Latin

Август Ае - 03

Süzlärneñ gomumi sanı 3846
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Конференция көннәре якынлашкан саен, өлкә комитетында таркаулык һәм башбаштаклык көчәя барды. Ел саен бирелә торган яшьләр премиясен хәл иткән көннәрдә Вәлишин инде бар нәрсәгә дә кул селтәү дәрәҗәсенә җиткән иде. Таркаулык вә тарлык үз эшен башкарды. Ленинчыл сәясәт корбаннары булган вак җанлы хезмәттәшләре шушы заманда, принциплар ватылган һәм җимерелгән чорда Ленин темасын күтәргән һәрбер шагыйрь яки язучыга премия тапшырып калырга ашыктылар. Андый берәүне әдәбият өлкәсендә тиз арада эзләп табарга, аны күтәреп мактарга әзер тордылар. Бу ахырзаман алдыннан туй итүгә охшаш иде. Аларның ихлас күңелдән йөрүләре көлке дә, кызганыч та иде. Күзләренә артык чалынмаска тырышып, фатирына Вәлишин вакытыннан күпкә иртәрәк кайтып керә һәм яшь хатынына мең рәхмәтләрен яудырырга тотына:
— Әгәр дә, сөеклем, синең белән кавышмаган булсак, шушы сазлыкта батып каласы идем бит! Шөкер, мең шөкерләр үзеңә!
Альбина аның нәрсә хакында шулай шаулап куануларын аңлап та җиткерә алмый иде. Күңел түрендә башка хәсрәтләр йөртеп, һаман да буйга уза алмавына борчылды. Табипларга да күренгәләп карады, әмма күңелен юатырлык бер генә җылы сүз тапмады. Аллаһы тәгаләнең каһәре төшкән кеше кебек хис итте үзен. Ә юкса гаеп икесендә дә иде. Ул гөнаһлары беренче күрешеп кавышкан көннәреннән үк башланып китте.
Альбина студент кына иде әле. Чибәр, бөтен институтка бердән-бер сокландыргыч кыз. Профессорлар аның бер назлы күз карашы ташлавыннан зачеткасына «бишле» билгесе куярга әзер тордылар. Табигать тарафыннан мул итеп бирелгән чибәрлеге өстенә ул әле зирәк тә иде. Бер кереп тыңлаган лекциясе озак хәтерендә сакланып, аның хакында: «Укымыйча да белә ул!»— дигән билгеләмә таралуга сәбәпле булды. Мәктәптән үк күңеленә ныклап салынган белем нигезләре һәрвакыт диярлек Альбинаны коткарып килде. Чит телне бик җиңел үзләштерүен үзе дә яхшы сизгәнгә күрә, бер дә сер бирмәде, дәресләрне мөмкин кадәр калдырмыйча укыды. Дүртенче курста укытучылары белән ярышырлык дәрәҗәдә инглизчә сөйләшә, фикер йөртә башлады.
Шәһәр комсомол оешмасы конференциясенә аны да делегат итеп күрсәттеләр. Хәзерлек ике-өч ай алдан ук башланып, Альбинага инглиз телендә чыгыш ясарга бурыч йөкләделәр. Баксаң, Казан университетыннан Интернациональ дуслык клубының чит ил студентлары да өлкә комитеты секретарьлары белән бергә киләселәр икән. Алар каршында Алабуга шәһәренең һәм данлыклы институтының дәрәҗәсен күрсәтү зарур.
Альбина белән укытучылары көн-төн шөгыльләнделәр, аның болай да яхшы вә сокландырырлык белемнәрен тагын да камилләштерделәр. Кыз аларның һәр сүзенә күңел салды, дикъкать бирде. Барлык лекцияләрдән дә үзен азат ясап, бары тик инглизчәгә генә йөрттеләр, ял итәргә тулы мөмкинлекләр ачтылар. Аның булганлыгына һәм тырышлыгына, хәтеренең камиллегенә тәмам ышанып җиткәч кенә укытучылары Альбинаны гаҗизләүдән туктадылар. Конференция башланырга да санаулы көннәр калган иде.
Җыелыш тантаналы төстә ачылды. Залның алды-арты, яны-кыры кызыл комачлар һәм партиянең олуг җитәкчеләренең портретлары белән тулы иде. Конференцияне өлкә комсомол комитеты җитәкчесе Вәлишин ачты. Моңа кадәр үз күңелен яулап алырлык кешене очратмаган Альбинаны биһуш итте. Ул тәмам телдән язды. Кемнең нәрсә хакында сөйләгәнен төшенә алмады, акылы кабул итмәде. Үз чыгышының эчтәлеге нинди икәнлеген дә онытты.
