Latin

Август Ае - 20

Süzlärneñ gomumi sanı 3832
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
— Нәрсә, аны юри шулай сөйләнә дип уйлыйсызмы әллә?— дип, табигатендә күрелмәгән кырыс тавыш белән әмер биргәндәй кистереп әйтте.— барыгызны да үлем көтә. Әмма кол булып, иртәдән кичкә кадәр билгесез бер хуҗага, аңлаешсыз максатлары өчен бил бөгүгә караганда, белеп торучыларыгыз да бардыр, үземә-үзем хуҗа булуны мең тапкыр өстенрәк күрәм... Берәмләп йөрсәк, хәзер таралышып бетсәк, кача башласак, безне эзләп тапмаслар дисезме? Табачаклар һәм изеп кенә калмаячаклар, бәлки юк итәчәкләр! Белеп торыгыз! Белеп торыгыз! Монда төзелешне бетерүебезгә барыбызны да юк итәчәкләр иде. Моны сабый бала да аңлый!..
Аннан тагын да сүзләр көтеп торгандай һәммәсе тыңлап кына басып калдылар. Һичкайсы кирегә ләм-мим әйтмәде. Ханбал тукталуга, арада тынлык урнашты. Чуаш та аяк өстенә калкынып, иптәшләре төркеменә керде дә күзгә күренмәс булды. Алда үзләрен ни көтәсен уйларына кертеп тә карамадылар сыман. Хәер, алар Ханбалга таянырга да мөмкиннәр.
Шушы рәвешле ул хәбәрсез югалганнардан саналган, йортсыз-җирсез калган, паспортсыз һәм хаксыз-хокуксыз колларның башлыгына әверелеп китте. Аның хәзер җебеп һәм куркып калырга мөмкинлеге юк иде. Арада аннан да беләклерәк һәм гәүдәгә ныграк кешеләр булуга карамастан, барысы да бары тик аңа гына иярергә әзер кебек. Әмма бу төркем нәрсә эшләсен икән ул? Кая куйсын аларны? Ияртеп йөрүе җиңелдер, анысы, ә башлыклары булдың икән, аларның һәммәсе хакында уйларга, хәтта тормышларын да кайгыртырга тиеш шул әле син! Моңа холкың ярашлымы, ныклыгың, акылың җитәрлекме? Коралсызландырылган сакчыларны нәрсә эшләтергә? Тора салып ничек адәм җанын коясың ди инде? Аларның да хуҗасы бардыр. Ул кем? Эшне чынлыкта болай гына калдырырмы?
Ханбал ашыгып эш йөртмәскә уйлады. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Көтәргә, барысын да салкын акыл белән хәл итәргә кирәк. Бүген язмыш сиңа үз көнеңә хуҗа булырга мөмкинлек биргән икән, артка чигенергә ярамый. Анда — һәлакәт, алда — яшәеш, ә бәлки бәхет тә көтә торгандыр әле!
Моңа кадәр басылып килгән коллар, шушылай җиңел генә ирекле булып алуга, тәмам бәйдән ычкындылар. Иң әүвәле азык-төлек вагонына һөҗүм ясалып, йозагын гына түгел, хәтта авыр калын ишеген дә каерып ташладылар. Аракыны кайсы күпме кирәк эчәргә һәм чөмерергә кереште. Тәмам исерешеп, тиздән бер-берсенә атарга, кирәгеннән артык баһадирлык күрсәтә башларга керештеләр. Аларны бер Ханбал гына тыеп тора алмаячак иде. Араларына килеп керсә, чәйнәп кенә ташлаячаклар, кешелекләре тәмам беткән.
Кышкы көн кыска булып, караңгылык тиз төшүчән. Ул хәтта дәртлеләрнең дә канын акрынайта. Ханбал исә, ялгызы гына калып, бик озак уйланып утырганнан соң, тәнендә йончылу сизеп, хуҗалар вагонындагы йомшак кәнәфигә өс киемнәрен салмаган хәлдә генә сузылып ятты. Аңа рәхәт иде. Мондый урын-җирне күптән күрмәгәнлеге исенә төште. Инде эт типкесендә йөрүдән, таш идән, агач ятактан котылырга вакыттыр!
— Тор, кем дип белдең син үзеңне!
Хәшәрәт тавыш Ханбалны изеп кенә үтте. Күзләрен ачып, кемнәрнең үзенә таба килүен, кайда ятканлыгын бер ара аңлашмый-төшенмичәрәк калды.
— Хуҗа, имеш!.. Бумы хуҗа? Ха-ха-ха!.. Үләксә бу!..
Ханбалның өстенә килүчеләрнең берсе чытык йөзле чытлык рус Василий иде, татарчаны шәп белә үзе, икенчесе, аның иярчене, чабата битлесе Алик, татар егете. Алар янындагы өченчесенә Ханбал игътибар итеп тормады. Бик әшәке салган булулары сәбәпле артыгы белән батыраеп киткәннәр, ай-һайсыз өзгәләп тә ташларга мөмкиннәр болар.
