Latin

Август Ае - 08

Süzlärneñ gomumi sanı 3908
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1888
37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Егетнең сүздән җәһәт кенә тайпылып китәргә маташуын ханым яратмады. Сүз атының дилбегәсен үз кулына алып, аны яңадан дөрес юлга юнәлтеп җибәрергә тырышты. Әмма Ханбал тәртә арасыннан чыгарга өлгергән иде инде, аны кабат урынына кертү кыенрак булачак. Шулай да... Нигә кыен дияргә? Җае Альбинаның үз кулында бит! Хисләрендә саташтырырга да күңелен генә кузгатырга кирәк!
— Матурым минем-м!
Альбина егетнең муены буйлап кулын чәчә араларына кадәр назлап кына шудырды, икенче ягыннан кайнар иреннәрен тидерде. Ханбалның бөтен тәне буйлап рәхәт калтырау йөгерде, аяк бармакларында да эсселек тойды. Әмма ул әле ирлек эшенә әзер түгел иде.
— Матурым минем-м! Нү-нү-нү-нү! Иркәлим әле үзеңне бер!
Егет ханымны үбеп алды. Моны эшләү кирәк булмаган икән. Тәне буйлап йөгергән татлы рәхәтлек шул мизгелдә үк сүнде. Ул яңадан чалкан ятты. Тамагы ачыккан кебек тоелды. Өстәлдәге татлы җимешләр исенә төште.
— Ни булды?
Альбина, сәерсенеп, үпкән җиреннән башын күтәрде. Калын чәчләре Ханбалның күкрәгенә ишелеп төштеләр. Бу рәхәтлекнең дә кадерен белмичә, егет торып китәргә талпынды.
— Мин хәзер!
— Юк, җибәрмим! Мин — ягуар, хәзер сине ашыйм! Ха-ам, ам-ам!
Киң күкрәкләре һәм озын тырнаклы куллары, беләкләре белән Альбина аны басып торса да, ашыйм дигән сүзе тагын да аппетитын кузгатып, Ханбал күтәрелергә ашыкты. Ханым аның тезләренә кадәр иркәли-иркәли шуып төште һәм ахырда үпкәләгән төс чыгарды:
— И-и-и-и!..
— Мин хәзер, айн момент! Сюрприз!..
Альбина беразга ятып калды, ә аннары күлмәгенә сузылды: «Батты бу!» Киенергә дип кенә әзерләнеп торып басуына, Хабал килеп тә керде. Кулында поднос тоткан, аның өстенә күчтәнәчкә китерелгән һәртөрле тәгамьнәрне, шампан шәрабын тезгән.
— Рәхим итегез, кадерлем, ханым, солтаным!
— Ой-ой-йой!
Кияргә җыенган күлмәген аяк астына ташлап, Альбина урын өстенә чүгәләде, егет, Кырым ханшаларына хезмәт иткән негр евнухлар төсле тезләнеп диярлек аның каршысына подносны китереп куйды һәм, үзе дә менеп, каршы якка чүгәләп утырды:
— Мәҗлес дәвам итә!
Аның бу кадәр сөенеп кычкыруы иш янына куш кына иде.
Әгәр дә Альбина үзе алып килмәгән булса, егетнең төшенә дә керәсе түгел сары якут төсле, үтә күренмәле диярлек татлы йөземне өзеп, ханым бармак очларында сак кына Ханбалның иреннәренә якын китерде:
— Минем кулдан кап әле, матурым!..
Егет, авызындагысын чәйнәми генә йотып, Альбинаның тәкъдим иткән йөзем җимешен капты. Әмма бармакларын да тешли күрмим дигәндәй мөмкин кадәр саклык күрсәтергә тырышты. Бу хәл бик назлы һәм назландыргыч барып чыкты.
Ахмаклардан түгел икәнлеген дәлилләр өчен тәлгәштән бер йөземне өзеп, бармак очында гына Ханбал үзе дә ханымга таба сузды. Әмма Альбина кабып җибәрергә ашыкмады. Теле белән егетнең бармак очларын иркәләде-кытыклады, иреннәре белән үпте-шаяртты. Бу хәлдән Ханбалның тәне буйлап тагын кан йөгерде, ирлеге үзен сиздереп куйды һәм, онытылып, җимешне кулыннан төшереп җибәрде. Альбина рәхәтләнеп көлде. Әмма бу көлү егетне үртәмәде, бәлки күңеленә наз булып ягылды. Ул тагын кулына йөзем җимеше алды. Өзде, ханымга таба китерә башлады, Альбина элеккечә авызын сузып якынлашты. Шунда Ханбал ялт кына җимешне үз тешләре арасына ыргытты да:
— Алдадым!— дип көлде.
