Latin

Август Ае - 22

Süzlärneñ gomumi sanı 4090
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2243
35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Аның әле дә хәтерендә, ни сәбәпледер озын юлга чыгып, әнисе белән арыганчы, кичкә калганчы бардылар. Көз идеме, әллә җәйнең салкын һәм яңгырлы чагымы, боларын ук белми, шактый бәләкәй булгандыр, әллә кайларда адашып йөрделәр дә бер авылга килеп тукталдылар. Өс-башлары тәмам суланган, коры җирләре дә калмыйча, иреннәренә кадәр күгәренгән иделәр. Бер йортка ишек кактылар. Аларның каршысына чыккан кеше, тупса буенда озаклап тотмыйча, артыгын сораштырып тормастан түргә чакырды. Мичләре ягулы иде. Әнисе белән икесен дә шушында китереп бастырдылар. Инде бераз кипшергәннән соң, рәхмәт әйтеп чыгып китәргә дә мөмкин төсле иде, әмма көтелмәгән хәл булды: әнисе идәнгә ауды һәм аңсыз-хәрәкәтсез калды. Бу хәвефтән әүвәле аптырашып аһ иткән хуҗалар йөгереп килделәр дә аны күтәреп алдылар, түшәккә илтеп салдылар. Йорт эчендә булган балалары куркышып еларга тотындылар, ә Ханбал телсез басып тора бирде. Барысын да күрде, әмма тыны гына чыкмады. Хуҗабикә аның әнисен чишендерде. Иренә ул вакытта борылып торырга кушты, тик ул һаман да күзләрен акайткан килеш кала бирде. Бераздан хатыны каядыр чыгып, тиз арада бер зур шешә китерде. Эчендә бераз булса да ниндидер сыекча иде. Аннан зәһәр һәм укшыткыч ис бүлмәгә таралды. Ир кеше, кулларына шешәне алып, шундагы сыекчаны Ханбалның әнисенең ак тәненә агызды һәм, хатынының барлыгын да онытып, акайган күзләрен дә йоммыйча, куллары белән ышкырга тотынды. Бераздан тирләп чыкты. Күлмәген салып ташлады. Муенындагы тәресе ялтырады. Ханбалның әнисенең калку һәм йомшак турларыннан тоткалый-ышкый ухылдарга ук тотынды. Хатыны аңарга нидер әйтеп кычкырды. Әмма ул ир һаман үз эшендә булды, инде югарыга, урын-җиргә үк үрмәли башлагач, Ханбал да чинап җибәрде. Шунда аның әнисе айнып китте һәм ул шакшы ирне өстенә менеп маташкан вакытында айкап ташлады, тәнен каплап, Ханбалга ташланды, ашыгып киенде, улын күтәреп алып, урамга чыгып йөгерде.
Шактый чапканнан соң, сулышы катып, җиргә егылды. Ул инде тагын шабыр су иде. Бераздан кемнәрдер йөгерешеп килделәр. Аларга онытылып калган киемнәрен бирделәр. Болар теге йорттагы хатын һәм аның балалары булып чыкты. Ниләрдер аңлаттылар, кемнедер каргадылар, әмма телләре бик үк аңлаешлы түгел иде.
Ул кичне аларны бер әбигә кертеп кундырдылар. Монда да гөрләп учак яна иде. Шуның каршысында утырып, Ханбалның күзләре элпәләнгән һәм эренләп кипкән иде. Шул сәбәпле ничә көннәр күзләреннән яшь агызып йөрде, кеше йөзенә туры карый алмыйча газапланды. Менә шул вакыйгадан бирле аңарга янган учак куркыныч булып тоела. Шулай да җылылыгы белән үзенә тарта.
Ханбал учакка туры карамыйча гына, мичкә яны белән утырды, әмма ялкын төпләрендәге зәңгәрләнгән-яшелләнгән телләр барыбер аның карашын яулый бирделәр.
Егетләренең аңардан йөз чөюләре һәм язмышларын үз кулларына алырга теләүләре начар нәрсә түгел иде. Шулайда Ханбал алар белән берничә көннән ныклап сөйләшергә, берәмләп булса да теләгенә буйсындырырга уйлады. Вакытлыча күрсәткән йомшаклыгын катылык белән алмаштырырга, хәтта кискенлек күрсәтергә, бу ахмаклар өчен бер-бер «эш» табарга кирәк иде аңа. Кайчан булса да башларга туры киләчәк барыбер.
Ханбалның күзенә һаман да йокы кермәде. Күңеле тынгысызланды. Акыл казаны хәвеф алдыннан бушап калган дөньялык сыман ук хәерсез иде.

XII
Кышкы көн, йөзен озаклап күрсәтеп тә тормастан, акрын гына үзенә караңгылык пәрдәсен тартты, аңа алмашка төн дә килеп җитәчәк иде. Эңгер төште. Исмәгыйльне яр буена китергән солдатларны көянтәле хатыннар ачуланып-сүгеп озаттылар. Берәр сарай артына бастырып кына атсалар нәрсә булган инде? Хөкемнәрен чыгаргач, җиренә җиткерер өчен җай таба алмасыннар инде, диваналар! Аттың, бетте дә китте бит инде, югыйсә, санлашып та торасы түгел. Әллә кайчан шулай эшләмичә аны, бу тормышның ни илеңдә, ни дошманнар эчендә барыбер яме булмады, яме юк!
