Latin

Август Ае - 02

Süzlärneñ gomumi sanı 3851
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2078
35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Дядя Фёдор: «Ул татарны гомеремдә ике тапкыр күрдем, аның да беренчесе — җыенда, Марфа артыннан киткәненә ачуым килеп калды, шулай да танышып, аны эчәргә кыстап маташкан идем, минем «кыз» артыннан бармасын дип. Булып чыкмады. Үҗәт татар. Ә икенче тапкырында мин аны янгын көнне милицияләр кулында күрдем. Аның белән бернинди әшнәлегем юк!»— дигән. Сине яклаган инде. Тагын да сораштырып маташканнар. Кичә боларны каравыл өе янында дядя Фёдор бәйнә-бәйнә сөйләп утырды. «Мин,— ди,— Марфаны беркемгә дә бирмим, мин аны яратам!»— ди. «Шулай дип тикшерүчегә әйткән идем, тагын сораулар бирделәр. «Син,— ди берсе,— бәлки ул татарның килгәнен-киткәнен хәтерләштергәләп тә йөргәнсеңдер. Бәлки аларга үч итеп янгынны син чыгаргансыңдыр?»— дип аптыраттылар. Мин әйтәм, бетте баш. Нахактан башыма бәла салалар. Әле дә ярый исемә төште. Мине Лаешка бакчачыларның өч айлык курсына укырга җибәргәннәр иде бит. Мин монда булсам, Марфаны ул черек татарга бирер идемме? Юк бит, шулаймы? Шулай! Ә авылга таң белән кайтып төштем. Район үзәгендә үк бер юлаучы үзенә иптәшкә дип утыртты. Безнең авылга милицияне алып китәргә килүен әйтте. Яхшы да кеше инде үзе. Татар булса да, алар арасында да юньле дигәне очрый. Шул кеше исемә төшеп, аның хакында әйттем. Моны тиз чакыртып алдылар. Аның артыннан кергән бер милиционер мине танып алды. «Теге янгынны эшләүчене авылдан алып чыккан вакытта каршыбызга очрады, арбада иде. Тәмәке дә бирде әле үзебезгә!»— ди бу. Ат тоткан татар да таныды. Сөйләп күрсәтте. Русчасы да аңлашылырлык үзенең. Безнең боярда ат караучы хезмәтен үтәгәндә өйрәнеп калган. Менә шулай...»
Аннан, ди, дядя Фёдор, болар тагын сораштыра башладылар. Сөйләргә кушалар. «Әйт,— диләр,— очраштыгыз, таныдыгызмы бер-берегезне?» Таныдым, дим. Ул да таныды. Нидер әйтмәкче иде, милиционерлар каты тоттылар, ирек бирмәделәр, дидем, ди.
Шулай итеп, башка борчымаганнар үзен. Кайтарганнар дядя Фёдорны. Кичә кич буе эчтеләр, бөтен авыл җыелды. Синең дә абзаң бар иде бит. Сөйләмәдемени? Дядя Фёдор белән кочакка-кочак җырлашып та утырдылар әле. Синең хакта да күп сүз йөрде.
— Нәрсә диделәр?
Тыңлап барган җиреннән Марфа да телгә килеп сораганын сизенмичәрәк калды. Һәрхәлдә аның өчен ирләрнең ни-нәрсә хакында сөйләшенгәннәре кызыклы иде.
— Нәрсә дисеннәр, ул татардан котылдык, үзебезнең урыска бирергә кирәк. Синең кебек чибәр кызны черек бер татарга тапшырырга ярамас дип сүз куештылар.
— Шулайдыр инде!
Марфа боегып кына җавап бирде. Әгәр дә Самуилы нахактан төрмәдә чересә, ул вакытта ни чара? Әнә бит, кемнәрне генә харап итмәделәр. Бер гаепсез учительләре Павел Зорин бар иде. Нинди яхшы кеше иде, мескенем. Дүрт сыйныф буена белемне һәр балага тигез итеп бирде. Әллә ниткән гаепләр табып, район газетасына язган мәкаләләреннән дин исе килә дигән булып алдылар да киттеләр. Баксаң, Чистай ягыннан поп улы икән үзе. Яшереп йөргән. Иллә дә яхшы кеше иде инде. Нәрсә булган, атасы поп дип, малаенда ни гаеп? Тере килеш ашадылар шул башкайларын. Нинди чибәр кешенең бит! Ул төс-кыяфәт, ул пөхтәлек, ул хатын-кызларга, олыларга карата хөрмәтләре дисеңме, ул итагатьлеккә өйрәтүләреме — барысы да сокландыргыч, ясалма түгел. Самуилны әллә ничек кенә шул учителенә охшаткан иде, менә нәрсә өчен икән! Язмышлары бер төрле килде дә чыкты. Аттылар бит Павел Петровичны, Зорин дигән фамилиясе дә калмады. Мондагы Медведевләр, Зайцев ишеләр башын ашадылар инде. Хайваннар дөньясы! Менә хәзер Самуилның артына чокыр казыйлар, Марфаны бәхетсез итәләр. Кызганычка каршы, үч итеп, баласын да яшәтә алмадың бит, үкенергә кала. Истәлеге сакланыр иде!