Ханымга бу кыландыруы ошады. «Уйларга, хәйлә кылырга өйрәнеп килә!»— диде күңеленнән, хәлгә үз бәясен биреп. Болай үткен булса, Ханбалдан бер дигән затлы сөяркә чыгачак иде. Альбина аны менә шулай акрын-акрын үзенә ияләштерер, өйрәтер, айнырга да ирек бирмәс, саташтырыр, адаштырыр. Аңа тел бистәсе түгел, менә шундый йомшак та, шаян да сөяркә кирәк. Тик усал ниятле генә булмасын. Үзенең кем икәнлеген онытмасын. Бәхетенә сөенеп кенә яшәсен һәм Альбинаның үзен дә яшәтсен! Юк, ханымга байлык та, акча да кирәк түгел. Аларның барысы да аңарда бар. Ире туендырып тора. Әмма җан рәхәте, тән сихәте өчен аңа Ханбал кирәк. Ул аның хакында беркемгә дә әйтмәс, олы сере итеп саклар һәм кайвакыт, бик зарыктырмыйча гына, күчтәнәчләрен төяп, шушы «шалаш»ка качып килер. Бу фатирны җәннәт эчендәге бәхет сарае ясар. Ханбалны Фәрһад-дивана хәленә төшереп, күзен һәм күңелен буар! Ә ул — бирешер! Күренеп тора — беркатлы бит! Теләсәң — сыртына чиләкләп элеп су ташыт, теләсәң — каршыңа тезләндереп кол яса, теләсәң — үп-коч! Ул — синеке һәм бары тик синеке генә булырга тиеш. Башкаларның аңа күз салырга, буен кочакларга, күзләренә текәлеп мәхәббәтләрен аңлатырга хаклары юк!
Сөяркә тоту мәсьәләсендә генә түгел, инде ничә еллар эшсез, тыныч һәм мул тормышта яшәве белән дә Альбина чын мәгънәсендә эгоисткайга әверелеп беткән иде. Аның бу рәвешле бозыла башлавын күреп ире хафага калды. Шушы кадәр үк үзен генә яратуы, гел дә башкаларны түбәнсетеп, шәхесен һаман саен өстен куюлары аның ачуын китергәннән-китерде. Бөтен акылларын җуйдырыр халәткә җиткергән Альбинасы, кайвакыт күзенә албасты кебек күренә башлап, кая кереп качарга да белмәс дәрәҗәләргә төшкәләде. Алга таба да болайга китсә, гаиләләре өстенә һәлакәт ирешәчәк иде. Әмма ул белә: Альбинасыз тора алмаячак. Аның кем кулынадыр калуын, бөтенләйгә аерылып китүен күз алдына да китерә алмый. Шуның өченмени карьерасыннан баш тартты, шуның өченмени балаларын ташлады. Юк, Альбинаны алыштырырлык бүтән һичкемне үз гомерендә башка тапмаячак ул. Бу чал кергән чәчләр, кесә тулы акча, таныш-белеш, бизнес һәм коммерция — барысы да Альбинасы аркасында гына һәм аның өчен генә. Бүген ул Альбинасы ташлап китсә, иртәгә Геннадий сузылып ятып үләчәк! Альбина аның тормышы да, бәхете дә, җан шатлыгы да! Тик менә үз-үзен яратуы белән үтерә. Ничекләр генә шул гадәтләреннән аерырга үзен?
Бу хакта азмы баш ватты Вәлишин. Әмма тиз генә җавабын таба алмады. Балалары да юк шул, ичмаса. Һәм менә беренче тапкыр ул элекке хаталары өчен үкенеп куйды. Әмма соң иде инде. Врачлар аңа ярдәм итә алмаячакларын белдерделәр. Зөфәр Зарипович янына барырга киңәш иттеләр. Әмма Геннадий моны ук эшли алмый иде. Теге вакытта булган сөйләшүне исенә төшерәчәк һәм, куып ук чыгармаса да, берәр сүз әйтеп ташлаячак. Белә ул бу картның кем икәнлеген! Үлемсез татар ул, үлемсез! Үз туксаны туксан булган кеше яшь туксанын да үтеп китә әле, күреп торырсыз!
Геннадийның борчылуларына көтмәгәндә җавап табылды. Ул моңа сөенеп бетә алмады, мең рәхмәтләр укыды. Кешедән сорап, адәм аңлатып бирә белмәгән, китаплар актарып, алардан таба алмаган, хәтерен яңартып, аннан бер мисалга очрамаган чишелешне бер хыялый бәндә аның алдына китереп салды. Баштарак Вәлишин бу кешенең сүзләренә артык игътибар бирмәде. Бүгенге көндә кем генә байдан ярдәм сорап килми дә, теге яки бу эшкә спонсор-химаяче булырга үтенми. Мескен артистлардан алып хәтта танылган язучыларга кадәр һәммәсе... Академиклары да килә әле. Геннадий аларга аз-маз акча биргәли, анысы, ялына белеп ялынсалар. Ә бу хыялыйга шунда ук тоттырып чыгарырдай булды.
