🕙 28 minut uku
Авыл Мөгаллимнәре - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 3685
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1971
36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Ак ашъяулык янына Сәлимәм белән янәшә утырдык. Кара авыл икмәге, тоз, яшел суган һәм бәрәңгедән дә тәмлерәк бер генә ризык та юктыр төсле тоелды. Табигатьнең матурлыгы, дөньяның иминлеге, кылырга ният ителгән эшләрем изгелектә булу сәбәпле җан сәгадәт диңгезендә йөзә, мәхәббәтем — Сәлимәм, күңел түрендә һәм каршымда ямь өстенә ямь, сөенеч вә шатлык өсти иде.
— Рөстәм, җиләкләп эчик, бәгырь!
Хатыным эре һәм кызыл җир җиләкләре белән тулы бидонына күрсәтте.
— Иртә ич әле!
— Нәрсә иртә?
—Тиз тутыргансың дигәнем. Әле бит минем печән чабасым күп. Нәрсә эшләрсең соң?
— Тик утырырмын, синең чалгы селтәнгәнеңне карап кына...
Икебез дә көлеп җибәрдек. Сәлимәм һаман да тегеләй-болай шаяртып сөйләде. Мин ак калай кружкалардан иреннәремне пешерә-пешерә җиләкле кайнар чәй эчтем.
«Әллә шалаш ясап куяргамы?»
Фикеремне хатыным белән уртаклаштым. Ул моңа тагын да ныграк сөенде. Ашыктыра ук башлады. Ничек тә ярар дип кенә тотынган идек, шалаш эче иркен һәм яхшы булып чыкты. Элекке умарталыктан калган колга һәм киртәләр, инде ныклыкларын югалткан булсалар да, җайга килеп тордылар.
Шалашны әмәлләп бетерүгә, түренә чумдык. Монда күләгә, кигәвеннәр дә керергә атлыгып тормый иделәр. Сәлимәмне кочагыма алдым. Сөякләр йомшарып, буыннар таралып китте...
Без уянганда кояш инде шактый түбәнәеп, көн суына төшкән, учагыбыз көлгә генә калган иде. Әмма күңелемә ут йөгерде. Эшем калу сәбәпле йөзем бозылды. Йоклап ята торган чакмыни!
Тик Сәлимәм мине юату җаен тиз тапты:
— Рөстәм, ни булды? Эш өчен хафага төштеңме? Дәү әтием әйтә торган иде: «Өйләдән икендегә кадәр кылган фигыльнең бәрәкәте булмый, зәхмәте генә бар!» — дип. Менә хәзер чалгың да яхшырак үтә башлар, әүвәле тамак ялгап
алыйк.
Ни диде, шул булды. Хатынымның болай олуг киңәш бирә алуын көтмәгән идем, акылына хәйран калдым. Ә ул: «Мин әле үзеңә күп нәрсәләрне өйрәтермен!» — дигәндәй елмаеп карап кына, өлешенә тигән бәрәңгесен чистартып, хөрмәт белән алдыма куйды:
— Монысын син ашыйсың. Артык зур ул, миңа шушы кечкенәләре дә җитә.
Каршы килсәм дә, ризалашырга мәҗбүр идем. Кичкә кадәр туктаусыз печән чаптым. Мул һәм бәрәкәтле тезмәләр күңелемә сөенеч өсти иде. Кояш тәмам ятагына якынлашкач, кайтыр юлга чыктык.
Калкулыкны менүгә хәйран калдым: авыл янындагы көтүлек һәм болыннарның һәр почмагында диярлек бүген эш кайнаган икән. Кайберәүләр инде печәннәрен кибәнгә куярга да өлгергәннәр. Болай көннәр матур торса, бу атнада һәркем малларына кышлык азыкны әзерләп бетерәчәк.
VI
Печәнне чабу гына түгел, аны вакытында киптереп кибәнгә куясы, кайтарып өясе дә бар. Беренче өч көндә алны-артны карамыйча диярлек эшләдем дә эшләдем. Сәлимәм җиләк җыйды. Печәннең кипкәнен дүртенче көндә әйләндереп, тагын бераз чалгы селтәндем. Күңелем сизенә — җитәрлек булды. Чабарлык урыннары бетте. Үләне дә катып һәм юкарып китте. Әлегәчә маташканым күзне туйдыру өчен генә: кирәк тә, кирәк тә түгел кебек.
Кибәнгә куеп бетергәч, мин тагын Габдулла абзыйның ишеген кактым.
— Ә-ә, әйдүк, энем, әйдүк! — дип каршы алды ул.— Печән чабып булдымы соң? Мин әйтәм, барып карауга, йөгереп кайтып, рәхмәт әйтә инде, дим. Юк, күренмәдең. Әллә юка булдымы? Яздан матур иде югыйсә!
