Latin

Әй, Хәзерге Бала-чага!

Süzlärneñ gomumi sanı 424
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 284
49.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Язгы салкын көннәр узып, җәйгә кергәч, яшьләре сиксәнгә җитеп килүче Көнкүрмәс карчыклары Шәмсия белән Мәрзия тагын да якынаеп киттеләр. Көн саен булмаса да, ике көннең берендә очрашалар, әле берсенә, әле берсенә чәй эчәргә йөриләр. Шул чакларда бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, кыш буена җыелган эч серләрен уртаклаша ике ахирәт. Менә бүген дә самавар кайнап чыкканны көтә-көтә, мыдыр-мыдыр сөйләшә башлаганнар иде, сүз юнәлеше үзеннән-үзе оныкларының уку турына кереп китте.
— Карале, ахирәт, — дип башлады сүзен Шәмсия, — синең төпчегеңнең уртанчы улы унберне бетерде түгелме? Имтиханнарын ничек бирде соң?
— И-и, ахирәткәем, биреп бетерде-бетерүен, тик матикматиктан өчле алган. Бер мәсьәләне чишә алмадым, ди.
— Авыр мәсьәлә туры килгәндер инде?
— Авыр дип, фуныксиянең теге ни... Нәрсә соң инде? Менә тел очында гына тора, таныш сүз инде, онытканмын.
— Тамырларын, дисеңме әллә, ахирәт?
— Әйе-әйе, тамыр! Шул фуныксиянең тамырларын дөрес тапмаган. Карале, син, Шәмсия, матикматикны беләсең, ахрысы, нибуч?
— Әй, беләм дип инде! Кая инде ул минем ике класс белем белән?! Минем Рифатның кызы да узган ел икзам биреп йөрде бит. Шул әзерләнгәндә бераз колакка кереп калганны гына әйтүем. Минем онык та шул матикматик белән интекте инде. Теге Фифагур тиаримасы бар бит әле, шуны оныттым да куйдым, ди.
— И-и, ахирәт, анысы гупчим җиңел нәрсә бит аның. Шуны да онытканмы? Теге кәтлитләрнең шакмаклары сумсасы турында бит әле ул?
— Юк ла инде, Мәрзия, кәтлит түгел - кәтит, шакмак түгел - күәдрәт, сумса түгел - сумма. Әйе, әнә шуны оныткан, билләһи. Кайткач үзем дә ачуландым. Әй, хәзерге бала-чага соң! Мин биш класс белемем белән дә...
Шәмсия карчык «юк инде» дигәндәй, кул селтәп, бөтенләй читкә борылып утырган иде, Мәрзиясе кабат сүз башлады.
— Шәмсиякәй, ул Фифагур дигәннәрен әйтер идең, бигрәкләр дә затсыз адәм икән инде. Балаларны тилмертеп, шундый тиарималар уйлап чыгармаса соң?!
— И-и, ахирәт, Ниутын дигәннәре янында Фифагур пүчтәк кенә әле ул. Минем Әнисәнең малае Тәфкил унберне бетергәндә, физикадан шул Ниутын закуннары туры килеп, гаҗизләнеп беткән иде. Ике закунны хәтерлим, өченчесен онытканмын, ди.
— Әйтмә дә инде, ахирәт, балаларның миләрен черетеп, өчәр закун чыгарып ятмаса соң, берсе генә җитмәгәндер аның. Уку бит ул болай да энә белән кое казу. Ул Ниутын дигәне безнең кеше түгелдер, Шәмсия. Югыйсә, безнең татар булса, балаларны жәлләр иде бераз. Җәбридер ул?
— Ул закуннарны әйтәм, бигрәкләр дә күп чыгаралар инде, Мәрзиякәем. Кайсы фәнне генә алма — закун да закун. Үзебез интекмәсәк тә, оныклар жәл шул.
— Сөйләмә инде, ул закуннарның әле берәрсе үтәлсә ярар иде. Әнә бит, хөкүмәт чыгарган яңа закуннар да үтәлми. Ә Фифагур белән Ниутынның әллә кайчан чыгарган закуннары үтәлми дә үтәлми инде...
Ике карчык барлык оныкларын әнә шулай бер кат барлап чыккач, хәзерге укуның авырлыгыннан зарланып, сукранып алалар да, әй дөньялар көйсезләнде шулдип, кул селтәп, чәй эчә башлыйлар.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.