Latin

Бәхет Мизгелләре

Süzlärneñ gomumi sanı 805
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 554
51.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Ул елда көз җылы һәм матур көннәре белән килде. Нургали әфәнде Казан урамнарыннан күңел иркенлегендә узып, 15 нче номерлы микро-автобуска утырып, шәһәр үзәгенә таба юл алды. Әллә ни ашыкмый да иде.
Бу микро-автобус махсус маршрут белән йөрүче такси санала. Тиз йөрешле «Газель»ләр иртә-кич халыкны шыгырдаганчы тутырып чаптырсалар да, көндезге вакытларда тәмам диярлек бушап калалар, ике-өч кешегә хезмәт итүне дә зур бәхеткә саныйлар. Нургали әфәнде шушындый хөрмәткә ия булуына шат иде. Күңеле моңа бик тә хушланып барганында, чираттагы тукталыштан аның янындагы утыргычта күгәрчендәй бер чибәр туташ урын алды. Нургали әфәнде аңа йотылып караган хәлендә өнсез калды. Туташ моны игътибар галәмәте дип кабул итте булырга кирәк, борын очынача төшеп җитәрдәй озын керфекләрен сикертеп алды. Нургалинең рәхәтлек белән ишелеп чыккан кайнар сулышы кая таба барганын белми, туташның хушбуй исләрен алып бөтерә-бөтерә, түгәрәк ак йөзендәге гарәби мәһабәтлек белән салыныбрак торган борынына кире кайтты. Ә Нургали әфәнде, чын ир кеше буларак, тимер йөрәген уттан алып суга, судан чыгарып, кабат ялкынлы утка ташларга өлгерде. Мондый хис аңарга таныш иде. Яшь егет кебек үзен тоеп, шушы хисенә рәхмәтле хәлендә ни хыяллана, ни сагышлана алмыйча, үз җае белән, сиздерми генә кыздан карашын алып, алга карап баруында булды.
Алар икесе дә «Толстой тукталышы»нда төшеп калдылар. Нургали, май ашаган мәче кебек назлы елмаеп, ак йөзен алтын нурлы кояшка куеп, күзләре чагылгандай итенде. Ул шушы хәйләне кызга таба борылу өчен уйлап тапты. Эссе җәй аның кара чәчләрен дә яларга, тәнен дә күгәртергә өлгерми үтеп тә киткән, ә менә туташ һәммә төрле кайнар комлыкларның рәхәтен тәненә сеңдерүдән җитлегеп пешкән кызыл алма сыйфатын алган. Ул буй, ул сын: йөз дә сиксән һәм туксанга утыз да туксан! Хет бүген мәрмәр сын итеп Ирек мәйданына, «Милләт йөзе» исеме биреп, һәйкәл урынына бастыр, татарлыгы мәңгегә үлгән опера һәм балет театры да терелеп китәчәк, югыйсә!
Нургали шым булды. Аның метр да туксанлы буе сирәкләнә башлаган яфраклы бер гасырлык чаганнар биеклеге булып китә язды. Юлны аркылы чыкканнарында туташка һәммә машиналар, тукталып, мәрхабә юлын бирделәр. Бу форсатны Нургали әфәнде калдырасы түгел иде, авыр һәм киң сулыш ала башлаган эреле-ваклы машиналар күзеннән югалу өчен адымнарын ешайтты. Кыз алдан бара бирде. Аңа карап баруы Нургалине исә яшьлегенә алып китте. Әмма ул бу мизгелдә һичкемне исенә төшерергә теләмәде, чөнки мондый туташ аның бәхетенә насыйп булганы юк иде.
Һәм менә светофор юл бирми туктатты. Хәтта туташны да санга сукмады. Ә бәлки аны күрүдән күзләре яшел янган җиреннән кызарып киткәндер?
