Latin

Август Ае - 21

Süzlärneñ gomumi sanı 3807
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2043
36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Куәтле җиңел машинаның бераз ачылган тәрәзәсеннән исерек һәм тупас тавыш ишетелгәч, аны фәрман буларак кабул итеп, кораллы егетләрнең берсе КамАЗга таба йөгереп килде дә кабина ишеген ачырга дип үрелде. Ул арада бу яктан Ханбал да өлгереп, кабинадан автоматын алган иде һәм, җаена туры китереп, ишекне ачкан теге егетне китереп кысты. Якасыннан бугазлап, машинасының тәрәзәсенә йөзе белән китереп сылаганда аларның икенчесе нәрсәдер кычкырды һәм атып җибәрде. Төнге тынлыкны икегә ярып узган тавыштан Рафис та калкынды, башкаларга да җан керде. Кайбер тәрәзәләргә ут эленде. Ханбал исә тоткынының аркасына сыенып калган иде, тиз генә аска иңде. Аягында тора алмыйча, тегеләрнең күкрәге тишкәләнгән егете үзләре утырып килгән куәтле җиңел машинаның тәгәрмәчләре астына ишелеп төште. Тизрәк моннан шылу ягын карасалар да, генеральныйның машинасы ни үкергән хәлендә кузгалып китә алмады. Аларны гүяки шул егылган иптәшләре үзе тотып тора һәм җибәрми иде.

X
Ханбаллар Казанга якынлашып килә иделәр. Бу юлы ул бераз аптыраган хәлдә иде. Булган икән — беткән инде дип уйларга яраса да, эшнең ахыры ниятләгәнчә барып чыкмаганлыктан, нәрсә-ничек икәнлеген барлап, нәтиҗә чыгарып маташырлык та түгел, югыйсә. Шулай да...
Казан юлында аларга биш урында ДАИ постлары очрады. Әмма туктатучы күренмәде. Артларыннан да эзәрлекләп килмәделәр. Мөгаен Аллаһы тәгаләнең «амин» дигән сәгатенә туры килгәннәрдер дә шулай барысы да җайлы гына хәл ителгәндер бәлки? Кемнәр белсен! Ә шулай да...
Ә шулай да Фасил Галләмович акыллы кеше булып чыкты. Ханбал үз егетләре белән аларны урам уртасында әйләндереп алгач, көч күрсәтеп алышуны кирәккә санамады:
— Мөмкин икән, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итик,— дип үтенеп, машинасыннан чыкты.
Ханбал ул арада аягына басып өлгергән иде. Алар йөзгә-йөз очраштылар. Артык сорап тормастан, Фасил Галләмович эшнең нәрсәдә икәнлеген шунда ук төшенеп алды һәм:
— Күңелем сизенгән иде аны,— дип мыгырданып кына куйды.
— Егетегез үлә бит, кайсысы бар, яраларын бәйләтегез!— диде аңарга каршы Ханбал, күңеле усаллыкта түгеллеген аңлатырга теләп.
— Аның инде кирәге юк,— дип кенә кырт кисте генеральный.
Ул хәзер үз гомере хакында кайгырта иде, шунлыктан ни-нәрсә сөйләгәнен үзе дә аңламастан әйтте дип кабул итте аның бу сүзләрен Ханбал. Әмма ул арада Фасил Галләмович, тавышын үзгәртеп, форсат дилбегәсен үз кулына алырга өлгерде һәм куркытуга күчте:
— Минем белән шаяртып нәрсә кыра алырсыз, белмим!— диде.— Ерак китә барырсызмы?
— Ә без килеп-китеп йөри торганнардан түгел!
Бу сүзләре белән Ханбал хаксыз иде. Әмма Фасил Галләмовичны куркытыр өчен алар җитә калды. Ул эндәшмәс булды. Ханбал аңа автоматын төбәде. Хәзер үк судсыз-нисез атып үтерергә аның кодрәтеннән килә, тик ни мәгънә?
Моннан бернинди мәгънә булмаячак әлбәттә.
Ханбал бары тик шул хакта гына уйлады. Фасил Галләмович исә, киресенчә, тәмам югалып калып, тезләренә егылды. Шунда көтелмәгән хәл булды. Капкадан чәрелдәп бер хатын йөгереп чыкты. Башына шәл бөркәнгән хәлендә, юка ак күлмәктән генә иде.
— Аллаһы хакы өчен дип сорыйм, тимәгез аңа! Балаларымны ятим итмәгез!.. Аллаһ хакы, балаларым хакы өчен...— диде, кат-кат үтенеп еларга һәм Ханбал каршында бәргәләнергә тотынды. Аны, килеп, Рафис беләгеннән генә эләктерде, читкә тартты.
— Фасил, әйттем мин сиңа, бу кадәр кылануларың яхшыга алып бармыйлар дип! Тыңламадың!..
