🕥 31 minut uku

Беренче Мәхәббәт (Кыскартып алынды) - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 3981
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1719
38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Тәлгать. Юк, Рәхилә, мин сине түгел, син мине аңларга тиешсең!
  (Чыгып китә.)
  Рәхилә (Тәлгать артыннан кычкырып кала). Эх, үзсүзле!
  Сәлим белән Камилә керә.
  Сәлим. Рәхилә кызым нигә борчыла?
  Рәхилә. Син борчылмаганга борчылам. Тәлгать көтү көтә, ә синең исең дә китми.
  Сәлим. Аһ, менә ни өчен икән! Ә нигә, хезмәт итү — һәркемнең изге бурычы. Тәлгать күңеленә яткан эш сайлады. Ул шул өлкәдә үсәргә тели. Һәр баскыч түбәннән менә.
  Рәхилә. Әти, син мәктәптә түгел, укытучылыгыңны онытып тор.
  Тәлгатьнең әнисе, мәрхүмә, сиңа, бердәнбер дустына, малаеның язмышын тапшырган, ышангандыр ул сиңа. Ә син...
  Сәлим. Нәрсә мин?
  Рәхилә. Уйлап та карамыйсың. Тәлгать, бәлки, акчасы юклыктан шундый эшкә керергә мәҗбүр булгандыр, бәлки, аңа ярдәм итәргә кирәктер. Әнисе юк, әтисе юк, бер туганы юк. (Бу сүзләр Сәлимнең йөрәгенә кадала.)
  Сәлим. Җитте, бетер.
  Рәхилә. Хезмәт итү изге бурыч икән. Шулаен ул шулай да, ә менә үзең көтү көтәргә кермәгәнсең бит.
  Сәлим. Бетер, дидем.
  Рәхилә. Үзең укытучы булып, кешене көтүчелеккә үгетләү җиңел шул ул.
  Сәлим (үзен үзе онытып). Җитте диләр сиңа! Бар чык!
  Тәлгать керә.
  Тәлгать. Мин кинога бармам, ахры.
  Сәлим. Күргән картинаңмы?
  Тәлгать. Юк үзе.
  Сәлим. Күрмәгәч барырга кирәк. Яхшы картина, диләр.
  Тәлгать. Иртүк торасым бар. Йокы туймый. Аяк өстендә йоклап йөреп булмас. (Кухняга кереп китә.)
  Рәхилә. Менә ишеттеңме?! Яшьләр җыйналган җиргә дә бара алмый. Көтүгә чыгасы бар. Хәер, ни пычагыма аңа кино, ятим балага?
  Камилә (түзә алмыйча). Рәхилә дим, нишләвең синең?!. (Рәхилә, ризасызлык күрсәтеп, кухняга юнәлә.) Сәлим, Тәлгатьне укырга урнаштыру чарасын күрәбезме әллә? Бәлки, Госман ярдәм итәр, аның шәһәрдә танышлары бер көтү. Абыйсы институтта укыта ич. (Сәлим борчылып йөренә, тәрәзәгә килә.) Әллә соң Госман белән сөйләшеп карыйммы дим?
  Сәлим (тузынып китә). Син нәрсә? Телең нәрсә сөйләгәнне колагың ишетми! (Шунда ук сүрелә.) Ах, Тәлгать, Тәлгать...
  Камилә. Берәр чарасын күрмичә ярап бетмәс бит. Аның турында без дә кайгыртмасак, кем кайгыртыр?!
  Сәлим (үзенә үзе ачуланып ). Әйдә, сөйләшсәң сөйләш инде.
  Камилә. Менә монысы дөрес булыр.
  Ишектә Госман. Икенче костюмнан, макинтоштан. Аны күргәч, Сәлим урыныннан ук кузгала, әмма Камилә, сиздермичә генә, аны итәгеннән тотып кала.
  Госман. Сәлам бирдек!
  Камилә. Исәнмесез. Районда дигәннәр иде, кайттыгыз дамыни?
  Госман. Сәлим Гәрәевич, Камилә Шакировна, мин сезне аңламыйм. Ишеткәч тә, үз колакларыма үзем ышанмадым. Рәхиләне фермага сыер саварга йөртәсез, диләр бит.
  Сәлим (Камиләгә). Менә аның тәрбиясе! (Госманга.) Йөрсә, укасы коелмастыр дип беләм.
  Госман. Шушындый вакыттамы? Институтка әзерләнә торган вакытта?!
  Сәлим. Сез, Госман Әкбәрович, үзегезнең тәрбияче икәнлегегезне онытмадыгызмы?!
  Госман. Сез, Сәлим Гәрәевич, тагын шул бер үк сүзне кабатлыйсыз. Белмим, сезгә нәрсәм килешми торгандыр инде. Дөресен әйтим, минем өстән ронога язган язуыгызны укыдым. Сез анда сүзгә саранлык күрсәтмәгәнсез.
  Сәлим. Әйе, яздым. Бурычым шулай кушты. Госман Әкбәрович хезмәтне яратмый, укучыларны хезмәт белән тәрбияләүгә игһтибар итми, дип яздым. Нигә, шулай түгелмени?!
  Госман. Ай, Сәлим Гәрәевич, нигә инде араны бозарга?
  Сәлим. Бу ни дигән сүз?! Күрәм: сез һаман да нәтиҗә ясамыйсыз икән әле. Бу хакта бер генә мәртәбә әйтелмәде бит инде. Педсовет утырышында да күп сөйләнде. Инде сезгә директорның күрсәтмәләре күрсәтмә түгел икән, коллектив сүзенә колак салырга кирәктер бит.
