Latin

Асылмалы Күпер - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4195
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2082
36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Кеше шундый үзгәрүчән зат икән. Бер көнне чиксез бәхет булып тоелган халәт икенче көнне гадәти вакыйгага әверелә дә кала. Шуның нәкъ киресе дә кабатлана ала икән бит! Гап-гади дөнья мәшәкатенең, вакытлар узу белән, үткән көннәрнең бәхетле кайтавазы булып яңаруын да күп татыды ул.
Беренче елны Таһирҗанның армиядән язган хатларын укыганда, бу турыда уйлый белми иде әле Гәүһәрия. Казанга китеп, бергә-бергә университетта укуларын күз алдына китереп хыялланырга яратты. Бу матур киләчәк бик якында, янәшәдә генә кебек тоела иде ул чакта.
Таһирҗан югалгач, кызның күңел дәрьясы шулкадәр үзгәрде, «Бу — син бит!», — дип төртеп күрсәтсәләр, мөгаен, ул үзен таный да алмаган булыр иде. Җан түрендәге бары тик бер хыял, бер өмет, бер теләк кенә үзгәрешсез калды. Ул көннән-көн үсә, куәтләнә барып, тормыштагы һәр мизгелгә үзенең күзгә күренмәс җепләре белән уралып, шундый бер көчкә әверелде: шул көч, бары тик шул көч кенә, магниттай тартып, Таһирҗанны аңа кайтарды.
Соңгы бер ел шундый тиз үтте, «күз ачып йомганчы» дип, мөгаен, нәкъ менә шушындый очракларда әйтәләрдер. Бу елда Гәүһәрия бөтенләй икенче Таһирҗанны ачты. Ул яраткан үсмер егет теге елларда ук калган, ә бүгенге ир-егеткә, ерак илләрне гизеп, күп мәхшәрләрдән исән-имин атлап үткән Таһирҗанга Гәүһәрия өр-яңадан ияләште һәм ... өр-яңадан гашыйк булды.
Бу бөтенләй башка төрле мәхәббәт иде, үзенең дөньявилыгы, чынлыгы белән яратылып, тегесенең дәвамына әверелгән тормышчан сөю.
... Таһирҗанның ачык форточкадан ишелеп кергән тавышы бөтен бүлмәне тутырды:
— Гә-ә-әү-һә-ә-ә-ри-и-я-я-яү!
Гәүһәрия баланы ипләп кенә караватка салды, тәрәзәдән башын тыгып, түбәнгә карады.
Ике катлы роддом бинасының әллә ничә тәрәзәсендә хатын-кыз башлары күренде. Берәүләр: «Миңа дәшмиләрме ?» — дигән өмет белән караса, кайберәүләр, бәхетле Гәүһәриянең ирен күрергә теләп, яшеренеп кенә Таһирҗанны күзәтте.
Хатын-кыз заты шундый кызык бит ул. Бала тудыру йортындагы атна-ун көн эчендә шулкадәр танышып, дуслашып бетәләр, гомер буе бер-берсен белгән, аралашкан кешеләр, диярсең. Роддомда Әфган солдатының хатыны ятуы да берәүгә дә сер түгел монда. Процедура бүлмәсе тәрәзәсендә дә шәфкать туташларының кызыксынган йөзләре чагылып үтте.
— Кара- кара, Әфган хатынының ире тагын килеп җиткән!
— Кичә дә ул бөтен палата халкына атна буена җитәрлек күчтәнәч төяп килгән иде.
— Менә ичмасам, бәхетле хатын!
— Сигез ел буе көтеп кара әле син!
Иң яшь шәфкать туташы, зәңгәр күзләрен зур итеп ачып, гаҗәпләнүеннән кычкырып ук җибәрде:
— Сигез ел? Ой! Шулкадәр озакмы? Миннән булмый ...
Өлкәнрәкләре, аңа карап, пырхылдашып куя:
— Сиңа тагын, кычыткан чыпчыгы!
Кызый кинәт җитдиләнә, күзләрен бер Гәүһәриягә, бер Таһирҗанга төбәп:
— Нинди бәхетлеләр!- дип пышылдый.