Аның исемен атадылар. Сүз бирделәр. Ян-якта утырган иптәшләре аңа төрткәләп куйдылар: «Озаклама! Ни булды? Әйдә инде!» Шушы сүзләрне «бисмиллаһ» урынына кабатлап, трибунага чыгып басты. Докладен, дөресрәге, башта татарча, аннан русча, аннары инглизчә сәламләү белән башлап китте. Теле такылдады, күңеле киреләнде. Аның һәр хатасын эләктереп ала барган укытучылары хәйранга калдылар: «Нәрсә булган моңа? Әллә артыгын кыланып ташлаганбызмы?»— дип пышылдаштылар.
Һәм сөйләп бетерде. Артыннан ук Казаннан килгән чит ил студентлары сикерешеп тордылар да: «Рот фронт!»— дип, йодрыкларын күккә чөйделәр. Соңыннан гына билгеле булды: Кубадан килгән бу Казан университеты студентлары инглиз телен белмиләр һәм ярым-йорты гына төшенәләр икән! Әмма дә өлкә комитеты таләп иткән эффект барып чыкты. Зал шау-гөр килде. Бигрәк тә Вәлишин утырган урынын да онытты, Альбинаны мәхәббәтле күзләре белән элеп кенә алгандай, зал буйлап карашлары белән озата барды. Һәр адымы, һәр тән селкенүе ягымлы да, якын кебек тоелды. Конференция беткәнче Альбинаны күзәтеп утырды. Ахырда аңа карата мәхәббәт хисләре кабынган, үзенең ике бала атасы икәнлеген дә оныткан иде.
Алабуга комсомолларын бәхет күмде. Вәлишин мактады да мактады үзләрен. Әгәр дә шунда Альбина тирәсендә берәр егетнең кайнашканын күргән булса, бөтенләй дә башка төрле сүзләр сөйләгән булыр иде. Ярый әле мондагы кеше итагатьле икән!
Кичкә өлкә комитетыннан килгән кунаклары хөрмәтенә шәһәр комсомол оешмасы зур сыйлы банкет оештырды. Альбинаның исем фамилиясе язылган кәгазьне Вәлишин, махсус чакыртып, райкомол җитәкчесенә тоттырды:
— Шушы чит телдә сөйләгән комсомолка банкетта катнашса, яхшы булыр!
— Һичшиксез!
Мескен җитәкче, алам-бәрәм кеше ерып, каядыр кереп югалды. Тиз арада Альбинаны табарга боерды. Әмма кыз конференция бетүгә үк чыгып киткән, тулай торагына да кайтмаган, институтка да кермәгән булып чыкты. Махсус БКД[1] отрядын кузгатып, ике милиция машинасын яллатып, Альбинаны урамнар буйлап та эзләп йөреп карадылар. Табылмагач: «Танымыйбыз!»— дип акландылар. Тиз арада шәхси хисап кенәгәсендәге фотосын зурайтып күбәйттерделәр. Энә түгел, табылырга тиеш иде. «Суга төшеп батмаганмы?»— дигән сүз дә таралырга өлгерде. Янгынчыларны кузгатып, әле яңа гына боз капларга маташкан Кама елгасының ярларын айкаттырдылар. Бәке ачылган җирләрдә һәркемгә кызның фотосын күрсәтеп: «Бу тирәдә йөргәне күренмәдеме?»— дип сораштырдылар.
Ә Альбина беркайда да түгел, Шишкин музей-тыюлыгына кереп, экспонатлар белән ялгызы гына танышып йөрүдә иде. Һәр әйбергә озаклап күз ташлап, күңелен тынычландырды. Нилектән каушаганлыгын аңларга теләде. Вәлишин хакында инде ул оныткан, ышанычны акламавына гарьләнүдән генә изалана иде.
Музейдан ул сафланып, тынычланып чыкты. Уңга-сулга йөреп торган милиция машиналарына игътибар бирмичә, тулай торагына таба юнәлде. Ачуланырлар инде укытучылары, ачуланырлар. Әллә соң институтны ташлап китәргәме дигән уйлар белән кайтып керде. Вахтада утырган әбинең, шаран ярып:
— Вот она!— дип кычкырып җибәрүеннән сискәнеп, үзенә төбәлгән бармак очының авырлыгыннан агарынып китте. Гүяки аңа мылтык көпшәсен терәтеп куйган иделәр.
Тиз арада ике милиционер ике ягына килеп бастылар, аңыннан киткән кызны култыклап кына машинага таба алып чыктылар, утыртканда, артыннан ияреп килгән вахтёрша әбинең сүзләре колагын ярып, бәгыренә үтте:
— Юньле кеше баласы дип торам бит, кара син аны ә, явыз нәмәрсә икән, җир йоткыры!..
Альбина һичнәрсәне аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Җитмәсә кырындагы сасы авызлы милиционер аның пальто төймәләрен чишкән булып, туйганчы күкрәкләрен капшады, итәк астына төшәргә маташты, куллары бер дә тик тормады. Ярый әле икенче ягында утырганы тыныч кына кала бирде. Күгәрченгә ташланган козгын исә һаман казынды да казынды. Әгәр дә янында икенче иптәше булмаса, максат ташының кызуын да басарга җаен табасы иде.
