Latin

Август Ае - 07

Süzlärneñ gomumi sanı 3914
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1975
38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Альбина, башын аска иеп, елар дәрәҗәдә шулай дигәч, картның күңеле тагын да бозылып китте. Юмаларга кереште:
— Елама, сеңлем, елама! Бик яратасыңмыни?
— Бик тә, бик тә... Үлеп яра...
Усал әйткәнне күкрәк киереп кабул итәргә әзер торган карт табип каршысындагы чибәр һәм яшь кызның күз яшьләреннән җебеп китте, шулай да үзен кулга алырга тырышты.
— Уйлап кара, сеңлем, әле соң түгел! Башка вакытта да балагыз булмаячак! Теге юлы ук булмас дип әйткән идем, әмма Аллаһы тәгалә сиңа икенче тапкыр уйларга юл бирә, кабат сыный. Әгәр монсында да сынатсагыз, гафу итмәс!
Ул борчыла иде, шул сәбәптән әле «син», әле «сез» дип сөйләнде:
— Бик сирәк очрак, икенче тапкыр... Вакыты узган бит! Хәзер төшерергә ярамый! Җан кергән!
— Каян беләсез? Сез бит әле мине карамадыгыз да!
Альбина алдарга җыена иде, әмма тәҗрибәле врач белми каламы соң? Алдарсың, бар!
— Буеңнан, күзләреңнән күреп торам!
— Ярар инде, абый, миңа бала кирәк түгел! Больницада да калдырасым килми, гомер буе мине каргар дип куркам!
— Нәрсә? Ә болай, инде җан иңдерелгәч, каргамас дип беләсеңме? Уйла, сеңлем, уйла! Вакыт бирәм!
— Мин уйладым инде!
Альбина усаллана барган карт врачның күзләренә туры карап, сөйрәлчек хатыннар төсле оятсыз рәвештә әйтергә тырышты. Нигә әле ул күз яшьләрен агызып утыра? Нигә ди әле аңа бала? Гомер буе аның белән интегергәме? Кирәкми, и бетте шуның белән!
Карт врач моны ук көтмәгән иде. Мизгел эчендә бер карарга килде һәм:
— Мин үземнекен әйттем, гафу...— дип, урыныннан купты, ишекне ачты, каты гына кычкырды: — Агафия Павловна, кайда йөрисең анда? Кил бире!
Озак та үтми атылып-бәрелеп ассистенты килеп тә керде:
— Я рядом стояла, Зуфар Зарипович! Сами же сказали...
— Ярар, менә бу кызны өстәлгә әзерләгез, карарга кирәк!
Минут эчендә Агафия Павловна Альбинаны янәшәдәге бүлмәгә алып та керде, чишендереп, чатлы-ботлы урындыкка та яткырды. Аякларын галәмәт рәвештә як-якка күтәртте. Кызның билдән түбән бар җире дә оятсыз хәлдә иде.
Кулларын сабынлап юып, озак-озак корытканнан соң, Зөфәр Зарипович кулына сафландырылган резин перчаткалар киде, эндәшми-тынмый гына карады һәм әмер бирде:
— Операциягә әзерләгез! Бер сәгатьтән!
Перчаткаларын салгач, инде төшеп утырган Альбинага күз салып:
— Сез бит татар кызы, чистарак йөрергә кирәк! Андый урыннардан чәчләрне кырып алу — сөннәт санала, ата-бабадан килә торган гадәт!— дип әйтте дә чыгып китте.
«Чистарынган идем бит инде! Нәрсәне әйтә икән?»— дип уйга баткан хәлдә Альбина оялып кына киенә бирде. Картның мондый гадәтләрен яхшы белгән Агафия Павловна көлеп куйды:
— Оялудан шулай сөйләшә ул! Юри, сезне дә оялтыр өчен! Бер дә борчылмагыз! Шундый инде ул безнең...
— Ә-ә-ә...
— Ваннага керегез, кайнар су җибәрегез, тагын бер кат яхшылап юынып, ул әйткән чәч төкләрен кырып алыгыз!
Ассистент яндагы ярым пыяла ак шкафны ачты, аннан Альбинага ак халат, ак сөлге, кыргыч һәм сабын бирде.
— Барыгыз, бар... Ярдәмем кирәк булса, чакырырсыз! Мин монда гына булам. Эш итә беләсездер бит?
— Әйе!
— Бик яхшы алайса, барыгыз!
Альбина ак плитәләрдән уңай итеп эшләнгән иркен ванна бүлмәсенә керде, бераз кайнаррак булсын дип гадәтенчә ясап су тутырды. Озаклап юынды, оят җирләреннән чәч төкләрен кырып алды, шунда үртәлеп тә куйды: «Сөннәт, имеш, фи-и!»
