Latin

Бәхәс

Süzlärneñ gomumi sanı 1358
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 858
44.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмористик хикәя)
Безнең Габделвәлине әйтәм, бигрәк үзсүзле кеше булып чыкты. Илле яшькә җиткән ир дә димәссең, бала-чага кебек сәбәпсез-нисез бәхәсләшергә генә тора. Телевизордан юк-бар тапшыру карап, җыен ялган, гайбәт-чәйнәшү белән тулы «сары» гәзит-журналларны укып эшкә килә дә тотына бәхәсләшергә... Имештер, җырчы Жанна Агузарова Альфа центаврдан Җиргә җибәрелгән чит планета кешесе; 1972 елда Тольяттида чыккан «копейка» Жигулие әле конвеердан гына төшкән, буяу исе аңкып торган «Мерседес-600» дән йөз мәртәбәгә яхшырак; «Әл-Кагыйдә»нең җитәкчесе Усама бен Ладен бер кем дә эзләмәгәч, Әфганстанда качып яткан тау мәгарәсеннән чыгып, сакал-мыегын кырып Госман Баян улы Латыйпов исеменә паспорт яңартып, икенче ел Мәскәүнең «Черкизов» базарында ит чабучы булып эшли икән, тагын әллә нәрсәләр... Ул боларга шул кадәр тирән инанган ки, аңа каршы сүз әйтү, бәхәсләшү файдасыз: стенага барчак бәргән кебек, үз тусаны-туксан.
Бүген төшке аштан соң тагын кемгә ничек бәйләнергә белми аптырап йөрегәннән соң юктан гына бәхәс куптарды. Габделвәли Мисырда бер хатын ире белән ун ел сөйләшмәгән дигән искитмәле яңа хәбәр әйтте.
–Вәт бәхетле ир ичмасам, – диде Саттар татлы хыялга бирелеп.– Э-эх, минеке дә шулай берәр көн, һич югы бер-ике сәгать дәшми торса... Ләкин, кызганычка каршы, андый хатыннар дөнья йөзендә юктыр ул. Син укыган гәзиттә алдаганнардыр әле.
– Нишләп алдасыннар, ул гәзит гел чын дөресен генә яза! Менә мин бер гаиләне беләм, аннары күптән түгел телевизордан да күрсәттеләр, Тибетта бер лама... – Габделвәли кызып китте. Саттар тегене махсус үртәгән кебек гел каршы әйтә, бик озак төкерек чәчүнең нәтиҗәсе шул булды – болар кул кысышып бәхәсләштеләр, мин аердым. Габделвәли бер атна дәвамында бер кешегә бер генә сүз дә әйтмәскә тиеш. Әйтсә, биш мең сумын Саттарга бирә, отса, ул аңа шул кадәре акча тиеш. Сөйләшенгәнчә бәхәс шул ук минуттан көченә керде.
Әле генә шау-гөр килеп торган бүлмәдә тынлык урнашты, ялгыз чебен бызылдавы гына ишелә. Бераздан тынлыкны бозып телефон шалтырады.
– Кыямов керсен әле минем янга! – Бу кече урынбасарның һәрвакыт боерык бирергә күнеккән тавышы иде. Габделвәли ук кебек атылып аның бүлмәсенә йөгерде, берничә минуттан бурлаттай кызарып килеп керде. Кәгазь кисәге алып тиз генә нәрсәдер язды да миңа сузды. Анда: «Сине чакыра» диелгән иде.
Кече урынбасар мине бик ачулы йөз белән каршы алды.
– Сез нәрсә анда, вообше ыштули, панимаешь?! – диде ул сөзәргә килгән үгезнеке кебек карашын төбәп. Мин аның мондый тирән мәгънәле соравын, нәрсә әйтергә теләгәнен аңламадым. «Икеле» алган бала әтисе каршында көндәлеген тотып торган кебек башымны түбән иеп тузан кунган ботинкаларыма карадым.
– Сиңа дәшәм, син дә Кыямовка ияреп әсиргә төшкән партизан кебек авыз да ачмаска уйлыйсыңмы? – Кече урынбасар минем каршыга ук килеп басты. – Нәрсә син дә әллә телеңне йоттыңмы? Айлык отчет кайда?..
– Өч минуттан алып керәм.