Таһирҗан үзе генә түгел иде. Янәшәсендә — Равил белән Әлфия.
— Син шундый молодец, Гәүһәрия! Кыз табып, әллә безнең улыбыз өчен тырышуыңмы? Кода-кодагый булып куймыйк тагын! Шулай бит, Равил?
Хатынының шаян сүзенә Равил сүзсез генә елмаеп җавап бирде.
Таһирҗан исә, шомырт чәчәкләрен болгый-болгый, күңел хисләрен иреккә җибәрде:
— Гәү-һә-ри-я! Мин сезнең икегезне дә бик яратам! Кызыма исем дә уйлап куйдым: ул — Җәүһәрия булачак! Син ризамы?
Гәүһәрия, бәхетле елмаеп, баласына күз салды.
Ә нәни Җәүһәрия, иреннәрен очлайтып, «мес-мес» йоклый иде ...

(повесть)
V бүлек
Таһирҗан кичләрен өйдә үткәрергә ярата. Ул Гәүһәриянең бала йоклатуын, аннан, толымнарын сүтеп, чәчләрен таратканын сүзсез генә күзәтә.
... Әнә бала караватында Җәүһәрия таралып йоклап ята. Кызы, йокы аралаш елмая-елмая, нәни йомшак бармакларын селкеткәләп куя. Сабыйның бөтен битеннән, тәненнән, хәтта кабарынкы алсу табаннарыннан да башны әйләндергеч тәмле хуш ис аңкый. Бу ис — ими имгән балалардан гына килә торган үзгә бер ис, иминлек, тигезлек, бәхет исе. Шул сихри истән бераз гына башың әйләнә, рәхәтлегеннән ойыйсың икән, димәк, син ата булу бәхетен аңлый башлагансың дигән сүз!
... Хатыны көзге каршында ашыкмый гына толымнарын сүтә. Чәчләре, ефәк шәл булып, бөтен гәүдәсен урап ала. Юка төнге күлмәгенең изүендә беленер-беленмәс ике төртке — бала имезгән хатын күкрәгеннән тибеп чыккан сөт эзе. Каз мамыгыннан тутырылган пар мендәрнең нәкь уртасында ир ята. Хәләлен назлы карашы белән коендыра-коендыра, уртак ятакны җылыта тора ул.
Әнә шул була — тигез гаилә җылысы ...
... — Минем синең толымнарыңа чулпылар тагасым килә, Гәүһәрия!
— Хыялыем минем, хәзер чулпы такмыйлар шул ...
— Кызганыч... Ә син беләсеңме, чулпы тавышы мине үлемнән коткарып калды ...
... Әсирлектән качканда, яраланып, тау-таш арасында ялгызы калды Таһирҗан. Кояш шундый кыздыра: бөтен җир утлы таба кебек. Яргаланган иреннәр бер-берсенә берегеп ябышкан. Бер йотым су... Ах, бер генә йотым су... Әфган кояшы эссесеннән миләре кайнап, яралы тәне аңына буйсынмый башлагач, үзе дә аңламаслык ваемсызлык халәтенә чумды ул. «Барыбер үләсе бит... Кайчан үлсәң дә барыбер түгелмени»... Өметсезлеккә бирелү шулай була икән: ул шуышудан туктады. «Барыбер үләсе... Барыбер ...» Соңгы тапкыр күреп калырга теләп, күзләрен зур ачып күккә төбәлде. Ап-ак ут шарының рәхимсез уклары кипкән-корышкан тәннән соңгы тамчы күз яшьләрен сытып чыгарды.
Нәкъ шул чакта ул кыялар арасында Гәүһәрияне күрде. Әллә төш булды, әллә саташумы? Аны аңларлык халәттә түгел иде.
— Гәүһәрия!
Үзе — еракта, үзе шул ук вакытта бик якын да кебек. Таһирҗан аның иреннәре калтыравын, ап-ак тешләренең җемелдәп-җемелдәп китүен дә күрде хәтта.
«Кайтам, дидең бит... Кайт инде, Таһирҗан! Кайт инде!»
Үзе чакыра, үзе көлә... Юк, көлми икән... Толымнарындагы чулпылар чыңы шулай яңгырый бугай...
