Latin

Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 01

Süzlärneñ gomumi sanı 4328
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2101
40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(Повесть-хатирә)
* * *
Минем әткәй — сугыш баласы. Яшьтән ятим калып, сугыш авылының бөтен кыенлыкларын җилкәсендә татыган кеше. Сугыш чорында күргән авырлыклар хакында сөйләргә яратмый ул, ара-тирә генә, бигрәк тә үткәннәр хакында уйланып, моңаеп утырганда, кинәт ачылып китә, малайларын үз тирәсенә җыеп, күңелен түгә башлый…
Бу хатирәләр әнә шул моңсу, әмма үтә дә изге минутлардан җыелып калганнар.
Автор
1. Кара акчарлак буламы?
Безнең авыл сугыш башланачагын белә иде. Борын-борынгыдан шул мәгълүм: хәтәр яу алдыннан төрле хикмәтле хәлләр башлана икән. Кандай кызарып кояш баеган чакта, аулак юлларда, кешеләр каршына ак кием кигән чибәр затлар очрый башлый. Үлем, Әҗәл шулай чыга, имеш. Еш кына ул матур кыз кыяфәтендә була, ди. Кырык беренче елның җәй башында күрше авылдагы Мәмәт картка шундый бер чибәркәй очрап, сугыш булачагын әйтеп киткәч, халык берара гөжләп алды. Кешеләр күңеленә “Халыклар атасы иптәш Сталин да туктата алмас микәнни бу сугышны?” дигән шик керә башлады…
Миңа — унике яшьлек малайга да килеп күренде ул “сугыш хәбәрчесе”. Яманкул чокырындагы күлгә балык тотарга барган идем. Агыйдел ягыннан акчарлаклар кергәли ул күлгә. Бу юлы да берничәсе очкалап үтте; балык күзлиләр инде, беләм. Ләкин суга тигән кош күренми. Бик сәер тоталар бүген үзләрен. Ниндидер сер бар монда…
Ул серне мин бик тиз шәйләп алдым. Чем-кара акчарлак иде ул. Дөресе — “карачарлак”. Бөтен кош шуның тирәсендә бөтерелә. Ниндидер шаукымы, сихере бар кебек аның. Тавышы да икенчерәк, шомлырак димме — ничектер карлыгып, ярсынып чыга…
Акчарлакларда балык кайгысы юк иде. Алар ниндидер уен уйнаган кебек кыланалар, гүя серле бер йола башкаралар… Үч иткәндәй, бүген балыгы да эләкми… Әллә анысына да шушы сәер кош сәбәпчеме?
Өйгә кайткач, бу хакта әнкәйгә сөйләдем. Әнкәй бер сүз дәшмәде. Әткәйгә әйткән икән.
Әткәй, кичен бергә җыелгач, үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:
— Фәүзия, әзерләнә башларга кирәк, бүген-иртәгә сугыш башланачак…
Нәкъ бер атнадан сугыш башланды. Тагын бер атнадан әткәйне алып киттеләр. Теге кара акчарлак бүтән күренмәде. Кесәмә таш та алып йөри башлаган идем югыйсә… Сугыш хакында хәбәр итәр өчен күрше-тирә авылларга китеп барды, ахры…
2. Әткәйнең җиз камчысы
Әткәй авылда бригадир булып эшли иде. Ул минем хәтердә кара туры аты белән, аннары җиз саплы камчысы белән калган…
Китәргә җыенып беткәч, әткәй әнкәй белән икебезне үз янына чакырып алды. Нишләптер иң элек миңа эндәште ул.
— Улым, Хәмитҗан, син хәзер өйдә минем урынга каласың. Өйне кара, әнкәңне сакла. Кысыбрак тотсагыз, берәр елга җитәрлек ризык бар, калганын эшләп юнәтерсез…
Әткәй бик күп нәрсәләр хакында сөйләде. Ничек хуҗа булырга, мал карарга, авыр чакта кемгә барырга… Сугышның авыр, озак буласын да әйтте...
Үзем тыңлаган булам, ә күзләрем әткәйнең итек кунычында. Аннан теге затлы камчының җиз сабы күренеп тора!.. Калдырмас микәнни? Үзе белән фронтка алып китәр микәнни? Ә үлеп калса? Бу камчы әрәм була бит!..
Гөнаһлы уйларның иге-чиге юк. Ә әткәй сөйли дә сөйли. Әнкәйгә мине карарга куша, миңа әнкәйне карарга куша…
Ниһаять, кузгалырга вакыт җитте. Утырып дога кылдылар. Мине урталарына утырттылар… Әнкәй елый башлады. Әткәй әнкәйнең елаганын яратмый, ә бу юлы бер сүз дә әйтмәде…
Әткәй сугышка китте, күзләрне камаштырып торган җиз саплы камчысын да үзе белән алып китте. Ул камчы беренче төнне үк төшемә керде. Имеш, әткәй миңа шул камчыны сузып тора. Мин алмыйм. “Үзеңә булсын, дошманнарны камчыларга кирәк булыр”,— дим…
Иртән торуга, басуга эшкә киттем. Без ул көнне борчак басуында пакус әйләндерергә тиеш идек. Үзем эшлим, үзем кичә генә әткәйләр киткән басу капкасы ягына карап алам. Әткәй бөтенләй дә сугышка китмәгәндер, һаман әле шул басу капкасы төбендә басып торадыр кебек…
Шул вакыт капка баганасында ниндидер нур балкып китте. Бу нур балкышы, күз карашларым аша суырылып килеп, җаным янына ук төшеп ятты! Нинди нур бу, нинди балкыш? Ике җәпле таягымны бер читкә аттым да, җаныма килеп иңгән серле балкыш янына киттем. Тыным-сулышым бетеп барып җиткәнче югалмады, сүрелмәде ул нур. Менә ун, биш адым калды… Инде үрелеп аласы гына, шул нурны алып, өметле, бәхетле буласы гына калды!