— Мин-мин...— дип дулкынланып сөйләде ул бәндә,— сезгә «Кызыклы очрашулар клубы» ачарга тәкъдим итәр идем. Элекке Париж, Лондон, Санкт-Петербургта булганча. Анда, әйтик, гел ханымнар гына яки эшмәкәр ирләр генә... Бернинди шәрә сөйрәлчекләргә урын юк. Тыныч, иркен... Күпме телисең — сый-хөрмәт, музыка һәм... Һәм иң кызыгы!— Чәчләре күптән инде коелып, җилкә турысында гына калган, җитмәсә олы авызлы бу хыялыйның кечкенә күзләре очкынланып киттеләр.— Иң кызыгы шунда, аңлыйсызмы... Очрашу, кызыклы очрашулар! Астролог-йолдызнамәчеләр белән, астроном-йолдызчылар белән, яхшы шагыйрьләр, җырчылар, язучылар, драматурглар, ягъни иҗат кешеләре белән дә, галимнәр белән дә, чит ил кунаклары белән дә! Яхшы җиһазландырылган иркен бар яки ресторан булса, бигрәк тә әйбәт. Чит илдән килгән эшмәкәрләрне шундый урынга бер тапкыр алып керсәң, алар өчен кызыклы очрашу үткәрсәң, сиңа, ягъни сезгә ышанычы да артачак, шәхесегезгә хөрмәт белән карый башлар. Һәм иң кызыгы шунда!— Хыялыйның сүрелә башлаган күзләре тагын очкынлана, күлмәк якасын рәтли, такыр башын сыпыра.— Иң кызыгы шунда, бу клубның җитәкчесе, ягъни президенты — өендә ятып арыган, кешеләр белән аралашырга теләгән, иркен тормышлы берәр чибәр ханым булырга тиеш! Әйе-әйе! Ярдәм генә булсын! Акча! Акча!..— Хыялый ике кулындагы бармакларын бармакларына сыпыра, ул да түгел, уң кулын йодрыклап, такыр башына шакылдата.— Һәм кызыклы фикерләр, «самое главное» — кызыклы фикерләр һәм акча, марҗасы килсәң, анысы гына табылыр!
Бу сүзләр Геннадийның акылын томалап алды, иртәгә шушы мәсьәлә буенча махсус очрашуга сөйләшенеп, хыялыйны ишек төбенә кадәр озатып куйды. Ә теге һаман сөйләнде дә сөйләнде, тик Вәлишин гына ишетми иде инде.
Геннадий бу эшкә алынды, көткән нәтиҗәләре чыннан да сөендерерлек булдылар. Альбинасы, шушы яңа оештырылган клубның президенты вазифасына керешкәч, яхшы якка үзгәрде, үз-үзен яратуы кимеп, башкаларга хөрмәте артты. Әле бу шәхес, әле икенчесе белән очрашалар. Өстәлләр — түләүле, кешеләре — бихисап, бигрәк тә Альбинаның үзе кебек эшсез ханымнар аның клубы әгъзалары. Акчаны бу «изге эшкә» берсенең дә ире кызганмый. Барысы күз алдында, нишлиләр икән дип кайгырасы да юк! Альбина кичләр буе йокы бирми, очрашкан кешеләрнең нинди олуг шәхесләр икәнлекләре хакында сөйли, әгәр дә композитор белән танышу бәйрәме уздырсалар, шуның белән бергәләшеп көйләр язсам иде, ди, шагыйрьләрдән соң шигырьгә тотына...
Әмма хатынының үз-үзен яратуы вакытлыча гына басылып торганлыгын Вәлишин аңламый калды. «Чир китә, гадәт китми!»— диләр түгелме соң? Альбина эгоистлык хисен еракка яшерде, аны күрсәтмәс булды, тик бу чиреннән тулысынча түгел, бөтенләй дә аерылмады. Шулай да үз-үзен тотышын яхшыртты. Ул хәзер лаеклы һәркем каршында шәхесен түбәнчелекле итеп, алардан җиңел генә, күңелләренә тимичә диярлек өстен чыгарга өйрәнде, артыгы белән кычкырып торган киемнәрдән саклана, гади кебек күренгән затлы әйберләргә генә ихлас тота. Элек бармагы саен алтын кисә, әллә нинди кыйммәтле әйберләр тагып-тагынып бетерсә, хәзер боларның барысыннан да үзен азат кылып, гадирәк, күзгә ташланмый торганчарак булырга тырыша. Бу үзгәрешләре һәммәсе дә ирен сөендерә иде, билгеле...
Бәхетенә күрә тормыштан бөтенесен дә җиңел генә алырга күнеккән ханым, Ханбалның ихлас күңелдән коллыкка бирелүен тойды, аның тыгыз атлет тәненә мәхәббәте төшеп, үзенеке генә итәргә уен ныгытты. Аңа бу теләге тормышка ашар кебек иде. Ул ялгышмаска тиеш. Шушы рәвешле уйнатып, мөмкин кадәр алдап, дөньясын онытырлык дәрәҗәгә аны җиткереп торса, әлбәттә Ханбал бары тик аныкы гына булачак, бүтән бер генә кем дә аңарга кирәк булмаячак!