Тыныч кына елмая бирдем. Ничек тә өенә ияреп кермичә, монда гына йомышымны белдерәсе иттем. Ул арада Бибикамал апа килеп чыкты:
— Кемгә болай Габдуллаҗан бабаң сөенә дип торам. Балалар кайтканмы әллә, мин әйтәм. Син икән әле, Рөстәм улым! Әйдә-әйдә, Габдуллаҗан, тотма кешене ишек төбендә. Булмаганны, йорттан ямь яшереп...— дия-дия кыстатмас
җирдән кыстады, буйсынырга мәҗбүр итте.
Чәйләп утыралар икән.
Сизенәм, Габдулла абзыйның кыткылдаган күңеле ачы-төче су сорый. Әмма сөендерә алмыйм. Авыл җирендә бар эшнең башы-ахыры шул аракыга бәйләнеп кала бит. Йомышың төшсә, башкача хәл итеп булырын уйлау да мөмкин түгел.
Йөземә борчу йөгерә. Бибикамал апаның каймак салып ясаган чәен тиз арада бушаттым. Сүзне кузгатып җибәрмәкче итәм. Әмма, ай-ваема карамыйча, икенче кат татлы чәй салып кыстый башлыйлар. Ә Габдулла абзый: «Юкмыни анда синең, кесәңә тыгып килгәнең?» — дип сорагандай сөйләшә, җитмәсә өстәп тә куя:
— Менә, Бибикамал әбиең дә каршы килмәс ие, бүген эш тыгызрак булды, арылып та киткән...
Мин ни әйтергә белмим. Йомышым барып чыкмасын уйлап борчылам, аның саен кабаланып чәй эчәм.
— Балыннан кап, маеннан!
Бигрәк кунакчыл инде Бибикамал апа, болай ук кыстагач, тәм-томга да үреләм. Габдулла абзыйның күңеле үзенчә кытыклана. Сүзне уңлы-суллы болгап-болгатып карый. Туры әйтеп сөйләми, һаман да мин чапкан печәнлекнең нинди яхшы җир булуына басым ясый: «Аталган болыныгыз булыр!» — дип тә белдерә. Тик миннән файда югын сизенми. Үземне мокыт малай кебек тотам: аңламыйм, имеш.
Ярдәмгә Бибикамал апа килмәгән булса, мин ул көнне йомышымны белдерә дә алмый кайтып китәсе идем.
— Менә теге килгәнеңдә калдырган әйберегез бар иде, энем! Габдуллаҗан бабаң үзе генә тотмый, бүген кәефе дә күндәм күренә,— дип сөйли-сөйли, мич артындагы киштәсеннән бер башланган шешәне китереп өстәлгә куйды.
Габдулла абзыйның йөзе генә түгел, бөтен дөньясы балкып китте. Моңа кадәр киная белән мәш килгән теле тотлыкты. Беренче йомрысын әйләндереп куйгач кына бераз тынычланып калгандай булды.
Озак утырмадык. Ашыкканымны сиздердем. Безнең хуҗабикә дә кайткан иде, аңа эчкән килеш күренәсем килмәде.
— Трактор дисең инде?.. Юк нәрсә бит ул. Рәиснең кулында. Көне-төне барысы да эштә. Колхозга печәнен-башкасын ташыйлар,— дип аңлатып биргәч, минем тагын кәеф китте.
— Иртәнчәк яки кич белән булмасмы? — дип карадым. Габдулла абзый:
— Булмас,— дип кырт кисте.— Трактор — юк! Атлар да буш түгелдер. Печән өсте бит. Ә-ә... Тукта! Мин сиңа боерык язып бирәм. Атлар аранына барырсың. Хәйбулла бабаңнан бик үтенеп сорасаң, үзенекен бирер,— дип, кәгазь-каләмне түш кесәсеннән чыгарды да: «Бу кешегә җигүле ат бирерсең!» — дигән язуыннан соң тамгасын салды.
— Көне буена бер-ике юлласаң, бетә ул. Төяшергә үземне чакырырсың... Һай, юк, булмый. Мин иртәгә — басуда. Бикәң белән кайтарырсыз әле.
Саубуллашып, боерыгын кесәмә тыгып, кайтып киттем.
Мин борчылсам да, Сәлимәм сөенде. Ат белән печән ташуның нинди күңелле эш икәнлеген сөйләде. Мин дә тынычланып калдым.
Икенче көнне, көтү китүгә, абзар-араннар ягына юнәлдем. Бу тирәдә кеше-мазар күренми. Ат абзары дигәннәре бер җимерек сарайдан гыйбарәт булып, киртә-коймасыннан багана һәм казыклары гына тырпаеп тора иде. Унлап ат шушында гына үлән утлый, колыннары калын һәм коры тирес өстендә ауный вә уйный иделәр.
