Latin

Беренче Театр

Süzlärneñ gomumi sanı 4460
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1685
37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(комедия)
Комедия 1 пәрдәдә

УЙНАУЧЫЛАР:
Хәмзә бай - иске фикерле Казан бае; башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның эченнән кыска җиңле кам­зул кигән. Чалбар балагын ак тасма белән бәйләгән.
Г а ф и ф ә - Хәмзә байның кызы.
Вәли - Хәмзә байның кияве.
Хәбибрахман - Хәмзә байның улы, аңгыра.
Факиһә - Хәбибрахманның хатыны.
Биби - Хәмзә байның асравы, аңгыра кыз.
Фатыйх - Хәмзә байның кибетчесе.

Вакыйга Казанда, Хәмзә байның өендә.

Бай сымак бер өй. Ике якта икешәр ишек. Түрдә тәрәзәләр, тәрәзә арасында көзге. Стена буенда урындыклар. Сул тарафта бер диван. Аның алдында өстәл. Пәрдә ачылганда сәхнәдә Вәли күренә; өстенә пальтосын кигән, кулына таяк тоткан, күңеле бик шат, өйнең бер башыннан бер башына кызу-кызу атлап йөри.

Вәли (кычкырып). Гафифә! Гафифә!
Г а ф и ф ә (бүлмәдән сузыбрак). Әү!
Вәли. Буласыңмы инде?
Гафифә. Хәзер булам.
Вәли. Тизрәк бул! (Халыкка таба карап.) Гафифә ди­сәң Гафифә, бер җиргә бара башладың исә, кеше күрә дип коты чыга. Аның каршында ир кеше дигән сүз, ерткыч җанвар дигән сүз белән икесе бертигез. Бары мин генә ул кадәр куркынычлы җанвар түгел. Башта миннән дә коты очты. Кияү булып кергәч, куркуыннан куян шикелле бер почмакка посып тик то­ра. Соңыннан, минем тарафтан шул яшенә җиткәнгә кадәр ата-анасыннан ишетмәгән тәмле, татлы сүзләрне ишеткәч кенә бе­раз җайланды. (Ян ишеккә барып, ишеккә башын тыгып.) Һи, әле тиз генә буласың юк икән. Зинһар, тизрәк була күр! Әгәр кайнатай кайтып керсә, аннан ары харап эш. Ничек итсә итәр, гомердә театрга җибәрмәс. (Башын бүлмә ишегеннән алып халыкка таба карап, куллары белән, хатын-кыз бите­нә пудра сөрткән төсле итеп күрсәтеп, бераз көлебрәк.) Бизәнә, мич акшарлаган шикелле итеп, битләрен буяп маташа. Шулай да булса, үзенә килешеп тора тагын. Уйлап карагыз, әгәр мин шулай итеп битләремне буйый торган булсам, һич килешмәс иде бит! Онга төшкән таракан төсле булыр идем. Безнең бер асрау бар, йөзе менә нәкъ чуенның ундүртенче кичәсе төсле, кап-кара. Беркөнне шул асрау, абысталары өйдә юк чагында, барган да минем Гафифәнең пудраларын алып ягын­ган; бөтенләй менә, бигайниһи, бер ком гарәбенең битен акбур­га буяган төсле булган. Көлешә-көлешә алҗып беттек. (Бик җитди.) Беләсезме? Ул бит пудра күп кешегә килешми, хосу­сан, ирләргә бер дә килешми. Ә менә минем бер таныш егетем бар — Әхмәтҗан, ул һәр көнне өчәр мәртәбә сакалларын китә­реп, пудралар сөртеп йөри. Аңа килешә. Миңа бер дә килеш­ми. Ул шул инде ак сөяк нәселдән яратылган. Ә безнең нәрсә, без бит мужик! Безнең бабай сука сукалап үскән. Әти, чабата киеп, 13 яшендә калага килгән. Безнең шикелле кара икмәк ашап үскән кешегә кая инде ул ак сөяк булу? Ак кына түгел, миңа карасы да килешми. Бервакыт хатын «бик матур була» дигәч, котырынып шушы мыегымны карага буяган идем. Ничә көннәргә кадәр кеше күзенә күренергә оялып яттым. Җитмәсә тагын, мыекка сөртәм дигәндә, битләрне буяп бетердем. Ә аның карасы тәннән һич китми икән... Тумыштан матур булып ту­магач, ыспайланган булып маташу белән генә булмый инде ул. (Ян ишеккә бара, карый, төсләрен бозып.) Ул нишләвең ин­де ул? Мин монда кайчаннан бирле, кайчан киенеп бетәр инде, дип көтеп торам.
Гафифә (бүлмәдән). Йә, ярар ла, хәзер булам, пудра ма­тур төшмәгән.
Вәли. Тизрәк бул инде, зинһар! (Башын бүлмәдән алып, ишекне ябып, халыкка таба карап.) Менә сиңа кирәк булса, минем инде өстемә пальтомны кигәнгә бер сәгать булды. Ә ул әле һаман пудра ягынып бетерә алмый, пудра ямьсез төште, дип яңадан битен юып ята. Әле ярый, көзге ямьсез күрсәтә дип, көзгене бәреп ватмаган.

Түр як ишектән кулына поднос белән чынаяклар күтәреп чыгып Биби узып бара.