  Бөтен укытучылар беравыздан сөйләп торганда...
  Госман. Алар сөйләрләр, тел сөяксез ул.
  Сәлим (ачуы килеп). Күпмегә кадәр болай дәвам итәргә уйлыйсыз?! Менә сез хезмәт дәресенә чыгасыз. Балалар белән түтәлләр арасында әптлисе урында, сез нишлисез? Астыгызга газета җәеп, чәчәкләр арасына сузылып ятасыз. Яки дәртләнеп эшкә керешкән балаларны, тотасыз да, эштән аерып, балыкка алып китәсез. Алар сезнең костюмыгызны күтәреп барырга, җәтмәгезне сөйрәп йөрергә тиеш. Ә учак тирәсендә сез аларга анекдотлар сөйлисез. Бәлки, моны да хезмәт белән тәрбияләү дип аңлатырсыз?
  Камилә. Сәлим, кинога җыенабызмы инде?
  Сәлим. Сез үзегез хезмәтне кара эш дип исәплисез. Сез аңа чирканып карыйсыз. Шундый ук гадәтне укучыларда да тәрбиялисез.
  Госман. Бу турыда минем үз карашым бар.
  Сәлим. Бу турыда җәмәгатьчелек фикере, хөкүмәтебез, партиябезнең күрсәтмәләре бар. Онытмаска кирәк! Сез бит ботаник. Мәктәп бакчасы, колхоздагы участок беренче чиратта сезнең өстә, сезнең җаваплылыкта. Ә сез андагы эшләрне өздегез. Мин икенче укытучыны билгеләргә мәҗбүр булдым.
  Госман. Тагын шул турыда... Ә мин җитди мәсьәлә турында сөйләшергә кергән идем. Мин сездән Рәхиләнең кулын сорарга килдем.
  Әгәр дә каршы булмасагыз...
  Камилә. Ай, Ходаем икән, нишләп каршы булыйк ди. Сәлим, нәрсә диярсең икән?
  Сәлим. Рәхиләнең кулын сорарга? Хәзер?
  Камилә. Атасы дим, Госманның эшендә җитешсезлекләр бар икән төзәлер әле. Шулай бит, Госман? Нишләмәк кирәк, дүрт аяклы ат та сөртенә, дигәннәр... Кара соң, нәрсә диярбез икән?
  Сәлим. Укытучының үз укучысына күз салуын мин бервакытта да якламадым һәм якламам.
  Госман. Без инде Рәхилә белән күптәннән вәгъдәләшкән идек.
  Без бер-беребезне яратышабыз.
  Сәлим. Белмим, мин сезнең үзегездән башка кешене ярата алуыгызга ышанмыйм.
  Сәлим кереп китә. Камилә аның артыннан атлый.
  Госман (узалдына). Әм... Әгәр дә Рәхиләгә өйләнеп алсам бөгәр идем мин сине бөгүен!
  Камилә кире килә.
  Камилә. Сез борчыла күрмәгез инде, җайланыр. Аның бүген кәефсез чагы. Әле үзе дә сезнең белән сөйләшергә дигән иде.
  Госман. Минем белән?
  Камилә. Тәлгатьне институтка урнаштыруда ярдәм итмәс микән, дигән иде.
  Госман. Сәлим Гәрәевич үзе үтенәме? Миннән? Чит кеше өчен?
  Камилә. Нишләп чит булсын, Тәлгаты — аның малае ич.
  Госман. Ничек малае?
  Камилә. Уз малае. Читтә ускән.
  Госман. Шулаймыни? Димәк... Әһә! Сәлим Гәрәевичнын, утенеченә килгәндә... булдырабыз аны, пгатланып булдырабыз. Татулык хакына, Камилә Шакировна! Булачак туганлык хакына! Тик менә...
  Сәлим Гәрәевич ронога язган язуын кире алса икән.
  Камилә. Ә ул мөмкин эшме соң?
  Госман. Теләгәндә, аның җаен табарга була. Әйтик, ачуланышкан чакта, кызып киткәндә генә язылган иде, ялгышканмын, дисең...
  Ышаныгыз, Камилә Шакировна: үземне кайгыртудан бигрәк, Рәхилә өчен, аның киләчәге өчен тырышам.
  Сәлим белән Рәхилә керә.
  Сәлим. Җыенабызмы?
  Камилә. Вакыт җиткән икән шул.
  Рәхилә. Мин бармыйм, күргән картинам.
  Башкалар киенеп кинога китә. Рәхилә ялгыз кала. Тынлык. Тәрәзә буена килә, уйга тала. Ачык тәрәзәдән кемнеңдер еракта скрипкада моңлы озын көй сыздырганы ишетелә. Рәхиләнең үз йөрәге дә моң белән тулы, ул җырлап җибәрә.
  Белми идем күңел кылларының
  Тибрәнәсен шулай яшьлектә,
  Ашккындырдың, бәгърем, аппкындырдын,
  Оныта алмам, ахры, ничек тә.
  Мәхәббәтне әгәр ут дисәләр,
  Йөрәгемдә янар ут минем.
  Син димәгән, сине уйламаган
  Бер минутым, бәгърем, юк минем.
  Госман урап керә.
