Latin

“Бер Тиенлек” Машина

Süzlärneñ gomumi sanı 207
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 153
50.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
72.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Дуслар белән очрашуның төп сәбәбе шул февраль көнендә юлга чыгу белән бәйле булды. Җыелышып кына маташа идек. Чәйләдек. Инде юлга кузгалырга тиешбез.
— Нәрсә белән барабыз соң?— дип сораган идем, дуслар:
— “Бер тиенлек” машинада!— диделәр.
Мин аптырабрак калдым. Әйткән булсагыз, үз машинамны җигүне мәгъкульрәк күрер идем диярәк сүз тугыларга алынмакчы идем, борчулы йөземә елмаю кояшы чыксын өчендер:
— “Бер тиенлек” машина — “Копейка” инде ул, урысча әйткәндә... “Жигули”нең беренче моделе. Итальяннар бүләге. Бүген дә чаба, йөз елдан соң да йөгерәчәк әле!— диделәр, ни әйтергә теләгәннәрен җөпләп аңлатырга өлгергән дусларым.
Ул беренче модель “Жигули”нең “Копейка” дип тә, “Бер тиенлек” машина дип тә халыкта аталып йөртелүен белә идем. Әмма бара торган җиребез авторитетлы булганга, аның ише иске-москы белән юлга чыгасым килмәде. Шулай да, кая барасың, ризалашып, чәйләгән урыннардан кузгалдык.
Җыелганда ук хәтерләп калган идем, анда, урамда, берничә “Жигули” машиансы торганын. Кайсында барачагыбыз яңа гына сөйләшүдән билгеле булганлыктан, иртәрәк чыгып, “Бер тиенлек” машина янына барып бастым.
Ул да түгел, дусларым, артымнан күренеп, бераз читтәрәк торган өр-яңа “Жигули”гә төяленә башладылар. Бусы “Унынчы” модель иде.
Аларга кушылдым. “Бер тиенлек” машинаны телгә алдым. Дусларым көлештеләр дә:
— Бусы да шул ук “Бер тиенлек” машина инде,— дип әйтеп-әйтеп куйдылар.
Әмма сүзләрендә хаклык бар диясем килми иде. Ничек кенә әйтсәгез дә, патриот түгелме әллә мин!
26.02.04.


Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.