Юк, шундук үрелеп ала алмадым әле. Баскан урынымда туктап, катып калдым. Басу капкасының уң баганасында әткәемнең нурлы җиз камчысы эленеп тора иде!
3. “Җан” җанны саклый
Сугыш башланып, берничә атна үтүгә үк, авылга “кара кәгазь”ләр килә башлады. Түбән очтан киткән Зиннәтулланың җаны иң беренче булып кыелды. Ул чик буенда хезмәт итә иде. Бөтен авыл җыелып кайгырды. Аннары Ислам, Гомәр абыйлар һәлак булдылар. Аларга да еладык. Кайгыга күнегәсең икән. Үлем хәбәрләре күбрәк килгән саен, азрак елыйбыз. Бераздан яшь түкмичә, үз эчләребезгә бикләнеп, борчылып, шомланып яши башладык…
Сугыш афәте кергәнгә ярты ел үтте. Авыл унсигез кешесен югалтты. Әлегә әткәйдән хәбәр юк. Баштарак кош теледәй генә ике хаты килгән иде, аннары килмәс булды. Күңелебезне төшермибез. “Кара кәгазь” юк бит — шуңа да җан сөенә.
Ә беркөнне тагын да куанычлырак хәлгә тап булдык. Без әнкәй белән фермада ат җигеп эшли идек. Шулай төшке ашка кайтып киләбез. Астурам чатындагы кое тирәсендә җыелып торган хатын-кызлар янына тукталдык. Әнкәй сүзгә кушылып китте, мин пар бөркеп торган атымның аркалыгын бушатырга керештем.
Күршедәге Хәтирә карчыкның сүзе мине сикәндереп җибәрде.
— Ирләрегезгә “җан” кушып сөйләшегез, “җан” җанны саклый, ди ул…
— Ничек инде? Ничек? — диештеләр хатыннар.
— Ничек булсын, ирләрегезнең исемнәрен әйткәндә “җан” дип өстәп куегыз. Менә синең ирең ни исемле? Фәхриме? Хәзер Фәхриҗан дип сөйләш. Синеке Сабирҗан булыр, ә синеке — Мөхәммәтҗан…
— Ә минеке, минеке ничек була инде? Бер дә телгә килешә алмый бит?..
— Вилме?
Әйтсәм әйтим, Вил абыйның исемен Ленин бабай исем-фамилиясенең беренче хәрефләреннән алып куйган булганнар.
— Вил… Вилҗан булыр.
— Андый исем буламыни?
— Булыр, булмый кая китсен. “Җан” барлык исемгә дә килешә ул…
Шунда әнкәй сүзгә кушылды:
— Хәтирә апа, минем Рәхимҗаныма “җан” кушарга кирәкме?
— Юк, аның үзенең “җан”ы бар бит.
Чынлап та, бу “җан” дигәннәре кешене саклый икән. Минем әткәйдә дә “җан” бар — шуңа да ул исән! Безнең авылда сугышка киткән Сәлимҗан, Галимҗан, Тимерҗаннар да исән… “Җан” кергән бер генә кеше дә үлмәгән булып чыкты. Шул көннән башлап, фронттагы бөтен ир-атлар да “җан”лы булдылар, хикмәти Хода, “кара кәгазь”ләр килү дә тукталды.
Урамдагы сөйләшүләрдән көләсе килгән чаклар да була иде.
— Хәят апа, синең Сөләйманҗаннан хәбәр юкмы әле? — дип сорый Мәймүнә дигән хатын.
— Юк шул әле, синең Фуатҗаның ни яза соң? Безнекеләрне күрмәгәнме?
— Сезнекеләрне күрмәгән. Ә менә күрше авылдагы Сәйярҗан белән райондагы Билалҗанны күргән…
Юк, “җан” дип әйтү генә сугыштагыларны саклап бетерә алмады. Язгы чәчүгә әзерләнеп йөргән көннәрдә Хәят апаның ире Сөләйман хакында кайгылы хәбәр килде. Бу юлы инде Сөләйманҗан дип тормадылар, ничек бар шулай— Сөләйман дип кенә сөйләштеләр…
Беренче май бәйрәменә авыл тагын өч кешесен югалтты. Ләкин моңа карап кына халык “җан” кушып сөйләшүдән туктамады. Барыбер өметле иде бу сүз.Ә сугыш вакытында өмет бик кирәк, шунсыз исән калам димә…
Минем әткәйдән “кара кәгазъ” килмәде. Әнә шул “җан”ы саклагандыр инде… Тик… ул әйләнеп тә кайтмады… “Хәбәрсез югалды” дигән хәбәре генә килде. Хәбәрсез югалу үлү дигән сүз түгел бит әле. Бәлки, исәндер, бәлки, исәндер дип, сугыш беткәнче өметләнеп яшәдек. Әнкәй, әткәйне телгә алганда еш кына “Рәхимҗан-җан” дип тә әйткәли иде. Бик яшәтәсе килгәндер шул.