Ул хатын шунда сүзләрен бутаудан тыгылып һәм тагын да үксеп еларга тотынды. Ханбал бу мизгелдә үзен кансыз һәм мәрхәмәтсез бер әшәке бәндә итеп тойды, барысына да төкереп, күзе кая таба карый, шул якка китеп бармакчы булды, әмма урыныннан кузгала алмады. Хатынының ачыргалануы Фасилның күңелен кузгаттымы, әллә үлем куркынычының нәрсә икәнлеге җилегенә үттеме, ул:
— Акча кирәксә, акча бирәм!— дип сүзгә кереште.— Гаеп миндә, килешик!..
Казан иртәнге йокысыннан уянып килә иде. Хәзер кая барырга икәнлеген чамалап тормастан, Рафис КамАЗны куды да куды. Ике йөрәкле икән үзе дә. Беренче тукталышта ук ДАИ хезмәткәрләре аларны кулга алырга мөмкиннәр, югыйсә. Кесәсендә бер генә документы та юк, хәтта машина йөртү хокукын бирә торган «права»сы да.
— Сулга борылабыз!
Рафис андый әмерне көтмәгән иде булса кирәк, аптыраган кыяфәттә Ханбалга борылып карады, әмма машинасын туктатмады. Бара бирделәр.
— Анда нигә?
— Дачаларга... Тагын кая барыйк соң? Монда, шәһәрдә, тиз кулга төшерерләр, милицияне әйтәм. Дачаларда кышын этем дә юк, яхшырагын сайлап алырбыз да яшәрбез шунда, әйеме?
— Әйе инде, анысы...
Алар бу хакта алданрак уйларга тиеш иделәр. Казанга килеп керүгә аларны һичкем сагынып каршылап көтеп тормый. Моны да исләренә алмагач, зур эшләрне башларга акыллары җитмәс.
Дөрестән дә Ханбал олы эш башларга җыена иде. Әмма йокысыз төн һәм вакыйгаларның бик тиз алмашынуы, ялсыз-ярсыз калулары аны какшаткан, тәненнән генә түгел, зиһененнән дә куәтен сыгып диярлек алган иде. Аңа хәзер тынычлык һәм ял гына кирәк. Җылы урын-җирдә бер тәүлек буена тормыйча ятакта аунар иде. Киерелеп, аякларны иркенләп сузып, җәелепләр ятканыгыз, изелеп йоклаганыгыз бармы? Иң татлы сигез рәхәтнең берсе инде ул!
Һе, нәрсә диде әле? Килешик, дидеме? Фасил Галләмович корыч кебек сынмас кеше сыман иде, тыштан гына шулай тоелган. Анысы, үлем алдында, баш очында һәлакәт янап торганда сынмый кая барасың? Кешенең бер нечкә җире бар: ул яшәешкә теше-тырнагы белән ябыша, хәтта асылынып үләр өчен муенына элмәк салганда да тормышны шаярткандай гына кылана, соңгы минутында кире кайтыр чамасы калмаганын төшенгәч, бәргәләнә башлый да һәлакәтен тизләтә. Менә шул минут барысын да хәл итә дә инде. Тартылган кылдан гына көй чыга!
Нәкъ Тукайның «Шүрәле»сендәгечә, моннан түбән үзеңә, нәселеңә тимәм дидеме? Әйтте. Шулай да аның бу рәвешле сөйләнүләренә ышанып бетәргә ярыймы?
Алга таба күренер әле. КамАЗына утыртып Азатны кайтарып җибәргәч, вакыйгаларның ничек булачагын тыныч кына көтәсе итәргәме, әллә үзләренә дә хәрәкәткә күчәргәме? Анысын күз күрер, яшисе бар әле. Язмыштан узмыш юк диләрме?
Һәртөрле саклык чарасын күреп, махсус рәвештә юл читендә үк КамАЗдан төштеләр дә, рульне Азатка бирделәр:
— Ярый, егет, бар, кайт!.. Хәерле юл!— дип Ханбал аңа кулын сузды: — Бигайбә! Эт ашаганны бүре җыймый диләрме? Безнең юллар менә шушында аерыла!
Азат бары тик аңлавын белдереп ым гына какты. Әйтер сүз эзләп хәтерен аптыратты. Әмма таба гына алмады.
— Ярар, бар инде, сау бул! Карап йөр аны!..
КамАЗ кузгалып киткән җиреннән туктады, аннары бераз артка чигенде, тәрәзәдән башын тыккан Азат:
— Рәхмәт! Барысы өчен дә рәхмәт!— диде.
Ханбал шунда аны кызганып куйды. Азатның шушы вакыттагы беркатлылыгы аңа үзенең элеккеге елларын хәтерләтте. Тормыш өйрәтә икән ул, өйрәтә. Пакь күңел белән туасың, дөньяның барлык шакшысын җыеп китәсең. Сүгенмәгән кая, биш катлы итеп әйтерсең!..
