмыйлар, бу – әшәкелек. Җанкыяровның шушы язмаларын Шаһи үзе гәзит басылып чыккач кына күрде, моңа катнашы юк иде, әмма барыбер Сәнифә алдында үзен гаепле тоя, күреп бер гафу үтенәсе иде дә бит. Коллегалары өчен. Җае чыкмый. Ә хатын үзе эндәшми, үпкәләвен белгерткәне юк.
Әйе, “Чулпан” тырыша. Әнә савучы Руфалия Рушанова сөт саву буенча районда өченче урынга чыккан. Элегрәк бу фермада һәр сыердан елына нибары 1200 килограмм сөт сава иделәр. Киңәшмәдә Байсар Байсалович: “Башбирмәслеләр яңа токым чыгарган, сыерлары фил кебек ашый, кәҗә кебек саудыра,”- дип мәсхәрәли торган иде. Аз гына вакыт эчендә сөт җитештерүне өч тапкырга арттыру – бу инде зур эш. Туңга сөрү, уҗым чәчүне оешкан төстә үткәрделәр. Ә бүгенге көндә иң мөһиме – кышка әзерлек. Хуҗалыкта азык җитәрлек кебек, шуны әйбәт кенә ашата алсалар, башбирмәслеләрнең ел йомгаклары матур гына булмакчы.
Руфалия дигәннән, Нургаян хатыны бит ул. Аның шундый уңган, булдыклы савучы булып китәрен кем алдан белгән. Хәер, Нургаян үзе белгәндер, ышанмаса үгетләмәс иде. Ни әйтсәң дә, үрнәк алырлык кешеләр Рушановлар.
Шулай. Шаһи инде ничә еллар Башбирмәс авылы вакыйгаларын күзәтеп бара, күп кешеләрне белә. Байтак кына язды да. Тик ничектер язганнары гел производство һәм эшне оештыру турында булды. Ә менә аерым кешеләр турында иркенләп сүрәтнамәләр язганы юк диярлек. Ирле-хатынлы Рушановлар менә дигән очерк геройлары бит. Ире алдынгы тракторчы, читтән торып институтта укый, хатыны балалар бакчасындагы эшен калдырып малчылыкны күтәрү ниятеннән фермага килде һәм берничә елда районда алдынгы савучыга әйләнде. Савучылар арасында иң яше. Үзе чибәр, үзешчән сәнгать активисты. Кыскасы, Рушановлар заманабызның коеп куйган геройлары.
Шулай уйланды Шаһи иске генә машинасын бозлы юлдан алып барганда. Менә алда Тирәкле елгасы да күренде, димәк, Башбирмәс авылына да күп калмый. Хәерсезең, күпер төбен тракторлар издереп, чокырлап беткән икән. “Москвич” белән шакырдап каткан колеядан үтәрлек түгел, “корсагы” җиргә тиеп утырып кына куячак. Әллә якындагы кичүдән, боз өсләп чыгаргамы? Эз дә бар, “Жигули” үткән кебек.
Озак кына уйлады Шаһи, бозга тибеп, сикереп тә карады, бәлки, түзәр әле. Һәм, ниһаять, тәвәккәлләргә булды. Ярдан машинаны сак кына елга өстенә төшерде һәм алга кузгалды, боз шытырдый, әмма күтәрә иде. Менә каршыда яр. Тик иске машина үргә менгәндә сүнеп куйды. Шаһи тормозга басты. Ләкин автомобиль бозлавыктан шуып төште, арткы тәгәрмәчләр елга бозына бәрелде һәм ул ватылып китте. “Москвич” бата башлады. Юк, ул бөтенләй батмады, яртылаш суда килеш тукталып калды.
Шаһи бот төбеннән су ерып чыкты да алга-артка каранып алды. Тирә-юньдә беркем дә юк. Ләкин озак көтәргә туры килмәде, юлда машина күренде. Уазик җайлы гына итеп күперне үтте дә туктап калды. Аннан ике милиционер чыкты. Берсе Гарун икән. Шаһи Гарунны ишетеп-күреп белә. Белә һәм яратмый. Ләкин мондый очракта ярдәм итми китмәсләр.
Хәбәрченең нинди хәлгә калуын күреп участковый башын кашып торды.
- Да-а, авыр хәл! Тартып карарга булыр иде, тик безнең трос юк шул.
- Миндә бар, - диде Шаһи һәм кабаланып янә суга керде. Машинасының багажнигын ачып трос алам дигәндә нәрсәдер шытырдап киткәндәй булды һәм, Шаһи аны-моны абайлаганчы, автомобиль артка шуды һәм үзен бозга китереп тә кысты.
Гарун ярдәм итәргә теләп алга ыргылып куйды, ләкин шундук миендә зәһәр шатлык балкып китте. “Тукта, мин ни эшлим, - дип уйлады ул. – Бу теге юньсез хәбәрче үзе бит инде. Дөнья бутап йөрүче, Килмәт агайның канына тоз салучы бәндә! Вәт эләкте бу, вәт шәп булды! Мондый хәлне теләп тә алалмассың.” Гарун иптәшенең җиңеннән тартты.
- Барма! Киттек моннан.
Боларның ташлап китүләрен күреп, Шаһи ярдәм сорап кычкыра башлады.
- Акыра бит әле, - диде яшь милиционер.