Куштан бия, татар җырына ихластан оеп, йоклап ук киткәләде. Алёша ара-тирә аның сыртын сәнәк сабыннан гына ясалган таяк белән изгәләде. Әмма барыбер файдасы күренмәде. Куштан бия сер бирмичә генә атлый торды.
— Бояр аты шушындый буламы инде, сатана,— дип сүгенде теш арасыннан төкрек чиртеп сары башлы, битен-борынын ямьсез сипкел баскан Алёша.— Карт тәре, кара инде, татар җырына мәлҗерәп бара. Боярның ат караучысы татар булган дигәннәр иде, дөрестер. Бу кадәр дә баш бөккән нәмәрсә булмас иде! Ниё, дим, ниё!
Урыс малаеның гайрәтләнеп тавыш бирүенә татар абзыйлар, шыңшып баруларыннан туктап, атларын юлдан читкә алырга ашыктылар. Үзләре, куркышып кына, шушы сипкел баскан ямьсез Алёшага карап-карап алдылар. Гүяки менә хәзер бу маңка малай камчы белән аларның сыртларын каезлар да юлдан таярга әмер биреп сүгенер төсле иде.
Алёша исә, Куштан бияне йөгертеп, олауның алдына чыкты һәм, масаеп кына:
— Менә шулай!— дип әйтеп куйды.— Болар гомергә каеш дирбия күргән кешеләр түгел иде. Кара әле, совет нишләткән үзләрен!
Исәбе Марфаны сердәш итү иде дә, онытып җибәргән икән, сөйгәне татар иде бит!
Ул арада пристаньнан кузгалып баручы пароходның куе кара төтене күренде, аның артыннан ук чиста вә саф Идел елгасы ялтырый башлады. Тузанлы юлдан акрын гына юырткан Куштан бия, максатка ирешеп җитә баруын сизепме, әллә инде гадәти ялына тукталачагын белепме, башын күтәреп кенә фыркылдап алды.
— Син мине көтәрсең инде, Лёшка, берүк, дим-әйтәм?— дип үтенде алдан ук Марфа.— Кичкә калмабыз дип беләм, әле төшлек туры гына бит. Ярыймы?
— Анда карарбыз. Соңга калмасак!
Бу кадәр дә үз-үзен тотышы бернинди кысага сыймаса да, Марфа малайны битәрләп бер генә сүз дә әйтә алмады. Гүяки гаепле кеше иде ул. Нишлисең бит, күрәчәкне урап узу мөмкин түгел.
Район үзәгенә һәм пристаньга ничә тапкыр төшкән, яр кырыннан ак пароходларны күзләп калган, комсомол җыеннарында катнашкан, җырлап-биеп кенә торган Марфа урынына бу юлы чит бер хатын килде кебек. Гүяки бу урамнар, йортлар, Идел үзе һәм башкалар аны беренче тапкыр күрәләр, Марфа да алар белән таныш түгел иде! Нахак бәла адәм баласын таныш-белеш җирләрдән дә читләштерә икән бит!

IV
Ханбал, адымнарын акрынайткач, Казан-су буена төшеп тормаска да булган иде, әмма ниндидер бер эчке сиземләү аны һаман җитәкләп бара бирде. Бер яктан, ул бәйләнчек урыстан котылды. Кара инде, ә, һаман аңламаса-аңламый икән, барып җитмәсә, җитми инде дип уйлады ул. Татар халкы үзенең асыл егет-кызларын бирде шушы урыс милләте өчен. Барча кенәзләре татардан үзләренең, күпме язучылары, акыл ияләре, галимнәре. Кайсы халык шулкадәр урыс өчен хезмәт иткән? Татарлар! Ул сугыш батырлары, дисеңме, нахакка һәлак ителгәннәреме? Меңнәр вә миллионнардыр! Бер дә үзләренең классик әдәбиятларын укымыйлармы соң алар? Татар мирзаларының исемнәре тулган бит ул әсәрләргә. Юк, кадерен белмиләр, башкаларны санламыйлар, шунлыктан үзләренә дә көн тапмыйлар, бәхетләре юк. Әнә бу хатын, эт ияртеп баручы, һаман-һаман урысча такылдый, ә бөтен килеш-килбәте — татарныкы, югыйсә! Ничек затлы киенгән! Боларына кадәр аларныкы булып беттеләр бит. Бер дә үрсәләнми мөмкин дә түгел. Ярый әле югары даирә татар зыялылары үз милләтен саклап кала алды, телен югалтмады.
