Latin

Бәхет

Süzlärneñ gomumi sanı 2115
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1101
39.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Бәхет
Аяз ел да җәй көннәрен әби-бабасында авылда кунакта үткәрә. Авыл малайлары белән сай инештә болганчык суда туйганчы чупырдый, җәйге кояшта ком гарәбә кебек кара-чутыр булып каралып көзгә таба гына әтисе-әнисе белән шәһәргә кайтып китә.
Ә быел ул җәйге каникулга кайтты, чөнки ул, беренче сыйныфны тәмамлап, икенчегә күчте. Инде хәзер аның өчен бу—җәй каникул дип атала. Бабасы белән әбисе дә укучы оныкларының кунакка кайтуына куанып:
—Һо, улым Аяз каникулга кайткан!
—Нинди зур үсеп, ябыгып, авылга тазарырга кайткан, —диештеләр.
Җитмәсә, әбисе былтыр җәй аның буен ишек яңагына билгеләп—пычак белән киртекләп куйган иде.
—Бабасы! Бабасы, улың бер сөямгә үскән бит быел. Мәктәптә әллә колагыңнан тартып үстерделәрме сине?—диде әбисе Аязның аркасыннан сөеп.
Көннәр бик эссе, иртәдән кичкә кадәр һава зыңлап тора. Аяз икенче көннән үк малайлар белән су коенырга, кармак салырга йөри башлады. Көн дә иртән әбисе аңа бер стакан кәҗә сөте бирә:
– Эч, улым, күзеңне йом да эчеп җибәр. Кәҗә сөте бөтен тәнгә шифа ул.
Аны эчкәндә Аяз тын алмый, күзен чытырдатып йома. әнисе дә шулай кушты. Бабасы белән әбисе яши торган авыл бик матур күлләр, урманнар янында. Һәр көн иртән Аязның бабасы эре-эре балыклар, төнбоеклар алып кайта. Аяз йокысыннан торуга, әбисе бик тәмле итеп балык кыздырып куя. Ерак күлдән, Сөтлә күленнән алып кайта шул бабасы ул эре балыкларны. Аяз тоткан бармак башы чаклы чабак маймычлары түгел инде. Их, барасы иде шул ерак Сөтлә күленә, күрәсе иде тере балыкларны! Өзәсе иде күл өстендә үскән ап-ак төнбоекларны! Шәһәрдә боларның берсе дә юк бит. Су буендагы тумпак башлы камышлар да, елык-елык килеп торган вак балыклар да. Шәһәрдә кая карама таш җәелгән урам, биек-биек таш йортлар, таш баганалар, таш эскәмияләр, таш сыннар... Анда җәен бөркү, күңелсез... Менә ичмасам авылда рәхәт.
Аяз беркөнне бабасы алып кайткан балыкларын чистартып яткан чагында йокысыннан уянды. Ишек алдына йөгереп чыкты. Инде кара тәпиле ала песи дә, ак түшле Актүш тә бабасы янында сырпаланалар иде.
—Бабкай!—диде ул бераз ялыныбрак,—алып бар әле мине дә шул ерактагы Сөтлә күленә! Минем дә бит бик күрәсем килә шул күлне, тере балыклар күрәсем килә.
—Ярар соң, улым, балай ук ялынгач, алып бармый да булмас. әнә бит быел ничек зур үсеп кайткансың. Көймәдә йөрергә дә курыкмыйсыңдыр инде.
—Курыйкмыйм, бабкай, курыкыйм! Мин көймәнең читенә чытырдап ябышырмын.
Йокладымы Аяз ул төнне, юкмы, әмма ул бик иртә уянып, күзләрен ачты, сикереп торып утырды. Бабасы йоклаган караватка күз төшерде. Бабасы урында юк иде. Алдаган, бабасы, уятмаган, үзе генә киткән!
Ул йөгереп ишегалдына чыкты. ә бабасы ишек төбендә биштәрен рәтләп, көсмәненә элеп маташа иде.
—әллә китәсеңме, бабкай? – диде Аяз ачыргаланып.
—Юк, улым, менә сине уятыйм, дип кенә тора идем.
Алар өйгә керделәр. Идәндә сап-сары җиз самавыр гөжләп утыра.
