- 9nçı Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Без - Илдар Юзеев
🕥 34 minut uku
Банкрот - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 4386
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1617
39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Мәликә. Ул пудвалчы Әхмәтнең улы аталарын ташлап чыгып киткән дигәннәр иде, дөрес булды микән?
Гарифә. Дөрес. Аларның астында фатирда торган ямшекнең бер кызы бар икән.
«Шул кызны аламә, — дип әйткән, ди. Аталары алырга риза булмагач, ташлап чыгып киткән, ди.
Мәликә. Ул башы белән чыгып кая бара инде ул? Алар инде бөтен нәселләре белән шулай булып чыктылар. Әхмәтнең энесе дә аның җүнле җирдән өйләнмәде. Нигьмәтҗан күчернең кызын ябыштырып чыгарды.
Гарифә. Хәзер инде кыз ябыштырып чыгару бер җола булып китте. Әле менә шул көннәрдә генә итче Вәлинең кызы тулчукчы Сабир улына ябышып чыккан, ди.
Мәликә. Ай Алла, ул шулаймыни? Мина тагы аны беркөнне Хәмидә үзләре алдылар дип сөйләгән булды.
Гарифә. Алдылар, алмыйни! Кызлары ябышып чыкмаса, Вәлиләр кызларын үзләре риза булып тулчукчыга бирерләр идеме соң? Вәлиләр алар бай кешеләр бит.
Мәликә. И, бай булсалар да инде, бер дә затлы кешеләр түгел. Хатыны бөтенләй чирмеш әкәе төсле нәрсә.
Гарифә. Чирмеш әкәе дигәннән, шуны әитим әле, теге бурекче Гобәйдулладан калган Мәфтуха үзләрендә торган Хәиретдингә кече хатынлыкка бара, ди.
Мәликә. Чынлапмы? И адәм көлкесе, адәм көлкесе! Мөгаен, аларның араларында элек тә берәр эш булгандыр. Юк исә аның хатынын, балаларын кан-яшь җылатып барып йөрмәс иде.
Гарифә. Йөрмәс дип, Әхмәтҗан бай хатыны карт башы белән үзләрендә торган япь-яшь егеткә бармадымыни?
Мәликә. Барса да инде, аның эше икенче, аның акчасы да күп, аннан соң ул
Әхмәтҗан байны яратып та тормады.
Гарифә. Ә соң Фазлый хатыны?
Мәликә. Шәмсенисаны әйтәсеңме?
Гарифә. Әйе.
Мәликә. Ә, ул чибәр, бик матур бит! Аның әле бер дә яшь кызлардан аермасы юк.
Аннан соң бит ул хатын өстеннән дә бармады.
Гарифә. Бармаса да инде, мыек чыкмаган япь-яшь егеткә баруы оят.
Мәликә. Оят димәктән, кара әле, син ишеттеңме, теге Галләм, кызын марҗага җибәреп, кул эше өйрәттергән була, ди. Ничек кешедән оялмый икән?
Гарифә. Алар марҗадан гына өйрәттерәләр әле, ул хатын кеше. Әле менә Миңнебай
Фатихы өйләренә бер шәкерт китертә, ди. Кызын шул шәкерт кән саен килеп укытып Иәри, ди. Фатих үзе, сакалын салпайтып, шуның укытканын карап утыра, ди. кОстабиколар бик надан, бер дә укыта белмиләр»,- дип әйтә, ди. Алладан курыкмасалар да, бераз бәндәдән оялырга кирәк иде.
АЛТЫНЧЫ МӘҖЛЕС
Җамали, Гөлҗиһан, Камали.
Мөхәммәтҗан (ишектән сулу кабып йөгереп кереп). Абыстай! Абыстай! Әй, монда юк икән. Җамали абзый кереп килә: «Бик кирәкле йомышым бар, хатын-кызлар бер читкә китеп торсыннарә,— ди.
Гарифә. Һи, мәхәббәтсез, тапкан икән йомыш йомышларга вакыт! (Чыгып китәләр.)
Җамали (ишектан кереп, арле-бирле йөгергәләп, ишекләр саен барып). Килен!
Килен!
Гөлҗиһан (ишектан кереп). Нәрсә, абзый, ни бар?
Җамали (сулу кабып). Килен!.. Мин... мин... Сезгә... Уф...
Гөлҗиһан (каушап). Нәрсә бар? Нәрсә?
Җамали. Сираҗетдин... Сираҗетдинны... Талаганнар!
Гөлҗиһан (урындыкка егылып). Аһ! Харап булдык! Читек балтыры!
Җамали. Әйе, әйе, читек балтыры... Менә тилиграм... Сираҗетдинның читек балтырыннан акчасын алганнар!
Гөлҗиһан. АҺ!.. Кырык тугыз мең!
Җамали. Ни дисең? Кырык тугыз мең? Кырык тугыз мең дисеңме?
Гөлҗиһан (авыр сулап). Әйе... Кырык... тугыз... мең!
Җамали. Читек балтырында кырык тугыз меңме?
Гөлҗиһан. Әйе!
Җамали. Булмас!
Гөлҗиһан. Үзем, үзем күрдем.
Җамали. Алай булса, харап булдык! Малайның башы бетте! Читек балтырында кырык тугыз мең диген, ә! Әйтеп адәм ышанмаслык сүз! Ах, җүләр, җүләр! Читек балтырында кырык тугыз мең! (Урындыкка утыра, бераз аптырап тора.)
Гөлҗиһан. Үзем күрдем, бишәр йөзлек иде.
Җамали. Ах, җүләр, җүләр, соң читек балтырында кырык тугыз мең тәңкә акча йөртергә ярыймы?! Ах, җүләр, җүләр, шыр тиле икән!
Камали (ишектән кереп). Абый, абый!
Җамали. Ах, җүләр, җүләр! Читек балтырында кырык тугыз мең!