Килә торгач, ярым җимерек депога җиттеләр. Анда-санда паровозлар пар бөркеп, пошкырып торалар. Эшчеләр ниндидер авыр нәрсәләрне тәгәрәтеп, кайсылары күтәреп йөртәләр. Исмәгыйльне озата илтүчеләргә күтәрелеп-күтәрелеп карап калалар. Ә тегендә, алар бара торган юнәлештә — караңгылык, бер лампаның арлы-бирле селкенүеннән монда дөньялык чите төгәлләнеп, анда Ахирәт көне башлангандай тойгы уята. Хәерсез яшәеш бетеп, ул дөньяда тагын да яманрагы көтмидер бит?
Монда хәтта аяк аслары да кара корым һәм пычрак иде. Күмер өемнәре тирәсендәге кәрҗин-чиләкле кемнәрдер, солдатларның килүләрен күреп, куркышып чабышырга тотындылар. Кышның салкыныннан котылыр өчен учакларына ташкүмер урлауларыдыр инде.
Исмәгыйль үзен көлкеле хәлдәге кеше кебек хис итүдә булды. Үлемгә алып барганда да шулай аптыратып йөртсеннәр инде, йә! Юньле бәндәгә санамауларыдыр, мөгаен. Юкса бар тәртибен җиренә җиткереп, яки мәйдан уртасына чыгарып, яисә халык алдына бастырып, китаптагыча атарлар иде. Китаптагыча? Эһ, гомерендә бер мәртәбә, сулышының соңгы минутында да адәм рәтле гамәлгә мөмкинлек булмады шул. Хәерсезлек! Аһ бу хәерсезлек!
Солдатлар аңа тукталырга боердылар. Мылтыкларын җилкәләреннән төшерделәр. Пыскытып җибәрмисеңме дигәндәй үзенә немец сигаретын суздылар. Исмәгыйль баш тартты. Соңгы теләген үтәргә мөмкинлекләре барлыгын сиздерделәр. Алар әллә ни ашыкмаган да төслеләр иде.
Шунда Исмәгыйльнең йөрәге дерт итте. Әллә кайчан күкнең кыегы очына менеп кунакларга өлгергән ярымайның йөзе болытлардан арчылып, нурлары тарафларга сибелде. Ә ул бу төндә Исмәгыйльнең кар көртләре күмгән туган авылы урамнарын да яктыртадыр, бәлки әле аны әнкәсе дә күреп торадыр, улының кайларда булуын уйлар инде. Ачуланмасын гына, ачуланмасын! Аңа улы терәк була алмады, ярлыкый күрсен!..
Исмәгыйль озын итеп сузып, акрын гына җырлый башлады. «Рамай». Бу җыр аның күңел түреннән үзеннән-үзе чыкты һәм, моң канатларына утыртып, җанын туган якларындагы болыннарга-кырларга алып китте дә китте. Дөньялыкта иң мескенгә калган халыкның бердәнбер терәге — милли җыр, милли моңы булуы аның барыбер бөек икәнлегенә дәлил иде.
Исмәгыйльнең тавышы акрынлап ныгыды, яңгырашы көчәйде. Күзләре — айның йөзендә, тәне үлем көтә һәм җанын иреккә җибәрергә, бушанып калырга әзер иде. Солдатлар биш адым читкә атладылар һәм мылтыкларын кордылар да атып җибәрделәр. Тавышы бар тарафларны кинәт тынып калырга мәҗбүр итте. Ярымай һаман да күктән нур сирпи бирде.
Солдатлар мылтыкларын җилкәләренә астылар да китеп бардылар. Аларның башлары бераз салынган, йөзләренә хәсрәт чаткысы чыккан. Бер-берсен белмиләр дә төсле. Һичбер кәлимә дә сүз алышмыйча атлый бирәләр.
Күктән ярымай һаман да карап тора, аның тирәсенә болытлар җыелгандай булалар да тагын таралышалар. Каплап китәргә кодрәтләре җитми.
Исмәгыйльне кемнәрдер килеп тоталар. Селкеткәләп карыйлар. Нидер сөйләшәләр. Ахырда ике култыгыннан тотып, каядыр алып китәләр. Баралар да баралар. Исмәгыйль дә алар белән атлый. Сораштыралар. Җавап көтәләр. Әмма ишетмиләр. Фәрештә дигәннәре шушылар микәнни? Йомшак кылансалар да — бик җилле үзләре. Йөгерттерәләр генә. Ә ай кая соң? Нигә ул югалды?
