🕥 34 minut uku
Башкорт Кызы Галия - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 4411
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2193
36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
«Өч борынга җыю»ны күздә тотканлыгын аңлап, мин бераз мыскылландым:
— Сездә эчәргә ярамый бит!— дидем, кагыйдәләр тактасына ишарә итеп.
— Ярамый, әлбәттә... Әмма тәртип бозмаганда кем тыя?
— Рәхмәт!— дидем. Нәрсә әйтим?
Бүлмәмдә инде бер кеше бар иде. Ачкыч анда икән. Шакып кердем. Таныштык. Минем кормадарак булып чыкты. Аның да чәченә чал төшкән, әмма йөзенә җыерчыклар йөгерергә өлгермәгән. Монгол тибы. Андыйлар картайгач та яшь күренәләр.
Хәбәрләштек. Ул Октябрь каласыннан икән. Башкортостанның үзенеке.
Йөз чалымнары нигәдер таныш кебек тоелдылар. Шунда исемә Галияне китереп, студент елларымда алар каласыннан чибәр туташны белүемне әйттем, әмма язмышы ниндирәк булды икән, белмиме диярәк сораштырдым. Мине сөендереп җавап та бирде ул:
— Галия Хәсәновнаны ничек белмәскә!..
Әүвәле сүз чыннан да аның хакында барадыр дип уйласам да, аннары фикеремне үзгәртергә ашыгып, юктыр, дидем. Әмма Хәмит исемен дә ишеткәч, аның зур, мәртәбәле прокурор булуы да яңа танышымның исенә төшкәч, белгән вакыйгаларын бәйнә-бәйнә сөйләвен үтендем. Мин алар хакында күп кенә хәбәрләрне ишетмәгәнмен икән бит!
Шәһәргә кич иңеп маташа, барыбер барыр җир юк иде, кунакханә буфетын әйләнеп килсәк кенә инде.
Бүлмәдәшем үтенечемне тыңлады һәм үзе белгән вакыйгаларны болай дип сөйли башлады:
— Галия Хәсәновна белән күршедә үк диярлек яшәдем. Без әле Уфа университетын да читтән торып бергә тәмамладык. Электән якын фикердәшем иде ул...
XI
Миңа аның һәммә сөйләгәннәре дә яңалык иде.
— Галиянең Казаннан көмәнле булып кайтуы хакында хәбәр кечкенә шәһәребезгә тиз таралды. Инде әйткән идем... Хәер, хәзер яшермәсәм дә ярый, ул бит минем беренче мәхәббәтем дә иде. Галияне күрүемә, хисләрем кабат яңарып, гүяки табигатемә кабат яз килде. Аны ничек тә очратырга, сүз катып, хәтта үземә димләргә иде исәбем. Булсын, көмәне комачау итми, миннән, диярмен, имеш. Үзен яраткач, баласын гына үз итми калмамын!
Шушы хыялларымда яши бирдем.
Әмма ул бер генә дә кеше күзенә күренми иде. Югыйсә күршемдә генә яши. Урамга ник бер чыгып керсен? Кичләрен дә тәрәзәләрендә ут күренми.
Ул бит әнисе белән генә тора иде. Әтиләрен марҗага ияреп киткән дип сөйләүләрен хәтерлим. Шунлыктан, ничек итеп, Галияне күрәсем килгәнне яшерми, туп-туры аларга барып керәсең?
Кеше аша да сүз җиткереп карадым. Юк. Хәбәр алуын да белдермәде. Әмма дә капка төпләреннән көненә ун-егерме тапкырлар гына уза, тукталып, тәрәзәләренә карап тора идем.
Минем күңелдәген үзебезнең өйдәгеләр дә белеп алган.
— Армия хезмәтеңнән кайтканыңа ике ай булып килә, йә Уфага барып, укырга керәсең, йә инде эш тап!— дип, әткәй мәсьәләне каты куйды.
Уфага юл тотарга туры килде. Укырга керү мәшәкатьләре белән көз дә килеп җитте. Арада ял табып кайтырга, бу юлы һичшиксез Галияне очратырга, үзем белән калага алып китәргә иде исәбем. Туганнар ризалык бирмәсәләр, качып өйләнешербез, дидем. Галия дә каршы килмәс кебек иде.
Кайтсам, ул юк. Галия китеп тә барган. Юлы Казанга таба иде, диделәр. Ничек һәм кая барыйм? Җитмәсә сүз таралган: Галиянең егете — татар, бик кәттә, гаҗәеп күркәм театр артисты булган икән! Хаты да килгән. Тик менә өйләнә генә алмый, ди. Чөнки ул артист әфәнденең үз гаиләсе дә бар икән. Аерылышсак, пычак астына керәм дип хатыны аркылы төшкән.
Һәм тагын әллә ниләр...
Галиянең әнисе бик чибәр ханым иде. Гомере буе балалар укытты. Бер генә тапкыр да тавышын күтәреп сүз әйткәне булмады. Урыс теленең дөрес язу кагыйдәләрен шундый да төгәл, күңелгә керерлек итеп, җиренә җиткереп аңлаткан булган ул, әле һаман да аның биргән белемнәренең җимешләрен татыйм.
Күп нәрсә укытучыдан тора икән шул. Берсе аның надан калдырырга, хәтереңне генә бутарга мөмкин, ә менә Җәваһирә Саматовна кебекләр — алар алтын бөртекләре! Фикерләре — ачык, белемнәре — тирән, җанга үтеп керә, ватыкны-бозыкны төзекләндереп куя ала торган. Андый хатыннарны ничек итеп ирләре ташлап китә ала икән? Дөрестер инде ул, хактыр: бер чибәргә — бер ямьсез, бер асылга — бер ертык, бер җетегә бер төссез булсын дип, койрыгын чәнчеп, Шайтан махсус, җиргә җан иңдерүче фәрештәләрне бутап, үз этлеген кылып утыра торгандыр. Хак тәгаләдән шулай дисәк, ул андый эшне башкармас иде.
