🕙 14 minut uku
Башкорт Кызы Галия - 3
Süzlärneñ gomumi sanı 1849
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1040
47.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Таһир төштән соң Уфага китеп барды. Галия белән Хәмит өйдә икесе генә калдылар. Дөрес, Галия Хәсәновна эшенә барып килде, аның югалып торуы Хәмит Хәеровичны шактый моңсулатып алды. Әмма ул аны-моны уйларга тырышмады. «Мин дөрес эшлимме?»— дигән сорау башына килсә, аңа җавап эзләп аптырамаска тырышты. Карарын адым саен үзгәртеп, акыл алыштырып маташырга ул кичә-бүген генә туган кеше түгел иде. «Кискән икмәк ялганмый!»— диде ул үз алдына. Аңа холкының сыйфатларыннан карарлы ир була белүе ошый. Бу үзенчәлеген туктаусыз ныгытып, үстереп яшәде. Бүген генә бозылып китәрлек түгел иде. Тик менә моңсулык аның хәтерен кайнатты.
«Галия гомере буе «печән ашап» кына яшәмәгәндер инде, кешесе дә бардыр!»— дип уйлап куйды да, бу фикере акыл учагында очкынланып, күмерләре йөрәк көлисәсенә төште. Хәтере киткәндәй булды.
Ул моңа кадәр андый хиснең дә барлыгын белми яшәде. Юктан, сәбәпсез дә туа икән ул көнчелек дигән нәрсә. Адәм хурлыгы.
Хәмит Хәерович көнләшү хисеннән арынырга теләде. Әмма аның белән ул көрәшә белми иде шул.
XXI
Ике атнадан соң булыр, Хәмит Хәерович тагын юлда иде. Монысында Казаннан бөтен алыш-бирешен тәмамлап кузгалды.
Ул әүвәле ышана да алмаган сыман: Галиясе аны гомере буе көткән! Ә нигә хәбәр бирмәгән, студент вакытында качып киткән, эзләмәгән соң? И юләр!
— Менә бит, үзең табып килеп кердең!— диде Галия, Хәмитнең сорауларына тыныч кына җавап биреп.
Алар бер атна диярлек бергә яшәделәр. Икесе генә, уллары һаман да Уфада, укуында иде. Галияне эшенә чакыртып та аптыратмыйлар.
— Кызык икән сездә!— ди, шул хакта әйтергә теләгән Хәмит.
— Нәрсәсе?
Хәмит Хәерович тагын уйларына чума. Алар көннәр-төннәр буе бергә, нәкъ студент вакытларындагыча.
— Мин ышанып бетә алмыйм әле! Гомерем буе әле җылы, әле башкасы җитмәгән кебек иде. Менә хәзер гүяки дөньям түгәрәк!
Хәмит Хәеровичның болай әйтүенең мәгънәсен дә аңлый Галия Хәсәновна. Ул үзе дә нәкъ шулай яшәмәдемени?
— Хәтерлисеңме, филолог кызлардан көлә идек? Ә чынлыкта без үзебез көлке булганбыз! Алар тормыш тәҗрибәсен күңелләренә, зиһеннәренә шул китаплардан җыйганнар. Без законнар, кануннар арасында адашып калганбыз. Тормыш дигән, һәркемгә бер генә тапкыр бирелүче насыйпны кануннар белән генә чикләү мөмкин түгел икән шул. Законнар аның бик аз өлешен тәртипкә сала алалар, калганы гореф-гадәт, әдәп-әхлак, тәрбия, аң-белем кулында.
— Галиям, күрәсе иде үзләрен, ә алар бәхетле яшәделәр микән?
Гомерләре буе һичкемнең тормышы, яшәеше белән кызыксынмаган булуларын Хәмит Хәерович та шунда гына аңлады, моңарчы кичермәгән халәт аларның җаннарын биләде. Ни хикмәт, ирнең йөзенә, сәер тойгы белән бергә, оят кызыллыгы йөгерде. Гомерләрен эш белән үтте дә китте дип әйтсәләр дә дөрес булмас иде. Һаман да үзләрен, бары тик үзләрен генә кайгыртканнар. Ә болай яшәү гомер әрәме генә шул.
XXII
Бу килүендә Хәмит Хәерович, Казанга моннан кайтканындагы кебек, автобус белән йөрүне кулайрак санады. Әүвәле Бөгелмәгә кадәр барасың, ә аннан Октябрь каласына илтүче автобуска күчеп утырасың. Поезд белән Ульяннарны әйләнеп, тәүлек буе йөрүеңә караганда, автобуста юлыңны ун сәгать эчендә очлап чыгып була. Аңа да тулмый әле. Иртән Казаннан кителә, кичкә Октябрь шәһәренә барып та җителә. Юл — тигез, асфальт. Кирәксә, йоклап та аласың, артык арылмый да.