Ул арада ак «Волга» машинасы янына килеп тә туктадылар. Ялт кына чыгып, кызның табылуы хакында әлеге дә баягы сасы авызлы милиционер хәбәр салды. Альбинаның хәлен белешеп, үзен бик тыныч һәм җитди тоткан бер яшь ир аны «Волга»га күчереп утырттырды. Милиционерларны азат итте.
— Кайда йөрдегез, матурым?
— Шишкин музеенда!
— Һай кретиннар! Бөтен шәһәрне кузгаттылар бит. Юньле кешенең кайда йөргәнлеген дә белмиләр. Өйрәнгәннәр... — дип, ул яшь ир нәтиҗә чыгарды да, шофёрына: — Ресторанга!— дигән әмерен җиткерде.
Альбина нәрсә уйларга да белмәде. Әмма дә шушылай ягымлы сөйләшкән ирдән сорарга кирәк тапты, бер-ике тапкыр талпынып карады, барып чыкмады. Ахырда, батырлыгын җыеп, ярым пышылдаган хәлдә үтенде:
— Абый, абый, дим, берүк әйтсәгез иде, минем ни гаебем бар соң? Нигә мине милиция кулга алды? Артымнан әллә ниләр әйтеп калдылар...
— Кемнәр?
Аптыраган ир Альбинага таба борылды. Ул алда утыра иде. Авырлыгыннан урындыгы да сыгылып куйды.
— Вахтёр әби, мәсәлән...
— Ничек, дисез, кулга алдылар, дисезме?
— Әйе, абый...
— Әйтәм бит, кретиннар. Барысына белдерелде. Тавыш-гауга чыгармаска, табарга да үземә хәбәр итәргә дип. Ахмаклар!
— Абый, минем гаебем юкмыни? Алай булгач, кая алып барасыз?
Альбина үз язмышы өчен хафага төшкән иде.
— Тынычланыгыз, сеңлем, тынычланыгыз!— дип юатырга ашыкты яшь ир.— Кунакка чакырулы сез! Менә килеп тә җиттек...
Шәһәренә түгел, төбәгенә бердәнбер яхшы саналган ресторан төбенә килеп туктадылар. Бөтен булган утлар да бар көчләренә яктыртып, эчтән тантаналы марш һәм сөйләшү тавышлары ишетелеп тора иде. Бина каршына берничә милиционер бастырылып куелганны күргәч, Альбина артка чигенде.
— Абый, монда мине нигә алып килдегез?— дип качарга теләде. Әмма ул ир аны, җай гына сөйләштереп, култыклап алды һәм:
— Сеңлем, нигә алай курыктыгыз әле? Кирәкми,— дип үгетләргә кереште, ә үзе, күңелендәгесен сөйләпме, милицияне битәрләде: «Шуларга эш кушалар димени, кретиннар, тора салып кыз баланың өнен алганнар. Ахмаклар! Юләрләр иле!»— Сеңлем, сезнең чыгышыгыз өлкә комитеты җитәкчелегенә дә, чит ил кунакларына да бик ошаган, шунлыктан үзегез белән якыннанрак танышу өчен банкетка чакырттылар. Бары тик шул гына. Бер дә борчылмагыз,— дигәч кенә, Альбина аның әйдәкләвенә буйсынды. Үзенә карата ишек төбеннән үк күрсәтелгән кадер-хөрмәткә исләре-акыллары китеп, күгәрчен булып кереп килгән җиреннән аккошка әверелде. Аны һәммәсе диярлек күтәреп кенә алмадылар инде, барысы да кызыксынулы вә сокланган күз карашларын аңа ташлап, куллар чабарга керештеләр. Шушы алкышлар эченә керде дә эреде кыз. Әле яңа гына башыннан узган хәсрәтле минутлары онытылды, шик-шөбһәләре югалды һәм ул...
Һәм ул адашты. Вәлишин әле аның кулыннан тотты, әле биюгә чакырды, әле аерым бүлмәгә дәшеп, затлы эчемлекләр белән сыйлады, нәрсәләрдер киңәш итте, ниләрдер вәгъдәләде, үтенде, сорады. Әмма Альбина бер генә сүзен дә аңламады, кулына тагылып йөрде дә йөрде. Өлкә комитеты җитәкчесенең Альбинага күрсәткән хөрмәтләре мондагыларның берсенә дә тәтемәде. Ул аларны бөтенләй үк онытты да булса кирәк. Кыз җиде кат күкләрнең рәхәтен татый бирде. Вәлишин аның саен үз янынарак елыштырды. Альбина мәҗлестән тәмам арыган, ташлап чыгып качардай хәлгә җиткән иде. Әмма Вәлишин тозагыннан ычкына алмады.
— Мин сине яратам! Син — минеке, бары тик минеке генә!— дип пышылдады ул кызның колагына...
— Син — минеке, бары тик минеке генә!..