Яткан җиреннән генә чабата йөз Аликның бит киштәлеген җимереп төшермәкче булып типкән иде дә, Ханбалның аягыннан Василий эләктереп алды һәм аны затлы кәнәфидән идәнгә сөйрәп үк төшерде дә эченә китереп басты:
— Кара әле нәрсә эшләмәкче!— диде ул үз уңышына сөенеп.— Әллә кем булган, үләксә!
Эшнең болайга таба борылуы хәтәргә иде. Ханбалны йолкып диярлек ишек алдына чыгардылар да артына типтеләр:
— Бу оя — безнеке, хәсис!
— Аңламадым...
Нәрсә ди ул?
— Аңламадым!
— Алик, аңлат әле үзенә, ак сөякләрен кызылга манчып!— Василий, иләмсез авызын ачып, тешләрен ыржайтты.— Тайгага мин хуҗа!
Ханбал тезләреннән торды, артка таба акрынлык белән чигенде. Кулында ни коралы, янында хәтта иптәше юк иде. Алик аңарга автоматын төбәде. Ядрә тамчылары Ханбалның аяк астындагы карны туздырып уздылар. Ул да түгел, бу ату тавышы башкаларны да урыныннан кубарды. Каравыл кычкырып, тиздән ишек алдына бүтән кешеләр дә чыгып тулдылар. Җан кадере барысын да тиз арада айнытып җибәргән идеме, әллә алдан шулай уйланылганмы, Ханбал моны аңламый торды. Шулай да Василийның төркеме, аның өстенә гайрәтләнеп килгән җиреннән, шым булып кинәт тукталып калды. Шулай килеп чыкты: Ханбалның артында кораллы яраннары иллеләп кеше, ә тегенеке — бары биш кенә. Йөзгә-йөз чыгып, сугыша башласалар, моның ахыры кем файдасына бетәчәге болай да аңлашылып тора.
— Сез нәрсә, егетләр?— Василий тиз арада арбасын кирегә борды.— Сез нәрсә?
— Ә сез нәрсә?— Монысы Ханбалның янындагы киң җилкәле татар егете Рафис иде.
— Бер нәрсә дә түгел!— Үзен Тайга хуҗасы дип атаган Василийның гайрәте шиңгән, әмма форсаты кулыннан ычкынмаган иде әлегә.— Монда ятып булмый. Хәзер килеп төшәргә, тураклап ташларга мөмкиннәр. Без китәбез! Тайгага! Кайсыгыз безнең белән, киттек!
Сүзнең болайга борыласын Василийның үз иптәшләре дә көтмәгән иделәр булса кирәк. Хәтта иярчене Алик та аптырап калды.
— Әнә, Лыковлар гомерләрен Тайгада уздырганнар. Кайдалыкларын белешүче дә булмаган. Башка барыр җир юк! Тайга! Менә дөньяның җәннәт, ләхә урыны кайда!— Василий ниндидер куаныч белән балкый иде.— Ишетәсезме? Тайга! Сезгә дә шуны киңәш итәм! Тыңламагыз бу дуракны!
Ул шулай бар гаепне Ханбалга оста итеп кенә аударырга иреште, аның болай уйнаклавына сокланырлык иде. Төркем белән идарә итәр өчен хәрәкәтчән, елгыр, максатлы булып күренә белү дә җитә.
Василийның тәкъдимен кабул итүчеләр һәм күтәреп алучылар тиз табылдылар. Шушының белән бәхәс тә тәмамланырга, каршылык та юкка чыгарга тиеш кебек иде. Ханбал аларның теләкләренә каршы килмәде. Утны тагын да кыздырырга исәбендә юк иде. Әле яңа гына бергә зур көч булып хәрәкәт итәргә тиеш булган төркемнең тарткалаша һәм таркала башлавы табигый хәл дип кабул ителсә дә, Рафиска бу ошамады.
— Ничек инде алай, беребез — Тайгага, икенчебез кая?— Аның болай хафалануын аңларга да мөмкин иде.
Дөрестән дә Ханбал алга таба нәрсә эшләргә тиешлеген күз алдына китереп бетермәде. Әгәр барысы да Тайгага кереп китсәләр, моннан ни файда да, аннан тагын кая барып чыгачаклар? Барыбер шул каңгырып йөрү генә булачак инде ул.
Монда да калырга ярамый. Ә тоткын ителгән сакчыларны нәрсә эшләтергә? Ташлап китәргәме? Ябылган җирләрендә өшеп-туңып кырылсыннармы? Болар хакында яраннарына белдерсә, аны аңларлармы? Юк, билгеле. Ташлап киткәндә дөрес булачагына меңләп дәлилләр китерәчәкләр. Аларны чыгарып җибәргәндә дә ярамас инде.
