🕥 33 minut uku
Атар Караболагы - 50 Ел Үлем Кочагында - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 4350
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1552
31.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Аның хатыны Дилә баштарак үлгән иде, 2 балалары ятим калды.
- 1955 елгы улым Гайфулла да гел авырый, анда югары кан басымы, гипертония.
- 1960 елгы улым Шәйдулла да саулыкка туймый, анда югары кан басымы, йөрәк, хатыны Әлфия дә гел авырый, больница юлыннан кайтып кермиләр...
- Болар барысы да – атом балалары, атом корбаннары. Әмма безне бер җирдә дә ишетергә теләмиләр. 15 кешелек аксакаллар делегациясе Чиләбегә баргач, безне хакимият йортына якын да китермәделәр, бөтен җирдән кудылар. Без үзебезнең дә, балаларыбызның да, оныкларыбызның да “Маяк” сәбәпле радиациядән зарар күрүебезне беркемгә дә исбатлый алмыйбыз. Хөкүмәт безне, сугыш ветераннарын, атом корбаннарын менә шундый хәлдә калдырды, радиацияле җирдә череп үләргә мәҗбүр итә...
/Сөнгатулла абый авылда иң актив кешеләрнең берсе, ул дин мәсьәләсендә дә, дөньяви эшләрдә дә башлап йөрүче. Ул үзе намаз иясе, халыкка да белгәнен җиткерә, хәтем мәҗлесләрендә Коръән укый, женазаларны оештыра, үлгәннәрнең исемлеген алып бара. Бу язмада кулланылган үлгәннәр исемлеге Сөнагатулла абыйдан алынды, ул аны 30 елга якын язып барган, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!/
Абдрахимова Маһирә – авылның иң карт кешесе, аңа 96 яшь. Маһирә әбидә тире рагы, аның хәле бик авыр. Шуңа күрә кайнанасы өчен кече килене Румания сөйли:
- Башта кайнанамның борынындагы сөяле бозыла башлады, ул, әҗәл чиредер, дип, аны дәваламады. Аннан җәрәхәт зураеп, битен каплап алды, борынын черетеп юк итте. Ул инде 7-8 ел авырый, бернинди группасы да юк. Кайнанам шушы атом тузаны астында яшәгән һәм эшләгән, бу зәхмәт аны картайгач булса да куып җиткән.
- Кайнатам Нуретдин 83 яшендә үлде, паралич сугып, 9 ай урын өстендә ятты, сөйләшә-эндәшә алмады. Аларның 9 балалары бар иде.
- 1934 елгы уллары Ислам моннан 9 ел элек баш мие рагыннан үлде, ул “Маяк” шартлаган кыр тирәсендә эшләгән булган.
- Сабирҗан фаҗигале рәвештә үлде.
- 16 яшьлек уллары Гыймаделислам 16 яшендә сукыр эчәгесе шартлап үлә.
- 1949 елда туган икенче улларына да Гыймаделислам исемен куялар, ул 54 яшендә инфаркттан үлде.
- Тагы бер балалары 3 яшендә билгесез авырудан үлә.
- Исәннәренең дә чирдән башлары чыкмый:
- 1946 елгы кызлары Мөнәвәрәдә шикәр чире.
- 1942 елгы Җәүһәрәдә бик югары кан басымы, гипертония, йөрәк чире, зоб, инде әллә ничә операция булды, һаман рәткә килми.
- 1940 елгы Гарифҗан йөрәк чирле.
- 1952 елгы Фазылҗанда буын чире, ревматизм.
- Оныклар да барысы да авыру, барысының да күзләре начар күрә, күзлектән йөриләр.
- Фазылҗан белән минем 19 яшьлек кызыбыз Эленаның ике күзе ике төрле күрә.
- Кыскасы, барыбыз да авыру, әмма бернинди ташламаларыбыз да юк, беркемнән ярдәм дә юк. Кайнанамны җәй көне мин карыйм, кышын Коншактагы кызы карый. Әби бик кызганыч, бу газапларга ничек түзәдер ул...
/Маһирә апаның өендә мин үзем булдым, ярты бите черегән бу әбине күреп, бик кызгандым, хәер биреп, дога кылдым. Соңыннан Чаллы шәһәреннән аңа дарулар җибәрергә булдык./
Сөләйманова /Халикова/ Фәридә Галимҗан кызы – 1949 елгы, укытучы, 2 группа инвалид, атом пычрагын җыючы ликвидатор статусы бар:
- Минем әтиемнең әтисе Халиков Кәрим, 1950 елда, 52 яшендә билгесез авырудан үлде.
- Әтием Галимьян Кәрим улы, 1957 елда шартлаудан соң шул радиацияле урыннарны сука белән сөрүчеләрнең бригадиры булып эшләде. Ул кырдан кайткач, без әнием белән Караболак елгасында һәр көн аның киемнәрен юдык. Әтием 1998 елда, 83 яшендә үпкә рагыннан үлде. 1996 елны аңа ликвидатор статусы бирелгән иде.
- Әнием Халикова Марзия Кәмәлетдин кызы 1971 елда 55 яшендә вафат булды, диагнозы – “рак надпочечников”.
- Без 8 бала торып калдык. Әни үлгәндә әтиемә 56 яшь иде, ул яңадан өйләнде. Аның икенче хатыны Галия 60 яшендә бавыр рагыннан үлде.
- 1936 елгы олы апам Галиева Тәнзилә тере, әмма йөри алмый, буыннары каткан, инвалид. Анда шикәр чире, кан басымы, йөрәк авыруы һәм буыннар чире.