Вәли (Бибине күреп). Әй, Биби, тукта әле!
Биби (борылып карап). Нәрсә дисең?
Вәли. Кара әле, ә!..
Биби. Карыйм ич инде!
Вәли. Менә нәрсә.
Биби. Белмим, нинди нәрсәдер?
Вәли. Тфү, чорт! Сөйләп бетергәнне көт!
Биби. Йә, көтәм.
Вәли. Менә нәрсә...
Биби. Белмим!
Вәли (ачуланып). Тыңлап тор, дим мин сиңа!
Биби. Тыңлыйм ич!
Вәли. Тыңласаң шул, менә без хәзер театрга китәбез...
Биби. Кая?
Вәли. Театрга!
Биби. Нәрсә төятергә?
Вәли. Баш төятергә.
Биби. Нинди баш?
Вәли. Атаң башы! Мин сиңа төятергә димим, театрга дим, аңладыңмы, театрга дим!
Биби. Йә, аңладым инде, театрга. Ул нинди җир соң?
Вәли. Ансы сиңа кирәк түгел, без киткәч кайнатай кайтыр, ул сорар безне «кайда киттеләр?» дип, син аңа әйт: «Кодаларга киттеләр», дип, театрга киттеләр дип әйтмә!
Биби. Сорамаса нишләрмен?
Вәли. Тик торырсың!
Биби. Ярый. (Кереп китә башлый.)
Вәли. Тукта әле! (Биби туктала.) Син, аңгыра нәрсә, рәтләп әйтә дә белмәссең әле.
Биби. Нишләп белмәскә!
Вәли. Йә, әйтеп кара, ничек дип әйтерсең икән?
Биби. Вәли җизниләр театрга китмәделәр, кодаларга кит­теләр диярмен.
Вәли (ачуланып). Иштең ишәк чумарын! Ә мин сиңа алай дип әйттеммени?
Биби. Соң ничек дидең?
Вәли. Мин сиңа, театрга киттеләр дип әйтмә, кодаларга киттеләр дип әйт дидем.