Әбисе кәҗә саварга чыгып киткән. Өй эче чыгып килүче кояшның якты нурлары белән тулган.
Аяз тиз генә аягына кроссовкаларын, зәңгәр спорт костюмын киеп алды:
—Киттек, бабай, әйдә!
—Юк, улым, син әле кәҗә сөте эчәрсең, әбиең коймак пешергән. Коймак белән чәй эчәрбез. әле бик иртә. Күрәсеңме, кояш та җир өстенә бер генә адым атлаган.
—Бабакаем, мин йокламадым, миннән башка гына китәрсең, дип курыктым.
—Синсез китәмме соң? Кичтән сөйләштек бит. Бабаң сине кайчан алдаганы бар?
—Юк та...
—Соң шулай булгач...
Аяз, өстәл артына утырып, әбисенең сөтле чәй ясаганын көтә башлады. Әбисе аңа бер стакан җылы сөт сузды. Күзләрен йомып, Аяз, бер тын белән сөтен эчеп куйды да, авыз читен кулы белән генә сөртеп алды.
—Тәмлеме, улым?
—Тәмле, әбкәем, рәхмәт.
Ул арада кайнар коймакларны майга манчый-манчый, шикәрне алгы теше белән керт итеп китеп алып бабасы да чәй эчә башлады. Ул бүген чәен өрә-өрә озак-озак эчми, бер-ике коймак белән бер генә чынаяк чәй эчте дә, тиз генә амин тотып, чынаягын этеп куйды.
—Кузгалдык, улым, хәерле сәгатьтә.
—Бабкай, песине алабызмы?
—Юк, улым, песигә балыкны кайткач бирербез. Ул әбиең белән өйдә калсын.
—Актүшне?
—Актүш алсаң алмасаң да калмас ул.
Аязның бабасы Кадыйр ишкәгенә биштәрен асып җилкәсенә салды, ә Аязга бер җиңел такта кисәге тоттырды. Кузгалдылар. Актүш туктап нидер иснәнә-иснәнә алдан чапты. Һава җиләс, салкынча. Алар башта тыкрыктан бардылар, дусты өен уздылар. Аяз аларның тәрәзәсенә карап алды. Айдар әле йоклап ятадыр, ә менә ул бабасы белән ерак Сөтлә күленә балыкка бара. әле көтүчеләр дә уянмаган, чыбыркы шартлаткан тавыш та ишетелми. Капка төпләрендә сыер сауган тавыш:
—Тз-тз-тз.
—Тз-тз-тз.
Бәләкәй урамны узып, ат тавыннан күл буе яланына төштеләр. Күл өстендә ап-ак томан эленеп тора. Күләгәләр бик озын, килбәтсез. Актүшнең колаклары да самавыр торбасы чаклы.
—Улым, сукмактан гына атла, аягың чыланмасын.
Ямь-яшел үлән өстеннән чык кояш яктысында җем-җем җемелди.
Аязның бабасы балык тотарга ярата. Ул балык тоту коралларын да үзе ясый. Кышларын ау үрә, питил бәйли, кышка кармак салу өчен селекмә әзерли, кургаштан "ялган балыклар" коя. Яз көне тал чылбыктан мурда үрә. Аяз юл буе бабасының иң оста балыкчы булуын, дөньяда иң яхшы бабай булуын уйлап тын гына аның артыннан сукмактан атлый.
—Бабкай, дим, сине кем шулай балык тотарга өйрәтте?
—Дөнья өйрәтте, улым, дөнья.
—Ничек инде – дөнья? Бөтен кешене дә өйрәтмимени дөнья?
—Теләгән кешен өйрәтә ул, өйрәтә.
—Күрше Сәләхетдин бабай балык тотмый бит, аны өйрәтмәгәнмени?
—Сәләхетдин бабаңны дөнья өйләр салырга, бура бурарга өйрәткән. Ул бит балта остасы.
—Ә Галимәрдән бабайны?
—Галимәрдән бабаңны дөнья мичләр чыгарырга өйрәткән. Безнең авыл өйләре Галимәрдән бабаң чыгарган мичләр белән җылына. әйе, улым, дөнья шулай ул, берәүләрне тегү тегәргә, икенче берәүләрне машина йөртергә өйрәтә. Менә хәзер күпләрне сату итәргә өйрәтеп килә.