Василий төркеме кузгалыр алдыннан, аларга Рафис:
— Аерылганны аю ашар,— дип каршы төште. Әмма аның сүзләренә колак салырга җыенучылар юк иде. Шулай да күпчелеге күзләрен Ханбалга төбәделәр. Аның усал карашы кышкы салкынлык белән бер төслерәк тәэсир итте. Хәрәкәтсез калганнарын күреп:
— Һәркемнең үз юлы, исән булыгыз!— диде Ханбал, гүяки аның фатихасы болар өчен зур әһәмияткә ия инде.
— Чукынып кит!
Василийның болай җавап кайтаруының сәбәбен аңларлык түгел иде. Ни дисәң дә, ул үзе башлады, тора салып халыкны икегә бүлде. Хәзер төркемен Тайгага алып китәчәк. Анда яшәгәнме соң әле ул? Беләме урман серләрен? Кая алып чыгачак иярткән кешеләрен? Ул элекләрне генә качкыннар урманнарда ятканнар, хәзер андый заман түгел шул. Угрылык белән, кеше талау белән генә яшәп булмый. Кешедән кеше куркып торамы?
Ханбал һичкемне тыймады. Әле яңа гына инде ничәнче тапкыры үлем тырнагына килеп керә язганлыктан аның һичнәрсәгә исе китми башлаган кебек иде. «Болай булса, мине үлем алмаячак!»— диде ул, әллә нинди юләр инану белән үз-үзенә ышанып. Барысын да вакыт хәл итәргә тиешлегенә иманы камил булганлыктан күңелен тыныч тотты. Әмма аның тынычлыгы бүтәннәрне чыгырыннан чыгара иде.
Тайгага китүчеләр төне буе җыендылар. Барча вагоннарны пыран-заран китерделәр, биштәрләр әзерләделәр, коралларын чистарттылар. Эчтеләр. Аларның шулай уптым-илаһи кубуларыннан соң ниятләреннән кире кайтачакларына ышаныч беткән иде. Икеләнүчеләрнең күбесе шушы юлны яклады. Ханбал янында бары тик әлегә исереклектән айный алмыйча йоклап ятучылар һәм аңардан алда бер-бер зур эшне көтүчеләр генә калган иделәр.
Василий үз төркемен иртәнге яктылык беленү белән кузгатты. Полоса булып киселгән урман юлы тарафына таба өндәп, барысын да үз артыннан ияртте. Кышкы салкын иртә комач кебек кызарган күк йөзендә тантана итә, калын нарат һәм чыршы ботакларында тау-тау көртләр буран кузгалуын көткән төсле иде.
Берсе артыннан икенчесе ияргән, аркаларына биштәрләр аскан, кайсылары арканлап төрле зурлыктагы тартмалар таккан хәлдә бер уңай белән кереп киттеләр. Үзара гәпләшүләрен һәм тавыш-гаугаларын Тайга йотканга кадәр аларның артларыннан Ханбал карап калды. Алар аның өчен кызганыч иделәр. Ул арада айнып чыкканнар да, бу хәлне күреп, уңга-сулга бәргәләнә башладылар. Бары тик Рафис белән Ханбал гына, бернигә дә катышмыйча, тик кенә басып тордылар да, вагонга кереп, өстәл янына утырдылар. Инде исләнә башлаган консервалардан һәм түгелгән шешәле аракы, чәчелгән ипи калдыкларыннан башка монда һичнәрсә юк иде.
— Әллә чәй куеп эчәбезме соң?
Рафисның бу тәкъдимен Ханбал шунда ук кабул итте. Чәйнеккә кар тутырып керделәр дә, сүрәнләнә башлаган тимер мичкә өстенә куеп, учагына утын өстәделәр. Урам якта кемнәрнеңдер кычкыруларына да игътибар итмәстән, икесе дә уйларының очын эзләп, акрын гына кыймылдап маташучы вакытның авырлык белән узуын җиңәргә тырыштылар. Әлегә кадәр ялгыз булган Ханбалның хәзер аркадашы бар иде. Рафис — киң йөзле, кара мыеклы, агара башлаган чәчле, буйга уртача булган, әмма калын җилкәле. Мондый да куәтле кешене язмыш җиле ничек шушы чокырга китереп ташлагандыр, бер дә аңлашыла торган нәрсә түгел. Әмма баш та катырасы юк, Ханбал үзе дә, әгәр сорый калсалар, вакыйгаларның нилектән болай юл алганлыгын сөйләп бирә алмас иде. Бу дөньялар шулай итеп тәмам беттеләр микәнни? Илдә ниләр бар икән диярсең шул, болай ахмак хәлдә, томана сукыр килеш гомереңне уздырсаң.
Кайнап чыккан суга чәй тондырганда атылып берәү килеп керде дә:
— Киләләр!— дип аваз салды.— Теге яктан киләләр!