- 1941 елгы абыем Шакирьян тере, 13 операция кичерде.
- 1944 елгы Закирьян абыем 55 яшендә вафат булды, диагнозы – бөер рагы. 2 баласы ятим калды.
- Дүртенче бала мин – Фәридә, 2000 елда онкология диспансерында меланома /тире рагы/ операциясен эшләттем, хәлем начар. Үзем гипертоник, йөрәк чирле, буыннарым сызлый, бу авырулар буенча хисапта торам.
- 1950 елгы энем Җәүдәт 55 яшендә бронхларда яман шештән үлде, 2 баласы ятим калды.
- Минем тормыш иптәшем Сөләйманов Закирьян Мөхибулла улы – 1944 елда туган, 2003 елда үлде, баш миендә рак булды.
- Аның әтисе Мөхибулла 89 яшендә сулыш юлларында яман шештән үлде.
- Аның абыйсы Сөләйманов Насибулла 59 яшендә рактан үлде, 1989 елда.
- Сөләйманов Фән Мөхибулла улы 56 яшендә буыннар рагыннан үлде, 1983 елда.
- Апамның ире Галиев Шакирьян Исмагилович, 1935 елгы, 40 яшеннән паралич сукты, исән.
- Аларның уллары Галиев Кифия, 45 яшьтә, шикәр чире, кан басымы, йөрәк авыртуы.
- Кызлары Саҗидәдә – шикәр чире, азканлылык, кан басымы, йөрәк һәм буыннар авыруы.
- Тагы бер уллары Рафитта – шул ук шикәр чире, кан басымы, буыннар сызлавы.
- Кыскасы, ата-ананың барлык авырулары балаларга да тапшырылган.
Абдрахимов Гайфәт Сибгатулла улы – 1935 елгы, ликвидатор, авыл активисты:
- “Маяк” шартлаганда кырда эштә идек, аннан соң да бөтен радиация пычрагын безгә җыярга туры килде. Моның аянычлы нәтиҗәсе хәзер үземдә генә түгел, балаларымда, хәтта оныкларымда да чагыла. Үзем 1994 елда инфаркт кичердем, аяк-кулларда шеш барлыкка килде, бөерләрем сау түгел.
- Хатыным Мәрфуга, 1944 елгы, ул да ликвидатор, атом пычрагын җыючы. Аның хәзер сөякләре чери, буыннары авырта, йөрәге авыру – кибеткә дә барып җитә алмыйча егыла, әмма хөкүмәт группа бирми.
- Ике малаем бар, икесе дә авырый - Вил саулыкка туймый, Валерийның умыртка баганасыннан грыжа алдылар.
- 1967 елгы кызыбыз Эльвира үт куыгын алдырды, бүсере бар, гел авырый.
- Эльвираның 2001 елда туган кызы Оксанада 3 яшендә бөерендә рак таптылар, аннан яман шеше икенче бөеренә дә күчте. Мәскәүгә барып, дәвалатып кайттылар, оныгыбызның бөтен чәчләре коелды. Хәзер Оксанага 6 яшь, ул нурланыш авыруы белән хисапта тора, ликвидатор исәпләнә, чөнки закон буенча әби-бабасы ликвидатор булса, 2-3 буын авыру балалар да шулай исәпләнә. Күрәсез, 50 ел элек шартлаган “Маяк” бүгенге буыннан үзенең корбаннарын чүпли, һәм озак чүпләячәк әле, чөнки радиоактив матдәләр кеше организмында кырык буынга хәтле яши һәм үзенең кара эшен эшли.
- Туганнан-туганым Тарзан рактан үлде.
- 1945 елда туган кыз кардәшем Гөлзада тумыштан бөкере булды, хәзер бөерләрендә рак, утыра да, ята да алмый, бөкерәеп утыра, 2 группа инвалид булса да, хөкүмәттән бернинди ярдәм алмый.
- Сеңелләрем Әлфия һәм Мәрзия икесе дә авыру, буыннары сызлый, бармаклары кәкерәйгән. Мәрзиянең кызы аксак туды, бер аягында сөякләре формалашмаган. Кыскасы, биредә кешеләр ана карынында ук чери башлыйлар, һәм шул хәл үлгәнче дәвам итә. Болар барысы да радиация нәтиҗәсе, әмма хөкүмәт моны күрмәмешкә, белмәмешкә салына.
/Автордан : Оксанага чит илдә дәвалану өчен зур акчалар кирәк, ә гаиләдә ул юк. Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен аларның адресы: 456734, РФ, Челябинская область, Кунашакский район, с. Татарская Караболка, ул.Октябрьская, дом.68, Абдрахимову А. Сотовый телефон: 8- 904- 802 – 32 – 60 . Екатеринбургтагы адрес: 620141, г.Екатеринбург, ул.Автомагистральная, дом.23, кв.34, Сафиуллиной Эльвире. Сотовый телефон: 8- 908 – 63 – 21 – 654; өй телефоны: 8/ 343 / - 373 – 85 -39. /
Рәхмәтуллина Гафура Әхмәт кызы – 1937 елгы, пенсионер колхозчы:
- Ирем Вәли Хәбибулла улы 77 яшендә рактан үлде.
- Әни Вәлишина Гатия 91 яшендә рактан үлде, Чиләбе больницасында ятты, иренендә тире рагы булды.
- Энем Халиков Рифкать, 1939 елгы иде, бер ел элек бугаз рагыннан үлде.
- Дания һәм Галия исемле сеңелләрем зонада яшиләр, даими авырыйлар, бавыр-бөер белән хисапта торалар.