Ике “җан” да кайтара алмады әткәебезне. Ул шул ике җан арасында, дөресрәге, ике дөнья чатында, авылга кайту юлында япа-ялгызы торып калды, ахры…
4. Атны кайсы яктан җигәләр?
Сугыш елларында ун яшьләре тулган малайлар атта эшләделәр. Җәйге, көзге басу алар карамагында булды.
Безнең якта атлар күп. Сугыш беткәнче аларның төп өлешен саклап кала алдык. Ун-унбиш яшьлек малайлар ул гайрәтле атларны тыңлата алгандырмы, юкмы — хәтерләмим, анысы хәзер мөһим дә түгел. Иң мөһиме, авылда атны яхшы белгән абзыйлар булган. Шакир карт әнә шундый “ат җене кагылган” бер кеше иде.
Сәерлеге дә бар. Атта эшләр өчен җибәрелгән малайлардан сынау алырга ярата ул.
— Атны кайсы яктан җигә башлыйлар соң? — дип сорый ул, мышык-мышык борынын тартып, каршысында басып торучы малайдан. Тегесе ык-мык килеп тора башласа, ике дә уйламыйча: — Бар, белеп кил, — дип өенә кайтарып җибәрә.
Икенче берәүдән:
— Яхшы атны ничек беләләр? — дип сорый.
Моны күп малай белми. Ә мин беләм. Кайсы яктан җигә башларга икәнен дә беләм. Әткәйдән беләм. Сул яктан. Яхшы атны исә суга кертеп сыныйлар. Затлы ат бервакытта да үзе эчә торган суга йомышламый, түзә, ярга чыккач кына бушана. Суга сигән атның кадере дә юк, андый ат бозылган ат була.
Беренче мәртәбә фермаларга ат алырга килгәч, Шакир карт миннән берни дә сорамады. Мин аның сынавына әзер идем, ә ул сорамады. Якындагы алмачуар янында күпме генә булашсам да, сорамады. Күңелем төште — әллә бирмәскә уйлыймы?
— Ошыймы? — дип сорады ул, алмачуар ягына ымлап.
— Ошый…— дип суздым мин, янымдагы атның яңагыннан сыйпап.
— Шуны җигәрсең, килешәсез дә бугай… Бар, лапастан әйберләрен кереп ал…
Шулай эшләп киттем. Атларны яратам мин. Алар кешеләрне аңлыйлар. Сөйләшә генә белмиләр. Дуслыкны аңлыйлар. Кадерлиләр…
Сугыш тәмамланыр елны авылдагы атларга Шакир карт белән икәү хуҗа булып калдык. Бу Хода бәндәсе мине үзенә ярдәмче итеп алды.
Шунда, бер җаен туры китереп, сораша башладым:
— Әйт әле, Ак бабай, нигә теге вакытта миннән берни дә сорамадың? — дидем.
Ә ул тиз генә җавап бирмәде. Тәмәкесен төреп, кабызып җибәрде. Утарда тибенеп йөргән яшь тайларны барлап алды…
Шуннан соң гына, беренче герман сугышыннан ук телгәләнеп кайткан ямьсез иреннәре белән матур елмаеп әйтеп куйды:
— Син, Хәмитҗан балам, сынауны үткән идең инде. Хәтерлисеңме, капкадан керүгә, иң элек Алмачуар янына бардың… Аны тыныч кына узып китә алмадың… Шунда аңлап алдым: син атларны яратасың. Сорап-нитеп торуның кирәге дә юк иде…
Сугыш вакытында безнең авыл сыер җикмәде. Шакир картның атлары барысын да җиренә җиткезеп эшләде. Безне, сугыш чоры малайларын кеше итүдә дә Ак бабайның өлеше зур булды. Ул һәр терлек иясенә, бигрәк тә атларга кеше белән тигез карарга өйрәтте…
Җиңүне генә күрә алмады. Кырык бишенче елның апрелендә, басу карап йөргәндә, минем Алмачуар өстендә җан очырды бу изге карт.
5. Фронттан хатлар
Сугыш авылы өчен иң якты, кадерле минутлар фронттан килгән хатлар белән бәйләнгән. Безнең авылда кич утырып хат уку гадәте бар иде. Кайбер апалар өй борынча йөреп укыйлар. Кайчакта авыл буйлап өчпочмаклы хат үзе генә китә. Иясенә урап кайтканчы ул таушалып, теткәләнеп беткән була иде.
Фронт хатларын укуның үз йоласы бар. Аны тиз генә укый башламыйлар. Иң элек дога кылалар, укыгач та тиз генә таралышмыйлар, хатны язган кеше хакында сөйләшеп утыралар. Кем хакындадыр начар дип әйткәннәрен ишеткәнем булмады, фронттагыларны әйбәт яктан гына искә алалар иде.
Аннары ничек җавап язу хакында киңәшәләр. Кемнәрдән сәлам әйтергә, кемнәрдән әйтмәскә… Хат ахырында җыр булырга тиеш. Монысы мәҗбүри. Анысын да киңәшеп язалар. Кабатланган булырга тиеш түгел. Яңа җыр сорап Өммегөлсем карчыкка яисә шул ук Шакир картка баралар.