Каядыр алып кереп, Исмәгыйльнең өстен салдыралар. Урындыкка китереп утырталар. Әйе, фәрештәләр болар. Нинди матур фәрештә кызы! Озын кара толымлы, калку күкрәкле! Татарча сөйли. Эчәргә кайнар чәйле кәсә китерә. Зәмзәм суымы? Исмәгыйльнең иреннәренә тери. Әмма чәй нигәдер авызына коелмый, түшенә ага. Монысы да фәрештәдер. Өлкән яшендәге бер хатын. Анысы да татарча сөйләшә. Ә бу бабай кем икән? Ә тегеләре? Эшчеләр кебек киенгәннәр. Йөзләре-куллары майланган, кая китеп бардылар? Ә болары нигә аның тешләрен каералар?
Җылы чәй Исмәгыйльнең бөтен тәнен көйдереп үтте. Бераздан рәхәт булып китә. Тагын да шулпа бирәләр. Үзләре аның татарча җырлаганын мактыйлар. Шуны ишетеп хәйран булуларын әйтәләр. Әсир солдат икәнлеген дә беләләр икән. Атарга китергәннәр дә, зыян салмый, тидерми-яраламый калдырып киткәннәр. Шулай да мылтыкларыннан атканнар. Исмәгыйльне исән, әмма каушаган, шунлыктан коты гына киткән, диләр. Йокларга дип урынга күчерәләр. Аяк-куллары йөргәнгә сөенәләр. Хәрәкәт итә алуын мактыйлар. Әмма муены бөгелми. Күзләре һаман да бер генә ноктага карап торуына шикләнәләр.
Нидер сөйләшенгәннән соң, утларны сүндерәләр дә йокларга яталар. Таң беленә башлаганда уяналар. Кемдер намаз укый. Юк, барысы да укыйлар. Өй эченә җылылык һәм нур тула. Килеп-китеп, Исмәгыйльнең хәлен белешәләр. Әмма ул аларны танымый. Шулай да аңа рәхәт. Өстәл янына утыралар. Сораштыралар. Әмма җавабын нигәдер ишетмиләр. Үпкәләгәндәй булалар. Сүзләрендә өзелеп калалар. Исмәгыйль үзенең рәхмәтен белдереп, аларның аркаларыннан каккандай итә. Чыгып китәргә исәбен белдерә, әмма аны беркая да җибәрмиләр. Кабат урынга салалар. Ул көне-төне түшәмне өйрәнә. Саный. Ботакларын, ярыкларын тикшерә. Үзенең кем икәнлеген исенә төшерергә азаплана. Белә генә алмый. Күңелендә ниндидер моң тибрәлә. «Ра-май-й», чыннан да Рамай микәнни ул? Шулайдыр. Рамайдыр!
Кыш уза, яз җитә, кошлар туе башлана. Тагын кыш... Тагын яз... Барысы да куанышалар. Һәммәсе бәйрәм итә. Җиңү, диләр! Нинди җиңү, Ходай белсен!
Ниндидер дәү кеше килеп керә. Исмәгыйльне сораулар белән тинтерәтә. Исемен, фамилиясен сорый. Язарга куша. Язу бирә. Әмма ул язуларны танымый. Аны алып китәләр, китереп куялар һәм оныталар. Әмма Исмәгыйль барысын да ишетә, җавап та бирә, әмма аны гына ишетмиләр. Ачуы килә.
Шулай көннәр уза. Исмәгыйль кичке вакытта урамга чыга. Аның янәшәсендә гүзәл фәрештә, хуҗаның кызы, аның кызганучысы һәм күзләренә бер караудан нәрсә әйтергә теләгәнен аңлаучысы — Гөлбанат! Җәйге җылы кичәдә ул аны бер тапкыр кочаклады һәм үпте дә әле. Шуннан бирле аларның уртак серләре дә бар — мәхәббәт. Яшәүнең мәгънәсен арттыручы, дөньялыкка ямь бирүче изге хисләрдән генә торган мәхәббәт!
Алар акрын гына атладылар. Урам буйлап уздылар. Каршыларына кемнәрдер җырлап килделәр. Кулларында гармун. Исмәгыйль белән Гөлбанат каршысына туктадылар. Көлешергә тотындылар. Яхшы кешеләр. Күптәнге танышлары. Ә бу гармунчыны беренче тапкыр күрүе Исмәгыйльнең. Нигә дип һаман Гөлбанатка таба елыша соң әле ул? Аңа ни кирәк? Култыклап ук алмакчы! Хәерсез! Яратам диме? Бер күрүдә гашыйк булдым диме? Мә, син гармунны тотып тор, Гөлбанат белән янәшә үзем барам диме?
Исмәгыйльнең ачуы килә. Кулына тоттырылган гармунны болгап атасылары килә. Ә Гөлбанат аңа үзенең артыннан калмаска куша. Аның саен Исмәгыйль кимсенә. Әмма берни дә эшли алмый. Кем соң әле ул? Бер телсез гарип шунда! Авызын да ача алмый торганы. Ашаганда да авызына балага биргән кебек ризык салалар түгелме соң? Ярый әле теш арасыннан сыгып булса да үзе бераз ашый ала, югыйсә мондый бәла кемгә хаҗәт?
