Latin

Авызыңны Белеп Ачмасаң...

Süzlärneñ gomumi sanı 527
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 359
53.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска) Гайфинең күңеле күтәренке, кәефе шәп иде. Шуның ише вакытта шатлыктан дөньяны кочасы, кычкырып җырлыйсы килә. Һәм ул юл читендәге эскәмиягә килеп утырды да, ирексездән уена килгән беренче җырны шыңшый башлады. Аннан соң, тулып ташыган күңеле түзмәгәч, кычкырып ук җырларга кереште: Мәк чәчәген өздем ялгыш кына, Чүп үләне диеп бутадым... Тик аңа җырын дәвам итү насыйп булмаган икән, шулчак ике як иңсәсеннән кемнәрдер тотып алды. Гайфи башта моны берәр танышы шаярта гына дип уйлаган иде. Тик артка каерылыбрак караса, милиция формасы кигән таныш түгел ике адәм. Кем беләндер бутаганнардыр да, хәзер, күргәч җибәрерләр, дип уйлады Гайфи. Тик ычкындыру тегеләрнең уйларында да юк. Көн саен берәр яңа закон чыга торган бу заманда, әллә соң җәмәгать урынында кычкырып җырларга ярамау турында да берәр закон әмәлләп ташладылар микән депутатлар, дигән уй йөгереп узды Гайфинең башыннан. Аның уйларын бүлеп, тегеләрнең берсе сүз башлады: - Наркобизнеска керештем, дисең инде, алайса? Эшнең мондый борылыш аласын көтмәгән Гайфи тотлыга-тотлыга акланырга тотынды: - Нинди нар... наркобиз... бизнес, кем беләндер бутыйсыз бугай. Мин бернинди бизнес белән дә шөгыльләнмим. Тик теге адәмнәргә бу сүзләр тырнак очы кадәр дә тәэсир итмәде. - Әле яңарак кына, мәк чәчәген өздем, дип кычкырып торучы син идең түгелме? Гайфи шунда гына аңлый башлады. - Әйе, мин! - диде ул, эшнең нәрсәдә икәнлеген тиз генә төшендереп, боларны оялтачагын уйлап, авызын җәеп елмаеп та куйды хәтта. Тик формалы кешеләрнең йөзләре җитди иде. Сул яктагысы кесәсеннән кызыл тышлы ниндидер таныклык алды да, Гайфинең борынына терәде: - Без милициядән. Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре, - диде ул, кырыс кына. – Мәкнең наркотик ясау өчен чимал итеп файдаланылуын беләсеңдер, шәт? Мәк өзүеңне яшермисең инде димәк?.. - Әйе, тик ул ялгыш кына... әй лә ул бит... Тегеләрнең җитди кыяфәте Гайфине тәмам буташтырды. «Ул бит җыр гына» дип әйтмәкче иде дә, югыйсә. - Чүп үләне дип бутаганыңны да әйттең бугай? Димәк, бакчаңда чүп үләне утаганда, ялгышып кына мәк чәчәген дә өзгәнсең. Ә бакчада мәк үстергән өчен нинди статья каралганлыгын беләсеңме соң? Бу сүзләрне әйткән адәм, инде боргаланырга урының калмады, килеп каптың, асыл кош, дигәндәй Гайфинең кулын тагын да кысыбрак тотты. - Бакчам юк минем, белдегезме? Җибәрегез! – Гайфи ычкынырга теләп кулларын йолкып карады, тик юкка гына. - Әһә, үз бакчаң юкмы? Кеше бакчасына кергәнсең алайса. Кеше милкенә кул сузган өчен тагын бер статья чәпәргә була. Я, әйт кайдан өздең ул мәкне? Урынын күрсәт безгә... Кулларын ычкындырырга маташуын, качарга җыену дип аңлап булса кирәк, милиционерларның берсе Гайфинең кулларына богау кидереп алырга да өлгерде. - Я, гаебеңне таныйсыңмы?.. - Нинди гаебем булсын минем, җыр гына бит ул, - дип акланып маташты Гайфи. - Карале, кара, җыр гына, диме?! Үзе дә наркотик кулланадыр бу. Юкса, өстендә шундый статья торган кеше шулай битараф була аламыни?! Өстәвенә, җыр гына ул, дип торган була бит әле... Шул арада, сиреналарын яман ачы кычкыртып, милиция машинасы да килеп туктады. Гайфи каршылык күрсәтеп маташмады. Болар белән тарткалашуның мәгънәсезлек икәнен төшенгән иде инде ул. Эткәли-төрткәли машина эченә керткәндә, тиз арада җыелып өлгергән халык төркеме арасыннан ике хатын-кызның әңгәмәсен генә ишетеп калды ул. - Тагын кемне эләктергәннәр? - Наркотиклар белән сәүдә итүче, ди. Кесәсеннән бер килога якын наркотик алганнар, беләсең килсә! - Күр инде син, тәки азындылар бит болар. Судсыз-нисез урында терәп атасы шуларны... - Әй, бездә законнар катымыни соң?..
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.