Мин әнкәйләрнең кемгә нәрсә язганнарын инде хәтерләп бетерә алмыйм, әмма фронттан килгән хатлардагы юллар йөрәгемә мәңгегә уелып калдылар. Хәзер шул хакта еш уйланам: ул хатларның ияләре үзләренең хисләре, уйлары, мәхәббәтләре һәм нәфрәтләре белән чын әдипләрдән бер дә ким булмаганнар; алардагы ихлас, бөек хисләр талантлы язучыларның талантлы әсәрләрендә дә сирәк очрыйдыр…
Түбән очта яшәп, гомере буе басудан кайтып кермәгән Чыпчык Мөхәммәтенең язганнары әле дә күңелемне дулкынландырып тора…
“Монда хәлләр мөшкел. Куркыныч, — дип язган иде ул хатында. — Куркып чигенүчеләр күп. Чигенү — хыянәт белән бер. Мин сугыштан, үлемнән курыкмыйм, хыянәттән куркам. Хыянәт итеп иманымны сатсам, кешелегемне югалтсам, Агыйдел елгасы дулкынланганда, үрелеп яңагыма сугар кебек… Кайтып кергәндә, бакчабыз түрендәге шомырт куагы йөземә чабып җибәрер кебек… Әнкәй, минем өчен оялып, кешегә туры карый алмас, шул оялуы белән күңелемне, җанымны яңаклар кебек…”
Мин тагын шуңа игътибар иттем. Гади генә авыл кешеләре дә туган ил, туган җир хакында матур итеп, тәэсирләнеп яза беләләр иде. Әткәйнең икенче, соңгы хатындагы юлларны мәңге онытасым юк. Безне сагынуы хакында әйткәч, ул туган ил хакында болай дип язып куйган: “Туган ил дөньяның кайсыдыр тарафында түгел, ул йөрәк янында, җан түрендә яши икән”, — дигән.
Шулай да нык истә калганы язылып бетмәгән хат булгандыр. Ул хат пожар урамында яшәүче Гайфулла абыйдан килгән иде. Бөтен авыл белән укыдык. Хикмәт шунда ки, бу хатның ахыры юк, ярты сүздә өзелеп калган… Ничек алай килеп чыккандыр — бу хакта кем генә әйтә алыр икән. Сугышның бер сере булып калды ул хат. Ә Гайфулла агай үзе әйләнеп кайтмады, үле хәбәре дә килмәде…
6. Туганлык
Фронттан беренче кеше кырык беренче елның октябрендә кайтты. Ике аяксыз, бер кулсыз Галләм абзый иде ул. Авылга аны бер хәрби кеше китереп куйды. Кечкенә агач йорт алдына бөтен авыл җыелды. Ләкин безгә — малайларга чират тигәнче бер атналап вакыт узды. Шулай да, ничек кирәк алай хатыны Сания апаны килештереп, Галләм абзый янына керә алдык.
Без дәррәү килеп кергәндә, ул түшәктә йокымсырап ята иде. Сискәнеп уянды да, сыңар беләгенә таянып, торып утырмакчы булды. Ләкин теләгенә ирешә алмады, шуып, кабат элекке урынына төшеп ятты.
Килеп күрешкән булдык. Рәтен белеп бетермәсәк тә, фронт хәлләрен сорашырга керештек. Галләм абзыйның нәрсә сөйләгәннәре хәзер хәтердә калмаган инде. Бер кош хакындагы гыйбрәтле хикәяте генә истә.
Яраланып сугыш кырында калган Галләм абзый бомба чокырында бер тәүлек аңсыз ята. Якын-тирәдә теленә салырлык үлән дә булмый. Шул вакыт аның янына бер урман күгәрчене ияләшә. Баштарак ул бу үлеп барган адәм баласын карап, күзәтеп кенә тора. Аннары юкка чыга, тагын очып килә. Килә дә Галләмнең кибеп-яргаланып беткән иреннәренә томшыгын тидерә. Ул бер тамчы суның тәмен яралы солдат шундук тоеп ала, башын калкыта, күкрәгендә басып торган кошка рәхмәт әйтмәкче була… Кош көне буе томшыгында су ташый, ара-тирә суалчан, бөҗәк яисә җимеш бөртеге алып килә… Галләм берсен дә кире какмый, шулай аңа хәл керә башлый.
Урман күгәрчене икенче көнне дә яралы яныннан китми. Өченче көнне дә армый-талмый су, ризык ташый…
Һөҗүмгә баручы солдатлар килеп тапканда, Галләм янында таныш кош булмый инде. Ходай Тәгалә изге ният итеп җибәргән бу җан иясе үзенең газиз балаларын туендырырга китеп баргандыр шул…
Галләм абзый протез белән йөрергә бик тиз өйрәнде, басу-кырларга су илтте, төшке аш ташыды…
Күпме беләм, шул гомерендә ул гел кошлар белән сөйләшеп йөрде. Кулында бер телем ипи булса, яртысын, сындырып, шул канатлы дусларына бирә иде…
Галләм карт тарихыннан мин шуны аңладым. Сугыш кешеләр гаме генә түгел икән. Бөтен тереклек тоя икән аны, бөтен тереклек аңа каршы көрәшкә күтәрелә икән… Сугыш вакытында табигатьтәге һәр җан бөртеге, тереклек иясе берләшә, туганлаша, шуңа да тормыш, игелек, изгелек һәрчак үлемнән өстен булып кала…
7. Күңел күзе
Кырык икенче елга чыккач, югары очта торучы Оркыя апалар “кара кәгазь” алдылар. Гадәттәгечә, тол хатынны юатырга туганнары җыелды. Безгә чыбык очы туры килгәнгә, әнкәй дә, әнкәйгә ияреп мин дә, кар ера-ера югары очка киттек. Күршеләрендә торучы Ак бабай да шунда булып чыкты. Тагын берничә хатын-кыз, бала-чага бар иде.