- Кече энем Халиков Рафаэль, 1940 елгы, “Маяк” шартлаганда ул кырда иде, хәзер даими рәвештә бөерләре авырта.
- Үзем дә бөер-бавырлар белән интегәм, группам юк, радиация пычрагын җыюда катнашсам да, ликвидаторлык статусым юк, отказ килде.
- Кызларым да бавыр-бөердән интегәләр, аларга да радиацияле җирләрдә карагай утыртырга туры килде.
- Бөтен нәселебез белән авырыйбыз, әмма дәүләттән бернинди ярдәм алмыйбыз.
Гайсин Сөнагать Шәйдулла улы – 1932 елгы, ликвидатор :
- Үзем атомнан ликвидаторлык алам, хатыным Сәгыйдәгә бирмәделәр, судтан отказ килде, югыйсә, радиацияле кырда бергә эшләгән идек.
- 1927 елгы агаем үлде, Фәүкать исемле иде, 7 ел урын өстендә ятты, диагноз да юк, группа да юк, тилмереп үлде.
- Ел ярым үтмәде, Фәрзәнә җиңгәй үлде, барып төште дә, җан бирде, нидән үлгәнен дә белүче булмады.
- Без барыбыз да авырыйбыз, монда бөтен кешедә аяк авыруы, тереләй чериләр. Сулар бик начар, аларга якын барырга ярамый. Нәселебезгә иң зур фаҗига да елгадан килде. 2002 елда 14 яшьлек оныгыбыз Гайсина Оксана үлде, ул Караболак елгасына кер чайкарга төшкән иде, шуннан соң бөтен тәне яна башлады. Башта Коншакка, аннан Чиләбе больницасына салдылар, әмма ярдәм итә алмадылар. Баланың сөягеннән итләре аерылып, тереләй тиреләре кубып, бик газапланып үлгән, аның кычкырган тавышы урамнарга ишетелеп торган... Шушы Караболакта туып-үскән бик яхшы бала иде, отличнога укыды, үзен бөтен кеше ярата иде. Диагнозын әллә лайма, диделәр, бик сирәк авыру икән. Халык хәзер Караболактан су алмый, элек хәтта шуннан эчәләр иде, метрлы балыклар тоталар иде. Хәзер якын да бармыйлар...
/Автордан: Караболак елгасы бүгенге көндә авыл өчен иң куркыныч урын булып тора, чөнки ул үзендә бөтен төр радиоактив калдыкларны саклый. Росгидрометның белгечләре әйтүенчә, Караболак елгасында Стронций-90ның күләме бер квадрат километрга 5-7, хәтта 20 кюри туры килә, бу нормадан 20 тапкын артык, дигән сүз! Караболак елгасының үзен 80 мең кюри атом калдыклары саклаган Бугай сазлыклары аша агып чыкканын да искә алсак, биредә су урынына агу акканлыгын аңларга була. Шулай ук радиоактив матдәләр сакланган Теча каскадының да Караболак елгасы белән бәйле булуы билгеле, ягъни, агулы артык суны теләсә кайсы вакытта Караболак аша агызырга мөмкиннәр. Халык арасында, Кәсле шәһәренең канализация сулары да Караболакка агызыла, дигән сүзләр йөри, шуңа күрә елга хәзер кышларын да катмый икән, ул яшелле-зәңгәрле төтеннәр чыгарып, пыскып ята. Менә шуңа күрә дә инде Караболакта кер чайкаган Оксананың тереләй сөягеннән итләре кубып төшкән, ул керләрен суда түгел, “Маяк”тан агып килгән агуда чайкаган.../
Әхмәтҗанова Гафура Рәхмәтулла кызы – 1923 елгы, пенсионер :
- Әти сугышта үлде.
- Әниебез Мәсрүрә 76 яшендә атомнан авырып үлде, күзләре күрмәде, аяк-куллары сызлап, сөякләре кәкерәйде.
- Ирем Закирҗан, 1926 елгы иде, ул сугыштан исән кайтып, илдә атомнан үлде. Аның палиотрит булды, бармаклары кәкерәйде. Теге елларда ул атом кырында эшләде, ат белән Урыс Караболагы авылыннан радиацияле кирпечләрне үзебезнең авылның югары оч фермасына ташыды, бу әҗәл чирен шунда эләктерде.
- Улыбыз Гарифҗан да аңа утырып йөрде, ул 1951 елгы иде, 1995 тә, атасыннан да алда үлде. Аңа башта инсульт булды, аяк-куллары сызлады, сөякләре кәкерәйде.
- Кызым Галия, 1953 елгы, атомнан күкрәк рагы булды, 1992 елда үлде. Ире дә, балалары да ликвидатор статусы ала алмадылар.
- Икенче кызым Мәрьям, аны 1957 елгы шартлаудан соң октябрь аенда таптым, хәзер ул 2 группа инвалид, палиотрит, бик нык авырый.
- 1959 елгы улым Рәхимҗан бик сызлана, авырый, куллары, сөякләре кәкерәйгән.
- 1963 елгы кызым Рәзинә дә сызлана, куллары, сөякләре кәкерәйгән. Рәзинәнең ире Фердинант атомнан үлде, башта инфаркт булды.
- Үзем йөри алмыйм, палиотрит, кул-аякларны көзән җыера, ойый, сөякләр кәкерәйгән. Гомер буе колхозда эшләп, хезмәт ветераны исемем дә юк.