КамАЗ артыннан кар өере күтәрелеп калды. Ханбал, иптәшләре белән карашып алганнан соң, кулларына тартмаларын күтәртеп, дачалар ягына таба китәргә кушты. Монда аларны һичкем ишек ачып көтмәсә дә, Арбузов урамына килеп чыга торган Кабала сырты буйлап Чапакса юлынача җәелгән дача җирләрендә курчак өе кебек матур итеп тезелгән һәм араларында аларга яшәр өчен яраклы йортларның берсендә кышны һичшиксез тыныч кына уздырып җибәрергә мөмкин иде. Морҗалысын, җылырагын карап, шуңа таба атларга иде исәпләре. Ханбал шунда кинәт кенә нәрсәнедер исенә төшергәндәй тукталып калды. Иртәнге тын һәм каймак кебек куе һаваның тәмен бетереп кайдандыр килгән ташкүмер төтене исе, борыннарыннан кереп, колакларыннан чыккан кебек тоелды. Дачаларда кышын да яшиләр микәнни?
Ханбаллар сукмакка төшеп бардылар. Читтәге дачаларда тукталасылары килмәде. Арырак, эчкәрәк узганда начар булмаска тиеш иде, кеше күзеннән дә еракта, ябылып ук яшәп ятарга мөмкин.
Шундый ният белән барганнарында киң итеп ярылган, кырпак кар астында шомалыгын яшергән юлга килеп чыктылар. Аягы таеп, Ханбал чак кына арт чүмече белән барып төшмәде, ярый әле яныннан килүче Рафис аны терсәгеннән эләктереп калды. Әмма кулындагы тартмасы чөелде һәм эчендәге тулы аракы шешәләренең берсе бозлавыкка кинәт төшеп китеп ярылды.
— Харап кына булды!— Рафисның болай юри шаяртып куюы Ханбалның эчен генә пошырды.
— Ярар, миңа азрак салырсыз!..
Алардан алгарак киткән иптәшләренең өчесе, шушылай ярым шаяртып сөйләшүләрен ишетеп, барган җирләреннән тукталдылар да аптырашып карап алдылар. Бүтән нәрсә хакында хәсрәтләнеп тел чарлыйлар иде булса кирәк, юкса: «Нәрсәне?»— дип сорамаслар иде.
— Әнә, аракы төшеп ватылды!— Рафис шунда ук сүзне җөпләп тә өлгерде, кирәксезгә җил тегермәнен әйләндерүе иде бу.
Әмма бу шикләнүләре моның белән генә бетмәячәк. Әлегә бердәм күренсәләр дә, акчаны учлап кесәләренә тыкканчы тынычланмаячаклар алар. Инде бүлә-бүлешә калганда да үпкәләш китәргә мөмкин, ә аннары таралышып бетәчәкләр.
Болар хакында уйлап бары тик Ханбалның гына башы катты, ә иптәшләренең эче бүтәнчә пошты. Моңа кадәр һичкемне буйсындырып тотмаган Ханбалга төркемнең башлыгы булу авыр иде. Ни дисәң дә, үзеңнән алда башкаларның мәнфәгатен якларга тиеш ул хәзер, сыер белән атка бердәй итеп бергә башак тугыласа, араларын боздырып, сугыштырып, төртештереп, тибештереп, сөзештереп кенә бетерәчәк.
Аларның каршысына тумышында ак булган, әмма беренче киелешеннән бирле диярлек саргаеп-каралып бетүгә дучар ителгән эчке ыштаннан гына, аркасына каеры тун элгән бер кеше чыгып басты. Аның кемлеге Ханбалны һәм иптәшләрен кызыксындырырга тиеш түгел иде. Үз җайларына үтеп китә барганнарында ул:
— Оланнар кая юл тота?— дип сорау ташлады.
— Алга!
Мондый ук гади җавапны көтмәгән иде булырга кирәк, бу кеше, чыраен сытып, канәгатьсез тавыш белән:
— Алга?.. Шуннан ни, алга, имеш!..— диярәк, ачулы карашын күз төбендә болгатып алды. Аның калын һәм тәртипсез сакалы, юылмаган озын чәче һәм майлы йөзе бар килеш-килбәтенә тагын да усаллык өсти иде.
Без үзебез генә түгел дигәндәй, Ханбал да, Рафис та җилкәләрендәге автоматларын сикертеп алдылар. Әмма тегенең боларга исе дә китмәде, аю кадәр гәүдәсенең бер генә кылы да селкенмәде. Шунда Ханбалның башына уй килеп, сорау бирергә ашыкты:
— Бу дачаларның сакчысы кирәк иде?