Без барып кергәндә тыныч кына сөйләшеп утыралар иде. Мине бигрәк тә Оркыя апа аптыратты. Аптырарсың да, ире сугышта үлгән, ә ул, исе дә китмичә, елмаеп сөйләшеп утыра!
Кулында — Вәлиәхмәтенең сурәте. Фронтка баргач төшеп җибәргән булган. Хәрби киемнән. Елмаеп карап тора. Оркыя апаның сүзләре дә шул хакта.
— Әнә ничек көлеп тора бит ул җанкисәккәем!.. Җиңеп чыккан диярсең! Мондый кеше үлә димени?! Ялгышканнар гына ул, күңелем сизә, күңел күзем күрә… Үлмәгән ул, үлмәгән!
Аңа башкалар кушыла.
Ахырдан Ак бабай төгәлләп куя:
— Исән булса кайтыр, балам, кайтыр, кая китсен ул. Рәхмәт үзеңә, ышанып көтә беләсең, көтсәң, кайта ди ул… Көт, синең Вәлиәхмәтең дә кайтыр…
Кайтканда, юллар Ак бабай белән бергә туры килде. Ул вакытта аның әйткән сүзләре әле дә истә. “Үлгән кеше сурәтенә болай карамыйлар… Чынлап та исән микән әллә?” — дигән иде ул.
Ходай шаһит, Вәлиәхмәт абый исән булып чыкты. Үлде дип яу кырында калдырып киткәннәр, ә ул госпитальгә эләккән. Башта хаты килде, аннары, Берлинны алып, елмаеп үзе кайтып төште…
Бу вакыйгадан соң авыл халкы “кара кәгазь”ләргә бөтенләй башкача карый башлады. Ирләре сугышта үлеп калган кайбер хатыннарның Оркыя апа янына юратырга йөрүләре хакында да имеш-мимешләр ишетелгәләп калды.
8. Җирдән аерылган — җиңелгән
Кырык икенче елның сабан туен шомланып көтеп алдык.
Чәчүләр әйбәт кенә узды, уңышлар шытып чыкты, авыл печәнгә төшәргә әзерләнә башлады. Кышын нык кына арыкланган маллар көрәйде, тартылып, үсеп киткән малайларның бит очларына ит кунды.
Безнең авылда яшьтән үк даннары чыккан ике көрәшче егет бар. Наил белән Равилне бөтен тирә-як белә. Быел аларның бигрәк тә җаваплы еллары. Көзгә аларга повестка киләчәк. Димәк, соңгы сабантуйлары. Җиңүгә кадәр соңгысы.
Язгы чәчү бетәр-бетмәс, Наил эшкә чыкмый башлады. Авырыйм дигән булып, өендә әнисенең майлы коймагын ашап ятты. Көзен сугышка китәсе булгач, беркем бер сүз әйтә алмады. Наилнең, эштән качып, сабан туена әзерләнүен бөтен авыл белә иде. Моны Наил үзе дә яшермәде. “Сугышка китсәм дә, әнкәйгә тәкә калдырып китәм”, — дип мактанып йөрде.
Равил әнисе белән генә тора. Тормышны җигелеп тартучы егет ул. Әнисә апа соңгы вакытта авырыбрак йөри, шуңа да Равилгә икеләтә тырышырга туры килә. Аның ябык чандыр гәүдәсенә карап, бер дә көрәшче дип уйламассың. Ләкин бөтен кеше белә: Равилнең көче тәнендә түгел, йөрәгендә!
Сабантуйдагы ямансулык җанны өшетерлек иде. “Сугыш ни, Сабантуй ни…” дип йөрүчеләр күп булды. Мәйданда күбрәк хатын-кызлар, яшүсмерләр, бала-чагалар. Карт-корылар күренгәли. “Кара кәгазь” килгән йортлардан бөтенләй чыкмаганнар.
Колхоз рәисе Чулак Солтан мәйданны Сталинга рәхмәт әйтеп, фронттагыларга җиңү теләп ачып җибәрде. Чәчүдәге алдынгыларны котлады, кемгә сабын, кемгә чүпрәк-чапрак өләште.
Чабыш-мазар булмады. Атларны болынга төшәргә саклыйлар. Уен-көлке дә бер читтә җыелып торган кыз-кыркынның чыркылдашуыннан узмады. Һәркем көрәшне көтә иде. Ул бөтен уеннар уйналып беткәч кенә башлана.
Менә мәйдан уртасында Наил белән Равил генә торып калды. Алар сөлгеләрен беләкләренә урап, бер-берсенә текәлеп, түгәрәк буенча әйләнеп чыктылар, шулай “соңгы алыш” йоласын башкардылар.
