🕙 18 minut uku
Асылмалы Күпер - 3
Süzlärneñ gomumi sanı 2363
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1350
41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Үз исемен ярата Җәүһәрия. Нигә? Матур исем бит! Ул — Җәүһәрия, ә әнисе — Гәүһәрия. Бу исемне аңа әтисе кушкан. Әтисенең җылы учларын Җәүһәрия беркайчан да оныта алмас. Онытырлыкмы соң? Чырылдатып һавага чөя дә, көчле куллары белән тотып алып, кочагына кыса. Үзе һаман «Җәүһәрташ» дип кабатларга ярата иде ...
Күпер төбендә Нияз белән сугышкан көнне үк Җәүһәрия күңеленә мәңгегә сеңдереп куйды: Әтисе кушкан исем ямьсез булалмый!
Авылда чакта гадәти булып тоелган исеме Казанда аны көтелмәгән сюрпризлар белән очраштырды. Университетка укырга кергәч, тулай торактан урын бирделәр үзенә. Бүлмәдә өч кыз: ул, Рита, Айгөл. Шунда исемнәрен әйтештеләр, таныштылар.
— Җәүһәрия?! Бигрәк старомодный исем! Застой! —дип, шундук борынын җыерды Рита.
Җәүһәриядәге үзгәрешне сизеп, тактикасын тиз үзгәртте тагын.
— О, Жади! Мин сине Жади дип, йөртәчәкмен. «Клон»ны хәтерлисеңме? Нинди оригинальный исем! Хочешь?
— Юк! — дип кырт кисте Җәүһәрия. — Минем исемем — Җәү-һә-ри-я!
— Как хочешь... — Рита, күңелсезләнеп, иңбашын сикертте.
... Иң кызыгы психология дәресендә булды. Доцент Захаров «кеше исеменең роле» турында сөйләп туктагач, студентларның исемнәрен сорый башлады.
— Марат..
— Лилия ...
— Алсу ...
— Роберт ...
— Айнур ...
— Регина..
— Эльвира ...
Яшьләр өлкән курслардан ишетеп беләләр идее, имеш, Захаровның хәтере — компьютер кебек. Утыз студентның исемен бер әйтү белән исендә калдыра да һәрберсенә, бер дә буталмыйча, исеме белән дәшә.
Бу татар группасы каты чикләвек булып чыкты.
— Җәүһәрия ...
— Как-как? — дип, кабатлап сорады Захаров.
Кыз кабатлады:
— Җәүһәрия ...
Доцент, куен кесәсеннән блокнот алып, Җәүһәриягә сузды:
— Напишите, пожалуйста, свое имя...
Кыз, язып, блокнотны кире кайтарды.
Захаров бермәл язуга карап торды, аннан кинәт кенә:
— Пишите русскими буквами, — диде.
Шул вакытта кызга әллә нәрсә булды. Хәтерендә әтисенең моңсу күзләре калыкты. Алар көлми, ничектер сынап карады кебек. Нәрсәдер, ачыттырып, Җәүһәриянең күзләрен кытыклады.
«Туктале, елый түгелме соң ул?»
Юк инде, әтисе яраткан исемне бозарга юл куймас!
Яшь пәрдәсе мизгел эчендә эреп юкка чыкты. Зәп-зәңгәр күзләр Захаровка төбәлде:
— Меня зовут — Җәү-һә-ри-я, — диде ул һәр иҗеккә басым ясап. — Моё имя не переводится.
Аудиториядә тынлык урнашты. Менә хәзер нидер булачак кебек тоелды. Бер кире кыз аркасында доцент белән мөнәсәбәт начарайса, аннан йөр, экзамен-зачет алалмыйча.
Кемдер — гаҗәпләнеп, кемдер — шелтәләп, кемдер — сокланып, күзләрен Җәүһәриягә төбәде.
— Хорошо. Я запомню, — диде Захаров.
Ул арада кыңгырау шалтырады. Группа җиңел сулап куйды.
Яшьлекнең хәтере бик кыска, диләр. Икенче атнада Захаров дәресенә кергәндә, күпләр бу вакыйганы онытып та өлгергән иде инде.
— Җәүһәрия, — диде карт доцент саф татарча итеп, — у вас очень красивое имя, «драгоценное».