— Әйе, шуннан... Нәрсәгә ул?— Моның дөньялык өчен бер дә исе китми иде, ахрысы.
— Менә, аңа дип күчтәнәчләр китерүем, адресы истән чыккан!— Ханбал шушы хәйләсенә үзе дә сөенеп куйды. Ә нигә, алай булырга мөмкин түгелме? Сакчы белән килешсәләр, җаннары тынычлык табачак.
— Шуннан?..
Кешеләрнең усаллыгына һәм канәгатьсезлегенә күнегеп беткән, әмма зурлап һәм олылап сөйләшүне аз ишеткән бу адәмнең шунда гына текәлеге ишелеп төште.
— Мин булам ул сакчы!.. Үзегез кем соң?
— Дуслар! Эш белән!..
— Нинди эш ди ул кыш уртасында?
— Вак-төяк кенә инде...
Алар үзара карашып алдылар. Бу юлы кемнең кемнән курыкканлыгын аңларлык түгел иде. Әллә нәрсә булмады да, югыйсә, бары тик бер-ике кәлимә сүзне шаярткалап кына болгатканнар сыман иде, күңелләренә шик тә төшәргә өлгерде. Ертык йөзле, ышанычсыз карашлы бу кеше Ханбалның гына түгел, иптәшләренең лә кемлеген орып та бирми, хәтта шушында барысын бергә яткырып, муеннарына пычак сызарга да мөмкин сыман тоелды. Җәен-кышын бакчалар саклаган ул адәмнең нинди көч-куәткә ия булганлыгын күз алдына гына китерерлек иде. Җитмәсә җилкәсеннән шуып төшкән туны аның йонлач һәм киң гәүдәсен шәрәләндерде. Ул гүяки: «Ягез, егетләр, сөйләшеп карыйк!»— дигән төсле иде. Шунда гына Ханбал аның кулындагы балтаны шәйләп алды. Рафиска карап куйды, күрдеңме, янәсе. Ә аның авызы ачык, йөзендә нур әсәре юк иде.
Бу адәм тунын кабат җилкәсенә күтәрде, ике адым алгарак килде һәм, күз төбәр өчен араларыннан Ханбалны сайлап:
— Нинди вак-төяк эш ул иртә таңнан?— дип сорады.— Сезнең ише юньле бәндәләр эш белән булса, кичен, уңайлы вакытын чамалап килә торганнар иде...
Ханбал аның каршысына кулындагы тартманы китереп куйды. Менә хәзер балтасы белән бер кизәнер дә муенын чабып өзәр сыман тойды, ә теге, балаларча куанып:
— Һо, монда туй үткәрерлек нигъмәт бар икән,— диде, тартманың эчен ачып карап, һәм көтмәгәндә аларны үзенә чакырды: — Әйтәм бит, юньле кешеләр дип. Сый белән килгәннәр! Сүзегез ни җитте генә булмаска тиешле, безгә керик!
Ул борылуга, яңа гына аның каршысына китереп, кар өстенә куйган тартмасын Ханбал кабат кулына күтәрде, көртләрне ерып, аның артыннан иярде. Иптәшләре дә калышмадылар.
Бу бакча сакчысының өе аю өне кебек, тәмам кар тавы астында, ишек төбе дә көрәлмәгән хәлдә булып чыкты. Килеп керүгә, тамакны һәм борын тишекләрен ертып әллә нинди, адәм борыны күнекмәгән сасы ис күзләренә кадәр ачыттырып алды. Җитмәсә Ханбал, алга узуга, маңгае белән нәрсәгәдер килеп бәрелде, авыртуыннан сүгенергә мәҗбүр булды.
— Саграк!— диде теге адәм, гөбе эченнән дәшкәндәй:— Мондарак уз. Анда түшәм төшкән иде. Кул җитми. Агач белән терәтеп куйганча тора.
Шаңгырдатып мич авызын ачты, шунда гына йорт эченә бераз яктылык төшеп, әйләнә-тирәне чамаларга мөмкин була башлады. Мич авызына якын гына урында зур агач өстәл, тирән һәм калын кресло, ярым ертык диван, авып-түнеп яткан урындыклар иде. Ханбал кулындагы тартманы шул өстәлгә китереп куйды. Ул арада кисәү агачы алган һәм мичендәге күмерне каезларга өлгергән теге адәм:
— Чыгара тор!— дип әмер бирде.— Баш та чатнап тора иде. Варис ни хәл анда?
Нинди Варис? Ханбал аны белми иде. Әмма ни дә әйтергә ашыкмады, ишетмәмешкә салынды.
— Югалды, егет, югалды...
Мичтәге күмерне болгаткан саен ургылып төтен чыкты. Болай да һавасыз өй эчен ис баскандай иде.