Юл уйлата да икән әле ул. Хәмит Хәерович шунысына гаҗәпләнде: моңа кадәр ничә еллар тукталып торгандыр кебек тоелган вакыт тәгәрмәче гүяки менә хәзер, шушы соңгы айда гына кузгалып китте сыман аңа.
Бу хисләре әүвәле үзенә дә сәер кебек иде, бара-бара, уйларының хакыйкатькә туры килә икәнлеген сизенә башлады. Ул вакыт тәгәрмәче шул икенче курста ук тукталып калган иде түгелме соң? Аннан алып бүгенгәчә бөтенләй башка кеше буларак яшәлмәдеме? Ул чакларда хәтта кулындагы сәгате дә йөремәс булган иде бит! Хәмит башкасын сатып алды. Анысы да туктады. Берара бөтенләй дә сәгатьләрнең барлыгын исеннән чыгарып яшәде. Тәмәке тартырга өйрәнде, шәрикләренә ияреп, сыра һәм аракыга күңел сала башлады. Әмма аякларыннан егылган чагы берме-икеме генә булды. Ул гүяки яшәми, әмма барын да бар иде. Моны тойды, игътибарга гына алмады. Аның өчен, бары тик аның өчен генә вакыт дигән могҗиза тукталып торгандыр сыман. Вакытың йөрешен туктатса, намус та сүнә, яшәүнең асылы карьерада гына кала. Менә ничек?!. Ә башкалар өчен ул туктала белмәгән түгелме?
Хәер, Хәмит Хәерович та тик тормады. Рәхәтләнеп, алдын-артын уйламый яши башлады. Өйләнде, гаилә корды, балалар үстерде... Һәм алар хәзер берсе дә аны үзләренә дәгъва кылмадылар. Ярармы — ярар белән барысы да хәл ителде.
Бу уйлары Хәмит Хәерович өчен никтер, азмы-күпме, бары тик сафсата чыганагыннан агып чыккан мәгънәләр кебек кенә иделәр. Әмма күңелен-акылын яулый, хәтта сафландыра бардылар.
Ул алтын кул сәгатенә карап алды. Вакыт көндезге ике тулып килә иде. Тиздән Әлмәт шәһәренә килеп керерләр, тимер юл аша үтеп, таудан төшеп киләләр дә инде.
Ә уй — уйлата да, изрәтә дә иде. Хәмит Хәерович, йокыга китеп алганын тоеп, күзләрен ачты. Әлмәт автовокзалына килеп тукталганнар икән. Унбиш минутлап торачаклар, ди.
Шунда ул кабат кул сәгатенә карап алды. Әүвәле исе китмәде. Аннары гына, хәтере яңарып, сәгатенә кабат күз салып алды, селкетеп карады. Тагын-тагын селкеде. Шуннан соң гына сәгатенең микъдар теле йөгерә башлады.
Хәмит Хәерович чыгарга дип урыныннан кузгалды. Таза ир артыннан туры килде. Ишек янында пассажирлар тыгызланып, чыгучылар бик ашыкмаска мәҗбүр булдылар.
— Әле ике тулырга унбиш минутлар бар, иртә килдек. Ярты сәгатьләп торгызырлар,— диде, үз алдына сөйләнеп, әмма сүзләренең башкалар колагына адресланган булуын сиздереп, янындагыларга елмаеп карап куйган теге таза ир.
Аның сүзләрен ишеткәч, Хәмит Хәерович кабат үзенең кул сәгатенә карап алды. Чыннан да сәгать бары тик ике тула унбиш минут кына иде. Бая, Әлмәткә җитеп килгәннәрендә, ялгыш күргән булганмыни? Ул вакытта да кул сәгате ике тула унбиш минутны күрсәтә иде түгелме?
Ә, әйе, шул чагында туктап калган булгандыр әле! Сәгате алгарак йөгергән, менә, туктап торгач, башкаларныкы белән тигезләшкән.
Әлмәтнең автовокзалы гүяки аквариум кебек пыяла иде. Дөрес, урамга карап торган диварлары гына шулай, әмма бар ягы да пыяладыр сыман тойгы калдыра.
Хәмит Хәерович дивар пыялаларына чагылып киткән үз шәүләсенә игътибар итте, йөрәге шаулап алды һәм үзендә моңа кадәр булмаган сәер үзгәрешнең пәйда булуын тойды. Тукталды. Шәүләсенең чагылышын күзәтте. Аңа шул чагылыштагы ир күбрәк ошый иде.
