🕥 32 minut uku

Бармы Ришвәткә Дәва?... - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4207
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1882
34.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Бакеев. Сезгә, иптәш господин Әхмәдиев, сөйләве рәхәт, сезнең малаегыз юк, сезнең—ике кыз.
  Ханнанов керә.
  Әхмәдиев. Ну, нәрсә анда?
  Ханнанов (килепутыра). Тапмадык бернинди препарат та.
  Бакеев. Юктыр- >ул. Юри әйткәндер.
  Ханнанов. Следователь янына бармаган. Барлык тикшерүчеләрне, комиссияләрне инкарь иткән, берсенә дә взятка тәкъдим итмәгән.
  Әхмәдиев. Димәк, ул үзе уйлап чыгарган даруларны эчкән.
  Бакеев. Юк ла, ышанмыйм. Үзе шундый кире, принципиаль кешедер. Була бит шундый халәт кайвакыт—кем әйтмешли, ике дөнҗа бер морҗа. Химик та шул халәттәдер.
  Мусин (тешен кысып). Переподго-товкага армиягә җибәрәм мин аны.
  Әхмәдиев. Ә син, Ханнанов, гәҗиттә чыккан опровержениедән сон химикны мәҗбүри рәвештә милициягәме, прокуратурагамы алып бара аласыңмы? Эш ачарга кирәктер бит.
  Ханнанов. Бик сәер кеше булып чыкты ул. Беләсезме ул нишләгән?
  Әхмәдиев. Нишләгән?
  Ханнанов. Протест йөзеннән бакчаларыңдагы зур агач башына менеп киткән. (Барысы да көләләр.)
  Әхмәдиев. Аны агач башыннан төшерү генә милициянең хәленнән киләдер әле.
  X а н н а н о в. Ул үзе белән бау алган, элмәк ясаган. Берәрсе менә башласа,
  асылынам дип куркыта.
  Мусин. Асылынсын!
  Әхмәдиев (авызыннан бер бүрек төтен чыгарып). Юк, юк, алай ярамый. Җайлап-майлап кына, әйбәтлек белән кирәк... Йорты сак астындамы?
  Ханнанов. Үзегезнең куркыныч-сызлыгыгыз өчен дигән булып, йортын, йорт тирәсен сак астына куйдык. Беркая да кача алмаячак.
  Мусин. Тамагы ачкач үзе төшәр әле.
  Бакеев (көрсенеп). Бу яшәештән агач башына менеп кенә качып булса икән ул!
  4
  Сәйфиләр пужумы. Агачньщ иң югары юан ботагында Сәйфи утыра. Руфия килә, кулына пакет тоткан.
  Руфия (сагышлы тавыш белән). Ник куптардың мондый ыгы-зыгыны? Хәзер башыңны ашыйлар бит.
  Сәйфи (кырыс). Бар әле, кит, шыңшып торма монда!
  Руфия. Мин сиңа ашарга алып килдем.
  Сәйфи. Нәрсә анда?
  Руфия. Ике йомырка, бер шешә сөт, ипи.
  Сәйфи бауны төшерә. Руфия ашамлыклар салынган пакетны бауга эләктерә. Сәйфи бауны тартып пакетны күтәрә. Машина килеп туктаган тавыш ишетелә.
  Руфия (сискәнеп). Кемдер килә.
  Ишегалдына Әхмәдиев керә. Руфия аның каршысына таба атлый.
  Әхмәдиев (мөлаем кыяфәт белән). Исәнмесез.
  Руфия (каушанкырап). Исәнмесез.
  Әхмәдиев. Хәлләрегез ничек?
  Руфия. Хәлләрне үзегез беләсез 'бит инде.
  Әхмәдиев. Сез культура сараенда китапханәче булып эшлисез, шулаймы?
  Руфия. Әйе. Теге директорны куганнан соң, вакытлыча директор вазифасын да башкарам.
  Әхмәдиев. Аны ник кудылар әле?
  Руфия. Бик каты эчте ул. Уен коралларын, инвентарьны сатып эчте. Бер караганда кызганыч аны, ә икенче караганда... Саксофонны бер литр усад-ский аракыга сатып инде! Шул хәтле зур инструментны...
  Әхмәдиев. Телисезме, мин сезне бөтенләйгә директор итеп урнаштырам.
  Руфия. Юк, юк, кирәкми! Рәхмәт! Яшьләр бик әшәке, мин аларны тыя алмаячакмын.
  Әхмәдиев. Тыярбыз. Яшьләрне генә тыя алырлык көч юкмыни бездә?
  Руфия. Бина бик иске—әле теге төше, әле бу төше ишелеп, кителеп тора.
  Әхмәдиев. Ремонт ясарбыз.
  Руфия. Китапханәгә дә ярдәм итсәгез иде. Яңа китаплар кирәк, киштәләрне яңартасы бар.
  Әхмәдиев. Казанга шалтыратып китап нәшриятлары белән сөйләшермен. Ике йөз өр-яна китап кайтартырмын.
  Руфия (куанып). Чын әйтәсезме?
  Әхмәдиев. Мин алдый торган кеше түгел. Ни... Мин дә сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ, Руфия ханым.
  Руфия. Ничек ярдәм итә алам икән мин мондый зур кешегә?
  Әхмәдиев (әкрен генә). Ирегез чынлап та нәфсене бетерә торган дару уйлап таптымы?
  Руфия. Үзе әйтүенчә, шулай.
  Әхмәдиев. Ничә штук ясаганын белмисезме?
  Руфия. Белмим.
  Әхмәдиев. Кайда яшергәнен дә белмисездер инде?
  Руфия. Әйтмәде.
  Әхмәдиев. Ул даруны сезнең чәегезгә салган булган, имеш. Аны да сизмәдегезме?
  Руфия (гаҗәпләнеп). Сизмәдем. Кем әйтте сезгә минем чәемә андый дару салганын?
