Latin

Август Ае - 19

Süzlärneñ gomumi sanı 4009
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2118
35.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Алар авылга бакча ягыннан килеп төштеләр. Теге авылдагыча, монда да ындыр булып, көлешә-көлешә диярлек, кычкырышып сөйләшеп халык иген суктыра иде. Хуҗалыкларга якынрак елышып бара башлаган иделәр дә, бер йортта эт купты. Аңа бүтәннәре кушылып, тәмам коткыга салдылар. Исмәгыйльләр, саклык чарасы күреп, тизрәк авылдан читкәрәк шылдылар. Төбәп килгәнлектән, ындырчылар тарафына җитештеләр. Шунда чак кына «янмадылар». Каршыларында гына диярлек, тәмәке көйрәтеп, мылтыклы бер кеше йөренә иде. Ярый әле айның болыт астына кереп торган чагы булды. Исмәгыйльләр җиргә сеңеп калдылар.
Ул кешегә кемдер эндәште. Сүзләреннән чыгып, аларның фашист солдатлары булуларына төшенергә мөмкин иде. Башына сугып, кулындагы коралын алу фикеренә килсә дә, Исмәгыйльнең йөрәге җитмәде. Лезгин исә һаман да «телсез» һәм мыштым иде.
Теге сакчы үз тарафына китте. Качкыннар эскерт ягына елыштылар. Шунда Исмәгыйль аңлап алды: бу шушы ук авыл иде. Әнә утарлары, абзарлары! Әнә теге ут, аңа карап йөгергән иде бит ул! Элеккечә үк дерелдәп тора, селкенгәләп.
Качкыннар ындырдан, бакча очлатып, киртә-читәннәргә сыена-сыена ук дигәндәй, авылга кабат төштеләр һәм, таш койма белән әйләндерелгән йорт ихатасы аша үтеп, урамның икенче ягына чыктылар. Шунда Исмәгыйльнең башына бер фикер килде: әгәр дә халыктан ашарга икмәк сорап карасаң, ничек булыр икән? Бирерләрме? Юктыр, барып чыкмас, төн уртасында кешене коткыга салып маташсаң, дошман кулына тотып бирерләр.
Караңгылыкта бик якын күренгән урман, бара торгач, шактый еракта булып чыкты. Бераз кергәч, алар туктап калдылар. Төнлә урман эчләтеп хәрәкәт итү гаҗәп тә уңайсыз икән. Ул сиңа япан-кыр түгел. Әле ботакка китереп басасың, шартлап сынып, котыңны ала, әле калтайган бер-бер тамырга абынып сөрлегәсең.
Көндезге якта да кеше-кара күрмәстер дип шушында ял алырга булдылар.
Иртән Исмәгыйль челтерәп аккан чишмә тавышын ишетеп уянды. Күтәрелеп, аваз килгән якка барса, анда чыннан да җир куеныннан теләк-омтылыш белән саркып чыккан су башы иде. Күтәреп, учларына тутырып эчкәч, битләрен юып, ничектер рәхәткә кинәнгәндәй булды. «Һай дөньялыкның могҗизасы дәртле чишмә, күпмеләргә син гомер бирәсең, аларны сугарасың! Синдәй дә изге урыннар бик аздыр ул. Шуңа түгелме мөселманнар үзеңне якын күрәләр, телләргә алып мактыйлар, олугларының исемнәрен биреп сине зурлыйлар. Аллаһы тәгаләнең рәхмәте кебек син. Бу бәлаләрдән исән-имин котылсам, туган ягымда синдәй бер чишмәгә бура куярмын!»— Исмәгыйль шушы уйлары белән онытылып, догадагы агай кебек утыра бирде. Күңелендә ниндидер ышаныч барлыкка килде, сугышның ахыры яхшыга бетәчәгенә, исән-сау каласына фикере ныгып китте. Кәефе көрәеп, моңа кадәрге үзенең мескенлегенә хәйранлыгы тәнен йончыткан булса, хәзер аңа нәрсә эшләргә кирәклеген аңлагандай тойды. Ул һаман да шушы халәтендә утырачак иде дә, эт өргән тавыш колагына килеп кергәч, үрә сикереп торды. Авыл еракта калган кебек иде. Бу авазлар каян киләләр?
Менә тагын да кабатландылар. Исмәгыйль шул тавышка таба яшеренеп кенә диярлек атлады. Басу буйлап, аларның төнлә белән килгән эзләреннән караштырып, ат арбасына төялгән полицайлар урманга якынлашып баралар, алларыннан, аларны көтә-көтә, йонлач авыр гәүдәсен уйнаклаткандай эт килә иде. Корпат токымы. Нәрсә-нәрсә, ишетелгән хәбәрләргә күрә, бу эт адәм баласын хәтта кар астыннан да табып ала, имештер.
Исмәгыйль артка ташланды. Яхшы чагында табан ялтыратуың, урман куелыгына кереп чумуың хәерлерәк. Теге иптәше, лезгин, һаман да йокысын симертәме икән? Болай маташса, харап кына булачаклар.
