Latin

Белла Ахмадуллина

Süzlärneñ gomumi sanı 538
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 415
44.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(10 апрель 1937 – 29 ноябрь 2010)
Ахмадуллина Белла Ахат кызы 1937-нче ел, 10 апрельдә Мәскәүдә туган. Әтисе татар милләтеннән, министр урынбасары була; әнисе - чыгышы белән Италия русслары, КГБ тәржемәчесе булып эшләгән. Россия язучылар Союзының әгъзасы, Америка сәнгать һәм әдәбият академиясының хөрмәтле әгъзасы һәм башка почет билгеләре житәрлек. Аның беренче кияве, кемгә булсада билгеле Евгений Евтушенко була. Икенчесе – язучы Юрий Нагибин, өченчесе – театр художнигы Борис Мессерер.
Әдәбият институтында укый башлаганда ук «Октябрь» журналы һәм »Комсомольская правда» газетында аның публикациялары басылып чыга.
Борис Пастернакка яла ябыпмы, аңа каршы булганнар арасында буласың килмәде дип, аны Институттан чыгарып жибәрергә башлыклары хәзерләнә ... Ахырында, дипломны «отлично» билгесе белән защищать итеп, укуын бетерә. Евгений Евтушенко Белла Ахмадуллина турында: «Россияның тагын бер бөек кешесе - Белланы, Ахматова белән Цветаева кебек мирас алучы, мактауга лаеклы шагыйрәне югалттык. Поэзияны ярату гына түгел, ул намус саклап, туры әйтә белә иде. Әгәр берәү бәла-каза, хәвеф-хәтәргә эләксә, бер дә курыкмый чыгыш ясап аны яклады«, дип яза.
Шундый үз уйларын яшерми язырга рөхсәт бирелгән «Синтаксис» исемле журналда һәм цензурага ятмаган альманах »Метрополь»не оештыруда катнашып, төрлечә жәберләнгән, судка бирелгән, эштән куылганнарны яклап; золым күрсәтүчеләргә каршы чыккан. Андрей Сахаровны, Лев Копелов, Георгий Владимов, Владимир Войнович һәм башкаларны Югары урында утырган интеллигенциядан яклап, төрле газета, журналларда «Нью-Йорк таймс», »Свобода», »Голос Америки» аның көчле тавышы чыккан. (Язып утырып, менә нинди боевой кешеләр, хатын-кыз арасында да, була дип уйлап алдым)
Июнь аенда вафат булган Андрей Вознесенский, Евгений Евтушенко һәм Белла Ахмадуллинаны «Эстрада шагыйре» дип санаганнар. Аларның чыгышын зур залларда гына түгел, халыкка тулы стадионда да яратып тыңлаганнар. «Кара әле, Ахмадуллина» дип, аны күрсәләр, көйләп укыган шигырьләрен тыңлар өчен, башлаган сүзләрен туктатканнар.
1962 елдан башлап күп кенә поэтик, шигъри жыентыклар язып чыгара. Язганнарын тәнкыйтьләп ятсалар да, барысы да басылып чыккан. Рус поэтлары А.Пушкин, М. Лермонтов, А.Ахматова, М.Цветаева, А.Твардовский ... һ.б. турында күп кыска әсәрләр яза торган булган.
1964 елда, төскә чибәрлеге белән танылган Ахмадуллина, Василий Шукшинның »Живет такой парень» исемле фильмында уйный. Венецияда булган кинофестиваль бу фильмга бүләк итеп »Золотой лев» тапшырыла.
Белланың сүзләренә язылган жыры, шигыре Эльдар Рязановның, без яраткан, берничә фильмында яңгырый.
1970 елда Грузияда булып, кызыксынып берничә авторларның шигырен тәржемә итә.

Фазыл Искәндәр – Белланың өйенә барып йөргән чакларын яза, аның кешелекле, аш-суга оста, кунакны яхшы каршы алуы турында әйтә.

Соңгы елларында күз авыруы-глаукома белән газап чигә. Начар күргәч, ул аз яза. Кулы белән кармалап кына йөрә алган. Шулай да бер вакытта да рәнжеп сөйләнмәде, һаман да ачык йөзле, кешегә ягымлы иде, дип язган язучы Владимир Войнович.
Быел, 2010 елда октябрь аенда каты гына авыра башлый. Больницага яткызып, искечә-консерватив дәваның файдасы булмас дип, операция эшлиләр. 25 ноябрьдә өйгә чыгаралар. Мәскәүдә, кичен 29 ноябрьдә «Тиз ярдәм итү» машинасы килсә дә, врачлар кулында вафат була.

Шигырь формасын нәфис күрсәтә белә. Киләчәк юлында нәрсә көтергә? Белмисең. Мәхәббәт турында матур шигырьләр яза. Кайсы берәүләрендә үз тәжрибәсе белән уртаклашкан кебек була. Мәсәлән, ир белән хатын арасында нинди күз караш булуы мөмкин.
Кулыма төшкән ике-өч шигыренең берсен, тәржемә иттем.

Ышанычлы булырга кирәк,
Бергәләшеп яшәсәң.
Вакытында аерылып кит.
Сөешеп тора алмасаң.
Хыянәт итүләр булмасын.
Язмышны бит белмисең.
Һәрчак кеше яхшы йөрми,
Ялгышып та китәсең.
Беләм мине ташламыйсың,
Ялганлама, яратмыйм.
Сүзләшеп без аерылышмыйк,
Усаллыкка бара алмыйм.
Жәл, язып утырып, менә нинди боевой кешеләр хатын-кызлар арасында да була икән, дип уйлап алган идем. Чыгыш Укуы буенча әйтсәк, үзе булмаса да, аның көчле жаны әйләнеп кайтсын.

Абдулкәримова Н.
Исмаилова Г.
2010 Алматы
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.