  Госман. Озак тора алмыйм, әтиләрең сизәр. Рәхилә, мин синең соңгы сүзеңне ишетергә телим. (Рәхилә дәшми.) Күпме уйларга мөмкин?! Тотабыз да иртәгә авыл Советына барып язылышабыз. Я иртәгә, я беркайчан да! Ситуация шундый. Я, ни дисең? (Рәхилә дәшми.)
  Син миңа ышанасыңмы, юкмы?! Тагын күпме газапларга уйлыйсың син мине. Тора алмыйм, синнән башка бер минут та тора алмыйм.
  Я, риза бул инде, бәгърем. Үтенәм, ялварам, ялынам мин сиңа, мин синең һәр күз карашыңа табынам!
  Рәхилә. Ай, башым әйләнеп китте. (Урындыкка утыра.)
  Госман. Рәхилә, безне алда бәхет көтә. Мин сине өрмәгән җиргә утыртмам, бер эш тә эшләтмәм. Шатлык, ләззәт эченә күмәрмен мин сине. Я, булдымы, килештекме?
  Рәхилә. Госман абый, дим.
  Госман. Юк, юк, мин сине мәҗбүр итәргә теләмим. Үзең хәл ит. Уйла, болай итсәң ничек булыр да, тегеләй итсәң ничек булыр — бөтен ягын уйла, күңелең теләгәнне сайла. Үз ихтыярың. Мин сине ирексезләмим. Әмма я без иртәгә язылышабыз, я бөтенләйгә аерылышабыз. Башка юл юк. Аңла син мине, Рәхилә. Отпуск вакытым, ә мин ялга да китмәдем. Кем өчен дисең? Синең өчен бит. Инде син мине кире кагасың икән, мин китәргә мәҗбүр булачакмын.
  Рәхилә. Өйләнергә?
  Госман. Артык суза алмыйм. Минем дә яшисем килә. Үзем теләгән кеше белән булырга насыйп итмәгән икән, ичмаса, мине теләүче белән булырмын. Башка чара юк.
  Рәхилә. Ә үзегез, мәҗбүр итмим, дисез.
  Тәлгать кухнидан чыга, бүлмәсенә үтмәкче була. Ләкин ирексездән туктала.
  Госман. Әти-әниең ике куллап риза, синең сүзеңне көтәләр.
  Я, язылышабызмы?
  Рәхилә. Иртәгә үк?
  Госман. Иртәгә!
  Тәлгать агарынып китә, ишек яңагына сөялә. Аны күрмиләр.
  Госман (Рәхиләгә таба килә). Алтыным минем, гәүһәрем! Вагъдәләшү хакына! (Госман Рәхиләне кочагына алып үпмәкче була, Рәхилә карыша.) Ярый, ярый, күпне көткәнне иртәгә кадәр генә көтәрмен. (Тәлгатьне күреп.) Тыңлап торасыз?! Егет кеше эше түгел.
  Тәлгать. Мин укыган романнарда бакчада вәгъдәләшәләр иде.
  Сандугачлар гына ишетсен дип. (Тәлгать үз бүлмәсенә кереп китә.)
  Госман (кул айкый). Әй, тыңламагае. Тыңласыннар, кызыксыннар, көнләшсеннәр. Менә ул бәхет нинди була!
  Госман тагын Рәхиләне кочагына алмакчы була, ләкин шулчакта Тәлгать бүлмәдән чыга. Кулында — чемодан.
  Рәхилә. Тәлгать, син кая болай? (Тәлгать дәшми, кадактан кепкасын алып кия дә чыгып китәргә чамалый.) Ни булды? Төнгә каршы... (Рәхилә Тәлгать каршына төшә.)
  Тәлгать. Тотма.
  Рәхилә. Җибәрмим. Әйт, кая барасың? (Тәлгать тагын чыгып китәргә талпына, Рәхилә аның чемоданыннан ук эләктереп ала.)
  Госман. Чыннан да, аңлатмыйча-нитмичә, кая юл тотмак буласыз?
  Тәлгать (Рәхиләгә). Кирәк икән, мин сөйли алам. Ләкин үзеңә генә.
  Рәхилә (бер Тәлгатькә, бер Госманга карап торгач). Госман абый, хәерле юл сезгә.
  Госман (икеләнеп торгач). Иртәгәгә кадәр. (Госман икеләнеп торганнан соң чыгып китә.)
  Тәлгать. Тик бер шарт: мин сөйләгәндә дә, сөйләп бетергәч тә, миңа бер сүз дә дәшмисең. Ризамы?
  Рәхилә. Нигә алай?
  Тәлгать. Син әйт: ризамы? Юкса мин сөйләмим.
  Рәхилә. Ярый, риза.
  Тәлгать. Гомумән, киләчәктә дә бу мәсьәлә турында минем алда сүз кузгатмыйсың. Ризамы?
  Рәхилә. Я, риза.
  Тәлгать. Сүз бир, ант итәм, диген.
  Рәхилә. Ант итәм!
  Тәлгать. Әгәр шарт куймасаң, синең әллә ни уйлавың бар. Арага керә, ялынып йөри дип әйтер идең, ә ахырдан көләр идең. Шарт куешкач, син алай уйлый алмассың. Чөнки без бу турыда икенче бер вакытта да сөйләшмәячәкбез. Шарт куештык,— димәк, юлыбыз киселде... Әллә ничек кенә булды, үзем дә сизми калдым: мин сине кинәттән яраттым. Беренче күрүдән үк! Синең яныңда булу минем өчен иң татлы бәхеткә әверелде. Дөнья тагын да матурланып китте. Бөтен нәрсә үзенең моңа кадәр күренмәгән серләрен ачты. Мин элек таң атуының ямен дә, чәчәкләрнең нәфислеген дә күрмәгәнмен.