Ханымның эчкә яшерелгән эгоизмы шушы рәвешле калкып чыкты һәм егетне үзенеке генә итеп күрергә, шәхесеннән дивана Фәрһад ясарга ал ачты. Әмма бу гади эгоизм хисе генә түгел, бәлки бер күрүдән яратып өлгергән йөрәгенең таләбе белән дә бергә тернәкләнгән җан вә тән сагышына әверелергә өлгергән омтылышлары иде. Ханбал, сихерләнгән төсле, кем кулына һәм ничек килеп капканын төшенми, аңлар дәрәҗәдә түгел иде. Моңа кадәр сакланып килгән сафлыгы искәрмәстән кулы төшереп җибәргән пыяла савыт төсле челпәрәмә ватылды. Нинди изге әйберне дә мизгел эчендә югалтырга мөмкин шул. Бу язмышыдыр инде!

XV
Альбина подносны кулына күтәрде. Назлы итеп кенә Ханбалга карап куйды, егетнең акылы башыннан чыгып очты, нәрсә теләгәнен дә аңлашмый торганлыгы сәбәпле, ханым:
— Читкәрәк алып куярга иде,— дип белдерде.
— Менә монда, яныбызга гына, урындыкка,— дип, егет кабалана-кабалана подносны кулына күтәргәндә чак төшереп җибәрмәде. Альбинага аның шулай бимазалануы тагын көлке булып тоелды, юри кыланган төсле боргаланып-сыргаланып алды.
— Утыр каршыма!
Ханбал баш-аяк буйсынды. Ханымның каршысына килеп тезләнде. Хәзер ул үбәргә һәм кочарга тиеш иде булса кирәк. Әмма Альбина бер йөзем өзеп капты һәм аны, тел очына утыртып, егеткә таба якынайды. Ханбал да эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алган төсле аңарга таба елышты, авызын ачты. Ханым: «Алай түгел!»— дигән кебек башын чайкарга, үртәргә теләде, әмма йөзем җимеше аның теле артыннан кире кереп китте һәм йотылып җибәрелергә мәҗбүр ителде.
— Юк, алай түгел!— диде ул бераздан.— Алай түгел лә инде! Телең белән ал!
— Ничек инде?— Егет аптырап китте.
— Берничек тә түгел! Менә шулай...
— Юк, булмый!
Ханым, үпкәләгән төсле иреннәрен турсайтып, Ханбалга тәне белән сарылгаланып кына назланып алды һәм:
— Әйдә инде, шулай күңелле бит ул!— дип, Ханбалга тагын да якынрак елышып, җилкә очларына сыпырынып үтте.— Курыкма!
— Булдыра алмамын, ахрысы!..
— И-и, куркак куян!
Ханым тагын авызына җимеш өзеп капты, аны тел очына утыртты һәм егеткә таба авызы белән үрелде, күзләрен йомгандай итте. Ханбал, аның таләбенә буйсынып, шулай ук телен сузды, тыннарына тыннары кушылды. Альбинадан менә хәзер йөземне алырмын да теләген канәгатьләндерермен дип уйлаган иде дә, көтелмәгән хәл аның тәненә яңадан җылы йөгертте. Мәхәббәт уенының барлык тәмен татып яшәргә күнеккән ханым тел очындагы йөземен теш арасына кысты, аннан татлы җимеш суы агып чыкты, телләре телләренә кушылганда ул ширбәт Альбинадан Ханбалга күчте. Егет болай ук буласын өмет итмәгән иде. Тел очына тигән татлы җимеш согы аның тамак төбен тибрәтте. Йоткылыгы тартты. Һәм ул, түзеп тора алмыйча, телен артка җибәрде, аның белән бергә ханымның иреннәре дә суырылып керде. Табигый халәтенә кайтырга тиешле теле шул вакытта ханымның авыз куышлыгына үтеп керде. Альбинаны Ханбал тыела алмыйча суыра-суыра үбә башлады. Җаны урыныннан кузгалды, тәне теләк кайнарлыгы белән ханымны үзенә буйсындырды. Акылларын мәхәббәт сөреме тәмам каплап китеп, алар онытылып-онытылып маташтылар. Әгәр дә шунда кемдер ишектә звонок бирмәгән булса, бу рәхәтлекләре белән чиксезлеккә килеп ирешерләр кебек иде. Звонок тагын кабатланды.
Икесе дә сагаеп калдылар. Әмма Альбина егетне өстеннән кузгатмады, биленнән кочкан килеш:
— Ачкычы бармы аның?— дип сорады.
— Юк! Һичкемгә ачкычымны биргәнем юк!
— Әллә берәрсен көтә идеңме?
— Юк, миңа кем килсен!
— Ул вакытта бер дә борчылырлык нәрсә түгел!
Бераз суына төшкән егетнең күкрәкләреннән үзенең үбешә-үбешә йомшарып беткән иреннәре белән кытыкларга тотынды. Ханбал, әсәрләнеп, үз-үзен белештерми ыңгырашты, кайнар сулыш ханымның чәч толымнарына кереп буталды, егет аның муеннарыннан, маңгай һәм күзләреннән үпте. Альбинага да рәхәт, ул да назланып ыңгырашкандай итә иде.