Җәваһирә Саматовна алтын бөртеге булса, Галиянең кем һәм нинди икәнлеген үзегез күз алдыгызга китерегез инде сез!
XII
Галия белән чираттагы очрашуыбыз көтелмәгәндә булды. Уфа каласында. Университет каршысында.
Хәзергедәй хәтеремдә, шундый якты, рәхәт көн иде ул. Һәммә тарафта ап-ак кар. Һәм шул кар диңгезенең гүяки дулкыннары өстеннән тибрәлеп кенә зифа аккош йөзеп килә. Өстендә шундый килешле кара пәлтә, ә үзе кышкы кызыл читекләрдән, башында йомшак Ырынбур шәле...
Бу Галия иде.
Сөйләшеп алдык. Бергә укыячакбыз икән. Документларын Казан университетыннан монда күчерткән. Көндезгегә теләмәгән. Минем кебек читтән торып кына белем алачак.
Эшен сораштым, тормышын. Ә баласы, ире хакында — ләм-мим. Ә ул:
— Минем улым бар, Фаил!— ди.
— Фаил исемен куштыгызмыни?— дип, минем атымны алганына сөенгән идем. Акыл саташып куйгандыр инде.
— Юк, Фаил... Фаил түгел, Таһир!— диде Галия. Ә аннары: — Очрашырбыз әле!— диде дә китеп барды.
Ә без чыннан да очраштык. Бик күп мәртәбәләр: имтиханнарда да, уку залларында да, дәресләрдә-лекцияләрдә дә. Әмма ул мине үзенә бик якын җибәрмәде. Аның ул сүзенә дә һаман ышана идем:
— Минем ирем бар!
Кем, нинди кеше булуын сорарга башыма да килмәгән. Ә ул арада мин дә үземә яр таптым, өйләндем. Безне беренче булып котлаган кеше дә Галия иде. Мин аңа, барыбер санламас инде дип кенә, туебызга ялынмыйча гына чакыру тапшырган идем, иң беренче ул килеп керде. Кулында — шакмаклы тартмачык, ә анда — юка-нәзек чәшкеләр. Аларга зәгъфран чәчәкләре төшерелгән. Бик яраттым мин аларны. Гомеремдә башка андый бүләк алганым булмаган икән. Әле менә шулар исемә төште.
Озакка җиттеләр алар, ә аннары каядыр юкка чыктылар. Карагыз әле, бөтенләй дә ул хакта онытып торганмын икән!
XIII
Яңа танышымның Фаил исемле булганлыгын аңлагансыздыр инде. Хәер, бу сезгә бернәрсә хакында да сөйләми. Мин бит аны әсәремдә башкача да атый алыр идем. Хикмәт исемдә түгел, җисемдә, диярсез. Һәм сез мең тапкырлар хаклы!
Минем өчен аның җисеме сөйләгән вакыйгаларында булды. Хәйран идем. Кешеләр белән янәшә генә яшибез, алар хакында берәр фикергә киләбез дә, шуны дөрес дип йөрибез. Баксак, хакыйкатьтә бөтенләй башкача булып чыга.
Мин дә Хәмитне карьерист, үз бәхете өчен генә яшәүче кеше дип күз алдыма китерә идем. Әнә бит югарыга ничек үрмәләде, имеш. Ә ул бөтенләй дә анда үрмәләмәгән, карьерага исе дә китмәгән булып чыкты. Һәрхәлдә Фаил әфәнденең сөйләгән вакыйгалары моңа дәлил иделәр.
«Агыйдел» кунакханәсендә өч кич кундым. Моңа кадәр ничәмә килеп кителгән Уфа шәһәрен бу юлы гүяки танымадым. Юк, урамнары да, халкы да, телләре дә үзгәрмәгән. Әмма аның мәгънәсе, эчтәлеге минем өчен хәзер башкача иде. Бу — бүтән ил, ят туфрак, монда чит бер халык яшидер сыман тоела башлады кебек. Ничек моңарчы аның шундый икәнлеген белмәгәнмен дә, нигә аңламаганмын?
Уфада миңа бер җыр иярде. Сез беләсез инде аны: «Саный бардым, саный кайттым Сания каберләрен...»
«Галия каберләрен...» Әйе-әйе, аны минем күңелем шулай такмаклый: «Галия каберләрен!»
Менә ничекләр булып беткән синең язмышың, башкорт кызы Галия! Менә ниләр күргәнсең! Ничекләр суларга ташланмадың да, кеше сүзләрен нинди кодрәтең белән ерып чыга алдың?
Күз алдыма улы Таһир килеп баскандай булды. Буй җиткән, кара чәчле, ак йөзле, аз сүзле, тыныч, сабыр холыклы. Бервакытта да кызларның башын катырмаган һәм әйләндереп газапламаган. Ә бәлки гашыйк булырга да өлгермәгәндер?