Ханбал ишектән баш төртте. Киләләр дигәннәре инде монда иделәр. Олы КамАЗ машинасыннан өч кеше төште һәм, этешеп-төртешеп көлешкәләделәр дә, берсе йомышын башкарырга дип читкәрәк йөгерде, калган икесе, уңда-сулда янган учаклар арасыннан үтеп, вагонга таба якыная башладылар. Саклык чарасын күреп, янындагы иптәшләренә Ханбал ым какты, әмма, тавыш чыгарырга кирәкми дигән төсле, авызына имән бармагын аркылы куйды.
Килеп керүчеләр икесе дә буйга озын һәм нык гәүдәле кешеләр иде. Алар баштарак аптырап калгандай булдылар, аннары берсе:
— Монда нәрсә, дуңгыз абзарымы әллә?— дип ыржайды, әмма бүредәй карап торган Ханбалның һәм иптәшләренең керфек-каш кыллары да кыймылдамаудан шикләнеп, артка таба чигенә башлады.— Сез нәрсә?
Ул чыгып йөгерергә тиеш булгандыр да бәлки, тик ишектән килеп кергән өченче иптәшләре белән бәрелештеләр. Тегесе шунда ук гафу үтенергә тотынды. Монда караңгы, күзем камашудан шулай килеп чыкты диярәк зарланды. Башка бер вакытта икән, ничек керә килүе — шулай очып чыга баруы булыр иде, мөгаен. Бу юлы ул да сәерсенеп калды. Үзләренә төбәлгән автомат көпшәләре аларны баскан урыннарында тик торырга мәҗбүр итте.
Көтелмәгән бу хәлдән «чакырылмаган кунаклар» каушап калдылар, хәтта каршылык күрсәтергә дә уйламадылар. Рафис, аларга якынаеп, һәркайсының кесәләрен тентеп чыкты, документларын һәм акча янчыкларын алып, өстәлгә салды. Ханбал барысын да җыеп чыгарга әмер бирде, артык хәрәкәтләр ясамаска киңәш итте. Бу «кунаклар» бик тә күндәм һәм тыңлаучан булып чыктылар. Ул арада башкалар да җыелышып өлгерделәр.
— Нәрсә, тегеләр янына ябабызмы үзләрен?— диде Рафис, һичнәрсәгә исе китмәгән кеше төсле.— Әллә атып кына үтерикме?
Аңлап җитмәгән Ханбал авыр карашын күтәрде. Аңа хәзер барысы да бер төсле кебек иде.
— Җаның теләгәнчә,— диде ул, битараф рәвештә,— атсагыз да ярый, безгә барыбер кирәкләре юк...
Дөрес ишеттемме дигән төсле итеп Рафис аңарга карап торды һәм, әмер кабатланмаганлыктан, аларның язмышын үзе хәл итәргә алынган гына иде, Ханбал шул ук тонда:
— Ашыкмый тор,— дип киңәш итте. Учак янына килде һәм тегеләрнең документларын берәмләп утка ташлый башлады.— Боларының да кирәге юк. Аларга аркаланып йөрсәк, харап кына булачакбыз, янсыннар.
— Үзегез дә янарсыз әле, күп калмады,— диде мыгырданып тоткыннар арасыннан берсе.
Ханбал аңарга таба борылды һәм текә генә өздереп карады. Барысыннан да калкурак буйлы бу ирнең күзләре салынып төштеләр. Ник әйттем көненә калдырганчы Ханбал аны тукмап ташларга тиеш булса да урыныннан кузгалмады. Хәерсез белән мәрхәмәтсез кыланудан аңа мәгънә юк иде.
— Нәрсә балалап торырга, атарга үзләрен, бетте-китте вәссәлам!— дип, арадан егетләре куба башлаган иделәр дә, тынычланырга мәҗбүр булдылар. Кискен рәвештә кулын югарыга күтәреп:
— Туктагыз!— дип коры гына әйткән Ханбалга барысы да буйсынырга мәҗбүр иделәр. Ә ул сүзен кабатламады, дәвам да итмәде, ни эшләргә кирәклеген аңлатырга да теләмәде, бары тик тегеләрнең документларын, берәмләп тормастан, һәммәсен берьюлы утка ташлап:— Элгәре үзегез яныгыз әле, аннары безгә дә чират җитәр!— диде. Аларның язмыш дилбегәсе әлегә чыннан да аның үз кулында икәнлеген белә иде ул.
Документлар ниндидер соры-саргылт төтен чыгарып яндылар да беттеләр. Учак кырыендарак пыскып яткан кисәүне Ханбал шул кәгазьләрнең көле өстенә коры утын кисәге белән төртеп кертте, аягын җылыткандай табанын ялкын өстендә тотып алды. Аннары тышкы якка чыктылар. Андагы учаклар һаман да яна иделәр әле.
Ул арада вагоннар рәтенең иң аргы башыннан берәү килеп чыкты һәм изүләре ачык хәлдә җырлап җибәрде:
— Эч тә куй, эч тә куй, нужа күрмә никакуй!..