Камали. Нәрсә дисең?
Җамали. Кырык тугыз мең!
Гөлҗиһан. Ах! Читек балтыры!
Камали. Нинди читек балтыры? Нинди кырык тугыз мең?
Җамали. Сираҗиның читек балтыры!.. Сираҗиның кырык тугыз мең сумы!..
Камали. Читек балтыры ни эшләгән?
Җамали. Талаганнар.
Камали. Читек балтырынмы?
Җамали. Кырык тугыз мең сумын!
Камали. Ни дисең?
Җамали. Менә тилиграм...
Камали. Мин укый белмим.
Җамали. Мин дә белмим, Вәли укыды.
Камали. Нәрсә ди, ни эшләгән ди?
Җамали. Ни эшләсен, Сираҗиның читек балтырыннан кырык тугыз мең сум акчасын талап алганнар, ди.
Камали. Кайда?
Җамали. Пуезда.
Камали. Э үзе?
Җамали. Узе... үзе... килен, акылдан шашкан, ди!
Гөлҗиһан. АҺ!
Камали. Ə?
Җамали. Акылдан шашкан, ди. Булнискә җибәргәннәр, ди.
Гәлҗиһан. АҺ!
Камали. Сон, сон, ни эшлимез?
Гәлҗиһан. АҺ!
Җамали. Белмим|
Камали. Узе кайда ди?
Җамали. Булнистә ди.
Камали. Анысын беләм. Узе кайда ди, кайсы шәһәрдә ди?
Җамали. Анысын белмим, менә монда язган, мә, кара.
Камали. Мин дә белмим. Анысын да Вәли белер.
Җамали. Ие, ул белер шул.
Камали. Алай булгач, аны аннан алып кайтырга кирәк.
Җамали. Ие шул.
Камали. Бүген үк китәргә кирәк.
Җамали. Бүген үк.
Камали. Ие, бүген үк. Бүген, пуез белән. Әйдә, тизрәк китик. Тилиграмны Вәлигә укытыйк та, бүген үк китик.
Җамали. Шулай дисеңме, бүген үк дисеңме? Башым әйләнә, бернәрсә дә белмим.
Ах, җүләр, җүләр! Читек балтырында кырык тугыз мең сум! Әйтергә генә ансат, кырык тугыз мең сум!
Камали. Әйдә, абый, әйдә, кичекмик, китик. (Җамалины җитакли.)
Җамали. Шулай дисеңме? Минем башым бер дә йөрми.
Камали. Шулай дим. Әйдә, китик. Килен, хуш, сау бул. Без Сираҗины алып кайтабыз. (Чыгалар.)
Гөлҗиһан. Хуш!
ҖИДЕНЧЕ МӘҖЛЕС
Голҗиһан, «Туганым», Хәмди, Нәгыймә, Гарифә һәм Мәликә.
Гөлҗиһан. Аһ, харап булдык! Читек балтыры! Кырык тугыз мең сум! Туганым!
Туганым! Ни эшлик? Кырык тугыз мең сум! Бөлдек, беттек! Инде ни эшлим? Мәҗлес!
Бламаҗи! Кунаклар! Хәмди! Мәрфуга! Гайниҗамал! Мөхәммәтҗан! Барыгыз, бар!
(«Туганым», Хәмди, Нәгыймә, Гарифә һәм Мәликә керәләр.)
Һәммәсе бердән. Нихәл, ни булды? Нәрсә бар?
Гөлҗиһан. Барыгыз, бар! Йөгерегез! Кунакларга әйтегез! Килмәсеннәр. Мәҗлес бетте! Бөлдек, харап булдык! Һай, читек балтыры! Һай, кырык тугыз мең сум! Барыгыз, бар!
Бламаҗи да кирәк түгел, бернәрсә дә кирәк түгел, мәҗлес тә юк! Ах, харап булдык, Сираҗиның читек балтырыннан кырык тугыз мең сум акчасын урлаганнар. Ух! Үләм! Бетәм!
(Егыла, Нәгыймәдән башкасы Гелҗийан янына җыелалар.)
Нәгыймә (бер читкә тайпылып). Ай Алла, харап булдым! Бәхетсезлек! Дүрт-биш тәңкә чиертә дип торганда гына, харап булдым! Ичмаса ясаган тамыр әрәмгә китмәсен, кемгә булса да икенче бер кешегә бирермен. (Диван артыннан чирекле шешәне алып, шәле астына кыстырып, аяк очлары белән генә басып, артына борылып карый-карый чыгып китә.)
Пәрдә.
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Шул ук зал. Залда күп үзгәреш юк. Өстәлләр җыелган.
БЕРЕНЧЕ МӘҖЛЕС
Җамали, Камали, Сираҗетдин һәм Гөлҗиһан.
Җамали белән Камали Сираҗетдинны җитәкләп килеп керәләр.
Җамали. Килен, килен!.. Әйдә, Камали, булыш әле, менә шунда гына утыртыйк!
(Сираҗетдинны, бер эскәмиягә утырталар. Сираҗетдин, дивана кеше төсле, тирә-ягына ялт-йолт карап утыра. Ишектән Гөлҗийан килеп керә.)
Җамали. Килен, мин сезгә ничә мәртәбә әйттем, Сираҗетдинны яхшы саклагыз, өйдән чыгып китмәсен дип. Ул бит үзен бер дә белешми. Әле менә хәзер, трамвай дип белеп, утын төягән вагуннар өстенә менеп утырган да киткән. Хәмидуллалар җитәкләп китерделәр.
Ул бит бернәрсә дә белми.
Гөлҗиһан. Абзый, мин ни эшләтим соң инде аны, аны бит бер дә җиңеп булмый.
Бәреп җибәрә дә чыга да китә.
Сираҗетдин (урыныннан сикереп тора да почмакта, өстәл өстендә тора торган граммофон янына барып бора башлый. Бер колагына кулын куеп). Палисә, палисиски!