Нәрсәләр генә эшләтми бу дөнья адәм баласын, ничекләр генә аны аптыратмый. Без берне уйлыйбыз, ниятлибез, максатыбызга акрын-акрын гына булса да җитә барабыз, ә дөньялык көтмәгәндә арты белән борыла да куя, яки инде үзенең авыр арбасын сөйрәгән килеш өстебездән таптап-сытып үтә дә китә, сөякләребезне җыеп алыр хәлгә кайта алмый изелеп калабыз. Бүген мәйдан тоту белән генәмени соң әле ул, иртәгәсе көне дә бар бит. «Егыласымны белсәм, салам җәеп куйган булыр идем!»— дигән берәү. Белмим, салам җәеп куеп кына бәлаләрдән котылып калып булмыйдыр ул. «Ниләр генә күрми җирдә ир егет белән ат башы!» Хәер, батыр егет белән ат башы гынамы соң?
Озак вакытлар тетрәнүләрдә йөргәннән соң, минем күңел мәйданының сәхнәсендә Хәмит белән Галия вакыйгалары ачык сурәттә җанландылар да, шул хәлләрдә катнашкан кебек үземне хис итеп аптырадым. Тойгыларым авыр иделәр.
Казанга кайткач, Хәмит хакында сораштырып, ишеткән-белгәннәрне барлап, күпләрдән шактый хәбәрләр ишеттем. Вакыйгалар тезмәсе бер чылбырга тезелә башлагандай тоелдылар. Әмма барчасы да ачыкланды дип әйтер өчен ниндидер фактлар җитмидер сыман иде. Ә аннары, тормыш дигәнебез шундый бит инде ул, үз дулкыннары эченә алып кереп китә барды, Хәмит-Галия вакыйгалары бөтенләй үк истән дә чыкканнар.
Бер мәҗлескә хатыным белән чакырулы идем. Белешкән-күрешкән кешеләрне генә түгел, яңаларын да уртага кертеп, төрле гыйбрәтләр һәм хикмәтләр турында күп сөйләшелде. Ничектер сүз арты сүз чыгып, Хәмитне дә искә төшереп алдык. Шунда әле генә бәйрәмдә танышкан әфәнделәребездән булган берәү:
— Әллә Хәмит Хәерович белән сез яхшы әшнәләрме?— дип сорады.
Читкәрәк чыктык. Аралашып-сөйләшеп киттек. Аннан алган хәбәрләрем искеләренә килеп кушылдылар. Менә шулай Хәмит-Галия вакыйгалары минем өчен тәмам диярлек ачыкланып беттеләр. Сорауларым да калмадылар кебек.
Кемнәрнең нәрсәләр сөйләгәнен аерым-аерым бәян итсәм, кабатланулар да күп булыр, күңелеңне, укучым, ялыктырыр дигән уйда калып, Хәмит белән Галиянең тормышларында тагын ни-нәрсәләр булган, алар яңадан кавышканнармы, бер-берсен эзләгәннәрме, шуларны гына язып үтәргә рөхсәт итсәгез иде? Бәлки сезнең өчен дә боларның әһәмияте бардыр?
XIV
Хәмитнең соңгы вакытларда эзләгән һәм эзләткән кешесе Галия Хәсәновна булды. Моның сәбәбен һичкем белми иде. Хәмит Хәеровичның аңлатып маташасы килмәде. Тапсыннар!
Ә нигәдер озак эзләделәр. Эшкә алынган адәмнәре:
— Картотекаларда андый кеше исәптә юк!— диделәр.
Шунда Хәмит Хәеровичның тәкате бозылды, ул ачу белән:
— Паспорт өстәле буенча эзләтегез!— диде.
— Фамилиясе билгеле булса иде, туган елы, урыны...— диделәр.
— Табыгыз!— дип, Хәмит Хәерович өстәл сукты.— Үзегез дә бик яхшы беләсез икән бит нәрсәләр кирәк икәнен!
Эш көненең ахырында аның өстәленә озын исемлек тезелгән берничә бит кәгазь китереп салдылар. Хәмит Хәерович, караңгы төс йөгертелгән күзлеген батырыбрак киеп, «Башкортостан. Октябрьский» дигән язуларны эзләде. Әмма ни өчен болай эшләвен уйлап та карамады. Әйе, ул шәһәрдә чыннан да Галия Хәсәновна дигән кеше бар иде. Прокуратура хезмәткәре. Майор.
Хәмит Хәерович кәгазьләренең боларын җыйнап урталай бөкләде, түш кесәсенә тыкты. Сәгатенә карап алды. Иртә түгел, соң түгел, дигәндәй, кичке сигезләр тулып бара иде. Ул өенә кайтып китте. Анда исә, хатынына:
— Иртәгә командировкага китәм,— дип белдерде,— юл чемоданын әзерләп куярсың әле!
Аннары үз бүлмәсенә кереп, яраткан диванына ятып йоклады. Аны уятып, борчып аптыратучы булмады. Кызы инде кияүдә, малае да өйләнгән, аерым тора башлаган иделәр. Илле яшьлек Хәмит Хәерович бу тормышта эш аты булып яшәгән, үз дигәннәрен кылырга өлгергән, нәселен калдырган, башкалар өчен тырышкан кеше иде. Инде менә бүген ул, йокларга яткач та, хәзер бары тик үзем өчен генә яшәячәкмен дигән уйда күзләрен йомды.
Аның бу хакта хыяллануларын бары бер кеше — Гыйлемхан Рамазанович, инде унбиш еллык дусты, ауга бергә йөрергә яратучы милиция полковнигы гына белә иде. Ул аңа ничектер:
— Үзем өчен яшисем килә, хөкүмәт дип, гаилә дип, ил дип җан атудан туйдым,— диярәк ничәмә әйткәне булды.