Баштарак Наил көчлерәк кебек иде. Раилне күтәрә дә куя, күтәрә дә куя. Әмма, янтаеп, тәгәрәтеп җибәрә алмый. Равил, чәчрәп барып төштем дигәндә генә, мәче җитезлеге белән ике аягына тора да баса, тора да баса… Ул үзе әлегә көчәнеп булашмый, ниндидер җай көтеп йөри…
Наил арый башлады. Өйдә ятып, түгәрәкләнеп, бүртеп киткән гәүдәдә егәрлек озак тормый шул. Ә ябык, чандыр Равил һаман шул килеш — җитез, өлгер, елгыр… Менә ул бер ике мәртәбә Наилнең билен тотып, аны күтәрергә тырышып карады. Тегесе, тезләрен як-якка аерып, бөтен гәүдәсе белән җир өстенә сузылды. Ләкин җир аңа ярдәм итә алмады. Равил Наилнең биленнән шундый итеп кысып тотты, теге хәтта кычкырып куйды. Ул арада Равил, каерылып, Наилне җирдән куптарып алды, аннары, уң якка янтаеп, баш аша чөеп җибәрде. Наил авыр гәүдәсе белән чирәм өстенә чәчрәп барып төште. Мәйдан халкы, аягүрә басып, аһ итеп куйды.
Янымда басып торган Шакир картның фәлсәфәсе мине сискәндереп җибәрде.
— Җирдән аерылган кешенең көче китә шул,— диде ул.
9. Икмәк исе
Кырык икенче елның кышында ачлыкның нәрсә икәнен танып белдек. Авылда шешенеп берничә кеше үлде.
Колхозда уңыш та ярыйсы гына булган иде югыйсә. Ләкин бөтен ашлыкны фронтка алдылар. Келәтләрдә вак-төяк фураж белән орлык ашлыгы гына торып калды. Анысын да агулап куялар. Агулы орлык ашап, сугыш елларында күп кеше эчен бозды, сәламәтлеген бетерде.
Ачлык безне дә урап узмады. Өйдә икмәк, он бетте. Бәрәңге суына алабута ипиен җебетеп ашыйбыз. Җитмәсә, авырып киттем. Юньле-рәтле киеме дә юк бит аның, салкын җил, кыска сырмадан кереп, тәнне генә түгел, йөрәкне, җанны өшетә…
Әткәйдән хат килми, әнкәй елый да елый, ә мин авырып, саташып ятам… Дарулар юк, үлән суы эчәм, җимеш кайнатмасы кабам, әнкәй каяндыр бер кашык бал табып кайткан. Аны кабып чәй эчкәч, тәнем кызыша башлады, манма тиргә баттым. Әнкәй өстемне алыштырды. Ничә көнгә беренче мәртәбә басылып йоклап киттем.Төш күрдем. Әткәй белән әнкәй өстәл артында утыралар, имеш. Мин дә шунда. Әткәй ипи кисә. Бер кисәген миңа бирә. Мин бу икмәк телемен олы итеп кабам да аш чөмерәм. Шунда берничә ипи валчыгы кулымдагы сыныгымнан кубарылып өстәл өстенә төшеп китә, аннары идәнгә тәгәри… Әткәй, кулындагы икмәген сак кына өстәлгә куеп, идәндә яткан ипи валчыкларын учына җыеп ала да стена бурасындагы ярыкка кыстырып чыга. Әткәйме, әнкәйме — кайсыдыр әйтә кебек: “Идәнгә төшкән ипи валчыгын җыеп алып, стена ярыгына кыстырсаң, ачлык килми!” — ди.
Ул икмәкнең тәмен аермачык тоям. Үзем йоклыйм, үзем тоям… Әнкәйнең:“Аша, балам, аша, икмәк хәл кертә ул”,— дигән ягымлы тавышын ишетәм.
Бу ягымлы тавышка ияреп, үземнең ач дөньяма кайтам. Янымда әнкәй утыра, кулында агач кашык.
— Әнкәй?
— Әйдәле, кап, балам, икмәк хәл кертә ул…
Шунда гына агач кашыктагы икмәк измәсен күреп алам, дөресрәге, сизеп, тоеп алам! Юк, юк, сугыш чоры икмәге түгел бу! Сугышка кадәрге икмәктән генә шундый татлы, хуш ис килә иде!..
Шушы ике-өч кашык ипи, чынлап та, миңа хәл кертеп җибәрде. Башымны калкытып торып утырдым.
Бер җаен туры китереп, әнкәйдән сораша башладым:
— Әнкәй, әйт әле… Каян бу ипи?
— Каян дип… Бура ярыгыннан, балам… Идәнгә төшкән ипи валчыкларын кыстырып бара идек бит!.. Шуннан…
Минем елыйсым килде, һәм мин, каһәрле сугыш башлангач, беренче мәртәбә рәхәтләнеп, үксеп еладым.
10. “Әмрикә паегы”
Бу сүзем, ирен сугышка озатып, берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән ялгызы торып калган Зөләйха апа хакында.
Әйттем бит инде, ачлык безнең авылга сугышның икенче кышында ук килеп җитте. Өй борынча йөри-йөри, беркөнне ул Зөләйха апаларга да барып кергән. Әнкәй бервакыт эштән кайткач: “Зөләйха апаң шешенгән”, — диде. Бу миңа “Зөләйха апаң үлгән” дигән хәбәр булып ишетелде, йөрәгемне авырттырды. Чөнки авылда шешенеп үлүчеләр бар иде инде. Үзара сөйләшеп, бер-ике уч борчак оны илтергә булдык. Ләкин әнкәйнең, күңелсез генә: “Барыбер балаларына бирәчәк инде, үзе авызына да алмаячак”,— дип әйтеп куюы минем яшь йөрәгемне тагын да ныграк тетрәндерде. Шуны аңладым: Зөләйха апа бөтен тапкан ризыгын, үзе ашамыйча, балаларына биреп барган. Хәзер аның ашыйсы да килмидер инде. Чөнки ачтан шешенгән кеше бервакыт ризык тәмен, ризык исен сизми башлый, тамагы тук кебек хис итә… Андыйларның тәннәренә басып-басып карыйлар. Бармак очы белән баскалаган тән тиресе, үз урынына кайтмыйча, чокырланып кала икән, димәк, бу кеше үлем ачлыгына дучар.