Палисиски!
Җамали белән Камали (урыннарыннан сикереп торып, Сираҗетдинның ике кулыннан тотып). Чү, чү, ни эшлисең?
Сираҗетдин. Палисиски! Каравыл! Талыйлар!
Җамали. Һай, бичара!
Камали. Чү, энем, чү, монда бер кеше дә юк, бер кеше дә!
Сираҗетдин (читек балтырларын тотып карап). Таладылар. Таладылар! (Ике кулы белән чигәләрен тотып, икенче якка таба китә. Аннан тагы әс̧әһәтләп китеп, имектән чыга башлый.)
Җамали белән Камали (Сираҗетдинны барып тотып). Чу, Сираҗетдин, чу, бернәрсә дә юк, бернәрсә дә! Кил, урыныңа утыр! (Урындыкка утырталар.)
Җамали. Менә, агай, эш! Моны ни эшләтергә инде?
Камали. Сумашушныйга менгерсәк ничек булыр икән? Ул монда киленнәрне дә борчып бетерер. Төнлә белән ялангач көенчә чыгып китеп, белешмичә, әллә кайларга китеп, суга барып төшүе ихтимал.
Сираҗетдин (халыкка таба карап, үзалдына). Төшәр, төшәр, суга төшәргә мин җүләрмени? Болар инде мине чын-чыннан җүләр дип беләләр.
Гөлҗиһан. Абзый, шул, мин дә шунсыннан куркам. Бөтенләй төн йокыларым качып бетте инде. Аз гына бернәрсә кыштырдый башлады исә, ул чыгып китә торгандыр дип, котым оча.
Җамали. Менә инде Мәскәү давиринныйлары гына килеп килешеп китсеннәр, аннан соң сумашушныйга меңгерсәк меңгерербез.
Сираҗетдин (узалдына). Тотарсыз капчыгыгызны! Алар килеп киткәч, ничек йөрергә икәнлеген мин үзем дә бик яхшы белермен.
Камали. Алар соң әле ни диләр?
Җамали. Бернәрсә дә әйтмиләр, кибеттәге кенәгәләрне карадылар. «Сезнең бу кенәгәләрегезне чурт үзе килсә дә аңлый алмас»,— диләр.
Сираҗетдин (узалдына). Аны шул алар төшенсен дип язмыйлар.
Камали. Соң син нәрсә дидең?
Җамали. Нәрсә дип әйтим, мин дә шул бернәрсә дә аңлый алмыйм, үзе булса, бик яхшы аңлар иде дә бит, хәзер исән түгел, гакылдан шашкан дидем.
Сираҗетдин (узалдына). Шашкан гакылдан, шашмыйни! Мин сезнең үзегезне гакылдан шаштырырмын әле.
Камали. Соң тагы нәрсә диделәр?
Җамали. Бүген без аны барып карыйк әле, үзебез белән бер доктор да алып барырбыз, ул аның гакылдан шашканмы, юкмы икәнлеген карар, диделәр.
Сираҗетдин (узалдына). Ә менә монысы гына бераз күңелгә ятып бетмәде. Әгәр ул минем җүләр түгел икәнлекне белсә, эш харап. Тукта әле. Алар килгәнче, җүләрлекне ныклап күрсәтергә өйрәнә торырга кирәк. (Аякларын бөкләп, өстәл өстенә менеп утыра.)
Камали. Чү, чү, Сираҗетдин, ни эшлисең?
Җамали. Тимә, тимә, утырсын. Тик утырсын.
Камали. Ярый алайса. Хуш, тагы нәрсәләр дип әйтәләр дидең, докторга күрсәтербез дип әйтәләр дисеңме?
Җамали. Әйе, докторга күрсәтербез, ди. Әгәр дә доктор авыру дип әйтсә, бераз скитке ясап булса да килешербез, диләр. Кибеттәге малларны да бер кат карап чыктылар.
Малы бик аз калган икән, диләр.
Камали. Сон син нәрсә диден?
Җамали. Нәрсә дип әйтим, бары шунда инде дидем. Менә бит сезгә бирергә дип малны акчага алмаштырып бетергән иде дә, хәзер инде акчасыз да, малсыз да калган, дидем.
Сираҗетдин (үзалдына). Бер дә хафаланмагыз, акча ерак түгел, кладавайда гына.
Ачкычы менә монда, кесәдә генә.
Гөлҗиһан. Соң инде, абзый, без шулай бер тиенсез бөлеп калырбыз микәнни? И
Ходаем! Бар икән күрәселәребез! (Җылый.)
Камали. Хафаланма, килен, хафаланма, Алла язмаган эш булмас. Сираҗетдинның болай булуы безнең өчен дә бер дә күңелле түгел.
Гөлҗиһан. И Ходаем, күңелле генә итеп аш уздырам дип йөргәндә генә бөтен эшләр чуалды да китте.
Камали. Килен, анысы бик зур эш түгел. Сираҗетдин терелсә, бар да булыр әле.
Сираҗетдин (узалдына). Эшне бетергәч, ничек фарсит итәргә кирәклеген
Сираҗетдиның үзе дә бик яхшы белер әле. (Өстәл өстеннән сикереп төшеп, кулына лампа алып, ишеккә таба бара башлап.) Ахмак нәрсәләр, йөзе каралар, кладавай ишеген ачык калдырганнар.
Камали. Чу, зинһар, чу, һәммәсен бикләгәннәр! (Сираҗетдин һаман чыгарга маташа.)
Җамали. И бичара, бөтенләй коты очып, куркып беткән. (Камали белән Җамали
Сираҗсетдинның кулыннан тотып чыгармаска тырышалар.)
Сираҗетдин. Талыйлар, талыйлар! Тотыгыз!
Җамали (Ламан да кулыннан җибәрмичә). Юк, Сираҗетдин, юк! Бернәрсә дә юк!