Б и б и. Мин дә бит киттеләр димәдем.
Вәли. Фу, җәфа икәнсең, каян башыма бәла алдым? Менә, син яхшы тыңла, әгәр дә кайнатай безне кая киттеләр, дип сораса, кодаларга киттеләр диген. Башка сүз әйтмә, бар, юлың­да бул!
Биби. Ярый. (Кереп китә.)
Вәли (үз-үзенә). Менә бәла өстенә бәла. Мин үзем дә юләр, миңа ни эшкә кирәк иде инде аңа театрга дип сөйләп торырга, мин аңа дәрес әйтәмме? (Ишектән Гафифә чыга. Аңа карап.) Нихәл, буласыңмы инде?
Гафифә. Хәзер булам инде. Нәрсәгә шаулашасыз икән дип, карарга гына чыккан идем.
Вәли. Әнә шул, бар ич әле, бер адәм имгәге, Биби; шуңа сүз аңлата алмыйчы аптырап беттем. «Без хәзер театрга бара­быз», дигән идем. «Нәрсә төятергә?» дип миннән сорап ята.
Гафифә. Ул һәрвакыт шулай, һич аңламый ул. Мин аны бер көннәрне Гарифәләргә җибәрдем. «Абыстай, Гарифәнең ал­дырган кислотасы юк микән. Бик күңелләрем болганып тора. Үзебездә содасы бар барын да, ирләр өйдә вакытта кислота алдырырга онытылган», дип әйтте, дип сора дигән идем, барган да: «Абыстай, киез каталарын биреп торсыннар ла», дип сорап, миңа, кислота урынына, киез ката күтәреп кайткан. Гарифәдән шулкадәр оялдым, бөтенләй менә җир тишегенә керерлек бул­дым.
Вәли. Йә ярар, аларын башка вакытта сөйләшербез. Те­атрга барырга соңга калабыз, бар, тизрәк бул!
Гафифә. Хәзер булам. Ә, ни, синнән шуны гына сорыйм дигән идем. Ул театрда кеше күп булыр микән?
Вәли. Һу! Күп булмыйчы соң! Беләсең бит, бүген мөсел­манча театрның беренче башлана торган көне. Шулай булгач, инде анда бөтен шәһәр халкы агылыр.
Гафифә (борыннарын җыерып, иркәләнгән бала кыя­фәтендә). Әй! Әйем! Алай булгач мин бармыйм ла, анда кеше күп булгач мин оялам.
Вәли (үз-үзенә). Менә сиңа кирәк булса! (Алдына ка­рап башын бераз кашып.) Ничек булыр икән соң? Юк, ми­немчә, әле бу көн кеше ул кадәр үк күп булмас. Күбесенең картлары җибәрмәс. Кайсы берсе кеше сөйләвеннән куркып калыр.
Гафифә (янә әүвәлгечә). Алай булгач без дә бармыйк: мин дә кеше сөйләүдән куркам. Әти белсә, ул да ачуланыр.
Вәли (бик тирән уйга калып, башын күтәреп халыкка таба карап). Уттан котылдым, инде суга төштем. Моннан инде ничек котылырга? (Гафифәгә карап.) Мин бит инде ан­да барырга дип билет та алып кайткан идем.
Г а ф и ф ә. Кайтсаң ни! Бармый калган булгач, акчаңны ки­ре кайтарып алырсың.
Вәли. Бер алган булгач, кире кайтармыйлар шул инде аны.
Гафифә. Теләсәң ни эшлә, мин барырга куркам.
Вәли. Анда ерткыч җанварлар юк, сине ашамаслар.
Гафифә. Ашамасалар да мин бармыйм, кирәкми.
Вәли. Юк инде, бармый калырга ярамый, барабыз! Ул бик күңелле була. Үзеңнең дә көлә-көлә эчләрең катып бетәр.
Гафифә. Андый көлкеләрне ат кәмитендә дә бик күп күр­гән инде. Монда да әллә нинди артык җире булмас, кирәкми, мин бармыйм.
Вәли. Ихтыярың, теләсәң ни эшлә, барасың килмәсә, көч­ләмим, үзем генә барам.
Гафифә. Ә, ярар менә, барыр идең бугай, кара син аны, анда ялгыз гына кызлар карарга бармакчы була. Җибәрәмме соң мин сине, Алла боерса, гомеремдә ялгыз җибәрмим.
Вәли. Теләсәң ни эшлә, мин бармыйчы калмыйм. Син бар­мыйсың икән, мин үзем генә тотам да барам! Хуш, сау бул, мин киттем. (Чыга башлый.)
Гафифә (тиз генә Вәлинең артыннан барып тота). Җә, җә, бетте. Мин юри генә әйттем. Әйдә, мин дә барам.
Вәли (кире кайтып). Ну, әйдә алайса, барсаң, тизрәк киен.
Гафифә. Хәзер киенәм. (Бүлмәгә таба бара башлый. Соңра янә борылып.) Кара әле, анда өскә киенгән көенчә генә утыралармы?
Вәли. Юк, салып утыралар.
Гафифә. Әй! Алай булгач, бик читен икән. Кирәкми, бар­мыйбыз.
Вәли. Бармыйбыз дип сөйләмә, мин барам, киттем алайса. (Чыга башлый.)
Гафифә. Барам, барам.
Вәли (мыскыл итеп). «Барам, барам!» Ә үзе һаман терә­леп тора. (Сәгатен чыгарып карап.) Син, шулай итеп мата­шып, мине уеннан калдырмакчы була торгансың, ахры. Уен баш­ланырга бары ярты гына сәгать калган.
Гафифә. Мин хәзер булам. Өстемә күлмәк кенә киям.
Вәли. Ну, бар, зинһар, тизрәк бул.
Гафифә (ишектән керә башлый да, янә борылып). Нин­ди күлмәгемне киим икән, асылмы, йонмы?
Вәли (үз-үзенә). Асыласың килсә асылын инде. (Гафи­фәгә.) Зинһар, мине йөдәтмә. Эстәдең ни ки, асылмы, йонмы, сатинмы, батисмы, ситсамы, минем өчен бар да бер.
Гафифә. Ярый, алайса мин зәңгәр асылымны киям. (Ки­тә башлый.)
В ә л и. Әй юк, тукта әле, зәңгәр асылыңны кимә, нинди бул­са да берәр йон күлмәгеңне ки. Сезнең андый чачаклы-чуклы карават чаршавы шикелле асыл күлмәкләрегез белән кешегә көлкегә калыр хәлем юк. Без анда бүләк багарга бармыйбыз, уен карарга барабыз.
Гафифә. Алай булгач, нинди йон күлмәгемне киим?
Вәли. Теләгәнеңне ки.
Гафифә. Теге гармон итәкле кызыл йон күлмәгем ничек булыр?
Вәли. Шәп булыр.
Гафифә. Аның шул буе озын булган. Чәнчелеп беткән җөйче! Шулкадәр әйттем: «Факиһәнеке төсле матур булсын, яхшы итеп тек», дип. Бозып кына бирде. Юкка гына дүрт тәңкә акча әрәм иттем. Моннан ары, Алла боерса, гомердә ул хатын­нан тектермәм.
Вәли. Ярый, шулай итәрсең. Бар, тизрәк бул.
Гафифә. Соң, кайсын киим?
Вәли. Башкасын.
Гафифә. Теге буйга буф бөргән серый күлмәгемне киимме?
Вәли. Ки.
Гафифә. Ул да шул бик килешеп бетми, чабулары бик тар булган.
Вәли. Алайса бүтәнне ки.
Гафифә. Ал йон күлмәгем ничек булыр?
Вәли. Бик ал булыр.
Гафифә. Кызылы?
Вәли. Бик кызыл булыр.
Гафифә. Яшеле?
Вәли. Бик яшел.
Гафифә. Соң, ниндиен киим?
Вәли. Матурракны.
Гафифә. Теге шикалат төсле, тоташ буйлы, бантиклы күл­мәгемне кисәм ничек булыр?
Вәли (шатланган булып), һу! Менә, эзли торгач, таптың, ахры, бик һәйбәт булыр. Үзе шикалат төсле дә булгач, бигрәк тә шәп була инде ул. Чөнки шикалат бик тәмле нәрсә.
Гафифә. Мин аны кияр идем киюен дә, аның шул җиңнәре сак җиң. Килешмәс. Үзең дә, ичмасам, бер кеше төсле чибәр күлмәклек алып биргәнең дә юк. Бер җиргә бара башладың исә, киеп барырлык һичбер юньле матур күлмәгем юк.
Вәли. Соң бит инде аны хәзер генә тегеп булмый лабаса, уф Алла! Бар икән кылану, ансы да ярамый, монсы да ярамый, белмим, боларга нәрсә генә ярый торгандыр. Чәнчелеп бетегез шунда, сезне көтеп уеннан калыр хәлем юк. (Чыгып китә башлый.)
Г а ф и ф ә (артыннан барып җитеп, Вәлинең җиңеннән тотып ялынган рәвештә). Йә инде! Ни эшләвең инде ул, торасың да чыгып китәм, дип куркыта башлыйсың. Мин сиңа бармыйм дип әйтмим ич! Әйткәч ни була соң инде? Мин син­нән әллә нәрсә сорамыйм бит, бары тик нинди күлмәгемне киим дип кенә сорыйм.
Вәли. Мин сиңа әйттем бит инде. Теләсәң нәрсә ки, дим. Миңа дисәң бөтенләй бернәрсә дә кимә.
Г а ф и ф ә. Соң шулай диген аны. Яхшылап кына сораганда тотасың да ачулана башлыйсың. Алай булгач, ярый торган булса, мин бернәрсә дә кимим, шушы өстемдәге күлмәгем белән генә барам.
Вәли (йөзләре яктырып), һай, бәрәкалла! Бик яхшы бу­лыр, бар. Зинһар, тизрәк. Өстеңә генә ки дә, хәзер китәбез.