Боларын соңыннан гына белдем: Зөләйха апаны кәнсәләргә чакырып алганнар. Нык кына ачуланганнар.
— Син нәрсә, фронтовик хатыны?! — дигәннәр. — Безне хур итмәкче буласыңмы? Ирең фронтта батырларча һәлак булып калды, хәзер үзең, балалар дип, бер тәгам ризык капмыйча җан тәслим кылмакчы буласыңмы? Фронтовик хатынын ачтан үтергән өчен беләсеңме безгә нәрсә булачак? Син бит үзеңне түгел, безне кабергә кертәсең, бөтен илгә, Сталин партиясенә, җиңүгә тап төшерәсең! — дип, сугышның иң зур авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән юлбашчыбызның исемен әйтүгә кадәр барып җиткәннәр.
Зөләйха апа нәрсә әйтсен. Күз яшьләрен мелт-мелт тамызып, тик басып торган. Аннары, хәлсезләнеп, мич алдына өеп куелган утын өстенә егылган…
Зөләйха апаларга “Әмрикә паегы” билгеләделәр. Төсле пакетларда бирелә торган бу тары боткасы аның үзен дә, дүрт баласын да үлемнән коткарып калды. Ул паек безгә дә эләккәләде әле. Шул “Әмрикә” дигән сүз тартып китергәндер инде. Аларның ботка пешергән вакытларын чамалап килеп керсәк, Зөләйха апа безгә берәр кашык чит ил күчтәнәче каптырып чыгара иде. Тәмле иде ул ботка! Майлы иде! Хәтта баллы иде! Аның тәме хәзер дә тел очында. Ләкин теге бал тәме генә онытылган… Сугыш ачысы “Әмрикә паегы”ның татлы тәмен тәмам оныттырган иде.
Ә Зөләйха апаның балалары үсеп кеше булдылар. Хәзер бер малае Америкада тора. Анда яшәү рәхәт икән. Ләкин авылын, туган җирен бик сагына, ди…
11. Көч — йөрәктә!
1944 елның ахырында авылда тагын ике фронтовик пәйда булды. Берсенең кайтканын сизмәдек тә. Пожар урамындагы Кәрлә Гарәфи иде ул.
Әнкәйнең эшкә китешли генә:
— Гарәфи абыең кайткан, диләр, сорашып аласы иде, әтиеңне күрмәгәнме? — дигән сүзенә баштарак игътибар да итмәдем.
Чөнки мин бу кешене бөтенләй дә белмим. Ул сугышка кадәр үк шахтага күмер чабарга чыгып киткән булган. Авылдан озатылмагач, аның кайтуына әллә ни аһ итмәделәр. Хәтта: “Фронтта булды микән?” — дип шикләнүчеләр дә табылды. Сәбәбен эзләп торасы да юк — гимнастеркадан аны беркем дә күрмәгән.
Ул вакытта фронттан кайткан һәр кеше хәрби киемнән йөри иде. Берничә көн орден-медальләрен дә салмый. Өй борынча йөреп, хәл-әхвәл белешеп чыкканнан соң, кәнсәләрдән эш-“нәрәт” алгач кына сандыкка салып куела ул орденнар, погоннар.
Аннары… Буе да бик кечкенә иде шул Гарәфи абыйның. “Кәрлә Гарәфи” дип юкка гына атамаганнардыр. Юри янына басып караганым булды — миннән чак кына калкурак… Буена да түзәр идең, холкы белән бик юаш иде ул. Аның, “ур-ра” кычкырып, баш очына беләк буе граната күтәреп, немецларның “тигр”ларына каршы һөҗүмгә баруын берничек тә күз алдына китерә алмый идек.
Үзеннән дә фронт хакында бер авыз сүз чыкмады. Гүя сугышта бөтенләй булмаган да… Бу хәл безне — фронтовик малайларын — нык кына үртәде; сугышта үлеп калган әтиләр өчен ялганчы Кәрләдән үч аласы килә башлады.
Кечкенә буена, юаш холкына карамыйча, Гарәфи абыйны тегермәнгә куйдылар. Әйбәт тегермәнче иде ул. Тегермәннең туктап, ватылып торганын хәтерләмим. “Гарәфи тегермәненең оны әйбәт, тәмле, туклыклы”, — дигән сүз дә чыкты бервакыт. Үзе кадәр капчыкларны “эһ” тә итми күтәреп алып кереп китә иде. Карт-корыга бик булыша иде, ятим балаларга качырып кына берәр уч он өләшкәне дә булгалады.
Без аның тырыш, игелекле, гадел булуы хакында бик уйланмый идек шул. Ачлыктан, авыр эштән нык кына миңгерәүләнгән башларыбызда бер генә сорау бөтерелә иде: “Фронтта булганмы, юкмы? Булса — ярый, булмаса — эләгәчәк үзенә…”
Һәм эләкте дә.