Сираҗетдин. Талыйлар! Әнә, йозагын ваталар! (Ишектән чыгып китә. Аның белән бергә Җамали белән Камали да чыгып китәләр.)
ИКЕНЧЕ МӘҖЛЕС
Гөлҗиһан ялгыз.
Гөлҗиһан. И Раббым, и Раббым, тәмам харап булдык! Эштән чыктык! Фатыйма тудыкъ инде миннән авызын җырып көләр. Нинди генә матур иттереп аш уздырам дип торганда гына харап булдык. Әле менә кибетне дә пичәтләгәннәр, ди. Урам кибетеннән акча сорыйлар. Акча чыгармасагыз, бер тиенлек тә әйбер бирмибез дип әйтәләр, ди. Итче дә бүген ит бирмичә керткән. Аласыз да аласыз, акча бирүне белмисез, сез җүләрне туйдырырга мин ялланып керешмәгән дип әйтә, ди. Асрауларның да берсенә дә бер сүз әйтер хәл юк, хәзер узеннән битәр, биш өлеш артык итеп кычкырырга торалар. Кичәгенәк Гайниҗамал:
«Торасың да кычкырасың, торасың да кычкырасың, мин җүләр кешенең хатыны түгел, мин кычкырмасан да аңлыйм. Кычкырырга беләсез, ә еско-башка ясарга белмисез, менә альяпкычларым тузып беткән, кычкырганчы бер альяпкычлык алып бирә,— ди. Хәзер инде күчәрләренә кадәр мыскыл итә башладылар. Кичә тудыкьларга барырга ат җигәргә кушкан идем: «Әллә, абыстай, син дә инде акылга җинелоя башладыңмы? Чыгасыз да утырасыз да, бер эшсезгә чабасыз, ул атларның аяклары тимер түгел бит көне буена чабып йөрергә»,- ди.
Белмим инде мин, ни эшләргә дә аптырадым. Сираҗины җүләр дип әйтер идем, кеше юк чагында үзалдына әллә нәрсәләр хисаплый, әллә нәрсәләрне шутка сала. Мин килә башладым исә, «таларга киләсең» дип кычкырынырга тотына. И Аллам, харап булдык шул, харап булдык. Бламаҗи пешерелми онытылып калган дигәч тә әллә нәрсәгә эчләрем «җу» итеп киткән иде. Курәчәгебезгә каршы булган икән шул. (Ишектан Нәгыймә карчык килеп керә.)
ӨЧЕНЧЕ МӘҖЛЕС
Гөлҗиһан, Нәгыймә.
Гөлҗиһан. Әйдә, хуш киләсең, Нәгыймә абыстай, килүең-китүең юк.
Нәгыймә. Исәнме, кызым. Гөлҗиһан, исәнме? Кешенең борчулы вакытында һаман-һаман килеп кешене борчып йөреп булмый шул. Нихәл әле, кызым, ниләр эшләп торасыз?
Исән-сау гына торасыңмы? Хафалана торгансыңдыр, ахры, ябыгып киткәнсең.
Гөлҗиһан. И, Нәгыймә абыстай! Ничек итеп хафаланмаска кирәк? Инде Мәскәү бүләкләре кайта дип көтеп торганда гына, ирең шулай җүләрләнеп кайткач, ничек итеп хафаланмассың! Ичмасам акчасын алдырмый гына кайткан булса, тагын да бер хәл иде. Әле ярый, көн күреп торырга сумабыз бар дип торыр идең. Әле әнә мәскәүләр килеп кибетне дә пичәтләгәннәр, ди. «Сираҗины докторга күрсәтәбез. Әгәр чын-чыннан җүләр булса, аз белән дә килешермез»,— дип әйтәләр, ди. Ул инде соң, җүләр булмаса, урамда утын төягән вагуннарга утырып йөрер идеме?
Нәгыймә. Әйе шул, әйе шул, кызым, бер дә акыллы кешенең эше түгел инде. Әле менә беркөн, теге, беләсең ич Хәмди Мәфтухасын, шуның Әсма атлы бер кызы бар. Шул кыз урамнан узып бара икән. Сираҗетдин шуның каршысына барган да: «Син кем кызы, бик матур кыз икәнсең, мин сине үземә кече хатынлыкка алам»,— дип юлыннан туктаткан. Ул аны анасына кайтып сөйләгән. Анасы тагын, җүләр нәрсә, шул сүзгә ышана калган: «Бай кеше бит, сораса, ни эшләп бирмәскә, бирәм, һәйбәт, яхшы атларга утырып рәхәтләнеп
Иорерә,— ди. Мин әйтәм: «И җүләр, җүләр, шул сүзгә ышандыңмы? Ул бит хәзер акылдан шашкан, белешеп әитми ул, аның хатыны Гәлҗиһан синең Әсмаңнан мең өлеш артык, синен йөз Әсмаңны бәреп егарә,— дим.
Гөлҗиһан. Кайсы Хәмди Мәфтухасы инде ул?
Нәгыймә. Ай Алла, син Хәмди Мәфтухасын белмәскә, менә тагы, алар бит синең әтиләрен күршесендә, Чүпрә Йосыф йортында, түбән өйдә фатир торганнар иде.
Гөлҗиһан. Ай, әҗәткана, шулмыни? Сираҗины башларына чәйнәп яксыннар, җуләр белән тормасам мина ир бетмәгән! Ачуымны китерсәләр, иртәгә үк аерылып китәрмен.
Тәмам туеп беттем инде. Беркөнне карап утырды, утырды да: «Әйдә, гармун алып уйнап җибәр әлеә,— ди. Мин тагы, җүләр, аның сүзенә ышанып, чынлап әйтә дип белеп, уйнарга гына тотынган идем: «Әйдәле җырлап та җибәрә,— ди. Мин җырламагач, тотынды биергә, тотынды биергә, мин, куркып, гармунны ташладым, ул һаман бии дә бии. Тәмам арып, башлары-күзләре әйләнеп бетте. Чәнчелеп китсен Сираҗилары, башларына чәйнәп аксыннар| Шул җүләргә бирмәсәләр, кызларына урын таба алмаганнар икән.