Гафифә ашыгып кереп китә.

Уф Алла, җаным чыга язды. (Ишеккә барып карап.) Яңадан тагы бер-бер нәрсә тапкан булып чыга күрмәсен, ә, юк икән. (Ишекне яба.) Киенә икән, ахырында мең бәла белән көчкә җиңдем. Бу үзенә күрә инде, кечкенә генә, бармак башы кадәр генә булса да бер революция булды. Ярый, ни булса да булды, минем максатым булды. (Кулларын угалап.) Их! Хозур! Хә­зер театрга китәбез. (Таягын ике кулының бармак очлары белән генә тотып, сүз арасында төрле шатланган һәм мәс­хәрә кылган кыяфәтләргә кереп җырлый.)
Бүген театр була, трат-та-та, трат-та-та! Шатлыктан күңелем тула, трат-та-та, трат-та-та! Картның кәефе бик китә, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Уйнаучыларны тетә, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Барам мин театрга, трат-та-та, трат-та-та! Хатыным белән бергә, трат-та-та, трат-та-та! Кайнатай кайтып кергәч, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Безнең киткәнне күргәч, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Ачуланса да курыкмыйм, трат-та-та, трат-та-та!
Барыбер сүзен тотмыйм, трат-та-та, трат-та-та! Кайтып кергәчтен тузар, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Бөтен кәефне бозар, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Бозса бозар кәефне, трат-та-та, трат-та-та! Хәзергә мин кәефле, трат-та-та, трат-та-та!
Гафифә (ишектән өстенә киенгән көенчә чыгып). Йә, бар икән Ходаем, тагы нәрсә юләрләнәсең? Әллә син дә кәмит­тә паяз булмакчы буласыңмы?
Вәли. Әһә! Булдыңмы әле син, аппагым? Әйдә, алайса кит­тек инде, былбылым!

(Гафифәнең култыгыннан култыклап чыгып китәләр.)
Сәхнә буш кала. Бераздан, бик кызуланып, уң як ишектән Факиһә килеп чыга.

Факиһә (як-ягына карап). Монда да юк! Болар кая кит­кәннәр? (Ишекне ачып кычкыра.) Биби! (Биби чыга.) Син беләсеңме?..
Биби. Беләм!
Факиһә. Беләсең икән, әйт алайса: кая киттеләр җизни­ләр?
Биби. Алар син сорасаң ничек дип әйтергә икәнен миңа әйтмәделәр.
Факиһә. Соң ничек дип кенә әйттеләр?
Биби. Абзый сораса, кодаларга киттеләр, дип әйтерсең, ди­деләр.
Факиһә. Ә башка кеше сораса?
Биби. Башка кеше кем сорасын? Фатыйх абый сораган иде дә, мин аңа әйтмәдем.
Факиһә. Менә мин сорасам?
Биби. Син башка кешемени?
Факиһә. Йә, әйт инде, кая киттеләр?
Б и б и. Әй лә, әйтмим!
Факиһә. Театргамы?
Биби. Ә! Үзе дә белә икән. Аны сиңа кем әйтте?
Факиһә. Йә, бар. Алдыңа кара, эшеңне эшлә...

Биби кереп китә.

Шул-шул, театрга киткәннәр. Мин үзем дә сизгән идем аны сизүен. Җизни ул безнеке шикелле җебегән авыз түгел. Исе­нә бер нәрсә килеп төште исә, хәзер шул минут ук эшли дә ала. Безнеке генә ул тегермән ташы шикелле, һич кузгатыр хәл юк. Тукта әле, мин дә алып бардырыйм әле. Кеше барган җирдән мин генә ни эшләп калып торырга соң? (Бик кызула­нып сул як ишеккә кереп китә.)

Сәхнә бераз буш тора. Бераздан кычкырышып Хәбибрахман белән килеп
чыгалар.