Шушы урында аягы сөрлегеп киткәнлектән чак мәтәлчек атмады. Инде иртәннән лыгрык булганлыктан, дөнья барышында һәм җәһәннәм мәхшәрендә аның эше юк иде. Тагын да шул җырын сузды да, кинәт өзеп:
— Һәм дөрес, Галиулла энем!— дип, үз алдына мактангандай әйтеп куйды. Ханбаллар янына килеп җитте. Шунда гына иптәшләрен күреп: — Болар монда нишлиләр?— диде, сүзе артыннан ук авызыннан очкылык уты чыкты. Күзләре тонган хәлдә, берни дә аңламаганлыгын белдереп, тагын да: — Без кая барабыз әле, Галиулла энем?.. Коммунизмгамы?.. Һе, менә ул — коммунизм!— дип, шешәсен күтәреп, имчәк соскандай чөмерә башлады. Инде барып төште, башын ярды дигәндә, аны тотып калдылар. Сәрхүш моңа бик тә канәгатьлек итеп авызын ерды: — И-и-и, нужа күрмә никакуй!.. Эйк!..
Кем-кем, әмма бу алай ук нужа күрерлек хәлдә түгел иде. Шунда машина үкергән тавыш ишетелеп, барысының да колаклары сагаеп калды. Ул әлегә еракта, килеп җиткәнчегә кадәр качып өлгерергә мөмкин булганлыктан, Ханбал:
— Минем арттан!— дип әмер бирде.— Рафис, боларның берсен дә калдырма. Кычкырсалар, ат та үтер! Исерекне дә алыгыз!
Дәррәү кузгалуларына, теге сәрхүш тагын уянып киткәндәй булды һәм кычкырып диярлек әлеге дә баягы җырын башлады. Аягында ныклап басып тора алмаса да җырларлык кына дәрте бар иде.
— Әйттемме мин сезгә, янасыз дидемме!
Теге озын буйлы тоткыннарның берсе һаман да яный иде. Рафис та югалып калмады:
— Тагын бер сүз, җәһәннәмгә олагасың!— дип кисәтте. Авызларын йомдырырга аңарга автомат көпшәсе ярдәм итте, гомерләре Рафисның сабырлыгына бәйле иде. Сыныйсылары килмәде.
КамАЗ машинасының бөркәвечле әрҗәсе һәртөрле тартмалар белән тулы диярлек иде. Барысы да шунда төялеп бетәр-бетмәс, Ханбал җикереп диярлек Рафиска кычкырды:
— Син йөртә беләсеңдер, алып кит машинаны! Теге башта юл бар, тизрәк дим!
— Ә син? — Соравын биргәндә Рафис инде руль артында иде.
— Ә мин монда калам... Эзегезгә төшсәләр, юлларын кисәргә!
— Нәрсә син, ахмакмы әллә?
— Бар дим, бар, килеп җитәләр инде!
— Ну и дурак!— Рафисның шушы соңгы сүзе Ханбалны урынында кадаклап куйды. КамАЗ вагоннар артына кереп тә югалды, ул арада тегеләр дә килеп җитеп маташа иделәр. Ханбал артына таба борылды. Моңа кадәр игътибар да итмәгән булган икән, усаллыгы белән дан тоткан сарбай этне аткан булганнар. Кайчан? Чылбырына бәкләнгән килеш, оясы янында аунап ята, мескен.
Бер-бер артлы кереп килгән зур машиналарның якты утлары, салкыннан иңгән сыек кына томанның да барлыгын күрсәтә-күрсәтә ярып узып, Ханбалның күзләрен чагылдырдылар. Сизенеп-нитеп калмасыннар дип ул сулга таба сикерде һәм, бөтерелеп китеп, вагоннар арасына шуышты. Качып калырлык почмаклар монда күп иде.
Килеп туктаган машиналардан көлешә-көлешә, шаулашып кешеләр коелдылар. Алар шактый күп иделәр. Менә нәрсәне күздә тоткан булган икән теге гәүдә!
Иптәшләре белән китмәгәненә Ханбал үкенергә мәҗбүр булды. Әмма инде соң, хатаны төзәтү мөмкин түгел. Боларның юлларын өзәр өчен генә дә бер взвод яхшы коралланган солдат кирәк, танк булсын димәсәң әле!
Шунда яңа килгәннәрнең берсе канга батып яткан эт янына килде, аптыраган хәлдә аның ярасын тотып карады. Ул каткан булганлыктан, инде кичә үк яисә күптәннән атылган булуын аңлапмы, сәерсенеп кенә тирә-юньгә күзәтеп караштыра башлады.