Егет шушы рәвешле үзе белән бәхәсләшеп, ялкынлы публицист дәрәҗәсенә күтәрелерлек дәрәҗәдә иде. Картлач урыс белән сөйләшеп-гәпләшүдән котылган төсле тоелса да, асылда ул аны янәшәсендә киләдер кебек белде; юкса, үз алдына бәхәсләшеп бармас иде.
Ханбалның Казан-су буена төшүендә тагын да бер файда күрелә иде: ул менә бүген булса да базда ятучы бәрәңге үрентесе хәленнән чыгып, кичлеккә якынлашучы кояшта иркәләнәчәк. Әгәр дә шушы салкынча болытлы күк йөзе кызыл шәфәкъка төренеп калса, димәк, иртәгә дөньялар бердәй җылынып китәчәкләр. Иртә аязса — кич аязмас, кич аязса — һич аязмас! Анысы да бар шул әле аның. Көзгә охшаш нинди җәй бу? Үзе ямьсез, үзе салкын. Кояш телим мин, кояш! Йа Ходаем, шушы якты кояшыңны да бездән, без мескеннәрдән кызганасың...
Егетнең язмышында зур әһәмиятле урын тотачак тагын бер эш, ягъни өченчедән, нәкъ менә шушы Казан-су буена төшүендә күреләчәк иде. Моны ул хәзергә белми һәм төшенергә дә мөмкин түгел, чөнки планнары башкачарак. Аның кем белән булса да танышырга һич ниятендә юк. Әмма күкләрнең йөреше егетне үз ятьмәсенә тартып алганлыгын искәртми мөмкин түгел. Теле дә бу кадәр такылдамас иде. Ялгызлык туйдырган аны. Бертөслелек акылын буалаган. Тема һәм хис үзгәрешен җаны таләп итә.
Буйга таба җәелебрәк төшүче караңгы-кызыл плащ кигән татар марҗасы, әледән-әле этенә эндәшкәләп, аңа кая таба барырга әмерен бирә килде. Ханбалга бу күренеш кызык тоелды. Этенә караганда, бу ханым күркәмдер сыман тоелды һәм аның шулай булуын теләде егет. Әмма артыннан килеп сүз башларга җөрьәт итмәде. Кара, эте ничек сизенеп тора барысын да! Яшь колын кебек җитез-җитез хәрәкәтләр белән яшел үлән өстеннән йөгеренсә дә, әле каш астыннан гына, әле буй басып, Ханбалга карап-карап куйгалый. Аллаһ сакласын, биеклеге дә ярты метрдан югары булыр. Шома ак, дөресрәге, кар кебек ак тиресендәге сирәк-сирәк кара тимгелләре дә күзләр төсле, хәтерләп торалармыни.
Иясе, ханым, тукталып калды. Ханбал, аның яныннан үтеп китәм дигәндә, шулай ук тыелды. Эт, мускуллы аякларына ныклап терәлеп, аңа ташланырга әзерләнгәндәй, башын югары күтәрде.
— Айзик! Успокойся!— дип тавыш бирде ханым. Эте тынычлангандай итте, әмма үзенең вазифасын яхшы аңлаган хәлдә, күз-колагын сакка куйды. Авызы ерык бу адәм кисәген чәйнәп өзәргә әзер иде.
— Ваша собака, оказывается, не только красивая, но и добрая!
Ханбал теләмәгән җиреннән урысча сүз башлады. Ханым җавап бирергә ашыкмады. Ул да каты-коты телле бу ирне тиз ара өйрәнеп чыгарга омтылды. Дөресрәге, алар икесе дә күз ташлашып, бер-берсенең килеш-килбәтен, төс-кыяфәтен билгеләп алдылар. Айзик дигәне үз ягыннан аларның ни эшләүләрен күзәтте. Хуҗасы елмаеп карагач, бераз тынычланып куйды, әллә ничек кенә, егетнең исен иснәргә ниятләнеп, яныннан узды. Таныш кебек ишетелә иде. Моннан соң тәмам тынычланып, яшь колын төсле алга элдерде. Хәрәкәтләре затлы һәм матур иде. Ул гына да түгел, хәтере яхшы буларак, Айзик бу адәмне танып алды: күрше йортларның берсендә яши, эчми-исерми, сасып йөрми, тавыш-гауга, таяк-таш күтәргәне юк!
Ул өреп куйды, әмма хуҗасы игътибар бирмәде, елмайган килеш егетне күзләре белән тикшереп чыкты.
Карап торуга Ханбал нык кына гәүдәле, антик йөзгә тартым сыйфатлы, ябык бер кемсәнә иде. Әгәр дә артыгы белән үз-үзен яратуны, бәхәсләрдә өстен чыгарга омтылуларын, саранлыгын искә алмасак, яхшы кеше. Сәер, сәерен, әмма зыянлы түгел!