Хәбибрахман (кулларын селтәп). Бармыйм дигәч, бар­мыйм инде! Иң әүвәл мин аның, ул театрның кайда икәнен белмим.
Факиһә (мыскыл итеп бармакларын бөкләп санарга керешә). Бу булды бер!
Хәбибрахман. Икенчеләй, кайдан керәсен, ничек керә­сен белмим.
Факиһә. Ике, өч.
Хәбибрахман. Анда кергәч тә нинди урынга утырыр­га?
Факиһә. Шуның белән була дүрт! Зинһар, ичмаса, инде эчендәге бар серләреңне сөйләп бетереп кешене көлдермә. Кеше ишетсә, «моның белгән нәрсәсе бар микән», ди башлар­лар. Кеше җаен тапканны, без генә табарбыз әле.
Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйбыз, мин куркам.
Факиһә. Чү, чү, куркуыңнан егылып китә күрмә! Шул ка­дәр зур гәүдәң белән куркам дип әйтергә сиңа кешедән оят!
Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйм!
Факиһә. Нинди бармаган да, нинди нитмәгән! Кеше бар­ган җирдән без генә калып торырга! Әйдә, әйдә, барабыз! Җиз­ниләр әле алар үткән атнаны плашкига да чыктылар. Без анда да авызыбызны күтәреп калдык, кияве белән кызы барган бул­гач, әткәй дә бер сүз дә әйтә алмас. Әйдә, тотабыз да барабыз. Нәрсәгә соң без генә ул кадәр куркып торырга!
Хәбибрахман. Бармыйм дигәч, бармыйм инде.
Факиһә (юмаларга керешеп). Җә инде дим! Барыйксана инде! Харап булган икән! Гомеремә бер мәртәбә бер җиргә барыйк дигәнмен икән инде, шуны да тыңламыйсың. Әткәйдән куркып торырга син кечкенә сабый бала түгел ич инде!
Хәбибрахман эндәшми.
Җә дим инде, нигә эндәшмисең? Орышса, кайткач бер орышыр да бетәр. Аның өчен сине ашый алмас бит ул. Әгәр дә бик каты дулый башласа, һич булмаганда, мин үзем көчләп алып бардым диярмен. Орышса, мине орышыр, сине орышмас.
Хәбибрахман (башын кашып). Белмим шул, ничек бу­лыр икән? Минем үземнең дә бер күрәсем килә килүен ул театр дигән нәрсәне. Әле мин син йөдәтерсең дип әйтмәгән
идем, Гайнулла җизнинең кияве Гаптерәхимнәр дә барабыз ди­гәннәр иде.
Факиһә. Соң алай булгач, тагын ни кирәк инде? Кеше бармый торган җирмени ул? Кеше баргач, бергә-бергә күңелле дә булыр. Әйдә, өстеңә киен дә барабыз. Мин дә хәзер киенеп чыгам. (Кызуланып уң як ишеккә кереп китә.)
Хәбибрахман (ишеккә табан карап, үз-үзенә). Мин әле барам дип әйтеп бетерергә дә өлгерә алмадым, ә ул киенер­гә дә кереп китте. Нишләргә икән инде, шулай ук барырга туры килер микәнни? Әти орышмас микән? Без чыгып киткән­че кайтып керсә генә ярар иде. Бармый калыр идек. Хатын ул — әтинең гадәте начар икәнен белми. Беркөнне Гали хаҗи Гаптерахманы белән чәйгә кергән өчен дә колагымны шулай итеп борып алды. (Борып күрсәтә.) Күзләремнән утлар күренде. Аны кешегә сөйләп йөреп булмый. «Әти колакны бор­ды», дип хатынга әйтсәң, хатын хәзер ул: «һәй, нәни бәби! Шул башың белән колагыңны бордырып торасыңмы?» дип мыскыл итәргә тотына. (Кесәсен капшап.) Барабыз баруын да, әле кесәдә барырлык акча бар микән? (Портмонетын алып ак­чаларын өстәлгә бушатып саный.) Унбиш тиен дә, унбиш тиен, утыз тиен; тагын унбиш тиен, була кырык биш тиен. Та­гын биш тиен, булды илле тиен; илле тиен дә, егерме тиен, була җитмеш тиен. Тагын илле тиен... (Бармаклары белән исәп­ләргә керешеп.) йөз, йөз ун, йөз егерме, булды бер сум да егер­ме тиен. Бусы өч тәңкә, барсы була... (Янәдән исәпләп.) Ике, өч, дүрт сум да егерме тиен. (Портмонетына сала) Өч тәң­кәсенә билет алсак, каладыр бер сум егерме тиен. Ансы барырга-кайтырга булса, хәер, җитә икән җитүен, тольке бер дә бара­сы килми шул. Ичмаса, әти дә кайтмады. Әллә бармыйм микән? Ничек итеп бармый калырга? Ә, булды! Менә монда качып уты­рам да, әти кайткач кына, торып чыгам. (Диван башына ба­рып посып утыра.)
Факиһә килеп чыга.
Факиһә (үз-үзенә). Әле һаман теге уҗым бозавы кие­неп чыга алмаган икән. Нишләп тора икән инде тагын? (Сул як ишеккә кереп китә.)
Хәбибрахман (башын бераз күтәреп карап, бик шат­ланып). Аллага шөкер, котылдым, күрмәде. Әти кайтыр инде.
Факиһә (ишектән чыгып). Монда юк, әллә кая киткән, шундый чакларда, атасы кыйнамасын дип качкан балалар ши­келле, кача торган гадәте бар иде, бер-бер җирдә качып тормыймы? (Эзләргә тотына. Почмакта тора торган кресло артларын карый, Хәбибрахман бу вакытта балалар ши­келле башын эчкә яшерә. Факиһә килеп күрә дә, акрын гы­на көлеп, диванның икенче башына барып аягы белән идән­гә тибеп кычкыра.) һәй, бәдбәхет! Күсе бар!
Хәбибрахман. Һай! (Сискәнеп сикереп тора.)
Факиһә (мөстәһзианә көлеп), һа, һа, һа! Анда син бар идеңмени? Мин белмәдем. Ул кадәр куркытмаган булыр идем. Анда ни эшләп утырасың?
Хәбибрахман (ни әйтергә дә аптырап торып). Ак­чам төште. Шуны аладыр идем.
Факиһә. Нинди акча?
Хәбибрахман. Менә, театрга барырга акча җитә микән дип, санап торадыр идем дә, берсе төшеп китте.
Факиһә. Шул гомердән бирле әле өстеңә киенмиче акча санап тордыңмы?
Хәбибрахман. Мин хәзер киенәм. Башыма бүрек киям дә, тунымны гына киям. (Кереп китә.)
Факиһә (кычкырып кала). Кара аны, анда да кәнәфи башына акчаңны төшермә, анда да күсе булыр. (Көзге каршы­на килеп шәлләрен, калфакларын төзәтә башлап.) Ну! Ир соң! Ир димәсәң хәтере калырлык бар. (Ишеккә карап?) Би­би! Биби!
Биби чыга.
Әткәй безне кая киттеләр, дип сораса, кодаларга киттеләр ди­ген.
Биби. Ник, анда җизниләр киттеләр бит. Сез дә шунда барасызмыни?
Факиһә. Без театрга барабыз, әмма син шулай дип әйт.
Биби. Ярый, әйтермен. Бая җизни, син әйтә белмәссең дип, мине яңадан әйттереп карап маташа.
Факиһә. Әйтә белдеңме соң?
Биби. Ник белмәскә, белдем.
Факиһә. Йә әле, тагын әйтеп кара. Безне кая киттеләр диярсең икән?
Биби. Әллә белмәс дип беләсеңме? Мин инде аны Фатыйх абыйдан күптән өйрәнеп куйдым. Театрга киттеләр диярмен.
Факиһә. Һи, аңгыра! Җебегән авыз! Мин сиңа шулай дип әйтергә куштыммыни?
Биби. Ник, үзең әйттең ич, җизниләр кодаларга киттеләр, сез дә шунда барасызмыни дигәч, юк, без театрга барабыз дип...
Факиһә. Күп телеңә салынма! Яхшы тыңла! Әгәр дә әт­кәй сораса кая киттеләр дип, кодаларга киттеләр диген.
Биби. Ярый, ярый, аңладым, икесе дә шунда киттеләр дияр­мен.
Факиһә. Кайда?
Биби. Кодаларга.
Факиһә. Бар, эшендә бул!