  Әхмәдиев. Гәҗит редакторы әйткән иде. Ярар. (Сынаулы караш белән.) Бәлки, шул дару тәэсирендә генә директор вазифасыннан баш тартасыздыр?
  Руфия (пошаманга калып). Белмим. Минем башым каткан.
  Әхмәдиев. Ике йөз китапны шушы көннәрдә алып кайтырлар.
  Руфия (шатланып). Рәхмәт яусын!
  Әхмәдиев. Шуның өчен иреңне агачтан төшәргә күндер.
  Руфия (агач төбенә йөгереп бара). Сәйфи! Фоат Абзалович китапханәгә ике йөз өр-яңа китап кайтарттырам диде. Төш инде, төш! Шундый шатлык бар чагында утырма анда! (Тиз генә агач яныннан китә.)
  Әхмәдиев (агач янына килә). Нихәл, Сәйфи Мингалимович!
  Сәйфи (агач башыннан). Аллага шөкер! Үзегез ни хәлдә?
  Әхмәдиев. Ярыйсы. Нервыны гына бераз какшаттың бу арада. (Шат күңелле булырга тырышып.) Син ясаган дару слабыйрак булып чыккан бугай...
  Сәйфи. Ник алай дисез, сезнең бит ул даруны кабып караганыгыз юк.
  Әхмәдиев. Хатынын ике йөз китап бәрабәренә сине агачтан төшәргә өнди түгелме? Син бит аңа ул даруны яшертен генә эчерткән булгансың. Әллә хатын-кызга тәэсир итмиме препаратың?
  Сәйфи. Хатыныма берничә көн элек салган идем мин ул даруны. Аны көн саен берәр төймә эчеп торырга кирәк бит. Шунда гына эффект була.
  Әхмәдиев (үтә җитди кыяфәт белән). Аңлашылды. Мин үзем дә ришвәтчелекне бетерер идем, тамырын корытыр идем мин аның. Әмма мин теләп кенә, син теләп кенә, әгәренки башкалар теләмәсә—ни мәгънә?! Барыбыз да
  берьюлы теләсәк кенә җиңеп булачак коррупцияне.
  Сәйфи. Шуңа күрә ясадым да мин ул даруны.
  Әхмәдиев (паузадан соң). Аны көненә бер тапкыр эчәргә кирәкме?
  Сәйфи. Әйе. Иртәнге якта.
  Әхмәдиев. Ашаганнан соңмы, ашаганчымы?
  Сәйфи. Ашаганда.
  Әхмәдиев. Син анда хәзер ашап утырасын. Каптыңмы ул даруыңны?
  Сәйфи. Иртүк каптым.
  Әхмәдиев. Син үзеңне намуслы кеше дип санагач, нигә ул даруыңны эчәсең?
  Сәйфи. Сез мине сатып алмасын өчен, алай-болай взятка биреп дару серен ачтырмасыннар өчен.
  Әхмәдиев. Димәк, хәзер синең белән сөйләшүдән мәгънә юк. Алайса сау булып торыгыз! Егылып төшә күрмәгез!
  Руфия. Сау булыгыз.
  Әхмәдиев китә. Руфия агач төбенә йөгереп килә.
  Руфия (канатланып). Сәйфи! Ике йөз яна китап кайтачак! Төш! Влач белән болай конфликтка керергә ярамый.
  Сәйфи. Яңа китаплар кайтса, аны монда укучы бармы соң? Син, Руфия, безнең халыкның бер аерым конкрет мисалы—юк кына нәрсәгә алданасың, пүчтәк кенә нәрсәгә сатыласың.
  Руфия (сөмсере коела). Күпме бергә гомер кичергән хатыныңа андый нәрсәләр сөйләп утырма инде. Син чынлап та миңа даруыңны салган идеңме?
  Сәйфи (елмаеп). Курыкма, бердәнбер сөекле хатыныма начар нәрсә салмам мин.
  Руфия (ягымлы итеп). Кичкә нәрсә пешерим?
  Сәйфи. Дучмак.
  Руфия өйгә кереп китә. Әбүзәр килә, як-ягына карана, башын күтәреп агачларны күзәтә.
  Сәйфи (кинәт өстән эндәшә). Һәй!
  Әбүзәр (сискәнеп китә һәм, ниһаять, Сәйфине күреп ала). Сәйфи!
  Сәйфи. Нишләп йөрисен?
  Әбүзәр (моңсу тавыш белән). Сәйфи, ник мендең син агачка?
  Сәйфи. Минем башка чарам юк иде. Протестны фәкать шулай гына белдерә алам. Мине беркая чыгармыйлар. Мин тоткын хәлендә. Шуңа күрә мендем.
  Әбүзәр. Агачка менеп кенә котыла алмыйсың.
  Сәйфи. Ә син—ихтыярсыз бөҗәк. Мине яклап үзең Казанга барасы яки хәбәр итәсе урынга, опровержение яздың.
  Әбүзәр. Ә бит минем ул даруны күргәнем дә юк әле.
  Сәйфи. Күргәнең булмагач, нишләп башта сенсация, фәлән-фәсмәтән дип минем препаратым турында мәкалә язган идең?
  Әбүзәр. Кем белгән аның болай килеп чыгасын. Мәкалә чыгу белән үк редакциягә шалтырата башладылар—чиновниклар да, гади кешеләр дә. Гади халык сине дә, мине дә каргады. Мин опровержение язмый булдыра алмадым инде.
  Сәйфи (җикереп). Бар, күземә күренмә! Үзеңне журналист дип йөргән буласың! Мескен!
  Әбүзәр (урамда ишетелгән тавышларга колак салып). Әнә монда да халык килә башлады.
  Бакча рәшәткәсен сикереп чыгып кача. Чиновниклар делегациясе килә. Эзли торгач, Сәйфинең кайсы ботакта утырганын абайлыйлар.