«Бу минем кебек эт сугарып йөрүчегә охшаган!»— дип нәтиҗә чыгарырга өлгерде ханым. Егеткә артыграк игътибар үзләрен ташлаганын исәреп, үзенә җавап бирергә һәм бәйләнеп китүеннән азат итәргә кирәк иде дигән фикере башында кайнап чыгуга, хәтерен яңартып алды: «Ә-ә, этнең нәселен сорады бугай? Әйтим инде, белеп торсын! Болай үзара охшаш яклары да бар боларның. Йөз-кыяфәттәме, үз-үзләрен тотышларындамы?»
— Далматин нәселеннән ул, Әдрән диңгезе далматины. Тышкы яктан гына шулай ягымлы кебек, ә асылда, белеп тору комачауламас, усал холыклы, яман хәтерле этләрдән санала! Бер мәртәбә кискен караш ташласаң да икенче тапкырында тешләргә әзер тора!
— Шулайдыр шул,— дип килеште Ханбал.
Ничектер бар да үз җае белән килеп чыкты. Ханым егет артыннан иярде, сөйли бирде. Теле ачылып киткәнлеген сизенми дә калды, тагын-тагын бу ирне тоткарлыйсы, этне иярткәне кебек янында йөртәсе килде, шулай булуын теләде.
— Бу нәселдәге этләр безнең илгә Әдрән буеннан китерелгәннәр, анда яисә Греция һәм Югослав илләрендә киң таралганнар. Аларны затлы, тыңлаучан булганлыклары өчен аристократлар бик яраталар.
— Бөтен яхшы нәрсә аларда булыр инде, грекларда, дигәнем. Борынгы халык шул, акыллы милләт.
— Дөресрәге, борынгы греклар далматин нәселле этләр белгәннәрдерме-юкмы, әйтә алмыйм, әмма аларга аны Һиндстаннан китергәннәр. Төп йортлары — Һиндстан бу этләрнең. Шулай да рәссамнар вә сынчылар да далматиннарны читкә этәрмәгәннәр, һәр гасырның, һәр илнең диярлек рәсемнәрендә алар урын алганнар, бигрәк тә Шәрык миниатюраларында!
— Һо, никадәр белем! Сокландыргыч! Һичшиксез сокландыргыч нәсел!
«Көләме соң бу миннән?— дип уйлап алды ханым.— Әллә эттәнме? Кайсы җирләре охшаган соң боларның? Исеме дә Айваз ишедер әле!»
Ханымның тере кешене эт белән чагыштыруы начар нияттән яки тәрбиясезлектән килми, бәлки якын итүдән генә иде. Ул бит теләсә нинди эт белән түгел, үзенекенә тиңли, яраткан этенә. Шулай булгач, аның хакында кычкырып та әйтергә ярамас, әмма...
— Исемегез Айваз түгелме?
— Нигә алай дисез? Әллә берәр танышыгызга охшаганмынмы?
— Әйе дисәм дә ялгыш булмас. Мин дөрес әйттемме?
— Сезнең кәефне бозасым килми, шулай да, сез ялгыштыгыз!
Егет, борынын чөйгәндәй, тантана итеп алды.
— Ә ничек соң?
— Әйтми дә булмас. Ә үзегезнеке?
— Нигә, шикләнәсезме әллә? Минеке — Альбина! Тагын нәрсәләр кызыксындыра?
Егет каушабрак китте. «Тагын нәрсәләр кызыксындыра ди бит! Ә кызыксындырмаса?»
Ул үртәлеп куйды, әмма исемен белдерми торуыннан үз тупаслыгын танып, ханым алай җавап бирүенең сәбәбенә төшенде, хатасын төзәтергә ашыкты:
— Кызганыч, Айваз түгел, Ханбал исемле мин. Ханбал Вәлиев бар булганы белән сезнең каршыда!
Аның үз-үзен фамильяр тотуы бер дә файдага булмаса да, ханым көлеп үк җибәрде. Энҗе сыман тешләре белән тел очын тешләп куйгандай итеп тыела калды:
— Алай!
«Бу нинди дивана икән?»— дип уйлап куйды Альбина. Аңа ничектер кызык булып китте, шаяртасы, көлдерәсе килде. Әмма әле яңа гына таныша башлаган халәттә артык җәелеп калырга мөмкин түгел иде. Ханбал да ашыкмады. Сораштырган булды, тегене-моны сөйләргә талпынып карады, теләгенә генә ирешә алмады. Әңгәмәдән качып, яңа бер аралашуга килеп кергәч, акылымы адашып китте. Сөйләшүләре танышу-белешүдән уза алмыйча, икесенең дә күңелен кайтарды. Буйдак үз уенда, ханым үз теләкләре эчендә тоткын иде.
Узгынчы гына танышу икәнлеген күңеленә беркетеп, Ханбал, юлын ялгызы гына дәвам итәргә ниятләпме, алга тартылуына, аның артыннан Альбина да калмаска булды. Ялгызлыктан гаҗизләнгән чакларында аңа бер-бер иптәш кирәк иде. Буйдактан калышмады, адымнарын тизләтте һәм, егетне туктату максатыннан чыгып, сораулар яудыру тиешлеген төшенеп алды.