— Югалды. Элекләрне керә торган иде. Күргәнегез юкмы берәрегезнең? Атналар буе баш күтәрми эчә идек. Чын татар. Минем кебек урман урысы түгел. Башкисәр. Кем әле, булган бит урысны тураган берәү... Кем соң? Ни... Во!.. Чыңгыз хан! Кушаматы да Чыңгыз иде. Чәнчегәннәр дигәннәр иде. Ышанмыйм! Аны пычак ала димени? Юк сүз! Ул килеп керсә, аннан пычак түгел, балта да курка торган иде!
Шушылай сөйләнеп маташкан җиреннән, борылып та тормыйча, Ханбалның кулыннан шешәсен тартып диярлек алды һәм авызына коярга дип күтәрде. Әмма тел очына тамчы да таммады.
—Ә-ә, ачык түгел икән бу!.. Нәрсә дип озаклыйсың?
Болай да көрәктәй кулы ут шәүләсеннән чукмар кадәр булып күренде. Чамалап-нитеп тормастан, шешәнең борынын борып кына атты да, эченә пыяла ватыгы төшкәндер дип тә уйлап тормастан, шул килеш авызына койды. Әмма ике йотудан артыгын булдыра алмады, шәп һәм куәтле генә итеп кикереп, шешәне өстәлгә бастырды да:
— Әллә су инде?— диде.
Ханбал аның сүзенә игътибар итмәгән иде, бераздан шешәдә чыннан да су икәнлеге билгеле булды. Кинәт кабынган электр уты яктысында күз салып караса, исе китте, шешәнең этикеткасына «Шифалы су» дип язылганлыгын күрде. Ул өстәлгә тезгән «ярты»ларның калганнары да шул җенестән булып чыктылар. Ханбал кинәт кенә Рафис ягына таба тартылды, аның тартмасын да ачты. Монысында да су гына булып чыкты. Алар алып калган тартмаларның бары тик берсендә генә аракы иде. Адәм көлкесе. Элгәре нәрсә караганнар, диген?
Әмма Ханбал шулай кирәк иде дигән кыяфәт кенә чыгарды, монда үзара тавыш куптарып маташудан файда юк иде.
Электр уты тагын сүнде. Бу юлы озакка түгел, кабат балкып китте. Корымланып һәм тузанланып беткән бу зур лампочканың нурлары болай да кысан күренгән өйнең тарлыгына мәдхия иде.
— Болары кемнәр?
Почмактан берәү авыр аваз салды. Уйлауга-аңлауга — бер карт хатын сыман иде, ялангач хәлендә күтәрелеп утыргач, аның шактый яшь икәнлеге күренде. Ул тартылып сузылды да:
— Ильич, бөтенләй изеп бетергәнсең, кыз күрдем дигәч тә!— дип зарланып алды.— Болары кемнәр тагын?
Шушы соравы белән ул тагын урынына ауды, ачык һәм шәрә тәненә ертык һәм тишекле юрганны каплар өчен тартты, арты белән борылып ятты. Шунда ук ачылырга өлгергән гаурәт җирләрен Ильич каплаштыргалагандай итте һәм аны ягымлыга үзгәргән тавышы белән юатырга да өлгерде:
— Болар минекеләр, Зум! Минекеләр! Бераз ял ит! Әле генә йоклап киттең, йомшагым минем!..
Ханбал ачып куйган шешәдән Ильич, калай чокырга аракы агызып, үз авызына койды да, капкалап-нитеп тормастан эчен генә уды, шешәле тартманы күтәреп карады һәм:
— Фатир кирәктер инде?— дип сорады.
Ильичка мондый сәер «кунак»ларның беренче генә тапкыр гозер белән килүләре түгелдер, аның үз-үзен батыр һәм горур тотуының сәбәбе дә шул хакта уйлагач кына Ханбалның башына барып җитте.
— Ярар... Фатир, тек, фатир... Бар ул андый нәрсә, кайсын телисең, шунысы бар! Әмма...— Ильичнең имән бармагы югары күтәрелде.— Алдан түләп куештан, бер тартма елан даруы! Күп түгел, кешечә!
Күтәреп кергән тартмаларын калдырып чыкканлыктан, аларга хәзер атлавы да җиңел иде. Ильич, ишегеннән ерак китеп тормастан, һичнигә карамыйча, «йөгәнсез ат»ын һәммәсе каршында тугарып йомышлады да, борыныннан чыгарган сары маңкасын ак кар өстенә сылап:
— Җитмеш дүртенчене эзләп табыгыз. Ике ел инде хуҗалары күренгәне юк! Миче дә бар. Кичләтә сугылырмын!— диде дә өненә кереп чумды. Урамда һава саф булса да салкынчарак иде.