Әмма лезгин урынында юк иде. Исмәгыйль аңарга аваз сала алмады, шулай да пышылдап-пышылдап кына булса да сүз юллап карады. Җавап ишетелмәде. Әллә ташлап киттеме? Булыр да! Бер дә ышанычлы кешегә ошамаган төсле иде. Җитмәсә куркак, хәйләкәр дә икән әле.
Аны каян табарга инде? Тавыш чыгармаса гына ярар иде!
Исмәгыйль шушыларны уйларга өлгермәде, ешлык тарафыннан берәү аваз салды. Аның лезгин булырга тиешлеген уйлап, тизрәк анда ашыкты. Чыннан да юлдашы ике агач арасына басып, ике кулын да авызына куеп, тагын кычкыра башлады. Исмәгыйль исә, сынып яткан агач ботагының кисәген күтәрде дә аңа ыргытты. Теге сизенеп алды һәм авызын ерган хәлендә каршы алды. Мөгаен бу татар мине ташлап калдырды дип өркенгән булгандыр!
Исмәгыйль, иреннәренә имән бармагын куеп: «Тес-с-с!»— диде. Ә лезгин аңларга да теләмәде, үзенчә нидер сөйләнә бирде. Исмәгыйль аңа әмерен кабатлады һәм иелергә кушты. Юлдашы аптырабрак калган арада якыннан гына эт тавышы ишетелде. Сөйләшкән тавышларны колагына элгәч, лезгинның йөзе үзгәрде. Кирәкмәс урында чукыныпмы алды шунда? Бәй, бу кеше кәфер затыннан микәнни? Аңлармы дип догалар укыштырып маташтырган булган идең, менә сиңа мә!
Мөмкин кадәр тизлек белән урман эченә таба ташландылар. Кайсы тарафка барганнарын чамалап та тормадылар. Шунда Исмәгыйль акылына килде һәм, кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарып, учына чүп какты. Беразын лезгингә сузды. Аяк эзенә чәчәргә кирәклеген аңлаткандай, рәвешен китереп күрсәтте. Шулай тәмәке чүбен койгалап, тагын да бераз бардылар, кабат янчыкны кактылар. Бары тик хәлләреннән таеп, тәмам бетенеп һәм йончылып арыгач кына, бер авыл янына килеп чыкканнарында гына теге этнең тавышы ераклаша барганын сизенделәр.
Хәзер тукталып хәл алырга да мөмкин иде. Кичке якта авылга кереп, ризык сораганда да начар булмас.
Урман авызында шактый гомерләр вакытларын югалтканнан соң, инде түзәрлекләре дә калмаганлыктан, авылга төшәргә булдылар. Кузгалган гына иделәр, еракта булса да, бу якка таба килүче җигүле ат күренде. Юл кырыендарак үскән агачлыкка тартылып, аны шуннан көтеп алырга һәм барны-юкны сораштырырга булдылар. Хәер, Исмәгыйльне лезгин, лезгинне Исмәгыйль тел белән аңламасалар да, үзләрен ничектер бер тән, бер җан кебек тойдылар. Башкача була да алмый, чөнки башка таянычлары да, ышанычлары да юк!
Атның башын барып тотуга, йоклап кына диярлек атлап барган симез бия кинәт айнып китте. Кешнәп тә куйды. Арбасында утырган картлачның күзләре маңгаена менде. Әмма ул бер дә алдатып торучылардан түгел икән, тиз арада балта чыгарып:
Аңа зыян эшләргә җыенган кеше юк иде. Сүзне зурга җибәрмәс өчен Исмәгыйль аны тынычландырырга җыенды. Әмма арба янына якын да килә алмый, картлачның кулындагы балтасы җанны өркетә иде.
Әмма арбадагы картлач бик усал итеп сүгенде дә аларга үзләрен дошман кулына илтеп тапшырасын белдерде. Исмәгыйль аңардан кабат үтенеп карады. Тынычландырырлык итеп сөйләде. Чынлап-чынлап яман угрылардан булсалар, әллә кайчан арбасын әйләндереп каплаячакларын әйткәч кенә картлач белән бераз аңлашып алдылар.
Картлачның бу сүзләреннән шактый күпне чамаларга була иде. Бу тирә авыллар өчен төп саналган үзәккә барышы икән аның, зар һәм гозер белән!
Исмәгыйльнең бу сүзләреннән картлач бер дә куркып калмады. Яшен яшәгән, ачысын-төчесен күргән мондыйлар тормыш барышына бер дә аптырап бирмиләр шул.
Авыллары белән шулай килешенгәннәр икән. Бәла-казадан бары тик немецлар үзләре яки аларга куштанланучы полицайлар гына саклап калыр дип фикерләшкәннәр. Кем ничек шаяртмый. Хөкүмәттән вәкил араларында булса, тәртип саклар, азып-тузып йөрерүчеләр дә күренмәс!
Анысы шулай иде. Чыбыркыны яратмасак та, ансыз яши дә белмибез!
Авылга кереп торырлык түгел икәнлеге аңлашылды. Картлач та аларга шулай киңәш итте. Берәрсе күрә калса, оран салачак һәм дошманнарга аларны тотып бирәчәкләр икән шул.