Каерылган ишекле вагоннар, тәртипле-тәртипсез янып яткан һәм инде күбесе көлгә әверелгән учак урыннары, һәр җирдәге җансызлык аңа күп нәрсәләр хакында сөйләргә мөмкин. Урыс булса: «Йо моё!»— дияр иде. Әмма бу:
— Анаңны сатыйм!— дип сүгенеп куйды да: — Игътибар!— диярәк, һәммәсенә тынып калырга әмер бирде. Шунда гына барысының да күзләре урыннарыннан кузгалды, авызлары ачылып, тыннары качты. Алар каршындагы бу тамаша көтелмәгән һәм уйланмаган хәл иде.
Ханбал яшеренгән урыныннан боларны күзәтә бирде. Хәзер аңа табан ялтыратырга тагын да соң, шушы төштә генә калса, якасыннан сөйрәп чыгарачаклар.
Шунда теге яңа килгән кешеләр вагоннар арасына таралып, барысын да тикшерергә тотындылар. Ханбал икенче рәттәге корылмалар арасына китеп, бер әрҗәгә барып төртелде. Аның бәхетенә монда качып калырга мөмкинлек бар иде. Әрҗә эченә посарга өлгерде, ике кеше килеп, аларның берсе кече йомышын нәкъ Ханбал качкан урынга ясый башлады. Аңа борынын тотарга туры килде, ярыклардан кергән бәвел аның бушлатына акты. Аз гына кузгалса да харап буласы иде. Дөрес, ул: «Мине шушында ташлап калдырдылар!»— дип, мескен кыяфәттә чыгарга да мөмкин, әмма иртәме-соңмы теге ябылган сакчыларның вагонын табачаклар, аларны аннан чыгарачаклар һәм Ханбалны, танып, диварга терәячәкләр. Моны гына аңламыймыни? Аңа түзәргә туры килде.
— Ну җыелган да инде!— дип сөйләнә-сөйләнә, йомыштагылар эшләрен бетерделәр дә китеп бардылар.
Ханбал әрҗәнең капкачын күтәрде. Әле ничек тә булса урман якка, агачлар арасына кереп качарга мөмкинлек юкмы дигән уе аны һаман да борчып тора иде. Әмма теләген тормышка ашырырга кодрәте җитмәде, кабаттан урынына посты. Аның хәле капкынга килеп эләккән күсенекеннән ким түгел иде.
Бераздан барысы да тынычлангандай булдылар. Тавышлары да ишетелми башлады. Кышкы суык Ханбалның бу арада җилегенә үтәргә тотынган, моңарга чыдар әмәле калмаган иде. Ул тагын урыныннан кузгалды. Әрҗәнең капкачын ачып, уңын-сулын күзәтте. Күренерлек һичбер адәм затына тап булмаганлыктан, тышка шуышты. Качып-посып кына килеп, тегеләрне караштырды. Аларның бер төркеме Василийлар юлыннан Тайгага кереп бара, икенчесе, алты-җиде кеше, вагоннар арасында уртадарак басып тора иделәр. Димәк, болары сак өчен калдырылганнар, Ханбалга да үз юлы белән китәргә мөмкин.
Ул баштарак урман ягына барды, әмма кинәт туктап калды. Кире борылды. Аны монда нидер тотып тора сыман иде. Ул арада теге китеп баручылар күренми дә башладылар. Ишек алдында торучы җиде адәмнең берсе:
— Ярый, вагоннарга кереп җылыныйк!— дип әмер биргәч, алар шунда таба юнәлделәр. Әмма барып җитә алмадылар, капкадан бар тизлегендә КамАЗ машинасы килеп керде, аның ни сәбәпледер алдан тавышы да ишетелмәгән иде.
Тегеләр машина килгән якка таба борылдылар. Әмма КамАЗ аларның нәкъ өсләренә ургылып атылды. «Тукта!»— дип кычкыруларын да санга сукмыйча, басып торучыларны бәрдереп кенә үтте. Инде кичке эңгер төшә башлаганлыктан, руль артындагы кешене танырлык түгел иде. Әмма Ханбал моның Рафис булуын төшенеп, куанычы эченә сыймады. Булса да була икән ышанычлы егетләр дә.
Ишек алдындагылар аны-моны шәйләп өлгергәнче Ханбал урыныннан купты һәм кулындагы автоматыннан ут чәчте. Тегеләрне куркытырга җитә иде бу.
Чарасыз калган бу җиде кешене алар вагонга кертеп бикләделәр дә, ишек алдында торган КамАЗ машинасын да ягулыксыз калдырып, моннан тизрәк китү җаен карадылар.
— Бу өчесен дә ябып кына калдырабызмы әллә?— Рафисның бу фикере белән Ханбал килешмәде.
— Юк, үзебез белән алабыз! Ышанычлырак булыр...
Алар юлга чыкканда әйләнә-тирәне караңгылык иңләп алган, йөреп өйрәнмәгән кеше адашырлык иде. Ханбалның фикере дөрескә чыкты, үзләре белән алган тоткыннарның кирәге булды. Арадан берсе — шофёры, юлны яхшы белә икән. Әмма аңа тәртип өчен генә булса ди кисәтеп куйдылар:
— Әгәр дә безнең белән шаяртырга уйласаң, башсыз ясарбыз!