  Ә аларның һәммәсенең дә теле бар икән. Алар мина туктаусыз синең турыда сөйли башладылар. (Ишектә Госман күренә. Рәхилә, кулы белән ишара лсап, ана чыгарга боера. Тәлгать имеккә юнәлә, Госман кире чыга. Тәлгать ишекне бикләп кул.) Моннан китәргә тиеш булсам да, мин синнән аерылып китә алмадым. Мин ышанган идем, син дә мине сөярсең, без бергә булырбыз дип өметләнгән идем. Күңел дигәнең шулай бит ул. Ə син башканы сөясең икән, аның белән вагъдолаштен.
  Мин сиңа үпкәләмим. Син бит аны минем белән очрашканга кадар үк яраткансың. Мин синең бәхетле булуыңны, бары тик бәхетле булуыңны гына телим. Юк, мин сиңа ачу сакламыйм, киресенчә, әллә никадәр рәхмәтләр әйтәм мин сиңа. Син миңа канат бирдең, хезмәткә мәхәббәт уяттың. Кетучелекне авыр эш диләр. Ялгышалар. Иртә таңнан басуга китәм, инемдә — чыбыркы, йөрәгемдә — син. Син бит һәрвакыт минем күңелемдә йөрдең: без бергә кырга чыктык, эссе булса да, яңгыр яуса да, бергә күтәрдек, синең белән мин ару-талуны белмәдем. Син минем беренче мәхәббәтем! (Кулына чемоданын ала, чыгып китә. Рәхилә бер урында басып кала. Үзе генә ишетерлек итеп «Тәлгать» исемен кабатлый.)
  Пәрдә.
  
  ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
  
  Елга буе. Болынлык, камышлык. Ферманың җәйге утары урнашкан җир. Сул як түрдә ферма эшчеләре өчен салынган йортның ике тәрәзәле бер як стенасы һәм баскычы белән ишеге генә күренә. Аннан арырак киртә белән әйләндереп алынган утар үзе сузыла. Уң якта, яр буенда, таган асылган. Бер чиләктә аш пешә, икенчесендә чәй кайный. Таган янында — күчмә өстәл. Бераз түрдәрәк. елга ягына авып үскән кәкре каен. Ерактан чыбыркы шартлаткан, «һауһау!» дип сыер куган тавышлар ишетелеп тора. Әпсәләмнең иңендә гармун.
  Яңа марш уйный. Үзе уйный, үзе таган тирәсендә йөренә. Утка чыбык өсти.
  Ләкин уйнавын туктатмый. Бидон күтәреп, Нурсәнә белән Рәхилә керә.
  Әпсәләм вальс уйный. Рәхилә килә. Ул үзе табын әзерли, үзе гармунга кушылып җырлый. Алар янына бераздан Госман килә.
  Госман. Рәхилә, әйдә, танцевать итәбез.
  Әпсәләм (уйнавын кинәт туктата). Ай, уч төбем кычыта. (Әпсәләм өйгә кереп китә. Госман белән Рәхилә генә кала.)
  Госман. Гүзәл күренеш, энҗе нурлар тәңкә дулкыннар өстендә уйный. Сокланып туя алмаслык! Ә бит тиздән җир өстенә зәңгәрсу караңгылык җәелер дә күктә ай калкыр. Ул чакта без айга сокланырбыз, ай барсыннан да гүзәлрәк төсле тоелыр. Ул да булмас, офык чикләрен алсулыкка манчып, таң беленә башлар. Без инде таңны мактарбыз. Сөйгән ярлар да шулай: искеләре онытыла, яңалары якыная икән.
  Рәхилә. Сез, Госман абый, үзегезгә каршы сөйләдегез түгелме соң?
  Госман. Мин сине кисәтергә телим, Рәхилә. Соклану — үзгәрүчән.
  Постоянный була алмый.
  Рәхилә. Минем постоянный булыр, ахры. Күңелемдә таң ата, Госман абый.
  Госман. Бу синең яшьлек романтикасына гына бирелүең, башкача берни дә түгел. Син үзеңне үзең алдыйсың, Рәхилә.
  Рәхилә. О!..
  Госман. Рәхилә, күгәрченем, кичә биргән вәгъдәңне онытмагансың дип беләм. Без хәзер авылга кайтабыз да язылышабыз!
  Рәхилә (газапланып). Госман абый, зинһар, аңлагыз инде.
  Госман. Син моның белән ни әйтергә телисең?
  Рәхилә. Әйттермәгез, үзегез дә беләсез бит инде, әйттермәгез.
  Госман. Яратмыйсың?! Мин бит синнән ничә мәртәбә сорадым:
  «Сөясеңме мине?» — дидем. Син: «Белмим», — дидең дә дәшмәдең.
  Рәхилә. Белмим дигәч, дәшмәү буламыни?
  Госман. Син мине яратмыйсың. Әйе, әйе, мин сизеп килдем моны.
  Рәхилә. Алай булгач нигә соң яратмаган кешегә кияүгә чыгарга кыстыйсыз? Мин сезне аңлый алмыйм, Госман абый.
  Госман. Синең кемне яратканыңны да беләм мин. Сизми дисеңме әллә? Көтүчене!