Исмәгыйль шунда картлачтан икмәк үтенде. Әмма тегесе алдатып тормады, бәясенә нәрсә бирәчәген белеште. Исмәгыйль шинелен сала башлады.
Картлачның шинель астында калуыннан файдаланып алырга, борып муеныннан эләктерергә мөмкин иде дә, Исмәгыйль артык адым ясамады. Әмма алга таба да болай комсызлансалар, илгә кайтып җиткәнче аны чишендереп бетерергә мөмкин иделәр.
Картлач калдырган тишек-тошыклы иске бишмәтнең карачкыга гына эләрлеге калган булса да Исмәгыйльнең моңарга эче пошмады. Ни дисәң дә, әсирлектән качучы дип түгел, бәлки авыл кешесенә охшатып кабыл итәрләр. Шулай түгелме? Шаяртма, әмма хәйләсез дөнья — файдасыз дигәннәр борынгылар.
Алар кичләрен кырлар аша уздылар, көндезләрен яки эскерт астына, яисә берәр сәндрәдә качып яттылар. Әмма бераздан немецларның да, полицайларның дә исе сизелми башлагандай тоелды. Баскынчылар кул астында калсалар да, ни хикмәт, халыкның үзенчә яшәвен дәвам иттергәне аңлашылды. Бик алай качып-нитеп йөрмәсәләр мөмкин икән дип уйлап, бер авылга алар иртә белән килеп керделәр. Урам башында ук аларны көтеп, килгәннәрен карап бер адәм басып тора иде. Таныштылар. Староста икән.

Яше өлкән булуга да карамастан һаман да таза имән кебек калган бу адәм көрәктәй сакалын ике яклап учлары белән сыпырып алды да, кулларын тегермән ташыдай түгәрәк һәм калын күкрәгенә куеп, әмер йөрткән тавыш белән:

Исмәгыйль үзенең кемлеген яшерергә уйламады да. Татар икәнлеген әйткәч, староста:
Ул бераз вакыт Исмәгыйльгә карап торды, имеш, чыннан да дөресен сөйлиме икән? Һе, нигә ялганлап торсын ди инде ул аңарга?
Әгәр моны тыңласаң, шушы кадәр юл киткәннән соң, теге авылга кире кайтырга, шинелен табарга кирәк иде. Исмәгыйльнең алай йөрү теләге булмаганлыктан, старостаның киңәшен тотарга исәбендә юк иде. Шунлыктан:
Үзен дөнья үзәге буларак тойган картлач канәгать елмаеп торуында булды, тагын да сакалын сыпырды. Һичнәрсәгә исе китмәгән кеше шикелле иде. Әгәр дә аңа сынап карасаң, үзеннән бүтән һичкемгә исе китми, аптырап та бирми дип нәтиҗә чыгарырга авыр түгел иде. Мондый кыяфәте Исмәгыйльнең ачуын чыгарды. Баштарак аңа карата туган ышанычы ахырга таба бетте. Әгәр дә мөмкин икән, егып салып, кыйнап ташларга да күр сорамас иде. Әмма тыелып калды. Теш арасыннан гына:
Старостаның колагы каты түгел икән, хәрәкәтләргә һәм хәтта йөз үз үзгәрешләренә дә игътибар бирми калдырмаган.
Исмәгыйль шунда гына авыл башындагы яфраксыз агачка асылган мәетләргә игътибар итте. Менә нәрсәне күрсәтмәкче икән бу сатлык! Әйтәм аны баядан бирле карашын шул яктан алмый.
Исмәгыйльнең соравына староста җавап бирергә ашыкмады. Башыңа барып җиттеме, акыллым, дигәндәй, канәгатьлек белән карап алды. Лезгинның да йөзе шул якка таба борылган иде. Сөйләшүләрдән һични аңламаса да, сүзләрнең нәрсә хакында барганлыгын ул да төшенеп алган иде булса кирәк.
Исмәгыйль биреште. Аның сүзләренә колак салырга, киңәшләрен тотарга кирәк дигән фикергә килде.
Исмәгыйль аны аңлый иде. Әмма нишләсен? Ватаны бу туфракта түгел. Анда, үз илендә, әгәр дә белешеп, аны әсир төшкәненә күрә сатлыкка чыгарсалар, шул ук коммунистлар карт әнкәсен һәм газиз сеңлесен салкын төрмә базларында черетәчәкләр.
Исмәгыйль аның киңәшләрен тулысынча тотарга булды. Беткән баш беткән инде, чыннан да, болай качып йөрсәләр, кая барып чыгачаклар? Әнә дошманны ипи-тоз белән каршы алганнар икән бит, шулай ди шул! Күкрәк киереп сөйләшә. Халыкка нәрсә, өстендә кем утырса да барыбер билен бөгә. Буйсынырга мәҗбүр. Киреләнеп кара, ничек сабак укытырга икәнлеген белерләр.
Шинелен сорап кайтарыр өчен барырга теләгендә булмаса да, бу килеш кенә дә йөри алмый; яки шушы карачкы бушлатын салып ташларга тиеш, яисә партизан дип кабул итәчәкләр Исмәгыйльне.