Карт врач Зөфәр Зарипович бер сәгатьтән әйләнеп керде. Бераз гына салмыш икәнлеге теленнән сизелде, һаман сөйләнде дә сөйләнде:
— Иманым камил, тагын бер буын и бетте, моңа кадәр үзенең чибәр кызлары белән дан тоткан Казан шәһәре ямьсезләр, котсызлар, шөкәтсезләр каласына әверелеп калачак. Бер генә дә алай буласын теләмәсәләр дә. Һай-й дөньялар, вай дөньялар! Бер генә дә, бер генә дә... Килмиләр бит, күренми ямьсез кызлар, ә, Агафия Павловна, безнең өстәлдә? Бар да гүзәл кызлар гына. Алары гына килә. Монысы кебек ут кебек чибәрләре дә килә. Аз түгел, күп киләләр. Юк, дөрес түгел! Китерәләр! Во-о, китерәләр... Да-а... Әйтәм бит, тагын бер буыннан Казан каласында чибәр балалар туудан туктаячак, шәһәребезнең нуры сүнәчәк, Агафия Павловна! Шулвакыт безне исләренә төшерәчәкләр, журналистлар, язучылар, галимнәр, тарих бәянчеләре. Аптырап калачаклар! Казан шәһәрен гүзәлләрдән мәхрүм иткән кешеләр — без, ике явыз! Яшереп кала алмаячакбыз! Таптап китәчәкләр! Ә теге дөньяда, җан ияләренә Газраил булганым өчен, Аллаһы тәгаләнең теләгенә каршы төшкәнем өчен мине дә, сине дә, әйе-әйе, сине дә һәм...— Шунда ул Альбина ягына да ишарә ясады.— Аны да утка салачаклар. Менә күңелле булачак, шулай бит! Там-тарам, там-там...
Авыз эченнән генә көй көйләштереп, карт врач кулларын тагын бер кат юды, әзерләнеп яткан Альбина янына килде, елмаеп җибәрде:
— Менә монысы яхшы булган, бик яхшы! Хәзер без аны, хәзер... Агафия Павловна, анда Сергей Николаич белән Антонина Михайловна әзерләнеп торабыз дигәннәр иде, китерсеннәр!
— Хәзер!..
Ассистент ялт кына чыгып китте. Карт врач әйтеп куйды:
— И-и кызым, шушы кадәр чибәрлегең белән син әле җәннәткә дә керерсең!..
Өч көннән Альбинаны Геннадийның машинасы килеп алды һәм тагын Алабугага кадәр илтеп куйды. Төшергән бала яралчыгын, пробиркага салып, фәнни белешмәләр өчен алып киткәннәрен һәм ясалма рәвештә үстереп карарга җыенганнарын белми иде әле ул. Әмма икенче нәрсәне күңеленә ачык итеп уеп куйды:
— Бүтән минем бервакытта да балам булмаячак... Мин мәңгегә бала хәсрәтеннән азат! Мин — ирекле кыз, мин — ирекле хатын!
Шушы фикерләре аны сөендергәннән-сөендерде һәм бәхет кебек тоелды. Әмма ул ялгыша иде. Аспирантурасы бетеп, педагогия институтында чит телләрне укыта башлагач, аның күңелендә акрынлап-акрынлап изге хис уяна барды, ул да булса — бала кадерен аңлау, аның шатлыгы белән сөенү, аның хәсрәте белән көенү иде. Әгәр дә язмышы дөрес эздән барса, ул бүгенге көндә ике бала анасы дәрәҗәсендә яшәр иде, әмма бәхете, куанычы, кадерлесе Геннадийның назларыннан, мәхәббәтеннән коры калыр иде шул!..
Айзик аш табагы янына килеп басты. Бер — аска, Бер — өскә, Альбинага карады, ашарга бир, янәсе. Ханым гадәтенчә консерва ачты һәм үтенә бушатты. Үзенә чәй куйды, өстәл хәстәрләде.
Телевизорын кабызып карады, әмма бер дә юньле тапшыру юк иде. Аны сүндереп, радионы ялгады. Ул арада чәе дә кайнап чыкты һәм ул арыган кеше шикелле килеп утырды. Исәреп калды. Радиодан моңлы гына көй сузылып-сузылып чыга һәм, җанын бөтереп алып, каядыр еракка-еракка алып китә иде. Ә анда, еракта, аның сизелмичә узган яшьлеге, бәхет һәм шатлык, тигез тормыш вәгъдә иткән самими чаклары адашып калганнар да, килеп алганын көтеп торалар, чакыралар төсле тоелды. Ә, юк икән, онытылып калган яшьлеге түгел, очар кошлар кебек тезелешеп килгән сабый чаклары, әтисенә ияреп йөргән яланаяклы кызчык вакытлары икән! Чакырмыйлар, чакырмыйлар бит! Ерагая баралар, мәңге кабатланмаячаклар! Һәм ул шулай булачак та!..
Радиодан яңгыраган көй тәмамланды. Ханымның күңеле тагын да сагышланып, кителеп калды.