  Рәхилә. Госман абый, мине ачуландырасыз?!
  Госман. Ләкин бик каты ялгышасың. Син бервакытта да, беләсеңме, бервакытта да аның белән була алмаячаксың!
  Рәхилә (сагая). Әйтеп бетерегез.
  Госман. Әйтәм, башта син каенга сөял. Сөял, сөял, ныклабрак сөял. Югыйсә егылып китәрсең. (Рәхилә үзе дә сизмәстән каенга сөялә.) 'Тәлгать — синең абыең! Бертуган абыең! Менә кем ул сиңа!
  (Рәхилә коелып төшә, телсез кала.) Я, ник дәшмисең?!
  Рәхилә. Ничек алай?.. Димәк...
  Госман. Ә син үзең уйлап кара, ни өчен килде ул сезгә, ничек килде?
  Рәхилә (уйлана). Әйе, әйе... мөмкин... бик мөмкин... аШ.. (Рәхилә каенга каплана.)
  Госман. Ярар, борчылма. Ташла. Мин сине гафу итәм. Синең алда хәзер бер генә юл. Минем белән генә. Әйдә, киттек! Син дәшмисең?
  Рәхилә, кадерлем, уйлап кара. Киләчәгеңне абыең белән бәйли алмыйсың бит инде. Шулай булгач икеләнеп торасы да юк. Безне язмыш үзе чакыра, безнең гомер юлыбыз бергә. Әйдә, киттек!
  Рәхилә. Юк! Мина бигрәк тә хәзер фермада калу кирәк. Әш кирәк мина, әш. Онытылырга! Фәкать эш белән генә онытылырга мөмкин.
  Госман. Кугәрченем, син ни сөйлисең?! Синең биредә, бу пычрак абзарларда, канатларыңны каерачаклар. Тыңла мине, мин сине кеше итәргә телим.
  Рәхилә. Госман абый, менә шул: канатларым каерылгач, ярдәмегезне тәкъдим итәрсез, яме? Әлегә бит канатларым каерылмаган.
  Әбәлки, каерылмас та!
  Рәхилә тиз генә китеп бара. Госман нишләргә белмичә кала. Елга буеннан Нурсәнә күтәрелә.
  Нурсәнә. Әпсәләм!
  Госман. Нурсәнә, син Рәхиләнең дусты, киңәш бир үзенә...
  Нурсәнә. Нинди киңәш, Госман абый?
  Госман. Аһ, ничек яраттырырга! Ай, яратса иде ул мине! Аның яратуы мина шулкадәр кирәк, шулкадәр! Рәхилә яратсын өчен, мин әллә ниләр эшләргә дә риза. Нишләргә соң миңа, Нурсәнә, ә? Киңәш ит.
  Өйдән Әпсәләм чыга.
  Нурсәнә. Минемчә, сезгә, Госман абый... Белмим шул, нишләрсез икән...
  Әпсәләм. Госман абый, кыз капризланып тордымы, урлыйлар да китәләр. Әйдә, булмаса, үзем булышам.
  Госман. Син нәрсә? «Чаян»га эләктерсәләр!
  Әпсәләм. Шул-шул. Сезгә кыз да булсын, «Чаян»га да эләкмә.
  Нурсәнә. Әгәр, Госман абый, көтүче булып карасагыз? Рәхилә көтүчеләрне ярата бит.
  Госман. Ә?! (Ачуына буылып чыгып китә. Әпсәләм белән Нурсәнә көлешеп кала.)
  Әпсәләм. Менә туй да ясап алдык. Абыйны өйләндереп тә ташладык.
  Нурсәнә (Рәхиләне күреп ала). Рәхилә, сиңа ни булды? (Рәхилә дәшми.) Кара инде, нәрсә булды соң сиңа?
  Әпсәләм. Әллә Госман абый?..
  Нурсәнә. Шул гына җитмәгән иде. ( Нурсәнә Рәхилә янына ашыга.) Рәхилә дим, я, әйт инде, нәрсә булды?
  Рәхилә (яшъ аралаш). Ул мина абый. Бертуган абый.
  Нурсәнә. Тәлгатьме? Кем әйтте? Түгелдер лә.
  Рәхилә бүтән бер сүз дә әйтми. Йөгереп чыгып китә.
  Әпсәләм (аңлап ала). Ә, иһи... аңламый да торам икән. Менә терәк вәт! Болай булгач Госман абыйның өметләре киселмәгән икән әле. Тукта, тукта... Ничек абыйсы? Алар икесе дә унынчыны быел бетердеме? Быел. Икесе дә бер яшьтәме? Бер яшьтә. Тәлгать мартта туган. Рәхилә кайсы айда әле?
  Нурсәнә. Майда.
  Әпсәләм. Аралары ике ай. Шулай булгач? Ике айдан бала буламыни?!
  Нурсәнә. Әй, чыннан да, икесе дә бер яшьтә булгач, ничек абыйсы булсын инде?
  Әпсәләм. Абый түгел, җаный ул аңа. Бу, әлбәттә, Госман абый эше, ул маташтыра. Әх, аның белән күзгә-күз очрашырга туры килмәгәе урман эчендә!
  Нурсәнә (Рәхилә артыннан погермәкче). Рәхилә! (Нурсәнә күзе белән Рәхиләне эзли — таба алмый. )Ай, Әпсәләм, куркам мин аннан.