Нәгыимә. Мин шуны әйтәм: «Юкка җуләрләнеп, үзегездән кеше кәлдереп, алай итеп йөри күрмәгез»,- дим.
Гөлҗиһан. Бирсеннәр, минем бер сүзем дә юк. Гомеремдә мин аннан нинди рәхәт күрдем?
Нәгыймә. Анысы шулайдыр да инде, шулай да булса, иргә бер баргач, шунда торган яхшы. Әле соң ни эшләп торасыз? Бераз өшкертеп-төкертеп караганыгыз юкмы? Бәлки, Алла кушса, сәламәтләнеп тә китәр иде. Әле менә сезгә шуны әйтим дип килгән идем. Нурый хаҗиларга читтән бер ишан килгән, ди. Сулышы бик шифалы, өшкерткән кеше бер дә сәламәтләнми калмый, ди. Әле менә әллә кемнең хатыны шуңа өшкерткән генә икән, бик зур файда күргән, ди.
Гөлҗиһан. Мин бер дә хәзер ни эшләргә дә белмим инде. Әле менә бүген мәскәүләр белән килешмәкче булып йөриләр. Шулар белән килешеп, эшләр уңайга китсә, тагы ни булса да ул булыр иде. (Ишектән Җамали, Камали, Сираҗетдин, Закир һәм Мөхәммәтҗан килеп керәләр. Сираҗетдинны урындыкка утырталар.)
ДҮРТЕНЧЕ МӘҖЛЕС
Гөлҗиһан, Нәгыймә, Җамали, Камали, Сираҗетдин, Закир һәм Мөхәммәтҗан.
Җамали. Закир, Мөхәммәтҗан, сез шунда Сираҗетдинны яхшы гына каравыллап утырыгыз, бер җиргә дә чыгып китмәсен. Килен, сез дә бераз күз-колак булыгыз. Әйдә,
Камали, без кибеткә төшик. Анда теге давиринныйлар безне көтеп тора торганнардыр.
Аларны монда алып килербез. Гарәфигә дә әиттерергә кирәк, ул да килсен, ул аның юлда ничек таланганын күргән кеше, бәлки файдасы тияр. (Чыгып китәләр.)
Гәлҗиһан (урындыкта башын арткы таба салып, йоклаган төсле утырган
Сираҗетдинны күрсәтеп). Әнә инде, Нәгыймә абыстай, аның хәле шул инде. Йә ул шулай башын артка сала да изелеп йоклый, йә тора да пыр тузып, өй эчендә йөгергәләп йөри, йә булмаса өстәл өстенә менеп утыра да әллә ниләр мыгырдап укырга тотына. Менә инде көне буе шуны саклап утыр, әгәр гомер буена шул җүләрлегендә булса, аның белән ничек торырсың?
Сираҗетдин (узалдына). Тормассың, тормассын бер дә. Тизрәк эшем генә бетсен, мин аннан ары сине типкәләп ишегемнән чыгарып җибәрермен.
Нәгыимә. Шулайдыр шул, Голҗиһан, шулайдыр. Бу килешкә булганда, хәлен бик яхшы түгел; ичмасам, байлыгы бар вакытта шулай булган булса бер хәл иде. Байлыгы бар дип чыдап торыр идең; син яшь кеше, балаң-чагаң юк, бер дә хафаланмас идең. Әле менә теге җүләр Йосыф хатыны акча белән калды да, нинди чибәр яшь кешегә барды.
Сираҗетдин (үзалдына) Күрәсезме, карчык нинди яхшы киңәшләр бирә!
Калдырдылар ди сезгә акча, капчыгыгызны тотмыйсызмы?!
Закир (узалдына). Итәрсең аны җуләр, үз файдасына килгәндә ул бер дә җүләр түгел! Беркөнне мина алмаштырырга дип егерме биш тәнкәлек акча биргән иде, шул вакытта мин, бераз батырып калыйм әле дип, бер өчлекне кесәгә яшергән идем, хәзер сизде. «Кая акча? Талыйлар!» — дип, каравыл кычкыра башлады.
Мөхәммәтҗан (үзалдына). Акчасы булгач, баргандыр шул, акчасы булса, абыстайны алудан мин дә качмас идем. Мин дә бит бик чибәр егет. (Мыекларын боргалап-төзәтенеп куя.) Абыстай карт кеше түгел, акчасы булгач, аның белән торырга мөмкин. Матур булмаса да, акчасы булгач, ярап торыр иде.
Гөлҗиһан. Нәгыймә абыстай, зинһар, акрынрак сөйли күр. Йә үзе ишетер, тегендә тегеләр дә тыңлап торалар, үзе ул, дивана булса да, сөйләгән сүзне бик тиз ишетә. Әйдә, без теге якка чыгып, бераз сөйләшеп утырыйк. (Закир белән Мөхәммәтҗанга карап.) Сез монда абзагызны саклап утырыгыз.
Закир (Мөхәммәтҗан янына барып утырып). Нихәл, Мөхәммәтҗан? Кичә бит минем ай тулды. Беләсеңме, миңа акча кирәк. Җалунияне аласы иде. Бу җүләрне көтеп торсаң, монда җалуния алганчы сакалың агарыр.
Мөхәммәтҗан. Минем үземнең дә җалуния алганым юк. Кичә Җамали абзыйдан сораган идем, сезнең ябык кибетегез өчен мин нишләп сезгә җалуния түләп торыйм, абзагыздан сорагыз, ди.
Закир. Ә соң мин кайдан алыйм?