Бер әйләнеп чыктым. Алгы тәгәрмәчләре әвеш-тәвеш селкенеп торган арбадан башка һичнәрсәне күрмәдем. Шулай да сарай башында ныклап эшләнгән бер абзар булып, ишегендә бияләй кадәрле амбар йозагы эленеп тора иде. Шуңа карап тукталдым.
— Кем әле бу?
Куркып киттем диярлек. Артыма борылсам, сакал-мыеклы бер картлач кулына сәнәк тоткан хәлдә карап тора иде.
— Мин әле бу, Хәйбулла бабай!
Исемен атагач, якынрак килде. Кем икәнлегеңне танымыйм бит дигәндәй, өс-башыма күз салды. Имеш, мин аны кайдан беләм икән?
Беренче тапкыр күрүем иде.
— Кем малае буласың?
Габдулла абзый биргән боерыкны кулына тоттырдым.
— Мин бу як кешесе түгел. Укытучы.
— Һы-ы...
Хәйбулла бабай ян кесәсеннән саргайган пыяла алып, аны күз кабагына кыстырды. «Боерык»ны әйләндерә-әйләндерә карады.
— Монда «җигүле ат бирергә» дип язылган икән, энем!
— Әйе, бабай...
— Җигүле, дигән!
«Боерык»ны түш кесәсенә пөхтәләп салды. Пыяласын учына төшереп, кулъяулыгына төрде. «Бу кеше колхозда бухгалтер булып эшләгәндер»,— дип уйларга өлгердем, ә ул:
— Бар иде җигүле чаклары да атларның. Бар иде.— диде. Миңа кырын карап куйды.— Син, мөгаллим, яшь кеше әле, белмисеңдер...
Бабайның ни әйтергә теләгәнен уйлап та тормастан, ат бирмәс дип куркып:
— Беләм-беләм. Дилбегә генә тотканым бар...— дияргә ашыктым.
Ул миннән көлеп кенә куйды. Үз фикерен дәвам итеп:
— Атны җигәр өчен йөгәне-сбруе, арбасы-дилбегәсе дә кирәк. Аларын каян алыйм икән?
— Берсе дә юкмыни?
— Юк, дип, бар да инде алар...
Каешлары катып беткән дирбия-сбруйларны, теге амбар йозагын ачып, Хәйбулла бабай миңа тоттырды. Кайсын кул белән, кайсыларын улактагы суга манчып-изеп язганнан соң, юаш кына бер бияне тәртә арасына кертеп, арбага җиктек. Үзен шулай киендерүгә биябезнең кәефе килеп, елмайгандай итте. Күчәрләренә кадәр диярлек тирес һәм туфракка чумган арбаны калдык киртә колгасы белән күтәргәләп кузгатып җибәрүгә алгы тәгәрмәчләре таралып та төште. Моны ук көтмәгән Хәйбулла бабай кулъяулыгы эченнән тагын теге пыяласын чыгарып күз кабагына кыстырды. Җигүле атны әйләнеп чыкты, каеш-дилбегәләрен карады һәм көтелмәгән сорау бирде:
— Әллә соң, мөгаллим, камыты киредән кидертелгәнме?
— Юк ла инде, бабай! Алгы тәгәрмәчләр таралды бит!
— Күрәм, энем, күрәм. Тәгәрмәч кенә бар ла ул.
Амбар йозагы саклаган ишекне тагын ачып, почмактагы салам өемен кузгаттык. Анда сап-сары һәм кызгылт төскә буялган тәгәрмәчләр бер түгел, биш арбага җитәрлек иде. Искеләрен алыштырдык. Җитмәсә тәрәзә төбеннән чиләге белән дегет табып, күчәрләрен дә майладык. Хәйбулла бабай көлеп куйды:
— Телсез Габбас ат караучы булып эшләгән иде. Мәрхүм... Бигрәк ярата иде инде шуларны. Ат җене кагылган... Һаман тәртиптә тотты. Синең күршең. Үзендә торасыз түгелме? Фатирлап?
Мин аның ихатасын, чалгысын-тырмасын исемә төшердем. «Исеме Габбас бабай булган икән!» — дип, рухына күңелдән рәхмәт укыдым.
— Кулы белә иде, кулы! Хәзер атның кадере бетте. Карамыйлар. Миңа тапшырган булып соң! Гомер буе бухгалтер эшендә йөрдем. Балта-пычкы, сука-сабан тотканым бар идеме соң!
Хәйбулла бабай үзе дә арбага үрмәләде.
Кузгалып киттек. Карап торуга авыр күренгән тәгәрмәчләр юлдан җиңел генә келтерәде.
— Минем йорт авыл башыннан өченчесе, урыс капка! — дип белдергәч, Хәйбулла бабайны шунда калдырып, бияне үзебезгә таба ашыктырдым.
Сәлимәм күптән әзерләнеп көтә икән инде.