— Спасибо, Вениамин Александрович, — диде кыз елмаеп ...
... Машина һаман алга таба бара. Тирә-якны чорнап алган караңгылык, күңелне шомландырып, билгесезлек халәте тудыра.
— Аксуда кемнәрең бар соң, Җәүһәрия?
Кыз көзгедәге күзләргә җавап бирде:
— Әни, энем ...
— Казанда нишләдең?
— Университетта укыйм... Икенче курста ...
— Төнгә каршы юлга чыгарлык бер-бер хәл булмагандыр бит?
— Юк... Болай гына ...
Болай гына шул. Бу атнада кайтмаска тиеш иде Җәүһәрия. Өч мең сум бөтен планнарны үзгәртте дә куйды. Куртканың түш кесәсенә «кереп оялаган» шул өч мең Җәүһәрияне ашкындырып юлга чыгарды. Өч меңне кулына алгач, әнисенең ничек шатланачагын ул йөз дә беренче кабат күз алдына китерде ...
... — Өч мең? — дип гаҗәпләнеп сорады ул чакта Гәүһәрия.
— Өч мең шул! Нигә исең китте аңа? Оренбургский мамык шәл бит ул ...
Җәүһәрия, юрган астыннан башын чыгарып, тавыш килгән якка карады. Күршедәге Саҗидә апа икән. Ә көзге каршында мамык шәл ябынып торганы кем соң? Әнисе икән ич!
Җәүһәрия, сиздермичә генә, көзгедәге сурәткә төбәлде. Әнисе мамык шәлне әле иңбашына сала, әле башына бөркәнә, көзгедәге «үзен» күрми дә, шәлнең зәңгәрсу-соры бизәкләрен сыйпый.
Ә Җәүһәрия исә әнисен өр-яңадан күргәндәй булды. Әле һаман да зифа буйлы, шактый чибәр икән бит ул! Әнисенә ничә яшь соң әле? И-и, кырык алты тулып киткән инде... Азмы ул, күпме? Кемгә ничек бит. Ә унтугыз яшьлек Җәүһәрия өчен бик күп кебек тоела.
Әнисе үзе гомер сәгатен ничек саный икән? Бу турыда кыз уйлый белми әле. Ниязны армиягә озатканда: «Мин әтиеңне армиядән сигез ел буе көттем», — дигән сүзләрен ишеткәч, бик сәерсенгән иде ул. Армиядә сигез ел буе ...
Анысын да сөйләде әнисе: «Тыныч чорда да ут эчендә янды әтиең, Әфган сугышы утында ...» — диде.
Әфган сукмакларында егерме алты яшенә кадәр адашып йөргән әтисе. Кайтса, кеше ышанмаслык хәл: Гәүһәрия сигез ел буе аны көткән!
Көтүе озак булса да, бәхете — бер мизгел генә. Күз ачып йомганчы узган да киткән.
Җәүһәрия әтисенең көләч йөзен, җылы учларын хәтерли. Әтисе аның хәтерендә егерме тугыз яшьлек ир-егет булып мәңгегә калды... Ә әнисе хәтерендә ул нинди икән? Унсигез яшьлекме? Юк, юк, мөгаен, егерме тугыздадыр ...
Нәрсә турында сөйләшә соң алар?
— И-и, Гәүһәрия, өч мең акча тапмаска! Утыз үрдәк үстереп суйдың бит син!
— Суюын суйдым да, Саҗидә... Очты инде ул үрдәкләр... Рәшитне күрәсең бит, ничек үсеп китте ...
— Әйтмә инде, малай, Рәшитең — гел әтисе ...
— Быел унынчыга бара. Яңа костюм-чалбар, ботинка алдым үзенә. Җәүһәриягә дә җәйге пальто кирәк иде. Арзан булса да, бик матуры туры килде, аллага шөкер.
— Гел балалар дип инде... Әзрәк үзеңне дә кара. Авылның беренче чибәре идең бит.
— Бәлки, көтәргә бирер. Исән-имин бәрәңгеләрне алсак, беразын сатармын дигән идем ...
— Белмим шул... Әйтеп карармын анысы ...
Башкасын Җәүһәрия ишетмәде. Шкафта эленеп торган өр-яңа матур пальтосы аны хәзер элеккечә шатландыра алмады инде. Ул, кычкырып елап җибәрмәс өчен, юрган читен тешләде. Кайдандыр астан күтәрелгән сыктау авазы юрган сырларына кереп адашты ...