«Зең-зең... Зең-зең... Зең-зең»...
«Тагын бер тапкыр... их! ... тагын бер генә шул чулпы тавышын ишетергә иде! »
Таһирҗан шуыша башлады... Үткен ташлар кулны ертты, тәнне җәрәхәтләде, ә ул һаман шуыша, үзе бөтен күңеле белән кызга пышылдый: «Гәүһәрия, мине калдырып китмә! Калдырма мине!»
«Зең-зең, зең-зең, зең-зең!»
Әллә ничә мең чакрым ерактагы тарту көче егетне, чулпы чыңнары белән бәйләп, бер бөтен көчкә әверелдерде. Икенче көнне иптәшләре табып алганда да ул һаман шуыша иде ...
... Гәүһәрия иренең күкрәгендәге яра эзенә кагылып үтте:
— Бу яраң бик куркыныч идеме? Нигә ул турыда берни дә сөйләмисең?
— Юләр пуля сыдырып үтте... Аны сөйләп, кадерле минутларны әрәм итмик әле ...
Таһирҗан сак кына хатынының кашларына, керфекләренә иренен тидерде. Чәчләренең хуш исенә чумып, аны куенына алды ...
— Әттә-тә-тә!
Икесе дә тыенкы гына көлеп җибәрде. Кызлары — бәхетләре, уянып, аларга кул сузып тора икән бит!
— Ишеттеңме, Гәүһәрия, ул: «Әт-тә!» диде! Кызымның теле ачылды! «Әт-тә!» диде.
Сабый, шатланып:
— Әттә-тә! — дип тагын кабатлады.
— Мин — СССРда иң бай кеше! Хатыным — Гәүһәрия, кызым — Җәүһәрия. Менә кайда ул байлык!!! Минем кызым — Җәүһәрташым бит ул!
... Пар мендәрдә бәхет ята ...
... Нәни кызчык аякларын әтисенең күкрәгенә салган да таралып йоклый ...
* * *
Инде дүртенче яңа елны бергә каршыларга җыена алар.
Бәйрәм рухы иске китапханәгә дә сеңгән. Гәүһәрия тәрәзә читләренә кечкенә чыршы ботаклары кыстырып чыкты, кәгазьдән кисеп, кар бөртекләре эләргә дә онытмады. «Менә бу почмакка кечкенә генә бер чыршы да бизәп куйсаң!»
Китапханәдә берәүләр газета укый, кемдер журнал актара, балалар рәсемле китап карый. Кинәт шау-гөр килеп «Кыш бабай» килеп керде. Кулында — ямь-яшел чыршы! Чыршы белән бергә бүлмәгә урман исе, табигать исе тулды.
— Кыш бабай! Кыш бабай бит бу!
Бала-чага әсәренеп урыныннан сикереп торды. Китте шау-шу, китте көлеш! Бер шаяны «Кыш бабай»ның маскасын салдырырга да өлгерде. Таһирҗан абыйлары икән бит! Үзләренең Таһирҗан абыйлары!
Әллә кайдан гына тартма белән уенчыгы да табылды! Балалар гөр килеп чыршы бизи башлады.
— Балалар бакчасына «Кыш бабай» итеп чакырдылар бит әле үземне. Шунда барыш.
Таһирҗан Гәүһәрия янына килеп әллә ничек серле итеп елмайды:
— Кыш бабай сиңа да Яңа ел бүләге җибәрде бит әле ...
— Миңамы? Нинди бүләк?
— Сюрприз! Күзләреңне йом әле.
Бәхетле хатынның һәр керфегеннән нур тама.
Иңбашларындагы рәхәт җылылыкны тоеп, Гәүһәрия күзләрен ачты.
Зур мамык шәл, йомшак иркәләп, аның иңнәрендә ята.
— Җылы тәнеңдә тузсын!
— Таһирҗан! Нинди матур!
«Зең-зең», «зең-зең», «зең-зең»!
— Нинди тавыш бу?
Мамык шәлнең чәч толымнарын каплаган почмагына чулпылар тезелгән иде ...
— Чулпылар!? Каян? Ничек?
— Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән бит безнең халык.