Звонок өзек-өзек кенә ике тавыш белән тагын кабатланды. Егет, шикләнеп, ханымнан аерылырга тартылды, сагаеп калды. Альбинаның моңа ачуы килсә дә, аны биленнән кочып тоткан хәлендә кала бирде.
— Ни булды?— Бу вакыт аралыгы ханымны суытты. Әмма баш миен каплаган рәхәтлек томаны таралып өлгермәде.— Ташла син аларны!.. Син — өйдә юк! Син минем белән! Син бары тик минеке генә һәм башка һичкемгә кирәгең юк!— дип егетне үгетләде.
Алар тагын мәхәббәт идиллиясенә чумдылар, әмма элеккеге рәхәтлекләре китеп, тәннәре суына башлаган иде инде. Шулай да егет үз эшендә булды, мышнарга-ухылдарга ук тотынды, ханым, аны ашыкмаска өндәп, тыярга тырышты, көтелгән рәхәтлек килеп чыкмады.
— Бөтен тәмен бетерделәр!— дип зарланды куйды Ханбал.
Звонок тагын кабатланды. Бу юлы өч тапкыр рәттән бирделәр. Шушы хәл Альбинаның чыгырдан чыга язуына җитә калды. Чактан гына егетне дә ачуланып ташламакчы иде, вакытында тыела белде. Юкса бар теләкләре дә үзе белән калып, планнары челпәрәмә киләчәк иде.
— Хәзер чыгам да баскычтан очырам үзен!
Ханбал көлеп җибәрде:
— Синме?
— Ә нигә? Мин! Йөрмәсеннәр вакытлы-вакытсыз!
Альбинаның бу сүзләреннән егет курка калды: «Булыр да! Моңа эләксәң!» Шулай дип уйлады уйлавын, әмма ханымның усаллыгы аны читләштерәсе урынга киресенчә тагын да араларын якынайтты гына, моңа кадәр үзен якларга әзер торган бер кешене дә очратмаган Ханбал инде канат астына кергәнлеген тоеп сөенә идеме, әллә назлы сүзләрдән соң катгыйны ишетүдән үртәлепме авызы ерылды.
— Кызу икәнсез!
Шушы сүзеннән соң аның авыр һәм озын гәүдәсе ханымның кочагына тагын да ныграк елышты, ул үзен баласытып тоя башлады. Ә чынлыкта аларның яшь аермалары бары тик җиде генә ел иде.
— Бер дә кызу түгел! Сине алып китәрләр дип кенә курыктым! Җан кисәгем минем! Мин сине беркемгә дә бирмим! Хәтта урлап алып китсәләр дә артыңнан барып табам, тартып алам! Белеп тор! Син бары тик минеке генә булырга тиеш!
Ханым, кузгалып, өстенә халат киде дә:
— Кара әле, синеке миңа нәкъ таман икән!— дип көлеп, ванна бүлмәсенә таба юнәлде. Әмма Ханбалның буй-буй халатының итәге аның артыннан идәнгә сөйрәлеп бара иде.
Альбинаның ванна бүлмәсенә китүеннән файдаланып, Ханбал тиз генә ишек янына килде, «күз»дән анда кем барлыгын карады. Әмма анда, әллә ачулы сүзләрен ишетеп, әллә көтә-көтә зарыгып та ачып кертүче күренмәгәч борылып киткәннәр, һичкем юк иде.
«Кайсысы иде икән?»— Ханбал ишек төбендә кешене зарыктыруын уйлаудан уңайсызланып алды. Килеп, тәрәзәдән тышка текәлде: «Китеп бармыймы икән берәрсе?» Анда да беркем дә күренмәде.
Ул арада ванна бүлмәсеннән чыккан Альбина аның аркасына килеп асылынды, буе буйлап үтте, иркәләде, шулай үзе дә иркәләнде.
— Әллә нәрсә булды әле минем белән, тәмам гашыйк иттең!— дип сөйләнде үзе.— Яратам мин сине, матурым, бик тә, бик тә ярата башладым!..
Аның сүзләренә егет шунда ук җавап бирергә тиеш иде. Әмма ул әйтми калдырды. Аңа бүгенге бу рәхәтлекләр артыгы белән җиткән, һәртөрле мавыгулардан арыган, тәнендә һәм җанында йончыну тоя башлаган иде. Ханым гына һаман да үзенең эшендә булды. Егетнең җавап бирмәвенә үпкәсен белдереп иреннәрен турсайтты:
— Нү-ү! Әйт инде берәр сүз!..
Ханбал шунда ханымның җилкәләреннән сыпырды. Урындыкка утырды һәм аны алдына алды. Күңелен биләгән Альбинаны үпкәләтәсе килмәде. Гәүдәсе авыраеп калганын тойса да, ханымның калын чәчләре арасына борыны керүгә, җаны тагын җиңеллек тоя башлады.