—Ә-ә-ә. Бабакай, синнән дә оста балыкчы юк инде, әйеме.
—Бар улым, миннән дә осталар бар. әнә Билал бабаң миннән күпкә оста.
—Билал бабай синнән остаракмыни?
—Оста, улым, оста.
Алар шулай иртәнге тын һаваны яңгыратып сөйләшә-сөйләшә таллар белән әйләндереп алынган күл буена килеп җиттеләр. Куе томан әкрен генә эреп юкка чыкты. Тал яфраклары суга коенган кебек юеш, кояшта елык-елык килеп, әкрен генә селкенгәлиләр. Күл уртасында чулт-чулт чабак уйный. Яр буенда яшел чирәмлеккә эреле-ваклы көймәләр каплап куелган. Кадыйр чыклы үләннән эре-эре атлап, үзенең каегы янына килеп, ипләп кенә бер ягыннан күтәреп, сыртына төшерде. Аяздан тактаны алып, җайлап утыргыч итеп куды, ишкәген салды, аннан каекны җирдән сөйрәп, күлгә таба алып китте.
Үткән җәйдә Аязның бабасы бу уенчык кебек кенә кечкенә каекны үзе ясады. Аяз аларда кунакта иде. Ишек алдында аунап яткан бик юан агачны бабасы аягы белән типкәләп-типкәләп тирә-ягында бераз йөреде дә, кулына балта алып, учына лач итеп төкереп, әгузе-бисмилласын әйтеп бик каты кизәнеп, балтасын сыртына батырды. Аннан сабына суккалый-суккалый агачтан каерып аалган иде зур бер йомычка купты, аннан тагын кизәнде, тагын каерды. Аяз, бабасы селтәнгән саен, күзен йомып алды. Бераздан ишегалды йомычка белән тулды. Бабасы шулай берничә көн балта белән чапканнан соң, чүмеч кебегрәк балта белән чапты. Күзгә күренеп менә дигән ап-ак көймә хасил булды. Аяз аның эченә дә кереп утыргалады. Берничә көн күләгәдә тотканнан соң, бабасы каегын кап-кара сумала белән майлады, тагын киптерде. ә быел каек инде күл буенда ята. Бабасы ишкәген дә үзе юнды. Ул нәкъ камыр болгата торган калак кебек, әмма зур, сабы бик озын.
—Бабкай, син каегыңны имән агачыннан ясадыңмы?
—Юк, улым, имән агачы бик каты ул, авыр. Каекны мин юкә агачыннан чаптым.
Каекны суга төшергәч, иң алдан Актүш сикерде, аннан Аяз. ә бабасы кирза итеге белән су эченнән бераз этеп барганнан соң, каекның коерыгына җайлап утырды, ишкәге белән су төбенә терәп этә-этә каекны камышлар арасыннан күл эченә чыгарды. Кояш нурында җем-җем иткән вак-вак йөгерек дулкыннарга бәрелә-бәрелә, каек күл буйлап җиңел генә йөзә башлады. Аяз, үзе күтәреп килгән тактага утырып, ике кулы белән каекның читенә тотынып тын калды. Аңа бик кызык иде. Бабасының ишкәк белән суны ишеп баруы да, көймәнең борынында тын гына утырган Актүш тә, кояшта ялтыраган дулкыннар да, әкрен генә артка чигенгән таллар да, алар белән бергә суда йөзгән кояш та. ә төнбоеклар! Алар балавыздан әвәләп ясалган шарлар кебек түп-түгәрәк, сап-сары, ә яфраклары аш тәлинкәсе чаклы, җәелеп су өсенә ятканнар. Күлнең суы топ-тонык. Аяз муенын суза төшеп каек читеннән су эченә күз сала.
Күл төбендә ямь-яшел тасмалар, әле бер, әле икенче якка тирбәлеп кояшта ефәк кебек ялтырый, җилферди. Шундый кызык. ә каекны Аязның бабасы уенчык кебек кенә йөртә, ул гүя чәй тәлинкәсе, җиңел, җитез, элдерә генә.
—Бабакай, су төбендә дә үлән үсә икән, әйеме?
—Үсә, улым, үсә.