Исмәгыйль кулындагы гармунны җайлап җилкәсенә киде дә, үзе дә сизенмәстән аның телләрендә бармакларын биетә башлады. Эченә җылы йөгерде. Бераздан көй матураеп, бөтенәеп киткәндәй тоелды. Алда баручылар тукталып калдылар. Гөлбанатның җилкәсенә канатлар үсте.
— Абау, менә ничек!— дип, хәтта кулларын да чәбәкләргә кереште. Ә Исмәгыйль аның саен уйнады, аның саен бармакларын төймәләрдә биетә бирде. Хәтеренә ат арбасында баруы, болыннар һәм кырлар буйлап үтүе килде. Әйе, чыннан да ул боларны яхшы хәтерли шул. Кайда, кайчан? Әмма аларын һич белә алмый.
Гармунга бераз ияләшеп җиткәч, аңа тагын да рәхәтрәк булып китте. Хәзер Гөлбанат та аның янәшәсендә бара. Теге егетләр дә тагын-тагын уйнап каравын сорыйлар. Алар җырламакчы булалар, ә Исмәгыйль әле көйләрен отып ала, әле югалта, ничек тә отып бетерә алмый, бармаклары бутала. Чөнки күңелендә ниндидер башка авазлар кайнаша. Берничек тә тәртипкә килә алмый гаҗизләнәләр. Исмәгыйль дә көен таба алмыйча интегә. Гармун шыңгыр-шыңгыр килгәннән яшьләрнең кәефе бозыла.
Икенче көнне Исмәгыйль шәһәргә чыга. Озак кына йөри һәм кичен генә кайта. Аны өйдә ут йотып көтәләр. Бигрәк тә Гөлбанат борчылган. Югалды, теге егет белән култыклашып баруымны яратмады дип уйлаган. Аһ чибәркәй, нәрсәгә өметләнәсең син? Гомереңне шушы гарип белән бәйләп куярга уйлыйсыңмы әллә?
Аның алдына гармун китерәләр, уйнарга кушалар. Ул кире какмый. Күңелендәге авазлар ничектер тәртипкә килгәндәй булалар һәм ул бармакларын гармун телләрендә йөгертергә тотына. Көе әллә ни матур да чыкмый, шулай да ул аңа кушылып җырларга итә һәм башлап китә:
— Болыннарга чыгып, һай, сызгырдым, чапкан печәннәрем кипсен дип...
Барысы да исәренеп артка таба чигенәләр, Гөлбанат:
— Әти, ишеттегезме, теле ачылды, теле ачылды!— дип шатланып кычкыра.— Нәкъ врач абый әйткәнчә булды!
Исмәгыйль үзе дә бу хәлдән аптырап кала, әмма тыела алмыйча елый-елый җырлый. Баш миендә җылылык сизә. Ул җылылык кан тамырлары буйлап йөгерергә тотына, күзләре ачылып киткәндәй була һәм ул:
— Сез мине ишеттегезме?— дип сорый.
Аңа әйе диярәк башларын кагалар.
— Ә мин элек сезне ишетә идем, ә хәзер ишетми башладым,— дип, Исмәгыйль аларга аптырап карый, муенын бора. Гүяки майланмаган арба тәгәрмәче кебек сөякләре шыгыр-шыгыр килә.
Ул тагын җырлый...

XIII
Исмәгыйль моңа кадәр ниндидер бер юньсез зат тарафыннан сихерләнгән дә менә хәзер генә шул афәттән котылган кебек үзен хис итте. Инде икенче көнен сөйләшә, тетә генә. Тел бистәсе, диярсең. Менә ничекләр дә була икән ул дөньяда!
Гөлбанат белән булган җылы мөнәсәбәтләре чәчәккә төрелгәннән соң Исмәгыйльнең шатлыгы аңлатып-сөйләп бетермәслек дәрәҗәгә җитте. Шушы йортта ничә ел яшәп тә, һәртөрле тәрбия күреп тә, ул аларга рәхмәтсез кала алмый иде. Теле белән бергә аның хәтере дә кайтты. Әмма үзенең үткәненнән барыбер дә күп нәрсәне белми, шулай да кечкенә генә авыл йорты, зур мич, аның янында ипи салучы әнисен, кабартма пешкәнен көтеп утырган сеңлесен исен тота, тик шушы йортның кайсы авылда икәнлеген генә белә алмыйча аптырый. Әллә соң бу бер төш кенә булган микән? Әйе, сугыш булды. Ул солдат иде. Аны аттылар, үлдеме-юкмы?..
Исмәгыйль моңа кадәр шәһәрне төзекләндерү буенча эшләр башкаручы, ватык-җимерекләрдән арындыручы төзелеш оешмасының кара эшчесе булды. Аның көрәге хисапсыз күп хезмәт куеп, урам һәм төзелеш мәйданнарын кирпеч ватыкларыннан азат итте. Аннары ул коелар бораулау оешмасына күчте. Бу эше дә тегесеннән җиңел түгел, әмма күңеленә якын һәм кызыклы кебек иде. Авырлыкта бер поттан да ким булмаган торба ачкычы аның һәр хәрәкәтенә буйсына, башкаларның кулыннан төшеп китсә дә, Исмәгыйльне алай тинтерәтми иде. Аның беләкләрендәге көч-куәт табигый акылы белән ярәшеп барганлыктан, ару-талуны онытып эшли. Бригадаларында ни барысы биш кенә кеше, барысы да элеккеге сугышчы солдатлардан. Бары тик мастерлары гына өлкән яшьтәге һәм башына дөньядагы һәммә гыйлемне җыйган инженер. Исмәгыйльнең иптәшләре кебек наданнарның тавыш-гауга чыгаруларын бер дә өнәми, эшне җае белән генә алып бара белә.