XXIII
Октябрь шәһәрендә аны каршы алырга тиеш түгел иделәр. Ул алдан хәбәр биреп тормады. Монда, ни генә булмасын, аны өйләрендә Галиясе һәм улы барыбер көтәчәкләр дип белде.
Менә таныш урам, таныш тыкрык, таныш йорт...
Ә капкада — йозак.
Хәмит Хәерович аптырап калды. Кулларындагы чемоданнарын җиргә куйды, аңлашмый уңына-сулына карап алды, кеше кара күренми иде.
Баганалар ут алдылар. Караңгылык һәр тарафка канатларын җәяргә өлгергән, әле дә килергә ашыкмаган кышның барыбер тантана итәчәген белдерергә теләгәндәй һава салкынча иде.
— Сез Хәмит буласызмы? Казаннанмы?
Эндәшкән кешенең өлкән яшьтә булуын аңлап өлгереп, Хәмит Хәерович шул тавыш килгән якка борылды. Каршында басынкы гәүдәле, ябыклыгы аркасындадыр бөтенләй дә кечкенә тоелган башкорт әбисе басып тора иде. Ул аның йөзләрен абайлап өлгермәде. Караңгылык комачау итте. Хәер, болай да таныр идеме әллә, барыбер күргән-белгән кешесе түгел. Ә кулында ачкычлар шалтырады.
— Галия кызым калдырып киткән иде, Казаннан Хәмит исемле кеше килә калса, ачып кертерсең әле, әби, дип...
Нәрсә әйтергә дә белми тыныч торган Хәмит Хәеровичны ул, капка йозагын ачып, ишек алды ягына кертте.
— Суынмагандыр әле мичләре. Бүген генә киттеләр... Бик ашыгып... Уфага ук юл алдылар. Улы белән икесе. Иртәгә, берсе көнгә кайтып та җитмәгәйләре. Шулай дип әйтте. Бик көттеләр инде, көттеләр... Күптән килерсең дигәннәр иде... Менә бит ул ничек...
Шунда әби, кулын Хәмит Хәеровичка таба сузып, ачкычларны аңа бирде.
— Вакытында килүең әйбәт булды әле, улым. Кайчан күренер икән бу кешеләре дип зарыгып тәрәзәдән карап утырганчы, менә бит сөенеч...
Әби чыгып та китте. Хәмит Хәерович, йорт ишегенә килеп, йозагына ачкычларның берсен, икенчесен куеп ачты, эчкә узды. Ут яндырды.
Өйдә җылы иде. Чемоданнарын түр яктагы диван янына куйды, өстәл өстендәге язуга күзе төште. Алып укыды. Галияләр чыннан да эш белән Уфага киткәннәр, озакка түгел, бер-ике көннән килеп тә җитәчәкләр икән. «Әгәр без югында килсәң,— дип язган иде Галия,— үпкәләмә, хуҗа була тор. Бу йортка синең кебек хуҗа әллә кайчаннан кирәк иде инде!»
XXIV
Иртәгесен тагын теге әби керде. Татарстан вакытынча Хәмит Хәерович торып кына килә иде, ә Башкортостанда инде ике сәгать алдан яши башларга да өлгергәннәр. Дивар сәгате тугыздан узып китеп бара иде.
— Карале, улым,— диде әби, Хәмит Хәеровичка төсе чыгып бетә барган күзләре белән текәлеп,— монда, якында гына, милиция идарәсенә йөреп чыксаң иде...
— Әби, нигә?— диде Хәмит Хәерович, үзенең кемлеген исенә төшереп.— Мин үзем аларны монда чакырта алам!
Әмма сөякчел йөзле әби үзенекен кабатлады:
— Алай димә, улым, алар килгәнче үзең бар әле, сиңа эшләре булмагае!
— Һе, кызык икән. Нигә үзләре кереп тикшермиләр? Әллә миннән шикләнәләрме?— Хәмит Хәерович юктан кызып китте.— Әле мин аларны!.. Кара боларны, нәрсә таләп итәләр!
— Син, улым, кызма әле, кызма,— диде әби, тонык күзләрен йомгаласа да, сабырлыгында калып,— бар әле, бар! Тиз йөре! Соңарта торган эш түгел!
Әйтеп тә бетерде, чыгып та китте.
Әби капка артында югалганда Хәмит Хәерович киенеп беткән, кесәсендәге прокуратура хезмәткәре документларын барлаган, чыгып китәргә әзерләнеп, ишек ачкычларын кая куйганлыгын исенә төшереп, аларга кулын сузып маташа, ул арада ян тәрәзәдән ишек алды ягына күз төшереп тә алырга өлгергән иде.