Староста асылда начар кеше түгел икән, шушы теләкләреннән тыш, хәлләренә кереп, ул аларга бер бөтен икмәк бирде. Өенә чакырып тормады. Китәр алдыннан:

АВГУСТ АЕ
Роман
VII
Олы юл тынгысыз булып чыкты. Дошман машиналары һәм хәтта берән-сәрән булса да танклары узып-узып торды. Лезгин һаман да «телсез» бара бирде. Исмәгыйльнең дә сөйләшер сүзе юк иде. Әмма:
— Урс–солдат!..— дип немецларның, кайвакыт хәтта тукталып, бармак төртеп көлүләре бара торгач теңкәсенә тия башлагач:
— Булыр, пычагым, урыс солдат сиңа!— дип җиргә төкереп, каты гына сүгенгәләп тә алды.— Урысның йөзен дә күргән юк әлегә!
Бу аның үз язмышына рәнҗүе, мыскыллануы иде!
Шунысы гаҗәп булды, бер генә урында да аларны туктатмадылар, документларын сорап та маташмадылар. Кулларын күтәртеп яисә богаулап та куймадылар. Һичкемгә аларның кемлекләре кызыксындырмый идеме, әллә махсус йөкләнелгән эш белән йөриләр дип карадылармы? Хәтта бер немец танкы тукталып, аннан чыккан һәм тамаша кылган гаскәриләр ике савыт ит консервасы, буханкалы икмәк тә кулларына тоттырып киттеләр. Моңа кадәр андый сугыш машиналарын юл уңаенда күп күргәнлектән, алар гаҗәпләнүдән туктаган иделәр. Боларның гайре табигый кыланулары исә тагын да аптырашта калдырырлык иде. Әйтәләр иде аны, керәсе аш булса, авызыңны ертып ачтыра дип. Дөрес икән шул! Моңа нәрсә дисең инде?
Юл читендәге чакрым баганалары Киевка якынлашып килүләрен искәртә иде. Беренче тапкыр аларны чатта туктаттылар. Дөрес, әгәр дә алдан уйлаган булсалар, әйләнеп тә узарга мөмкин иделәр, әмма курыкмыйча туп-туры үзләре сакчылар кулына барып керделәр. Аларны бер офицер каршысына китереп бастырдылар. Кесәләрен актарырга әмер бирелде. Лезгин исә бетеп җитмәгән консерва чыгарды. Тикшерүче солдат ул савытны читкә ыргыткан иде дә, мескен лезгин, аны-моны карап тормастан, шул консервасына ташланды. Сактагылар автоматларына ябышырга өлгергәндә ул инде шул савытның төбендә калган ризыкны ялый башлаган иде. Моны күреп алган солдатлар көлешергә тотындылар, хәтта Исмәгыйльнең дә авызы ерылды.
Һәм менә шушы ярдәм итте дә инде. Моңа кадәр усал караган булсалар, хәзер ике якның да кәефе үзгәрде. Көтелмәгәндә арадан берсе Исмәгыйльгә хәтта ярты икмәк тоттырды. Ничә көннәр юлда килү аркасында ялыккан тәннәренә ныклык өстәр өчен ризыкның бер дә артыгы юк иде. Фашист икән, ул немецлар усал һәм дә ерткыч булырга тиешләр дә, әмма ни өчендер алар ул кадәр үк кыланмадылар. Эшләре юк сабыйлар төсле кабат-кабат көлештеләр. Әгәр дә мөмкин булса, шушы ике әсирне каршыларына утыртып, сугыш хәлләре хакында гайбәтләр алмашырга, чын ирләрчә усаллык белән сүгенеп алырга, хатын-кызларны искә төшерергә һәм тагын әллә нинди хикмәтләр сөйләшеп калырга да тарсынып тормас иделәр. Әмма телләр башкалыгыннан бигрәк, устав таләпләрен атлап чыгар юл тапмадылар. Исмәгыйльнең какча йөзендә елмаю сызыклары озак сакланды. Лезгин үзенең кыланышыннан канәгать кеше төсле кыяфәтен гадәти тотты. Аларны шәһәргә үткәреп җибәрделәр һәм хәтта комендатураның да кайдалыгын өйрәтеп калдылар. Ни өчендер, билгесез, озата барырга да сак билгеләмәделәр. Инде күптән авыраерга өлгергән аякларын сөйрәп, язмышларына исләре дә китмәгән бәндәләр төсле Исмәгыйль белән лезгин һаман да алга таба атладылар. Хәрабә хәленә килгән йортлар һәм бомбалардан каезланган урамнар гүяки егерме икенче июнь көненең иртәнге сәгать дүртен хәтерләргә сеңдерер өчен юри шушы хәлдә тора бирәләр иде. Анда-санда кемнәрдер кайнашалар, хәрабәләр арасында казыналар. Тегене-моны сөйрәштереп маташучы малайлар, аларга ияргән хуҗасыз этләр, хәсрәтле йөзле агайлар — болар барысы да инде таныш күренешләрдән иде. Фашистлар астында калганнарның да, әле сугыш уты барып җитмәгән Казанның да Исмәгыйльгә бу вакытта бертөрлерәктер сыман тоелды. Шулайдыр инде, ил өстенә килгән бәла һәммәне бертөрле итә, кайвакытта киресенчә дә була, хәвеф астында калганнарның хәле дошман кулына керүчеләренекенә караганда авыррак та әле! Тормыш бит инде ул. Берәүләрнең акланырга мөмкинлекләре була, икенчеләрнең исә аңа да хакы калмый.
