Latin

Август Ае - 11

Süzlärneñ gomumi sanı 4050
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2120
35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хәдичәнең күңеле дөрес сизенгән икән, Мөхәммәд үзенең Аллаһы тәгалә пәйгамбәре икәнлеген белгәч, дошманнары артканнан-артты, хәзер аңа яклаучысы, авыр вакытларында җылы сүз әйтә белүче иптәше кирәк. Аның янәшәсендә шундый терәк булып хатыны күтәрелде һәм беренче булып аңарга иман китерде. Тагын да ун ел диярлек алар иңгә-иң тордылар, әмма адәм балаларының сәгадәтләре шулай яратылган, көннәрнең берендә һәммә кешегә үлем килә. Улларын алып киткән кебек, Хәдичәне дә иреннән үлем аерды. Пәйгамбәрнең күзләренә тулып аккан яшьләре хатынының кабер туфрагына тамды. Кемне югалтканлыгын бик яхшы белә иде ул. Егерме биш елга якын бергә гомер кичереп, һичкайчан алар үзара авыр сүзләр әйтешмәделәр, ире хатынына, хатыны иренә терәк булырга тырышты. Мондый да татулык, үзара аңлашып яшәү һәм иксез-чиксез мәхәббәт бары тик милләт аналары белән милләт аталары арасында гына очрарга мөмкиндер. Пәйгамбәребезнең серле мәхәббәте менә шушыннан гыйбарәт! Ул үзенең сөекле Хәдичәсен әле гомере буена хәтерендә тотар, хәтта үлем түшәгенә яткач та аны исенә төшерер һәм: «Мин синең яныңа барам, сагынып киләм!»— дип әйтер, дога кылыр, әмма аңа кадәр күп сынауларын үтеп китәргә туры килер әле. Хәдичәнең теләге кабул кылыныр, Мөхәммәде унбишләп хатын алса да, аларның берсенә дә беренче хатынын яраткан төсле ярату насыйп булмас, бу исә аның күңел сагышларын көчәйтер, изге хатирәләрен дә куптарыр. Әмма бернәрсә дә эшли алмас. Аның күңел юанычы Аллаһы тәгаләнең хөкемнәре Җир йөзендә таралу өчен җәелдерелгән көрәше һәм аяте-аяте иңгән Коръән булыр! Тәмам.»


АВГУСТ АЕ
Роман
XVIII
Альбина, шушы кыйссаны укып чыккач, беразга аңыша алмыйчарак калды. Болай ук күңелсез булып бетәргә тиеш түгел иде бит. Алга таба актарды. Анда тагын да берничә хикәя бирелеп, алары тузга язмаган ахмак көлке әсәрләреннән, кирәксез сүз боткаларыннан гына гыйбарәт иде.
Кулъязманы өстәлдә калдырып, Альбина кабат урынына кереп ятты. Ни хикмәт, күзләренә йокы пәрдәсе эленмәде. Кайтып-кайтып уйлана бирде. Ерак гарәп илендә моннан мең дүрт йөз еллар элек булган вакыйгалар, ничек кенә иске һәм искергән кебек тоелмасыннар, бүгенге дөнья төсле үк ачык һәм аңлаешлы, хакыйкатьнең үзе кебек үк беркатлы сыман иделәр. Ул заманнарда бәндәләр нинди уй-хисләр кичерсәләр, бүген дә ул шулай. Яратасың икән — яратасың инде, ояты да онытыла, гайбәтен дә колак ишетми башлый. Аның Геннадий белән булган мәхәббәте нәкъ шул рәвешле түгел идеме соң? Юк, кызганыч, әмма түгел иде! Вәлишин аны алдау ярдәмендә яулап алды, күңел түрендә әле генә кабынырга әзер чын мәхәббәт учагының яна башлаганын көтеп тә тормады. Башка берәү өлгерер дип курыктымы? Акланырлыгы юк! Мөхәммәд пәйгамбәрнеке кебек изге хисләр эчендә җитлекмәде аның сөю-мәхәббәт омтылышлары. Килде бит ул Алабугага, кызы белән киявенең тормышлары бозыла башлауга ук килеп җитте, эзләп тапты, хәтта чит телләр кафедрасында укытучылык эшен алып барган Альбинаны кудыртам дип тә куркытты.
— Ул,— диде, Вәлишинны хурлап,— карьерасын гына сөя торган кеше, бары тик матур әйберләргә генә кызыга, тәмле ашарга ярата. Сез тиң һәм пар кешеләр түгел! Аның белән бәхет таба алмаячаксыз! Кеше сөягеннән төзелгән йортта яшәү мөмкин булмаган төсле, гаилә җимереп тормыш кору мөмкин эш түгел. Һәрвакыт шушылай яшь-чибәр калырмын дип уйлыйсызмы? Үтә һәм сүнә алар барысы да! Күреп торырсыз, әйткән иде диярсез: сезне дә ташлап китәчәк әле ул!..