Альбина йокыдан айнып китте. Аның анадан тума шәрә тәне өстендә йонлач җилкәле авыр ир кеше ята иде. Туктаусыз нидер пышылдавыннан кыз берни дә аңлый алмады. Ара-тирә чия төсле кызылга буялган ястык-мендәрләр идәнгә кыйшаеп төшкән. Әллә төш, әллә өн иде.

VI
Шәһәр өстенә күгелҗем-зәңгәр кич иңеп килә. Казан суы иртәгәге көннең матур буласын вәгъдә иткәндәй назлы кыз бала кебек елмая, аннан-моннан исеп кузгалгалаган салкынча җил черкиләрне куак арасына сөрә. Тынлык.
Ханбал да, Альбина да яр кырыена утырган урыннарыннан күтәрелергә җыенмый иделәр төсле. Ханымның сөекле Айзигы чабып йөрүдән тәмам туеп, аның алдына килеп башын салган хәлдә ят иргә үз итеп сак-сак кына карап куйгалый.
Бу серле вакытларын бер-бер рәссам күреп алса, һичшиксез үзенең күз нурларын тамыза-тамыза берәр картина ясап, музейларны бизәр иде. Әмма бу тирәдә һич кенә дә чит-ят адәм әсәре күренми шул. Ханбал белән Альбина егет һәм кыз шикелле онытылып утыралар да утыралар. Анда-санда колак артларында безелдәшкән черкиләргә дә игътибар итмиләр төсле.
Ханбал хакында нәрсә сорарга мөмкин булса, Альбина барысын да белешеп бетерде. Хәтта беренче мәхәббәте хакында азмы-күпме мәгълүмат алды. Егеткә карата күңелендә изге хисләр уянып, ул аны әле бертуган энесе төсле якын итте, әле яшьлегендә югалткан сөекле яры кебек күзаллады.
— Үзегез хакында бернәрсә дә сорамадым инде, сөйләдем дә сөйләдем,— диде Ханбал, үкенгәндәй итеп.
— Беренче тапкыр гына очрашуыбыз түгелдер әле, барсын да белергә өлгерерсез,— дип, Альбина тагын серле генә елмайды. Әмма бу сүзләре очрашып-танышып киткәндәгечә итеп Ханбалга тәэсир ясамады. Үз истәлекләреннән үзе үк боегып калган егет күңелендә хатирәләр чишмәсе саф суларын ташытып кайный иде.
— Бәлки кайтырга чыгарга вакыттыр?
— Азрак утырыйк инде,— дип киреләнде Альбина.
Ханымның бу сүзләренә буйдак буйсынмый булдыра алмады. Муен төбенә утырган черкине шап итеп сытты да:
— Иртәгә көн яхшы буласы,— дип әйтеп куйды,— болар да котырына башладылар, кичнең бар ямен җибәреп.
— Кузгалыйк алайса,— диде Альбина.
— Бу тынлыкта утыруы рәхәт бит әле!— дип киреләнде бу юлы Ханбал.— Балыклар да уйный башладылар, күк йөзеннән йолдыз чүпләргә тырышулары, ахрысы.
Бу сүзләре сәер булса да кызык кына килеп чыкты. Икесе дә шәмәхәләнеп калган төнге күк йөзенә текәлделәр. Дөресрәге, өчесе дә. Аларга карап Айзик та югарыга төбәлде. Альбина белән Ханбал йолдызларны күзләсәләр, ул адәм күзенә күренмәгән сихри хәрәкәтләргә игътибар итте. Ханымның вә егетнең күңеленнән чыккан җылы нурлары бер-берсенә таба тартыла, әмма якынаеп җитә алмый иделәр.
— Ә син йолдыз санарга яратасыңмы?
— Белмим,— дип җавап бирде Ханбал.— Шулай студент чакларымда күмхуҗга көзге эшкә аткарганнар иде. Ул кадәр йолдызларны гомеремдә дә күргәнем булмагандыр. Бөтен күк йөзе энҗе сибелгән төсле ялык-йолык килеп тора иде, хәтеремдә шул калган.
— Берәр авыл кызын озата баргансыңдыр!
— Болай гына инде, озатып карагандай иттем. Аларның гадәтләрен белеп бетерергә мөмкинмени? Киләсең, капка төпләрендә утырасың-утырасың, кереп китә белми. Йокларга вакыт иде. Арган идем. Кайттым да киттем. Икенче көнне бөтен авыллары белән үземнән көлеп йөрделәр, кызлар да озата белмим икән, имеш.
— Кызык иткәннәр үзеңне...
— Бик үк кызык булмады шул.
— Уҗым бозавы дигән исем дә тактылармы соң?