— Мин дә сине бер күрүдә яраттым! Дөресрәге, мин сине электән үк беләм төсле!
— Ә ничек итеп яраттың?
Альбина рәхмәт йөзеннән буларак аның маңгаеннан үбеп алды. Битенә битен куйды. Иреннәреннән наз өзде.
— Ничек итеп яраттың, сөйлә инде?!.
— Белмим, әмма яраттым инде... Беренче тапкыр гашыйк булгандагы кебек! Хәтта менә бүгенге көндәге очрашуыбыз, шушылай якынлашуыбыз тәтемәгән булса да мин барыбер сине яратачак идем бит!
— Нәрсә, кирәк түгел идеме әллә?
— Белмим! Болай ук якынаеп киткәч, кире кагу мәгънәсез!
— Бәхетеңнеме?
Ханым үзен Ханбал өчен күктән төшкән бәхет итеп сизә, егеткә дә аның шулай икәнлеген аңлатып калырга тели иде. Белеп торсын, бүтән кабатланмаска да мөмкин бит!
— Әгәр дә мин башка килмәсәм, шуның белән онытсам?
Ханбалга бу турыда уйлау авыр булып китте. Чыннан да, әгәр теләмәсә — ханым аңа һичкайчан килмәячәк. Сагынсаң да эзләп таба алмаячаксың, егет. Мондый бәхет хактан да гомергә бер генә тапкыр иңәргә мөмкин, кадерен белеп калмасаң — кабатланмаячак!
Ә мин сине барыбер эзләп табар идем! Беләм мин монда гына яшәгәнегезне. Айзик та мине якын итеп калды! Су буена төшәм дә утырам һәм килеп чыгачаксыз. Этең бик ярата бит анда йөрергә, әйеме? Ә-ә-ә...— Ханбал бүгенгә үзенең нинди планнар корганлыгын исенә төшерде, сәгатенә карап алды.— Соң икән инде, өч тулып килә, юкса Казан-суы буена төшәрмен дигән идем! Әнә, син ком гарәбе кебек кызынгансың, ә мин — ап-ак!
— Һәм үтә күренмәле!
Альбина көлеп куйды һәм, дөрес әйтә микән дигәндәй, Ханбалның диварга кагылган кадакка эленеп куелган кул сәгатен урыныннан салдырмый гына үзенә таба тартып, аннан вакытны карады.
— Туктаган түгелме соң бу?
— Ул туктый белми, иртән генә боргычлап куйдым!
Ханбал үзенең иске, кыршылып беткән сәгате белән шушылай мактанып алды. Әмма Альбина аңа ышанырга теләмәде, як-ягына карап, монда тагын берәр урында сәгать юкмы-бармы икәнлеген тикшерде. Өстәлдә авып яткан «будильник»ка игътибар итмәде. Үзләрендә почмак саен диярлек сәгать бит!
— Монда башкасы юкмыни?
— Юк, бусы — йөри торганы, бердәнбер! Әмма иң ышанычлысы! Иртән мине көтеп ала, ашыктырып чәй эчертә, эшкә минем белән бара, үземә тагылып йөри, кайта һәм менә шушы урынга менеп кунаклый. Әтәч төсле ул! Шунлыктан вакытны беркайчан да ялгышмый, гомеренә бер мәртәбә ремонт күргәне юк, теләге дә беленми. Аныкы түгел, иясенеке!
Альбина, күңеленә бу сүзләрне хуш алып, тагын да көлеп куйды. Әмма егет шикләнә калды.
— Нәрсә, әллә ялганлый да белмисеңме?
Балалыгы Ханбалның тышына чыкты. Утыз яшен тутырып та һаман сабый кебек беркатлы булсын инде! Елап та җибәрә күрмәсен тагын. Була ул андый эш — диваналардан! Тынычландырып өлгерергә кирәк үзен! «Моңардан чыннан да дивана Фәрһад чыга!»— дип катгый гына уйлап куйды Альбина һәм егетне тынычландырырга ашыкты:
— Юк-юк, алай димим! Бары тик күңелле булып кына китте! Кызык итеп сөйлисең бит!
— Ә-ә, алай дисәң генә инде!
Берсе икенчесенең сүзләрен кабатлауларыннан алар сөйләшер темалары беткәнлеген сизенә башладылар. Альбина яңа тема эзләп газапланмады, кабатлап вакыт турында сорады да кабаланып сикереп торды:
— Аһ, мин нишләп утырам әле! Кайтырга кирәк бит! Эшләрем дөнья кадәр җыелган!..