  М у т и е в а (яман усал тавыш белән). Агачка менеп качтыңмы? Ха-ха! Опровержение булды инде! Син—шарлатан! Сине әле хөкемгә тартачаклар!
  Сәйфи (исе китми). Хөкемгә тартсалар да, дару уйлап табылган бит инде. Мин аны теләсә кайчан ясый алам.
  М у т и е в а (таләпчән тавыш белән). Төшеп барыбыз алдында гафу үтен!
  Сәйфи. Синең ише ришвәтчеләр алдында гафу үтенешле булса мин бу дөньяда яшәмим дә.
  Ханнанов (вәкарьле кыяфәт белән). Син үзеңне үзең агач башына куып менгергән кеше. Сиңа бит закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.
  Сәйфи. Минем закон бозганым юк.
  Ханнанов. Син наркотиклы препарат ясап безнең барыбызның да башын бутарга маташтың.
  Б а к е е в. Теге син даруыңны эчерткән сантехникның анализларын алдылар—канында наркотик матдәләр табылды.
  Сәйфи. Ышанмыйм. Минем препаратта наркотик матдәләр кулланылмады.
  Мусин (хәрбиләрчә боерып). Син агачтан төшәргә тиеш!
  Сәйфи (үҗәтләнеп). Юк! Мине эзәрлекләүдән туктасагыз гына, миңа районнан чыгып китәргә мөмкинлек бирсәгез генә төшәчәкмен.
  Мусин. Сиңа военкоматка повестка бар—переподготовкага җибәрәбез. (Ярдәмчеләренә.) Барыгыз, менеп алып төшегез әле шуны!
  Берничә яшь кеше агачка менмәкче булалар.
  Сәйфи (алар менә башлау белән үк бауның элмәген башына кия һәм кычкыра). Асылынам!
  Б а к е е в (куркып). Әй, менмәгез, кирәкми! Чынлап та асылынуы ихтимал.
  Тавышларны ишетеп Руфия йөгереп чыга.
  Руфия (ачыргаланып кычкыра). Китегез! Менмәгез! Ике дә уйлап тормый, асылына!
  Барысы да агачтан читкәрәк тайпылалар.
  
  
  5
  Әхмәдиев кабинеты. Төрле вазифалардагы чиновниклар киңәшмәгә җыелганнар.
  
  Әхмәдиев. Аның янына менү мөмкин түгел, шундук асылына башлый. Ханнанов. Асылынсын! Опровержение булды бит. Хәзер хатынын ныгытып эшкәртеп, иренә каршы котыртырга кирәк.
  Әхмәдиев (кычкыра). Гөлчирә! Гөлчирә керә.
  Гөлчирә. Әү, Фоат Абзалович.
  Әхмәдиев. Сәйфинең хатынын алырга машина җибәрдеңме?
  Гөлчирә. Әйе.
  Әхмәдиев. Килү белән монда керсен.
  Гөлчирә. Ярар. (Чыгып китә.)
  Әбүзәр. Аның асылынуын теләргә ярамый. Сез укымагансыздыр әле... (Портфеленнән ике гәҗит ала.) Казанда ике гәҗиттә чыккан—«...Учитель химии придумал чудо-лекарство против взя-точничества»,—диелгән. Коррупциягә каршы көрәшкәне өчен асып куйганнар дип уйлаулары бар. (Барысы да өнсез калалар.)
  Мусин (шаккатып). Инде Казанда беләләр икән!
  Әбүзәр. Ник, сез республика гәҗитләрен укымыйсызмыни?
  Б а к е е в (ачу белән). Нинди гәҗит! Монда күт кашырга ара юк.
  Курка-курка гына Руфия керә.
  Руфия. Исәнмесез.
  Әхмәдиев. Исәнмесез, Руфия ханым. Узыгыз, утырыгыз. Сезнең ирегез бик принципиаль шәхес, компромиссларга бармый торган кеше, шуңа күрә аның белән сөйләшүе безгә гаять авыр. Зинһар өчен, ирегезне җиргә төшәргә күндерегез! Һәм безнең белән, шулай ук хокук саклау органнары белән дә, хезмәттәшлек итсәгез бик рәхмәтле булыр идек.
  Руфия (өстәл янындагы буш урындыкның кырыена гына утырып). Мин ни әйтергә дә белмим инде.
  Ханнанов. Ясаган дарулары кайда икәнен әйтегез ичмаса.
  Руфия. Билләһи, белмим!
  Ханнанов. Ул аларны кайда ясады сон? Лабораториясе кайда?
  Руфия. Белмим. Миңа әйткәне булмады.
  Мутиева. Ничек инде сез, аның хатыны, берни белмисез?
  Руфия. Берни белмим түгел! (Күзләрендә усаллык чагыла.) Мин бик күп нәрсәне беләм! (Калтырана башлый.) Минем ирем яхшы педагог икәнне дә
  беләм, мәктәптән аны ник куганыгызны да беләм, мәктәптә калыр өчен аннан күпме акча сораганыгызны да беләм! (Мутиевага нәфрәт белән карап тора.) Сезнең кем икәнегезне дә беләм! (Ярсып.) Казаннан килгән инспектор белән ресторанда утырганнан соң кунакханәгә менеп йоклаганыгызны да беләм! (Елап җибәрә.)
  Мутиева (сикереп тора). Ялган! Мин сезне судка бирәм!
  Әхмәдиев (торып Руфия янына килә). Тынычланыгыз, тынычланыгыз. (Графиннан стаканга су салып Руфиягә бирә. Руфия тончыга-тончыга эчә. Кул ишарәсе белән Мутиевага утырырга куша. Мутиева урынына утыра.)
  Гөлчирә керә.
  Гөлчирә. Фоат Абзалович, Казаннан корреспондент белән төшерү группасы килде.
  Әхмәдиев. Нинди группа?