Мин йөгереп кирәкле кәгазьләрне алып килдем. Урынбасар аларга күз йөгертеп чыкты да, мөдир урынына минем исем-фамилияне куеп ярты сәгатьтән кире кертергә кушты. Шулай итеп Габделвәли урынына мин мөдир булдым. Ул бу хәбәрне бер сүз дәшмичә, бары тик агарынып-күгәренеп кабул итте, ни эшләсен – отыласы килми бит. Аның кесә телефоны шалтырады, ул алып тыңлады да сүндерде. Телефон тагын, тагын шалтырады. Габделвәли җавап бирмәде, телефонын бөтенләй сүндереп, аккумуляторын ук алып өстәл тартмасына салып куйды.
Ярты сәгатьтән космик ракета кебек атылып моның хатыны бүлмәгә килеп керде.
–Син нәрсә, хайван, минем белән сөйләшергә дә теләмисеңме, нигә җавап бирмисең?! – Чәче-башы тузган Дөррия безнең барлыкны да сизмичә кычкыра башлады. – Кичә кич үк еландай телләремне чыгарып әйттем, әнине вокзалдан барып каршы ал дидемме? Дидем! Иртән киткәндә янә исеңә төшердемме? Төшердем! Ә син бүселеп эшеңдә ыштан туздырып утырасың, җитмәсә телефоннан да җавап бирмисең. Беләм, минем әнине яратмагыныңны да, аны күрә алмаганыңны да беләм, синең белән беренче ел гына яшәмим. Килмәсен безгә дисеңдер инде, какбы ни так, ни шали-и-и, барыбер синеңчә түгел, ә минемчә булачак! Мин аны такси чакыртып каршы алдым инде... Ник карап каттың, күзле бүкән, әйт берәр сүз. Нәрсә мыңгырдыйсың, я әниең, я мин дияргә әйтәсеңме? Тагын ультиматум куймакчысыңмы? Әлбәттә, әнием! Син чүпрәк белән балалар хакына гына яшәдем, чәчләремне агартып бетердең бит инде, имансыз. Көн дә эш дигән булып соңлап кайтасың, бүген бөтенләй кайтып йөрмәсәң дә була, йөргән нәстәңдә яшә, сөяркәңә күч!.. Все, түземлегем бетте, чемоданыңны җый да сыпыр, өйдә эзең-юлың булмасын!
Хатыны ничек килеп кергән булса шулай ук җил-буран туздырып чыгып та китте. Без көләргә дә, еларга да белми аптырап, авызларыбызны ачып карап калдык.
Эшләгәнгә сабышып күпме утырганбыздыр белмим, бер вакыт янә бүлмәнең ишеген шакыдылар.
– Мөмкин микә-ә-ән, – дип ике кулына да зур төенчекләр күтәргән сары бөдрә чәчле, юантык гәүдәле ханым килеп керде. – Исәннәрмесез әле?..
Ул дәшүче булмагач, мәче кебек тавышсыз гына атлап килеп Габделвәлинең өстәле янындагы утыргычка утырды.
– Исәнгенсеңме, абый,– диде ул. – Менә килгән иек әле... Габделгата белән. Әни сезгә сәлам әйтеп калган ие, әйе... күп итеп. Абый, мине беләсең, уратып-чуратып торырга яратмыйм, турыга чәпим – без сиңа бик зур йомыш белән килгән иек. Бик зур урында эшлисең, кабинетың якты, җылы, өстәлеңдә телефоның да бар. Абый ник дәшмисең, әллә мәйтәм, авырып торасыңмы? Әллә мине күреп «Бу тагын нәрсә теләнеп йөри» дип хафага калдыңмы? Все, моннан соң бер нәрсә дә сорамыйм, кызыбызны югары уку йортына кертергә ярдәм ит тә... Коры кашык авызны ерта, димәкчесеңме? Буш кул белән килмәдек, аның гына рәтен-чиратын беләбез. Бал, май, каймак, кичтән генә суелган сарык ите, каз, бройлер тавык алып килгән иек... Әни дә сиңа, җиңгәчәйгә, балаларыгызга, кода-кодагыйларга бераз күчтәнәч җибәрде. Гаеп итмичә кабул итеп ал. Ник дәшмисең, әллә ике елга бер кайтып йөреп авыл ризыкларыннан да бизеп беттеңме, әй? Ай-һай, чистый шәһәр кешесе, тәмам гарадскуй булгансың бит син, абый! Тукта-тукта, син кәперәеп нәчәлник булып утырып, тәмам эреләнгәнсең түгелме? Бердән -бер сеңлеңә, ике ел күрми торганнан соң бер генә әйтер сүзең дә юкмы? Дә-ә-ә, малай менә бит шәһәр һәм дәрәҗә кешене нәрсә эшләтә... Кеше булган берәү имеш! Сәнәктән көрәк булгансың икән! Әнигә кайтып барысын да сөйләп бирәм әле менә. Ярый, хуш, абый, сиңа хәзер туган йортыңның ишеге генә түгел, ә авылыбызның да капкасы ябык булачак...