Бу аның Геннадий белән сыналган гадәте иде. Хәзер ханым артыннан Ханбал ташланырга, тагын да калуын үтенергә тиеш. Чынлыкта Альбинаны өендә бернинди эш тә көтми һәм, гомумән, үзенең «Кызыклы очрашулар клубы»ннан тыш ул күптән инде бернәрсә белән дә шөгыльләнми, көч түкми. Керләрен дә килеп алалар, китереп куялар. Ашны да сирәк пешерә, ире өйдә чагында, табак-савытларын да Геннадий үзе юа, хәтта ашарга да әзерләштергәли әле! Эшләсен, ул бит Альбина каршында ант суларын эчте, аны гөлбакча эчендә генә, бернинди мохтаҗлык күрсәтми яшәтәчәкмен дип белдерде, һичбер авырлыкларга төшмәссең, диде! Чыннан да әйткән сүзендә торды. Әнә шундый зур, ике катлы йорты, яхшы ак мунчасы, ял урыннары булган дачалары белән бергә, фатирларының уңайлыкларына да карамастан, шәһәр читендә өч катлы итеп, кирпечтән, сауна, гаражы, хуҗалык урыннары, бакчалы һәм бассейнлы коттедж төзетеп ята. Альбинасының әлегә барып та караганы юк. Өлгерер, өлгерми ни!
Ханым өмет итсә дә Ханбал аның артыннан килмәде. Өстенә киенергә тотынды. Ә Альбина исә ашыкмады. Егетнең иске халатын урындык башында калдырды һәм анда-монда таралып яткан киемнәрен берәмләп-берәмләп җыя башлады. Менә хәзер ул киенә инде. Тәрәзәгә карап, ашыкмыйча гына! Ә артыннан Ханбал йотылып карап торырга тиеш. Күрсен, болар барысы да аның күзләрен өчен дә яратылганнар. Ханым үзе шулай булуын тели! Кырык яшенә якынлаша баруына карамастан, үзенең егерме яшьлек чибәр кызлар кебек нәфис һәм күзләрне яулап алырлык буй-сыны бар бит аның! Күрсен! Кадерен белсен! Ул киенсен, ашыкмыйча гына! Егет карап торсын, артыннан килеп кочсын!
«Нигә килми инде?— дип уйлап куйды Альбина, ачуы кабарып.— Бозау икән бу! Өйрәтергә, күп нәрсәләргә өйрәтергә кирәк икән әле үзен!»
Әмма ханым ашыгып андый фикергә килгән иде. Көтмәгәндә артыннан кочып алган егеттән өркеп үк китте, тәне буйлап җылы калтырану йөгерде. Ханбал аның колак читеннән үпте.
— Уф-ф!— дип хәл алды Альбина.— Котымны чыгардың бит! Җаным очты дип торам!
Артыгын әйтмәде. Аңа үлепләр рәхәт иде. «Кара әле моны,— диде ул үзалдына,— тинтәк — тинтәк инде дисәң дә, хикмәт икән әле бу! Чыннан да гашыйк булырга өлгерде! Суытмаска кирәк хисләрен, суытмаска, һай диванам минем!»
Егетнең иреннәрен эзләп табып, аларны суырып үпте, кулына күтәргән киемнәре аяк астына шуып төште. Ханбалдан аркасына салынган күлмәген салдырта башлады, әмма киеме киреләнде, аның беләкләренә буталып калды. Изүләре арасыннан күкрәгенә, аннан куенына үтте. Әмма егет чишенмәде, күзләрен йомган хәлендә һаман ниләрдер пышылдады. Алардан бер сүзен аңлап калды ханым: «Регина!»
«Кем соң ул Регина? Нигә аның хакында сөйләргә теләми? Хәзер утлы табага утыртам мин аны!»— дип уйлап өлгерде Альбина һәм кинәт кенә Ханбалны этеп җибәрде дә тавыш күтәрде:
— Һаман да мине теләсә кем исеме белән атыйсың! Нинди Регина ди мин? Кем ул?
Көтелмәгән бу хәлдән нәрсә әйтергә дә белмәгән егет аптырап калды. Аңа каршысында чыннан да Регина басып торадыр төсле тоелды. Күр, охшамаганнармыни? Чәчләре шушылай ук калын аның да, борыны һәм күзләре, иякләре... Буйга гына бераз калкурак яки тәбәнәгрәк булса инде. Ә күзләренең төсе? Юк-юк, күзләренең төсендә аермалар бар кебек. Әмма карашлары, карап тору рәвешләре бер үк төрле. Әйе-әйе, нәкъ менә шул яклары белән икесе дә бер үк кеше төслеләр! «Әллә сөйләргә инде? Бу кадәр сорагач та әйтмәсәң, үпкәләр тагын!»— дип, Ханбал күңел түрендә йөрткән сагышын сөйләп бирергә уйлады. Егет шушы рәвешле уйлап торган арада ханым киенеп тә бетте диярлек.
— Матурым...
— Әү, җан рәхәтем?..
Альбина шушы рәвешле җавап бирүгә, Ханбал, башларга җыенган сүзен онытып, аңа таба якынлашты. Алар тагын бер-берсен сагынган ярлар кебек кочакланыштылар. Болай булса, көнне генә түгел, төнне дә үткәреп җибәрәселәр иде. Ә Альбинага чыннан да өенә кайтырга кирәк! Һәм кичекмәстән! Ире килеп кергәндә каршысына барып басмаса, бетте башы, бүген кичкә кайтам дигән иде бит! «Ашыгырга кирәк!»— дип кабаландырды ул үзен, әмма егетнең тыела алмыйча кабат-кабат килеп ябышулары аны тоткарланырга мәҗбүр итә, бәйләгән-төймәләгән киемен чишелдерә иде.