  Гөлчирә. Казаннан, «Эфир» те-лекомпаниясеннән, «Город» программасыннан.
  Әхмәдиев (каушый). Бетте баш! Барыгыз да тизрәк чыгып китегез! Гөлчирә! Корреспондент үзе генә керсен!
  Барысы да ашыга-ашыга чыгып китәләр. Корреспондент кыз керә.
  Корреспондент (сагыз чәйни-чәйни). Исәнмесез.
  Әхмәдиев (ясалма елмаю белән). Исәнмесез.
  Корреспондент. Сездә Сәйфи исемле химия укытучысы взяточничес-твога каршы дару уйлап тапкан һәм агач башына менеп киткән. Без аның турында материал эшләп эфирдан бирмәкче идек. Сәйфине камерага төшерергә рөхсәт итмәделәр. Сез анда сакчылар куйгансыз икән.
  Әхмәдиев. Әйе, сакчылар куйдык. Коррупциягә каршы көрәш игълан иткән кешене сакламыйча булмый.
  Корреспондент. Нишләп агач башына менгән соң ул?
  Әхмәдиев. Соң, андый талантлы кешеләр, галимнәр чудагырак булалар бит инде алар.
  Корреспондент. Мин аның белән интервью эшләргә телим.
  Ә х м ә д и е в. Ә ул үзе янына беркемне дә менгерми, асылынам дан куркыта.
  Корреспондент. Аның янына менмичә генә дә сөйләшеп була бит.
  Әхмәдиен (ык-мык килеп). Ни... Әйе шул... Ярар. (Кычкыра.) Гөлчирә!
  Гөлчирә керә.
  Гөлчирә. Әйе, Фоат Абзалович. Әхмәдиен. Гөлчирә, кунакларны ашатыгыз-эчертегез.
  Корреспондент. Рәхмәт. Без
  юлда туктап ашадык.
  Әхмәдиен. И, юлда ашау инде ул... Татарстан халкының ашказаны, бавыры, үт куыгы Чаллы трассасындагы тукталышта тамак ялгап эштән чыкты. Әнә безнең баш врач Бакеев не даст соврать. Гөлчирә, әйбәтләп сыйла кунакларны. Аннары микроавтобус аларны Сәйфиләр йорты янына алып килсен. (Гөлчирәнең колагына пышылдый.) Озаккарак тоткарларга тырыш боларны.
  Әхмәдиев йөгереп чыгып китә.
  
  6
  Сәйфиләр ишегалды. Сәйфи кунаклаган агач төбенә Әхмәдиев килә.
  
  Әхмәдиев. СәйфиМингалимович! Әйдә, әйбәтләп тыныч кына сөйләшик әле.
  Сәйфи. Мине кысрыклаудан туктасагыз гына сөйләшәчәкмен.
  Әхмәдиев. Сине кысрыклаучы юк ла.
  Сәйфи. Мине районнан чыгармыйсыз. Мин протест белдерәм!
  Әхмәдиев. Районнан чыксаң, нәрсәгә дучар буласыңны күз алдына китерүе дә кыен. Синең ул даруыңны системага каршы баш күтәрү дип кабул итәчәкләр, шуны аңламыйсынмыни, укымышлы башың белән?!
  Сәйфи. Сез минем өчен кайгырмагыз. Хәер, сез үзегез өчен борчыласыз.
  Әхмәдиев. Әйдә, шартларыңны куй. Нинди таләпләрен бар? Миңа, гла-вага, гозерләрең бардыр?
  Сәйфи. Райондагы яшәешне үзгәртик.
  Әхмәдиев. Кулдан килгәнчә, булдыра алганча үзгәрешләр ясарбыз. Сине мәктәп директоры итеп куярбыз, бәлки РОНО белән җитәкчелек итәрсең. Хатыныңның китапханәсенә мең китап кайтартырмын, икегезнең дә хезмәт хакы зур булыр.
  Сәйфи. Сез шәхси мәнфәгатьләрем өчен тырышам дип уйлыйсызмыни?
  Әхмәдиев. Ә нәрсә өчен тагын?
  Сәйфи. Ә поселок? Ә район? Ә халык?
  Әхмәдиев. Иртәгә үк халык таләпләрен үти башлаячакбыз. Кайнар линия ясыйбыз, контрольдә тотарбыз. Минем бер үтенечем бар—анда «Эфир»дан, «Город» программасыннан төшерү группасы килгән. Авызыңны чамалап ач инде, яме. Безнең мондагы хәлләрне Казанда белмәсеннәр иде.
  Төшерү группасы килә.
  Корреспондент. Исәнмесез!
  Сәйфи (Корреспондентка күренер өчен кычкыра). Исәнмесез!
  Корреспондент (Сәйфинекүреп ала). Без Казаннан, «Эфир» телекомпа-ниясеннән.
  Сәйфи. Бик әйбәт. Тыңлыйм сезне.
  Корреспондент. Сез химия укытучысы...
  Сәйфи. Идем. Кыскарттылар.
  Корреспондент. Сез ришвәтчелеккә каршы дару уйлап тапкансыз икән.
  Сәйфи. Әйе. Иртән бер төймә дару капканнан соң, кешенең «Время» программасына хәтле взятка аласы килми. Должностьларда утыручы барлык чиновникларга эчертсәк, илдә коррупция бетәчәк.
  Әхмәдиев (кыбырсып). Ләкин аны әле киң чыгарылышка куярга кирәкмидер.
  Корреспондент. Ә ул даруны ничек барлык чиновникларга эчертү мөмкин булыр икән?
  Әхмәдиев. Мин дә шулай дим— берсенә даруны эчертеп, икенчесе эчми калса? Кемгәдер эчерткән арада, инде эчкәненең организмыннан дару шаукымы чыгып бетсә?
  Корреспондент. Ничек ул даруны меңләгән-менләгән кешегә берьюлы эчертмәк кирәк, бәлки, үзегез әйтерсез?