Башка кешеләр сөйләшә-аралаша башлаганыннан бирле һаман да авызын ерып йөргән Исмәгыйльгә шушы агай нигәдер үз итеп карый, башкалар белән әллә ни сүз куертып тормаса да, аның белән вакыты-вакыты белән әңгәмә дә кора. Татарстанда нефть ятмаларының булуын да аңа ул сөйләде, монда эшләр беткәч, анда җибәрә калсалар, барырга теләге юкмы дип тә белеште. Исмәгыйльнең бу хакта әлегә бер генә дә фикере юк иде.
Татарстан димәктән, ул аңа гаҗәеп олуг һәм бихисап халкы булган, тормыш авырлыкларын һәм кыенлыкларын белмәгән бер мәмләкәт кебек тоела. Анда барып күрәсе, шуларча яши башлыйсы килә. Әмма бүген үк чыгып та китә алмый, чөнки ул илнең кайда икәнлеген дә белми. Икенче бер очракта, Татарстан хакында сүз башланса, күңелендәге чәчәк болыннары һәм иксез-чиксез кыр-басулары юкка чыга да, караңгы, шыксыз һәм кыргый далалар күз алдына килеп баса.
Адәмиләр шулай чуар инде алар. Болай да ярамый, тегеләй дә дөрес түгел. Әгәр дә кеше урынына бер ат яисә сыер булса, җанын юк-барлардан борчымас, хәтта яшәеш дигән кара урман ягына әйләнеп тә карамас иде. Юк шул, кеше хайван буларак яратылмаган. Аның йөрәгеннән, акылыннан тыш тагын да җаны, күңеле-кальбе бар. Боларын инде болай гына, чәчәк күрсәтеп, яисә күк йөзенә кояш чыгарып кына алдалап булмый. Бүгенге якты көн иртәгә караңгы кебек тоелырга мөмкин. Кеше шул ул. Һәммә төрле серләргә төшенергә, төбенә җитеп чокынырга, энә күзеннән дөя чыгарырга, тузан бөртегеннән хикмәт эзләргә ярата. Дөрес, кайвакыт аңа да һичнәрсә кирәк түгел. Әмма бу халәте болай гына, арып киткән чагында гына була. Кеше — кеше инде ул. Аның наданы да, гыйлемлесе дә кеше булып кала бирә. Аңлау дәрәҗәсе түбән икәнлеккә бер дә исе китмичә, әллә нинди фәлсәфи тауларны актарырга, башына килмәгән һәм килергә тиеш булмаган мәсьәләләрдән сәясәт корырга, таш тишеп су чыгарырга, мәгънә табарга алына. Аңлатып кара син аңарга башың юка әлегә дип, барыбер ышандыру мөмкинлеген тапмассың. Телендә әйе дисә дә, күңелендә җил-давылларны болгата, бураннарны уйната ул. И кеше, әле дә ярый җир йөзендә тынгысыз җан иясе син бар, юкса бу тормышның асылы ашау белән йоклауга кайтып калыр иде.
Исмәгыйльнең алдагы тормышы менә шушы инженер Василий Игнатович белән бәйләнеп китте. Аның энесе шәһәрдә танылган клиникада эшләүче табип-хирург булып чыкты. Сугышның аркылысын буена үткән, күп кенә солдатларның гомерен саклап калган, әмма дә кеше тәнен ит кисәге дип күз алдына китерә башлаган бу хәрби киемдәге, әлеге көнгәчә полковник погоннарын салмаган Павел Игнатович икән ул. Исмәгыйльнең тарихын аңарга абыйсы сөйләгән булган. Ә ул моңардан әллә ни гаҗәпләнерлек нәрсә тапмаган, хәтта, алар бергә килеп кергәч:
— Тот татарин, у которого песня в глотке застряла, он и есть?— дип, рәхәтләнеп көлеп каршы алды, графиннан вак рюмкаларга спирт тамызып, кунакларын кыстап та тормастан, берне тамак төбеннән генә уздырды да: — Смотри-ка, горьковат, чёрт!.. Давай-давай, хватайте, Вася, угощай с товарища!— диде.
— Что, думаю, колодец твоего хорошего настроения, вот, оказывается, в чем причина то! Вот что виновен!— Василий да инде рюмкаларны кулына тотарга өлгергән, Исмәгыйльгә таба эчәргә кыстап килә башлаган иде.
— Нет, я ведь не пью, спасибо!— дигән җавап кына алды.