— Мин аны яратам дип әйткәнем бармы соң?— Альбина бу комсыз күзле картлачка шушы соравы белән җавап бирде ул вакытта. Инде һичнәрсәдән куркып тормый, батыр чаклары иде, чөнки белә: югалтыр һичнәрсәсе юк аның, хәлләрен бөтен шәһәр сөйли.— Нигә миңа килдегез? Үзенә әйтегез, сөйләгез, аңлатыгыз! Курыкмыйча белдерегез: мине тынычлыкта калдырсын!
Сабир Габделбәрович бик риза иде. Ул гына да түгел, Альбинаның үзен куркусыз һәм иркен тотуыннан файдаланып, инде картлыктан калтырана башлаган кулларын әле биленә, әле аркасына сузды. Тоткалап та маташты. Моны күрә торып, кыз юри игътибар итмәгәндәй кыланды. Картлач, мескен, нинди эш белән килгәнлеген дә онытып, аңа ябышырга әзер иде. Тагын да бераз котыртса, ул тәмам Альбинаның аяк асларына ятып, табаннарын яларга әзер булды. Теле сөйләгәнен колагы ишетмәс дәрәҗәгә болай да җиткән иде.
— Син, кызым, артыгы белән гүзәлсең! Безнең чорда синең кебекләр юк иде шул. Кайларда тудың да, кайсы суларда юынып үстең?
Альбина читкә атласа, диванда утырган картлачның кулы шунда таба үрелә, яннарына китереп кунаклатырдай була иде. Әмма начар да кеше булып чыкты. Киявенә, кайтып, бик яман итеп сөйләде.
Икенче көнне Геннадий үзе килеп җитте. Кыз, әлбәттә, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, хәтта нәрсә әйткәнлекләрен дә сүзгә сүз кабатлады. Вәлишинга җитә калды, тәгәри-тәгәри көлде.
— Ну картлач, үз башыңа гына йөргәнсең икән, минем белән көч сынашып кара хәзер!— дип куанды һәм бу килүендә ашыгып китеп бармады, ә рәттән өч көн яшәде. Машинасын кайтарып җибәрде. Иртән лекцияләрен-дәресләрен үткәрергә киткән Альбинаны көтеп-көтеп алды һәм гаиләсе белән араны тәмам өзгәнлеген белдерде. Әмма кыз моңа сөенмәде. Чөнки хәзер аңарга барысы да инде барыбер иде. Өйрәнелгән. Геннадийдан ул артыгын таләп итми.
Шушы хакта белдергәч, Вәлишин чыгырыннан чыкты. Ниндидер өченче кеше араларында пәйда булды дип уйлады, хәтта икенче көнне институтка кадәр Альбинаның артыннан барды, көтеп алып, озата кайтты. Сөяркәсен чыннан да һичкемгә бирәсе килми иде аның.
Калганнары үз җае белән, ничектер җиңел генә килеп чыкты. Килде, алып китте. Башта туган йортына. Анда моңа кадәр белдермәгән һәм әлегә исән-имин яшәп яткан әти-әниләре белән таныштырды. Алар, әлбәттә, аптырашып калды. Шул ук көнне Геннадий белән Альбина Казанга юл алдылар. Озакламый Вәлишинны өлкә комсомол конференциясе эшеннән алып очырды. Әле дә вакытында китә белде. Тиздән комсомолның да, хәтта коммунистларның да кирәге калмады. Хәзер, әнә, барысы да һаман бергә, бер үк төрлеләр һәм бер үк казанда кайныйлар. Ә ул казаннары бизнес-коммерция дип атала. Дөресрәге — спекуляция инде! Элеккечә үк бер-берсен алдыйлар, ничәмә төрле һәм җәпле хәйләләр коралар, әле берсен, әле икенчесен «яндыралар», аннан тагын бергәләп сөйрәшеп чыгаргандай итәләр, әллә ниләр эшләп бетерәләр. Болары барысы да Альбинага караңгы һәм кызыклы да түгел. Ник чукынышып бетмиләр шунда! Элек үзләре үк спекуляцияне яманлыйлар, хурлый һәм мыскыллый иделәр, хәзер исә күкләргә чөеп мактыйлар, әмма шуны ук бизнес һәм коммерция дип атыйлар.
Альбинаның бу уйларыннан һәм онытылып укуыннан башы кабарган төсле иде. Сәгатенең соң икәнлегенә игътибар итеп, утларын сүндерде һәм йокларга ятты: «Геннадий алдады, бүген дә кайтмады!»
Төне буе саташып чыкты ул. Имеш, янында Ханбалның ятканын күреп, аның белән мәхәббәтләрен алышып, әллә ниләр булып бетте. Әмма боларны күрү аңа рәхәтлек һәм тәненә ләззәт бирә төсле иде.
... Маңгаеннан кемдер рәхәт кенә итеп сыпырды, ул йомшаклыктан бөтен тәненә наз йөгерде. Кайнар иреннәрнең үбүе җанын тибрәтте. Һәм кочакларга дип кулларын күтәреп, Альбина уянып китте.