XIII
Бүген Казан-су буена төшеп, көне буе арка кыздырып ятарга ниятләгән Ханбал, тиз-тиз генә иртәнге чәен эчәргә дә шул уңайдан чыгып китәргә уйлады. Көннең кояш нурлары эчендә сөенүе һава торышын күзәтүчеләрнең алдан ук әйтеп куйган матур декада башланып киткәнлеген хәбәр итә иде. Ул арада чәйнеге пар бөркергә тотынды. Йомырка тәбәсе дә пешеп чыкты. Аны калын телем итеп киселгән икмәгенә кисәкләп тезеп, егет чәйгә утырды һәм радиосын ялгады. Аннан әллә ни игътибарга лаек булмаган көй тапшыралар иде. Ханбал аңа да артык әһәмият бирмәде, сүндерергә дип үрелде, әмма җитешә алмады, ишектә звонок бирделәр. Барып ачса, Фёдор дәдәй калтыранып басып тора иде. Кулындагы бер бит кәгазь кисәге дә дер-дер килә. Бабай әйтәсе сүзен белдерә алмый газаплана. Ни булганы аңлашылмый.

Ханбал аптырап китте. Үз гомерендә күп булса биш-алты тапкыр күренеп калган әллә нинди ят әби аңа ышансын инде! Тыңламыйча да ярамас!
Аягындагы чүәген җиңел кроссовкага алмаштырды да, ишеген бер йозакка гына бикләп, адреслар күчереп язылган кәгазьне түш кесәсенә тыкты, йөгереп үк китәсе иде. Дядя Фёдор туктатты:

Ул калтыранып-калтыранып акча янчыгын ачарга маташканчы Ханбал инде подъезд төбендә буласы иде.

Аның «бог» дигәненнән Ханбалның арка тамырлары чымырдап куйды. Ул әле Аллаһы тәгалә белән «бог» икесе дә бер төшенчә булырга мөмкин икәнлеген белми иде, бәлки аларның, урысларның, аллалары Иисус Христос дип йөри иде. Үлем хәбәрен, берәрсенең вафатын ишетсә, әллә нинди уйлар били башлый инде адәм баласын!
Беренче телеграммасын Ханбал Санкт-Петербург каласына, Константин Зайцев исеменә сукты, икенчесен Яр Чаллы шәһәренә, Валентина Әмирова исеменә җибәрде. Икесенә дә бертөрле текст төзеде:

Телеграммаларны кабул итеп утыручы кыз, язылганны укып чыккач, бер егеткә, бер өстәленә карап-карап куйды. Нәрсә сорарга теләгәнлеген аңлаптыр, Ханбал белдерергә ашыкты:
— Ул әби карты белән ялгызы гына тора, хәле бик авыр, үләргә дә мөмкин...
Ханбал артка чигенергә мәҗбүр иде. Гәүдәгә таш кыя төсле тупас егете аны кулы белән генә читкә этәрде, алай гына үз урынын бирергә теләмичә, аңа каршы Ханбал күкрәк белән килмәкче иде, теге терсәген генә куйды:
Арты белән барып, Ханбал кемнедер таптап китә язды. Аның аяк астында калган бер әби чинап җибәрде. Кайчан килеп баскандыр, бер дә кеше-кара юк төсле иде.
— Сыер, изәсең бит!..
Әби әллә ниләр тезеп китте. Ханбалга акланырга гына калды, үзенең гаепле түгел икәнлеген аңлатырга тырышып карады. Әмма карчык тәмам чыгырыннан чыккан иде. Ике ут арасында калганлыгы сәбәпле егет биреште, тизрәк телсез калырга да сүзне куертмаска кирәклеген аңлады, юкса бөтенләй дә харап булачак иде.
Кыз башын түбән ийде, битенә кызыллык йөгерде. Әмма Ташкыя бер дә сүздән туктала торган кеше түгел икән. Аны һаман изә һәм кимсетә торды.
Ташкыя йөзен җимереп кенә ханбаллар ягына карап алды, сез монда нишләп торасыз әле, сызыгыз дигән төсле күзләре белән сөзеп үтте, Натали ягына борылды һәм, эчкә чумарга әзер булган шикелле бөтен тәрәзәне каплап, сүзен дәвам итте. Авызындагы чәер-сагызы һәм калын-тупас тавышы аның нәрсә әйткәннәрен йомып кала сыман иде.
Кызга, ризалык биреп, аннан котылырга гына, югыйсә, әмма юк, теләми иде, ахрысы. Ул кәгазьләр актарган кебек кыланып карады, сүзне икенчегә борырга маташты, тик берсе дә барып чыкмады. Ташкыя аңа оятсыз рәвештә карап торуын дәвам итте һәм таләбен кабатлады. Кыз баш тартты.

Кыз, яндагы кешеләрдән шикләнеп, уңга-сулга карады. Ханбал аларның сүзләренә колак салмаган кеше шикелле залга күз текәде. Кирәкләре бар иде.
Ташкыя, кәефле генә елмайган хәлдә, кесәсеннән пакетка төрелгән әйбер сөйрәп чыгарды, аннан нәрсәдер алырга теләдеме, тагын бер кат сорап куйды:
Натали дигәне агарды-күгәрде. Әмма ул беркая да бара алмый иде. Хәзер Ташкыя аның йомшак җиргә кия торган киемен пакеттан тартып чыгарачак, хатын-кызның итәген күтәреп караган шакшы чиркангыч үсмер кебек авыз ерачак, хәтта селкеп тә күрсәтәчәк иде.