... Күкрәк кесәсендәге өч мең кичкә таба юлга кузгатты кызны.
«Их, шәлне калдырган булсыннар иде. Әнисенә бик килешә иде. Бик!»
Хәтердә тагын бер мизгел җанланды ...
Нәрсәдер алырга дип, шкафны ачкан иде, өске киштәдән «зең-зең» килеп иске мамык шәл килеп төште.
Әйе, Җәүһәрия бик яхшы хәтерли иде ул шәлне. Мондый чулпылы шәл авылда бер аның әнисендә генә булды. Гәүһәриянең зифа буй-сынына уралганда, «зең-зең» килеп, ни турыда сөйләде икән алар?
Мамык шәл инде тузган, юкарып беткән, күзе киткән урыннары да шактый күренә. Чулпы тавышы гына һаман да элеккечә яңгырый ...
— Әни, бу шәлең бигрәк искергән. Читләре дә тишелгән... Бер җылысы да калмаган ...
Әнисе, җитез генә килеп, шәлне сак кына кызы кулыннан алды, битенә тидерде.
«Әллә исни дә инде?»
— Аның җылысы барыбызга да җитте, кызым. Үзем дә рәхәтләнеп бәйләдем, сине дә шуңа урап бакчага илттем. Рәшитне дә мунчадан шушы шәлгә төреп кайта идем. Әтиең бүләге... Аның җылысы... Барыбызга да җитә иде җылысы ...
«Иске шәлнең сирәгәйгән күзендә нәрсә ялтырый соң?»
Җәүһәрия бармагы белән кагылган иде — юеш салкын тамчы. Әллә күз яше инде? Әнисенең күзләре коп-коры, югыйсә. Әллә Җәүһәриянең үз яше булдымы?
... «КамАЗ» кисәк туктады.
— Килеп җиттек, Җәүһәрия ...
Кыз аңламады. Күзләрен төн карасына төбәп, нидер күрергә тырышты. Тәрәзә пыяласыннан бертуктамый агып торган тамчылар караңгылыкка шом һәм хәвеф өстиләр сыман. Ул аптыраулы карашын көзгедәге күзләргә төбәде. Карашлар очрашты. Шул кара күзләрдән кызга «курку» дигән шомлы хис күчә башлады. Бу хис башта аяк, кул бармакларына кагылып үтте. Аннары тәнне чымырдатып, акрынлап өскә таба үрмәләде, күкрәкне кысты. Кыз бермәл сулыш ала алмыйча торды. «Нишләдем мин? Нигә утырдым? Ах!..»
«Ах!» дигәндә, күкрәк киңлеге кинәт киерелеп шулкадәр күп сулыш алды, кыз хәтта тыны буылып катып калды.
— Менә хәзер күрәбез, Җәүһәрия, нинди таш икәнлегеңне. Асылташмы, әллә ...
Көзгедәге күзләр аңлашылмаган сәер очкыннарын кызга төбәде:
— Әниең сиңа төнгә каршы чит машиналарга утырып йөрмә димәдемени?
— ...
Җәүһәрия тынсыз иде. Йөрәк кенә дөп-дөп тибә. Күкрәк читлеге, бу кадәр басымга чыдый алмыйча, менә-менә шартлап ярылыр да, йөрәге иреккә ыргылыр кебек.
— Абый ...
(Егет Җәүһәриядән җиде-сигез яшькә өлкәнрәк иде.)
— Абый ...
Кыз үз тавышын танымады.
— Кагылма, абый ...
Кармавычтай тупас бармаклар үзен капшыйдыр кебек тоелды аңа. Беркемнең дә кулы кагылмаган яшь саф тән чирканып, куырылып килде.
Егетнең ике кулы да рульдә, ул да тынып, сагаеп калган.
— Минем акчам бар, абый... Тимә миңа ...
«Кем ул шулай Җәүһәрия тавышы белән сөйли? Мескен тавышлы кем шулай ялына?»
— Өч мең, абый, ал... Тик тимә генә ...
Колакны авырттыра торган гаҗәеп тынлык... Калтыравык бармаклар арасында кыштырдаган акча тавышы да ишетелә хәтта.