— Геннадий, матурым, кайттыңмыни?
Ханым үзенең ирен көтмәгән иде. Кояш чыккан. Дөресрәге, бу ләззәткә чумдыручысы Геннадий дип күңеленә дә алмаган, һаман да шул кичә укыган кыйссасы һәм гөнаһы аны алдыйлар, хисләрен үзләренә буйсындырып, тагын-тагын да адашуын телиләр иде. Әмма иренең көттереп-көттереп тә кайтмыйча, инде онытыла башлагач шулай иртәнге сәгать белән иркәләп үбүе бер төш һәм хыял гына төсле иде. Саташа булса кирәк.
— Нишләдең?
Геннадий, Альбинаның зураеп ачылган күзләреннән куркып киткәндәй, аптырап сорау бирде.
— Нишләдең? Бигрәк сәер карыйсың!
— Аптырабрак киттем! Син ничек? Айзик та тавыш бирмәде бит. Ничек болай җиңел генә килеп кердең?
Элекләрне, ире кайтып җиткәндә, җиде төн уртасы булсын, Альбина аның аяк тавышларыннан һәм ачкычларын шалтыратуыннан ук уянып китә, барып ут яндыра, суынган чәен яңарта торган иде. Ә бүген ничек сизенмичә калды әле? Картаеп барамы әллә?
— Ә мин нигә ишетмәдем?
— Белмим,— дип көлде ире,— белмим! Хәтта Айзик та сагынган, бичара, ике тапкыр аваз бирде. Мин дә дөбер-шатыр килеп кердем, ә син йоклыйсың да йоклыйсың. Берәр дару эчмәгән идеңме соң?
Нинди дару ди ул? Альбина кичәге вакыйгаларны тиз генә күз алдыннан кичерде, хәтеренә укыган кыйссасы килде. Әмма иренә беренчесе хакында әйтмәде, икенчесен генә белдерде:
— Синең бүлмәдән бер кулъязма тапкан идем. Кызыклы гына. «Мөхәммәд пәйгамбәр һәм сөеклесе Хәдичәнең мәхәббәте, яки Олуг гыйшык серләре» дип атала. Укып чыкмадыңмы?
Геннадий ул папка хакында инде күптәннән оныткан иде. Исенә дә төшерә алмыйча аптырады. «Әгәр дә шаяртмаса, берәр ханымның хатын яки мәктүп-запискасын әйтмәсә генә инде юри шулай?»— дип, тизрәк белмәмешкә салынуын йөзенә чыгарырга һәм әйтеп бетерергә ашыкты:
— Нинди кулъязма, һич аңламыйм!
Альбина, өстәл читенә үрелеп, телгә алган папканы кулына эләктереп, якынрак тарта башлады, әмма яңа гына уянган тәне әле ныгып җитмәгән, бармаклары йомшак иде. Кулъязма идәнгә төшеп, таралырга да өлгерде. Чәчелгән битләрен тиз-тиз җыйнаштырып, Геннадий аны күтәреп алды һәм бер дә әллә нәрсә түгеллегенә сөенеп куйды.
— Ә-ә, бу икән әле! Хәтеремә төште. Бер язучы белән таныштырганнар иде. Соңыннан берничә тапкыр килеп-китеп тә йөрде, шушы кулъязмасын калдырды. Бигрәкләр беркатлы иде дә инде. Китап итеп бастырып чыгарырга сөйләшкән идек, вакытында килешенү төзелмичә калынды. Ул арада кәгазь хакы күпкә үсеп китте. Әсәр чыкмыйча онытылган. Ярдәм итүне сораган иде бугай әле, бер нәшрият табып алган. Шулай калды да калды инде. Әллә укып чыктыңмы?
— Ә үзең укымаган идеңме?
— Юк, әлбәттә, мин бит татарча китаплар укымыйм. Үзең дә беләсең, кызыгын тапмыйм...
— Русчасын да укыганың юк инде...
— Бар иде, соңгысы, моннан сигез еллар элек, Павел Корчагинның «Корыч ничек чыныкты» әсәрен, анысының да яртысына кадәр дә җитә алмадым, ахмак һәм микәнә кешеләр турында язылган бу дип ташладым!— Шунда кулъязмага текәлеп карап торды да өстәп куйды: —Моны сиңа укытырмын да бәяләрсең дигән идем!.. Ну, ничек? Укып чыктың бит, шулаймы?
— Әйе, укыдым! Шуңа күрә дә бүген йокланылган инде, кичә шушының аркасында соң ятылды.
— Ну, ничек?
— Миңа ошады, кызыклы итеп язылган!
— Сиңа ошаса, башкалар да яратачак инде аны, белеп торам! Юкка авторын үпкәләткәнмен икән, вакытында бастыртасым, ярдәм күрсәтәсем калган!
— Мондый акыллы кешеләр, син аны сәер дидеңме әле... Мондый акыллы кешеләр югалып кала торган булмыйлардыр, әллә кайчан китабы сатуда бардыр инде!
