- 6nçı Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Беренче Театр
🕙 2 minut uku
Бакчачы Турында Баллада
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 238
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 187
38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Кайчандыр бу урын
Каргалган җир булган,
Таш атып, ут чәчеп
Тетрәгән, убылган.
Язгы кар сулары
Челтерәп акмаган,
Узучы кошлар да
Кунар җир тапмаган.
Көннәрдән бер көнне
Бакчачы карт килде,
Иелде, көрәге
Ташларга төртелде.
Ул - җиргә беректе,
Имандай - тамыр нык...
Ташларны йомшартты
Чыдамлык, сабырлык.
Күрделәр: Бакчачы
Куллары килеште -
Җил исте, тир тамган
Ташларга гөл үсте.
Челтери-челтери
Вак ташлар аркылы,
Гөлләрне иркәләп
Акты су салкыны.
Канатлы җырчылар
Төшәр җир сайлады,
Тирәктә, сөенеп,
Былбыллар сайрады.
Матурлык тудырган
Бакчачы хакында
Сөйләде барчасы
Еракта, якында.
...Чү, ни бу? Әллә соң
Күзенә күренә?
Гөлләргә, тирәккә
Еланнар үрелә.
Шаштыра аларны
Өстәге былбыллар,
Богаулый тирәкне
Еланнар-чылбырлар.
Хак сүзме? Ишетә
Ул күрше картыннан:
«Еланнар киләләр
Былбыллар артыннан.
Тынычлап калырсың
Агулы дошманнан,
Бары тик котылсаң
Әнә шул кошлардан».
...Читлекләр куеп, ул
Кошларны аулады,
Бер генә былбыл да
Бакчада калмады.
Тындылар былбыллар,
Киттеләр еланнар.
Тынычлап яшәгез
Инде сез, оланнар!
...Акылы: «Дөрес!»- ди,
Ә йөрәк ник боек?
Ник сулган кош кунып
Тирбәлгән төнбоек?
Шауламый тал-тирәк,
Исми җил, тын - гәлләр.
Назламый сөмбелләр,
Сайрамый былбыллар.
Төзәлмәс бер яра
Ник әрни йөрәктә?
Җырламас шул инде
Ул кошлар тирәктә...
Килсә дә бакчага
Яңа яшь былбыллар,
Юк булган былбыллар
Шикелле кем җырлар?
Тигезсез көрәштә
Ул һәлак булсачы...
Кабере әстенә
Былбыллар кунсачы...
Тирәндә-тирәндә
Хәсрәте, сагышы,
Арттыра газабын
Былбыллар тавышы.
Төзәтер иде ул
Шул еллар ялгышын,
Yarəprep иде ул
Былбыллар язмышын...
....................
Сүрелә дан җыры
Алсу таң нурында,
Ташта гөл үстергән
Бакчачы турында.
Сүрелә дан җыры,
Еракта, якында
Тирбәлә җан җыры
Былбыллар хакында.
Каргалган җир булган,
Таш атып, ут чәчеп
Тетрәгән, убылган.
Язгы кар сулары
Челтерәп акмаган,
Узучы кошлар да
Кунар җир тапмаган.
Көннәрдән бер көнне
Бакчачы карт килде,
Иелде, көрәге
Ташларга төртелде.
Ул - җиргә беректе,
Имандай - тамыр нык...
Ташларны йомшартты
Чыдамлык, сабырлык.
Күрделәр: Бакчачы
Куллары килеште -
Җил исте, тир тамган
Ташларга гөл үсте.
Челтери-челтери
Вак ташлар аркылы,
Гөлләрне иркәләп
Акты су салкыны.
Канатлы җырчылар
Төшәр җир сайлады,
Тирәктә, сөенеп,
Былбыллар сайрады.
Матурлык тудырган
Бакчачы хакында
Сөйләде барчасы
Еракта, якында.
...Чү, ни бу? Әллә соң
Күзенә күренә?
Гөлләргә, тирәккә
Еланнар үрелә.
Шаштыра аларны
Өстәге былбыллар,
Богаулый тирәкне
Еланнар-чылбырлар.
Хак сүзме? Ишетә
Ул күрше картыннан:
«Еланнар киләләр
Былбыллар артыннан.
Тынычлап калырсың
Агулы дошманнан,
Бары тик котылсаң
Әнә шул кошлардан».
...Читлекләр куеп, ул
Кошларны аулады,
Бер генә былбыл да
Бакчада калмады.
Тындылар былбыллар,
Киттеләр еланнар.
Тынычлап яшәгез
Инде сез, оланнар!
...Акылы: «Дөрес!»- ди,
Ә йөрәк ник боек?
Ник сулган кош кунып
Тирбәлгән төнбоек?
Шауламый тал-тирәк,
Исми җил, тын - гәлләр.
Назламый сөмбелләр,
Сайрамый былбыллар.
Төзәлмәс бер яра
Ник әрни йөрәктә?
Җырламас шул инде
Ул кошлар тирәктә...
Килсә дә бакчага
Яңа яшь былбыллар,
Юк булган былбыллар
Шикелле кем җырлар?
Тигезсез көрәштә
Ул һәлак булсачы...
Кабере әстенә
Былбыллар кунсачы...
Тирәндә-тирәндә
Хәсрәте, сагышы,
Арттыра газабын
Былбыллар тавышы.
Төзәтер иде ул
Шул еллар ялгышын,
Yarəprep иде ул
Былбыллар язмышын...
....................
Сүрелә дан җыры
Алсу таң нурында,
Ташта гөл үстергән
Бакчачы турында.
Сүрелә дан җыры,
Еракта, якында
Тирбәлә җан җыры
Былбыллар хакында.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 6nçı Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Беренче Театр