/Гафура апа урамга чыга алмый, өй эчендә тотынып кына йөри, сызлануларын басу өчен, бик көчле дарулар эчә. Мин аның янына үзем бардым. Ул һаман үлгән балаларын кызганып елый, исәннәре өчен борчыла. Күп кайгылар күргән бу татар хатынына Аллаһ сабырлыклар бирсен!/
Абдрахимова Зайна / Зәйтүнә/ Рәхмәтулла кызы – 1931 елгы, пенсионер :
- Әти башта репрессиягә эләкте, соңыннан сугышта үлде.
- Әни рактан авырып үлде, аяклары йөрмәс булды, күзләре күрмәде.
- Ирем Носратулла 78 яшендә рактан үлде, аяксыз булып ятты, үпкә бетте, бик газапланып үлде, 4 ел шулай авырды.
- Аның карендәше Зәйтүнә монда ятты, ул да аяксыз булды, 3 ел телсез ятты, бугаз рагы булды.
- Носратулланың карендәше Мәүрүзә 40 яшендә аяксыз-кулсыз булып үлде.
- Мөршид, иремнең карендәше, тоже аяксыз-кулсыз калды, 65 яшьләрендә урамда егылып үлде.
- Үзем дә авыру, кул-аяклар сызлый, сөякләр кәкерәя, башым бик авырта. 12 яшемнән колхозда эшләдем, сыер саудым, бозау карадым, нәтиҗәдә, гомер буе эшләп, 1400 сум белән пенсиягә чыктым. Группам да юк, ликвидатор статусы да бирмәделәр. “Маяк” шартлаганда, мин кырда көтү көтә идем, өскә яшел күбек кебек әйбер яуды, аяклар ямь-яшел булды. Соңыннан белдек, бу – радиация булган икән...
- Олы кызым Сания, 1956 елгы, 2 группа инвалид, туганнан бирле авырта, бик нык шешенә, авырудан юанайды, бик газаплана.
- 1958 елның апрелендә туган Фирият улым атом шартлаганда, корсакта иде. Хәзер аның эче зурая, үзе таш кебек ката, шешенә.
- 1960 елгы кызым Земфира, йөрәк белән интегә.
- 1961 елгы кызым Гөлфирә, тәне шешенә, сөякләре бик сызлый.
- 1971 елгы улым Фәрит, эчәкләрендә авыру бар.
- Кыскасы, барыбыз да авыру, боларның барысы да радиация белән бәйле чирләр, әмма безгә дәүләттән бернинди дә ярдәм юк.
Жаминов Равил Гариф улы – 1942 елгы, мәктәптә эшли, “Радиациясез Караболак өчен” иҗтимагый хәрәкәте активисты :
- Әнием Бәдриямал 1956 елны бер аягын кистерде, чөнки Караболакка “Маяк”тан радиация 1948 елдан бирле таралды.
- Олы абыем Гайфулла үзе шул “Маяк”ны төзүдә катнашты, 1991 елда 70 яшендә рактан үлде.
- Абыем Нурулла озак еллар шушы тирәдәге вольфрам шахталарында эшләде, 70 яшендә муен рагыннан үлде.
- Олы апам Мәүлидә 1948 елда үпкә рагыннан үлде, аңа нибары 22 яшь иде. /Автордан : “Маяк”та беренче атом реакторлары эшли башлау белән, авылда халык моңарчы күренмәгән чирләр белән авырый башлый, чөнки беренче елларда аварияләр күп була, радиоактив калдыклар турыдан-туры елга-күлләргә ташланып бара./
- Насыйбулла абыем ашказаны рагыннан үлде, 69 яшендә.
- 1929 елгы апам Гайниямал да бик нык авырый, шул яман чиргә охшаган.
- Үзем балачактан спорт белән шөгыльләндем, әмма барыбер сөякләр бик сызлый.
/Равил әфәнде авыл халкының хокукларын яклау буенча зур эшләр алып бара. Ул район һәм өлкә газеталарына бу хакта даими язып тора, Караболак авылында “Бөек Ватан сугышы ятимнәре” оешмасы җитәкчесе, өлкәнең татар-башкорт оешмасы актив әгъзасы. Мәчеттә халык белән очрашулар уздырырга ул зур ярдәм итте, аңа да Аллаһның рәхмәтләре булсын!/
Латыйпов Хәлиулла Мөхәммәт улы – 1940 елгы, пенсионер :
- Шул атом сәбәпле бер гаиләдән 4 туганым үлде.
- Галиулла, Хәбибулла, Вәлиулла, Габидулла барысы да 60 яшьләр тирәсендә рактан үлде.
- Аларның балалары да күп үлде.
- Габидулланың ике улы 40 яшьтә үлде.
- Галиулланың уллары үлде.
- Үземнең 4 кызым бар, барысы да авырый.
- Олы кызым Әлфия, 1970 елгы, аягы шешә, йөри алмый, “слоновая болезнь”, диләр.
- Икенче кызым Лилия, авырып больницада ята.
- Аның кызы Альбина, 1994 елгы, кулы күгәреп туды, гарип булып, дәвалый алмыйлар, хәзер кулы кечерәя.
- Икенче оныгыбыз Оксана, 8 яшендә, бавыр белән интегә.
- Ике кызым кияүдә түгел, гел авырыйлар, 1975 елгы Эльза да, 1983 елгы Ирина да аяк белән интегә.
- Җизнәм атомнан үлде, аның кызы да шуннан үлде.
- Үзем балачактан авырыйм, аякларым белән интегәм, хәзер паралич сукты.