Куркынган кызның тагын да өнен алырлык итеп елмайды Ташкыя, әмма хатын-кыз трусигын селкеп күрсәтергә базмады, таләбен алга чыгарды:
Натали җавап бирергә ашыкты:
Ташкыя ничек керсә, шулай чыгып китте. Тәкъдиренә буйсынган кыз ачу белән Ханбалга карады. Телеграммасына акча сорады. Алыш-биреш беткәч, егет, аның кәефен күтәрү өчен:
— Рәхмәт, Наташа!— диде.
Кыз күзләрен шардай ачты.
— Сез мине каян беләсез?
Әмма бу аның: «Сез мине белгәч, нигә якламадыгыз?»— дигән сүзләре иде, Ханбал гына аңламады, көлеп куйгандай итте:
— Беләм инде, бер шәһәрдә яшибез бит!
Туташ карап калды, егет чыгып китте. Юлда: «Бер катлы нәрсәкәй!»— дип, кыздан көлеп тә алды, үзенең дә кемлеген белми иде микәнни? Юк, Ханбал үзе хакында начар фикердә була алмый иде, горурлыгы, үз-үзен яратуы моңа юл бирмәячәк!
Фёдор дәдәй Ханбалны эчкә узарга акырып карады. Әмма егетнең бер дә теләге юк иде. Әлеге дә баягы фикере аны монда тоткарланудан саклады: көннәр яхшы вакытта сыртны кояшка кыздырып алырга кирәк!
Фёдор дәдәй нәрсә әйтергә белмичә, аптырабрак калды. Ханбал үз фатирына ашыкты. Эчеп бетермәгән чәен чәйләргә дә комлыкка төшәргә кирәк аңа!
Әмма кайнаткан чәйнеге бу ара вакыт эчендә суынырга өлгергән иде. Аны кабат яңартты, тәбәсен җылытып тормаска булды. Радиодан астрологик фараз тапшыра иделәр. Ханбал үзенекен көтеп алды. Серле очрашулардан сак булырга киңәш иттеләр аның йолдызлыгындагыларга. «Фёдор дәдәй белән очрашу хакында сүз барадыр!»— дип нәтиҗә дә чыгарып куйды егет.
— Һе-е, дөрес сукалыйлар болар! Акчалар очты. Хәерлегә булсын! Үзләренә дә акчалары юктыр инде. Бу үзгәрешләрнең пенсионерлар өчен бер дә файдасы булмады шул. Ни гомер буе үлемтеккә саклаган акчалары да юкка чыгып бетте. Пенсия акчалары тиен генә. Уйлап та бирмиләр мескеннәрне...
Ул шулай үзалдына сөйләнеп куйды. Кайнап чыккан чәен эчәргә кереште. Бу юлы беркем дә борчымас инде!
Ишектән тагын звонок бирделәр. Өзек-өзек ике тапкыр чәрелдәп куйгач, Ханбал шунда ук дядя Фёдорны исенә төшерде: «Әллә Марфа түтәй өзелеп тә киткән микән?»
Барып ишекне ачты. Аптырап китте. Аның каршысында кичә танышып, кич буе сөйләшеп йөргән Альбина басып тора иде. Егет нәрсә әйтергә дә белмәде. «Эчкә дәшәргәме соң моны?»— дип уйлап алды һәм ишекне киңрәк ачты:
— Ба-а, керегез, Альбина ханым! Минем монда яшәгәнемне кайдан белдегез? Рәхим итегез!
Альбина эчкә узды. Ул кичәге төсле юка җәйге плащтан түгел иде. Ефәк кебек сыланып торган нәзек күлмәгеннән, калын чәчләреннән аңкыган затлы хушбуй исе тиз арада бүлмәләргә таралырга өлгерде. Бу диварлар эчендә мөгаен беренче тапкыр аңкыгандыр мондый да шифалы чәчәк исләре.
— Исәнмесез!
— Исәнмесез... Исәнмесез, Альбина ханым! Узыгыз! Менә өстәл янына, чәйгә рәхим итегез! Әле генә кайнап чыкты!..
Алар кухняга уздылар. Өстәлде кабарлык бер нәрсә дә юк иде. Альбина көлеп җибәрде. Кулындагы пакетны Ханбалга тоттырды, үзе тәрәзә янына арт белән килеп басты:
— Болары — сезгә күчтәнәч! Чәй янына яхшы булыр! Җимешләрне юып тормасагыз да була, әгәр дә миңа ышансагыз инде... Мин аларны әзерләп үк килдем...
Егет нишләргә дә белмичә, оялып кына пакетны ачып карады. Өркенгән кебек булды. Юк, ул мондый нигъмәтләрне кабул итә алмый, гомерендә дә күрмәгән, татып карамаган. Ат бәясе торучы ризыклар түгелме соң болар?