— Сезне бу тирәдән бер дә күргәнем юк иде, кунакка килдегезме, әллә инде күптән монда тормыш кичерәсезме?
Ханбалның көтмәгәндә ачуы килгән кебек булды. Бу ханым аңа бер дә кирәк түгел иде бит, сүз башлагач, ташлап китү ярамас. Аңа да күңелсездер. Бу кадәр күркәм вә дәү этне сәгатьләр буе гына түгел, иртәдән кичкә кадәр һава сулатып йөрергә кирәктер дип уйлап, адымнарын киметте, акрын хәрәкәт белән генә кызның бозауныкына охшаш олы вә кара күзләренә текәлде.
— Күптән инде!
— Нәрсә күптән?
Ханым үзе биргән соравын оныткан идеме, әллә башына төрле уйлар төшкәнме — белмәссең. Шулай да Ханбалга кызыклы тоелды, Альбина хакында: «Сәер ханымнар да була инде бу тормышта. Матур гына нәмәрсә, югыйсә!»— дип уйлады, әмма кабат ялганып киткән сүзләрне өзеп калдырасы килмичә, шәһәрнең бу кыйтгасында икенче елын гомер кичергәнлеге хакында белдерде.
Ханбал фатирны озак көтте, алдан ук кооперативка гариза язып, акчасын да түләп куйган иде. Кисәк кенә тормышлар үзгәреп, төзелеш өзгәләнде, бер ел эчендә бетеп, күчәрмен дигән уйда йөргән Ханбал тагын биш ел буена диярлек тулай торакта гомер черетте. Инде дә булмас, барып чыкмас дип кенә уйлап, кат-кат биргән акчасын кире юллап алу өчен йөренә башлагач, аны шәһәр администрациясе чиновнигы, тулы һәм юан гәүдәле бикәчкәй чакыртты да, кулына ордер тоттырды. «Сезнең йорттан тиз генә булмас, ярдәмем тисен әле, гомерегез буена рәхмәт укырсыз!»— дип юмалый-юмалый сөйләнде. Ханбал бәхеткә төренде. Тулай торактан торакка күченеп йөри-йөри аптырап беткән ялгыз башына һәрвакыт иптәш вазифасын үтәгән раскладушка кораватын һәм кыршылып беткән чемоданын сөйрәп, алдан барып та карамыйча, ордерын тоткан хәлендә, анда күрсәтелгән адрес буенча китте. Торак хуҗалыгын эзләп табып, фатирына ачып кертүләрен таләп итте. Әмма анда паспортистка хезмәтен үтәүче пыяла маңгайлы, бозау кебек үшән яшь хатын аны кире борды:
— Бар, элек торган җиреңнән документлар китер,— дип санап чыкты: фәлән кирәк тә, фәлән төрле кәгазьләр булсын, имеш.— Ничек болай тиз генә ордер бирәләрдер әңгерәләргә? Тәртип бетте,— дия-дия үз юллап, Ханбалны озатып калды.
«Һай шушы вакытта, ишектән сөрелеп чыгарылгач, торак хуҗалыгы төбендә очраткан идем түгелме соң мин бу ханымны?— дип уйлады буйдак, башыннан үткән вакыйгаларны исенә төшереп узган вакытта.— Әйе-әйе! Чү, ялгышмыйммы? Бәлки?»
Шушы хакта Альбинаның үзенә әйтеп китәргә кирәк тапты:
— Без сезнең белән танышлар. Мин монда күченеп киләсе көнне, хәтерегездә түгелме икән, торак коммуналь хуҗалыгыннан чыккач, бер кулымда кәгазьгә төрелгән раскладушка иде, икенчесендә — кызыл төстәге чемодан. Ордер алган көнем иде. Кооператив фатир. Әмма ул вакытта сәгате-минутында урнаштырмый аптыраттылар. Башта элекке яшәгән урынымда документлар бирмичә йөрттеләр, анысы да барып чыккач, ТКХ начальнигы отпускыга китеп барды. Тәмам аптырап беттем, көзгә генә фатир ишегемнең ачкычын кулыма тоттырдылар. Яңа йорттан дип уйлап йөргән идем, искедән бирделәр. Тавыш чыгарырга исәпләгән идем дә, монысыннан да коры калырмын дип килештем инде. Тыныч урын булып чыкты. Мин бит китап укырга яратам. Малай-шалайлар да юк, карт-коры да укытучылар гына бугай безнең подъездда. Күпләрен белеп тә бетермим,— дип, Ханбал бәйнә-бәйнә барысын да Альбинага сөйләп биргәнен сизенми дә калды.— Менә шул беренче килгән көнемдә, әйе-әйе, ачык хәтерлим, очраштык бугай без. Әмма сезнең дә кәефләр шәп түгел идеме — бик боек күрендегез! Хәтеремдә калган, менә бу бит очындагы тары бөртеге кадәр миңегез ак йөзегездә карлыган кебек каралып тора иде. Әле сез миннән сәгать тә сорадыгыз булса кирәк...