Йосыпов Әсгать Габидулла улы – 1934 елгы, 2 группа инвалид :
- Хатыным Рафига аяклары череп, күзләре сукыраеп үлде, аны 35 ел үзем карадым. Үләренә 15 көн кала 1 группа биреп киттеләр.
- Үзем атом шартлаганда кырда идем, радиацияле зонада лесник булып эшләдем. Минем белән эшләгән бөтен лесниклар аяклары череп үлеп беттеләр инде. 1997 елда мин дә бер аягымны кистердем, инде икенче аягымның сөякләре чери башлады, әмма минем операция ясатырга акчам юк. Беренче аягымны да балалар акчасына кистердем. Башта судлашып үземнең радиациядән зарар күрүемне исбатлаган идем, социаль яклау бүлеге каршы чыкты, аның район җитәкчесе Кафиева книжкамны бирмәде.
- 4 балам бар, тәүгесе Фәргать иде, 1956 елда туды, бер яшендә вакытта, атом шартлаганда, үлде.
- Олы малаем Шәүкәт, 1957 елгы, шикәр чире белән авырый, йөрәгенә операция ясатты.
- Җәүдәт, 1958 елгы, йөрәгенә нәмәдер куйганнар, башы бик сызлый.
- Венера, 1962 елгы, шикәр чире, 17 белән йөри.
- Төпчегеебез Валерий, ул да эченә операция ясатты.
- Җәүдәтнең улы Ринат 22 яшендә рак белән авырый.
- Башка оныкларның да сәламәтлекләре юк.
Галиев Шакирҗан – 1934 елгы, 1 группа инвалид :
- Әнием Газзә, 70 яшендә үлде, паралич сукты.
- Туганым Рифкать, 1936 елгы, паралич сукты, 30 яшендә кибеп үлде.
- Туганым Фәүзия, 1937 елгы, паралия сукты, 55 яшендә кибеп үлде.
- Үзем тракторист булып эшләдем, 1977 елны паралич сукты, башта бөтен ягым эшләми иде, хәзер уң як тулысынча эшләми һәм берни тоймый. Болар барысы да атом белән бәйле.
- Хатыным Тәнзилә, 1936 елгы, 4 ел инде аяксыз ята, шикәр чире белән авырый.
- Бездән туган балалар да авыру.
Гыймадетдинова Лидия Нуретдин кызы – 1958 елгы, 2 группа инвалид.
Автордан : Лидия очрашуга үзе килде, әмма ул кәгазьдән карамыйча, фамилиясен дә әйтә алмаганлыктан, аның өчен авылдашлары сөйләде.
- Лидия 1 генә класс укый, “Маяк” шартлаганнан соң туган бала акылга бераз зәгыйфьрәк була. Хәзер анда көчле кан басымы, йөрәк чире, буыннары сызлый.
- Лидиянең әнисе Мәрзия 57 яшьләрендә рактан үлә.
- Әтисе Нуретдин радиацияле җирне сөрә, радиокатив матдәләрне чыгара, дип, аларга даими рәвештә аракы эчерәләр, шуннан ияләнеп китә, 80 яшьләрендә рактан үлә.
- Абыйсы Марс зонада эшли, 30 яшьләрендә рактан үлә.
- Калган 3 туганы барысы да авырый.
- Лидиянең ире Хәкимҗанда ашказаны авыруы.
- 25 яшьлек уллары Альберт тумыштан гарип, йөри алмый, селәгәе агып тора, органнары ялгыш эшли, бу медиклар телендә “ходящий паралич” дип атала.
Сәйфуллина Мәрьям Якуп кызы – 1936 елгы, пенсионер :
- Әтием Якуп 72 яшендә үлде, 6 ел урын өстендә ятты, бик сызланды, тешләре коелып бетте.
- Әни 93 яшендә үз үлеме белән үлде.
- Энем Фәрит, 1950 елгы иде, 4 ел элек инсултьтан үлде.
- 1934 елгы Рафига исемле апам бер тәүлек эчендә үлеп китте.
- Үзем дүртенче ел йөри алмыйм, аякларым бик сызлый һәм шеште, кан басымым бик югары. Ярты ел элек район врачлары килеп карап киткәннәр иде, шуннан бирле килүче юк, ирем карый.
- Ирем Шәмсетдин, 1930 елгы, ул да аяклары белән бик интегә, иелеп эшли дә алмый.
- Аның беренче хатыны Сәгыйрә 50 яшендә инфаркттан үлде.
/Мин бу гаилә янына да үзем бардым, чөнки алар өйдән чыга алмыйлар, Мәрьям апаның хәле бигрәк тә авыр, аңа ашыгыч рәвештә сызлауны баса торган дару кирәк./
Салихов Сөнагатулла Сайдулла улы – 1939 елгы, пенсионер :
- Әти һәм олы абый сугышта үлде.
- Әнием Бибисара 74 яшендә йөрәктән үлде.
- Киленебез Гөлнара 35 яшендә күкрәк рагыннан үлде.
- 1934 елгы Васыять исемле абыем 72 яшендә йөрәктән үлде, ул радиациядән иң пычрак урыннарны саклауда эшләгән иде.
- Тәтә Насыйрова Минсәйлә 60 яшендә йөрәктән үлде.
- Үзем гел авырыйм, тән сызлый, янбаш сызлый, 1978 елда үпкәгә операция ясадылар, әмма группа бирмәделәр, ликвидаторлык статусым юк. Югыйсә мин иң авыр елларда механизатор булып эшләгән идем бит, кырдагы бөтен радиация пычрагын җыештырган идем.