— Нигә тукталып калдыгыз? Алыгыз, ал! Үзегез өстәл янына чакырдыгыз, ә үзегез сыйларга да теләмисез!
— Ни бит...
— Бер ни дә түгел, үз күчтәнәчен ашаган кунак бәхетле вә хөрмәтле була дип әйтә торган иде безнең әти!
— Алай дисез икән — бик яхшы! Чыннан да әйдәгез әле үз күчтәнәчләрегез белән үзегезне сыйлыйм!
Ханбал өстәлгә төрле-төрле җимешләр чыгарып, аларны тимер табакка тезде. Торт куйды, камыр ризыклары, шоколад һәм бер шешә Шампан шәрабы. Шешәсеннән аңлашылганча, чит илдән китертелгән эчемлек иде бу.
Күчтәнәчләр өстәлгә менеп утыруга, егет Альбинаның әверелде дә калды. Хәзер инде ул үзе Ханбал белән идарә итәргә тиеш һәм шулай эшләгәндә генә аларның мәҗлесләре күңелле үтәчәк! Моны ханым акылы вә күңеле белән аңлап алды.
— Утырышыйк! Шәрабны, кирәк дисәгез, ачсагыз да була!
Үзен-үзе белештермичә егет аңа буйсынды.
Шампан шәрабы шартлап ачылды, әмма күбекләре идәнгә түгелмәде. Затлы әйбер тиз генә бозыла димени? Пыяла фужерларда вак һава бөртекләре кайнады. Танышу хөрмәтенә күтәрелгән беренче йотымнан кыз туктап калса да, егет ахырына кадәр эчеп тә бетерде, артыннан җимеш тә кабып җибәрде. Шунда рәхмәтле йөзе белән балкып Альбинага күз салды.
— Нигә эчмәдегез?.. Ә-ә, шоколадны ачмаганмын икән!..
Ханым елмаеп куйды. Ханбал үз янында торган шоколадларны, берсе артыннан икенчесен кәгазьләреннән бүсеп, Альбина алдына тезде...
— Рәхим итегез, ханым-әфәндем! Үз күчтәнәчегез белән... Этегез кая соң?
Егет як-ягына каранып алды. Аның үзен болай тотышы сәер һәм кызык иде. Ханым елмая бирде.
— Нигә алып кермәдегез? Урамда калдымы әллә?
— Юк, өйдә... Аның эше — йорт саклау!
— Һәм сезне...
Егет үзенең телгә оста икәнлеген, акыллы баш булуын бер фужер шәраб күтәрүгә күрсәтә дә башлады. Мондый беркатлылар Альбинага ошамый иде. Әмма бу юлы аңарга кызык тоелды. Егет тагын шәраб койды, үзе сөйләнде:
— Нигә эчмисез, әллә нәрсәсе юк бит!
Әллә нәрсәсе булмаса да шәраб томаны егетнең акылын адаштырырга җитә калды. Аның күзләре пыялаланды, теле ачылып китте. Әмма тиз үзен кулга алырга өлгерде. Альбина да аның айный баруын тойды һәм шикләнгән җиреннән сөенеп куйды: «Бер алкаш икән бу дип уйлаган идем, кыланган гына икән!» Егетне тәмам үз хәленә кайтып җитәр дип куркыпмы, аңа икенче фужерын күтәрергә тәкъдим итте:
— Монысын фатирыгызның бәхетле килен күрүе өчен эчик!
— Юк-юк,— дип каршы төште Ханбал,— сезнең кебек күркәм хатынның монда хуҗабикә булып килүе өчен!
Альбинага аның бу сүзе дә ошады. Ә нигә? Кызыклы фикер! Җаны теләгән — елан ите ашаган! Ә бәлки? Гомер буена карт ир белән тормас бит инде! Андыен күрде, хәзер яшькә барса да була. Әгәр дә шаяртмаса!
— Сез кызыклы кеше икәнсез! Әмма фикерегез — заманча!— Шунда Альбина: «Уйлап карарга булыр!»— дип тә өстәмәкче иде дә, вакытында тыелып калды. Болай да Ханбал ярты өркегән иде. Ханым, беразга тынып торгач, сүзен борып җибәрде:— Нәрсә өчен эчәбез була әле? Сезнең өйләнүегез өченме?
— Юк-юк!— дип тагын каршы төште егет.— Сезнең өчен эчәбез! Йортыбызны үзегезнең якты йөзләрегез белән нурландырган өчен! Күтәрик!..
Ханым килеште. Фужерлар зеңләде. Пыяла тавышы, тонык кына аваз белән: «Әйдәгез!»— дидеме, әллә ул сүзне Альбина әйттеме, Ханбал моңа игътибар бирмәде.
Бу юлы ханым беренче булып фужерны авызына якын китерде, яртысына кадәр эчте. Аның артыннан калышмаган егет су йоткан кебек бушатып та куйды. Авызына тагын җимеш капты.
— Сез нигә бетермисез инде? Бигрәк тәмле бит! Эчегез, эч, Шампан шәрабыннан берни булмый!
— Эчәм-эчәм, шикләнмәгез!