  Нурсәнә чыгып китә. Әпсәләм өйгә керә. Тәлгать күренә. Иңендә — чыбыркы. Круҗканы тутырып су алып эчә. Икенче яктан Рәхилә керә, кинәт туктала. Тәлгать аның борчулы йөзен күреп аптырап кала.
  Тәлгать. Рәхилә, сиңа ни булды? Кем, кем сине рәнҗетте?
  (Рәхилә яшь тулы күзләре белән Тәлгатькә күтәрелеп карый, әмма дәшми.) Кадерлем, сөеклем минем!..
  Рәхилә (калтыранып китә). Әйтмә, әйтмә, кирәкми.
  Тәлгать (айнып, салкын). Гафу итегез.
  Су буеннан Сәлим, Камилә, Госман күтәрелә. Сәлимнең кулында талчыбык — таяк.
  Камилә (сөртенә-сөртенә килә). Һай, су буеның рәхәтлеге. Сулу алып җибәрдем.
  Сәлим. Ә, Тәлгаты..
  Тәлгать. Исәнмесез.
  Сәлим. Исәнме.
  Камилә. Качкын белән исәнләшмиләр, тоталар да сорау алалар.
  Исәнме?
  Сәлим. Ә мин сорау алырга дип килдем дә.
  Нурсәнә әйләнеп керә.
  Нурсәнә. Әх, ашы да ашы, тәмле дә сон, телеңне йотарлык. Нишләп бер дә мактамыйсыз, ә?
  Әпсәләм. Нишләп берсе дә ашамый, ә?
  Сәлим. Син, Әпсәләм, үзең дә гел мыегыңны гына сыпырып утырасың әле.
  Нурсәнә. Аның шул инде, бер кашык аш капкан саен, мыегын сыпыра. Югыйсә, йоклаган чагында, мәче килеп мыегын ялый...
  Камилә. Көлдермәгез әле, тамакка бәрәңге тыгыла язды.
  Әпсәләм. Ә, дусларым, бәрәңгедән сакланыгыз. Аның өчен—ни өчен — бәрәңге крахмалга әйләнә. Крахмал — шикәргә, шикәр — спиртка. Спиртны эчсәң, башың әйләнә, телең бәйләнә (Госман ягына ишарәләп ), эшең тагын бәрәңгегә әйләнә.
  Нурсәнә. Әйдә, утырма. Мә, син кабартма яратасың. (Нурсәнә Әпсәләм алдына ашамлыклар куя.)
  Әпсәләм. Әнкәсе, күпкә китә.
  Нурсәнә. Әйдә, әйдә, ир кешегә нәрсәсе күп аның.
  Әпсәләм (елмаеп җибәрә). Тәлгать, дөньяда иркәләнеп кенә яшисең килсә, үзеңнән олыракка өйлән икән.
  Камилә. Мактануыңмы бу? (Камилә таган янына чәйгә китә.)
  Әпсәләм. Ә как җе! Үзеннән яшькә кем дә өйләнә ул, менә үзеннән олыракка өйләнеп карасыннар. Шулай бит, Госман абый?
  Нурсәнә Әпсәләмне чеметеп ала. Госман урыныннан ук торып китә. Ашау өзелә. Уңайсыз тынлык.
  Госман (Камилә янына килә). Камилә Шакировна, сез Сәлим Гәрәевич белән сөйләштегезме?
  Камилә. Өлгермәгән идем шул әле.
  Госман. Мин иртәгә районга, аннан шәһәргә китәм. Суза торган эш түгел, ашыгырга иде.
  Сәлим. Сез ни турында?
  Камилә. Теге, ронога язган язуыңны кире алырга уйласаң, җаен табарга була икән.
  Сәлим (үзгәреп китә, Госманга ). Сез нинди махинация корасыз?!
  Госман. Әгәр дә сезгә минем ярдәмем кирәк икән, минем өстән язган язуыгызны үз кулыгыз белән ертып ташларга тиешсез.
  Сәлим. Әгәр дә мин теләмәсәм?
  Госман. Анысы сезнең эш. Әгәр дә сезне Тәлгатьнең язмышы борчымый икән, әгәр сез аның шушында югалып калуын күтәрә аласыз икән, ул чагында... чамалагыз... (Борылып китәргә уйлый, каршында Тәлгаты басып тора.)
  Тәлгатһ. Нәрсә дидегез? (Госман кул айкап китмәкче була.)
  Тәлгаты (кычкыра). Туктагыз! Сез нәрсә, һаман да Тәлгаты белән авыз чайкыйсыз?! Тәлгать көтү көтә, югалып кала, имепт. Сезнен анда ни эшегез бар?! Ай-яй, сөтне-майны бик яратасыз. Ашның да итлесен генә ашыйсыз шикелле. Аларны кайдан килә дип беләсез соң, күктән төшмиләрдер бит? Менә шушы Әпсәләмнәр, Нурсәнәләр җитештерә аларны. Көтүченең дә өлеше бар аларда. Һе, Тәлгать көтүче булган да, аны кызганырга кирәк тапканнар. Ә бәлки, ул сезнең кызгануыгызга мохтаҗ түгелдер?! Ә бәлки, ул шатланып, горурланып эшли торгандыр, сайлаган хезмәтеннән канәгатьтер, эшеннан тәм табадыр?! Бәлки, аның үзенең хыяллары, планнары бардыр?! Юк, сез Тәлгатьне кызганырга ашыкмагыз әле, иртәрәк булып чыкмасын! Беләсегез килсә,
  Тәлгать быел институтка заочно укырга керәчәк! Сезнең кесәгездә йөргән диплом анда да булыр. Әмма ләкин...