— Белмим шул, белешермен әле... Син мине көтәсеңме, хәзер?!.
Геннадий шушы сәер соравы белән сөйләшүне тәмамлап, шунда тиз-тиз чишенергә кереште. Альбина, моңа кадәр булып узган һәм күңеле кичергән барлык вакыйгаларны онытып, аның иркәләвен-яратуын көтә башлады, ире килеп ягылганчы ук тәне буйлап дәрт кайнарлыгы йөгерде...
Әмма йөрәге үз эшен башкарды. Альбинаның җылы куенында ятучы Геннадий инде аңа чит, авыр һәм тәмсез тоелды. Кичә Ханбал белән ул үзен шундый яшь, шундый бәхетле итеп хис иткән иде, ә бүген, аның өчен карьерасыннан һәм дусларыннан баш тарткан, егылган җиреннән аякка басып киткән, сигез яшькә өлкән ире янында шәхесен әбичә, кибешкән хатын сыйфатында тойды. Моңа кадәр андый ямьсез уйлар бер генә тапкыр да башына кереп карамаган иделәр. Дөньяны сиземләве үзгәреп киттеме? Хәзер үз иркәсе һәм бәхете аңа чит, чирканчык булып тоелды. Күзләрен йомды. Иренә кулын һәм тәнен тидермәскә тырышты, әмма Геннадие үз эшен башкарды, саташа-саташа диярлек Альбинаның бөтен җирләрен дә ялый бирде. Моңа кадәр шушы ире белән һәм бары тик аның белән генә бәхетле булдым вә булачакмын дип уйлаган ханымның үз-үзенә ачуы килде, тәнен эт иснәгән һәм юешләткәндәй хис итте.

XIX
Иртәнге кояшның нурларыннан иркәләнеп уянган Ханбал кичәге хәлләре хакында нәрсә уйларга да белмичә ятты. Аңа рәхәт иде. Моңа кадәр бер генә тапкыр да хатын-кыз назының нәрсә икәнлеген юньләп белмәгән хәлдә яшәгән икән. Гомеренең заяга узганлыгын шуннан күр инде. Юккамы хәтта гаиләләре булган хезмәттәшләре, берәр чибәрне очратсалар, кем һәм нинди икәнлекләрен дә оныталар? Һай шаяннар, һай наяннар! Аларны тормышның төбенә төшкәннәр икән дип уйлыйсың, ә киресенчә бит, рәхәтләнәләр генә икән! Кая бу оят? Кайда китте кыенсыну, гөнаһ өчен үрсәләнү, шикләнү, гайбәт һәм сүздән, ачуланулардан курку? Кемнең кемдә ни эше бар? Юк шул, юк!
Әмма Ханбал үзенең нинди хәлдә калганлыгын аңламый, ул тәмам исергән, мәхәббәтнең тәменнән акылын югалткан, җаны кыйбладан тайпылган иде. Коммунистик мораль һәм идеологик кагыйдәләр җимерелүгә, аларны алыштырырдай бер генә дә яңа нәрсә мәйданга чыкмау аркасында гына түгел, бәлки ул яшәгән дәвер һәм җәмгыять череп бара, Ханбал кебек меңнәр шушы процессның корбаны буларак һәлакәткә киләләр һәм шушы бетү, харап ителүне яхшы, рәхәт, хәтта бәхет дип күрәләр. Ә чынлыкта сәгадәт аларның яныннан гына үтеп китеп бара. Югалган тынычлыктан рәхәт табу кебек тә мәгънәсез нәрсә бар микән бу тормышта? Ханбал үзе дә белмәстән күңел тынычлыгын югалтып, изге мәхәббәт урынына бозыклык һәм гөнаһка баткан бер бәндә генә түгелме соң? Һәрхәлдә шушы рәвешле фикерләр иде акыллы моралист. Барысын да бәйнә-бәйнә тезеп салып, чагыштырып һәм нәтиҗәләр чыгарып. Бу урында мин үзем дә аны яклар идем. Шулай да, мораль-әхлак кагыйдәләреннән тыш, тормышның үз кануннары бар, алар уйлап чыгарылмаганнар, яшәешнең башында ук, адәм балалары табигать кочагында яшәгән вакытлардан бирле урнашып калганнар. Аларны чит-ят күзләрдән ераккарак яшерергә мөмкин. Ул кагыйдәләргә һичкемне өйрәтмиләр, алар яши, яшәячәк. Мәхәббәттә гөнаһ була алмый, анда тик изгелек һәм өстенлек кенә бар. Әгәр дә мәхәббәттә гөнаһ күренә торган икән, ул вакытта нәфрәттә дә яхшылык яшәр иде, явызлыкның кешелеккә каршы куелганлыгын беләбез, изгелекнең тантана итүе өчен көрәшәбез. Димәк, без моңа күнегергә һәм мәхәббәтнең бары тик яхшылык кына, изгелек кенә икәнлеген танырга өйрәнергә тиешбез. Мәхәббәт көчләп килми, аны зарыгып көтеп ала белергә һәм гомер буена сакларга гына өйрәнергә кирәк!