Альбина ахырына кадәр күтәрмәкче иде, әмма аз-азлап кына капкалап эчәргә күнеккәнлеге сәбәпле булдыра алмады. Тынып калган мәҗлестәшләрнең уйларын бүлеп радио ашык-пошык сөйли башлады, соңгы хәбәрләр иде. Ханбал, урыныннан кубып, аны бөтенләй басты.
— Бер авыз сүз әйтәләр дә реклама тутыралар...
— Бүген бик яхшы көй тапшырдылар, тыңладыгызмы?— Альбина, шушы сүзләрен Ханбалга җиткерүгә, иртәнге якта шул музыка астында кичергән хисләрен исенә төшереп дулкынлана куйды. Аныңча егет тә шундый ук уй-тойгылар кичергән кебек иде. Әмма ялгышты. Ханбал исә ханымның нәрсә хакында әйткәнлеген бөтенләй аңламады. Бераз утыргач, Альбина урыныннан кузгалды да:
— Әйдәгез, фатирыгызны күрик! Нинди яхшы шалаш икән бу!— дип, егетнең кузгалуын да көтмәстән залга үтте. Аның артыннан җитешкән Ханбал яңа гына ханымның шаярткандай әйтеп узган сүзләрен күтәреп алды:
— Гади шалаш кына түгел! Җәннәттәге шалаш бит бу! Высоцкий җырын хәтерлисезме?
Әллә җырлап та җибәрмәкче иде үзе тагын, әмма бу өлкәдә сәләтенең чамалы икәнлеген тиз исенә төшереп, беренче нотасында ук тукталып калды. Ә ханым, киресенчә, аның ул сүзләреннән ләззәт табып, моңлы һәм күркәм тавышы белән:
— «Я согласен на рай в шалаше...»— дип көйләп тә җибәрде.
— Һо-о, сезнең тавышыгыз моңлы икән!..— дигән сүзләрен Ханбал әйтмичә дә кала алмады. Ә ханым аны тагын да алдый бирде, ымсындырыпмы җибәрергә теләде:
— Тавышым гына түгел-л-л...
— Йөзегез дә, чәчләрегез дә, башка җирләрегез дә...
Алда килгән ханым кинәт кенә борылды. Алар күзгә-күз очраштылар. Икесенекенә дә ут төшә башлаган иде инде. Ханым, мондый очракта иренең йөргән вакытларында ничек кыланганлыкларын белгән кеше буларак, егетнең күзләрендәге очкынын тәненә дә йөгертерлек рәвештә әйтеп куйды:
— Сезнең дә... Сез дә бик чибәр кеше, Ханбал!
Көтелмәгән сүз үз эшен эшләде. Мескен егетнең колагыннан үтеп, баш миендә дә туктап тормастан, йөрәгенә барып кадалды. Алар гүяки аның сөйгән яры тарафыннан әйтелгәннәр дә үзен мәңгегә бәхетле иткәннәр!
— Син дә...
— Син дә!..
Ханым һәм егет бер-берсеннән калышмадылар. Икесенең дә намус вә сафлыктан башка югалтырлык нәрсәләре юк иде. Булса да башларына кереп карамады. Иреннәренең бер-берсенә күрсәткән назы тән теләгенә әверелде. Әмма егет үзен вакытында тыеп калырга өлгерде, читкәрәк борылды. Аның көтмәгәндә кисәк кенә суынуы Альбинаны чыгырыннан чыгарса да, ханым акыллы иде, үз эшен белеп башкарды, ярым пышылдаган тавышы белән Ханбалны сихерләргә тотынды:
— Сез нишләдегез, җан кисәгем? Сез нишләдегез?..
Егет җиңелде. Хатын-кызлар белән шаяруның нәрсә икәнлеген дә төгәл төшенмәгән, дөресрәге, гөнаһы булыр дип кенә белгән Ханбал акланырга тотынды:
— Гафу итегез, мин беләм, сез намуслы кеше... Әллә ничек кенә шулай килеп чыкты инде...
Юк, эшне Альбина башлады, ул буйсындырды егетне. Әгәр дә үзеннән көтсәң, дөнья ахырына кадәр дә җөрьәт итә алмас иде. Аның шулай йөзен читкә борып, оялып кына акланулары ханымның сихер тырнагына яхшы ук кабуын дәлилли иделәр. Хәзер әңгәмә башкачарак юнәлеш алса яхшырак. Егет чыннан да бу өлкәдә тулы мокыт икән, димәк Альбина үзе аны җитәкләргә тиеш, ятьмәсенә эләктереп кенә калмыйча, йөрәк итен кыздырып ашарга, ни эшләгәнен дә төшенмәс дәрәҗәгә җиткерергә!..
Һәм шулай булды да.