Гыйлемхан Рамазанович аның нинди уйлардан чыгып болай сөйләнүен белмичә, сүзләрен үзенчә аңлап, шунда ук килеште. Хәтта:
— Булырмы икән андый чаклар да?— дип өстәп тә куйды.— Әле отставкага кадәр ничә ел бар түгелме?
— Хет бүген китсәм дә берни әйтмәячәкләр. «Выслугам» бар!— диде Хәмит Хәерович.— Янымда кимендә унбиш-егерме кеше, кайчан китә инде бу мәхлук, урынын бушатса, үзебез менеп утырыр идек дип җан атып торалар.
— Анысы шулай... Әмма...
— Нәрсәсе әмма?.. Власть кулдан ычкына димәкчесеңме? Нәрсә бирде ул безгә? Уйлап кара: без бит аның бары тик сакчылары гына, башка беркеме түгел!.. Карачкылары!..
— Алай ук дип инде...
— Үзең дә беләсең, әйтмәсәм дә!
Хәмит Хәерович сагышлылар тормышыннан күптән читләшкән, гомеренә дә хакимлек-власть мәртәбәсен югалтып карамаган, дөнья йөзендә адәм балаларының ничек яшәүләрен күз алдына китерә алырдай хәлдә түгел иде. Аныңча, әгәр дә Галияне эзләп тапса, яшьлегендә өзелеп калган мәхәббәт утын кабат тергезеп җибәрсә, үзе өчен яшәү менә шул инде. Моңа кадәр хатыны, гаиләсе өчен тырышкан, имеш. Ә Галия белән булса, аңа кайда да җәннәт, үз бәхете түгәрәк булыр сыман.
Аның болары да акылының, зиһенең, күзаллауларының тәмам хыял белән генә берегеп тулуыннан, халыкның ничек яшәвен белмәвеннән һәм белергә дә теләмәвеннән, үзен генә хаклык иясе дип уйлап саташуыннан килә иде. Партия документлары, карарлары көннән-көнгә илне коммунизмга якынайтып китерәләр бит, ничек башкача булсын?
XV
Хәмит Хәерович үзенең таләпчәнлеге белән һәрвакыт аерылып торды. Телевизордан нәфис фильмнарны сәгатьләр буе карап утыра белмәде, бары тик яңалыкларны күңеленә сеңдерергә тырышудан канәгатьлек тапты. Газета-журналлардан да, үзенчә әйтсәк, «акылга файдалы» саналган мәгълүматларны гына караштыра, башкаларына күз йөртеп кенә чыккалый, матур әдәбият әсәрләрен укуны рәтле кеше эше түгел дип саный торды. Көне-төне хезмәтендә булды. Дәрәҗәсе үсүнең төп сәбәбен ул шушы сыйфатларыннан күрде. Маңгаен яра-яра кеше мең үтенеч белән сәҗдәләр итсә дә, Аллаһы тәгаләнең аңа карата мәхәббәте төшмәсә, берни дә кыла алмавын, бәхетеннән мәхрүм яши бирәсен ул белми, аңламый, күз алдына да китерә алмый торган атеист иде. Адәмнең кадере эше белән генә һәм югарыдагы түрәләрнең аңа карата мәхәббәте барлыктан гына тора, имештер. Яшәеш хикмәте бары шунда. Берәүләр ул мәртәбәне ришвәт биреп таба, икенчеләр — ялагайлык ярдәмендә, башкаларны очсызга чыгарып бетерү юлы белән... Хәер, саный китсәң, күптер инде аның күперләре, сукмаклары, башкалары!
Хәмит Хәеровичның кемлегендә кайнатасының да роле зур булды. Үз заманында ул, башлы-күзле бер түрә кисәге буларак, бүтәннәргә ярдәм иткән, аларны этә-төртә күтәрешкән. Инде аңа бурычлылар һәр сүзенә җан атып торалар. Ни сораса, шуны җиренә җиткерүне төп бурычлары саныйлар. «Кул — кулны юа, ике кул — битне», дигәндәй, Хәмит Хәерович эстафетаны хәзер үз җилкәсенә алып, башкалар алдындагы бурычларын «түли» башлаган кешеләрдән санала иде.
Акчада түгел хикмәт. Ул алардан акчалар биреп тә котыла алмаячак. Боларның да туганнары, ишләре дөнья кадәрле, балалары артыннан оныклары үсеп килә. Һәммәсенә дә мәртәбә кирәк. Ә урыннар — санаулы гына. Берне икегә-өчкә бүлеп булмый бит.
Һәм Хәмит Хәерович үз бурычларын йөзе белән кайтарып бирә барырга тырышты. Инде мондый дөньялык аны да арытты, күңелен кайтарды. Башка төрле яшәү мөмкинлеге дә бар, югыйсә. Әмма ул аның өчен түгел. Баш чөя, кайнарлана, кире кага аламы соң ул? Балалары юкмыни?
Гомереңнең башыннан ук ялгышмыйча, үз дигәнеңчә яшәвеңне корып җибәрсәң, әлбәттә тормышың иректә булыр иде...
— Галия!..
Хәмит Хәеровичның күңеленә генә түгел, теленә дә бу исем еш килә башлады. Менә кем белән аның гомере иректә үткән булыр иде, менә кем янында ул үз күңеленә тынычлык табачак!
Аңа шулай тоелды. Мәхәббәте ул булган аның, Галиясе! Хәтта чәч исләренә кадәр хәтерли түгелме?.. Җәсмин исләре килә иде алардан.
Һәм бүреккә салынган бүре, инде үсеп җитсә дә, урманына карады. Аның тәвәккәл кеше булуын күпләр беләдер, исләренә төшерсеннәр!