— Кем белә инде аларныкын? Шулай да, китәр көннәр якынлашкач, тагын берсе артыннан барып карадым. Ул әйтә: «Капка төбендә калдырыр булмасаң гына озата кил!»— ди. «Ярар!»— мин әйтәм. Ә ул бөтенләй капка төпләренә кайтмады, тауга алып менеп китте. Менә шунда күрдем мин ул йолдызларны. Акыллы кыз икән. Барча йолдызларны исемнәре белән атап чыкты. Татарча инде, билгеле. Шаклар каттым. Сорыйм моннан: «Йолдызларның да татарча атамалары бармыни?»— дим. Ә ул көлә. «Нәрсә,— ди,— татарга йолдызлар яктыртмый дип уйладыңмы әллә?»— ди. Миңа да кызык булып китте. «Әйдә,— мин әйтәм,— өйрәт әле, татарча исемнәрен белеп калыйм!» Ә ул: «Әйдә!»— ди. Төне буе аңа ияреп йөрдем. Йокы качты. Таң белән генә авылга кайтып төштек. «Хәзер адашмам, озатып йөрмә!»— диде дә китеп барды, кайда торганын да белми калдым. Икенче көнне клубларына да чыкмады. Нәрсә булгандыр? Ә очрашасы килде үзе белән, барып кына чыкмады.
— Кайсы якта булдыгыз соң?
— Апас районында, Бурсыкмы, Урсакмы дигән авылда инде.
— Апас кызлары бераз хәйләкәр инде алар.
— Шулайдыр...
Ханбал чыннан да яшькә үтеп, акылга малайлар хәлендәрәк калган иде. Альбина аның мондый беркатлы булуына эчтән генә куанып та куйды. Һай, ничәнче кат көлдерә инде үзеннән бу сакаллы сабый. Әмма аның белән сөйләшүләре рәхәт. Һичбер катлаулы материя мәсьәләләренә керми. Сабый да сабый, бу да сабый!
— Соңыннан очрашмадыгызмы соң?
Альбина тагын да кызыклы хәбәр ишетәчәгенә ният тотып сорап куйгач, егет сүзсез генә борынын тартты да:
— Юк шул!— дип әйтеп салды.
«Һай ул кыз мин булсам!— дип уйлап куйды Альбина.— Ә нигә, үзем хакында әллә ниләр сөйләмәдем бит әле. Кайдан икәнлегемне дә белми, шаяртыйм әле үзен!..»
Ханым фикерен төенләде дә, егеткә:
— Ә ул кыз мин булсам, нәрсә әйтерсең?— дип елмайды.
— Юк ла,— диде Ханбал,— шаяртасыз гына. Аны ут яктысында күргәнем бар иде минем. Ямьсез генә, сипкелле генә, кече борынлы бер кызчык сыманрак иде. Кая ди ул, юк. Сезне аның белән һич чагыштырырга мөмкин түгел, чынлап әйтәм!
Альбинага кыен булып китте. Ник шаяртканына үкенде. «Сабый дип уйласам да, хәтере яхшы икән, ялганны чыннан аера белә!»— диярәк фикерен төенләп куйды.
Алар кайту ягына кузгалдылар. Артларыннан Айзик иярде. Башын салып кына юыртты, әле егет ягына чыгып басты, әле хуҗасының аяк астында бөтерелде.
— Ашыйсы килә!— диде Альбина.
— Аннан йоклыйсы килә!— дип өстәде Ханбал.
Икесе дә көлешеп куйдылар.
Ханбал аларны йортлары каршысына кадәр үк озата барды. Әмма ханымның үтенече буенча, алдан үзе кайтып китте. «Артларыннан күзәтеп килмәскә шулай таләп иткәндер инде!»— дип уйлады.
Үзләренә кайтып җиткәч, подъезд төбендәге утыргычтан урын алды. Дядя Фёдорның да, ни хикмәт, тәрәзәләрендә ут сүнмәгән иде әле. «Бик иртә ята торганнар иде, бер-бер хәл булмагандыр бит?»— дип уйлап куйды Ханбал. Күзләре, аларның катыннан күтәрелә-күтәрелә, күккә текәлделәр. Моннан да ачык кына күренәләр йолдызлар. Әмма башына бөтенләй бүтән уй килде егетнең: «Кара әле, теге исерекләргә Альбина ханым зажигалка чыгарып биргән иде, тарта микәнни? Бер дә сиздермәде! Кызык бит, ә!»
Ханбал, утырган җиреннән кузгалып, подъездга чумды. Әмма нәрсәседер онытылып калган шикелле кире борылып карады. Ишектән төшкән яктылыктан кара тимгелле ак этнең йөгереп узганлыгы күзенә чалынгач, урамга чыкты. Әмма анда һичкем юк иде. «Күземә генә күренгән икән!»— дип уйлады ул. Фатирына күтәрелеп, газга чәйнек утыртты.