  Госман. Син ни дип мина тапландын, әле? (Сәлимгә курсәтә.)
  Әнә кемгә ташлан. Сине урнаштыруны сорап, ул бит миннән үтенде.
  Әтиеңә!
  Тәлгать (тынып кала. Госман әйткән сүзнең мәгәнәсен аңларға тырыша). Әти?.. Сез?..
  Камилә. Әйе, Тәлгать, ул синең әтиең.
  Сәлим. Тәлгать... улым...
  Тәлгать (кисәк читкә борыла ). Әһ... Әнкәй, әнкәй! Сине кабергә илтеп тыгучы кеше менә кем икән, әнкәй бәгърем! (Тәлгать ниндидер кискен карарга килә: Сәлимнең яңагына сугарга ниятләп, алга атлый, айкана. Сәлим яңагын яшерми. Тәлгать шулай да кулын күтәрә алмый. Эчке өзгәләнү белән.) Бар да бер... Бар да бер... Яңагыма сукты дип исәпләгез. (Тәлгать өй читендәге кадакка элеп куйган костюмы янына китә.)
  Рәхилә. Тәлгать, акылыңа кил.
  Тәлгать туктала. Авыр тынлык.
  Госман. Так, Сәлим Гәрәевич, менә сез нинди кеше икәнсез. Үз баласын язмыш хөкеменә ташлаучы! Үзегез шундый җинаятьче була торып, ничек соң сезнең минем өстән язарга кулыгыз күтәрелде?!
  Хәер, ул шулай булмаса, гаҗәпләнергә урын калыр иде. Аңладым мин сезне! Әйе, без бергә эшли алмыйбыз. Или мин, или сез!
  Камилә. Ай Алла, бар икән...
  Госман. Бу эштә Алла ярдәм итә алмас, Камилә Шакировна.
  Әпсәләм (узалдына). Ай, уч төбем кычыта. Чыдар хәл калмады.
  Госман (Тәлгать янына килә). Сез минем күзләремне ачтыгыз,
  Тәлгать. Безгә бер утырып сөйләшәсе иде. Бәлки, булган хәлләрне язып та бирерсез?
  Тәлгать. Китегез минем янымнан, кит!
  Госман. Шулай да син миңа кыйммәтле факт бирдең. Ә факт— факт булып кала ул. Аны юкка чыгара алмаслар. Сәлим Гәрәевич, онытмагансыздыр дип беләм...
  Сәлим. Нәрсәне?
  Госман. Малаегызны институтка арт ишектән кертүне сорап, миңа мөрәҗәгать итүегезне. Хотя кулымда исбат итәрлек документларым юк. Хатыныгыз белә белүен дә, ул сезгә каршы сөйләмәс инде.
  Ышанам: сез үзегез баш тартмассыздыр?
  Сәлим. Ышаныгыз. (Нурсәнә белән Әпсәләмне күрсәтә.) Менә шаһитлар алдында әйтәм: булды шундый җинаятем. Кирәк икән ронога да әйтермен.
  Госман. Анысы кирәк булмастыр. Ронога болай да билгеле булыр!
  Үз баласын тәрбияләмәгән кеше укытучы булып эшли алмый. Андый кешегә йөзләрчә баланы тәрбияләү эшен кем тапшырсын?! Кем ышансын аңа, кем рөхсәт бирсен?! Андый кешенең класска түгел, мәктәп бусагасыннан атлап керергә дә хакы юк! Әйе, әйе, хакы юк! Бу көнгә кадәр эшләгәнсез икән, ул чакта без сезнең кем икәнлегегезне белми идек, ә бүгеннән соң инде... үз баласын урамга чыгарып ташлаган кешегә, мораль яктан череп таркалган кешегә, алай гына да түгел, баласының анасын...
  Камилә (Сәлим өчен коты чыгып). Җитәр сезгә! Туктагыз!
  Сәлим (Госманга). Сез мине авырлык китерү белән куркытырга уйламагыз. Иң авыры аның менә монда. (Күкрәген күрсәтә.) Вөҗдан газабы аның иң авыры.
  Госман. Нигә дип сез моңа кадәр дәшми килдегез? Яшереп калырга уйладыгызмы?
  Әпсәләм. Карагыз әле, сез туктыйсызмы, юкмы?
  Камилә (Госманга ). Абау, нинди усал кеше икән сез!
  Госман. Сезнең бу эшегез менә нәрсәгә китереп җиткерде: малаегыз белән кызыгыз...
  Рәхилә (туктатып калырга теләп). Госман абый дим, зинһар...
  Госман. Сезнең аркада бертуган балаларыгыз — абыйлы-сеңелле — бер-берсенә гашыйк булдылар.
  Рәхилә Нурсәнәнең күкрәгенә каплана.
  Камилә. Ничек?
  Сәлим. Сез нәрсә сөйлисез?!
  Рәхилә. Ай... (Йөгереп чыгып китә.)
  Сәлим (кычкырып). Рәхилә! Дөрес түгел бу!
  Камилә. Әйе, эйе, дөрес түгел! Рәхилә дим, Рәхилә! (Госманга.)
  Сез дөрес сөйләмисез, башта белергә кирәк, ә сез... Белмисез икән, белегез: Рәхилә безнең — балалар йортыннан тәрбилгә алып үстергән кызыбыз. (Нурсәнә белән Әпсәләм катып кала.) Ай, кайда соң ул?