Хәмит Хәерович кайчан да булса Галияне бер очратырмын дип яшәде. Әмма аны язмышы сөендермәде. Берәр җыелышта булса да бергә туры килергә тиеш иделәр. Кешеләр арасыннан гомере буе Галияне эзләде ул, хәтта күп тапкырлар:
— Сез Галия бит әле,— дип, кайсыбер чалымнарын аныкына охшатып, юлына очраган ханымнардан сораштыргалый да торган иде. Тик күңеленә авыр җавапны гына ишетә барды:
— Юк, ялгыштыгыз!
Хезмәттәшләре Хәмит Хәеровичның бу исем белән хатын-кыз затына сүз катуларына күптән күнеккән иделәр, шунлыктан игътибар бирми калдыралар тордылар. Хәер, ул үзе дә сак кыланды. Ни генә кылса да арысландай ажгырып торган ир бары тик Галияне эзләгәндә генә тәвәккәл була алмады. Сәбәпләре... Алары сансыз иде.
Ә күпләр аның «сез Галия бит әле» дигән сүзләрен ханымнар белән танышу корып җибәрүенең «бисмилласы» дип уйлады. Ул исем Хәмит Хәеровичның авызыннан чыкканда нигәдер хикмәтле яңгырый һәм хатын-кызны сихерләү көченә ия булды. Алар шунда ук үз итешеп сөйләшеп китәләр, бер-берсенә кояшка гөлдәй ачылалар.
Хәмит Хәеровичның ханымнар алдында, сер түгел, мәртәбәсе «сөханаллаһ» иде. Йөзгә-биткә күркәмлеге дә, буй-сынга затлылыгы да бары тик аның үз файдасы өчен генә диярлек хезмәт иттеләр. Мондый белән бәйрәмдә булу, ашта-мәҗлестә карашып утыру да «куркыныч», чөнки һәммәсенең күзләре аңарга кадалып калучан.
XVI
Бу көннән алда гына, айлык хезмәт хакын алганнан соң, берара вакытка ял сорау нияте белән Хәмит Хәерович баш прокурорга керде. Сөйләшү җаена туры китереп:
— Соңгы араларда зур эшләр күренеп торгандай түгел,— дигәне ярап куйды, бер атнага югалып торырга рөхсәт алды.
Ә аннары поездга билет соратып вокзал кассаларына шалтыратты:
— Әйе, Казан — Уфа!..
Бу поезд ул елларда Ульяновски шәһәре аша йөри, кичке якта китә, икенче көнне көндез, уңайлы сәгатьтә Башкортостанга барып керә торган иде. Хәмит Хәерович Туймазыда төшеп каласы итте. Ә аннары, белгән-йөргән җире түгел, табар әле юлны. «Тел Киевка кадәр алып бара!»— диләр түгелме урысларда? Сораштырыр, белешер. Теле нәрсә өчен? Аны теләгән җиренә илтеп җиткерер. Телнең шундый хикмәте булгач, аңа «утырмыйлар» димени?
Хәмит Хәеровичның инде күптән үзенең холкында-фигылендә шушы кадәр ирек һәм иркенлек тойганы юк иде. Хәер, элекләрне, әгәр дә эш арасында дуслары белән, коры кәеф-сафа өчен түгел, ял максатында бераз шәраб яки аннан да куәтлерәген тотып алганнарында, ул бавыннан ычкынган бозау шикелле койрык чәнчеп чабардай, дөньясына төкерердәй була торган иде. Әмма эчтән генә, тышка бер дә чыгармыйча. Бу юлы да нәкъ шулай... Юк-юк, алай ук та түгел бугай, ничектер башкача аның җан рәхәте.
Ирек! Һай мөкатдәс нәрсә икәнсең син!
Ул һаман да үз дөньясы хакында кайта-кайта уйланды. Моңарчы үзенең язмышы белән кемнеңдер кулы уйнаган, аны тормыш театрында мескен бер, әһәмияте юк роль башкарырга мәҗбүр иткән түгелме? Ни кадәр генә ихтыярлы булмасын, дөньяны үз теләгенә буйсындырып яшим дип уйламасын, бер дә алай бармаган икән бит.
Менә кайда ул чын ирек: тотты да юлга чыкты. Бернигә дә карамый, дәрәҗәсенә, гаиләсенә, дусларына, туганнарына — берсенә дә исе китмичә, һичбер киңәшләренә мохтаҗ булмыйча, хәтта балаларын да исәбенә алмыйча.
Онытты?
Онытты дип, дөресрәге алар үзләре үк аны күптән игътибарларыннан чыгардылар түгелме? Эш арасында эләккәләүче төнге йокысына кайткан чакларында, олы фатирындагы бүлмәләргә кергәләп, балаларының өстеннән төшкән юрганнарын төзәткәләп кую белән аның тәрбиясе чикләнде. Мәктәпкә җыелышларга йөрмәде. Гаилә мәшәкатьләре хатыны җилкәсендә булды. Хәмит Хәерович акчаны һәрвакыт мул кайтарды, үзен йөртүче «Волга» машинасы исә хатынына да хезмәт итте, аны һәркөнне диярлек базар яннарында һәм кибет төпләрендә дүртәр-бишәр сәгатьләп көтеп тора иде.