Биби чыгып китә. Хәбибрахман тунының югарыгы төймәсен төймәли-
төймәли чыга.

Хәбибрахман. Әйдә, булдым.
Факиһә. Әйдә, әйдә, булсаң, тизрәк атла аягыңны. (Ишек­тән чыкканда Хәбибрахманның аркасына төртә.)
Хәбибрахман. Тукта! Төрткәләмә инде ул кадәр! Чы­гам ич.

Чыгып китәләр. Сәхнә буш кала. Бераздан Фатыйх килеп керә.

Фатыйх (як-ягына карап). Абзый кая икән соң әле? Кеше бәйрәм итә дә итә, мин дә бераз бәйрәм итеп аласы иде. Һәммә кеше йөри дә йөри, мин генә тик ябылып ятам. Миңа ни бәйрәм юк, ни җомга юк. Бәйрәм булды исә ишек төбен сакла. Көне буе байга килгән бер кешене өйгә алып кер дә чәй эчерт, җомга булды исә, ишек алдында утын яр да кар көрә! Юк инде, булмас болай итеп. Эһем, эһем. (Тамак кыра.) Әллә бөтенләй өйдә юкмы? (Ишекләрне карана.)
Биби. Эһем, эһем. (Ишектән чыга.) Нәрсә тамак кырып йөргән буласың?
Фатыйх. Абзый өйдәме?
Биби. Өйдә.
Фатыйх. Ни эшли?
Биби. Тире җыеп күн эшли.
Фатыйх. Йә, шаярма әле, чынлап әйт әле, өйдәме?
Биби. Ни эшкә ул сиңа?
Фатыйх. Кирәк.
Биби. Әүвәле әйт ни эшкә икәнен, аннан соң әйтәм.
Фатыйх. Йә, әйт инде, шаярма.
Биби. Нәрсә бирәсең, әйтәм?
Фатыйх (шаярып). Әйтсәң сине үземә хатынлыкка алыр­мын.
Биби. Һи, мәхәббәтсез!
Фатыйх. Мәхәббәтсез? Мин нишләп мәхәббәтсез булыйм, кара бу мыекларны. (Мыекларын борып күрсәтә.) Кызлар­ның калфак чугына ярарлык.