—Төнбоеклар нинди матур, ничек күп!
—Сары төнбоеклар әле ачылып җитмәгән. әнә, ак төнбоеклар ачылган.
—Ах, ак төнбоеклар, нинди гүзәл!
—Төнбоеклар алар иң чиста суда гына шулай матур булып, күп булып үсәләр.
—Чиста түгел суда үсмиләрмени?
—Пычрак суда берни дә үсми. Шакшы кушылса, күлләр чериләр, балыклар тончыгалар, төнбоеклар шиңәләр.
Аяз уйга калды. Ничек соң күлләрне, елгаларны шакшыдан сакларга? Тиздән ул бу күңелсез уйларын онытты, каек читеннән чәчрәп-чәчрәп торучы дулкыннарга бармакларын тыкты, аларны су агымы аергалый, селкетә, бармаклар дерелдиләр. И, кызык! Су җылы, яңа сауган сөт кебек.
Озак кына төрбоеклар, таллыклар арасыннан йөзә торгач, каек текә ярлы зур күлгә килеп чыкты. Менә шунда инде Аяз үзенең чигенә җиткән куанычын, шатлануын яшерә алмый:
—Бабкаем! Нинди зур диңгез! – дип кычкырып җибәрде.
—Диңгез түгел, улым, күл бу. Менә шушы инде безнең Сөтлә күле. Балыклы, бай күл.
—Шушымыни?
Аязның күзләре ялтырый, аның моңа кадәр беркайчан да бу чаклы да матурлыкны, гүзәллекне күргәне юк. Тар гына тирән тоба, тамактан соң бу киң мәһабәт зур күл өстендә кояш та аңа бөтенләй башкача, биегрәк тә, яктырак та тоелды. Иге-чиге күренмәгән зәңгәр күл өсте, андагы эреле-ваклы меңләгән дулкыннарда чагылган кояш күл өстен тоташ шадра көзгегә әйләндергән. Аязның күзләре чагылды. ә каек Актүшне, Аязны һәм бабасын су өстендә талгын гына тибрәтә.
—Бабкаем, ә балыклар ничек сикерешәләр!
Ул арада камышлар арасыннан берничә үрдәк күккә күтәрелде.
—Чү, улым, әкренрәк. Кычкырып сөйләп, үрдәкләрне өркеттең әнә, күкәй сала торган ояларыннан кузгалдылар.
Каекның борынына леп-леп итеп дулкыннар бәрелә, аның саен су тамчылары көмештәй ялтырап, Аязның да беләкләренә чәчри.
—Бабкай, күрәсеңме, көймә борынында салават күпере!
—Әйе, улым, вак кына су тамчылары кояшта шулай төрле төсләр белән балкыйлар.
—Кызык та соң!
—Чү, улым, балыкларны качырырсың, бик шаулама. Табигать ул тынычлыкны ярата.
Аязның күл өстен яңгыратып кычкырасы, көләсе, җырлыйсы килә. Ул арада Сөтлә ярыннан җил исеп җибәрде, дулкыннар да зураеп каекка лап-лап итеп бәрелә башлады.
—Җил кузгалып тора, яңгыр булмагае,—ди Аязның бабасы үз-үзенә сөйләнгән кебек,—чабак та уйнамый башлады, көн бозылмый торсын иде инде.
—Бозылма-ас!—ди Аяз бу кадәр хозурлыктан, яңалыктан шатлануын тыя алмыйча.
Менә Кадыйр агай Сөтлә күленең сөзәгрәк яры буена зур агач янына каегын китереп терәде.
—Актүш! Марш!
Шуны гына көткәндәй, эт җиргә сикерде.
—Аяз улым, Актүш белән шушында гына торыгыз, мин тиз генә мурдаларны карап киләм,—дип Кадыйр агай ишкәге белән тиз-тиз ишә-ишә, яр буйлап китеп барды. Аяз Актүш белән куе печән арасында аунаклашып уйнады, күбәләк куалады, кигәвен тотты.
Тиздән Аязның бабасы каегы белән камышларны аралап ярга кабат килеп туктады. ә көймәдә! Көймә төбендә эре-эре балыклар, җанлы балыклар чап та чоп бәргәләнәләр иде.
—Тере балыклар!—дип кычкырып җибәрде Аяз.