Павел аңа аптырашлы караш ташлады. Исмәгыйльнең шушындый «тереклек суы»ннан да баш тартуын ошатмыйча:
— Вот оно как, вот оно как... Надежды маловато, конечно,— дип әйтеп куйды.— На войне вашего барата много видел. До первого ранения ко рту даже блиско не подпускали. А потом, как только один раз сняли пробу, не разу не отказывались, на сторону не ставили. Да! Знакомое положение, ситуация известная. Если татарину нельзя, то нам как раз и можно! Но всё же, если прошли через ад, то туда обратно не пошлют, наверное... Ну ка, давай-давай, айда сюда!..
Исмәгыйль аңа буйсынырга мәҗбүр иде.
Бераздан Павел Игнатович яһүди борыны өстендәге пыяла күзлеген урынына рәтләбрәк элде дә:
— Да, что за случай был там, посмотрим!— дип сөйләнеп алды.
Ә үзе Исмәгыйльне озаклап һәм җентекләп карап тормады, болай гына, кул-аягын тоткалады, муенын, башын. Аннары:
— Сломанного места, не сшитых дырок нет?— дип сорап куйды.— Кроме тех, говорю, что бог создал...
Исмәгыйль җилкә сикертте.
— Ага, понятно! Пока еще язык не дорос, да?— Павел Игнатович төртмә телле булуын да сиздереп алды.
Шуннан ул урынына барып утырды, маңгаен сул кулының учына салды. Бармакларының эре сөякләре аның зур башын урап алган кебек иде.
— Что сидишь и смеёшься, Павел? Скажи хотя бы одно слово!— Василий Игнатович энесенең борчулы хәленә бераз аптырабрак алды.
Исмәгыйльне энесе янына алып барырга ничә көн гозерләнеп йөртте шул ул. Ә хәзер менә шушы мактанчык табип аның барча өметләрен аягы астына салып таптадымы? Этнең юньсезлеген адәмнән, диләр. Шушы Павел гомергә җитди була алмады инде. Кеше тураганда да авызы ерык. Ничә яшенә җитеп, бер әдәби әсәр, бер тарихи китап укыганы булмады. Ерткыч. Кече яшеннән сугымчыларга ияреп йөрде, үсеп картайганчы өйләнмәде. Анысы инде, хатын-кызлар белән шаярту дигәннән, бер дә кимен куймады. Дон-Жуаннарың читтә торсын. Әнә күзләрен ничек елтырата, март мачысы диярсең. Хатын-кызларны күрсә, тәгәрәтеп үк җибәрә әле ул аларны. Билләһи, адәм түгелдер, җендер, тфү-тфү, әстәгъфируллаһ!
— Здесь я уж не нужен, браток!— Павел елмаеп карап утырган җиреннән генә сөйләнеп китте: — Руки-ноги все на месте, и тело, и кости целы. Я ведь всего лишь швия отрезанного, отрезающий испорченное, удоляющий ненужное, отслужившое. Как ты там говоришь?.. Да, мясник! Мои орудия труда всего лишь нить да игла и нож... Я то думал, что здесь может и причина есть, мол в голове или там, в спинном, пуля застрола... Бывают и такие случаи. Видал, пришлось. Человек он странное существо. Бывает так, что сердце богатыря не может брать даже пять пуль. А вот другого, хоть муха укусит, все, тю-тю. А народ татары — очень странные люди. Удивительный народ. Его режешь попалам, а он начинает ходить, как будто не из человеческого рода вообще!— Исмәгыльгә ул шунда чебенне сытарга теләгәндәй карап куйды, хәер, син дә шул кавемнән бит әле, имеш. Аның болай дип әйтергә теләгәнен абыйсы да сизенеп калды. Шунлыктан:
— Да брось же наконец свои воспоминания... У нас времени мало! Если нет что сказать, так и говори... Айда, Рамай, пошли!
Аның теләгенә буйсынмый мөмкин түгел иде. Исмәгыйль, аяк өсте басуга, бер рәхмәтен мең кабатлап, аның артыннан иярде.
— Стоп!
Павел Игнатовичның, әлегә беренче тапкыр булырга кирәк, йөзе җитдиләнде:
— Ты, браток, любил же дослушать. Постарел, что-ли, говорю? Успокойся, прошу, давай покажем его Надежде Ивановне, я не могу войти в её область интересов. Она что скажет?.. Ты знаешь моё отношение к этому народу. Как только скажут о татарах, так и сердце начинает биться по-другому!
Әмма Василий Игнатович аны тыңлап бетерергә теләмәде, ачкан ишегеннән чыга бирде. Исмәгыйль дә аңа иярде. Павел Игнатовичның нәрсә хакында сүз куертырга теләгәнлеген ул аңламады. Шулай да татар халкына мөнәсәбәтенең бик үзенчәлекле икәнлеген төшенергә өлгерде. Моны Васядан да кайтарып сорау урынсыз булыр иде.
Туры Надежда Ивановнага барып керделәр. Василий Игнатовичның якын танышы икән, урыныннан чыгып ук каршы алды, ирләрчә кулын биреп күреште. Исмәгыйльнең исә, беләгенә ябышып, нәни бармакларын учыннан алмыйча торды. Ул шулай аны тикшерә үк башлаган төсле иде.