Биби. Йә, күп телеңә салынып торма монда, бар, чык!
Фатыйх. Ник, шулай ук мине яратмыйсыңмыни? Мин си­не әле абзыйдан сорарга менгән идем, анда ялгыз гына күңел­сез.
Биби (боргаланып), һай, конарсыз!
Фатыйх. Кызларның шул булыр инде аларның, алар һәр­вакыт шулай һавалы булалар. Кызлар алар яшь чагындарак патшага барам мин дип торалар да, ди, аннан ары санатка дип әйтәләр, ди, ул да эләкмәгәч, актыгында солдат булса да ярар дип әйтәләр, ди.
Биби. Йә, йә, бар, мыскыл итмә! Бар, чык! Абзый кайтыр, абыстай да хәзер менәр.
Фатыйх. Күптән син шуны әйтерләр, мин синнән баядан бирле абзый өйдәме, дип сорыйм ич. Өйдә булмаса, хуш, сау бул. (Чыгып китә.)
Биби (үз-үзенә). Ялганлый торгандыр ла ул, мине алдар өчен генә, юри генә әйтә. (Кереп китә.)

Бераздан Хәмзә бай кайтып керә. Күрмичә, ишек төбенә җәеп куйган
паласка сөртенә.

Хәмзә (кычкырып). Гөнаһ шомлыклары! Аяк астына әл­лә нәрсә җәеп куйганнар. Мал кадерен белмиләр. Тыштан килеп кергәч, күзлек парлана да, бернәрсә дә күреп булмый. (Күзлеген сөртә.) Беркөн мәдрәсәгә кергәч тә әчелектәге баш­макларга абынып лаканга егылган идем. (Ишек янындагы урындыкка утырып.) Әй, кая, кайсыгыз бар анда? Аякны тар­тыгыз әле.
Биби килеп чыга. Кая, кил, нәрсә терәлеп торасың анда, тарт аякны!
Биби салдыра башлый.
Чү, чү, чү, карап тарт! Мәсихемне бозма! Абыстай кая? (Биби киез итекнең берсен салдыра.)
Биби. Аш өендә.
Хәмзә. Нишли анда?
Биби. Аш пешерә.
Хәмзә. Ник, килен кая?
Биби. Алар Хәбибрахман абый белән ни... ни... әй, кода­ларга киттеләр.
Хәмзә. Ныграк тарт! Кулың чергән мәллә!

Биби, кинәттән тартып җибәреп, Хәмзәне егып төшерә.

Башка кеше булса мин аңа кирәген биргән булыр идем булу­ын, әллә ничек кыз балага сугарга ул кадәр кул барып җитми. (Тунын салып чөйгә элеп куя.) Бүген иртә белән чәч алучы­га кергән идем, бөтенләй ишегеннән керер хәл юк. Җыен кы­зыл авыз кибетчеләр тулган. Байларына бөтенләй әйләнеп тә карамыйлар, чәч алучы да һич санга санамый. «Хаҗи, син әле башка көнне дә керерсең, син бай кеше, һәрвакытта да вакы­тың бар; болар бит бай кешесе, җомга көннән башка вакытта вакытлары булмый», дип авызын җырып тик тора. (Чалбар балагын бәйләп куйган тасмаларын чишә.) Алары да шул кибетчеләр яклы, аларга кибетчеләр яклы булмыйчы ярыймы соң, кибетчеләр бит аларга унар, унбишәр тиенләп яудыралар. Аларга бай акчасы кызганычмыни... Биби, Биби!
Ишектән Биби чыга.
Биби. Нәрсә дисез, абзый?
Хәмзә. Бар әле, берәрсенә әйт әле, мәдрәсәдәге Коръән укый торган шәкертне чакырып чыксыннар. «Абзый чәч алыр­га чакыра», дисеннәр.
Биби. Нинди мәче алырга?
Хәмзә. Һай, аңгыра, җебегән нәрсә! Мин сиңа мәче алыр­га дидеммени?! Чәч алырга дим! Чәч! (Үз чәчен тарткалап.) Менә, менә шушыны алырга дим!
Биби чыгып китә.
Бу кадәр аңгыра булырлар икән. Җыен аңгыра безгә җыелган. Беркөн Хәбибрахманга: «Бар, агач базарына Хисмәткә бар да, аны тизрәк монда алып кайт», дип җибәргән идем. Барган да бер зур кисмәк алып кайткан. Менә бу сакалымны шулар гы­на агартып бетерделәр инде. Әле ярый хәзергә үзем исән әле. Үзем үлгәч, болар дөньяда ничек итеп көн күрерләр.
Биби ишектән килеп чыга да тик тора.
(Аңа карап.) Нихәл, нишләп терәлеп торасың анда?
Биби. Абзый, Миңнебай абзыйга әйткән идем, Коръән укый торган шәкертне алып чык, дип, «Нинди шәкерт ул, мәдрәсәдәге шәкертләр алар бар да Коръән укыйлар, анда әфтияк укучы юк», ди.
Хәмзә (аяк тибеп), һай, ахмаклар! Әрәмтамаклар! Бар, тизрәк чыгып әйт, мәчеттә Коръән укый торган шәкертне, Гай­фулланы чакырып чыксын!
Биби. Икесен дә чакырсынмы?
Хәмзә. Нинди икесен дә?!
Б и б и. Коръән укучыны да, Гайфулланы да.
Хәмзә. Үләм инде мин сезнең белән, җәфаланып үләм! Аңгыра! Соң шул Коръән укучы шәкерт белән Гайфулла икесе дә бер ләбаса инде! Бар тизрәк! Гөнаһ шомлыгы!
Биби чыгып китә.
Менә инде сөйләш алар белән. И Алла, и Алла! Ахры инде дөньяда акыллы кеше үк калмагандыр. Ничә елдан бирле өй­рәтеп тә өйгә-чөйгә китерер хәл юк. һәр көн шулай башымны катырып бетерәләр. Тукта инде, әүвәл тизрәк чәчемне алды­рыйм да, аннан соң тәһарәт алып вирдләремне укырмын. (Ишек­кә таба борылып.) Әй! Кая сез? Башымны чылатырга сабын, су бирегез. (Ишектән кереп китә.)

