- 8nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Буранда
🕙 0 minut uku
Без
Süzlärneñ gomumi sanı 41
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 39
35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
43.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Гафу итәбез без җиңелгәнне,
Ачы хыянәтне кичерәбез...
Алданабыз... Шуннан бабайларның
Ялгышларын искә төшерәбез.
Кайгыларны күрсәк — юатабыз,
Кеше бәхетенә куанабыз...
Алданабыз... Шуннан әниләрнең
Чыдамлыгын уйлап юанабыз.
Була вакыт: актарылып, яшьнәп,
Болыт сыман шашып бушанабыз.
Алдансак та, мәхшәр кичерсәк тә,
Илгә,
Киләчәккә
Ышанабыз!
Ачы хыянәтне кичерәбез...
Алданабыз... Шуннан бабайларның
Ялгышларын искә төшерәбез.
Кайгыларны күрсәк — юатабыз,
Кеше бәхетенә куанабыз...
Алданабыз... Шуннан әниләрнең
Чыдамлыгын уйлап юанабыз.
Була вакыт: актарылып, яшьнәп,
Болыт сыман шашып бушанабыз.
Алдансак та, мәхшәр кичерсәк тә,
Илгә,
Киләчәккә
Ышанабыз!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 8nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Буранда