Шул мизгел әллә мең елга сузылды инде?
... Ни эшләвен Җәүһәрия үзе дә төшенеп җиткермәде бугай. Ни арада күзе күрде дә, ни арада җитез кулы идәннән үрелеп алды. Учындагы отвертканы бар көченә кысып, ул һөҗүмгә әзерләнде.
Яңа гына калтырап торган бармаклары ныгып, тәнендәге һәр мускулы киерелеп, юлбарыска ташланырга әзерләнгән кыргый җәнлектәй тынып калды.
«Юк! Ул җиңел генә бирелмәячәк! Учындагы коралын эшкә җигәр, тырнар, тешләр, өзгәләр... Әмма — бирелмәс! Ник дәшмисең, егет? Нигә кыймылдамыйсың? »
Киеренкелек озаккарак сузылган саен, Җәүһәрия үзен көчлерәк тойды ...
«Нишләргә? Нишләргә? Тагын күпме шулай карашып торырга мөмкин? Качарга! Билгеле, качарга!»
... Икенче мизгелдә инде кыз юеш караңгылыкка сикерде. Калтыранган аяклар тигезлекне саклап кала алмады. Кыз ике кулы белән юл пычрагына капланды. Әллә җирнең якынлыгы, әллә салкынча дым шулай тәэсир иттеме? Ул бу куркыныч урыннан читкә ыргылды.
— Җәүһәрия, китмә-ә-ә-ә! Мин сине ...
Егетнең соңгы сүзләрен кыз бөтенләй ишетмәде дә. Алар, яңгыр тамчыларына уралып, юл пычрагына чумды:
— ...Сынадым... гына ...
«Котылдыммы? Юкмы? Куып килмиме?» — дип типте Җәүһәриянең йөрәге.
Ул, курка-курка, артына борылып карады. «КамАЗ», кара шәүлә булып, юл читендә тора иде.
«Нишләргә? Посадка буена барып, сузылып ятарга да тынарга? Әллә... Нишләргә?»
Кинәт, төн карангылыгын ярып, якты юл сузылды.
«Автобус!»
Автобус өмет тулы тәрәзәләре белән якынайганнан-якынайды. Менә ул юл читендә торган «КамАЗ» карачкысын да үтте... Менә Җәүһәрия белән тигезләште... Менә ишекләре ачылды ...
Иң арттагы буш урынга урнашкач, кыз әллә шатлыктан, әллә көчсезлегеннән кимсенеп, үксеп елап җибәрде. Шунда гына ул ике кулының да пычрак булуына, сул тезенең сулкылдап авыртуына игътибар итте. Кулъяулыгын алып, кулын сөртә башлады да ток суккандай тынсыз калды.
«Ә акча?! Өч мең?!»
Отвертканы алганда, «КамАЗ» идәненә сибелеп калган «бишйөзлекләр» хәтерендә яңаргач, ул тагын күз яшьләренә ирек бирде.
IX бүлек
Көтмәгәндә кайтып төшкән кызын күргәч, Гәүһәрия ни шатланырга, ни борчылырга белмәде.
— Кайтасым килде дә кайттым. Менә, аягым таеп, егылырга да өлгердем, — диде ул, пычрак тезләренә ишарәләп.
— И-и, кызым, юл пычрагы — нәрсә ул! Юарбыз да куярбыз. Күңелләр генә чиста булсын!
Әнисенең йөзе бүген бигрәк тә мөлаем, моңсу тоелды кызга. Ул шатлыгын кызы белән дә уртаклашып, йомшак мамык шәлне иңбашларына салды.
— Нәкъ әтиең бүләк иткән шәлгә охшаган... — дип пышылдады.
Саҗидә апа шәл сатучыларны килештергән, тегеләр бәрәңге саткан акчаны көтәргә булганнар икән. Ә Җәүһәрия күзләрен әнисеннән яшерде. Юлдагы вакыйга һәм югалган акча турында ул берни дә әйтмәскә булды ...
— Эссе тәнеңдә тузсын, әни бәгърем!
Гәүһәрия кинәт әллә ничек нурланып, яшәреп китте кебек:
— Әйтергә дә онытып торам икән. Иртәгә авылда бәйрәм бит!
— Бәйрәм? Нинди бәйрәм?