- Хатыным Рәзинә дә гел авырый, ул сыер савучы булып эшләде, аның да группасы да, ликвидаторлык статусы да юк.
Төхфәтуллин Рафит Фәрит улы – 1965 елгы :
- Атаем Фәрит 1936 елгы иде, 2 ел элек бөерләре отказ биреп, авырып үлде.
- Әнием Гафура, 1935 елгы, кан басымы белән бик интегә, гипертония.
- Башка туганнарда да югары кан басымы.
- 1958 елгы Радик абый алты бармаклы булып туган иде, операция ясагач, армиягә алдылар.
- 1967 елгы Альфред абый гел авырды, баш авыртуыннана интекте, күкрәге кысты, бу хәлләргә түзә алмыйча, 5 ел элек асылынып үлде.
- Без барыбыз да авыру, әмма беребез дә хөкүмәттән бернинди ярдәм күрмәде.
Әминов Гайфулла Сафа улы – 1940 елгы, 3 группа инвалид :
- 1993 елда хатыным Мәгәфүрә үлде, 52 яшендә иде, шикәр чиреннән үлде, 3 балабыз калды.
- 2002 елда олы малаем Фәүкать үлде, парализовать итте, ул 41 яшендә иде.
- 1958 елда, “Маяк” шартлаганнан соң, атом чиреннән апам Фәүзия үлде, аңа нибары 22 яшь иде.
- 48 яшендә җизни үлде.
- Үзем ул елларда радиацияле җирләрдә эшләдем, әмма ликвидаторлык статусы ала алмадым. Суд юлында йөреп карадым, башта суд минем яклы иде, аннан отказ бирделәр. 42 ел стажым бар, хезмәт ветераны, әмма хөкүмәттән бернинди ярдәм күрмим, авырудан башым чыкмый.
Әхмәдиев Сабирҗан Кәрим улы – 1951 елгы, электрик, “Радиациясез Караболак өчен” иҗтимагый хәрәкәте активисты :
- Әтием Кәрим 73 яшендә ашказаны рагыннан үлде.
- Әни 85 яшендә картаеп үлде.
- 1936 елгы апаем Галимә 57 яшендә баш мие рагыннан үлде.
- 1933 елгы Хәкимҗан абый 62 яшендә үпкә рагыннан үлде. Аңа бу диагнозны авылга килгән Америка врачлары куйды, ә Чиләбедә йөрәктән дәваладылар.
- 1931 елгы абыем Нигъмәтҗан 52 яшендә йөрәктән үлде, эштән кайтты да, диванга ятты, шуннан тормады.
- Нигъмәтҗан абыйның хатыны Тайрә 62 яшендә аналыкта рак булып үлде.
- 1939 елгы Ислам абый исән, әмма йөрәк белән бик интегә.
- Үзем гел авырыйм, сөякләр бик сызлый, күзләрем начар күрә, 50 яшемдә тешләрем коелып бетте. 2002 елда 5 ай температурам төшмәде, гел 39 - 40 булып торды, Кунашак больницасында да яттым, әмма диагноз куя алмадылар. Соңгы тешләремне алдыргач кына, температурам төште. Сәбәп шуларда булган икән. Әле 1997 елда ук авылга япон галимнәре килеп, махсус аппаратлар белән мәктәптә тешләрне тикшергәннәр иде, шунда минем тешләрдәге Стронций-90ны икеләтә доза, диделәр. Менә шул 5 ай миндә температураны тоткан, хәзер инде ул сөякләрдә...
/Автордан : Сабирҗан әфәнде җимерек кенә бер компьютерда Караболак буенча материалларны әзерләп, Снежински шәһәрендә яшәүче Фәрит Нигъмәтуллин ярдәмендә интернетка җибәреп баралар. Алар аша хәзер дөньяда Караболак хәлләрен беләләр, аралаша алалар, рәхмәт аларга!/
Жаминов Хәкимьян Галиулла улы – 1959 елгы :
- Әниебез Тайрә, 1932 елгы, 70 яшендә йөрәктән үлде.
- Әтиебез Галиулла, 1932 елгы, анда шикәр чире иде, әнинең еллык хәтем ашын уздырганда, аш салырга чыкканда барып төште, шунда югары кан басымыннан үлде.
- Энем Рәхимҗан, 1960 елгы, 34 яшендә йөргән җирендә егылып үлде, ябык зонада.
- Абыем Галимҗан, 1957 елгы, ябык зона булган Снежински шәһәрендә 2002 елда үлде, тоже атомнан.
- Сеңелебез Зайра гел авырый, больницадан чыгып тормый.
- Үзем дә авыру, баш әйләнә, күзләрем начар күрә, болар барысы да радиациядән, әмма безгә хөкүмәттән бернинди ярдәм дә юк.
Нигъмәтуллин Җәүдәт Галиулла улы - 1937 елгы, элеккеге агроном, хәзер рак авырулы пенсионер.
/Автордан : Җәүдәт Галиулла улының бугазында рак, трахеясына трубка куелган. Шуңа күрә аның өчен апасының кызы Гөлчәһрә Исмәгыйлова сөйләде, ул шулай ук Җәүдәтнең абыйсы Һади турында да мәгълүматлар бирде/ :
- Җәүдәт абый ул елларда җитәкчелектә эшләгәч, халыкка караганда күбрәк белә иде, әмма ул бу хәлләр турында озак еллар сөйләмәде, чөнки аннан дәүләт серен таратмаска, дип, 1957 елда 10 елга кул куйдырганнар, ә бер елдан соң чакырып китереп, 20 ел бу хакта дәшмәскә мәҗбүр иткәннәр. Ул 40 елдан соң судта гына дәүләт серен ачарга мәҗбүр булды, әмма аның бар тавышына сөйләрлек хәле калмаган иде инде, бугазында яман шеш таптылар.