«Алай ук түгелдер дә инде, ярар, әгәр дә күптән танышлар икән, бик яхшы!»— дип уйлап куйды кыз. Тагын да бераз сөйләшеп баргач, чыннан да Ханбал элекке танышы төсле тоела башлады. Тукта, тагын да күптәнрәк белми микән ул аны?
— Ханбал, сез Алабугада укымагызмы, укытучылыкка?
— Юк, мин Казанныкын бетердем, тарих буенча, ягъни архив хезмәткәре белгечлеген алып чыктым. Ә менә дустым Хәниф исә шунда укып, хәзер монда эшли. Бәлки беләсездер? Хәтерем ялгышмаса, сиксән бишенче еллардамы бетергән ул...
— Юк, белмим шул,— дип кырт кисте ханым һәм уйлап куйды: «Моның белән яшь арабыз ун еллар чамасыдыр. Мәгәрем ки, дусты сиксән бишләрдә тәмамлаган икән, мин — җитмеш биштә үк анда укыдым!»
Араларында яшь аермасы шактый сизелеп тору сәбәпледер, егетнең сәерлеге Альбина өчен ачык күренеп, бала белән сөйләшкәндәгедәй хис итте үзен. Әмма аны кешелектән ашыгып сызган икән. Соңыннан моны аңлаячак. Хәтта бераз булса да шушы мескен өчен күз яшьләрен түгәчәк. Әгәр бәндәләр ни күрәчәкләрен алдан ук белеп куйсалар, яшәештә мөгаен могҗиза калмас иде.
— Ирегез күрсә, чит кеше белән йөргәнегез өчен битәрләр әле!— дип куйды Ханбал.
— Минем ирем юк... Дөресрәге, өйдә юк, командировкада!
Альбинаның бу җавабыннан соң Ханбалның кәефе камилләшеп китте, ханымны ничек тә иркәлисе килде. «Ир назы җитми икән үзенә, менә нәрсә өчен боек күренә. Әллә соң, мин — буйдак, ул — иреннән калган хатын, берәр эш майтарып булыр?»
Башына килгән бозык уйлары Ханбалның күзенә кара кан йөгертте, хисләре куәтләнеп, күңел диңгезеннән менә-менә ташып чыгардай хәлдә кабарындылар. Шулай да сер бирмәскә тиеш иде ул. Акрын гына, ипләп-ипләп ханымга якынлашырга, өзми-тартмый гына хисләрен белештерергә, бәгырь түренә кереп ояларга һәм максат ташына чажлатып су салырга! Ханбал шушындый нияткә килеп, тиз ара ничек-ничек эш йөртергә тиешлеген ачыклагандай планнар корып карады. Әмма бернәрсә дә барып чыкмасын уена кертеп, вакытында тыелып калу җаен да күзләде. Шулай да наз төененә төйнәлеп, ләззәт бакчасында бәхетле минутлар кичерәсе килүдән читләшергә теләмәде.
— Һич югы балаларыгыз белән төшәргә кирәк иде, су буе бит, әллә кемнәр очрарга мөмкин. Әнә ике исерек баш килә, бәйләнүләрен көтегез дә торыгыз!
— Минем балаларым булмады әлегә,— дип, Альбина моңсу гына әйтеп куйгач, Ханбалның йөрәге жу итеп китте. Хатыннарда бала булмау — олуг бәла инде ул!
— Гафу итегез, белмәдем бит. Аңлыйм, кыендыр инде сезгә...
— Киресенчә, тыныч һәм рәхәт. Мин дә элекләрне сезнең кебек уйлый идем, әмма ирем тынычландыра килде. «Нәрсәгә бала асрап баш катырырга, болай да күңелле бит!»— дия иде. Буйга узган вакытларда да каршы чыкты, тиз врачка күренергә куша иде. Алар үз эшләрен оста башкаралар. Иремнең дә сүзе үтә...
— Кем ул кансыз бәндә?
— Совет дәверендә комсомолда эшләде, өлкә комитетын җитәкләде. Төннәрен генә кайтып керә иде...
— Вәлишинмы?
— Әйе, нәкъ үзе.
— Хәзер кайда эшли соң ул? Комсомолны бетерделәр бугай бит?
— Бетүен бетмәгән дә... Ул хәзер бизнеста, коммерсант. Акыллы кеше. Эшен ярата.
— Байлык артыннан куамыни?
— Хәзер дөньясы шундый аның, кем эшләми — шул ашамый!
— Бүрене аягы туйдыра дисәгез, дөресрәк. Безнең кебекләргә андый «зур эшләр» башкару язмаган инде!
Ханбал мескенгә сабышкан кыяфәттә кыланды. Башына да уй төште: «Ире бизнесмен булгач, йортында сакчылары да җитәрлектер әле. Бу ханым янында мәш килү бер дә файдага түгел!»
— Спички есть?!.