Алар ике якка чистартылып, арчылган үзәк урам буйлап алга таба бардылар да бардылар. Юлларында әсир гаскәриләр дә очрадылар. Шулар яныннан узганда берара туктап та торган иделәр, имеш, таныш-белешләре юкмы икән? Булмады. Ни хикмәт, боларны саклаучы солдатлар иректә, үз җайларына йөреп маташкан Исмәгыйль белән лезгинны бер дип тә белмәгән кебек кыландылар. Берәүләр булса, тотып алып, сөйрәп кертеп, бүтәннәр арасына китереп кушар, катнаштырып җибәрер иделәр. Юк шул, ничек ул сакчыларга: « Без дә шушылар кебек гаскәри әсирләр!»— дип әйтәсең? Телен белмәгәч, юньләп аңлатып та булмый әле аны. Исмәгыйль, уңайлырак урынны сайлап, шул әсирләр янынарак бара башлаган иде дә, араларына шунда ук сакчы килеп басты һәм автоматын төбәде, нидер кычкырды. Кул хәрәкәтеннән генә бу тирәдән китәргә кушканлыгы аңлашыла иде.
Комендатура дигәннәре таза һәм ныклы итеп төзелгән дүрт катлы йортка урнашкан булып чыкты. Әмма аларны ишектән уздырмадылар. Карчыга кыяфәтендә баскан ике метр чамасындагы озын буйлы һәм таза җилкәле ишек сакчысы янына барган иделәр, шунда ук кире борды. Беркемгә дә кирәкләре булмаган мескен кәҗә белән сарык хәлендә калып, Киев урамнары буйлап шактый озак йөргәннән соң гына алар үзләренә кирәкле комендатураны эзләп таптылар. Баксаң, теге юлы бөтенләй дә икенче төрле ишеккә барып керә язганнар икән бит. Монда исә русча гына белгәннәр өчендер инде, качакларга һәм югалып йөрүчеләргә махсус комендатура ачканнар. Тегендәге кебек ишек төбендә сак та юк. Йорт алды тулы адәмнәр, ниндиләре генә күренми. Әмма берсе дә солдат киемендә түгел. Кайсылары җигүле ат башын тотып торалар, кайсылары хәтта арбаларына, алай-болай кыш башланып китмәсме диптер инде, чана да салганнар. Әллә бер-бер җиргә эшкә куарга җыенганнармы соң аларны?
Бусы нәкъ шул староста әйткән урын булып чыкты. Киевта румын гаскәриләре булганлыктан, комендатурасы да аларныкы икән. Бер өстәл янына килеп, аның артындагы калын пыяла күзлекле писәр ише берәүгә болар үзләренең ни сәбәпле монда йөрүләрен әйткәч, теге сак кына күтәрелеп карады да авызын ерды һәм урысчалап:
— Вот тебе на,— дип көлә башлады. Аңа бүтәннәр дә борылып карадылар. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңламыйчарак тордылар, хәер, аларга сөйләргә атлыгып торучы да юк иде.
Әсирлек дигән нәрсә шушы микәнни? Аны бер дә галәмәт зур газап дип күз алдына китерә иде Исмәгыйль, имеш, изәләр, кыйныйлар, интектерәләр, аннары соң тезеп бастыралар да аталар. Кая ди ул, инде ничәнче көннәрен аптырап йөриләр, ә аларның һичкемгә кирәкләре юк. Оручы да, сугучы да, таптарга җыенучы да күренми.
Исмәгыйльдән сорау алганда әллә ни төпченеп тә тормадылар. Ә лезгинга бөтенләй дә җиңелгә булды: бер сүзен дә аңламагач, башларын катырып та тормадылар, «рус сарыгы» диделәр дә шуның белән бетте.
Исмәгыйльнең гомерендә дә шушы кадәр мәет ташыганы һәм күргәне булмагандыр. Яшәешнең мәгънәсезлеге, хыялларның ахмаклыгы, дөньялыкның килбәтсезлеге менә шушында ачыла икән ул. Тормышка һичбер төрле ышаныч калмый. Хәтта җиңүчеләрне һәм даһиларны да аяусыз үлем кызганып тормый, чалгысы белән сызып кына үтә. Дөньялыкны үзгәртәм дигән булып әллә нинди гамәлләр кылган, атлыккан һәм омтылган, бүтәннәрне үз артыннан ияртергә тырышкан, акыл өйрәткән итәсең. Баксаң, берсе дә кирәк түгел икән!