VII
Альбина хактан да Ханбалның артыннан килгән иде. Максаты гади һәм гадәти булып, егетнең чыннан да сөйләгән йортында яшәгәнме-юкмы икәнлеген белешү, карап калу һәм, шуннан чыгып, аның сүзләренә ышанырга мөмкинме икәнлеген төшенү иде. Ханбал утыргычтан күтәрелеп, подъездына кереп киткәндә, Айзик алга тартылып, чыннан да аның артыннан менмәкче дә иде шикелле, әмма хуҗасын ташлап калдырганлыгын аңлап кире борылды. Альбина ишек төбеннән узып, куаклар һәм агачла белән капланган сукмактан атлады. Әгәр дә Ханбал шунда иренмичә тагын ике-өч адым алга киткән булса, алар һичшиксез күрешәчәк иделәр. Әмма егет ялкаулык күрсәтте, әллә инде эт шәүләсеннән куркып куйдымы?
Аның баскычтан күтәрелгән аяк тавышларын Альбина санап барды. Беренче һәм икенче каттагы подъезд тәрәзәләре өлгеләре белән үк коелып төшкәнлектән, алардан Ханбалның сыртын күрү авыр түгел иде. Арыганлыгы сәбәплеме, әллә күңеле сизенепме, егет теләр-теләмәс кенә күтәрелде. Мөмкин урыннардан урамга текәлеп караган кебек итте. Шулай берсендә Альбина белән күзләре очрашкан төсле дә булып китте. Ханымның күкрәгенә ут йөгерде: «Һай хәерсез дә инде мин! Күреп алса, нәрсә уйлавы мөмкин? Артымнан килгән ди инде ул!»
Ул арада бишенче катта ут сүнде. Альбинаның нәкъ күз очларын гына яктыртып тора, чагылдыра иде. Яхшы булды әле.
Ханбал өченче катка менеп җитте, ачкычларын шалтыратып алды. «Айзик!»— дип ярым тавыш белән генә дәшеп, Альбина эте белән йортның икенче ягына чыгарга ашыкты. Бер бүлмәле фатирларның тәрәзәләре подъезд ягыннан булмый!
Ханбал кухняда ут элде. «Тәрәзәсенең дә челтәре юк икән!»— дип уйлап куйды Альбина. Буйдаклар тормышы шундый хәлдә инде ул. Бар эшне дә үзе карагач, бөтенесенә дә җитешә алмый.
Хуҗасыннан күмешли Айзик та Ханбалның тәрәзәсен күзәтте. Моннан ачык күк йөзе шикелле барысы да аермачык күренеп тора, баш кашып, терсәгенә таянып утыруларына кадәр.
Ханбалның суыткыч ишеген ачканын хәтерләп, Айзик шыңшып куйды. Аннары соң телен ялады. Әмма аның киштәләрендә бер дә күңел кызыгырлык нәрсәләр күренмәде.
— Һай сөеклем, ашыйсың килдемени?— дип елмайды Альбина, төкерек йоткан этенә.— Хәзер кайтабыз, туйганчы ашатырмын үзеңне. Тик ашыктырма гына, барысын да белеп, хәтерләп бетермәдек бит!
Ханбал, шушы гына сүзләрне көткән кеше шикелле, урыныннан кузгалып, зал ягына атлады. Ул, әлбәттә, үзен күзәтеп торганнарын белми иде. Ут элде. Тезеп-тезеп куелган, алар өстенә яткырып та өелгән тузанлы китаплар авырлыгына чак түзеп торган киштәләр янына килеп, нәрсәдер эзләде. Калын гына бер төпләмәне кузгатып куйды. Күңеле сизенепме, тәрәзәгә таба борылып карады, килә башлады. Әмма урамга таба борылып карауны кирәк тапмады, яртылаш бер читкә кайтарылган челтәрен тартып куйды. Инде ул хәзер алай ук ачык күренми иде. «Залдагы челтәре сирийский икән!»— дип уйлады тагын да Ханбалга бәя бирергә теләп Альбина. Бу әле бер нәрсә хакында да сөйләми иде, чөнки андый затлы әйберләрне совет чорында гына табуы авыр һәм танышлыклар аша гына мөмкин булып, хәзер исә теләсә кайда, кибетендә дә, базарында да тулып ята, акчаң гына кирәк, акчаң гына!
Максатына ирешеп, Альбина кайту юлына таба юнәлде. Егетнең фатир номерын да карап төшмәкче иде дә: «Нәрсәгә кирәк, урынын белдем бит инде!»— дип, ул фикереннән кире кайтты. Күңеле тыныч рәхәтлеккә чумды, бер җырлап җибәрәсе килде. Бу хисләре самими булу сәбәпле, акылы кузгалып, иреннәре ерылды.
Төнге җил, адашыпмы, Альбина яныннан узып китте. Аның артыннан тук башаклы арыш басуы исе таралып калды. Шушы зур вә тынчу шәһәр урамында иген тәме булу бик тә сәер иде. Айзик шыңшып куйды.