  Рәхилә, Рәхилә дим. Нурсәнә җаным, бар йөгер, артыннан йөгер!
  Нурсәнә (айнып). Рәхилә... (Нурсәнә чыгып китә.)
  Госман. Әһә, монысын да яшереп килдегез? Кеше язмышы белән шулай уйныйлармы? Бу нинди моральгә сыя?! Күрәм: гомумән, сез дөреслектән куркасыз шикелле.
  Әпсәләм. Булмады инде бу, әйткәнне аңламадыгыз, ахры.
  Сәлим. Госман Әкбәрович, инде үзегезгә кирәкле материалны җитәрлек җыйдыгыз шикелле, безне калдырыгыз. Күрәсез, чишеләсе нәрсәләр күп.
  Госман. Ә сез нәрсә, чишелмәс дип уйлыйсызмы әллә?
  Әпсәләм. Карале, китәсезме, юкмы? (Өстенә бара.) Юкса!..
  Госман. Без әле очрашырбыз!
  Госман китә. Тау артыннан Рәхилә килә.
  Аның артыннан Нурсәнә килә.
  Рәхилә. Мин... ятим баламы?
  Камилә. Рәхилә, кичер безне. Тәрбиягә алып үстергән бала икәнлегеңне без синең үзеңә белгертмичә килдек. Ятимлек сизелмәсен дип.
  Хәтта, авыл халкы сиңа белгертмәсен дип, элекке районнан күчеп үк киттек. Буйга үсеп җиткәч эйтербез дигән идек тә, үсеп җиткәнеңне сизми дә калганбыз. Менә ничек булып чыкты. Юк, биредә әтиең гаепле түгел, мин... Мин генә... Минем сине үз балам итәсем килде.
  Дөреслекне сиңа түгел, үземә дә әйтергә теләмәдем: үз-үземне ышандырып килдем мин.
  Рәхилә (кузендә яшь). Мин... мин ятим баламы? Минем үз әнием юкмыни? Минем әтием мина әти түгелмени?
  Камилә. Минем сине ачуланган чакларым да булгандыр инде, рәнҗи курмә, Рәхилә.
  Рәхилә. Ни сөйлисең син! Юк, юк, ишетергә дә теләмим. Син минем үз әнием! (Янына килә.) Әни!..
  Камилә. Рәхилә, кызым, үз кызым! (Тынлык. Алар янына Сәлим якыная. Камиләнең күзендә яшь бөртекләре.)
  Рәхилә (Сәлимгә). Син әтием түгел дип, мине кем ышандыра алыр? Беркем дә, бервакытта да! Сез миңа тырнак белән дә чиртмәдегез, кадерләп, иркәләп кенә үстердегез. Сез — минем үз әтием, үз әнием!
  Рәхилә әтисе һәм әнисенең кочакларына смена. Тәлгать чыбыркысы янына китә.
  Сәлим. Тәлгать, син кая болай? (Тәлгать туктала, Сәлим аның янына килә. Тәлгать дәшми.) Син нишләмәк буласың? Ярамый! (Тәлгать Сәлимнең күзләренә карый. Әмма бер сүз дә дәшми.) Ах, кичерә алсаң иде син мине! Беләм: мин гаепле, бик гаепле. Менә бит... Яраттым бит мин сине, улым!
  Тәлгать. Бәлки, мин дә сезне ошатканмындыр, тик...
  Камилә. Ялгышасың бит, Тәлгать. Уйлап кара: Рәхилә булып Рәхилә, Сәлимнең үз баласы булмаса да, «әти» ди, ә син...
  Тәлгать. Үз гомеремдә минем дә «әти» дип әйтәсе килгән чакларым күп булгандыр. Иптәш малайларым аталарының кулларына тотынып, җитәкләшеп узганда, «Эх, минем дә әтием булса иде!» дип калган вакытларым аз булмады.
  Сәлим (узалдына әйткәндәй ). Бала...
  Тәлгать. Әни миңа сезнең исемегезне дә әйтмәде. Димәк, ул сезгә нык рәнҗегән. Сез бит аны авырлы хәлендә ташлап киткәнсез, аның бөтен тормышын җимергәнсез. Сезне аның газапланулары да, кимсенүләре дә борчымаган. Сез үзегез турында гына кайгырткансыз.
  Малаегызның язмышы да сезне кызыксындырмаган. Юк, мин сезне «әти» дип атый алмыйм.
  Рәхилә. Тәлгаты
  Тәлгать. Ышанычыгызны аклый алмадым. Йөкләмәне үтәү өчен, миннән башка гына көрәшерсез инде. Мин монда кала алмыйм, китәм.
  Рәхилә. Җибәрмим, беркая да җибәрмим! Үзем дә китмим, сине дә җибәрмим! Киләчәгемне мин беренче мәртәбә шулай ачык күрәм.
  Син ачтың аны. Ул мине үзенә дәшә. Мин аңа икеләнмичә, тайпылмыйча, ашкынып барам. Синең белән бергә, җитәкләшеп барам! Син минем бөтен тормышымны әйләндереп ташладың. Тормышның бу кадәр матур икәнлеген белми идем әле мин. Әнә шул камыптларны да, менә бу кәкре каенны да, әнә андагы көтүеңне дә — барысын да, барысын да яратам. Ишетәсеңме, яратам! Беренче мәртәбә!
  Урманнан кайтучы яшьләр хоры ишетелә башлый.
  Пәрдә.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.