Әсир буларак Исмәгыйльне зинданга да, төрмәгә дә яки хәрби тоткыннар лагерына да аткармадылар. Барыбер качмасына ышаныптыр инде, госпитальгә эшкә билгеләп куйдылар. Лезгин белән икесен бергә. Өсләренә ак халат киеп, ярадан үлгән сугышчыларны яткан урыннарыннан күтәреп чыгарыр һәм сарайдагы өстәлләргә тезеп салырга тиеш иделәр. Дөрес, солдатларның үле гәүдәләрен табутларга кую йоласын үтәүгә аларны якын да китермәделәр, күмү эшендә дә катнашлары юк иде, әмма болардан башка да эшләре җитәрлек булды. Утын китерү, кисү-яру, мичләрне ягып җылыту, су кайнату — бусы инде төп хезмәтләренең берсе, җилекләрне суыра торганы.
Лезгин эшкә ялкау һәм ахмакка, аңсызга салынырга яратучы булып чыкты. Ничек тә эшне Исмәгыйльнең үзенә генә калдырырга, утын һәм мич белән мәшәкатьләнмәскә тырышты. Пычкы тарта башласаң, тиз арада тирләп чыга да өстен салып ташлый, салкын тидергәндәй йөткерә-ютәлли, тагын да әллә ниләр уйлап чыгара. Ә мәет ташырга дисәң, аңа куш, хәзер кереп йөгерә, носилканы да эләктереп тормый.
Аларны госпитальдән ике өй аша гына яшәүче бер карт белән карчыкка урнаштырдылар. Йортлары яхшы иде. Хуҗаларын да күз тимәслек кенә итеп мактарга була. Исмәгыйльләрнең бу яктан да хәлләре зарланырлык булмады. Кичен ике-өч агач түмәре алып кайтсалар да хуҗалары өчен шатлык иде, шулпаның да куерагын салалар, икмәкне дә калынрак кисәләр, йөзләре дә сүрән булмый.
Исмәгыйль үзенә чолан кебек урынга куелган караватны сайлап алды. Лезгин түргә үк кереп урнашты. Карт белән карчыкка мич башыннан бүтән җир кирәк түгел иде.
Болай ук булгач, тормыштан зарланып торырлык түгел, ярамый да иде. Әмма әсирнең дә, тоткынның да көне көнгә охшаш рәвештә бара, шунлык белән бәгырьләрен ерта, теңкәләрен корта башлый. Ирекнең кадере арта. Гомеренең ахыры ни белән бетәчәген алдына китерерлекме инде? Теләгән вакытларында атып та үтерергә, зинданга да ташларга мөмкиннәр.
Исмәгыйль тәртипне яхшы тотарга тырышты. Немецлар хакында ишеткәләгәне бар иде, имеш, Ауропада төгәллек һәм эшне җиренә җиткереп башкару ягыннан аларга җиткән халык юк. Ә татар алардан кайсы ягы белән ким?
Хезмәтендәге тырышлыгы һәм гамәлендәге төгәллеге белән ул тиз арада румыннарның да, украин һәм рустан Германия хезмәтенә күчкән табипларның да ышанычын яулап алырга өлгерде. Әүвәле кыек күз ташласалар, инде аңа «татарин» дип кенә эндәшәләр, утынга да ат җиктереп, ялгызын яки лезгин белән бергә җибәрүне саксызлык дип уйламыйлар. Дөрес, Исмәгыйль дә төшеп калганнардан түгел, күрә: аларны һаман да хәтерләштереп кенә торалар, кайда нишләп йөрүләрен дә күзәтүдән туктамыйлар. Никадәр чыдам күренгән лезгинның соңгы вакытларда теле ачылгалап, авызыннан шайтан исе килә торган булып киткәч, аңа да сәерсенергә туры килде. Каян акча юнәтә дә көмешкә таба?
Вакыты-вакыты белән лезгин да Исмәгыйльне читкә куймыйча, шешә тирәсенә чакыргалый башлады. Әмма серне тишми, чукынган. Исмәгыйль алай да, болай да сорап карады үзеннән, теңкәсенә тия башлагач кына теге: «Хуҗаларның чоланына юл таптым!»— дигәндәй, озак кына аңлатты. Аңа ышанмаслык та түгел иде. Булыр да, әнә күзләре ничек уйнап кына торалар. Әмма бу гамәле хәерлегә булырмы, яхшыга алып барырмы? Белмәссең, бәлки узгынчы гынадыр әле! Тик хуҗалары сизенеп калмагае! Әмма алар да ләм-мим, аны-моны әйткәннәре дә, сиздергәннәре дә юк.
Ә беркөнне лезгинның мәетләр арасында кайнашкан вакытына туры килеп, Исмәгыйль кереп барган җиреннән тукталып калды. Утыртып кадаклаган такталар белән генә бүленгән алачыкның аргы башында табутларга салыныр өчен чират көтеп тезелгән үлеләр иде. Лезгин аларның кайсының авызын каезлый, башкасының кулын караштыра. Нәрсәләрнедер алып, кесәсенә тутыра. Эше күплектән онытылып китеп, вакыт барышын бөтенләй дә искә алмыйча, тәмам мавыгып маташа.