АВГУСТ АЕ
Роман
XIV
Ханбал хатын-кыз белән мөнәсәбәттә үтә дә сак кеше иде. Шул сәбәпле бүгенге көненә кадәр өйләнә дә алмады. Аны дуслары тегенең белән, бу кыз белән таныштырып карадылар, әмма бер дә егетебез сер бирмәде. Сөйләштереп тә, ярәштереп тә аптырагач, аны бу мәсьәләдә борчудан туктадылар. Элегрәк, фатирсыз вакытында:
— Нинди өйләнү ди ул? Торырга җирең дә булмасын, тулай торакта бәхетле гаилә төзеп, рәхәтләндереп яшәү мөмкинме соң!— дип кырт киссә, инде бу яктан тормышын көйләп җибәргәч, артыгы белән сайлана башлады. Теге кызның монысы ошамады, ул матурның бу җиренә күңеле төшмәде һәм: «Болар минем үземне түгел, фатирымны күзлиләр!»— дигән нәтиҗәгә килеп, буйдак калуны өстенрәк күрә иде. Нинди генә саран һәм ахмак булмасын, үзенә лаеклы кешенең кайчан да килеп чыгасына өмет тотып, һәркемнән шәхесен өстен тотты.
Бергә эшләгән иптәшләреннән читләшеп, аларның барысын да үзенә берәр таныш кызларын тагарга маташуда гаепләп, бу мәсьәләдә активлык күрсәтмәгән Хәниф белән генә әшнәлектә иде. Мөгаен да аның еш-еш үз хатыныннан зарланулары, Ханбалны өйләнмәве аркасында бәхетле дип әйтүләре, хатын-кызга кызыгып күз салмаулары икесен берләштергәндер. Шуның белән алар бүтән ирләрдән нык аерылып торалар. Башкалар, мөмкин икән, күзләре төшкән ханым яки кыз артыннан, дөньяларын онытып, бозау кебек йөрергә әзерләр һәм, бу өлкәдә шактый күп уңышларга ирешеп, ахырда янгалый да торган иделәр. Әмма барыбер, мең тапкырлар тәүбә итсәләр дә, тавыш-гауга утыруга, тагын берәрсенә мәхәббәт богауларын әзерләп, ятьмә үрергә тотыналар, адашалар, рисвай булалар. Башкача яшәүне күз алларына да китерә алмаганлыклары аркасында Ханбал аларга көлеп карый, тик үзләренә сиздерергә җөрьәт итми, юкса үзен җир белән тигезләп китәрләр иде, син үзең булдыра алмыйсың, шунлыктан кешедән көнләшәсең, ким икәнлегеңне сизенмисең диячәкләрен белмимени ул? Хәнифнең башка кыз-кыркынга күз салмавы хатынының усаллыгы аркасында гына икәнлеген Ханбал белми, ә Хәниф, киресенчә, Ханбалның өйләнмәү сәбәбен саранлыгыннан дип күз алламый, ниндидер бер җитешсезлеге белән бәйледер дигән фикердә тора. Шунлыктан, бүлекләрендә берәр бәйрәм оештырылып, хезмәттәшләре шактый кыза башлауга, болар икесе дә ут-күздән сакланган диндар суфилар төсле мәҗлесне ташлап таю ягын карыйлар. Икенче көнне кичә булган гаҗәп хәлләр бүлмәдән-бүлмәгә тел ярдәмендә күченеп йөри башлый, анысы монысыннан көлә, монысы — анысыннан! Ханбал белән Хәнифкә генә тиюче кеше юк. Алар — тыныч, әмма белмиләр һәм төшенмиләр, өлкәннәр боларны аңлый алмый, яшьләр чүпкә саный. Арадан усалрак теллеләр: «Әнә зәңгәрләр!»— дип үзләреннән көлә. Әмма Хәниф моны үз адресына кабул итми, Ханбал, «зәңгәрлек»тә гаепләнерлеге булмагач, колак аша гына уздыра. Аны күпләр күңелсез һәм соры шәхес дип беләләр, әмма хакыйкатьтә Ханбалның эче тулы сагышлы сер икәнлеген күз алларына да китерә алмыйлар.
Адәм балалары, бер-берсенә бәя биргәндә, кемнең күңелендә нәрсә бар икәнлеген белмәүләре аркасында бик тирән ялгышлар ясыйлар. Ахырда үзләренең ничек ялгышканнарын күрәләр, әмма моның белән килешергә теләмиләр. Ахмак дип уйлаган кешеңнең акыллы икәнлеге, наданның галим булуы вакытлар үтү белән ачыклангач, никадәр алдан күрүчәнлек сыйфатыннан мәхрүм яшәгәнлекләрен кабул итәргә теләмиләр, үз-үзләренә үпкәлисе урынга, үз чорында дөрес булмаган бәя алган бәндәне хурларга тотыналар. Тормыш һәркемнән өстен, заман бар нәрсәне хәл кылучы! Алар туктый һәм туктала белмиләр. Яралардан коткаралар, хәтерне сафландыралар. Әмма аларның бары тик бер нәрсә — адәм баласының күңеленә генә хуҗа була алганнары юк. Ул кузгалды исә, тормыш та, заман да туктала, вакыт артка таба йөгерергә тотына. Күңеле төзек кеше тормыш, заман һәм вакыт ваклыкларыннан тулысынча азат! Мөгаен шуның өчендер андый кешеләр озын гомерле булалар! Ә күңеле кузгалган кешеләр аяк асларында туфракны тоймый башлыйлар, күзләре сөрмәләнә, әллә кайларга хыяллары белән ашалар.