Эшендә Хәмит Хәерович һәркемгә кирәкле кеше булуын тоеп хезмәт итәргә күнекте. Өендәгеләр өчен дә үзен шундыйдыр дип белде, башкача икәнлеген күз алдында да китермәде. Ә дөньялар үзгәрә торды. Балалары башлы-күзле булып өлгерделәр. Хәмит Хәерович тирәсендә дә әрсез яшьләр күбәя тордылар. Алар җитез, булдыклы булып күренү максатында һәммәсе бердәй тырыша, дан-дәрәҗәләрен арттыру өчен кемнәредер туктаусыз кайгырта, шалтыратып борчыштыра тордылар. Аларның теләкләрен исәпкә алмый мөмкин түгел иде. Җитәкчелек тә шулай эшләде. Хәмит Хәеровичка да хезмәтендә күп мәсьәләләрдән читләшергә туры килде. Бүлек янына бүлек һәм бүлекчәләр өстәлде. Аларның күпчелеге бер-берсен хәтта исемнәрендә дә кабатлый иделәр. Элек бер Хәмит Хәерович җитәкләп барган бүлек урынына хәзер алтау булдылар, аңа карап кына эшнең сыйфаты яхшырмады. Фәлсәфәчеләрнең саннан сыйфатка күчелә дигәннәре бары тик сафсата гына булуына ул гаҗәпсенми кала алмады. Бу табигый үсеш түгел, ясалма үзгәрешләр генә иде. Хәмит Хәерович моның белән килеште. Прокуратура эшендә зур буталчыклар барлыкка килеп, бу өлкә исә илнең төп сазлык урыннарының берсенә әверелде. Санны кыскартып кына хәтта элеккеге сыйфатны да кире кайтару мөмкин түгел иде инде. Бер-берсен кабатлаучы бүлекләр берничә булганлыктан, күп кенә эшләр Хәмит Хәеровичның игътибарыннан читтә кала башлады. Озакламый үзенең дә кирәге бетәчәкне ул бик яхшы аңлый иде.
Эшкә, бары тик хезмәт итәргә генә өйрәнгән кешенең, беркөн килеп, эшләрен кулыннан тартып алсалар, шулай аның хезмәтенә мохтаҗлыкны бетерсәләр, уйлау-фикерләү өчен аңа форсат ачыла инде, анысы. Хәмит Хәеровичка да хезмәттәшләре андый мөмкинлек бүләк иттеләр. Күңеленә һәм хәтеренә, ни хикмәт, яшьлегендә адашып калган хатирәләре кире кайтып, башын авыр борчуларга сала башладылар. Гомере бер дә алдан һәм гөлдән генә булмаган икән бит. Галия!
Ә Галия хакында уйлаудан аның берәр вакыт туктаганы булдымы икән? Юк иде бугай. Дөрес, тормышының кискен борылыш алган, өсте-өстенә өелгән мәсьәләләр белән тулган чакларында Галиясе онытылып торгалагандыр иде... Нинди икәндер ул Галия, кара чәчле башкорт кызы, әллә аның да йөзләренә җыерчыклар йөгергәнме, чәчләре агарганмы?
XVII
Октябрь каласына алып бара торган юл чатына чыгып басарга мәҗбүр булган Хәмит Хәерович бераз үкенеп тә куйды. Автовокзал кассалары бикле иделәр. Ике сәгатьсез ачылмас, диделәр аңа. Ул арада яңгыр килеп, туйганчы коеп, юешләп, балчыклы урамнарны бозып үтте. Юл чатында ун минут басып торуы да Хәмит Хәеровичка бик озак булып тоелды. «Монысы да утыртмас инде!»— дип уйлаган иде, аны азга гына узып китеп, кызыл «Жигули» туктады. Рульдә утырган көләч йөзле яшь ир:
— Урын бар, абый, кая кадәр кирәк иде?— дип сорады.
— Октябрь каласына ук!— диде, әмер биргәндәй Хәмит Хәерович, һаман да үзенең эшендәге гадәтләреннән котыла алмыйча.
— Киттек алайса!— дигән булды яшь ир, пассажирының төксе сүзләренә төртелеп калырга теләмичә. Шаяртып тагын да өстәде: — «Җигүле» атыбыз чаптыра торсын!
Хәмит Хәерович җайлап утырды. Рульдәгегә бер-бер сүз катып борчырга уйлап та бирмичә, үз эченә чумды. Яшь ир дә аның холкын тоеп өлгерде, машинасын куа барды, «май капты».
«Булырдайның кулыннан да, теленнән дә килә!»— Хәмит Хәерович бу сүзләрне күптән ишеткән һәм аларны хактан да шулай дип яши торган кешеләрнең берсе иде. Аңа моны Яр Чаллы шәһәрендә «КамГЭС төзелеш» оешмасы башлыгы Марат Бибишев әйткән иде, анда тикшерү эшләре белән баргач, очраклы рәвештә танышып китеп, сөйләшеп утырганнарында. Мондый зур җаваплылык сорый торган төзелеш өлкәсен җитәкләүче кешене Хәмит Хәеровичның борчыйсы килмәгән иде, шунлыктан үзенә чакыртып газапламады. Әмма тикшерелә торган эшнең чыбык очында шушы Марат Бибишевның да шәүләсе барлыгы тоем күзләре белән бераз чалымлана иде.
Очрашу җае үзе килеп чыкты. Аларның урыннарын урыс артисты һәм шагыйре Владимир Высоцский концертында янәшә туры китерделәр. Бу махсус шулай эшләнде. Марат Бибишевның итагатьле, тәрбияле һәм акыллы кеше икәнлегенә Хәмит Хәерович сокланырга мәҗбүр булды.
