Latin

Әйтелми Калган Рәхмәт Бәласе

Süzlärneñ gomumi sanı 432
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 307
54.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Нәсер
Минем аны беренче тапкыр гына үпкәләтүем түгел инде! Хәерсезлегемнең сәбәбеннән үземә ачуланып йөрсәм дә, моның белән ни аның күңелен, ни ялгышымны төзәтә алмаячагымны беләм, аңлыйм һәм бу чарасызлыктан гаҗизлектә калам. Югыйсә укытучым да иде әле ул. Ә укытучының укучысыннан рәхмәт сүзе ишетәсе киләдер! Һәрхәлдә ул моңа лаеклы һәм шулай булырга тиешлеген яхшы белә.
Әйе, укытучымның миңа беренче тапкыр гына үпкәләве түгел иде. Кешеләр аша:
— Шалтыратып булса да рәхмәт әйтсен!— дип җиткерүенә дә күнмәдем. Алай гына ярамас, тәрбиясезлек булыр төсле аңлашылып, күңелем изелеп йөрдем. Әмма җәмгыятьтә кабул ителгән әдәп кагыйдәсенең тойгыларымда эше юк иде. Бәлки ул тойгыларым аклану җаен таба алмавымнан да булгандыр? Шулай да әлегә ул хакта уйлана алмадым. Һәрхәлдә башкача фикер йөртә тордым. Имеш, рәхмәт әйтер өчен әлегә җаем да юк, «коры кашык авызны ерта!» Ә аннары, әйе, ни өчен әле аңа рәхмәтле булырга тиешмен? Мөмкинлеккә очраганы саен кыенлыклар тудырырга омтылганы өченме? Юктыр, ул даими рәвештә яклап килде түгелме соң?
Бу сорауларым эчендә тәмам башым катып, мәсьәләне гади генә чишеп куясы урынга, аңа җиткерергә тиешле рәхмәтемне кичектереп, вакытны соңарта тордым. Бу ялгышым өчен көннәрнең берендә кыен хәлдә каласымны тоя, әмма күз алдыма китереп бетерә алмый идем.
Сүз белән кешене үтереп була. Шунлыктан аны бик сак кулланырга кирәк. Әмма...
Хөрмәтле укытучым минем хезмәтләремә хәерхаһлы иде булырга кирәк, һәрхәлдә моның шулай булуын мин үзем тели идем. Мөмкинлек барында хезмәтләремне кулына тапшырып килдем. Ул да, үз ягыннан игътибарлы булып, аларга нигезләмәләр ясаштыргалады. Миңа шулар да җитә иде. Исем өчен түгел, хакыйкатькә хезмәт итү максатында идем. Хәер, башкача уйлаучылар да бардыр. Анысы алар эше. Хакыйкатьне дә һәркем үзенчә күрә һәм аңлый. Үз хатаңны тануы авыр ул. Нәрсәне-нәрсәне, монысын яхшы беләм, чөнки үземнән чыгып әйтәм.
Шулай итеп укытучым:
— Җаның бармы синең?— диде, ахырда телефоннан үзе мине эзләп табып.— Шалтыратып булса да рәхмәт әйтергә тиеш идең!
Тавышы бик тә ачулы булып, бәгырьне каезлап ташлады. Күңелем кузгалды. Нәрсә, миндә җан да калырга тиеш идеме әллә?..
Унбиш еллар буена бүленә-бүленә, чиләнә-чиләнә язган хезмәтемне бик авырлык белән китап итеп бастырып чыгарып, бу сөенечемнән һәр нөсхәсен диярлек бушка өләшеп бетердем. Галим-голамәдән рәхмәт сүзләре дә ишетермен дип өметләнгән идем. Дөрес:
— Күп эшлисең, тырышасың!— дип мактаган иделәр, әмма шуңадыр бәлки, бераздан соң моның киресен әйтерләрен башыма да китерә алмадым. Бүтәннәргә мине мактап, күземә карап ачуланулары ярый торган хәл, анысы... Мактаулы кеше буларак телләрендә каласы идем дә...
Әйе, кадерле укытучыма мин рәхмәтле! Әмма: «Ни өчен аяк чалды икән ул?— дип уйлыйм-уйлыйм да:— Хәер, бу әле һични түгел!»— диярәк борчылудан туктыйм.
Яхшы кеше ул! Рәхмәтле булыйм, үпкәмне онытыйм... Кирәкми ул борын чөерү, имеш...
Ә шулай да рәхмәт аңа. Акылга адәм баласын менә аның кебек утырталар аны! Акылга утырмый ир булып буламы соң ул!
Октябрь-ноябрь, 2000.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.