Ханбалның уйларына чик юк иде. Алар аны алҗыттылар, ул тагын да йокыга китте. Кабат уянган чагында кояш инде шактый күтәрелгән, кухнядагы кул сәгате туктап калган иде. Егет радионы ялгады, вакытны менә-менә әйтерләр дип көтә иде, ишегендә звонок бирделәр. Чыкса, тагын шул рус. Бу юлы әллә төнен йокысыз үткәрүе аркасында, әллә гомер иткән хытынының үлем түшәгенә ятуы хәсрәте аны тәмам баскан, сүзсезләндереп калдырган? Башка вакыт булса, Ханбалны алдан кул күтәреп каршы алыр, аның белән туйганчы бәхәсләшер, үзенекен өстенгә чыгарыр, әгәр дә егет бирешмәсә, үпкәләп диярлек бер-ике усал сүз катар иде.
— Что случилось, дяд Фёдор, заходите, сейчас чай поставлю!
Ханбал аңа мөмкин кадәр яхшы мөнәсәбәттә булырга теләде. Электән, күптән килгән танышлыклары дәвамында үчләшкән чаклары да бар иде, ә мондый кайгылы вакытында алай ярамый. Язмыштыр инде, заманында егетнең бәхетенә аяк чалды, үзе генә түгел, хатыны белән бергә, бәлки яхшыга гына эшләгәннәрдер, онытылды бит инде.
— Нет уж, сынок, захаживать не стану! У меня к тебе дело.
Картлач тагын калтырана башлагандай тоелды. Егет үзен тыныч тотты: «Бәлки тагын телеграмма бирергә кирәктер, килмәделәр микәнни?»
— Что, наверное еще телеграмму послать? Может не получили?
— Нет, сынок, получили они, я знаю...
Каян килеп Ханбал аңа «сынок» булсын ди инде? Һаман шулай ышандырырга теләгән кебек кылангандай итә, белмимени, күренмиме? Егетнең моңа бик исе китә инде!.. Ә чынлыкта «сынок» аталачак вакытлары бар иде бит, яратмадылар Ханбалны. Ә тормыш үзенчә эшләде. Китереп, аларны күршеләр ясады. Ярар, булган — беткән, яңартып торасы юк!
— Обратная пришла, в конце недели будут... Я ведь и вчера звонил, несколько раз подходил, знал что дома то кто-то есть, но не открыли...
— Это, наверное, дяд Фёдор, радио включенное осталось...
Ханбал ялганлый белми иде, йөзенә кызыллык йөгерде. Әмма картлачка моның шулаймы-түгелме икәнлеге кирәк булмады.
— Мне ведь ничего не надо. Всё дело в моей старушке. Просит она тебя к себе, очень просит. Не знаю почему, она совсем это, похорошела, может и встанет. Может виду не подает? Помирать, говорит, ей пора, время, говорит, поджимает. Может, я говорю, священника позвать? Наши обычаи этого требуют, знаете, наверное, небось, учёный человек. А она, нет, говорит, у меня никакого греха перед богом. Зачем, говорит, мне священник? Я всю жизнь коммунисткой была. Другую веру исповедовала, в другого бога верила. Он поймет, он все поймет и простит! Понимаешь что говорит? А у неё дед-то звонарём был, я знаю, из одного села мы с ней! Башковитый был мужик, учёный человек! Маркса и Ленина наизусть знал. За это и пострадал, царство ему небесное! Он-то её и приучил к этому коммунизму, Марфу мою, беднягу! Она ни одной демонстрации не пропускала, в избирательных кампаниях даже по ночам домой не приходила, всё там дежурила. А демократов не любит, обманывают, говорит, они народ... Вот ведь что!
Русның сүзе бетмәсен аңлап, Ханбал аны тагын фатирына үтәргә чакырып карады, ә ул шунда ук кире какты. Яңа гына сүзсез кебек тоелган картлачның, хатыны янында утырып, башына җыелган фикерләрен берьюлы чыгарып түгүе идеме бу, әллә инде аклануымы, аңлашылмады. Эшнең нәрсәдә икәнлеге ахырда гына беленде.
— Так вот, моя Марфа говорит, приведи ко мне того мальчика, татарина, который под нами, на третьем этаже живет!.. Ты уж её извини, она первый раз тебя мальчиком назвала, а до этого все сынок да сынок, и мне с тобой спорить запрещала. А я, не будь я старым дураком, все её не слушивал. Больно ты мне одного татарина напоминал, я на него зло имел, поэтому-то и все хотел тебя ниже себя поставить. И вот, я про того татарина, оказывается, был прав! Но она всё мне говорила, что не правда это. А всё тебя присматривала. И вот она, моя старушка, вчерась говорит, приведи ко мне этого мальчика, татарина, знашь, говорит, кого я имею в виду! А я сразу про тебя ей говорю. А она говорит, да-да, того самого! А тебя дома не было. А она говорит, что ты дома, я, говорит, знаю, он там! Совсем запуталась, бедняга. Это от предчувствия смерти, наверное. А сегодня будит и говорит, умоляет, что ей уже помирать пора, хочу, мол, напоследок кое перед кем извиниться! Я, говорит, перед ним виноватая!.. Помнишь, говорит, он с нашей внучкой приходил, с дочкиной, к нам домой, когда ещё на Кирова в коммуналке жили? Говорит, это я их разлучила, наперекор их любви стала... Я его сразу узнала! Пойди, говорит, позови!