— Ярар инде, җан рәхәтем...
Альбинаның шушы назлы сүзе Ханбалны әсәрләндергәннән-әсәрләндерә бирде. Онытылып кочты, әмма ханым, аңа игътибарын юнәлтмичә, киенеп бетү җаен карады, егетне тынычландыргандай, акрын тавыш белән генә сөйли барды:
— Тагын очрашырбыз әле! Бүген белән генә көн бетмәгән!..
— Ә мин сине җибәрмим!
— Нишләтерсең?
Альбина аңа, исе китмәгәндәй, көчле рухлы карашын текәп алды. Егет тә төшеп калганнардан түгел иде. Күзләре сөзешеп алдылар.
Ханым көлеп җибәргәч, Ханбал да аңарга кушылды һәм җавабын кат-кат кабатлады:
— Ишекне биклим дә куям!..
Үз балалыгы үзенә дә кызык кебек тоела иде шул.
— Алдан ук белдереп, әйтеп калырга телим! Бу көннәрдә бер нәрсә дә планлаштырмаска! Атнакич, сәгать кичке алтыларга кереп алырмын үзеңне,— дип, уйламаган җиреннән сөйли башлады Альбина, көлеп куйганнан соң.— Мин сине бер кызыклы җиргә алып барам. Костюмың бармы?.. Бик яхшы, киеп куй! Юк, дөресрәге, аста, подъезд төбендә көт, ярыймы?
— Нигә?
Ханбал бернәрсә дә аңламый иде. Әмма ханым тиз арада уйларын ахырына кадәр җиткерергә өлгерде: «Шаккаттырыйм әле барысын да! Минем фәләнем бар, минем сөяркәм төгән дип мактанган булалар, ә мин аларга дивана Фәрһадны китереп күрсәтәм! Артымнан этем ничек калышмыйча йөрсә, моны шундый дәрәҗәгә төшерергә кирәк! Иремә дә алдан әйтеп куюым хәерле! Табармын әле нәрсә әйтергә! Кайтып җитмәде микән?»
Ханым ялт кына кулына алтын сәгатен такты, карады һәм хәйран итте, кычкырып диярлек җибәрде:
— Һай, бишенче ярты тулып килә бит инде, синең сәгатеңә ышанып! Өстән-стан ике таш өстә үзенә!— дип әйтеп салды. Шулай да, ишек янына җитүгә:— Исеңдәме?— дигән соравын ике тапкыр кабатлады.— Атна киче сәгать алтыда подъезд төбендә көтәсең!
— Нигә?
— Сюрприз!..— дип, сәерсенеп калган егетнең борын очын имән бармагы белән кыланып кына сыйпап алды, җиңел кулдан ачкычны борып, Ханбалның иреннәреннән суырып үпте дә юк та булды. Ничек көтмәгәндә килеп кергән булса, шулай ук кинәт кенә чыгып та китте. Ханбал, аның үбеп алуыннан соң, исәренгән хәлендә ишеккә маңгае белән килеп бәрелде. Авыртмады. Әмма ул моңсуланып калды.
Кичке кояш нурларының кылларын чирткән кебек иттереп кадак үкчәләре белән асфальт юлга тек-тек басып үткән ханымның ерагая барган аяк тавышларын колаклары гына түгел, күңеле белән дә тойды, ишетте егет. Ул тәрәзәгә килеп җиткәндә Альбина инде ераклашкан иде. Тиз-тиз атлый, гүяки очып-очынып бара, нәкъ унсигез яшьлек кыз диярсең!
XVI
Альбина, өенә кайтып керүгә, иренә нәрсә дип әйтергә белә иде. Клуб эшләре белән булдым, аннары соң кибетләр карап йөрдем, дияр. Ачуланмас, сагынып кайта бит ул, хатынын күрүгә — дөньяларын оныта. Аяк асларында тузан хәлендә калырга әзер.
Әмма фатирда Айзиктан башка җан иясе юк иде. Ханымның моңа бераз ачуы да чыкты: «Кайтам дип аптыраткан була, иркенләп йөрергә дә ирек бирмәде бит үземә! Юри шулай алдый ул!»
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Август Ае - 09
  • Büleklär
  • Август Ае - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3850
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2137
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3851
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2078
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2136
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    35.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3914
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1975
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3908
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1888
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4015
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2063
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3930
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1922
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4050
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2120
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4116
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2124
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4034
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3954
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4028
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3953
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1992
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3976
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2075
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4009
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2118
    35.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3832
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2043
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4090
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2243
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4093
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2091
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3951
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2176
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4039
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2183
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4023
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 1425
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 908
    47.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.