— Аптырагач, эзләп бармакчы идем үзеңне,— диде, арбага утыруга.— Мин сиңа ашарга алдым. Юлда капкаларсың дип!
— Бик яхшы иткәнсең...
Бия баштарак дәртләнеп чапса да, үр менә башлагач, туктап-туктап калгалады. Түбән таба барганда тыела алмый аптыратты. Аның болай кыланулары күптән арба күрмәгәнлеген искәртсә, минем аңа ышанычны да киметә иде: ни дисәң дә, йөк белән кайтасы бар бит әле!
Озакламый бияне куалап, бер-бер артлы кигәвеннәр төште һәм, сыртына утыргалап, маен сыктылар. Әмма тиресе калын икән, малкай артык бирешмәде, койрыгын гына селтәнде. Монысы ярый икән!
Печәнлеккә килеп җиткәч, арбаны ике кибән уртасынарак куеп, атны тугардым. Аның инде кигәвеннәргә чыдамы бетеп килә. Үлән үсмәгән тузанлырак урынны чамалап, шунда пошкырып иснәде дә ауный башлады малкай. Барча җиреннән аккан тир кипшергән кебек булып китте. Арбадан бер кочак салам төшереп, беразына ут салдым, учак ягып, өстенә яшел, кипмәгән печән һәм ат кузгалаклары ташладым. Зәһәр төтен арасына бияне кертеп, озын дилбегә башына бәйләп куйдым. Кигәвеннәр максатларына ирешә алмыйча, качу ягын карадылар. Ә мин Сәлимәм белән бергә арбага йөк төяргә керештем. Төгәл ике кибән кереп бетте.
Яңадан учакка бераз салам һәм ат кузгалагы ташлап килдем. Соры һәм авыр төтенне үз иткән бия шуның эчендә рәхәтләнеп үлән утлады.
Бастырык салырга кирәк тапмадым. Йөгем алай ук зур түгел иде. Буйга бау тартып бәйләдем. Этеп-төртеп карадым. Арба белән бергә печән дә селкенеп куйды. Болай булса — кайтып җитәчәк, таралып төшмәячәк. Шулай да ныклык өчен нәкъ уртага агач кададым. Тотынып кайтырга да яхшы булачак.
Сәлимәм арган иде. Бу эшләрем беткәч, башын җилкәмә куеп, бераз тын утырдык. Тән буйлап аккан тирем кипте диярлек. Кояш үз эшен башкара, көн балавыз эретерлек эссе иде.
— Безнең тагын дүрт кибән кала.
Сәлимәмнең болай әйтүе: «Кабат ике тапкыр киләсебез бар икән!» — дип белдерүе икәнлеген яхшы аңладым һәм:
— Монысын исән-имин кайтара алсак, алары гына калмас, иншаллаһ! — дидем.
— Бабай!..— дип мине үртәде ул.— Намаз укыйсың бар!
— Укырмын да шул!
Мин чыннан да үртәлдем. Болай үссенеп китүем мактанырлык гадәт түгел. Шунлыктан: «Сизенмәдеме?» — дип Сәлимәмә күз ташладым. Юк, ул үз уйлары белән мәшгуль иде. Бераз арып киткәнме, әллә: «Ничек кайтып җитәрбез?»— дип кайгырамы?
— Бу йөкне исән-имин генә йорт янына бушатсак, бүген икенче кат юлларга да мөмкин. Сәгать әле унберләр чамасы гына булыр,— дип, Сәлимәмә фикеремне белдердем.
— Әйдә, алай булса, кузгалыйк,— диде ул.
Мин атны җиктем. Төтен исе ялларына сеңгән бия янына кигәвеннәр артык якын килергә ашыкмадылар. Яңадан бер кат камыт бавын һәм аркалыкны карадым. Йөк белән кайту куркыта һәм бераз өркетә иде. Сазлыктан агып чыгучы, тар гына үзән ясаган сулыкны узасы бар әле. Килгәндә дә ат өркегән иде. Шунлыктан Сәлимәмә йөк өстенә утырырга киңәш итмәдем. Үрне менгәнче үзем дә атны башыннан гына тотып барырга булдым.
Шигем юкка түгел икән. Баштарак бия шул сулыкка керергә теләмәде, әмма миңа буйсынмый чарасы юк иде. Тартылып, үземне дә сөйрәп диярлек суга томырылды да, икенче якка чыгып җиткән чагында, җитешә алмавым сәбәпле, туктап калды. Йөкнең алгы тәгәрмәчләре ул арада кендеккә кадәр чумып та өлгерделәр. Нигә генә шунда ат башын кулдан җибәрмәдем дә дилбегә белән генә йөртмәдем икән үзен?