Теге ике исерек алар янына килеп җиткән иде инде. Ханбал аларның сорауларына җавап итеп җилкә сикертте. Әмма Альбина югалып калмады, плащ кесәсеннән алып, кулын сузганына зажигалка-кабызгыч тоттырды. Тегеләр: «О, спасибо, мадам!»— дип кыландыра-кыландыра сөйләнеп, каты суыра-суыра «Идел» сигареты кабыздылар. Берсе артык якынрак килеп, Альбинага кабызгычын көтмәгәндәрәк кире сузды. Ул да түгел, ярсып килгән затлы далматин теге исереккә ургылып өрә башлады. Менә хәзер өстенә ташланачак, бугазыннан элеп кенә алачак иде, ханым әмер биреп өлгерде:
— Айзик, фу!..
Эт артка чигенде. Ачуы бугазына тыгылды, башын болгап, тешләрен ыржайтты. Ике исерек, алар белән бергә Ханбал катып калдылар. Елан кебек озын һәм тыгыз, ныклы койрыгын катырып, Айзик үз хуҗасыннан әмер көтте. Альбина канәгать кенә елмаеп, аңа таба якынлашты, башыннан сыйпап тынычландырды һәм муенчыгын тотып алды.
— Барыгыз, китегез, хәзер тими инде ул!— дип тә өлгерде. Ике исерек шапан-шопан сызу ягын карадылар. Әмма Ханбал урынында басып калды.
— Нигә, курыктыңмы әллә?— дип елмайды Альбина.— Диваналар, эт белән икәнлегемне күрмәделәр микәнни? Ярый әле тешләмәде үзләрен, юкса, тавышыннан бәласе күбрәк буласы иде!
— Миңа тимәс микән?
— Тәртибеңә карап. Миңа артыгы белән якын килсәң, яратмас. Бик көнче ул, хәтта анда-санда гына кайтып күренгән иремнән дә көнли.
— Булмас ла...
— Менә күрерсең...
«Шулай укмыни әле?»— дип уйлап куйды егет. Ханымда өмет бар төсле тоелгач, ул, онытылып, аның киң күкрәкләрен сиздереп торган юка плащыннан карашларын шудырып кына аягынача төшерде. Бар җире дә матур, артыгы белән чибәр төсле тәэсир итте. Аяклары да тулышып торалар. Иреннәре дә назлы күренә, чәчләре дә калын, хис томанына кертеп адаштырачак инде мондый ханым!
— Ярар!
Ханбал үз-үзенә ышанган кеше төсле сизмәстән әйтеп тә салды. Ханым тагын мул гына елмайды. Тешләре энҗесендә егетнең утлы күз карашлары чагылып киткән төсле тоелды.
— Күрербез... Айзик, гуляй!..
Бирелгән әмерне Әдрән далматины карышусыз үтәде. Тагын колын шикелле чабып, йөгергәләп йөренә башлады. Әмма булып узган вакыйгадан соң сабак алыпмы, ерак китмәде. Якында гына әле таяк башы, әле сукмак читенә ташлап калдырылган, корып беткән кыр чәчәкләре букет-бәйләмнәре яки такыялар белән уйнаштыргалап маташты. Альбинаның: «Күрербез!»— дигән сүзеннән соң коелып төшкән Ханбал беразга телен йоткан иде.
— Ә синең балаларың, хатының кайда? Ялдалармы?
Ханым сүзләренә бернинди мәгънә салмыйча гына сорап куйды. Аның өчен егетнең өйләнгәнме-түгелме, кемлеге бер дә кызыксынырлык әйбер кебек күренми иде булса кирәк. Тормышның ләззәтен генә җыярга сәләтле кылынган бу ханым, мәгәрем ки, теләге килсә, иң асыл затларны да алдында биетәчәк. Йөзенә чыккан.
— Мин әлегә буйдак,— дип белдерде Ханбал, Альбинаның ягымлы елмаюында бу хәбәрдән канәгатьлек күреп.— Баштарак тормыш көйләнеп җитмәгән иде, хәзер ошаган кызны табуы авыр...
— Сайланасыңмы?
— Бу яшьтә сайландыра инде ул. Менә синең кебек чибәрне очратсам, уйлап та тормас идем...
— Ә нигә минем кебекне?
— Сез бит бик тә чибәр!
— Шаяртасыз!— Альбина үзенең кемлеген һәм ниндилеген яхшы белгәнлектән юри шулай кыланып кына җавап бирде, әмма соравын кабатларга ашыкты: — Ә нигә бары тик минем кебекне? Үзем ярамыйммыни?
Мондый сүздән Ханбал авып китәрдәй булды. Авызында теле кипте, күкрәгендә йөрәге бәреп чыгардай хәлдә сикеренде. Ханым аның акылыны сагайтты, диваналыгын арттырды, аңын алды. Бәгырь төбенә җыелган тормышка-яшәешкә карата үпкә-рәнҗү ташларын эретә-эретә, мәхәббәт чәчәге нәзек сабагында тибрәлә-тибрәлә баш калкыта башлады. Ханбал шул бер авыз сүздән эреде дә төште. Сөйләшүләре «сез» белән «син» арасында буталуын да сизмәде.