Ул таләпләргә тиз күнде. Балалары хакына башын исән калдыруларын үтенеп, мәңге-бакый тугыры хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.
Рафислар теге юлы киткәннәрендә әллә ни ерак бара алмаганнар икән. Югыйсә уңга-сулга да боргаламаганнар. Әмма ул юл кабат аларны монда китереп чыгарган. Ярый әле вагоннар арасына иртәрәк килеп кермәгәннәр, юкса харап буласылар икән.
— Синең бәхетеңә инде!— дип елмаеп, Рафис шунда Ханбалга төртеп куйды.— Үзеңне ташлап китү ничектер уңайсыз булды инде, ачуланма!
Бу шаяртуыннан эчләренә җылы йөгереп, рәхәтләнеп көлештеләр дә шуның белән бетте. Алар әле алга таба нәрсәләр эшләргә кирәклеге хакында да уйларга тиеш иделәр. Арада тынлык урнашты.

АВГУСТ АЕ
Роман
IX
Эшләр, бер башланганнан соң, болай гына бетәргә тиеш түгел иделәр. Ханбал да, Рафис та моны яхшы аңладылар. Дөрес, Тайгага кереп качарга яки эзне шәһәрдә дә югалтырга мөмкин. Әмма моннан ни файда? Иртәме-соңмы эзеңә төшәчәкләр. Тегеләр айнырга өлгергәнче форсаттан файдаланып калырга, язмыш җебен кулдан ычкындырмаска кирәк.
Арча тавын төшеп, тимер юлны чыкканнан соң, туктарга кирәклеген белдереп Ханбал үз уена чумган Рафиска эндәште:
— Егетләрнең хәлен белеп килим әле. Бу кача күрмәсен, йокысын да симертергә өлгерде,— диюгә, алар белән кабинада барган тегеләрнең таза беләкле шофёры, чыннан да күзен ачып, уңын-сулын тиз арада шәйләргә дә җитеште.
— Ә менә, Казан юлына да килеп чыкканбыз... Җибәрегез инде мине, егетләр! Ни зыяным тиде? Мин беркем дә түгел ич!— дип, мамадышларча вакланырга һәм ялынырга да тотынды. Рафис элгәре аны үчекләп барган иде, тавышы ачылып җитмәгән әтәчкә тиңләве белән хаклы булган икән, сөйләшүенә күрә — тамак төбе дә төерләнмәгәнгә охшый шул, еламсыкларны хәтерләтә.
— Әллә китсенме соң? Юлга чыктык. Әйдә, калдырыйк үзен шушында!— Әмма Рафисның бу сүзләре белән Ханбалга һич тә килешергә ярамый иде. Шулай да ул, ризалыгын биреп:
— Ярый, бераз көтсен дә... Мин егетләрнең хәлен белешеп килим инде,— дип төшеп, машинаның артына таба китте. Кабинаның ишеге ябылып җитмәсә дә, теге бәндә аннан чыгып йөгерергә атлыкмады. Хәер, аны җибәрергә булдылар түгелме соң? Нигә ашыгырга? Кача башласаң, бер дә аны-моны сорап тормаслар, атарлар да үтерерләр.
Ханбал әллә ни озак тормады, әйләнеп тә килде. Кабинага күтәрелгән уңайга ук:
— Анда тәртип, әйдә, алга!— дип әмер бирде.
Алар кузгалып киткәндә генә теге адәм:
— Ә мине? Ә мине калдырмыйсызмыни?— дип, еламсыграк тавышын күтәрә төшеп эндәште.
— Юк шул әлегә, энем... Юллар да тайгак, бозлавык... Әйдә, утырып кайта бир! Урамда салкын анда, ялгызың каңгырып, интегеп йөрмә, монда гына кал!— дип, Ханбал аңа үгетләгәндәй итеп җавап биргәч, егетебез тәмам җебеп кенә төште, инде ишелергә мөмкин булган йөзе тураеп, ирен читләренә елмаю чыкты. Ул инде әллә кем иде.
— Фасил Галләмовичмы әле?
— Кемне әйтәсез, генеральныйнымы?— Ханбалның соравына сорау белән җавап биреп, теге нигәдер борынын тартып куйды.— Гатинмы?
— Нәкъ үзе!.. Исемең ничек?
— Кемнең?
— Кемнеке булсын, үзеңнеке!— Ханбал тавышын кырыслата төште, тегенең ерылган авызы кысылды, иркенәеп киткән күңеле дә тарайды булырга кирәк, сезгә анысы нигә инде дигәндәй күзләрен йөреткәләп алды.— Йә!
Аның бүтән мөмкинлеге юк иде. Хәер, яшерде ни, яшермәде ни, Ханбал өчен моның нинди әһәмияте бар? Нәрсә куркып калды соң әле бу мокыт?