Мөхәммәтҗан. Белмим.
Закир. Җамали абзыйдан сорыйм да, әгәр ул бирмәсә, ташлыйм да чыгып китәм.
Мөхәммәтҗан. Теләсәң ни эшлә, мин сине тотып тора алмыйм. (Тик утыралар.)
Сираҗетдин (үзалдына). Тимә әле, минем бу җүләр булып кыйлануның бик куп файдасы булды, мине җүләр дип фараз кылып, һәммәсе дә үзләренең серләрен яшермичә сөйлиләр. Хатынның да, кибетчеләрнең дә, күперләрнең дә — һәммәсенең серләре мәгьлүм булды. Тизрәк эшләрем генә бетсен, аннан ары мин сезнең барыгызны да ничек итеп өреп чыгарырга белермен. Инде теге мәскәүләр тиз килеп җитәрләр. Алар күзенә җүләррәк булып күренү өчен алданрак юллар эзләп куярга кирәк. Әгәр доктор чын-чыннан да җүләр дип шаһитлек бирсә, эшне озакка сузмаслар, тиз килешерләр. Аны ничек тә булса кулга алырга кирәк, докторлары нинди кеше икән? Аңа бер биш йөзлекне сузмый туры килмәс. Эшнең башы шунда. Аннан гына эшне бозарга ярамый. Әгәр биш Иәздән дә ким бирсән, бәлки ул риза булмас. Абыйлар бик йомшак маташмасалар ярар иде. Сумына ун тиеннән артык бер дә бирергә ярамый. Кибеттә малы бик аз икән дип әйтәләр, ди. Аз булмый, анда икенче кеше исемендәге вывиска астындагы кибеткә мал төямичә, пила чүбе тутырмаган. Алар барысы да мал. (Ишектан Мәскәү доверенныйлары керә башлыйлар.) Уф! Килеп тә җиттеләр. Ничек тә булса серне сиздермәскә кирәк.
Җамали. Әйдә, Васили Димитрич, әидә, поҗалысты, поҗалысты.
(Доверенныйлардан дүрт кеше, доктор, Җамали, Камали һәм Гарәфи килеп керәләр.)
БИШЕНЧЕ МӘҖЛЕС
Әүвәлгеләр, дүрт доверенный, доктор, Җамали, Камали, Гарәфи һәм Сираҗетдин.
Җамали (доверенныйларға). Паҗалти, паҗалти, менә моннан утырыгыз. (Урын күрсәтә.)
Василий Дмитриевич. Тукта әле, Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, әүвәле
Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович белән күрешергә кирәк. (Сираҗетдин янына кила.)
Здраствуйте, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович!
Сираҗетдин (алдына гына карап утырган урыныннан сискәнеп, сикереп торып).
Каравыл! Талыйлар! (Ишеккә таба бара башлый.)
Закир һәм Мөхәммәтҗан. Тукта, абзый, тукта! (Урынына китереп утырталар.)
Василий Дмитриевич (куркып, артка чигенеп утырып). Кызганыч бичара, куркыныч.
Икенче доверенный. Бөтенләй төсләре дә үзгәргән.
Сираҗетдин (узалдына). Үзгәрерсең, уен түгел ул, кырык тугыз мең тәңкә диләр аны!
Җамали. Бар, Мөхәммәтҗан, әйт әле, чәй китерсеннәр.
Бер доверенный. Юк, юк, кирәк түгел. Без эшебезне генә эшлик тә китәрбез.
Сираҗетдин (үзалдына). Шаулама, бу беренчесе яхшы чыкты әле, малайларыңның куркудан котлары чыкты. (Сикереп өстәл өстенә менеп утыра.)
Бер доверенный. Карагыз әле, тагы әллә ни эшли.
Камали. Юк, зарар юк, ул һаман шулай.
Доверенный. Ах бичара.
Сираҗетдин (узалдына). Күрсәтермен әле мин сезгә бичараларыгызны!
Василий Дмитриевич. Ну, менә без хәзер барыбез да җыелган чак. Сез тагын бер сөйләгез әле, вакыйга ничек-ничек булган?
Сираҗетдин (үзалдына). Беләләр алар вакыйгане! Аны сез миннән сорасагыз, мин әйтер идем ничек булганын. (Урыныннан сикереп торып, ишеккә таба бара башлый.
Утырган кешеләргә күзләрен зурайтып ачып карый. Закир белән Мөхәммәтҗан барып тотып, яңадан урынына китереп утырталар.)
Бер доверенный. Нишләп ул һаман тынычсызлана?
Камали. Юк, зарар юк, ул һаман шулай.
Василий Дмитриевич. Ну, ярый, Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, сез сөйләгез әле, эш ничек булган?
Сираҗетдин (узалдына). Берничек тә булмаган.
Җамали. Менә ничек булган. Ул безгә сөйләнеп йөргән иде: «Мин фәләнчә көн
Мәскәүгә барам»,— дип. Мин аңа әйттем: «Тукта, бераз сабыр ит, бергә барырбыз»,— дип.
Ул әйтте: «Юк, мин хәзер барам, кибеттә мал бик аз калды. Күп нәрсәләрнен төрләре беткән»,- дип. Шуннан соң мин дә бер сүз әйтмәдем, ул да китеп барды. Ул акчасын уз янына алып киткән икән, минем аннан да хәбәрем булмады.
Сираҗетдин (узалдына). Китәр, китәр, үз янында алып китәр! Үз янымда алып китәргә мин дурак түгел!
Җамали. Хәтта мин аның күпме акча алып киткәнен дә белмәдем. Соңыннан, «Сираҗетдин таланды» дип, менә Гарәфидән тилиграм килгәч, киленнән ишеттем, «кырык тугыз мең», диде.
Сираҗетдин (узалдына). Бик дөрес, шулай, кырык тугыз мең.