Бераздан чынаяк, поднослар күтәреп Биби керә.

Биби. Үзләре юньләп йомыш куша белмиләр дә, кешене орышалар. (Чәй урыны хәзерли, өстәлнең почмагына само­вар, поднос, аның янына зәңгәр эмалированный полоскатель-ный куя.) Көне-төне эшлисең дә эшлисең, аның өстенә тагын һәр көн орыш та талаш. Миңа дисә кырык чөйләре кырылып бетсен шунда. Хәбибрахман абыйларның да, Гафифә апалар­ның да театрга киткәннәрен әйтәм. Мине генә орышмасын әле, аларны да орышсын.

Ишектән Хәмзә килеп чыга, башын тәмам сабын белән күперткән. Бер кулына яшел кәләпүшен, бер кулына күзлеген тоткан.

Хәмзә. Бар, миңа муенга салырга эскәтер китер!

Биби чыгып китә. Хәмзә өстәл янына килеп, полоскательный янына кәләпүшен, аның янына күзлеген куя. Биби бер каралган кызыл эскәтер китереп бирә.

(Бибигә карап.) Кая, миңа урындык бир әле. (Кызыл эскә­терне муенына бәйли. Биби урындыкны китереп бирә. Янә Бибигә карап.) Бар әле, теге якта, комут тартмасында, минем блитывам бардыр, шуны монда китер.
Биби чыгып китә.
(Хәмзә урындыкка утырып.) Заманалар бозылды. Әле менә бүген теге урыс сымак нәрсәләр театр уйнап, динне мәсхәрә кылмакчы булып йөриләр. Шуны булдырмаска йөреп бүген ясигъгә бара алмыйча калдым. «Уйнатмагыз, рөхсәт юк», дип Җамалый үндергә әйткән идем. Ул, минем эшем түгел, пристефкә үзенә әйтегез, диде. Пристефне өйдә туры китереп булмады. Галавага менгән идек, ул да алар яклы булырга кирәк. «Минем эшем түгел, сез палисәмистергә барыгыз», ди. Аңа барган идек, бакзалга киткән. Губернаторга да барган идек, бутишник: «Ул бу вакытта кеше кертми, иртәгә сәгать 12 гә килегез», диде. Шулай итеп, ахрысы, бәдбәхетләрне туктатып булмады. Алла боерса, икенче вакыт уйнатмабыз әле. Пристефне алдан күреп куяр­быз. (Ишектән Биби килеп керә, аңа карап.) Нихәл, булдымы?
Биби. Менә булды. (Бритваны өстәлгә китереп куя.) Коръән укучы шәкерт өйдә юк, ди, иптәшләре белән театрга киткән, ди.
Хәмзә (ачуланып). Ходай орган икән! Йөзләре генә ка­ра булсын. Бар, чакыр монда Фатыйхны!
Биби. Фатыйх абый ул син кайтканчы ук чыгып китте.
Хәмзә. Кая?
Биби. Шунда китте.
Хәмзә (ачуы тагын да кабарып). Кая шунда?
Биби. Шунда инде, театрга китте.
Хәмзә. Ә? Театрга? Кемнән сорап китте?
Биби. Берәүдән дә сорамады. Вәли кияү белән Хәбибрах­маннар да киткәч, мин генә нишләп калыйм, диде дә китте.
Хәмзә (тәмам алакайланып). Ә, ни дисең? Вәли кияү дә китте дисеңме?
Биби. Китте.
Хәмзә (урыныннан сикереп торып). Хәбибрахман да киттеме? (Бибинең өстенә бара.)
Биби (кире чигенеп). Китте.
Хәмзә (яңадан өстенә килеп). Гафифә, Факиһә?!
Биби (яңадан кире чигенеп). Алар да киттеләр.

Хәмзә, кулларын йомарлап, иреннәрен тешләп, «эм-м-м-м!» дип Бибинең өстенә килә башлый, Биби чыгып кача.

Хәмзә (Биби чыгып киткәч, халыкка таба карап, кул­ларын сузып). Йә, әйтегез инде, зинһар, нишләтим боларны? (Гайрәтләнеп.) Юк! Барам да якаларыннан тотып, өстерәп алып кайтам. (Тиз генә өстәл янына килә дә, полоскательныйны алып кия. Аны ыргытып бәрә дә.) Тфү, чурт! (Кәлә­пүш алып кия. Аны тиз генә ала да.) Һай, йөзе каралар икән! Акылымнан шаштырасыз инде! (Тиз генә эскәтерне муеныннан тартып алып киемнәргә таба бара.) Мин сез­гә бирим әле кирәгегезне! (Өстенә кия башлый.) Кая киез ката? Китерегез тизрәк! Ә, менә монда икән! Йөзе караларны. (Ашыга-ашыга кия.) Бәдбәхетләрне, муены астына килгән­нәрне!.. (Чыгып китә.)

Пәрдә.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.