Фатир ишеген ачып җибәргәндә ханым буылып шалтыраган, дөресрәге, сузылып сызгырган телефон тавышына бераз сәерсенеп, аңлашмыйчарак торды да, кабаланып эчкә ташланды. Ире булса кирәк, чит шәһәрдән шалтыраталар. Әмма җитешә алмады. Телефон трубкасын күтәргән вакытта икенче башында аны борчылып эзләүче кеше куеп өлгергән иде. «Фу!»— дип Альбина үзалдына ачуланды, артыннан килеп җиткән Айзик та: «Аз гына иртәрәк кайтсак иде!»— дигән төсле шыңшып алды.
— И акыллым минем!
Фатир ишеген эчтән өч йозагына да бикләп, Альбина кухняга керде. Затлы күренештән туйган күңеле боегып калды. Айзигына ашарга консерва ачып, табагына ике өлеш артыграк бушатты:
— Аша-аша, акыллым! Синсез нишләр идем?..
«Чәй куеп эчәргәме?»— дип уйлаган иде дә, нигәдер иренде, суыткычтан сайланып кына соклы пакет чыгарды, беразын фужерга бушатып, аны да читкә этәрде. «Анис» сигареты алып кабызды һәм Айзикның ничек комсызланып ашавын карый-карый сок йоткалады. Бу вакытта аның күңелендә бернинди уй вә теләк юк, хисләре вә акылы аяк салындырып ял итәләр иде.
Эте ашап туйды, табагын ялап, теле белән ирен асларын, авыз кырыйларын чистартты һәм үз урынына, залга кереп, келәмгә сузылып ятты. Сигаретын сүндергән Альбина агың артыннан иярде. Һаман аяк астында булмасын дип Айзикны иркенрәк урынга, кечкенәдән үк залга ияләндергәннәр иде.
Өч бүлмәле фатирларының берсе Альбинаның үзенә, икенчесе иренә аталып, хәтта йоклаулары да шулай аерым-аерым иде. Геннадий, яшьли Маркска гашыйк кеше буларак, бар гадәтләрен дә шушы шәхес үрнәгендә ныгытты. «Ул хатыныннан аерым йоклаган, кирәгендә генә янына килгәләгән!»— дип Альбинага да алдан ук өйрәтеп куйды. Моның серен ханым баштарак төшенмәде, әмма бергә яшәүләрендә тормыш моның да мәгънәсен ачыклап бирде: иреңнән көнләшү хисен аерым йоклаулары аркасында тәмам югалта икән хатын-кыз.
Ә башта, язылышып тора башлагач бигрәк тә, Геннадий соңга калып кайтты исә, җен ачулары котырып, үзен-үзе белештермәү дәрәҗәсенә кадәр җитә иде бит! Ничек түзгән дә, кайлардан гына шулкадәр сабырлык алган? Чит-ят хушбуй исләре белән аңкып, хәлен белештермәү дәрәҗәсенә кадәр исереп кайткалый иде бит ул. Андый вакытларында күзе һичкемне күрмәде, дөньяларны әйләндереп ташлардай кылана иде. Нишләп йөргәнен, кайларда типтерүләрен аңламый иде Альбина. Акыл бирүчесе дә булмады. «Мин юләргә шул кирәк!»— дип үз-үзен генә битәрли иде дә, еларга җөрьәт итмичә, эчтән генә сыктый-сыктый чишендерә иде исереген.
Балалары булмаячагы беленгәч, ире бөтенләй чыгырыннан чыкты. Үзен гаепле дип уйлап та карамады. Юк, анда гаеп бармы соң, элекке хатыны, әнә, ике баласы белән аерылып калды, өч ай да үтмәде, Геннадий белән Альбина яши генә башладылар, кияүгә дә чыкты. Асыл кошлар җылы оясыз кала димени?
Ә Альбинаның мәңгегә бала назыннан мәхрүм калуына чынында Геннадий гаепле иде дә бит, йөзенә ханым бәреп әйтә белмәде, исенә төшерүне дә кирәк тапмады. Әгәр дә төнге маҗараларыннан вакытында тукталмаган булса, Альбина аны ташлап китәсе иде. Дөрес, китәргә талпынып карады ул. Студент чагында ук, дөнья читенә, җәһәннәм авызына, әмма Геннадийның кулы озын иде шул. Артыннан килеп тапты. Яратачагын белдереп вәгъдәләшкәнлектән: «Сүзендә тора булыр!»— дип уйлады ханым. Ә яратуы чыннан да хак иде.
Алабуга комсомол конференциясенең банкетыннан соң ничек оятлы хәлдә калдырса да, ташламады ул Альбинаны, эзенә басып йөрде, әле Казанга чакырттырды, әле үзе килеп чыкты. Таләбе бер генә нәрсә булды: хисләргә күмелгән татлы кочак!
Шушындый төнге марафоннардан соң Альбина кияүдә тормаган килеш ике тапкыр балага узды. Беренче мәртәбәсендә сөяркәсенә әйткәч, хәзер үк үзенең аңа өйләнәчәген белдерәчәк инде дип көтте. Әмма ялгышты. Геннадий үрсәләнде, борчылды, әмма чыгып та китмәде. Казаннан ук Альбинасын күрү өчен йөгереп килеп җиткән иде бит. Хыялында гына йөрткән асыл кошның назын ташлау мөмкинме соң?