— Чишмәбезне — Акташны яңарттылар бит, кызым. Исең китәр менә! Хәзер кышын да чишмә суы эчәрбез! И-и, тагын онытканмын: сиңа хат бар бит ...
Нияздан хат!
Юлдагы вакыйгалар, борчу-мәшәкать — барысы да секунд эчендә эреп таралды. Дөньяда алар икәү генә калды: Җәүһәрия һәм Нияз, дөресрәге, аның хаты ...
Бу төндә Гәүһәрия әллә нигә юньләп йоклый алмады. «Зең-зең, зең-зең» килгән чулпы тавышы, колагында яңгырап, саташтырып бетерде аны. Уянып китсә, шаккатты! Чулпы тавышы чынлыкта да бар түгелме соң?
Ана, урыныннан торып, ут яктысына чыкты. Җәүһәрия аның уянуын сизмәде дә бугай. Шәл читенә тезелгән чулпылар «зең-зең» килеп таң нурларын сәламләде.
* * *
Иртән «ялт» итеп кояш чыкты. Табигать бүген җәйдән сакланып калган җылысы белән куандырырга уйлады, ахры. «Әбиләр чуагы» дигәннәре шушыдыр, мөгаен.
Бәйрәмчә киенгән халык чишмә буена җыйнала бара. Җәйге Сабантуйлардан соң сагынышкан авылдашлар, шау-гөр килеп, берсен-берсе сәламли. Тальян гармун тавышына кушылган җыр колакны иркәли:
Туган авылым минем, куеныңда синең
Гөрләп үтте яшьлек елларым.
Кырларың хуш исле, һәр чак язлар төсле
Шунда туды тәүге җырларым ...
Ә чишмә бөтенләй үзгәргән, яшәргән. Челтәр койма белән урап алынган сап-сары яңа улак... Гөмбәзләп эшләнгән яшел түбә... Вак таш түшәлгән сукмак читләп тезелеп киткән тәбәнәк утыргычлар... Барысы да өр-яңадан ...
Сары улак буйлап куыша-куыша чапкан нәни дулкыннар түгәрәк ак ташка төшеп чәлпәрәмә килә дә елгага яңа юл яра.
Бик күп сыгылмалы билләрне хәтерлисең син, түгәрәк ак таш. Синең суыңны татучы ул чал чәчле әби-бабайларда таныш йөз чалымнарны эзлисеңме әллә? Таныйсыңмы аларны? Хәтерлисеңме син?
Якында гына асылмалы күпер тирбәлә. Аның буйлап чишмәгә халык агыла, халык агыла... Күптәннән күрешмәгән авылдашлар кочаклашып хәл-әхвәл сораша.
Әнә Гәүһәрия дә Әлфия һәм Равил янына тукталган. Хатынның зифа гәүдәсен өр-яңа мамык шәл ураган, ә шәл читендәге чулпылары «зең-зең» килә.
Яшьләрдән аерылып, Җәүһәрия белән Рәшит тә аларга килеп кушылды. Җәүһәрия башка кызлардан аерылып тора: озын купшы толымы, нәфис җилкә-билләрне узып, тезенә кадәр салынып төшкән.
Равил, моңсу елмаеп, Гәүһәриягә дәште:
— Җәүһәрия нәкъ синең кебек... Аңа карасам, үзебезнең «Аксу өчлеге» искә төшә ...
— Ә мин, Рәшиткә карыйм да, Таһирҗанны уйлыйм. Янәшәмдә ул да бар кебек ...
Чигә чәчләренә чал кунган бер төркем җыр сузды:
Яшь гомер бер узгач,
Кайтмый ул яңадан,
Тик минем яшьлек
Никтер кайтыр кебек.
Яшьлектә сөйгән яр,
Сагындым, килеп ал,
Сине көтәм һаман дип әйтер кебек ...
... Халык җырлый-җырлый вальс әйләнә ...
Җәүһәрия, бии-бии, шактый талчыккан иде. Равил абыйсы вальска чакыргач, каршы килмәде. Менә алар, әйләнә-әйләнә, биюче парларны урап уздылар. Кинәт яр буенда басып торучылар арасында куе кара кашлы берәүнен йөзе чагылып үтте. Җәүһәрия «дерт» итеп куйды. Куркынган күзләрен шул тарафка тагын бер сирпеде. «Кара каш» бүтән күренмәде. Кыз үзе дә җиңел сулап куйды: «Аллага шөкер, ялгышкан икән» ...