- Аның 1957 елда туган кызы Эльза дауна авыруы иде, узган ел үлде.
- Җәүдәтнең абыйсы Һади ашказаны рагыннан үлде, аның кызы Сания гомер буе бөер белән авырды, 15 ел буе Чиләбегә “Ясалма бөер” аппараты аша канын чистартырга йөрде, һәр өч көн саен!
- Һадиның кечкенә кызы унынчыда укыганда бөер рагыннан үлде.
- Уллары Камилның 30 яшендә инфаркт булды, хәзер сөйләшә дә, атлый да алмый, үзе врач.
- Саниянең 16 яшьлек авыру кызы калды, дауна авыруы, ул хәзер әбисендә авылда яши.
- Әбисенең күкрәгендә шеш таптылар.
- Аларның бакчаларында радиация бер квадрат километрга 29 кюри туры килә, барлык авырулары да шуннан.
Рахматуллин Кирамәт Абдулла улы – 1933 елгы, радиация пычрагын җыештыручы ликвидатор :
- Әти сугышта үлде.
- Әнием Сафия, 76 яшендә кырда башы әйләнеп егылып үлде.
- Энем Әкрам, 1941 елгы, 40 яшендә йөрәктән үлде.
- Үземдә йөрәк чире, начар көн булса, урамда йөри алмыйм, баш әйләнә, йөрәк китереп кыса.
- Хатыным Гөлфариза, 1935 елгы, нык авырый, йөрәк, бавыр чирләре, кан басымы, буыннар сызлавы.
- 5 балабыз бар, барысы да авыру.
- Олы улыбыз Фикърәт 1957 елны атом шартланнан соң туды, аяклары бик сызлый, бүртеп килеп чыга, бик югары кан басымы, йөрәк чире.
- 1959 елда туган Феликсның да шушы ук хәл.
- 1960 елда туган Фәрит буын сызлауларыннан, сөяк чиреннән интегә.
- 1962 елгы Фәүкатьтә йөрәк авыруы, буын сызлаулары, кан басымы.
- 1966 елгы кызыбыз Гөлгенә аяк сызлавыннан интегә, шулай ук кан басымы, йөрәк, бавыр авырулары бар.
- Болар барысы да радиация сәбәпле туган чирләр, чөнки мин үзем дә, хатыным да радиация пычрагын җыештыруда катнашкан кешеләр, шул сәбәпле, үзебез дә чирле, балаларыбыз да.
Салихова Зөләйха Вәлиулла кызы – 1932 елгы, пенсионер :
- Ирем Гайфулла, 1935 елгы, 52 яшендә баш миенә кан савып үлде. Аңа кадәр башы авыртуына чыдый алмады, телсез калды һәм үлде. Аңа кадәр колхозда атом кырында эшләгән иде.
- Үземдә шикәр чире, кан басымы, башым бик әйләнә, хисапта торам, әмма барыбер дарулар бирмиләр. Пенсиям бик аз – 1500 генә, атом кырында эшләсәм дә, ликвидаторлык статусым юк.
- 3 балам бар, аларның да саулыгы юк.
- Кызым Гөлсинә, 1959 елгы, саулыгы юк, гел башы авырта.
- Малаем Шәйдулла, 1956 елгы, аяклары бик сызлый, сөякләре авырта.
- 1962 елгы улым Шамилның гел температурасы югары, нәрсәдән икәнлеген белмиләр.
- Алардан туган балаларның да рәте юк. Гөлсинәнең кызы Лилиянең күзе авырта, операция ясадылар, начар авыру булып чыкты.
- Кыскасы, шул радиация сәбәпле бөтен нәселебез белән авырыйбыз, әмма хөкүмәттән бернинди ярдәм дә күргәнебез юк.
Ибраһимова Зөләйха Җәләлетдин кызы – 1936 елгы, пенсионер :
- Кайнам 58 яшендә үлде, эчтә шеше шартлап, авызыннан чыкты.
- 1977 елгы Ринат улыбыз 25 яшендә йөрәк чиреннән үлде, Озерски шәһәрендә яши иде, 2 яшьлек кызы калды.
- Ирем Габдрахман, 1930 елгы, бик чирли, калтырап тора, бөтенләй бетте. Ул 32 ел тимерчелектә эшләде, радиацияле кырларда көтү көтте, 2200 сум пенсия ала.
- Үзем 12 яшемнән колхоз бозауларын карадым, гомер буе радиацияле кырларда эшләдем, пенсиям 1500 сум. Йөрәгем сәламәт түгел, башыма чыдар хәл юк.
- 8 бала табып үстердем, икесе үлде, калганнары барысы да авыру, әмма хөкүмәттән бернинди дә ярдәм алмыйбыз. Бөтен якыннарыбыз үлеп бара, быел үзебез дә үләрбез ахыры...
Минһаҗетдинова Наҗия Насыйп кызы – 1936 елгы, пенсионер :
- Әни 77 яшендә бик нык авырып үлде, гел йөткерде, шешенде.
- 1933 елгы бертуган апам Сәгыйдә 63 яшендә атомнан үлде.
- 1938 елгы энем Рифкать 57 яшендә параличтан үлде.