Бия кузгалып-кузгалып карады, әмма аның саен арба түбәнгәрәк бата барды. Хәзер йөкне бушатыргамы инде? Ачуым килеп, атка кычкырдым һәм: «На-а-а!» — дип, дилбегә башы белән суктым. Мескенем суырылып тартты. Мин, җәһәтрәк килеп, тәртәдән күтәрдем, ярдәм иттем. Алланың рәхмәте, йөгем кузгалды һәм биям артыннан иярде. Атка тезләнергә ирек бирмәдем, һаман да тәртәсеннән күтәрдем һәм шулай газап белән коры җиргә чыктык.
VII
Бер җаен белеп алгач, икенче йөкне кайтару җиңелрәк булды. Атны тугарып, арбага печән салдым һәм, икмәк уып, чиләк белән су куйдым.
Иртән уянып чыксам, ни күрим, йорт тирәсендә атлар-колыннар. Араннарын ташлап килгәннәр. Сагынганнар, юксынганнар биябезне. Арба әйләнәсендә, аның кырында басып торалар. Нидер сөйләшәләрдер инде. Әллә ял итәргә дә ирек бирмәгәннәр үзенә? Шунда бер сынамыш исемә төште: яңа салынган йорт янына мал җыелса, ихатасы бәрәкәтле була, имеш.
Моңа да куандым.
Печән кайтарылып беткәч, без аны олы кибән итеп куйдык. Эш артыннан башкасын табып кына торасың инде анысы. Тормыш кору өчен болай тырышуларым авылда яшәп ятучы карт-корыны да дәртләндерде. Эшемне дә, үземне дә күрергә җай эзләп килүчеләр, исәнләшеп китүчеләр күбәйде.
Мунча һәм сарайны бурарга керештем. Әткәй балта остасы булып, бала чагымда аның кул астында эшкә өйрәнгән кеше идем. Шулай да үзем баш булып беренче тапкыр бура өям. Чокырлап алыр өчен ырмау ясадым. Бер такта кисәгенә шырпы кабы үлчәмендә ике эре кадак кактым. Юкә һәм усакларны кабыкларыннан әрчеп, кәкрерәкләрен кояшка куйдым. Кипкән саен кирәк ягын әйләндердем-тәгәрәттем: шәм кебек төзәйделәр.
Җиңелдән генә тотынган идем, мәшәкате күп булып чыкты. Ул арада яңгырлар да башланып, мине эштән аердылар.
Бу вакытта йортыбызның түшәм-сайгагын инде җәйгән иделәр. Тупса-кәчәкләрне куеп, тәрәзәләрне генә ясыйсылары калды. Яңгырлы көннәрдә баз казыдым. Комлы кызыл балчыкка төшеп җиткәндә мич чыгару кайгысы да барлыгын исәпләп, кирпеч юнәтүгә керештем.
Иске мунча тирәләрен, калдык нигез буйларын әйләндем. Өйгәләп-өйгәләп куйдым. Әмма бу тырышуым бушка булган икән. Болай маташуларымны колхоз рәисенә җиткергәннәр.
Ул да түгел, машинасы белән кирпеч һәм пар кертү өчен торбалар китереп киттеләр, сварщикны көтәргә куштылар. Мунчаны үзем генә күтәреп, бер башына кечкенә лапас кору өчен баганалар утырттым. Бәбкәлекләр юнып, инде аларны да урнаштырырмын дигән идем, осталар бригадасы килеп төште. Коймаларны коеп чыктылар. Мунча һәм лапас-сарайны да бергә-бергә эшләп бетердек. Тәрәзә яңакларын һәм тупсаларны-ишекләрне куйдылар. Ул да түгел, август урталары иде булса кирәк, сварщик килеп, пар торбаларын суздык. Бу эшне бетереп ята идек, Габдулла абзый килеп керде:
— Энем Рөстәм,— ди бу,— мич чыгаруны һичкемгә тапшырмассың! Ишетсен колагың, ул безнең «коренной номер»!
Минем өчен барыбер иде. Әмма аны көтсәң, кыш җитәр, эштән бушаганы юк бит.
Ялгышканмын. Икенче көнне Габдулла абзый кичкырын кереп тә җиткән. Кулында измә калагы, чиләк, турылагыч кебек әйберләр.
— Монда ут кермәдемени әле?
— Юк иде шул!
— Булмый икән алайса. Кичектереп торыйк. Электрикны чакыртам. Амбар-абзарларда да эше күп әле аның. Берочтан барысын да эшләп китәр.
Каршы килмәдем. Балчыкны изеп, әзерләп куярга кушты.
— Бу нәрсә бу?
— Китап, Габдулла абзый!
— «Мич чыгару һөнәре» дип язылган түгелме соң тышына?
— Әйе, Габдулла абзый!
— Чыгарып та бирәм диме?
— Юк, өйрәтәм генә, ди!