Ильич атаган йорт бөтенләй дә бакчаның аргы башында булып чыкты. Авылча агач-бүрәнәләрдән салынуы белән генә бераз сөендерде. Ишегендә дә ялганчы йозак кына иде. Ә эче бәсләнгән һәм бозланып каткан. Мичен җылытыр өчен генә дә мондагы урындык һәм өч өстәлдән икесенең такталары китеп беттеләр. Кояш иңеп барганда гына өй эчендә чишенеп утырырлык була башлады. Әмма дивар һәм идәннәренең катлам-катлам лае да эреп, аяк асты көрәп алырлык пычрак хәлгә килде.
Монда ат абзары булгандыр!
Рафисның болай әйтүе Ханбалга ошамады. Ул, үртәлеп:
— Ә хәзер эт абзары булыр!— дип җавап кайтарды.
Кибеткә китүчеләр тартмасы белән аракы һәм ризыклар төяп кайткач, моңа кадәр үзара бер дә юньләп сүз алышмаган егетләрнең йөзләренә елмаю йөгерде. Бераз ашап, йокларга гына уйлаганнар иде, көне буена башын түшәктән алмаган Ильич килеп керде. Кәефе начар түгел иде.
— Хуҗаны сый көтәдер дигән идем, боларның исләрендә дә юк икән,— дип канәгатьсезлеген белдергәч, өстәлдә басып торган шешәгә үрелде һәм кәгазь стаканга шуннан мөлдерәмә тутырып алып, авызына каплады да:— Каян алдыгыз бу дегет суын?— дип сорады.
Җавап ишетелмәде. Ул мөгаен да Минзәлә аракысын эчми иде бугай. Үзенә күрә генә түгел, сайлана да белә икән, күр әле!
— Тәк, болай...— Ильич җитди кыяфәткә керде.— Күрше йортларга тимәскә, монысы — бер! Җиһазларны ватмаска, монысы — ике! Кеше-карага күренмәскә, монысы — өч! Бүгенгә шуларын белсәгез, җиткән!.. Ә, тукта! Агачларны кисмәскә! Утын кирәксә, бакчаларның аргы ягында коммунистлар заманыннан калган төзелеш урынына барасы, анда — дөнья, күпме кирәк, ташыгыз!.. Булдымы?.. Булса, мин киттем!
Кесәсенә тагын да ике шешәне тыгып, Ильич саубуллашмый-нитми чыгып та югалды. Нәрсә генә эшләсә дә, кайда гына килеп керсә дә, монда ул хуҗа, ни әйтсә — сүзе закон иде. Хәер, аның белән кем әле бәхәсләшеп торсын, бик исе дә китәр идеме әллә?
Бер-бер артлы килгән шушындый хәлләр дөньялыкның әллә кайчан асты өскә килгәнлеген аңлата иделәр. Алга таба нишләргә дип баш катырып та торасы түгел, үз биләмәңне булдырырга да, менә Ильич кебек, анда үз мәнфәгатьләрең файдасына хәрәкәт кенә итәргә. Әмма бөтен хикмәте шунда — каян аласың ул биләмәне? Атаңнан калганы бармы? Юк, әлбәттә. Шулай икән, яки басылып кына ятасың да, тыныңны да чыгармыйсың, яисә инде яулап алырга туры килә. Башка юлы да юк кебек. Менә бит Ильич та үз биләмәләрен булдырган, законлы рәвештә ул монда хуҗа. Димәк, аның кануннарын бозарга ярамый!
Ханбал болар хакында уйланганда үзен караңгы һәм ишексез-тәрәзәсез бүлмәгә ябылган, таяныр бер нокта яки почмак таба алмаган кеше кебек тойды. Ул моннан чыга алырмы, җаен табармы, әллә инде дөнья йөзен күрмәс хәлендә шушында калырмы? Аккан су юлын табар дигән кебек, аңа хәзер әллә ни баш катырырга, үз-үзен бутарга ярамый иде, барысын да тәртип белән генә алып барса, ахырына килеп чыгар әле, ишеге дә табылыр.
XI
Булган акчаларны Ханбалга иптәшләренең һәркайсына өлешләп бүлергә туры килде. Аларны әүвәле тигез итеп алтыга аердылар. Монысы кемгә дип соңгысы белән кызыксынучыларга:
— Кара көнгә уртак малыбыз булырга тиеш!— дип, Ханбал кырт кисте.— Анысы миндә торыр. Исәп-хисапны да үзем алып барырмын. Әгәр дә сорауларыгыз туа калса яки берәрегез аерылырга теләсә, үз өлешен алыр да... Хәерле юл!
Бар казанганнары долларлар булганлыктан, иптәшләре үзләрен черек байга санап, борыннарын чөяргә дә өлгерделәр. Ялгышмалыммы дип уйлатып аптыраткан күңелен Ханбал: «Бераз тынычлансыннар инде, юкса күземә бүре кебек карый башлаганнар иде!»— дип тынычландырды. Әмма төркем белән булу кануннарын белмәвенә бу акча тарату гамәле ачык мисал иде.