Равил Җәүһәриядәге үзгәрешне тоймады да бугай.
— Мин биергә чакыргач, гаҗәпләнгәнсеңдер, име сеңелем?
— Юк, Равил абый, сез бит — әтинең якын дусты.
Равил шактый вакыт сүзсез генә биеде. Аннан, бер карарга килгәндәй, Җәүһәриянең күзләренә туп-туры карады:
— Сеңелем, мин сиңа бер кыйсса сөйлим әле.
— Рәхәтләнеп тыңлыйм, Равил абый.
— Мин «КамАЗ»да ерак рейсларга йөрим бит. Төрлесен очратырга туры килә... Минем бер дустым бар, Мөдәррис исемле. Бер кызга гашыйк булды. Мактап туя алмый Гөлназын. Туйга да әзерләнә башлады... Кыз сорарга бергә барырга килешкән идек. Мине командировкага җибәрделәр дә, Мөдәррис «кияү иптәше» итеп Фәритне чакырган... Бер атна йөреп кайттым. «Йә, туйны кайчан ясыйбыз?» — дим... Дәшми... Берәү белән дә сөйләшми... Соңрак серне ачты Мөдәррис. Кыз сорарга барганда, Фәрит юл буе мактанган. Имеш, бу авылның бер кызы еш кына аның машинасына утырып кайта икән. Бик үткен ди, ут кыз... Юл буендагы «посадкаларда туктый-туктый» кайталар икән болар... Гөлназларга килгәч, «Охо, минем красавица да монда бит! Әллә син невестаның подружкасымы?» — дип, кызны кочаклап та алган Фәрит... Гөлназ аңлашырга тырышып караган, тик Мөдәррис аны тыңлап тормаган... Авыр кичерде егет кәләшенең хыянәтен... Бик авыр... Әйттем үзенә: «Гөлназны оныт!» — дим. — «Безнең Аксу кызлары менә дигән!» Усал итеп, мыскыллы елмая... «Алар бар да бер иштән», — ди. Күлмәк якасыннан умырып тоттым тегенең: «Не смей, Аксу кызларына сүз тидерергә!» — дим. «Күрербез!» — ди бу... Мин сиңа шуны әйтмәкче идем, Җәүһәрия... Син алай акчаларыңны ташлап йөрмә! (Равил кызның кесәсенә «бишйөзлекләр» шудырды) Дөресен генә әйткәндә, Җәүһәрия, минем сиңа рәхмәт әйтәсем килә... Йөз... Мең... Юк, миллион егет исеменнән ...
Җәүһәрия, кып-кызыл булып, башын түбән иде.
— Оялма, сеңлем, нидән оялырга? Күтәр башыңны! Әнә, күрәсеңме Мөдәррисне? Сине эзләп килгән ...
«Кара каш»ның янәшәдә генә торуын күреп, кызның йөрәге дөп-дөп тибә башлады.
Мөдәррис килде. Күзләре белән генә Равилгә рәхмәтен белдерде дә Җәүһәриягә борылды:
— Җәүһәрия, зинһар, гафу ит мине ...
Җәүһәрия егеткә туп-туры итеп сынап карады. Гафу итәрме ул Мөдәррисне? Әллә юкмы? Әлегә билгесез ...
... Аксуның каршы ярыннан кемдер сузып-сузып аңа кычкыра:
— Җә-ә-ә-ү-һ-ә-ә-ри-и-я-яү!
Шундый таныш, якын тавыш... Нияз тавышы!
Әнә ул каршы ярдан кул болгый:
— Җә-ә-ә-ү-һ-ә-ә-ри-и-я-яү! Мин кайттым!
Җәүһәрия сукмак буйлап асылмалы күпергә йөгерде. Йөгерми — оча! Оча гына! Аяклары җирне тоймый аның! Ә каршы ярдан асылмалы күпергә таба солдат егет якынлаша. Менә алар күпергә керделәр... Ара якыная бара... Ун адым... Биш... Өч... Җәүһәрия егетнең җитдиләнә төшсә дә самими калган күзләренә карады ...
— Нияз ...
— Җәүһәрия ...
... Ә елга буенда бәйрәм дәвам итә ...

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.