Ханбал боларны яхшы белә иде, әмма ул үпкәсе күптән онытылып, язмышына буйсынганлыктан, бу марҗа әбине бер дә күрәсе килмәде. Аңа анда ни калган? Чыннан да барсыннар да попларын чакыртсыннар, аңа сөйләсен, әмма Ханбалга түгел!
— Нет, я не пойду!..
Рус карты моны ук көтмәгән иде бугай, аптырабрак калды. Ничектер авыр итеп егеткә карады. Ханбал аның карашларын күтәреп калырга җыенмады, аңа хәзер яки ишеген бикләп куярга, яисә барырга туры килер инде. Тапканнар поп, атакай! Рус булып яшәп тә үз диннәрен белмиләр!
— Ладно...— Егет кире уйлады.— Я передумал, пойду...
Тиз генә әйләнеп төшәрмен дип Ханбал ишеген ачкычка бикләп тә тормады, дядя Фёдорның артыннан күтәрелә бирде. Картлачның адымнары авыр һәм акрын иделәр. Егеткә уйларын тәртипкә салу өчен бу файдага китте. Кичәге рәхәтлекләрнең кабатлануларын теләп хыялланып маташкан җиреннән, шул мәхәббәт романтикасын ташлап, инде хәзер тормышның каты үзәненә төште. Регинасы күз алдында изге сурәт рәвешендә яңарып, ачуланышкан көннәре хәтерендә яңарды.
Алар университетның икенче курсында укыган вакытларында таныштылар, дөресрәге, күптән күрешкәннәре булып та, бер-берсен читтән генә күзәтеп йөри иделәр. Аллаһы тәгаләнең изге бер сәгатендә, икесенең дә йөрәкләре ялгызлык авырлыгын сизгән чакларында, данлы уку йортының Төп бинасы каршындагы бакчада утырганда сөйләшеп киттеләр. Регина, язгы сессия зачётларына әзерләнгәндәй, дәфтәр-конспектларын актарып маташа иде. Ханбал көлеп кенә:
— Килеп тә җиттеләрмени?— дип сорады.— Ярты ел укымаганны бер көндә ерып чыгабызмы?
— Үзең кем? Шушылай ук инде!
Аның төрттереп әйткән сүзләренә шул ук рәвештә Регина җавап биргәнлектән егет аптырабрак китте, теле көрмәкләнде, әмма җиңел генә бирешәсе дә килми иде. Тик нәрсә әйтергә дә белмәде. Тагын да шулай каты бәрелсә, мескен студентканы үпкәләтергә дә мөмкин иде. Күңеленнән юньлерәк сүз эзләп карады, тиз генә бернәрсә дә исенә төшмәде. Ахмаклыгына акылы шашынды, әмма чишелеш үзеннән-үзе килеп чыкты.
— Мин дә шул инде...
— Шулай дидем бит...
— Ә сез күрәзәче түгелме?
Кызга аның бу шаяртуы ошады. Җавап биреп тормады, конспектларына чумды. Егеткә, ычкын моннан, укырга комачаулама, дигән төсле карап кына куйды. Ханбалны үз янына бәйләде. Ничек болай булды соң әле бу? Егет, кызны үпкәләткәнлеген аңлап, гафу үтенү җаен эзләде. Берәүләр булсалар, торып кына китәрләр, сөйләшеп тә маташмаслар иде. Әмма Ханбал да, Регина да алай эшләргә җыенмадылар. Берсе һаман конспектларын актарды, икенчесе аны күзләвендә иде.
Май аеның нечкә билле исеп, якын тирәдә генә үскән агачлардан хуш ис алып килде. Регина калын һәм кабарынкы чәчләрен күтәреп-күтәреп болганды. Аның саен кыз аларны кулы белән бастырып куярга тырышты. Әмма дәфтәрләреннән аерылмады. Ул да түгел, тагын талгын искән май җиле алар янында кискенләшеп алды, Регинаның чәчләре Ханбалныкына уралды, битләрен каплады. Егетнең күңеленә рәхәт булып китте. Чәчләрдән килгән саф һәм күз-башны томаландырырлык хуш ис Ханбалны хәрәкәтсез итте. Күпме шулай дәвам иткәндер, егет бу хакта уйланмады, бәлки кызның аларны җыеп алмавын теләде, бөдрәләрен сиздермәскә тырышып кына үпте һәм: «Шушы рәвешле чәчләребез чәчләргә бәйләнсә иде!»— дип, әллә нинди бер юләр теләк теләде. Аның пышылдавын төгәл ишетмәсә дә, Регина, башын күтәреп, нәрсә эшли икән дигәндәй аңа карады, тизрәк гафу сорарга ашыкты:
— Һай, ачуланмагыз инде, мин бит белмәдем! Бигрәк онытылып киткәнмен!— дип, чәчләрен толымга җыештырып алды, икенче ягына әйләндереп төшерде дә, түш кесәсеннән тасма чыгарып, очларын шуның белән буып куйды. Бу хәрәкәтләре егетнең бәгыренә үтте, хушы алынуны көчәйтте. Ул хәзер кызның каршысына егылырга һәм аңа мәхәббәте төшүгә ант итәргә әзер иде, әмма рыцарьлар заманы узган булу сәбәпле мондый юлга бара алмады, үзен тиз кулга алырга өлгерде.