— Матурым, чибәрем минем, бер дә борчылма, барысын да хәл итәрбез! Безнең киләчәк тормышларыбыз алда әле. Хәзергә бала кирәкмәс, аны калдырып торыйк, бәхетебезгә аяк чалмыйк, җитешербез, бик җитешербез!— дип сөйләнде.
— Белмим инде, аңламыйм...
Альбина каршы чыкмады. Ул әле Геннадийның саф кеше булуына чын күңеленнән ышана, хәтта аның өйләнгәнме-юкмы икәнлеген дә ачык кына белми иде. Бер тапкырында: «Синең хатының бармы, Гена абый?»— дигәч, сөяркәсе тыныч кына: «Анысы нигә әле аның?»— дип сүзне читкә борып киткәннән соң ул бу теманы бер генә тапкыр да кузгатмаган иде. Ә менә хәзер, көтелмәгән хәбәрне белдергәч, ул үзе үк ачылды да куйды:
— Минем бит тормыш иптәшем бар! Моңа кадәр әйтмәгән идем, хәзер яшерә алмыйм, шунлыктан тиз генә бергә гаилә корып җибәрә алмыйбыз дип беләм. Сабыр итик. Бик яхшы таныш врачларым бар. Бернинди хәвефсез ярдәм итәрләр...
Альбина, ни хикмәт, Геннадий Вәлишинны үлеп ярата иде. Ни әйтсә, шул дөрес һәм шулай булырга тиеш дип кабул кылып буйсынды. Бу төндә дә мәхәббәт назында бар теләкләре дә канәгатьләндерелгәч, таң белән ир китеп тә барды. Артыннан һичшиксез машина җибәрәчәген белдерде. Сүзендә торды. Ике көннән «Волга»сы әйләнеп тә килде, Альбинаны алып та китте. Тик кияүгә түгел, Казан шифаханәсенә, дөресрәге, савык-ханәсенә.
Шул килүдән ул бала төшереп кайтты. Кире үзе озата бара алмаса да, Геннадий сөяркәсен ташламады, тагын «Волга»сы белән китертеп куйдырды. Җитмәсә шофёры ике пакет татлы ризыклар тулы күчтәнәчләр дә калдырып китте. Альбина хәвефнең җиңел кулдан үтеп китүенә сөенде. Ул инде институтны уңышлы гына тәмамлап, аспирантураның беренче курсында укый, бер бүлмәле, яхшы җиһазландырылган кеше фатирында гомер кичерә. Ашау — байдан, үлем — Ходайдан, дигәндәй, бер дә борчылырлык җире юк иде. Айга бер килеп күренгән хуҗа хатын аның хәлен белешеп китә, түләргә акчасы юк икән, сорамый, булса, баш тартмыйча ала. Аның каршында Альбина үзен җай гына торырга тиеш югыйсә, әмма гел елмаеп сөйләшкән бу әбигә ачуы килеп, кырт кына арка куя. Гадәте шулай. Ә әби, мескен, үзен нигәдер һаман кимсетебрәк тота: «Булыр әле, бәбкәм, булыр, акчаң килгәч бирерсең!»— дип сөйләнүеннән узмый.
— Бусы әле башы гына, мин сине җәннәтнең үзендә яшәтәчәкмен!— дип мең вәгъдәләр бирә иде Геннадий да. Альбина аңа ышанды, шунлыктан тупсасыннан бүтән бер генә чит ир заты да атлап кермәде. Ярата иде ул, бик ярата иде шушы кара чәчле, киң маңгайлы, ак йөзле өлкә комитеты җитәкчесе Вәлишинны. Берәр газета яки журналда исемен генә очратса да, сурәте күренсә дә, хәзер кулына кайчы алып, пөхтә генә кисә дә, үз альбомына конфет кәгазе җыйган сабый кызчык төсле ябыштырып куя иде. Һәм ул аларны карарга керешә икән, дөньяларын оныта инде. Йөзендәге һәр сызыгын өйрәнә, күз карашларына соклана, җил кузгаткан булса, чәчләрен сыйпап куярдай булып үрелә. Сурәт түгел, үзе итеп, тере дип күрә, сөйләшә, диванага сабыша.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Август Ае - 04
  • Büleklär
  • Август Ае - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3850
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2137
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3851
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2078
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2136
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    35.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3914
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1975
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3908
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1888
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4015
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2063
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3930
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1922
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4050
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2120
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4116
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2124
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4034
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3954
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4028
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3953
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1992
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3976
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2075
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4009
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2118
    35.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3832
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2043
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4090
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2243
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4093
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2091
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3951
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2176
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4039
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2183
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4023
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 1425
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 908
    47.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.