  Сәйфи. Үзәк водоснабжениегә салачакбыз. Һәр фатирга краннан су белән киләчәк ул препарат. Бөтен халык эчсен ул даруны.
  Корреспондент (көлә). Взятка алучылар «Олероли» эчә бит, краннан түгел! Агачтан җиргә төшәргә вакыт сезгә.
  Сәйфи. Сез ришвәтчелеккә каршы көрәштә катнашырга телисезме?
  Корреспондент. Теләмәсәк, без монда килер идекмени?
  Сәйфи. Алайса, мине «Эфир»дан күрсәтегез. Мине районнан чыгармыйлар, кысрыклыйлар, җавапка тартырга уйлыйлар. Фәкать комсызлыкны бетерә торган дару уйлап чыгарганым өчен генә.
  Корреспондент. Озак утырачаксызмы агач башында?
  Сәйфи. Сез мине телевизордан күрсәтеп, халыкка, дәүләт җитәкчеләренә минем турыңда сөйләсәгез һәм дә сезнең ярдәм белән мине эзәрлекләүдән туктасалар, мин агачтан җиргә төшәчәкмен.
  Корреспондент. Гафу итегез, ә хаҗәтләрегезне сез ничек башкарасыз?
  Сәйфи. Төнлә, кеше күрмәгәндә. Кече хаҗәтне болай гына. Ә зурысын башкарырга хатыным чиләк менгерә, аннары чиләкне бау белән төшерәм, хатын илтеп түгә.
  Корреспондент. Ә юыну?
  Сәйфи. Юыну шулай ук чиләк ярдәмендә. Хатын чиләккә су тутыра, мин аны бау белән тартып алам, шушында коенам.
  Корреспондент. Гафу итегез, суны да шул ук бер чиләктә, ягъни хаҗәт башкарган чиләктә бирәме?
  Сәйфи. Нишләп алай булсын инде! Сезнең башка сорауларыгыз юкмыни? Нишләп сез, «Эфир» каналы, коррупциягә каршы көрәш турында сөйләшәсе урынга, һәрвакыт пычрак, тузга язмаган сораулар белән халык башын катырасыз?!
  Корреспондент (кызып китә). Сезнең ни хакыгыз бар безнең телеканал турында андый фикер әйтергә?!
  Сәйфи. Китегез! Минем печ итәсем
  килә!
  Барысы да читкә тайпылалар, аннары бакчаның ерак почмагына китәләр.
  Әхмәдиев (Корреспонденткаялагайланып). Үпкәләмәгез, зинһар. Акылга зәгыйфь кешегә үпкәләргә ярамый.
  Корреспондент (Сәйфигәямьсез итеп карый). Фу, дурак какой-то!
  Әхмәдиев (Корреспондент ишетерлек кенә итеп). Дурак ул, дурак! Тиле булмаса стенага башы белән бәрелергә маташмас иде ул. Сезгә минем үтенечем бар: аның турында бөтенләй сөйләмәгез телевизордан, дурак икәнен дә әйтмәгез, бөтенләй күрсәтмәгез. Акылдан язган кешеләр дөньяда бихисап, аларга игътибар итәргә кирәкми.
  Корреспондент. Хам! Нәрсә дип утыра бит. Эфир турында нәрсә ди, наха-а-ал! Аны мыскыл итеп, җүләр дип күрсәтик мәллә?
  Әхмәдиев. Юк, юк! Минемчә, бөтенләй күрсәтергә ярамый. Андый тилене күрсәтсәң, әбизәтелне аны яклаучылар табылачак, коррупциягә каршы көрәшүчене агач башына куып менгергәннәр, диючеләр булачак.
  Корреспондент. Әйе шул.
  Әхмәдиев (Корреспондентны читкәрәк алып китә). Сезнең эш тә бик авыр иңде... Гел юлда, хезмәт хакыгыз да аздыр иңде...
  Корреспондент. Шулайрак шул.
  Әхмәдиев. Мин сезгә бераз матди ярдәм күрсәтә алам... Спонсор буларак инде...
  Корреспондент. Безгә бер яхшы камера кирәк иде.,„(Төшерүче тоткан камерага ымлап.) Менә бит нинди иске камера белән йөрибез.
  Әхмәдиев (кычкыра). Әбүзәр!
  Каяндыр Әбүзәр килеп чыга.
  Әхмәдиев. Район гәҗитенең сиксән еллыгына бүләк ителгән камераны, эт сигәнче монда алып килеп, менә бу «Эфир» группасына тапшыр.
  Әбүзәр (күзләрен акайтып). Ник?
  Әхмәдиев. Сиңа нигә ул? Ә боларга ул бик кирәк.
  Әбүзәр шәлперәеп китеп бара.
  Корреспондент. Сезгә тагын бер үтенечем бар. Минем энем медицина академиясен тәмамлады, лечебный факультетны. Направление буенча ул сезнең поселок хастаханәсенә эшкә килде. Аңа монда берәр ничек ярдәм итсәгез иде.
  Әхмәдиев (кычкыра). Бакеев!
  Каяндыр Бакеев килеп чыга.
  Бакеев. Тыңлыйм, Фоат Абзало-вич.
  Әхмәдиев. Энегезнеңисем-фами-лиясе ничек?
  Бакеев. Бакеев Гәрәй... Сез аны беләсез бит, баш ветврач булып эшли.
  Әхмәдиев. Синекен сорамыйм мин. (Корреспонденткай) Исем-фами-лиясе ничек энегезнең?
  Корреспондент. Шуруев Паф-нутий Лютикович.
  Әхмәдиев (Бакеевка). Андый кеше эшлиме синдә?
  Бакеев. Әйе, эшли, терапевт булып.
  Әхмәдиев. Менә бу хөрмәтле журналист кызның энесе икән ул. Аңа жил-яңгыр тигезмә, яме.