Ханым төенчекләрен өстерәп чыгып китте.
Бүген Габделвәлигә кеше килә торган көн булды ахыры, үч иткәндәй эш телефоны да тынып тормады, ә ул батыр партизан кебек ләм-мим. Кызарынып-бүртенеп тик утыра, отыласы килми, моңа кадәр бер бәхәстә дә җиңелмәгән кеше бит ул!
Күп тә үтмәде кулларына кармак, чиләк тоткан, биштәр аскан, сазда йөри торган озын кунычлы итек кигән ике кеше килеп керде.
– Хезмәт батырларына кайнар сәлам, – диде май кояшы кебек балкып, озын буйлы, кызыл борынлысы.
– Атна ахыры, жомга көн дип тормый саннар чүпләүче «кәгазь кортлары»на ялкынлы упшый привет, – диде кыска буйлы юантык гәүдәлесе.
– Кыямов иптәш, без синең янга, – диде озын буйлысы җитди төс белән. – Син нәрсә, әллә оныттың? Бүген төштән соң балыкка барабыз дип сүз куешкан идек бит. Теща бүлнистә, аның янына хәл белергә барам дип эштән сорап китәргә тиеш идең. Өеңә бардык –өйдә юксың, шалтыратабыз – җавап бирмисең, менә эшеңә килдек. Ә син дөньяңны, иң мөһиме дусларыңны онытып эшләп утырасың. Инде ничә еллар килгән традицияне бозмыйк...
–Тем более Хисмәйнең бүген шатлыклы көне, сәбәп бар, я әйт әле, – диде кыска буйлысы.
– Әйе, минем малай унынчыга җитеп беренче тапкыр физкультурадан «бишле» алды бит, сәбәп түгелмени? Сәбәп, шатлыгынна хатын хәтта ике шешәлек акча бирде. Балыкка бармыйча әллә өйдә генә эчәсеңме дигән иде, дуслардан аерылмыйм дип кырт кистем. Ә син утырасың, безгә күтәрелеп тә карамыйсың. Әллә телеңне йоттыңмы? Ә-ә-әй, «Муму», мине ишетәсеңме? Чукракланган ахыры бу...
Габделвәлинең дуслары ярты сәгатләп аның янында бөтерелде, тегесе бер авыз сүз әйтмәде.
– Өч борынга өч шешә алган идек, өченчебез килмәде дип эчүдән баш тартып булмый бит инде, – диде озыны көрсенеп бүлмәдән чыгып киткәндә. – Үзебезгә көч төшә...
Эш азагында, өйгә кайтырга җыенганда шефыбыз – Гали Галиевич үзе безнең бүлмәгә килеп керде.
– Кыямов, безнең кантурда сине бик эре бәрәңге ашаган, бер кешене дә санга сукмый, ихтирам итми, сүз дә дәшми дип сөйлиләр, шул дөресме?–дип Габделвәлинең каршысына килеп басты. – Бәлки минем белән дә сөйләшмәссең, ә? Я, ник дәшмисең? Мөдирлектән төшергәнгә үпкәләдеңме? Үзең гаепле, тормаска иде аквариумдагы балык кебек. Ник дәшмисең, әллә телеңне йоттыңмы?!
– Без, Гали Галиеч...
Габделвәлинең бу бәхәсләшкәннән соң әйткән беренче сүзләрен без шау-гөр килеп, шатланып кабул иттек, отылды бит. Шефыбыз аңламады, аптырап калды.
–Без, Гали Галиеч, бер атна сөйләшми торырга бәхәсләшкән идек, –диде Габделвәл мескен тавыш белән.
– Әле сез эш вакытында юкны-бушка аударып, бәхәсләшеп утырасызмы, әрәм тамаклар?! Кыямов, яз гариза – син уволен! Сине кече урынбасарым юкка гына мөдирлектән төшермәгән. Ә сез, ерык авызлар, бу айдагы премиядән колак кактыгыз. Приказ белән танышырсыз... – дип шеф ишекне каты итеп ябып чыгып китте.
Шулай бер атна сөйләшми тора алам дип күкрәк сугып бәхәсләшкән Габделвәли берничә сәгать эчендә отылды. Ул хатынсыз-гаиләсез, эшсез, туганнарсыз, дусларыз, өстәвенә акчасыз да калды. Сүзең –көмеш булса, дәшми калуың алтын диләр бит, ә аның дәшмәве артык кыйммәткә төште.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.