— Карап торырсың, өйрәнеп калырсың! Китаптан укып эшли торган нәрсә түгел ул. Миңа, догасын укып, әткәм төшендереп калдырды, аңа — бабам, бабама — дәү бабам... Балаларга гына серләрен күрсәтеп калмадым. Кирәк тапмадылар. «Гыйльман миче» дип ишеткәнең бармы?
— Юк...
— Ишетмәсәң, ишет! «Гыйльман миче» ул, энем, ике агачтан ут була. Тирә-юньдә бер сиксән процент «Гыйльман мичләре» — минеке. Атамныкы, хәтта бабамныкылар да бар иде әле!
Ул үзенең нәсел-нәсәбендә нинди дәрәҗәле кешеләр булуны, балаларының нинди югары уку йортларын бетереп, кайсы шәһәрләрдә яшәүләрен сөйләп китте.
— Тик менә авылны ташладылар, авылны калдырдылар,— дип зарланып та алды.
Ике көндә яңа йортыбыз мичле булды, өченче кичтә морҗасын күтәреп бетердек. Габдулла абзый чыннан да үз эшенең остасы булып чыкты. Кипкән йомычкаларны ягып җибәрүгә өч-дүрт минутлар да узмады, өй эченә җылы таралды. Пар торбаларына су тутырып, учагына ут салдык.
— Монысының җылынасына озак әле,— дип, останы сыйларга керештем.
— Үз эшем өчен җавап бирәм. Әмма бусы — сварщикныкы. Барып чыккандырмы, әйтә алмыйм! — Шулай сөйләнеп беренче йомрыны бушатуга урыныннан кузгалды Габдулла абзый. Ул арада торбаларга пар суга башлады. Мин аңлап алдым: су йөрми, авышлыклары дөрес түгел.
Кайсы урынын өскәрәк күтәреп, кайсысын аскарак төшереп, авышлыгын чама белән дөресләп чыктык. Кайнар су тавыш бирә-бирә йөгерде. Монысы да уңышлы булды. Тәрәзәсез җылы өй эченә чебен-черки тулды. Шулай да күңелдә канәгатьлек һәм рәхәтлек иде...
Августның егермеләреңдә яңа йортыбызга күчтек. Сәлимәм мичкә ягып, икмәк пешерде, юып-сөртеп чыгарды. Чәй куйдык.
Кичкырын күршеләр хәл-әхвәл белешә кереп, үз оябыз булу белән котлап чыктылар.
— Мондый йортны җитештерә алгач, бәхетле кешеләр инде сез... Менә без, Бибикамал әбиең белән, атай йортында гомер кичердек,— дип сөйләде Габдулла абзый, сөенечебезне уртаклашырга кергәч.
Сәлимәм чәй яңарта башлаган иде дә:
— Юк, юк, килен, мәшәкатьләнмә, бүген арылып китте. Чәйләп-нитеп тора алмыйм. Котлап, Бибикамал әбиең белән бер вакытын белеп керербез әле, бусы күреп чыгу өчен генә,— дип туктатты.
Озаклап утырмады.
Фатир хуҗабыз иске агач өстәл, өч урындык һәм тимер карават биреп чыгарган иде. Без аңа бик рәхмәтле булдык. Беренче йорт җиһазларыбыз да шулардан гыйбарәт иде.
Тәүге кичәбез матур һәм тыныч үтте. Сәлимәм бар дөньясын онытып мине иркәләде һәм иркәләнде. Җилкәбездән зур эшләр төшкән, мунча һәм лапасыбыз да җитешеп килә иде. Быел көздә алма бакчасы утыртып калдырырга, яшелчәлекнең дә хәстәрен күрергә ниятләдем. Башкаларына көч тә, вакыт та җитмәс инде.
Төн уртасында Сәлимәм уятты, тавышы йомшак һәм серле иде:
— Рөстәм, кулыңны бир әле...
Кулымны буена куйды. Мин әле эшнең нәрсәдә икәнлеген төшенми идем. Әллә авырып киткәнме дип борчылырга да өлгердем. Бу кадәр шатлык-куанычларга күләгә төшсә, авыр буласы иде.
— Җан керде балабызга!
Җиденче кат күктә идем. Әйе, әйе, минем балага, беренче балабызга бүген җан керде.
— Исәнме, кызым!
— Ә нигә кыз? — дип сорады Сәлимәм.— Малай булсын дигән идем.
— Өч ай ярымда бары тик кызларга гына җан керә. Малайлар ялкау була дип ишеткәнем бар!
— Син беләсеңдер инде бик... Ә мин — малай, дим!
Бәхәсебез урынсыз иде. Аллаһы Тәгалә кулындагы эш.
Сәлимәмнең буен сыйпадым:
— Акыллы, сәламәт, чибәр вә күркәм бала булсын!— дип теләдем. Бу сүзләрем хатыныма да тәэсир итте һәм ул көтмәгәндә елап җибәрде.
— Ни булды, бәгырь?