Кулларын долларлар кергәч, һәркайсы үз теләген канәгатьләндерергә ашыкты. Рафисны Ханбал үзе белән калыр дип көткән иде дә, ул иптәшләре белән бергә чыгып китте. Озакламый алар аракы һәм ризык төяп кайттылар һәм бер-берсен сыйларга тотындылар. Ханбалга да тәкъдим итеп караган иделәр, ул баш тартты һәм, барысын калдырып, үз юлына ашыкты.
Урамда кышның матур көннәренең берсе иде. Алсуланып янган зур һәм сүрән кояш үзенең йомшак нурларын кар бөртекләрендә биетә, агач ботагында кызылтүшләр тирбәлә. Шуларны күзли-күзли, тыныч кына моңаеп, Ханбал юл буйлап шәһәргә таба атлады. Бакчаларны чыгып җитәм дигәнендә генә аңарга арттан сигнал бирделәр. Кырыйгарак чигенеп басты. Узып барган бу машина таныш кебек тоелды, йөрәге жу итеп куйды. Рульдәге ханым да аны таныган булырга кирәк, акрынлатып, Ханбалны күзәткәндәй итеп маташты.
— Альбина!
Рульдә чыннан да Альбина иде. Ханбал аны һичкем белән дә бутамаячак. Ни дисәң дә, йөрәк түрендәге иң затлы тәхеткә, мәхәббәт мөнбәренә менеп утырган ханым шул ул.
Тукта, бакчалары юк иде түгелме соң аларның? Монда нәрсә эшләп йөрүе, җитмәсә, машинасында? Әйе, тик ятмый торгандыр әле, Ханбал кебек исәр берәүне әсир иткәндер дә, очрашу өчен килеп йөри торгандыр! Аны ул булдыра, тормышның рәхәтен белеп, үзенең кадерен күреп яши белә!
Күзенә күренәсе, үзен танытасы килмичә, Ханбал аңа ян белән борылды һәм бакчалар арасына кереп китте. Сукмаксыз җирдән көртне ерып бару авыр булса да, шушы каткан һәм рәте беткән киемдә Альбинага күренүдән һәм оят хисен татудан, чынлап уйлаганда, болай сугылып йөрүе кулайрак иде. Менә каты юлга чыкты. Әмма үзенең һәм аяк адымы колагына: «Альбина, Альбина!»— дип такылдады, аның саен ул ашыкты, башка якка кереп китте, көрткә муеныннан чумды, кар астындагы куакларга абынып егылды. Шулай шактый адашып барганнан соң, чираттагы ауганыннан тормыйча, кинәт елап җибәрде, үзен-үзе белештерми үкси һәм сөйләнә бирде:
— Нигә мин шушылай?.. Нишләп соң шушы хәлләргә калдым?— дип, һаман да җанын битәрләде, диваналанып алды. Бераздан күңеле бушап, тынлык хөкеменә бирелде. Торгач, юлга кабат чыкты да шәһәргә таба баруын дәвам итте. Альбинаның бу очравы язмышының ничәнче тапкыр сыналуга әзерләнүеннән хәбәрме, әллә бер гыйбрәт өчен генә идеме, Ханбал бу хакта башына да кертеп карамады.
Казан кибетләрендә җаның нәрсә тели — шул бар иде. Әле кайчан гына боларның берсен дә төшеңдә күрергә, акылыңа китереп карарга ярамаса, хәзер, әнә, барысы да күз алдыңда, бары тик акчаң гына булсын, өстеңме, мәсәлән, егерме кат яңартсаң да ярый. Долларыңны да шунда ук Рәсәйнең агач берәмлекләренә алыштырырга гына торалар.
Ханбал өстен-башын яңадан киенде. Шуннан соң гына бераз кеше кыяфәтенә кереп, адәм танырлык хәлгә килгәнлеген аңлады һәм Альбинаның үзен танымавына, искәрми-белештерми калган булуына ышанычы артты. Аңа шулай дип уйлавы рәхәтрәк иде. Кәефе күтәрелеп, иптәшләре янына кайтып кергәнендә инде кич иңгән, туйлауларына катнашып китәргә дә ярый иде.
— Егетләргә кайнар сәлам!
Килеп керешенә, Ханбал шушы сүзләрен ыргытты һәм көязләнгән кыяфәтендә боларның каршысына килеп басты. Тегеләр, исерек булуларына карамастан, аның киемнәренең затлылыгын тикшерергә тотындылар.
— Иртәгә барыгыз да өс-башларыгызны алыштырыгыз!— Ханбалның шушы әмере иптәшләрендә көлке тудырды.
— Өсне генә алыштырырбыз, анысы,— дип сузды тәмам исереп җиткән Рафис, учы белән борынын уып,— әмма башларны алыштырмаслар шул. Бу беткән башның кемгә кирәге бар? Яңасын алыр өчен кабаттан туарга кирәк!