Исмәгыйль аның каршысына чыгып басты. Һични эндәшмичә карап тора бирде. Лезгин дә шунда гына аны шәйләп, башын акрын гына күтәрде. Елмайды. Күзләрендәге куркуны яшерергә теләпме, карашын усалландыргандай итте. Әмма Исмәгыйльнең һични әйтмәве аның күңел ныклыгын бозды. Ул, тора-торышка, алга таба кулын сузып:
— Во, на!..— диде.
Учында әле яңа гына мәеттән салдырылган алтын балдак иде. Моның белән нишләмәк була икән ул? Һе, көн дә чөмергән көмешкәсенең кайдан килгәнлеген аңларга мөмкин. Бушка шешәсе белән кем тоттырсын ди аңа? Менә ничек җайлаган!
Соңгы вакытларда мәетләрдәге сәер хәлләрне румыннар да сизенгәннәр һәм күз-колак була башлаган иделәр. Куллардагы балдакка хөрмәт белән караганлыклары сәбәпле, аны мәеттән салдырып алып калырга берсенең дә башына килмәгәнлектән, бу мордарлыкны кем башкаруын табарга теләүләре, әмма һаман да гаеплене тота алмаулары аркасында ачулары кайный, һәркемнән диярлек шикләнә иделәр. Әгәр лезгинны эләктергән булсалар, дары агачына илтеп асачаклар. Исмәгыйльне дә аяп тормаячаклар. Моны гына төшенерлек иде, югыйсә.
Исмәгыйль исә үзенә лезгин сузган балдактан баш тартты. Кайсы мәеттән салдырылганлыгын авырлыксыз гына да төшенергә була иде. Балдак урыны бармакта агарып кала шул. Лезгиннан балдакны алып, Исмәгыйль аны мәетнең бармагына кабат кидертергә генә башлаган иде, артыннан тавыш бирделәр. Борылып караса, румын солдатлары икән. Ачу белән китереп типтеләр һәм бөгелеп төшкән Исмәгыйльне сөйрәп алачыктан алып чыктылар да ишек алдындагы карга өеменә ташладылар. Аның авыз-борыныннан аккан кан суеп ташланган сугым тәэсирен калдыра иде.

VIII
Ханбалның кайдалыгы белән кызыксынырлык бер генә кеше дә юк иде. Шунлыктан аның күңеле дә тынычлана төште. Кулындагы көрәге — бердәнбер коралы һәм киңәшчесе булганлыктан, арыганда гына аңа таянып калмыйча, һаман да үзе белән йөртә бирде. Әгәр дә бүтән берәү аның көрәгенә килеп ябыша калса, тиз арада кайтарып ала торган булып китте.
Эше әллә ни зур акыл сорый торганнан түгел. Элгәре алар нигез чокырларын казыдылар. Аңа таш ташып тутырдылар һәм, измә коеп, җирдән унбиш сантиметрлар биеклегендә күтәрделәр дә диварларын кирпечтән өя дә башладылар. Эш сәгатьләре тәмам арыганнан арылганчыгача булып, буран дулаган көннәрдә дә тукталып торгызылмады. Әмма авырый-нитә калсаң, беразга ял да бирә иделәр. Тирләп-пешеп эшләргә туры килгәнлектән, аркалары шабыр суга бата, ә хәрәкәтсез калсаң, туңдыра ук башлый. Шунлыктан һаман да селкенгәләргә туры килә. Ә сакчыларның хәле авыр, нинди генә калын толып кисәләр дә, суык аларның табаннарыннан булса да үтеп, аякларын биетергә генә тора. Мескеннәр, аптыраганнанмы, катлы-катлы сүгенгәләп алгалыйлар. Учак тергезеп, аннан җылы эзлиләр. Вакыты-вакыты белән колларына да шул тирәгә килергә рөхсәт итәләр.
Ханбал беренче көннәрне һичкем белән аралашмады. Ул ничек бүтәннәргә ачу белән караса, башкалар да аңарга бүредәй усалланып күз ташлый иделәр. Әгәр дә болай бара бирсә, тиздән һәммәсе адәм телен онытып, хайваннарча ым белән генә аралаша башлаячаклар. Дөрес, аларны монда кешегә санаучылар да күренми, һичкем алдында кадерләре юк иде.
Шушылай гадәтиләнеп һәм гадәтләнеп киткән көннәрнең берсендә көтелмәгән хәл булды. Ханбаллар белән эшләүче ак чәчле ир юкка чыкты. Баштарак моны сизүче-искәрүче булмады, ә аннары, беленгәч, ыгы-зыгы купты. Моңа кадәр алты-җиде кеше генә кебек тоелган сакчылар төркеме бер чаң тавышыннан йөзгә якынлашты. Бөтен эш коралларын да җыеп алып, эшчеләрне бер төркем эченә кысрыкладылар да әйләндереп алдылар һәм аларга автоматларын төбәделәр. Шушында барысын да атып үтерергә тиеш иделәр төсле. Ханбалның арка мие бу уйдан чемердәп куйды. Каршындагы сакчының автомат көпшәсе туры аның күкрәгенә төбәлгән, менә хәзер атып та җибәрер кебек иде.