— Зыян юк!
Регина тагын бер күтәрелеп карады. Нәрсә әйтә икән бу дигәндәй сүзләрен сеңдереп бераз гына уйланып торды,— Ханбалның ни өчен шулай дип сүз катканын кайтарып сорамакчы идеме?
— Чәчләрегезгә, мин әйтәм, чәчләрем бәйләнүдән!
— Ә-ә-ә,— дип сузды кыз,— көне җилле бит, күтәрәләр дә алалар, күтәрәләр дә алалар.
Язгы кояшта студентлар янында икмәк катысы чүпләп гадәтләнгән күгәрченнәр монда да килеп җиттеләр, гү-гү сөйләнеп, гөлдер-гөлдер серләр алыштылар. Аларга рәхәт, зачет-имтиханнар баш катырасылары юк. Яратышалар, кочышалар инде. Оя коралар.
— Күгәрчен тотып биримме?
Ханбал нәрсә әйткәнлеген үзе дә белештерми калды бугай. Хәзер йөрәгенә курку йөгерде,— бир тотып дисә, сикерсенмени артларыннан?
— Мачы түгелсездер бит?
— Шулай да...
— Кирәкми, күрмисезмени, ничек тату гөрләшәләр?.. Абау, күзләре кызыл, кып-кызыл икән боларның!
— Әллә беренче тапкыр күрәсезме?— Ханбал бу юлы кеткелдәргә һәм кызны үпкәләтергә бер дә җыенмый иде, әмма Регина сүз күтәрә торган кеше булып чыкмады, ахрысы.
— Күрсә соң, ни гаебе бар?
— Юк-юк, авыр әйткәнмен икән, гафу итегез...
Кыз, җавап бирмичә, тагын конспектларына чумды, егет үзалдына янып-пешеп утыруын дәвам иттерде. Хәзер аны Регина үзенә бәйләп куйган, буйсындырган, аягыннан еккан иде. Карашы аннан аерылмады. Күзләре һәр йөз сызыгын өйрәнде. Абау, бит очында матур гына кара миңе дә бар түгелме соң? «Йөзкәен ак, бит очына миң яраткан...» Шулайрак булса кирәк Дәрдемәндтә, нәкъ шундагыча түгелме соң бу сызыкларының дәвамы да? Күкрәкләре дә киң, чәчләре дә калын һәм озын! Бу кыяфәтне ясаучы ата белән ана, әллә табигатьме, бер дә кызганмыйча, камиллекнең барлык мөмкинлекләрен файдаланганнар, дөрес эшләгәннәр!
Юктан сүз башлау белән башланып киткән бу утыруында Ханбал чын мәгънәсендә саташып, үз-үзен бутап, гашыйк булып бетте. Чынбарлыкка караганда, фантазиясе аңарга күбрәк тәэсир итте. Хисләрен алдады һәм хисләрендә алданды. Аның шушындый көне, шушындый сәгате идеме, билгесез, әмма гыйшык бизгәгенә кабуы факт иде.
Алар матур гына дуслашып һәм йөрешеп киттеләр. Регина географфакта имтиханнар биргәндә Ханбал аны көтеп ала, озатып куя башлады. Кайвакыт егет янына килеп, тулай торакта кичкә кадәр утыра, хәтта Ханбалга имтихан сорауларына әзерләнергә дә комачаулый торган иде.
Җәйге ялдан алар бер-берсен сагынып килделәр, бу мәхәббәтләренең дәвамы изге гаилә төзү белән тәмамланырга тиеш булса да, көтмәгәндә кыз егеттән баш тартты.
