Latin

Бензин Беткәч...

Süzlärneñ gomumi sanı 477
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 336
51.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Хәтмулланың күрше авылда яшәүче апасы кызын кияүгә бирә икән. Туйга эндәштеләр. Нишләсен, якын туганы булгач, бармый хәле юк. Кичен, җиңел машинасының багажнигына күчтәнәч-мазарын төяп, янәшәсенә карчыгы Бибисараны утыртып, юлга кузгалды Хәтмулла. Ярый әле, кирәк чакта утырып чыгып китәргә иске булса да машина бар, дип сөенде. Тик шатлыгы озакка бармады - капкадан чыгып, ике-өч йорт­ны уздымы-юкмы, машина моторы сүнде дә куйды. «Тагын нәстә җитми инде сиңа, үләксә»,- дип сукранды Хәтмулла, кабызу ачкычын боргалый-боргалый. Тик, гөнаһ шомлыгы, машинаның кабынырга исәбендә дә юк. Шулчак күзе ягулык күләмен күрсәтә торган приборга төште. Аның угы «нуль»дә тора иде. «Вәт адәм ыстырамы, юкка-барга машина куып, малай тагын бензинны бетергән бит»,- диде ул ботын чабып.
Үзенең өендә тамчы да бензин юклыгын белә иде Хәтмулла. Туй башланырга сәгать ярымлап вакыт калып бара, болай торып булмас, бензин табу чарасын күрергә кирәк, дип уйлады ул.
Каршы як йортта күмәк хуҗалыкта шофер булып эшләүче Рифат яши. Анда бензин булмый калмас, дип, капкага таба атлады Хәтмулла. Тик Рифат үзе өйдә түгел икән. Әтисе Һидият карт:
- Туйга барам, дисең инде алайса? Соң, бик ашыгыч кирәк булгач, гаражда торучы канистр­дан агызып ал, әнә. Түльке үзенә бензинлата кайтарырсың,- дип өйрәтеп чыгарып җибәрде.
Ә гаражда туп-тулы өч канистр тора икән. Шуларның берсен күтәреп чыгып, машинасын за­править иткәч, Һидият абзыйга рәхмәтләрен әйтеп, зур ышаныч белән тагын ачкычка ябышты Хәтмулла. Машина «чих-пых» итте, ләкин кабынырга уйламады да.
Аның шулай азапланганын күреп торган Һидият карт, капка төбенә чыкты да:
- Бензиннән түгелдер бу синең, Хәтмулла энем. Карбиратырың көйсезләнмәде микән? Югыйсә кабыныр иде,- дип сөйләнде.
Ярты сәгатьләп азапланып, берни дә барып чыкмаслыгын аңлагач, карчыгы Бибисара белән икәүләп машинаны капка төбенә кадәр этеп илтеп куйдылар да, төенчекләрен алып, юлга җәяүләп кенә кузгалдылар...
Туй - туй инде ул! Соңга калып килгән өчен «штрафной»дан башлап, шактый чөмерелгән. Мәҗлеснең ничек үткәнен дә, ничек өйгә кайтып җиткәннәрен дә хәтерләми Хәтмулла. Өенә кайтып, яшь кияүнең баш төзәтергә дип биреп җибәргән шешәсен «киптергәч», инде бүтән эчәр нәрсә калмагач кына айный башлады ул. Тик менә баш чатный. Түзәр әмәл юк. Аптырагач, малаен чакырып китерде:
- Улым, бар әле, кибеттән әҗәткә бер «чәки» алып кайт. Үләм югыйсә,- диде Хәтмулла.
Малае:
- Була ул,- дип чыгып йөгерде дә, ике-өч минут узды микән, мөлдерәп тулып торган бер литрлы банканы Хәтмулла алдына дыңгылдатып китереп тә утыртты.
Тегенең күзләре маңгаена менде:
- Б-бу нәр-сә?
- Самогон!
- Самагун?
Хәтмулла тишекләре киңәйгән борынын банка авызына терәде. Күңелгә якын әчкелтем ис, борын тишекләрен рәхәт кытыклап, үпкәгә тулды.
- Сама-а-агун!- дип сузды ул. - Каян алдың? Күршеләрдән сорадыңмы әллә?
Ә үзе эченнән генә: «Машина белән юкка-барга чабып, бензин бетерсә дә, әйбәт яклары да бар үзенең»,- дип, малае белән горурланып куйды.
Ә тегесе, хәйләкәр елмаеп:
- Кичә машина багына нәрсә салган идең соң? Ярый әле Рифат абый, атаң канистрларны бутаган, дип килеп әйтте. Аның белән машина багыннан ун литр самогон агызып алдык. Шуның бер литрын сиңа калдырды,- диде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.