Василий Дмитриевич. Киленегез аны кайдан белгән? Үзе әйткәнме?
Җамали. Юк, үзе әйтмәгән. Ул чыгар алдыннан аягын чишенеп, кәгазы акчаларны балтырына чорнап, аягын киенгән.
Сираҗетдин (узалдына). Анысы дөрес, кәгазьләрне балтырына чорнап киенгән.
Василий Дмитриевич. Киленегез мондамы? Аннан да сорап карасак, ничек булыр?
Камали. Юк, ярамый, хатын кешегә ирләргә күренергә шәригать ни вилит!
Җамали. Сорасыннар, сорасыннар, безгә кеше хакы бер тиен дә кирәкми, сорасыннар.
Сираҗетдин (узалдына). Дөрес, дөрес, бер тиеннәре дә кирәкми!
Җамали. Бар әле, Мөхәммәтҗан, абыстанны монда чакыр, хәзер генә чыгып керсен әле. (Гөлҗилан керә.)
АЛТЫНЧЫ МӘҖЛЕС
Башкалар һәм Гөлҗиһан.
Җамали (Гөлҗиланга). Менә, килен, болар Мәскәүдән килгән давиринныйлар, синнән сорамакчы булалар.
Гөлҗиһан. Нәрсәне?
Җамали. Сираҗетдинның акчасын.
Гәлҗиһан. Нинди акчасын?
Җамали. КОгалткан акчасын.
Гәлҗиһан. Аны ничек миннән сорыйлар, мин аны кайдан алып бирим?
Василий Дмитриевич. Туктагыз әле сез, Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, сез сорый белмисез. Менә нәрсә, абыстай: сез Сираҗетдин Гыйлаҗетдиновичның үзе белән акча алып киткәнен белдегезме?
Гөлҗиһан. Белдем.
Василий Дмитриевич. Ул аны кайсы кесәсенә салып алып китте?
Гөлҗиһан. Бер кесәсенә дә салмады. Иң әүвәл менә шушы төшкә утырды да аякларын чишенде. Аннан соң кырык тугыз мең тәңкә акчасын дүрткә бүлде дә, аякларының як-якларына, балтырларына куйды да киенде.
Василий Дмитриевич. Сез ул акчаларның нинди икәнлекләрен күрдегезме?
Гәлҗиһан. Күрдем.
Василий Дмитриевич. Нинди акчалар иде?
Гәлҗиһан. Бишәр Иозлек.
Сираҗетдин (үзалдына). Курден пычак, ул вакытта инде ул акчалар күптән кладавайда яталар иде.
Василий Дмитриевич. Ул акчаларны ул кайдан алып чолгады?
Гөлҗиһан. Сумкадан алып чорнады. Банкыдан алып кайтты да аягын чишенеп чорнады.
Василий Дмитриевич. Аягын киенгәч, өйдә озак тордымы?
Гөлҗиһан. Юк, озак тормады. Аягын киенде дә, атка утырып, вакзалга төшеп китте.
Василий Дмитриевич (башка доверенныйларға карап). Әфәнделәр, сез дә берәр нәрсә сорап карамыйсызмы?
Доверенныйлар. Юк.
Василий Дмитриевич. Ярый, абыстай, рәхмәт. Башка сорый торган сүз юк.
(Гелҗийан чыгып китә.)
ҖИДЕНЧЕ МӘҖЛЕС
Гөлҗиһаннан башкалар.
Василий Дмитриевич (башка доверенныйларны бер читкә тартып). Ну, әфәнделәр, сез ни дисез? Минемчә, боларның әйткән сузләре дөрес шикелле күренә.
Банкның кассиры да һәммәсе бишәр йөз тәңкәлек аталар бирдем дигән иде.
Бер довереннай. Минемчә дә дөрес.
Икенче доверенный. Мин дә бер дә шикләнергә урын күрмим. (Һәммәсе дә килеп утыралар.)
Василий Дмитриевич. Ну, Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, сүзегезне сөйләп бетерегез, аннан соң ни булган?
Җамали. Аннан соң ни булганын мин бик яхшы белмим. Менә бу Гарәфи аның белән бер пуезда барган кеше, эшне ул бик яхшы белә. Безгә тилиграмны да ул бирде.
Василий Дмитриевич. Алай икән, бик яхшы. Алай булса, сез, Гарәфи әфәнде, эшнең ничек булганын безгә сөйләп бирегез әле...
Гарәфи. Без аның белән вакзалдан кузгалып киттек. Юлда бик яхшы бардык.
Сираҗетдин (узалдына). Бик дөрес, хәтта пирасаткага төшкәндә бергә пирәшләдек тә.
Гарәфи. Соңыннан Мәскәүгә барып җитәргә берничә станса калгач...
Сираҗетдин (узалдына). Әйе, берничә станса калгач.
Гарәфи. Сираҗетдин: «Мин тышка чыгып керим әле»,— дип, тышка чыгып китте.
Төн карангы иде...
Сираҗетдин (узалдына). Дөрес, караңгы иде.
Гарәфи. Пуез да бик шәп барадыр иде. Ул чыгып бераз торгач, пуез бер стансага туктады, аннан да кузгалып китте...
Сираҗетдин (узалдына). Анысы да дөрес.
Гарәфи. Шуннан соң мин, тынычсызланып, Сираҗетдинны эзләргә чыктым.
Бәдрәфне барып төртеп карадым, бәдрәф бикле иде...
Сираҗетдин (узалдына). Монысы да дөрес.
Гарәфи. Бәдрәф янында бер-ике кеше көтеп торалар, бәдрәфтәге кешене озак торды дип сүгәләр иде...
Сираҗетдин (узалдына). Анысы да дөрес. Хәтта ишекне дөбердәтеп аптыратып бетерделәр.
Гарәфи. Шул вакытта бер кандуктыр узып барадыр иде, ана җалуба бирделәр...