«Зең-зең, зең-зең, зең-зең ...»
Һәр чулпыга бер хәреф чүкеп язылган: Г-ә-ү-һ-ә-р-и-я!
— Бүләккә каршы — бүләк, Таһирҗан, миндә дә бер сюрприз бар ...
— Бүген — бүләк бирешү көне алайса. Әйдә, бир бүләгеңне, Кар кызы ...
— Ашыкма инде... Ул бүләк... ул бүләк әлегә юк... соңрак була... Аңладыңмы?
Таһирҗан, шатлыгыннан нишләргә белмичә, Гәүһәрияне китап киштәләре арасына тартып кертте.
— Дөресме? Кайчан? Әйт инде!
Гәүһәрия, бәхетле елмаеп, иренең күкрәгенә сыенды.
Ир сак кына хатынын кочагына алды, Гәүһәриянең йөрәк тибешен тоеп, бер генә мизгел тынып торды. Ана булыргә әзерләнгән хатын-кыз йөрәге, мөгаен, үзгәрәк тибәдер ...
... Бу авазга шәл читендәге чулпылар җавап бирде:
— «Зең-зең, зең-зең, зең-зең ...»
* * *
Чыршы бәйрәменә Кыш бабай шактый дулкынланып килеп керде, карашы сабыйлар йөзеннән тиз генә йөгереп узды. «Аның Җәүһәрташы кайда соң?» Күзләре куян маскасы кигән нәни кызда туктап калды. «Әһә, менә кайда икән ул куян кызы!»
Чыршы тирәли җыр агыла:
Чыршы, чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матырырак
Бизәлгәнсең бу юлы ...
Сабыйлар, Кыш бабайны күреп, «гөж» килде. Таһирҗан, үзе дә сизмәстән, эчкерсез балачак дөньясына кереп чумды, алар белән бергә уйнады, җырлады, биеде. Ак мамыктан ясалган сакал-мыек та тирдән юешләнде.
Чыр-чу, ыгы-зыгы ...
Ниһаять, чират Җәүһәриягә дә җитте.
— Дусларым, чыршы бәйрәменә бер куян кызы да килгән бит! Исемең ничек, нәни кыз?
Кыш бабайның үзенә дәшүеннән Җәүһәрия башта телсез калды. Аннан ашыга-ашыга исемен әйтте:
— Җәүһәлия ...
— Ай-һай, исемең бигрәк матур икән! Яле, Җәүһәрия кызым, безгә нинди һөнәреңне күрсәтәсең?
— Мин шигыль сөйлим ...
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак калга.
Таптамагыз, һич яламый,
Әни сүзен тапталга!
italki
«Кыш бабай» кызның аркасыннан сөйде:
— Әниеңне бик яратасың ахыры, кызым.
Җәүһәрия каушап калмады:
— Мин әнине дә, әтине дә ялатам! — дип, бөтен залны яңгыратты.
«Кыш бабай» капчыгына үрелде:
— Каяле, Җәүһәрташка нинди бүләк бар икән?
Аннан йомшак уенчык куян килеп чыкты.
Җәүһәрия шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде:
— Ләхмәт, Кыш бабай! Мин сине дә ялатам!
Кызый Кыш бабайны муеныннан кочаклап ук алды.
* * *
Бәйрәм бетеп, киенү бүлмәсендә әтисен күргәч, Җәүһәрия ашыга-ашыга яңалыкларны сөйли башлады.
— Әти,әти, ә син ник бәйләмгә килмәдең? Кыш бабайны да күлми калдың.
— Мин эштә идем бит, кызым. Әниең дә эштә ...
— Бу куянны миңа Кыш бабай билде, — дип мактанды сабый, сөенеченнән. — Мин шигыль сөйләдем, зылладым да, биедем дә!
Нәни кыз тәм-том салынган капчыгын ачты:
— Бу конфетлал сиңа да, әнигә дә... миңа да ...
Таһирҗан Җәүһәрияне күтәреп алды. Кызы исә күчтәнәчләрен һәм йомшак куянын кысып кочаклаган. Әтисе үзе йөртә торган «КамАЗ» машинасына башта кызын утыртты, шартлатып ишеген япты да, җиңел генә үз ягына менеп утырды.