  Бакеев (Корреспондентка елмаеп). Бик сәләтле, уйлый белүче, акыллы табиб сезнең энегез. Мин аны шушы арада терапия бүлегенең җитәкчесе итеп куячакмын.
  Корреспондент. Рәхмәт сезгә.
  Әхмәдиев. Ә хәзер, әйдәгез, миңа киттек.
  Бакеев (Корреспондент ишетмәслек итеп). Шул хәтле надан аның энесе. Акча түләп укыган кешедән нинди табиб чыксын.
  Әхмәдиев (пышылдап). Тс-с-с, әлегә ярдәм иткән булырсың да, аннары теләсә нишләтерсең үзен. (Барысы да ишетелерлек итеп.) Әйдәгез, миңа киттек!
  Барысы да китәләр.
  
  7
  Шул ук күренеш. Күпмедер вакыт үткән. Сәйфи янына Руфия килә.
  
  Руфия (хәлсез). Сәйфи, мин арыдым.
  Сәйфи (битараф). Ятып тор.
  Руфия (ялына). Төш агачтан. Синең таләпләреңнең күбесен үтәделәр бит. Инде культура сараенда ремонт ясадылар. Китапханәгә китаплар кайтартылды. Хезмәт хакым хәзер унике мең. Унике мең, аңлыйсынмы? Өч мең ала идем бит. Төш! Күрсәт препаратларыңны. Бөтен дөньяга каршы көрәшмәкче буласыңмыни сон син?
  Сәйфи. Син нишләп миңа, үз иреңә теләктәшлек белдерәсе урынга, мине көрәшемнән баш тартырга өндисең?!
  Руфия. Ахыры фаҗигале тәмамланмагае. Инде урамыбызда юлны төекләндерделәр.
  Сәйфи. Безнең барыбер машинабыз юк.
  Руфия. Мәктәпләрне ремонтларга РОНОга акча күчергәннәр.
  Сәйфи. Ул акчаның яртысын барыбер урлап бетерәчәкләр.
  Руфия. Мин шуңа тагы да ныграк борчыла башладым—бүген иртән «Эхо Москвы»дан синең турыда әйттеләр. Инде Мәскәүдә дә беләләр хәзер синең хакта.
  Сәйфи (сөенә). Бик яхшы.
  Руфия (еламсырап). Куркам!
  Әхмәдиев, аның ярдәмчеләре килеп җитәләр.
  Әхмәдиев (ярдәмчеләренә). Без шул бер химикны агачтан төшерә алмыйбыз. Влач бармы бездә, юкмы? Инде Мәскәүдә беләләр! Әле аларга мәгълүмат имеш-мимешләр формасында гына барып җиткән. Путин белән Медведев кызыксына башласалар, нишләрбез?
  Ханнанов. Алар үзләре коррупциягә каршы көрәш игълан иттеләр. Шуңа күрә безгә моны ничек тә агачтан төшерергә кирәк тә, ничек тә булса юмалап игә китерергә кирәк.
  Әхмәдиев. Нишләп соң моңарчы һаман җаен таба алмыйсыз?! (Кычкырып.) Кая подьемник?
  Шул арада төзүчеләр һәм малярлар куллана торган подъемникны китерәләр.
  Әхмәдиен (Сәйфигә эндәшә). Сәйфи Мингалимович! Рас инде үзең төшәргә теләмисен икән, рөхсәт ит, мин үзем синең яныңа менәм. Беркемгә ишеттермичә генә әңгәмә корып алыйк әле синең белән.
  Сәйфи (кыланып). Минем прием-ный көн түгел!
  Мусин. Үзегезне түбәнсетеп менеп йөрмәгез инде, Фоат Абзалович.
  Әхмәдиев (бармагын өскә күтәреп). Без үзебез халыкка таба барырга тиешбез.
  Подъемник Әхмәдиевне өскә күтәрә. Сәйфи белән тигезләшкәч, Әхмәдиевне тагын чак кына югарырак күтәрәләр.
  Әхмәдиев. РОНОда кадрлар арасында үзгәрешләр ясадык. Син эшләгән мәктәп директорын кудык. Сине мәктәп директоры итеп куябыз. РОНО белән җитәкчелек итә алсаң, РОНО башлыгы итеп куярмын.
  Сәйфи (көлемсерәп). Ришвәтчелеккә каршы дару уйлап чыгарган кешене сатып алмакчы буласызмы?
  Әхмәдиев. Ил күләмендә ришвәтчелеккә каршы көрәшү мөмкин түгел, шуны аңламыйсынмыни? Инде синен ала карга сыман агач ботагында утыруыңны Мәскәүдә беләләр.
  Сәйфи. Бик яхшы.
  Әхмәдиев. Яхшыдырмы, юкмы— әле билгеле түгел. Снайпер җибәрмәгәйләре. Бир даруыңны, үзем эчәм, калганнарын иң зур чиновникларга өләшәм.
  Сәйфи. Бирмим.
  Әхмәдиев. Нишләп мине дошман итәсең соң син? Сине тынычландырыр өчен, агачтан төшерер өчен, препаратларыңны тикшереп карар өчен районда нинди төзелешләр башладык, күпме эшләр эшләдек! Район үзәген танырлык түгел. Син монда агач башыңда утырганга гына күрмисен.
  Сәйфи. Акча урлау, ришвәтчелек, кода-кодагыйлык—болары да беттеме?
  Әхмәдиев. Ничек бетсен ул! Взят-касыз булмый. Без бит аерым стакандагы су түгел. Без зур бер бассейндагы болганчык су! Россиянең бер башыннан
  икенче башына барыр өчен дә ничә көн кирәк бит. Ничек ришвәтчелекне бетереп булсын ди!
  Сәйфи. Мин Мәскәүгә барырга тиеш.