Сөйләшеп утыру шактый озакка сузылды. Әңгәмәнең башыннан ахырына кадәр сабыр гына тыңлап утырган Василий Игнатович алдында Исмәгыйльгә кыенрак иде. Шулай да табибәнең сорауларына мөмкин кадәр конкретрак һәм тәфсиллерәк җавап бирергә тырышты. Инде эш бетте дигәндә генә Павел Игнатович килеп керде, гәләфи чалбарының киң кесәсеннән бер пачка папирос чыгарып, бүлмәдәгеләргә тәкъдим итте дә:
— Пожалуй мне разрешат покурить?— дип сорады. Аның авыр гәүдәсеннән утырган урындыгы инде дә таралып китәм дигәндәй шыгырдап куйды.— Разбудили мою ревность, как пара голубков воркуете!
Аның бу сүзләре Исмәгыйльгә һәм Надежда Ивановнага кагылганлыктан, әңгәмәләре шушында өзелеп калды. Павел һаман да шаярта бирде:
— Красивый народ это татары! Остерегайтесь, Надежда Ивановна, они всё ещё не оставили свои прывычки похищать наших девушек! Без души оставят, слова лишнего не скажут!
Әмма аның сүзләренә һичкем игътибар итмәде төсле. Сүзләрен җитдигә алмаулары Павелны тагын да үртәде булырга кирәк:
— Помните, Надюша, мою Зарюшу?— дип сорап, нигәдер аһ итеп куярга да өлгерде.
Васяга аның хатирәләргә бирелүе ошамады:
— Да брось же, наконец, Павел, надо не надо, опять о своей Зарюшке толкуешь... Душу травишь... И свою, тем более!
— Она не только Зарюшкой была, её звали Зарина Ханнановна, если хотите знать! Ударения, пожалуйста, на второй слог!
Павел Игнатовичның күңеле кузгалып, йомшаруын күрсәтергә теләмәдеме, әллә инде абыйсы Васяга каты бәгырьле булганы өчен ачуы килдеме, нинди авыр гәүдәсен дә җиңел генә күтәрде дә ашыгып чыгып китте. Бүлмәдә җитди тынлык утырып калды. Хәзер кем дә сүз башларга кыймый иде. Надежда Ивановна, юк эшен бар итеп, кулларын озаклап-озаклап юарга тотынды, ашыкмыйча гына корытты һәм:
— Это война сделала тысячей, миллионов несчастьными, да будь она проклята!— дип, чын күңеленнән ачынып куйды.
— Она была, наверное, самой большой его любовью...
Васяның болай әйтүе, әлбәттә, әле яңа гына телгә алынган Зәринә Ханнановна хакында иде.
— Знаешь же Павла! Какую красавицу видел, так за ней и бегом, неугомонный! А вот когда встретил Зарюшку... Из Казани она была. Хируг- врач как и он! А Павел растаял перед ней. Мы падали без сил, а он — бегом к своей Зарюшке, расспрашивает о её состоянии, если она уставала, сразу бежит на перехват... Эх, встретились бы они до войны, такую бы счастьливую семью создали...
— А почему, сейчас нельзя что-ли?
Исмәгыйльнең бу соравы вакытсыз бирелде һәм урынсыз иде. Шуны аңлап, ул телен яшерергә һәм башын ияргә мәҗбүр булды. Әмма Надежда Ивановна тыныч һәм авыр тавыш белән аңа җавап бирде:
— И она осталась там...— Аның кул белән ясаган ишарәте «сугыш кырында» дигәнне аңлата иде.— А мы, вот, вернулись, а они... А они — остались.
Исмәгыйльнең миен нәрсәдер яндырып үтте һәм аның аңы, яңарып, күз алдына бер-бер артлы вакыйгалар тезмәсе килде. Әмма болар аның үзе белән бәйле түгел, бәлки бүтән бер кешенең истәлекләре, ышанырга мөмкин булмаган хатирәләре иделәр кебек.
Ул үзен сабый бала кебек хис итте. Әле яңа гына хәтерендә яңарган язмышы, Казанда һәм яшьлегендә күргән җәфалары аңа чит-ят кебек тоелдылар. Тәне буйлап кайнарлык йөгерә бирде, акылын буып алды, дөньялыкның шыксызлыгы, мәгънәсезлеге мизгел эчендә ачыкланып, йөрәгенә эсселек капты. Тәмуг учагы кебек үк хәтәр булган бу ут аның күз алларын томаландырды. Үзенең хәерсезлек җимеше икәнлеген һичничек тә кабул итәргә теләмәде. Әйе, аңа үз тормышы тарихчасы, сугышка кадәр күргәннәре башка бер кешене кебек булып хәтерендә калсалар, намусы да чистарак, тәне дә сафрак сакланыр төсле иде. Әүвәле ничек тәкъдирнең усал кулы аның истәлекләрен сыпырып алган, юкка чыгарган исә, хәзер ул үзе шәхси ихтыяры белән хәтереннән баш тартты. Кайвакытта, киләчәк өчен дип, хәтта яшәешкә атап хәтта тарихыңнан, барлыгыңнан качарга ярый һәм мөмкин түгелме соң? Әгәр дә бәхет диңгезендә тормыш корабын йөздергән, максат кояшына үзен илткән булса, ул вакытта хәтереннән баш тартыр идеме?