- Ирем Әнһар, 1935 елгы, 61 яшендә череп үлде. Сул аягы бөтенләй череп бетте, 3 ай ятты интегеп, яра төзәлмичә, бөтен тәнгә тарала башлады. Черү биленнән башланып, дүртенче кабыргага хәтле килеп җиткән булган...
- Үзем авырыйм, шикәр чире, йөрәк, ревматизм, дарулар юк. Гомер буе колхозда эшләп, радиация пычрагын җыештырып, 1500 сум белән пенсиягә чыктым, группам да юк, ликвидаторлык статусым да юк. 2 тапкыр операция ясаттым, 1988 елда үт куыгын алдырдым, ашаказаны астына өске яктан шеш үсеп чыккан иде, аны кистердем. Хәзер башым бик каты авырта, быел үләрмен ахыры...
- 4 балам бар, барысы да чирле.
- Олы кызым Флера калкансыман бизенә операция ясатты.
Камалетдинова Зәйтүнә Закир кызы – 1937 елгы, пенсионер :
- Бертуган апам Салихова Фәхриямал 55 яшендә парализовать итеп үлде, 9 ай аягын сөйрәп йөрде, сөйләшә алмады, бөтен эче шеште.
- Иң олы апабыз Майрә 71 яшендә атомнан үлде, операция дә ясатты, файдасы булмады.
- Ирем Мөхибулла, 1937 елгы, тыны бетә, сулыш ала алмый, әмма группасы да юк, ликвидаторлык статусы да юк.
- Үземдә кан басымы, күкрәк шешә, тын ала алмыйм, башым бик авырта. Радиацияле җирдә эшләсәм дә, ликвидаторлык статусым юк, группам юк, аена 1500 сум пенсия алам.
Моксинова Газзә Тәкиулла кызы – 1932 елгы, пенсионер :
- Ирем Нәртдин бугаз рагыннан үлде.
- 1956 елгы улым Насыйбулла гел авырый.
- 1959 елгы кызым Нәсимә, 43 яшендә атомнан үлде, бөтен җире кәкерәйде, тәнендәге бөтен ите бетеп, курчак зурлыгында гына калды. Кияүдә иде, кызы бар.
- 1963 елгы улым Радик, үпкәсенә операция ясатты, бөерендә, эчәкләрендә дә кисмәгән җире юк.
- 1965 елгы улым Ринат, 2 группа инвалид, инфаркт кичерде, аңсыз-телсез булып, 1 ай Коншак больницасында ятты, хәзер дә сөйләшә алмый. 2 баласы бар.
- Ринатның ике баласы да авырый.
- Кызы Регина бөерләре белән атлаган саен больницада ята.
- Улы Виталий армиягә дә ярамый, башында бар, укый-яза да алмый.
- Үзем дә авырыйм, ике күземә операция ясаттым, сукыр эчәккә операция ясаттым, уң як гәүдәм юк кебек, бөтен җирем сызлый. Гомер буе радиацияле җирдә эшләп, 1500 сум белән пенсиягә чыктым, группам юк, ликвидаторлык статусым юк.
Моксинова Фәүзия Гыймадетдин кызы – 1933 елгы, пенсионер :
- 1950 елны әнием тик торганда, басып торган җиреннән егылып үлде.
- 1942 елгы энем Фәхретдин 9 яшендә 3 көн авырып үлеп китте.
- 1935 елгы Тәнзилә исемле карендәшем астма белән авырый, кан басымы югары.
- 1936 елгы энем Гыйльметдиннең аягы сызлый, башы әйләнә, чак йөри.
- Үземдә бик югары кан басымы, 200дән артып китә, күзләрем начар күрә, аякларым сызлый. Группам юк, радиацияле пычрак җирләрдә карагай утыртып йөрсәм дә, ликвидаторлык статусым юк, аена 1500 сум пенсия алам.
Дәүләтшина Хәтимә Абдулла кызы – 1934 елгы, пенсионер :
- Ирем Айрат, 1930 елгы, 1995 елда үлде. Анда ашказаны рагы иде, операция ясаганда, ялгыш үңәчен тишәләр, моны белеп, яңадан операция ясый башлыйлар, әмма ул үлә. Ликвидаторлык таныклыгы ул үлгәч килеп җитте, бер файдасы да булмады.
- Үзем шикәр чире белән хисапта торам, югары кан басымы белән интегәм. 2 ел ликвидатор булып тордым, аннан кире алдылар. Бик нык авырсам да, группам юк, радиацияле җирләрдә эшләсәм дә, 1500 сум белән пенсиягә чыктым.
- 4 кызым бар, берсе дә сау түгел.
- 1959 елгы олы кызым Диләдә бил бүсере, югары кан басымы, кызы ашказаны асты бизе белән интегә.
- 1961 елгы кызым Лида шикәр чире белән интегә, бавырына операция ясадылар, кызының бөерләре авырта, ашказаны сау түгел.
- 1963 елгы кызым Гөлфирәдә йөрәк авыруы - порок сердце.
- 1964 елгы кызым Фәниянең йөрәге чирле, баш белән интегә, малаеның күзләре начар күрә.
Латыйпова Гөлҗамал Насыйп кызы – 1933 елгы, пенсионер :
- Ирем Галиулла, 1932 елгы, 8 ел элек үлде, кан басымы бик югары булды, инсульт, инфаркт кичерде.
- 1956 елгы улым Насыйбулла 43 яшендә үлеп китте, йөрәк белән, кан басымы гел югары булды. Болар барысы да гомер буе атом кырында эшләү нәтиҗәсе булды.
- 1962 елгы улым Гайфат бер кулын эштә өздерде, бик сызлана.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.