Ханбал да шундый бәндәләр хисабыннан, ахрысы. Күңелендәге мәхәббәт хатирәсе вакыт-вакыт күңелен кузгатып куя, элгәре моның нәрсә икәнлеген дә аңламаган исә, хәзерге көндә ул ансыз яши алмый һәм яшьлек мәхәббәтенә мең рәхмәтле. Әгәр дә кавышып гаилә корсалар, бәлки менә шушы кадерле хисләрдән мәхрүм калган булыр иде, әле дә ярый вакыйгалар, каршы кебек тоелсалар да, аның файдасына тәмамланганнар.
— Ханбал, син минем яшьлегем төсле!— Альбина егетнең бит очыннан үпте, анысы иреннәрен сузды, әмма ханым инде арыган, назларга-назланырга артык теләге юк иде, чалкан ятты.— Еракта калган яшьлегем син минем!
«Сәер,— дип уйлады егет,— юкса мин дә нәкъ шул сүзләрне әйтергә теләгән идем бит. Үпкәләрме-юкмы дигән булып, кыенсынып маташтым. Аның да шушындый, миңа охшаш егете булды микәнни? Кызык инде бу дөнья! Кабатланырга һәм кабатларга ярата. Ул бит, Альбина, нәкъ Регинаның үзенә охшаган. Калын чәчләре дә, бит очындагы миңе дә, хәтта исе дә!.. Оятсыз да кеше инде мин, исләренә кадәр хәтеремдә калдырганмын! Охшаш шул алар бер-берсенә, бик охшаш! Әйтәм аны кичә яныннан китә алмадым!»
Ханбалның күңеле кузгалды, серле сагышы менә хәзер бүселеп китәр дә йөзенә чыгар...
— Регина!
— Кем-кем?..
Альбина, сәерсенеп, егеткә карады: «Син инде бу исемне беренче тапкыр гына әйтмисең, оныттыңмы әллә? Мин бит Регина түгел!»— димәкче иде дә, артыгын күпертмәскә ниятләде. Әмма егет, шәрә тәненә тышсыз кызыл юрганын тарта-тарта, сорауга җавап бирергә тотынды:
— Сиңа бик тә охшаш кыз... Дөресрәге, кыз иде, хәзер инде хатындыр... Яр тапкандыр!
— Кызык! Шул кыз аркасында буйдак калдың дамы?
Бер башланган сүзне инде өзеп ташлау мөмкин түгел иде. Альбинага, хатын-кыз буларак, чит кешенең күңел түрендәге сере әлбәттә кызыклы, бик кызык иде. Кемнең серенә керәсең, аның күңеленә үтәсең, колың ясыйсың, кимендә дусты сыйфатында йөрисең. Моңа кадәр андый кеше Альбинага кирәк түгел иде, ә хәзер ул мохтаҗлык татый. Сер бүлешер, яшерен очрашуларга дәшәр, эчендәген тышына чыгарып салыр, кадерләр вә хөрмәтләр иптәш кирәк аңа. Ул чит, моңа чаклы күренмәгән, яшьлеге төсле җылы һәм ягымлы кеше булырга тиеш. Әмма тулысынча үзенә генә калдырырга теләмәүче, ире-гаиләсеннән көнләшмәүче, алардан аерырга теләмәүче, башка хатыннарга күз салып, итәк артыннан кумаучы, ягъни бар барлыгы белән үзенә генә, Альбинага гына гомерен багышлаган ир өстенә ир, дөресрәге, бер дә өйләнмәгән чибәр егет кирәк аңа. Ә Ханбалның барлык сыйфатлары нәкъ менә шушы таләпләргә туры килә: буе да, төс-биткә күркәмлеге дә, дәрвишлеге дә, башкасы да! Һәм тиздән ул аңардан «Хөсрәү вә Ширин»дәге дивана Фәрһадны ясап куячак! Бу эшкә тотынды инде, барысы да хәзергә уңышлы бара.
— Ә син ул кызны, Регинаны, дим, ярата идеңме соң?
— Ничек дип әйтим...— Ханбал шунда Альбинаны кимсетермен дип уйлап куярга өлгерде.— Бәлки...
— Юк, син дөресен әйт! Миңа хакыйкать кирәк. Ялган болай да дөнья тулы. Безнең арада бары тик дөреслек кенә булырга тиеш! Аңлыйсыңмы, матурым?
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Август Ае - 08
  • Büleklär
  • Август Ае - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3850
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2137
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3851
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2078
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2136
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    35.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3914
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1975
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3908
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1888
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4015
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2063
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3930
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1922
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4050
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2120
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4116
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2124
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4034
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3954
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4028
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3953
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1992
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3976
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2075
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4009
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2118
    35.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3832
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2043
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4090
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2243
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4093
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2091
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3951
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2176
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4039
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2183
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4023
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 1425
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 908
    47.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.