АВГУСТ АЕ
Роман
V
Ханбалны мөкиббән иткән шушы Альбина исә Вәлишин Геннадийның икенче хатыны иде. Беренчесендә ике баласын калдырып, чак кына партия карьерасыннан колак кага язган ир, заманалар үзгәреп китү аркасында гына урыныннан очмады. Әмма өлкә комитеты комсомол конференциясе якынлашкан саен исенә әхлак мәсьәләсен төшерергә теләүчеләр табылды. Әле ул вакытларда яңа гына баш калкытып килгән кооперация вә бизнес хәрәкәте акыллы һәм сан исәбендә йөргән Геннадий өчен бердән-бер ышаныч иде. Озын буе, калку һәм калын җилкәләре, көрәшчеләргә хас сын-гәүдәсе, җитмәсә йөзгә-биткә дә чибәрлеге аның һәрбер башлаганын ахырына кадәр алып барачагы хакында белдертеп торганлыктан, өлкә комитеты исемен астында оештырган эшен алга илтергә ярдәм иттеләр. Конференция көннәре якынлашкан саен Вәлишинның бизнес һәм коммерциясе чәчәккә бөреләнеп кенә калмыйча, мул җимеш тә бирәчәге ачык гәүдәләнелә иде. Ул монда да барысын оста рәвештә хәл кылды. Бер яктан, дәүләт яклавы астына кертеп, икенче яктан, ышанычлы иптәшләренә таянып, ул шактый гына акчаларны әвеш-тәвеш китерде. Яңа хытыны булган Альбина белән икесенә тиз арада өч бүлмәле фатир алып, бу яктан да тормышы нигезенә терәк салды. Йокысын йокламаса йокламады, әмма үз дигәнендә торды. Әле ул шәһәргә барып чыкты, әле монысына. Комсомол комитетларының эшләрен тикшерү белән беррәттән коммерция мәсьәләләрен дә хәл итәргә өлгерде. Сәгать заводыннан алынган зур партияне чит илгә озатып, реклама өчен дә табышның бераз өлешен бүлү аркасында кооперативын баетып та җибәрде. Долларлар агылды. Завод директоры да аның ярдәменнән канәгать калып, алга таба да хезмәттәшлекне югалтмаска чакырды. Вәлишин ахмак түгел иде. Сүз — сүз белән, әмма хезмәттәшлек — хезмәттәшлек белән. Моны кайбер иптәшләре аңлап та җиткермәде. Әмер генә йөртергә сәләтле булулары сәбәпле, акыл казаннарында фикер камырыннан коймак пешерергә иренәләр иде. Аларның сүзләренә колак салган төс чыгарып, Вәлишин үз юлы белән барды. Сәгать заводының җитәкчелегенә кыйммәтле бүләкләр, япон аппаратуралары китертте. Чит илләр белән бәйләнеше мул уңыш вәгъдәли иде. Ә моның өчен бу төпсез коены һәрдаим сыйфатлы товарлар белән тәэмин итеп торырга кирәк. Хезмәттәшлек һәм бүләкләр менә шуның өчен бик тә файдалы чаралардан булып чыкты. КамАЗлар белән дә тыгыз элемтәләрен урнаштырырга өлгереп, үзенә Казан заводларыннан ташландык берәр цехны алырга, капитал булдырырга ниятләнде. Ни уйласа, шул эше барып чыкты. Монда да технологияне тәртипкә салу өчен шактый гына акча түгеп, шәхси предприятие-сәнәгатен булдырды.
Замана Вәлишин файдасына чуарланды. Җәмгыятьтә партиянең дә, комсомолның да авторитеты төште. Өлкә комсомол конференциясенең кирәклеге-кирәксезлеге көн тәртибенә менде. Әмма Вәлишин өчен ул ут һәм су кебек зарур иде. Беренчедән, аның шәхси бизнесы бар, ә бу — устав белән бер дә ярашмый, икенчедән, ул үзенең партия карьерасына үз куллары белән балта чапты. Аңа бер генә кала: комсомол йөгеннән иңнәрен азат итү.
Ниятләрен күпләр белми вә сизми дә калдылар.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Август Ае - 03
  • Büleklär
  • Август Ае - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3850
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2137
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3851
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2078
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2136
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    35.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3914
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1975
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3908
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1888
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4015
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2063
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3930
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1922
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4050
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2120
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4116
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2124
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4034
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3954
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4028
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1982
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3953
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1992
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3976
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2075
    33.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4009
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2118
    35.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3832
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2043
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4090
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2243
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4093
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2091
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3951
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2176
    35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4039
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2183
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4023
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2104
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Август Ае - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 1425
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 908
    47.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.