Исмәгыйльнең акланыр чарасы бар шул. Бары тик куркакларга гына хас булган шушы юл аның өчен иң кулае булып чыкты. Әле кичә генә аякка баскан бала төсле һәммәсен яңа башлап киткәндә аңарга авыр да, кыен да түгел кебек тоелды. Яшәү хакына һәм бәхет исеменә атап боларны эшли ала, һәрхәлдә язмышы мөмкинлек биргәнлеген аңларлык дәрәҗәдә әле ул. Моңа кадәр чыннан да үз кемлеген аннан хәтер дәфтәре яшереп килгән икән, инде хәзер шуның сәхифәләрен берәмләп укырга теләгендә юк. Булган белән беткәнне генә белгән сантый ул хәзер. Аның бүгенге көне һәм киләчәге үзеннән шушыны тели, шушылай кылануын таләп итә. Әгәр дә менә хәзер кемлеген таныса, дусларын да, хәтта йөрәк түрендәге изге хисләр тәхетен алган Гөлбанатны да югалтыр, алар аңардан баш чөярләр кебек. Гөлбанат!..
Ә Гөлбанат белән бәйләнешләре көннән-көн үрли, ялкынрак һәм эчтәлеклерәк була барды. Алар хәзер, әлегә язылышмаган исәләр дә, үзләрен кыз белән егет кенә түгел, ир һәм хатынга тартым тойдылар. Дөрес, бер-берсенең җылы кочагыннан артыгын һәм иреннәренең утлы җимешеннән башкасын татыганнары юк. Ә шулай да Гөлбанат инде аңарга бүтән күзләр белән карый, үзенә аны таянычы буларак хис итә. Моны Исмәгыйль дә сизә, нәкъ шулай булуын тели. Кыскасы, Гөлбанатныкыннан бигрәк, аның үз өмете куш!
Василий Игнатович белән бергә чыкканнан соң, алар хаста-ханә янында бераз басып тордылар. Картлачның һәр сүзеннән соң Исмәгыйль әйе дигәндәй башын каккалап куйгалады, әмма, дөресе, бер генә сүзен дә диярлек колагына элмәде. Бары тик:
Исмәгыйльнең мондый битарафлыгы Василийга ошап бетмәде. Ул, әдәп исе буларак, гаепне үзеннән һәм бу йөрүләренең нәтиҗәсе юклыктан күрде. Саубуллашып, вакытының тыгызлыгына зарланып алды да, туктарга дип килүче трамвайга таба кызу-кызу атлап китте. Исмәгыйль үз якларына таба илтүче юлга борылды. Торган җирләре тимер юл вокзалыннан ерак түгел иде. Ә аның артында — агач йортлар. Ул әле һаман да Гөлбанатларда яши, шул ук бистәдә, алтмыш өченчедә!
Аны авыр сугыш заманнарын тыныч кына диярлек уздырып җибәргән, әмма елларның авыр тәэсирен күтәрә алмаудан кыйшая төшкән агач һәм өймә йортлар тезмәсе каршы алдылар. Җәйнең матур табигате, кичнең йотылып барган кояшы бар тарафларга аеруча бертөрле рәхәтлек һәм тынычлык иңдерә иделәр. Исмәгыйльнең артыннан бастырып диярлек йөк машинасы килде дә, тузан томаннарын куптарып, шулар белән урамны иңгә-буйга тутырган хәлендә аргы башка элдерде. Артыннан каланың усал малайлары гөрләшеп-әйткәләшеп чабыша бардылар да, куып тота алмагач, бераздан тукталып калдылар. Аларның тир катыш тузан буялган маңгайларыннан-битләреннән ермаклар ага, өс-башлары тегермәнченекеннән ким түгел иде. Шушы тузанга тәмам батып бетүнең рәхәтлеген үзләре генә белә торганнардыр инде.
Исмәгыйльне танып исәнләштеләр. Кем үтә, артыннан үртәп калырга ярата торган малайлар аны шаяртырга уйлап та бирмәделәр. Әмма пыш-пыш сөйләшенгәләп, ни хакындадыр үзара фикер алыштылар. Ә күзләре Исмәгыйль абыйларында иде. Мондый вакытта, сагаеп калып, ни дә булдымы икән диярәк уйларга мәҗбүрсең шул.


АВГУСТ АЕ
Роман
XIV
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Август Ае - 23
  • Büleklär
  • Август Ае - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3850
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2137
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3851
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2078
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2136
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    35.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3914
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1975
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3908
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1888
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4015
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2063
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3930
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1922
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4050
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2120
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4116
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2124
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4034
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3954
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4028
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3953
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1992
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3976
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2075
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4009
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2118
    35.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3832
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2043
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4090
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2243
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4093
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2091
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3951
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2176
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4039
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2183
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4023
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 1425
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 908
    47.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.