Алар җиңел танышып киттеләр. Моңа гына Хәмит Хәеровичны өйрәтергә кирәк түгел иде. Ул бу өлкәдә ун пот тоз ашаган кеше. Кирәкле хәбәрне алу максатында аның акылы туктаусыз эшли, кырыкмаса кырык төрле юлларны үлчи, барлый, иң кулаен ул әңгәмәдәшенең күзләре белән очрашуга ук сайлап ала белә. Хәер, элегрәк шулай иде. Ә хәзер, асылда, бер генә юлга бара — эндәшми тора һәм ахырда елмаеп куя. Кешенең «эчен тишәр» өчен шул да җитә икән, җимерелә дә китә бичаракайлар. Әнә машинасының рулен тәгәрәткән яшь ир белән дә алар карашып куйдылар, әллә кайчангы танышлар кебек бер-берсенә елмаештылар һәм гүяки якыннар булып киттеләр.
Хәмит Хәеровичның күңеленә Марат Бибишев белән булган вакыйгалар юкка гына килмәделәр. Алар да шулай танышып алган иделәр. Буфетта да кәһвә эчә-эчә сөйләшеп утырдылар. Хушлашкан вакытта Хәмит Хәерович аның туры сүзле булуын тагын бер кат бәяләргә мәҗбүр булды:
— Сез бит прокуратура кеше!— диде аңа Марат әфәнде, күзләренә туры карап.— Каян белдегез, кем әйтте, димәгез. Мин инде күп төрле кешеләр белән эшләдем. Кемнең кем булуы йөзенә язылган. Ә аннары...
— Сорауларым да шул тирәдәрәк булды!
Хәмит Хәерович отылып калуны яратмый иде. Марат Бибишевның аны җиңел «ачуы» күңеленә тиде. Әмма «тишелми» һәм «чишелми» кала алмады.
«Көчле кешеләр бар шул дөньяда! Мин кем дип йөрисең-йөрисең дә, шундыйлар янына килеп эләккәч, бигрәкләр кечерәеп каласың!»
Хәмит Хәеровичның болай уйларга һәм нәтиҗә чыгарырга элек вакыты юк иде, менә хәзер бер-бер артлы акыл бакчасының җимешләрен татый башлады.
Рульдәге яшь ир аңа тагын да карап алды. Менә хәзер ул сүз башларга тиеш иде. Хәмит Хәерович шуны көтте һәм ялгышмады:
— Октябрьскида кая кадәр барасыз, кайсы урамгача?
Бу соравы урынлы иде. Хәмит Хәерович, милиция яки прокуратура бинасы хакында әйтеп, аның кәефен кайтарасы килмәде. Халыкта андый урыннарга куркынып һәм сөймичә карыйлар. Моңардан гына ул хәбәрдар иде.
XVIII
— Минем килүем Галия Хәсәновналарга...
Хәмит Хәерович башлаган сүзен ничек дәвам итәргә белмичәрәк тынып калды. Рульдәге аңа үтәли карап куйгандай тоелды. Әмма Хәмит Хәерович сизгәнен белдермәде. Әмма дә уйлап куйды: «Яки моның Галия Хәсәновна белән кайчан да булса юллары кисешкән, яисә якын кешеләрдәндер?»
«Жигули» эче тыгызланган кебек тоелды. Хәмит Хәеровичның үзенә сүзгә күчәргә туры килде:
— Сабакташлар идек... Менә, юлым төште дә, аларга кагылып чыгарга иттем...
Гомерендә каушауның нәрсә икәнлеген белмәгән, һәр аяк атлавында дөньяның йөзен генә түгел, хәтта бәгырен изеп йөрүне гадәт иткән Хәмит Хәерович аклана башлавын аңлап алды. Бу минутларда ул үзен танымады, әмма телен дә туктата алмады, сораулар бирүгә күчте:
— Белмисездер инде аларның кайда яшәүләрен?.. Ире кем булып эшли әле?..
Хәмит Хәеровичның җөмләләре өтек-өтек чыга бирделәр, ә яшь ирнең елмаюы сүрелде, сорауларын җавапсыз калдыра барды. Аларның күзләре кабат очрашмадылар. Октябрь шәһәренең туп-турыга сузылган киң урамыннан кызыл «Жигули» машинасы барды да барды, уңда олы паркмы-бакчамы иде, аның да бетәсе булмады.
Аннары ике катлы, ак акшарлы йортларның ишек алды ягына кереп тукталдылар.
— Миңа кая барырга инде?
Хәмит Хәерович юлның соңгы чакрымында үзен кулга алырга өлгергән, телсез калган яшь ирнең янында сөйләнеп баруны мәгънәсезгә санауны өстенгә чыгарып өлгергән иде инде. Шулай да, таныш булмаган шәһәрдә, таныш түгел йортларның билгесез ишек алды ягына килеп тукталгач, сорашмый кала алмады. Әмма:
— Минем белән!— дип кенә җавап бирде яшь ир.
Ул шушы мизгелдә Хәмит Хәеровичка дорфа кешедәй тоелды.
Алар ике катлы йортлар арасында гүяки яшеренеп утырган өйләр ягына атладылар. Яшь ир яшел капкадан узды. Көзге сарылык иңгән, төсе сулып барган тыныч бакча түрендә басынкы гына холыклы мыштым өйгә таба якынайдылар. Аяк асларында яфраклар куырылып-куырылып кала бардылар. Бөтен җирдә тәртип, ихаталары, иске булсалар да, төзек, акшарлы һәм буяулы, һәм, иң хикмәтлесе — күңелгә бик тә ятыш, якын кебек иде.
XIX
Алар өч басмалы баскычтан күтәрелделәр. Өй алды олы тәрәзәле веранда итеп эшләтелгән, ул гүяки кызыл, тулышып пешкән алмалар белән тулы иде. Тәрәзәләрдән күренеп торалар. Мөгаен бу көннәрдә генә җыйганнардыр. Алар: «Безне ашагыз инде, болай аптыратмагыз!»— дигәндәй кызыктырып, күзләргә кереп торалар.