Маркс урамы машиналарны ярата инде ул. Элекләрне моннан обком, местком, партком, совмин машиналары гына йөртелсә, кызыл бугаз коммунист «аталары»на гына аннан «Волга»ларда җилдерергә рөхсәт ителсә, хәзер киемнәрен үзгәртеп кигән шул ук абзыкайларның буржуаз балалары чит ил лимузиннарында «Маркс»ны таптый иделәр.
Яшел ут янды. Туташ, күз сирпеп кенә әйдәкләп алып, Нургали әфәндегә «алдан барырга инде сезнең чират» дигәндәй, хөрмәт вә игътибар илә ишарә бирде. Мондый «ак җәймәле юлдан баруы» үзе бәхет була бит ул! Шунлыктан Нургали әфәнденең башы күккә тиде. Белә иде: туташ аны күзәтеп килә, һәр адымына, буй-сынына, үз-үзен тотышына соклана. Мөгаен уйлый да торгандыр әле: «Бераз олырак яшьтә икән,— имеш,— әмма да мондый әфәнде белән танышлык яхшы булырга тиеш! Сүз башламасмы?»
Инде Нургали әфәнде кайнар адымнарын тышаулады. Туташ аны күбәләктәй очып килешендә куып тотты. Аларның күзләре тагын очраштылар. «Ниндидер серлелек белән тулы үзләре!»— диде Нургали әфәнде, күңелен юатып, үз серенә үзе генә күмелгән хәлендә.
Горький урамын кисеп чыгарга тиеш иделәр. Тиз арада светофорда яшел ут янарга өлгерде. Болай ук ашыктырмаса да ярый иде дә бит!..
Нургали горур адымнары белән атлый бирде. Аның аяклары йомшак кына басалар, гүяки чыпчык артыннан аулаган азгын мәче диярсең әфәндебезне! Ә туташның үкчәләре асфальт сукмагын чикләвек ваткандай шак-шок китерә. Нинди тигез һәм затлы адымнар! Әллә соң чыннан да кыеп кына сүз башларгамы? Кая кадәр шушылай янәшә атлап, күзләр белән генә сөйләшеп барырлар?
Урамда яшь студент егетләр аз түгел иде. Нургали әфәнде аларга кызыгып һәм бераз көнләшеп карап-карап алгалый-алгалый гына атлады. «Сезнең яшьтә минем дә күзләрем сукыр иделәр!— диде ул, үз-үзенә пышылдап, әмма бераз сөенеп һәм тантана итеп.— Чибәр кызны сез күрмисез, беләм! Яшьлекнең кадерен санлагыз, кадерен! Һәр ялтыраганга күз салмагыз, алтын бөртеген табыгыз! Менә ул вакытта мәхәббәт дөрес була!»
Нургали әфәндегә болай уйлавы тагын да рәхәтлек бирде. Күңеле күбәләктәй талпына, инде дә очып китәр сыман. Әйе, аңа рәхәт, бик тә рәхәт. Ул бит чибәр, бер кашык сусыз да, юк-юк, хәтта кашыксыз да, шул килеш кенә йотарлык туташның күз карашына басып-басып кына, оча-оча гына бара! Йа Ходай, бу нинди бәхет, бу нинди рәхәтлек, бу нинди сәгадәт! Моннан соң мәңге шулай булачак!
Нургали әфәнде кинәт кенә туктап калды, менә туташ аны куып тотасы иде. Әмма юк та юк. Нургали артына борылды, уңына, сулына. Тик туташ беркайда да юк иде инде!
Ул шунда асфальт юлдан кызның эзләрен эзләп карады. Тик таба гына алмады. Җылы кояшның алтын нурлары анда сибелеп уйный иделәр. Нургали әфәнде аларның һәр бөртеген дә аерым-аерым күреп алырга өлгерде бугай.
Һәм шунда ирексездән үз күләгәсенә игътибар итте. Аның ул олы корсаклы, чатан аяклы, бөкресе чыккан сурәттә булуын күреп шаклар катты.
28.02.07.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.