Latin

Балтыйк буйларында

Süzlärneñ gomumi sanı 261
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 206
53.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
74.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.

(Капитан Әхтәмовка)


Давыл чыкса, диңгез шомлы була:

Дулкын сикерә кораб өстенә,

Капитанның күзе утка әйләнә,

«Аккошын» ул

Дулкыннарга бора тиз генә.

Аксыл томан каплый бетен җирне,

Беркем булмый тирә-ягыңда,

Күзен текәп, ялгыз утлар гына

Карап кала узган чагыңда.

Диңгез үкерә... Мачта шар-шор килә,

Ах, шул чакта

Инде нишлисең?..

Алда сине, бәлки, чиксез бәхет,

Бәлки... үлем көтә...

Белмисең...

Ә шулай да йөрәк зур давылга

Каршы бара яшәү эзеннән.

Хисләр очып барыр җиргә җитә,

Анда: шатлык, бәхет белдерә.

Исеңдәме, Әхтәм,

Үткән язны

Яңа бозлар аккан чагында,

«Чайка» белән ерак юлга чыктык,

Шаулап аккан Нева ярыннан.

Син капитан идең,

Мин кочегар,

Көн дә, төн дә мазут эчендә,

Күмер төяп көннәр үтә иде

Пароходның кайнар миченә.

Син һаман да әле «Чайка» белән

Дулкын ярып Балтыйк буеннан,

Илебезнең ерак куенына

Товар ташып җәйне җәйләтәсең;

Ах, ниләр бар синең уеңда?

Тимер йөрәк белән Балтыйк буйлап,

Үтеп барган чакта корабта,

Таш калалар, кырлар, урманнарның,

Үсү адымнарын карап бар.

Мин оныта алмам сине,

Безнең гомер

Бергә үтәр, бергә ут йотар.

Соңгы давыл килсә, су өстендә:

Син капитан,

Ә мин кочегар.




Кайтмас инде



Бер төн иде,

Көмеш чәчен тарап,

Ай елмайды зәңгәр күгендә.

Ай нурлары сары казлар кебек

Йөзеп йөрде Идел өстендә.

Яр буйлатып искән җилләр синең

Битләреңнән үбеп сөйделәр.

Әй, шул чакта,

Киләчәкне уйлап,

Шатлык янды минем күңелдә.

Зәйтүнә,

Син шунда беренче кат

Миңа бәхет бирдең, акыллым.

Назлы яшь баладай иркәләнеп,

Минем кочагыма атылдың.

Ах, ул көннәр

Акылым диңгезендә

Онытылмаслык эзләр калдырган,

Ах, ул көннәр

Ярсу йөрәгемне

Сагындырыр өчен яндырган.

Зәйтүнә,

Ул язның матурлыгы

Мәңге калыр минем күңелдә.

Карлар эрер,

Тагы да яз килер,

Ләкин кайтмас инде ул көннәр.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.