Кырык бишнең апрель ахырлары. Кәрлә Гарәфинең атта эшләп йөргән чагы иде. Чәчүгә ашлык ташыйбыз. Егетләр “алдакчы Кәрлә” атының аркалык һәм тәртә бауларын кискәннәр. Тау менгәндә өзелерлек итеп кенә калдырганнар. Чынлап та, үр тавын менгәндә орлык тулы арба, аттан аерылып, кирегә — аска таба төшә башлый. Гарәфи күп уйлап тормый, артка йөгереп чыга да тәгәрмәч астына ята, шулай итеп, егерме биш пот ашлыкны Яман Күл чокыры сазлыгына батудан саклап кала…
Кешеләр килеп тапканда, арба тәгәрмәченең тимер кыршавы, Кәрлә Гарәфинең сул беләген имгәтеп, кабыргалары арасына кереп кысылган була.
Җиңү көнендә ул авырткан кулын кара чүпрәккә асып чыкты. Чып-чын фронтовик кебек. Шушы көнне без аны беренче мәртәбә гимнастеркадан күрдек. Күрдек тә… телсез калдык. Аңсыз, җансыз кала яздык хәтта. Гарәфи солдат түшендәге орден-медальләрнең исәбе-хисабы юк иде. Минем бу чаклы орденны аңа кадәр дә, аннан соң да бер кеше түшендә дә күргәнем булмады.
Без ул көнне Гарәфи абыйдан ерактарак йөрергә тырыштык. Оят иде безгә, бик тә оят иде. Ул көнне генә түгел, бөтен гомеребез буе оялып, кыенсынып яшәдек бу “кәрлә герой”дан. Безнең өчен олы бер гыйбрәт булып калды ул. Шул вакыттан мин гомерлеккә аңлап калдым: көч — беләктә түгел, көч йөрәктә икән! Исемен генә хәтерләмим, кайсыдыр шагыйрьнең шигыре бик тә туры килә Кәрлә Гарәфи тарихына:
Йөрәк бит ул,
Йөрәк бит ул, —
Йодрык кадәрле генә.
Ләкин аны тоя ала
Олы бәгырьле генә.
Бәгырьдән үсә йодрык —
Шуңа кадерле бит ул.
Йодрык кына булса да,
Йөрәк кадәрле бит ул!
12. “Тәртипсез” малай
Ничек кенә авыр булмасын, мәктәптә дәресләр тукталмады. Уку көннәре кыскарды, сәгатьләр кыскарды, әмма мәктәп ябылмады. Суык та, ачлык та үзәкләрне өзә, әмма ел әйләнәсендә колхоз эшен җигелеп тартучы авыл малайлары киләчәктә укуның никадәр кирәклеген аңлыйлар иде.
Безнең мәктәптә дә әйбәт укучылар, шулай ук начар укучылар, тәртипле балалар, шулай ук тәртип бозучылар бар иде. Бигрәк тә Зөфәр исемле малай нык җәфалады укытучыларны. Йә урамда җен булып каршыларына чыга, урындыкларына су түгеп куя, аркаларына ямьсез сүзләр язып элә, алар кебек кыланып, кәмит күрсәтеп йөри…
Безнең класста укыган Зөфәрне мин дә яхшы беләм. Тәртипсез булса да, гадел малай ул. Уйнаганда да, эштә дә хәрәмләшми. Дус та була белә. Ә менә мәктәпне атлап керүгә “җене кузгала”, билләһи!
Бер вакыйгадан соң мәктәптә аңа мөнәсәбәт үзгәрде. Хәтта ул үзе дә үзгәрде. Шул хакта бөртекләп сөйләмәкче булам.
Ботаника дәресе иде. Зәмзәмия апа керә. Исеме матур булса да, үзе бик усал апа. Сүзне сүзгә сорап җанны ала. Бигрәк тә Зөфәргә каныга. Зөфәр китап сүзләрен яратмый, үләннәр хакында үз сүзләре белән, үзенчә сөйли.
Беркөнне Зәмзәмия апа Зөфәрне “тотты”. Иң арткы партада астан гына нидер эшләп утыра иде ул.
Укытучы аның иелгән башын күреп калды да:
— Сәфәргалиев! — дип кычкырды.
Зөфәр шундук башын күтәрде, сикереп торып, үрә катты. Ул арада идәнгә нәрсәдер шапылдап төшеп китте.
Зөфәр төшкән әйберен иелеп алмакчы булган иде, Зәмзәмия апаның чәрелдәвек тавышы аны кабат үрә бастырды:
— Сәфәргалиев! Такта янына чык!
Зөфәр болай да артык озын, алга сузылып йөрүче гәүдәсен тагын да бөкрәйтебрәк такта янына узды, класс ягына борылып, теләсәгез нишләтегез дигән кебек, башын иде.
Зәмзәмия апа, дәрес хакында тәмам онытып, бөтен усал сүзләр белән Зөфәрне тиргәргә кереште.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 02
  • Büleklär
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4328
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2101
    40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4290
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2107
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4242
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2071
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4194
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2045
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4270
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2041
    41.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4298
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1872
    42.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4272
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1997
    40.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4335
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2011
    41.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4336
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1954
    41.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    67.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4309
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2004
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4283
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2014
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4314
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1962
    40.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4374
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2043
    40.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4228
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1944
    39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4270
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2058
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 4297
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1908
    40.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 4221
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1960
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 4199
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1956
    40.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4213
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1930
    40.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 4212
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2174
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 4182
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2071
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4268
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1973
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 405
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 315
    56.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    70.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    75.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.