— Анадан!..— Монысын кәрт өләшеп утырганы әйтте. Денис, олы борынлы хохол.
Калганнар аңа кушылып хихылдаштылар.
— Менә бу, ичмасам , Чуртан! Юкса бер дә канбаладан артык түгел идең!
Казан егете дип үзен арадан аерып күрсәтергә яраткан басынкы гәүдәле Зөфәрнең шамакай телне яхшы белүенә берсенең дә шиге юк иде. Бары тик Михайның гына тел шартлатудан артык сүзе авызыннан төшмәде. Килеш-килбәтендә марилык аңкып торган бу егет нигәдер астыртын һәм ялагай адәм кебек тоела, күргән кешедә дә үзенә карата шушындый тойгы калдыра иде.
Боларның янында Ильич булып киткән икән. Тагын да сыйлап җибәргәннәр үзен, төгәл исемен дә белеп калганнар, Иван Ермаков буламын, дигән. Элекләрне участок милиционеры булып хезмәт иткән дә, ниндидер низаг чыгып, шушы бакчаларда каравылчы урынында оялап калган.
Аның тормышыннан шушы фактларны барлаулары начарга түгел, анысы. Әмма шыттыра булырга кирәк, юри, тәртип өчен, боларны куркытырга дип кенә шулай сөйләгәндер әле!
Бу сүзләрне ишеткәч:
— Юк ла инде, милтун киемендә керде, сержант кисәге!— Рафис дәлилләр китерергә тотынды. Әмма аны тыңлап торырга һичкем теләмәде, сүзләрен Ханбал да колак артына игътибарсыз гына уздырып җибәрде.
Төн уртасына кадәр кәрт сугып, икенче кат мичкә ягып, аракы чөмереп, вакытларын уздырып җибәрделәр. Аларның хәзергә кесәләре тулы акча, өстәлләре сыгылырлык ризык һәм эчемлек. Иртәгәге көн өчен ишәк кайгырсын!
— Безгә паспортлар да юнәтеп бирәм диде әле!
Ятар алдыннан гына Рафистан шушы сүзләрне ишеткәч, Ханбал аптырап китте һәм сораштыра башлады:
— Нигә аны иртәрәк әйтмәдең? Чынлап та булдыра алам дидеме? Паспорт бүлекчәсендә танышлары бар микәнни?..
Рафис җавапларын тыныч кына бирә торды:
— Берәр миллионны әзерләргә кушты!
— Ничек? Паспортларның юклыгын кайдан белгән?
— Ә-ә, Денис бытырдады.
Үзенең исемен ишетүгә, тынсыз яткан хохол:
— Минем бу чокырда мәңгегә каласым юк, хәзер Украина ирекле, үз-башлы дәүләт! Чикләрне ябарны өлгергәнче моннан шылырга кирәк!— дип, шалт та шолт тезеп тә китте.
— Рәсәй паспорты сиңа нәрсәгә соң алай булгач?
— Син, Чуртан, бутама!.. Хәзер кәгазьсез беркая да барып булмый, чат саен тикшерәләр. Ә миңа шылырга кирәк!
Денисның сүзләрен бүтәннәргә ияргән Рафис та хуплады. Шунда гына Ханбал боларны аңлап алды: аларга ниндидер биләмәләр дә, төркем төзеп яшәү дә кирәк түгел икән!
— Син, Чуртан, үпкәләмә, эш башында тора алырлык түгеллегең йөзеңә чыккан!— дип Зөфәр әйтүгә, бәхәс кылырга җыенган Ханбал телен тешләргә мәҗбүр булды. Чөнки ул хаклы иде.
Егетләренең бар нәрсәләрдән дә хәбәрдар булулары һәм бердәм сүз йөртүләре Ханбалны бераз шиккә салса да, ул артыгын төпченеп тормады, үзен тынычландырырга теләп ятагыннан торды, мич янына килде. Шулай да аңа бераздан акрын гына рәхәтлек иңә башлады. Күзләрендәге йомшаклык, чертләп янган учактан кипшенеп, гүяки элпә белән капланды. Акылы хәтерен кузгатып, ерак еллар артына сәяхәт кылуга, барлыгы-юклыгы белән дигәндәй, балалык елларына алып китте.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Август Ае - 22
  • Büleklär
  • Август Ае - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3850
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2137
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3851
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2078
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2136
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    35.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3914
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1975
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3908
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1888
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4015
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2063
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3930
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1922
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4050
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2120
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4116
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2124
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4034
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3954
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4028
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3953
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1992
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3976
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2075
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4009
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2118
    35.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3832
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2043
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4090
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2243
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4093
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2091
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3951
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2176
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4039
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2183
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4023
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 1425
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 908
    47.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.