Каршыларына ишек ачып чыга килгән ханымны Хәмит Хәерович танып алды. Ул Галия Хәсәновна иде. Чалымнары шул ук калган. Чәчләрендәге аклык белән йөзенә иңгән олыгаю галәмәтләрен исәпкә алмаганда, һаман да элеккечә икән.
— Кайттыңмы, улым?— диде Галия Хәсәновна, аларны каршы алып, күзләрен Хәмит Хәеровичка төбәп.
— Әнкәй,— диде яшь ир,— бу агай сине сорагайне...
Хәмит Хәерович аның Галия Хәсәновнаның улы икәнлеген аңларга өлгергән иде инде. «Менә ни өчен ул аңа күптәнге танышы кебек тоелган! Телендә башкортлык чалымы да бар икән!»
Ә Галия Хәсәновнаның теле татарча иде:
— Күрәм, улым, күрәм... Таныш бул... Хәер, юлда танышкансыздыр да инде... Бу — синең атаң, Хәмит Батталов була!.. Исәнме, Хәмит! Нинди җилләр ташлады?
Галия Хәсәновна исәнләшергә дип кулын сузды, Хәмит Хәерович ашыгып аңа ябышты, әмма аңына килеп кире чигенде һәм йомшак кына күреште:
— Исәнме, Галия!.. Исән генә тордыңмы?.. Менә, сине эзләп килдем әле...
Шунда ул Галия Хәсәновнаның күзлекле булуына игътибар итте һәм ни сәбәпле күзләреннән җылысын тоймаганлыгын аңларга өлгерде.
— Шушы кадәр гомердән соңмы?
— Әйе, гомер үткән дә киткән. Кичә, капканы ябып чыгып, эшкә барганмын да бүген кайтып кергәнмен шикелле...— Бу сүзләрне Хәмит Хәерович әйтергә дип әзерләмәгән иде, әмма тыела да алмады. Аның шушы минутларда акылы түгел, күңеле сөйли иде: — Үткән дә киткән?.. Күрим, дидем... Куып чыгармас әле, дидем... Ни дисәк тә, танышлар идек бит...
Хәмит Хәеровичның алдан уйлап куйган матур-матур сүзләренең берсе дә хәтерендә калмаган иде, әйтергә теләгәннәре ишелеп кенә төштеләр, ничек тә тәртипле җөмләләр төзи алмады. Әмма ни өчендер алар Галия Хәсәновнага аңлаешлы иделәр. Сөйләсен, әйтсен. Ничек тә ярый! И Хәмит, Хәмит, Хәмит!..
— Әйдәгез, керик... Мин аркылы чыгып торам тагын...
Галия Хәсәновна өйгә узарга чакырды. Ишеге ачык тора иде.
Йортның эче кечкенә икән. Шулай да ике бүлмәле, түр һәм алгы яклы. Алты почмаклы агач өй. Тәрәзә төпләрендә олы гөлләр. Яраннар инде, яраннар. Һаман да чәчәк атып утыралар. Аклары да, аллары да, кызыллары да бар.
Килеп керүенә, Хәмит Хәерович тәрәзәләрнең кечкенәлегенә, түшәмнәрнең тәбәнәклегенә игътибар итәргә мәҗбүр иде. Ә яраннар, тыйнак булсалар да, күзләргә кереп торалар, хәтта алар бу йортка үзләре генә хуҗалардыр сыман.
XX
Уллары үзен тыныч тотты. Исеменең Таһир икәнлеген белеп алса да Хәмит Хәерович аның фамилиясен сорамады, аңа хәтта күтәрелеп карарга да кыймады, сөйләшеп утырырга да җае килмәде.
«Таһир диген, ә?»
Бу соравын Хәмит Хәерович үз алдына очраклы куйды. Аңа улым дип дәшәрлек намус мәртәбәсе юклыгын да аңлый иде ул.
Таһир әлегә өйләнмәгән, егет хәлендә йөри икән. Ә Хәмит Хәерович аның хакында башкача уйлаган иде, ялгышкан. Таһирны, әнисе Галия Хәсәновна, район прокурорын йөртә, ди. Аларны гаиләләре белән ялга озатып кайтуы икән. Урал таулары арасында бик шәп курортлар, ял йортлары бар, бер айлап шунда булачаклар, ди. Таһир исә, ул арада Уфага китеп, җәйге сессиядән калган «койрыкларын» бетереп, яңа имтиханнарын да тапшырып кайтачак. Бу җәйдә эшләре күп булган, сессиясен япмыйча кайткан.
Алдан шулай ният иткәннәр. Университетның юридик факультетында читтән торып өченче курста укый икән. Инде дүртенчегә күчәсе. Хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта узган.
Эһ, Хәмит Хәерович белгән булсамы, үз улына сыек солдат шулпасын ашап яшәргә юл куяр идеме? Күпләрнең улларына аның ярдәме тиде!
Әмма тормыш шулай инде ул: мең ятларга хезмәт итәсең, ә үзеңнекеләргә — юк! Әллә нишләп шулай килеп чыга...
Аннары, солдат шулпасыннан соң, Таһир төзелеш эшендә булган. Утызга җитәрәк кенә югары белем кирәклеге белән килешкән.
— Тыңламады, әбисе сүзе белән үсте!— дип зарланып алды Галия Хәсәновна, берсен дә яшерми сөйли биреп.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.