Ханбалны ниндидер көч алга таба этәрде. Ул тукталып кала алмады. Сакчы белән аралары якынайган саен коткысы да арта барды. Менә хәзер теге ахмак аңа атар, тәнен кайнар ядрәләр тишкәләп үтәр...
Әмма сакчы үзе дә калтыранды, бәргәләнде, автоматы гына телгә килмәде. Ханбал да тукталып калмады. Аңа кемдер нәрсәдер кычкырды. Аны да аңларлык итеп ишетмәде. Инде дә маңгайга-маңгай килерләр һәм бугазга-бугаз чәйнәшерләр!
Ханбал сакчының автоматына ябышты һәм кискен хәрәкәт белән аны этеп җибәрде. Кайдан нинди көч килгәндер, аның серен уйлап та карамады. Бары тик үзенең батырлыгына һәм гайрәтенә генә исе китте. Бу — бер төш кебек кенә иде. Ничек булса булды, әмма тукталып калырга тиеш түгел иде ул. Моны гына үзе дә яхшы аңлады. Кизәнде һәм сакчыга тибеп җибәрде. Аның чалкан барып төшүе һәм өнсез калуы көтелмәгән хәл иде. Җитез хәрәкәт белән Ханбал автоматның курогын тартты, уйлап һәм төбәп тормастан атып җибәрде. Моны ук көтмәгән сакчылар, кинәт куркышып, кайсы уңга тәгәрәде, кайберләре ятып калдылар. Форсаттан файдаланырга өлгергәннәрнең кулына аларның кораллары күчте. Озакка сузылырга мөмкин булган атышу тиз тукталды. Кайчан гына коллар хәлендәге Ханбал һәм аның иптәшләре хәзер хуҗага әверелгән, үз күләгәләреннән дә куркучы сакчылары тоткынлыкка төшкән иделәр.
— Нишләдегез сез, егетләр!..— Моңа кадәр үзенең күндәмлеге һәм тыңлаучанлыгы белән аерылып торган чуаш егете чәчләрен йолкырга җыенган кеше төсле бүреген бер читкә ыргытты, сыгылып төште. Аның сүзләреннән акылының никадәр үскәнлеген яхшы аңларга була иде: — Харап иттегез, барыбызны да харап иттегез! Бетерәләр башларны! Беребезне дә исән калдырмаячаклар, белеп торыгыз! Утта яндырачаклар!
Әмма чигенергә соң иде. Кайберәүләр аның сүзләрен шунда ук күңелләренә якын алдылар. Арага икеләнү корты төшеп, саф һәм пакь ниятләрен кимерергә, күңелләрен тишкәләргә тотынды. Иптәшләренең күзләре Ханбалда иде. Ул шунда гына вакыйгаларның хуҗасы үзе булганлыгын төшенеп алды. Әйе, хәзер аның сүзе — сүз, аның теләге — теләк! Ул нәрсә әйтсә, шул булачак!
Моңа кадәр шушындый җаваплылык хисен барлык авырлыгы белән тоеп һәм күтәреп карамаганлыктан, Ханбалның тез-буыннары калтырап төшәргә тиеш иде. Ул моны яхшы тойды. Һәр әйткән сүзе аны җәһәннәмгә илтүче бер адымга әверелергә мөмкин. Әллә чыннан да чигенсен, тоткынлыкка алынган сакчыларны азат итсен һәм алардан гафу үтенсенме? Юк инде, көтмәсеннәр! Бетмәс монда җепшек борыннар. Ханбалга хәзер закон да, суд та юк! Ул үзе хәзер закон, ул үзе хәзер суд!
Чуашны шунда бугазлап алды да:
— Туктыйсыңмы син, юкмы, җир бит?!.— дип җикеренгәч, Ханбалның сыртыннан гүяки гасырлар буена җыелып килгән хәсрәт тузаны коелып төште. Аңа ничектер җиңелрәк булып китте.— Алар түгел, мин үзем сине теге дөньяга олактырам! Китерегез монда, кая автомат?!.
Дөресе — автомат Ханбалның үз җилкәсендә иде. Ул аның белән атарга, теләгән кешеләрен кырып та салырга мөмкин. Ә нигә бүтән берәүнекен сорый әле ул? Юләрлек сатуымы?
Әмма дә аның автомат сорап җикереп җибәрүе һәммәсенә дә каты тәэмин итте. Чуаш егете сыгылган чүпрәк төсле салынып төште. Аның йөзе ап-ак иде. Ханбал кискен борылыш ясады һәм:
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Август Ае - 20
  • Büleklär
  • Август Ае - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3850
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2137
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3851
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2078
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2136
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    35.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3914
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1975
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3908
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1888
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4015
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2063
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3930
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1922
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4050
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2120
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4116
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2124
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4034
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3954
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4028
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3953
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1992
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3976
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2075
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4009
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2118
    35.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3832
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2043
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4090
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2243
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4093
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2091
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3951
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2176
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4039
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2183
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4023
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 1425
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 908
    47.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.