— Әти, әти, мин үзем пипләтәм!
Менә ичмасам бәхет басты кызны! Бүләкнең дә иң яхшысын эләктерде, кочагында — бер кап тәм-том... Җитмәсә, шундый зур машинада, әтисе белән янәшә!
Кызчык, үрелеп, сигналга басты. «КамАЗ» кычкырткан тавышка шатланып кулларын чәбәкләде.
Аларның көр тавышы бөтен кабинаны тутырды:
Чыршы, чыршы без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матурырак
Бизәлгәнсең бу юлы ...
... Кинәт әллә нәрсә булды. Машина кисәк туктады. Кызчык кулындагы йомшак куян чәчрәп барып төште, кабина идәне ялтыравык канфитлар белән тулды.
Җәүһәрия, бәрелгән маңгаен уып, кычкырып елап җибәрде. Ә әтисе, әтисе ник юатмый соң аны?
Таһирҗан күкрәге белән руль өстенә капланган иде. Ул башын күтәрмәкче булып, кымшанып куйды, кызын куркытмас өчен елмаерга тырышты. Тик керфекләре генә, аны тыңламыйча, бер-берсенә кушыла барды, җансыз иреннәре елмайган килеш катып калды.
Авыл күренеше үзенең йортлары, туктап калган «КамАЗ»ы, борчылган йөзләре белән уралып, нәни кызчыкның яшьле күзләрен дә үзенә ияртеп, һаман югарыга, күккә, мәңгелеккә ыргылды ...
* * *
Бәйрәм төнендә хастаханә бушап калган иде. Ярым караңгы озын коридор тып-тын.
Коридор башындагы ак ишек, дөресрәге, шул ишекнең теге ягы! Бүген дөньяда моннан да әһәмиятлерәк җир бар микән Гәүһәрия өчен! Чөнки... Чөнки ишекнең теге ягында — Таһирҗан ...
Егет күкрәгендәге хәшәрәт тимер кисәге нигә җанланган да, нигә аны кабат яралаган? Нигә? Әллә бу икәүнең мәхәббәтен күпсенгәнме? Әллә Ходай Таһирҗанны үзенә алмашка ир-егет яралсын дип, үлеләр арасыннан вакытлыча гына дөньялыкка кайтарган булганмы? Нигә?
Ак ишеккә төбәлгән Гәүһәрия минутларның санын күптән югалтты инде.
«Нигә шулай озак? Әллә ишекнең теге ягында берәү дә юк инде? Кайда соң алар? Таһирҗан шунда булырга тиеш бит. Тукта, тукта, ишек бии түгелме соң? Әйе, сикерә-сикерә бии» ...
Кинәт килеп чыккан якты нур хатынның талчыккан күзләренә китереп бәрде. Күзләрен йомган килеш тә ул чыгучының үзенә якынаюын сизде. Салмак, йомшак адымнар ...
Карашы карт врачның алҗынган күзләре белән очрашты. Югалту хәбәрен тапшырудан да авыррак берәр вазифа бар микән бу дөньяда? Юктыр... Юктыр ...
— Кулдан килгәннең барын да эшләдек... Мина ярчыгы йөрәк янында гына булган... Саклап калып булмады.
Кемдер радионы ачты ахры, Кремль курантларының тантаналы авазы ярым караңгы тын коридорга бәреп керде:
«Союз нерушимый республик свободных
Сплотила навеки Великая Русь» ...
Гимн, кинәт башлангандай, кисәк өзелде дә.
Хастаханә тагын тынып калды.
Күрше бүлмәдә әзерләнгән бәйрәм табынындагы бәллүр бокаллар таныш «зең-зең»не көтеп ни тансыкласа да, ачылмаган шампан шәрабы өстәл уртасында кукраеп утырып калды ...
* * *
Гәүһәрия, аякларын көч-хәл белән атлап, асылмалы күпергә якынлашты. Имәнеч хәбәрне ул нәни кызына, туганнарына җиткерергә тиеш. Ничек? Нәрсә дип?! Таһирҗан юк! дипме?!