Регина мәктәп елларында җәйге ялларга авылдагы татар әбисенә кайта торган булган, шуңарга күрә татарчаны су кебек эчә иде, әмма университетка укырга кергәч, Казан әбиләрендә яшәве аркасында, аларның көенә кереп китеп, тормышка карашлары да үзгәреп бетте. Әмма ул Ханбал белән татарча да, русча да рәхәтләнеп сөйләшә иде. Егет белмәде, сораштырырга кирәк тә санамагандыр, кызның исеме татар гадәтенчә чит халыктан алынган булуы да шик тутырмагандыр, фамилиясе дә татарча, ягъни Әмирова, әтисенең исеме дә татар — Гали, әмма әнисе ягыннан ул марҗа канлы иде. Регина аны Казан әбиләренә алып кергәч кенә белде. Кызларын татарга кияүгә биргәч, үзенә дә яхшы мөнәсәбәттә булырлар дип уйлаган иде дә, киресенчә килеп чыкты. Регинаның Казан әбисе шунда ук Ханбалны яратмавын сиздерде һәм кире какты, бер-ике тапкыр авыр кара карашлары белән карап кына куйды да, шуның белән бетте, чәйгә дә чакырмады. Шуннан соң бозылыштылар алар. Регина егет белән бөтенләй дә сөйләшмәс булды. Инде дә артыннан Ханбал кат-кат килгәли, ялына да иде, шунда әйтеп салды:
— Минем яраткан егетем бар, сине алдап кына йөрдем! Болай, вакытны уздыру өчен генә! Эзләп, аптыратып-йөдәтеп йөрмә!— диде һәм әбиләре йорты ягына елый-елый йөгерде.
Ханбал үпкәләде, бу кадәр дә акмак хәлдә әлегә калганлыгы булмау сәбәпле ул аптыраган халәттә иде. Хәтта университетын ташлап, каядыр олагасы да килде. Әмма вакыт кебек савыктыручы көч юк икән ул. Очрашмагач, аның хакында уйламагач (ә уйлата иде бит, бик уйлата), Регинаны оныта төшеп, башка беркайчан да кызлар белән буталмаска үз-үзенә сүз биреп, тынычлыкка иреште...
Баскычтан күтәрелгәндә дядя Фёдор туктап-туктап ял итте, Ханбал аны узып китүне кирәк санамады. Фатирларының ишеге ачкычка бикле түгел икән. Эчкә уздылар. Бер бүлмәле бит боларныкы да. Тәрәзәләре подъездга карагач, өч дип уйлаган иде егет, ялгышкан. Ничек болай? Аңламассың хәзерге йортларны. Мөгаен аларның күршесе, икенче подъезд ягыннан булган фатир йә дүрт, йә биш бүлмәдән торадыр!
Рус йортында әллә ни җиһаз юк инде ул. Әмма Фёдор дәдәйләрнең ике телевизоры, яхшы шкафлары, кухня җиһазлары — һәммәсе дә затлы һәм күзгә бәреп торучылардан иде. Электән шулай булганнардыр инде.
Авырып ятучы Марфа түти белән Ханбал түбәнсенеп кенә исәнләште. Ике ел инде бер йортта яшәүләренә карамастан, алар бик сирәк күрешә, анда да егет эшкә ашыкканда яки ачыгып кайтып барганда гына. Исәнләшә дә китеп бара. Ни сөйләшсен ул аның белән? Теге вакытта, беренче очрашканнарында яхшы кабул итсәләр, хәзер бәлки башкачарак да булыр иде. Ярар, булган эш беткән инде!
— Подойди ко мне поближе...
Марҗа карчыкның тавышы авыр һәм салкын иде. Фатирлары да караңгыланып киткән төсле. Үлем вә кабер тынычлыгы иңгәнме, җан өшеткеч, әмма тынчу. Шулай да Ханбал мөмкин кадәр якын кешеләре кебек үзен тотарга тырышты. Әби янына килешли өстәлгә күз ташлады. Анда ике телеграмма ята иде. Язулары ачык күренеп, аларга катнашы булганга, Ханбал бераз иелә төшеп укыды: «Не беспокойтесь, будем в конце недели. Ждите!»
«Барып җиткәннәр икән!»— дип уйлап куйды егет үзе суккан телеграммаларны исәптә тотып, икенчесен кулына алып та тормастан. Эчтәлекләре бер үк кебек тоелды.
Урын янына утыруга, Марфа түтәй егетнең кулларын эзләп тапты, салкын бармаклары һәм учларыннан Ханбалның җанына курку йөгерде. Нигә чакырган инде бу карчык аны? Ни эше төшкән?
— Не бойся, сынок!..
«Нинди «сынок» ди ул аңа? Ярар, итагать өчендер инде!»— Ханбал, үзенең күзләреннән бу карчык нәрсә уйлаганнарын сизенер, белеп алыр дип, шунда башын түбән ийде.
— Христа ради прошу, прости меня, сынок!..
«Нәрсә өчен гафу итәргә тиеш әле ул аны?»
— Это я тогда наперекор встала, помешала. Это я Регину, внучку мою, любимую, разлучила с тобой!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Август Ае - 12
  • Büleklär
  • Август Ае - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3850
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2137
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3851
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2078
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2136
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    35.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3914
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1975
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3908
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1888
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4015
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2063
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3930
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1922
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4050
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2120
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4116
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2124
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4034
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3954
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4028
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3953
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1992
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3976
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2075
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4009
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2118
    35.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3832
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2043
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4090
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2243
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4093
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2091
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3951
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2176
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4039
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2183
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4023
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 1425
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 908
    47.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.