—Тере балыклар күрәсең килгән иде, әнә, кара инде, улым.
Актүш, бәргәләнүче балыкларга карап, алгы аяклары белән терәлеп, һау-һаулап өреп тә алды.
Берсе, балта сабы озынлыгы, ул очлы тешләрен күрсәтеп, авызын бер ача, бер йома, койгырын күтәрә, әле дуга кебек бөгелә, атыла, бәрелә.
—Монысы чуртан улым.
—Ул мине тешләмәсме?
—Тешләмәс, тешләмәс. ә менә бу—карабалык, бик тәмле балык, чирләгән кеше аны ашаса, чиреннән терелә, савыга. ә менә бу зурысы корбан, бик симез, тәмле балык.
Корбан балык дигәне коймак пешерә торган таба чаклы, күзләре кызыл, койрыгы, канатлары бик зур. Карабалык дигәне ала-тилә.
—Нигә, бабкай, чуар ул, ала-тилә?
—Кара балык камыш төбендә кояштан качып ята, яшеренә, шуңа ул чуар.
—Шәһәрдә йөри торган омоннар киеме төсле, әйеме, бабкай.
—Әйе, улым, шулайдыр.
Кадыйр агай каегыннан чыгып, җиргә утырды, һавага карап бераз чалкан ятып торды, аннан оныгына болай диде:
—Бу балыклар, Аяз улым, синең бәхеткә эләккәннәр. Син бик бәхетле булырсың Алла теләсә, яхшы укысаң, тәүфыйклы булсаң, атаң кебек ерак китәрсең, зур кеше булырсың. Кичә мурдаларны синең исемгә атап салган идем. Икесенә дә балык кергән. Менә бит хикмәт нәрсәдә.
Аязны әбисе дә бәхетле булгыры, тәүфыйклы булгыры, дип сөя.
Нәрсә ул бәхет, нәрсә ул тәүфыйк. Аяз моны белми.
—Бабкай, нәрсә ул бәхет?
—Бәхетме? Бәхет ул әтиең-әниең булу, – ди бабасы озак уйлап тормый.
—Тагын, бабкай, тагын?
—Тагынмы? Тагын менә шушындый матур җылы көндә тыныч күл өстендә көймәдә йөзү, балык тоту.
—Тагын?
—Тыныч тормышта, яшәүнең ләззәтен тоеп сөенеп, куанып яшәү, чәчәкләрнең тәмле исен иснәү, кошлар сайравын тыңлау. Тыңла әле, әнә камышлыкта үрдәк кычкыра, ул күкәен салып куана, балаларын чыгара, әнә балыклар чума, күрәсеңме, болар барысы бәхет.
—Кызык! Бәхет ул тыныч тормыш инде бабай, әйеме.
—Әйе, балам, нәкъ өстенә бастың, мин әйтә алмаганны әйтеп бирдең.
Аязның бабасы җирдән торып, киемнәрен какты.
—Булды, улым, әйдә кайта башлыйк, балыклар бозылмасын. Актүш! Көймәгә!
Алар тагын сихри күл өстендә әкрен генә яр буйлап Сөтләдән тамакка якынлаштылар. Балыклар да әкренләп тынды. Актүш акыллы гына әле бер колагын әле икенче колагын шомрайтып, балыкларны күзәтә.
—Аяз! Беләсеңме, бүген кичкә синең әтиең белән әниең кайтырга тиеш.
—Ур-ра!—Аяз көймәдә аягүрә басты.
—Чү балам, әкрен, көймә янтаймасын, тыныч кына утыр, кыймылдама.
Бераз баргач Аяз тагын бабасына сорау бирде.
—Бабкай, тәүфыйк нәрсә ул?
—Анысы, улым, әбиеңнән сорарсың инде. Ул бик яхшы аңлатыр.
Сөтләдән тирән тобага кергән урында ак төнбоеклар бик күп. Кадыйр каегын шунда борды. Ишкәген көймә эченә салып, берничә ак төнбоек өзеп алды.
—Әбиеңә бүләк итәрсең, һай, ярата әбиең ак чәчәкләрне,—дип Аязга чәчәкләрне сузды.
Алар авылга кайтып җиткәндә кояш хәтсез генә күтәрелгән иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.