— Азат!..
Ханбал аны ишетмәмешкә салышты. Азат икән — бик яхшы, азат булырсың дип кенә уйлап алды да:
— Фасил Галләмовичыгыз, Гатинны әйтәм, гаиләсе белән торамы?— диде, юлга карап барган җиреннән борылмыйча гына.
— Әйе... Шулайдыр инде...— Азат әллә үзенең сүзләренә ышанып җитми, әллә бар белгәне шул кадәр генә иде.
— Адреслары... Торулары, дигәнем, кайда? Спирт заводтамы?
— Юк, арырак. Ике катлы шәп йортта. Котт... кот... коттедж диләрме әле?— Азатның шушылай кытаклавыннан Рафисның тәмам кәефе күтәрелеп, җәелепләр, дигәндәй, туйганчы көлеп алды. «Кот-кут... ак-ак!»— дип кабатлап, Азатны үчекләргә дә кирәк тапты, җитмәсә.
Ә Ханбалның ирен очы да селкенмәде. Ул ниндидер җитди эшкә әзерләнә, зур планнар корып маташа иде булса кирәк.
КамАЗ туры юлда салулап алды. Азат белән Рафис карашып куйдылар. Икесе дә куркышып калган төсле иделәр. Бераздан:
— Монда әллә нәрсә бар, белгән юк! Юлы да яхшы сыман, ә машина, чабып барган җиреннән салулап ала да китә, ала да китә. Ничә кеше кырылды инде шушында. Әнә, чат саен кабер диимме! Күрдегезме?— Азат чын сабыйларча сөйләнде. Ханбалга да карап-карап куйды, әмма сүзен һичкем тыңламады, юләргә санадылар бугай дип уйлады.
Алар урам уртасына килеп туктаганда йортларда ут юк, төнге сәгатьләрнең берсе иде. Ханбал фикерен ачыклап аңлатып бирергә ашыкмады. Ул үзе дә бар нәрсәне күз алдына китереп бетерә алмый, эшнең ничек килеп чыгасын белми. Әгәр дә шушылай икеләнеп маташса, аның кадере бетәчәк, сүзенә хәтта дуслары да колак та салып тормаячаклар иде.
— Генеральныегыз шушында яши дисең инде алайса, әйеме?
Бу сүзләре Азатның йөрәген дерт иттерде.
— Әйесен әйе дә, ни шул, бәлки өендә дә түгелдер...— Ул чынын, әллә юри генә сөйли иде.— Алар төннәрен, дуслары белән җыелышып, мунчага йә ауга баралар бугай... Каядыр... Белмим!
— Көн дәме?
— Белмим инде, шулайдыр...
Ханбалга кызык булып китте, көләсе килмәгән җиреннән авызы ерылды, каһкаһалап, шактый озак юанды. Аннары соң гына:
— Керләнүе җиткән икән!.. Ул кадәр керен мунча гына юып бетерә алыр микән?.. Аркасын ышкырга булышырбыз!— дип әйтеп куйды.— Шулаймы, Рафис?.. Нигә йоклап утырасың?
— Эретеп җибәргән. Арылган бугай...— Ул чыннан да башын рульгә куйган хәлендә йоклап ук киткән иде булса кирәк. Тавышы да йокы аралаш кына ишетелде.
Шул каядыр булган мунчаны эзли башласалар, төн узып китәргә мөмкин иде. Әгәр дә шушында гына калып көтсәләр, бәлки ял да итеп алырлар? Ә кайтмасалар?
Ханбалның күзенә йокы кермәде. Тегеләр гырылдый бирделәр. Балалар кебек авызларын чәпелдәтеп алулары, ыңгырашкалап куюлары бераздан аның теңкәсенә тия башлады. Ханбал кабинадан төште һәм арбадагыларның хәлен белешергә дип артка таба китте. Әллә ни игътибарсыз гына бара иде, урам яктан бер машинаның бу якка таба борылып кергәнлеген күреп, тиз генә арка чигенде. Аңа егетләрен уятырга кирәк иде дә, җитешә алмый калды. Ул арада теге машина алар янына килеп тә туктады, эченнән кораллы ике егет чыгып та бастылар. Хәзер ата башласалар, КамАЗдан, янып, көле дә калмаячак...
— Нигә болар монда? Үлеп беткәннәрме әллә?
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Август Ае - 21
  • Büleklär
  • Август Ае - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3850
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2137
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3851
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2078
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2136
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    35.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3914
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1975
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3908
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1888
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4015
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2063
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3930
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1922
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4050
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2120
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4116
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2124
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4034
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3954
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4028
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3953
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1992
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3976
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2075
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4009
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2118
    35.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3832
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2043
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4090
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2243
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4093
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2091
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3951
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2176
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4039
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2183
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4023
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 1425
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 908
    47.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.