Милиция идарәсенә җитәрәк, ул анда җыелган халыкка, аларның үзенә карап-карап куюларына сәерсенде. Юл читендәрәк яньчелеп-изелеп беткән кызыл «Жигули» машинасы тора иде. Хәмит Хәеровичның йөрәге жу итеп куйды. Юк-юк, аларныкы булмаска тиеш!
XXV
Галия Хәсәновна белән улы Таһирның җеназасына бөтен шәһәр халкы диярлек җыелды. Аларны Уфадан алып кайттылар да, йортларына да кертеп тормыйча, ишек алдына гына куеп тордылар, аннары, мулла килеп җитүгә, озата алып киттеләр. Зиратның агачсыз, кыр башында казылган гүрләренә куйдылар. Ике кабер берьюлы күтәрелеп чыкты. Берсе — әнисенеке, икенчесе — баласыныкы. Кайберәүләр, бер генә кабер казып, ике ягына ике ләхет алуны дөресрәк булыр дигән иделәр дә, инде аерым-аерым кабер казылган, ләхетләре алынган, нинди сафсата, колакка ишетелмәгән, күзгә чалынмаган йола белән баш катыру инде ул дип, өлкәнрәк картлар каршы төштеләр. Бу ыгы-зыгы Хәмит Хәерович алдында кубып, аңа уйларыннан аерылырга ярдәм итте. Шулай да күңеле төбендә бер кәлимә сүзләренең кайнарлыгы җанын көйдереп-көйдереп аптырата иде: «Алар белән хушлашу өчен дип шулай ашкынганмын, акылымнан язганмын икән бит!»
Менә хәзер генә аңа шушы соңгы вакытларда кылган гамәлләре чыннан да акылсызлык галәмәте кебек тоела башладылар. Әмма дә язмышы алдында үзен бурычлы тоярга мәҗбүр булды. Әгәр дә Казанда гына калса, «акылсызланырга» башы җитмәсә, Галиясен һәм Таһирын соңгы юлга озата алыр идеме? Бу дөньяда бар, ахры, бар ул бөек көч! Аллаһы тәгалә диләрме әле?
Шушы мизгелдә Хәмит Хәеровичның күңеленнән шом китте, күз аллары ачылып, яшәешенең мәгънәсен инде ничәнче тапкыр аңлап алды сыман. Гүяки ул Гарасат мәйданы буйлап куылып китерелә. Кояш сөңге югарылыгы гына эленеп тора һәм көйдереп яндыра. Ә ул бара да бара, килә дә килә. Инде Җавап мәйданы күренергә, Мизан эленергә тиеш... Ә алар юк та юк!..
Җеназа укылып, халык таралыша башлады. Хәмит Хәеровичны араларында кем икәнлеген тәгаен генә белүче дә, ниндилеге белән кызыксынучы да юк иде. Менә халык төркеменең соңгы кешесе, кәкре аяклы бер бабай, зират капкасын ябып калдырмакчы иде. Хәмит Хәеровичның яңа каберләр яныннан китмичә, башкалар артыннан карап калганын күрде дә, мөгаен аны тәлкыйн әйтүче дип уйлапмы, ниятеннән кире кайтып, башкалар артыннан ашыкты. Зират каеннарының берән-сәрән калган соңгы яфракларын да тәмам коеп бетерергә теләп җил исеп-исеп алды. Хәмит Хәерович үзен һаман да Гарасат мәйданы буйлап баргандай тоя торды. Шунда сибәләп тә алган бозлы яңгыр тамчылары аңа күктән эреп төшкән кайнар кургашын кебек тоелдылар. Ул әкрен генә тезләренә чүкте һәм елап җибәрде. Бераздан тынычланды, күтәрелде, каберләр яныннан китеп, капкага җитте, аны япты, билен төзәтте. Ә аннары шәһәр урамына таба атлады. Бу инде Гарасат мәйданы түгел иде, гади, гадәти тормыш белән тулган дөнья йөзе.
Шул ук кичне ул, чемоданнарын алды да, ишекләрен бикләп маташканда килеп кергән әлеге дә баягы әбигә ачкычларны калдырып, олы юлга таба атлады. Аңа Галиясе тагын качып киткәндер кебек тоела иде.
— Башкорт кызы Галия, нигә син шундый булдың, әйт әле?
Ул ятим үскән улы Таһирны һәм картлыгында булса да бәхеткә ирештерәчәк дип уйлаган Галияне әле кат-кат исенә алачак иде.
Апрель-октябрь, 2005.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.