- Озак акырмас! Иң мөһиме, кеше күргәнче без моннан сыпыртып җибәрик.
- Шаһи күкрәк тиентен бозлы су эчендә торып калды, җитмәсә автомобиль авырлыгы аны боз кырыена торган саен ныграк кыса бара иде. Эх, дип үкенде хәбәрче, мөхәррирне исенә төшереп, редакция машинасын бирмәде бит, үзеңнеке бар, диде. Югыйсә, юлда берүзе булмас иде. Юк инде, бу бәндәләр болай калдырып киткәч, димәк, әҗәлем шунда булган.
Кызганычка каршы, үлем беркайчан да ялгыз йөреми. Шаһи фаҗигасеннән соң күп тә үтмәде, Газраил Башбирмәснең иң яхшы кешеләреннән берсен алып китте.
Туберкулез! Син үләсең, дисәләр, мөгаен, җиңелрәк булыр иде. Бәндә үлми тормый, бар кеше дә китә. Тик хурлыклы, йогышлы, ифрат авыр чирдән түгел.
Руфалиянең башына ордылармыни. Табибларның бу диагнозы аның акылына сыймады. Яши генә башлаган кебек иде бит әле ул... Шундый бәхетле иде...
Нилектән авыруы билгеле инде. Руфалия савучы булып эшли башлаган чак. Беренче көн эшкә чыкты, җәйге кардага барып сыер саудылар. Маллар саву установкасына бер яктан керә тора, сөтен биргәч, икенче яктан чыга тора. Менә савым бетте, шикелле, хатыннар чиләкләрен, аяк-кулларын югалап, үзләрен көтеп торган машина янына җыела башлады. Ләкин бер төркем мал бу якта бүленеп калды. Бу хакта Руфалия сорамый булдыра алмады.
- Фәрзәнә сыерлары ул. Үзе эчеп йөридер инде. Борчылма, хәзер аларны көтүчеләр куып чыгарыр, - диде аңа савучылар.
Руфалиянең мондый ваемсызлыкка ачуы килде. Ничек инде җиленнәре тулы сыерларны саумый калдырып була. Җитмәсә, савучылар үзләре акча юклыкка зарлана. Сөт – ул акча бит инде. Юк, үзем булса да савам, болай калдырып булмый, дип уйлады ул. Аның яңадан установка ишеген ачып, Фәрзәнә сыерларын куып кертә башлавын күреп, хатыннар шаулашырга тотынды.
- Әй, кызыкай, юк белән булышма әле. Без бит сине көтеп тора алмыйбыз, өйдә эшебез бар.
- Сез кайтыгыз. Ә мин молоковоз белән кайтырмын әле. Җәяү атласам да зыян юк.
Әнә шулай башланды Руфалиянең яңа эше. Кайчандыр ул Башкортстанның данлыклы савучысы Социалистик Хезмәт Герое Эльвира Гулина турында укыган иде. Малларын көн саен юа торган булган ул. Дөрес, Руфалия юмады, җылы су сыер җилене чайкарга чак җитә, әмма булдыралган кадәре карады. Фураж сорап ферма мөдиренең теңкәсенә тиде. Чөнки ул шуны күрә иде, яхшырак ашаткан саен хайванкайларның сөте арта бара, димәк, аларга ашау җитми. Буаз сыерларны бигрәк тә тырышып карады, алардан көр бозау алып нәсел маллары үстерү иде исәбе.
Бер үк вакытта ул эшкә килмәгән иптәшләренең дә сыерларын савып барды. Шулай итеп тиз арада районда иң алдынгы савучылар рәтенә чыкты. Хуҗалык ярлы булуга карамастан, ярыйсы гына акча ала башлады. Руфалиягә карап, иптәшләре ике төркемгә бүленде: беришеләре көнләшеп, телләренә ни килсә, шуны сөйләп йөределәр, икенчеләре исә, баштарак теләр-теләмәс кенә булса да аңа иярде.
Руфалиягә җиңел булмады. Көзге салкында ничә сәгать аның куллары юештә, аягы пычракта. Салкын үтмәслекмени... Ул бик еш ике-өч группа сава иде бит. Башкалардан калып та эшләде. Һәм менә сиңа нәтиҗә – туберкулез!
Дәваханәдән шундый дәва белән кайткан Руфалия ире алдында тешен кысып түзде, зарланмады, еламады. Нургаянның соравына: “Салкын тигән булган, инде үтте кебек,”- диде. Ә төнлә ирен соңгы тапкыр яратты.
Нургаян эшкә китү белән Руфалия ниятен гамәлгә ашырырга тотынды. Өен җыештырып, идәннәрне юып чыкты, мунча ягып керде, яңа күлмәген киеп алды, хәтта ире яраткан эчәк пилмәненә кадәр пешереп куйды. Әйтерсең, Нургаян кайтыр да, алар берни булмагандай кара-каршы утырышып пилмән ашый башлыйлар.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Безнең Авыл Хәлләре - 4
- Büleklär
- Безнең Авыл Хәлләре - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4729Unikal süzlärneñ gomumi sanı 233037.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Безнең Авыл Хәлләре - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4700Unikal süzlärneñ gomumi sanı 232738.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Безнең Авыл Хәлләре - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4676Unikal süzlärneñ gomumi sanı 226637.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Безнең Авыл Хәлләре - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4140Unikal süzlärneñ gomumi sanı 209339.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.