  Ә х м ә д и е в. Ә мин кире кайтмассың дип куркам. Башыңны харап итәрләр дә, бәддогасы миңа булыр. «Нишләп коррупциягә каршы дару тапкан кеше юкка чыкты?!»—дип миннән сораячаклар. Син минем белән бергәлектә хәрәкәт итәргә тиеш хәзер. Төш җиргә!
  Сәйфи (катгый итеп). Төшмим!
  Әхмәдиев (аска карап кычкыра). Төшерегез мине!
  Әхмәдиевне подъемник белән төшерәләр.
  Б а к е е в (башын калкытып Сәйфигә акыра). Нинди кеше соң син?!
  Сәйфи (көлә). Туктагыз әле! Нишләп сез шул хәтле ыгы-зыгы куптардыгыз?! Минем бит сезне ришвәтчелектә гаепләгәнем юк әле. Безнең район коррупциягә батты дигәнем булмады. Мин бит дару ясадым дип кенә әйттем. Сез бит үзегезне үзегез рисвай иттегез. Мин бит хәтта монда кулланырга тәкъдим итмәдем препаратларымны. Мин бит Казанга, аннан Мәскәүгә барырга гына җыенган идем. Ник болай котсыз калдыгыз сон сез?
  Ханнанов. Бәлки, синең даруың да юктыр?
  Сәйфи. Бар! Әле мин яңа төрлесен чыгарачакмын. Акчага аллергия ясый торганын. Мәсәлән, акчаны күргәч, яки кулга алгач, бөтен тәнен кутырлана, лихорадка башлана, авызыңнан күбек килә, астыңа сиясед...
  Б а к е е в (кул селти). Моның белән сөйләшеп булмый.
  Әхмәдиев (йодрыкларын төйнәп өскә карап ала). Киттек!
  Барысы да китәләр. Караңгы төшә.
  Сәхнә яктырганда агач төбенә халык җыела. Барысы да Сәйфине тиргәргә тотыналар.
  —Нигә син дөньяның астын өскә китерәсен?
  —Берүк кулланма ул даруны, ташла, бетер, юк ит!
  —Малайларыбыз үсеп җитеп килә.
  Армия яшенә җиткәч, военкоматта взят-ка бирә алмасак нишләрбез?
  —Болай булса, сине уголовниклар үтерәчәкләр. Прокурорлар синең дару аркасында ришвәт алмый башласалар братвага бик читен булачак.
  —Адым саен акча төртсәң генә кешеләрчә яшәп була!
  —ГИБДД взятка алмый башласа барыбыз да машина йөртү правасыннан колак кагачакбыз бит!
  —Синең даруны куллансалар, балаларыбызны укырга да кертә алмый җәфаланачакбыз!
  —«Регистрационная палата»да, «зе-мельный комитет»та, БТИларда, налог инспекциясендә, машинаны учетка куйганда чират торып шунда егылып үләчәкбез бит!
  —Взятка бирми ничек яшәмәк кирәк?!
  —Акча төртмәсәң, врач та юньләп карамый бит!
  —Син бөтен илгә каршы барып ниш-ләмәкче буласың!
  —Харап итәләр сине!
  —Җиргә төш, сволочь!
  Сәйфи. Мин сезне әнә шул акча төртүдән, взятка бирүдән, чиратлардан азат итәр өчен дару уйлап чыгардым. Моның өчен сездә миңа карата нәфрәт уяныр дип уйламаган идем.
  —Ничек азат итеп булсын! Бөтен тормышыбыз шуңа корылган!
  —Төш!
  Сәйфи. Төшмим! Куркам мин сездән.
  —Хәзер үзебез йолкып төшерәбез!
  —Асылынам дип куркыткан була! Асылынсын!
  Халык кызганнан-кыза бара.
  —Агачны кисеп аударырга кирәк! —Снайпер кирәк монда!
  Бакча читендә маска кигән кара киемле кеше күренә. Кулында снайпер винтовкасы. Ул иелә-иелә читтән күзәтеп йөри.
  —Без монда юк чакта атып төшерсеннәр.
  —Бензопила алып киләбез дигәннәр иде бит.
  Иске «Дружба-4» бензопычкысы тотып берәү пайда була. Стартер тросын тартып кабыза. Инде агачны кисәм дигәндә генә Ханнанов, милиционерларны ияртеп, килеп чыга.
  Ханнанов (кычкыра).Стоп!Минем рөхсәттән башка кыймылдамагыз да!
  Снайпер кача.
  Ханнанов (халыкка). Самосуд ясарга ярамый. Аның турында хәбәр бөтен илгә таралды. Казаннан бер вәкаләтле кеше килде. Таралыгыз! Кирәк булса, сезне үзебез җыярбыз. Таралыгыз, таралыгыз! Әнә Казан кешесе килеп тә җитте.
  Халык тарала. Казан кешесе, Әхмәди-ев, тагын берничә кеше киләләр.
  Казан кешесе. Кайда ул?
  Ханнанов (агач ботагына күрсәтеп). Әнә ул.
  Казан кешесе (Сәйфигә). Исәнмесез!
  Сәйфи (аска карап). Исәнмесез! Сез кем буласыз?
  Казан кешесе. Мине Казаннан монда сезнең белән бәйле вакыйганы ачыкларга дип җибәрделәр. Район үзәге бик нык үзгәргән. Төзелешләр, чистарыну эшләре дәвам итә. Моны сез коррупциягә каршы уйлап чыгарган дару ярдәме дип аңларгамы?
  Сәйфи. Моны район җитәкчеләреннән сорагыз. Мине Мәскәүгә җибәрмәделәр. Агачтан төшсәм, мине бүген үк Мәскәүгә озатырга ярдәм итәрсезме?
  Казан кешесе. Юк, сезгә башта Татарстанның врачлары карамагында реабилитация үтәргә кирәк, аннары берәр санаторийда ял иттерү мәслихәт.
  Сәйфи. Мин беркемгә дә ышанмыйм. Миңа шушында вертолет китерегез, мине Мәскәүгә озатыгыз.