Сираҗетдин (узалдына). Анысын да ишеттем.
Гарәфи. Кандуктыр: «Стансада торганда, икенче кандуктыр бикләп куйгандыр аныә,— дип, ачып керде...
Сираҗетдин (узалдына). Уф! Ин читен җиренә килеп җиттеләр.
Гарәфи. Бервакытны ачып керсәк... ни күзебез белән күрик, Сираҗетдиннын, башыннан бүрекләре, кәләпүшләре төшкән...
Сираҗетдин (узалдына). Дөрес.
Гарәфи. Аякларын салдырганнар...
Сираҗетдин (узалдына). Анысын үзем салдым.
Гарәфи. Казакиларын, камзулларын чишкәннәр...
Сираҗетдин (узалдына). Аларын да үзем чиштем.
Гарәфи. Бернәрсә белмичә һушы китеп ята...
Сираҗетдин (узалдына). Әйе, белмәмешкә салынып яттым.
Гарәфи. Моны күргәч тә минем йөрәкләрем «гөп!» итеп китте, кандуктыр да:
«Кенәзне талаганнар!..»— диде.
Сираҗетдин (сикереп торып). Каравыл! Тотыгыз! Тот! (Ишеккә таба йөгерә, һәммәсе урыныннан сикереп торалар. Сираҗетдинны барып тоталар.) Каравыл! Талыйлар!
Җамали, Камали, Гарәфи һәм башкалар (беравыздан). Җибәрмәгез, җибәрмә!
Сираҗи, Сираҗи, бернәрсә юк, утыр! Утыртыгыз! (Урындыкка китереп утырталар.)
Сираҗетдин. Каравыл! Талыйлар! (Урындыкка егылып, изелеп төшә.)
Доверенныйлар. Доктор, доктор әфәнде, ярдәм итегез, карагыз. (Доктор килә.)
Доктор. Рәхим итеп, бер чүпрәкне салкын суга манып китерегез әле. Бераз хәл алдырырга кирәк булыр. Аннан соң тамырларын карарбыз. (Сулы чүпрәкне китерәләр.
Доктор сулы чүпрәкне маңгаена куеп.) Шул килешкә бераз гына торып хәл алсын әле, сез, зинһар, бераз читкәрәк китеп торыгыз, яңадан күзен ачып җибәреп, сездән курыкмасын.
(Читкә китәләр. Доктор бераз торып.) Менә инде хәзер тамырларын карап карыйк.
(Сираҗетдинның асылынып торган кулын кулына ала. Шул арада Сираҗетдин бик кечкенә итеп бөкләнгән биш йөзлекне докторның кулына кыстыра. Доктор, биш йөзлеккә күзен төшереп, үзалдына.) Һа, алай икән, эш сизелде, бик шәп акылдан шашкан икән. Ярый, миңа барыбер. (Кесәсеннән сәгать алган булып, биш йөзлекне кесәсенә тыга. Тамырыны тотып бераз караганнан соң.) Эш бу яктан бик өметле түгел, тамыр бик еш тибә. (Күкрәкләрен тыңлый.) Монда да хәл бик яхшы түгел. Йә әле, башкача тәҗрибә кыйлып карыйк.
(Кесасеннан бер нәрсә алып, кулларына, битләренә төртеп карап.) Дәрес. (Довереннъшларга әйләнеп карап.) Әфәнделәр, эш бик өмитле түгел, гакылына бик зур хәләл килгән. Әгәр дә бик зур, хәтта харикылыгадә бер вакыйга булып, шул вакыйгане кургәндә кинәттән гакылына килмәсә, дәва белән генә терелтергә зур өмит күренми. Менә бу чүпрәкне алып куегыз әле.
Хәзер күзен бераз ача башлады. Инде миңа тагын бер стакан салкын су китереп бирегез, шуны әчерткәч, бераз хәл алыр. Аннан соң мин сезгә бер дару язып бирермен. Шул даруны әчерткәч, ул тынычсызлануыннан бераз тукталыр. Шулай да булса, әфәнделәр, бөтенләй терелүенә өмит бик аз.
СИГЕЗЕНЧЕ МӘҖЛЕС
Гөлҗиһан һәм башкалар.
Гәлҗиһан (ишектән оқылап кереп). Доктор әфәнде, мин нихәл итәрмен, кая барырмын?
Доктор. Тс, тс! Тавышыгызны чыгармагыз! Авыру янында җылаган тавыш чыгарырга ярамый, ул аның кәефен генә боза. (Голәс̧илан күзен яулык берлә каплап, акрын гына җылый.) Белмәссең, бәлки Ходадан вәгъдә җитсә, терелеп тә китәр. Дөньяда төрле вакыйгалар була. Менә бервакыт шундый бер кеше акылыннан шашкан, ничә еллар үзен-үзе белмичә йөргән. Бервакыт шуларның йортлары яна башлаган. Ул кешенең алты-җиде яшендә кечкенә кыз баласына ут кабынырга якынлашкач, бала бик каты, ачы аваз белән кычкырып җибәргән дә, шул тавышка теге кеше йокысыннан уянып китеп, коточкыч поҗарны күреп, кыз баланы кочагына алган да, ут эченнән йөгереп чыгып, баланы янудан коткарган һәм үзе дә яңадан акылына килгән.
Җамали. Хода безгә дә шулай ярдәм бирсә иде.
Камали. Илаһем, үзең ярдәм бир!
Гөлҗиһан. И Раббым, Ходаем! (Тынычлык.)
Василий Дмитриевич. Доктор әфәнде, алайса сез Сираҗетдин әфәнденең акылына зарар килү хак дисез?
Доктор. Анда һичбер шик-шөбһә юк.
Василий Дмитриевич (доверенныйларга карап.) Алай булгач, әфәнделәр, безгә эшкә керешергә вакыт. Сез ни дисез?

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 9nçı Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Без - Илдар Юзеев