— Куркам...
— Нәрсәдән?
— Мин бит сине бик тә яратам, Рөстәм! Үлеп-үлеп яратам. Сине югалтсам, алып китсә берәр хатын, нишләрмен дип уйлыйм...
Аптырап киттем. «Нигә алай сөйлисең, бәгырь?» — дигән соравым тел очында торды, әмма әйтергә базмадым. Сәлимәмне кочагыма алып, маңгаеннан, күзләреннән, иреннәреннән үптем-иркәләдем.
— Юләрем син минем! —дип, ачулангандай иттем. Шушы сүзләрем җитә калгандыр, ул тынычланган сыман булды.
Әмма шик-шөбһәләренең төбендә нинди хәсрәт вә уйлар ятканлыгын белми идем әле мин.
VIII
Югары уку йортларына керү имтиханнарын тапшырырга киткән укучыларыбыздан соңарып булса да беренче хәбәрләр килеп иреште. Бу сынаулар алар өчен генә түгел, мөгаллимнәргә дә иде. Мин Әлфия өчен борчылдым. Әмма моны Сәлимәмә сиздерергә тырышмадым. Бу уйларым белән Әлфияне һаман да күңел түренәрәк үткәрә барганымны чамаладым. Аның яшьлек гүзәллеге, кара күзләре, алсу түгәрәк йөзе хәтеремдә сакланып, хыялда тагын да чибәррәк һәм күркәмрәк төсләрдә төрләнә бирде.
Сәлимәмнең буе көннән-көн үзен ныграк сиздереп, кеше күзенә чалына башлады. Аны күрүгә, Габдулла абзый елмаеп сөйләшә торган булып китте. Ул, гадәтенчә, вакыт-вакыт кергәләп, хәл белешкәли иде, анысын да хәзер сирәгәйтте.
Август ае үтеп тә китте. Иртәгә — беренче сентябрь. Мәктәптә укулар башлана, сыйныф бүлмәләрен, кабинетларны тәртипкә кертәсе, дәреслекләрне һәм укучыларны барлыйсы бар.
Утны сүндереп, йокларга яттык. Әмма ни өчендер минем күзләр йомылырга ашыкмады. Урамда якты сыман иде. Ишегалдында да шәүләләр йөргән кебек булып китте. Әмма Сәлимәмне шикләндермәс өчен урынымнан кузгалмадым. Алай ук ваемсыз булырга кирәкмәгән икән.
Тәрәзәне шакыдылар. Бу тагын шул уен, бәрәңгене җепкә асып куялар да, җилдә тибрәлеп, пыялага бәрелгәләп тора булыр. Тавыштан уянып киткән Сәлимәмне тынычландырырга ашыктым:
— Авылның усал малайлары уйный торгандыр? Чыгып, өркетеп керим!
— Берәрсен гарипләндерә күрмә, берүк, Рөстәм!
— Юк ла инде, син нәрсә, бәгырь!
— Сабыр була күр!
— Бер дә борчылма!
Мин киенеп өлгергәнче бәрәңге һаман да тәрәзә өлгесен тукмак кебек төюдә булды.
Чыктым. Ни күрим: авылның усал малае дип уйлаган кешем Әлфия иде. Аптырабрак калдым. Нигә болай тагын шаяртып йөри әле ул?
— Сеңлем Әлфия, син түгелме соң?
— Әйе, Рөстәм абый, мин идем шул. Кайдан таныдыгыз?
— Нигә танымаска ди? Синнән башка һичкемнең болай аптыратканы юк!
— Ачуланмагыз инде, Рөстәм абый!
Әлфия каршыма ук килеп басты. Аның җылы һәм хуш исле тыны хисләрне кузгатып җибәрде. Әмма мин бирешмәскә тырыштым, сорау артыннан сорау яудырдым:
— Казанга китмәдеңмени әле?.. Укулар кайчан башлана?.. Туган яклар сагындырмасмы?.. Экзаменнарыңны ничек бирдең?..
Әлфия мине туктатмаса, каушауданмы, әллә сораулар күп җыелуданмы — бер-бер артлы яудырасы идем.
— Рөстәм абый, боларның бөтенесенә дә берьюлы җавап бирергәме, әллә берәмләпме?
— Берәмләп.
— Кайсыннан башларга?
— Имтиханнарны ничек бирдең?
— Барсын да «бишле»гә!
— Яхшы булган икән. Кемнәр керде?
— Ничек кемнәр?
— Казанга китүчеләрдән дигәнем.
— Барыбыз да диярлек.
— Бик яхшы булган. Кайчан китәсез?
— Казанга билетлар юк. Берсекөнгә колхоздан автобус бара.
— Анысы яхшы икән. Хәерле юллар булсын! «Биш»кә генә укы!
— Рәхмәт, абый!