  Казан кешесе. Мөмкин түгел. Мәскәү тирәсендә урманнар яна, анда бу арада вертолет түгел, каргалар да очмый. Ясаган препаратлар үзегез беләнме?
  Сәйфи. Әйтмим! Гафу итегез, печ итәр вакытым җитте. Агач астында тормавыгызны үтенәм.
  Барысы да тиз генә читкә китәләр.
  
  Казан кешесе (ачуланып). Нүжә-ли берничек тә җайга китереп булмый моны? Нүжәли аның бу дөньяда кызыккан бернәрсәсе дә юк? Нүжәли сатып алу мөмкин түгел моны?
  Әхмәдиев. Миллион сумны да алмады. Район үзәген яңартканга сөенеп тик утыра. Ясаган даруы белән бөтен Россиядә тәртип урнаштырам дип хыяллана.
  Казан кешесе. Сатылмый торган кеше юк бу дөньяда, сөйләшә белмисездер.
  Әхмәдиев. Инде әллә ниләр тәкъдим итеп карадык. Ясаган препаратларын үзе эчеп утыра бугай ул анда.
  Казан кешесе (Әхмәдиевкә). Даруын үзегезнең кабып караганыгыз булмадымы?
  Әхмәдиев. Юк. Бирми бит. Бер таблетка капкач, взяткадан косасы килә ди.
  Казан кешесе. Шуннан соң взятка тәкъдим итсәләр гел косасы килә диме?
  Әхмәдиев. Көн саен берне эчәргә кирәк ди.
  Казан кешесе. Даруының берсен булса да кулга төшерә аямадыгызмыни?
  Әхмәдиев. Аның белән сөйләшеп тә булмый бит.
  Казан кешесе (Сәйфигә). Мина, Казаннан килгән вәкилгә, берәр төймә дару бирмәссезме икән?
  Әхмәдиев. Юк, башта Россия Президенты белән очрашам, аннары даруны иң зур галимнәр комиссиясенә тапшырам.
  Казан кешесе (Әхмәдиевкә). Моны Мәскәүгә җибәрергә ярамый.
  Әхмәдиев. Шуңа блокировать иттек бит без аны.
  Казан кешесе. Мәскәүдән тикшерүчеләр килеп җиткәнче моның белән бу кәнитилне бетерергә кирәк.
  Әхмәдиев. Нишлик соң? Инде күпме түбәнсендек. Аның кушуы буенча район үзәген ялтыраттык, юллар салдык. Базардагы бәяләрне халык өчен төшердек. Убытокка батып беттек. Тагын ничек ярарга соң бу химикка? Үзем атып төшерердәй булам иңде мин аны.
  Казан кешесе. Тынычлан, тынычлан. Мин сиңа шуны тәкъдим итәм: Мәскәүдән тикшерүчеләр килеп җиткәнче, аның бу иске йортын сүтеп, дүрт катлы коттедж салып куярга кирәк! Срочно! Ишегалдына затлы машина китереп куярга кирәк! Үзен компрометировать итәр өчен. Инспекция килгәч, күрсен—нинди шартларда яшәп ята. Шантаж белән таләп итте дибез. Кичектермичә эшләргә кирәк моны. Коттеджы тирәсендә проституткалар чуалсын. Гел музыка акырып торсын. Кешеләр алдында да яман атын чыгарырга, уңайсыз хәлдә калдырырга кирәк. Хатыны ничек?
  Әхмәдиев. Соңгы вакытта хатыны да туйды аның бу сәерлегеннән. Хатынын авызлыкладык инде без аның.
  Казан кешесе. Хатынына күп итеп акча бирегез, янында бай, затлы ирләр бөтерелсен. Боларның барысын да мәскәүләр килеп җиткәнче эшләргә кирәк. Без бу химикны йөгәнләргә тиеш һәм дә аның таланты, дарулары безнең мәнфәгатьләргә хезмәт итәргә тиеш!
  
  
  8
  Шактый вакыт узган. Сәйфинең иске йорты кырыена дүрт катлы коттедж салынган. Коттедж каршында тулы приводлы затлы машина тора. Бакча, йорт-җир тирәсе европача баетылган, фонтан бәреп тора, экзотик үсемлекләр күренә. Хатыны Руфия супермаркеттан кайтып керә. Аны танырлык түгел—киеме, чәче, үз-үзен тотышы затлыланган.
  Руфия (пакетларын күтәреп агач янына килә). Супермаркеттан сиңа тәм-ле-тәмле әйберләр алып кайттым.
  Сәйфи (өстән). Үзең аша!
  Суфия. Киреләнмә инде. Безгә язмыш шундый мөмкинлек бирде, без үзебез мондый коттедж сала алмас идек.
  Мондый ризыкларны кайчан ашар идек әле! Улыбызның армиядән кайтуына нинди зур бүләк булачак бу! Төш агачтан, Сәйфи!
  Сәйфи. Сине сатып алдылар. Син, шушындый зур ришвәт алып, миңа хыянәт иттең. Мин баш тартам бу кот тедждан, бу машинадан, син алган акчадан! Мин хәтта синнән дә баш тартырга мәҗбүр. Күпме яшәп, синең асылыңны моңарчы аңламаганмын икән.
  Руфия. Сиңа беркем бернинди начарлык эшләргә җыенмый. Сиңа шушындый зур бүләк ясадылар! Ә бу препаратың белән гомерең кайда ничек тәмамланыр—билгесез. Төш җиргә! Рәхмәт әйт тә, кабул ит шушы күктән яуган бүләкләрне.
  С ә й ф и. Бу коттеджны, машинаны, тәкъдим ителгән должностьны, сиңа бирелгән акчаны, бүләкләрне кабул иткән өчен барыбер җавап тотарга тиеш булачакмын. Бушлай бернәрсә дә бирелми!
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.