Көтмәгән идем, Әлфия, үрелеп, муеныма сарылды һәм иреннәремнән үпте. Мин югалып калдым. Әмма кулларым аны кочагымда кыстылар. Ашкынулы хисләре миңа күчкәндәй булды. Айнырга тырышып, артка чигендем. Болай йомшаруыма ачуым килде. Әлфия елый идеме, әллә көләме?
— Рөстәм абый, сез минем беренче һәм җавапсыз мәхәббәтем бит!
Бу сүзләрен ишеткәч, ачуланып ташларга, куып чыгарырга тиеш идем. Ярый әле Казанга китеп бара, юкса башымны әйләндерер иде.
— Мин сезгә хатлар язармын, мин сезгә шигырьләремне атармын...
— Юк, юк! — Мин баш тартырга ашыктым.— Сез нәрсә, сеңлем! Нинди хат?.. Хат дип, инде, яз!.. Сәлимә апаң да, мин дә шат булырбыз. Ә шигырьләреңне бүтән кешегә атарсың! Үз тиңеңне яратырсың, никадәр әйбәт егетләр бар дөньяда!
— Синең кебеге — юк!
— Алай димә, сеңлем! Бар ул!..
Бу сүземнән үзем дә калтыранып киттем. Яратсалар, начармыни? Юк, юк, нинди ярату ди ул!
— Монда ничек ялгызың гына килдең? Кайта алырсыңмы соң?
— Ялгыз йөрмим мин, Рөстәм абый! Мине Рафис көтә. Матай белән. Казанга да бергә китәбез.
— Менә бит, бик яхшы. Рафисны тәртипле малай дип беләм.
Никләр генә малай дигән сүзне ычкындырдым? Әлфия көлеп үк җибәрде:
— Малай гына шул! Егет булырга мыегы чыкмаган.
Мин артык сөйләшергә базмадым. Болай да ут кебек кыз, һәр сүземне үз файдасына борып барачак!
Тагын бер кат хушлаштык. Әмма Әлфияне үземә якын китермәс өчен бер бусага югарырак менеп, ишек төбенә бастым. Күңел генә акыл белән килешеп бетмәде.
Әлфия китеп барды. Бераздан урамда мотоцикл кабынды һәм, бөтен авылны диярлек шаулатып, төнгә кереп югалды. Мин болдырга утырдым. Күзләрем күккә төбәлделәр.
Киек Каз Юлы!..
Күңелемә сагыш тулды. Моңа кадәр уйламаска тырышкан Казаным сагындырган иде. Әлфия шунда китеп барачак. Мин йөргән юллардан узачак, үзенең бәхетен һәм язмышын табачак. Казан аны зур юлга алып чыгачак. Ул авылда калыр өчен әйләнеп кайтмастыр, мөгаен. Ә минем гомер шушында үтәчәк... Тыныч һәм караңгы авылда.
Караңгы?.. Ә ни өчен караңгы?.. Ничәмә-ничә йолдызы, ае-кояшы булган авылны караңгы дип әйтү мөмкинме соң? Юк! Авыл ул мең шәһәрләрең вә калаларыңнан да яктырак. Урман-сулары, тугай-болыннары, басу-кырлары, ә иң кирәге — яхшы халкы бар бу авылның. Димәк, бәхет өчен һәртөрле мөмкинлекләре синең каршыда. Бары тик таптап кына китмә. Хәер-хаһлы һәм яхшылыклы бул, шул чагында сине дә яратырлар, хөрмәт итәрләр!
— Нигә мине дә дәшмисең?
Артымнан Сәлимәм чыгып, яныма утырды, иңнәремә кулларын салды. Иркен һәм рәхәт итеп сулап куйды.
— Һай, нинди матур, саф һавалы төн!
— Әйе, матур шул, Сәлимәм!
— Тыныч, иркен, рәхәт!
— Мин сине яратам, Сәлимәм!
— Абау, бәгырь, ни булды сиңа?
— Берни дә түгел!
Мин аны кысып кочакладым, башын алдыма алып иркәләдем. Чәчләренә уралдым.
— Мин дә сине яратам!..
Шулай шактый озак һәм күп итеп бер-беребезгә изге мәхәббәт серләрен аңлаттык, иркәләндек, сөештек. Йолдызлы күк астында һичкайчан кабатланмас яшьлек кичәбез иде бу. Моннан соң без болай утыра алмабыз, картаербыз. Яшьлектә генә мөмкин булган мәхәббәт кичәсе безне бүтән үзенә дәшмәс. Әлфия дә тәрәзәгә бәрәңге элеп, өлгегә чирттереп шаяртмас. Гомеребез шушында, бәхетле авылда үтеп китәр...
Күк читендә ай күренде. Бераз җил чыгып алды һәм без, кереп, җылы ятагыбызга чумдык. Тыныч, иркен, рәхәт иде!

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.