«Таһирҗан юк!!! Таһирҗан — юк??? Та-һир-җа-а-а-н?! »
Гәүһәрия асылмалы күпернең салкын баганасын кочаклап сыгылып төште.
Шыгыр-шыгыр... Шыгыр-шыгыр...
Каршыда сузылып яткан күпер төн караңгылыгына кереп югала ...
Димәк, ул хәзер күпердән ялгызы гына чыгарга тиеш... Бүген ... Иртәгә ... Аннан соң ... Гомер буе... Гомер буе?!
Гәүһәриянең томанлы аңында бәхетле мизгелләр чагылып үтте ...
... Әнә шомырт чәчәкләре белән бизәлгән озын толымлы кыз, сөйгәне белән җитәкләшеп, көлә-көлә, күпердән килә ...
... Әнә ике ярдан күпергә икәү йөгерә. Йөгерми — оча... Әнә алар күпер уртасында очрашты... Бер-берсенә багып өнсез калды ...
Гәүһәрия йөзе белән салкын карга капланды. Җан кайнарлыгыннан эрегән кар күз яшьләре белән буталып, битен чылатты, якадан кереп, тәнне чиркандырды. Озак яттымы ул шулай, азмы, берни тоймады, берни сизәрлек түгел иде.
Кинәт ниндидер көч аны җилтерәтеп бу халәттән аралап алды.
«Җәүһәрия! Кайда ул? Йа Хода, сабыен оныткан түгелме соң?»
Гәүһәрия башын күтәрде. Көчәнеп кенә хәлсез аякларына басты. Беренче адымын ясый алмыйча чайкалып китте. Атлады... Бер адым... Ике... Тагын... Менә ул күпергә керде... Асылмалы күпер чайкалып куйды. Әмма хатын егылмады, салкын тимер тоткычны чытырдатып кысып, тигезлеген саклап калды. Аякларының ныгый баруын сизеп, ул адымнарын тагын да кызулата төште.
Төнге караңгылыкта кызы Җәүһәриянең йөзе чагылып китте түгелме соң?
— Җәүһәрия!
Юк, тоелган гына икән ...
Гәүһәрия, җир йөзендәге аналарга гына хас булган илаһи тарту көченә буйсынып, баласына таба атлады.
* * *
Шомыртлар шау чәчәктә чакта аларның улы туды. Шулай җиңел котылуына үзе дә ышанмыйча, шактый вакыт тын ятты Гәүһәрия. Әллә миһербансыз язмышы, кылган авырлыклары өчен үкенеп, бала тудыруда җиңеллекләр сорап, табигатькә ялварганмы?
— Әни, әни! Күрәсеңме мине! Карале миңа! Менә мин нинди егет!
Шәфкать туташы, сөйләнә-сөйләнә, баланы аның күкрәгенә салды. Рәхәт җылылык бөтен күзәнәкләр буйлап йөгереп узды. Гәүһәрия калтыранган куллары белән беренче тапкыр сабыена кагылды. Әллә кайдан эчтән үк, бик тирәннән күтәрелеп килүче сыктау, күз яшьләренә әверелеп, тышка бәрде ...
Таһирҗанның үлеме бәлки Гәүһәрияне тагын да йомшартырга, зәгыйфьләргә тиеш булгандыр? Әмма хатын хәлсез гәүдәсенең терелә, җанлана баруын сизде. Әйтерсең, сусаудан әлсерәп кипкән һәр күзәнәге сугарылып туена, сафлана бара ...
... — Гәү-һә-ри-яү!
Аста Әлфия белән Равил кул болгый.
Ә яннарында — бер кочак шомырт чәчәкләре күтәргән нәни Җәүһәрия ...

VI бүлек
Узган гомер — аккан су кебек.
Ә тол хатын гомере, атлап түгел, йөгерә-йөгерә уза ахры ...
Көзге каршында басып торган ап-ак алъяпкычлы Җәүһәрия дә бүген бишенче сыйныфка бара инде. Яңа мәктәп, яңа сыйныфташлар кызны бераз дулкынландыра, шомландыра да ...
Әнисенең ак бантик бәйләгәнен көтеп җиткерә алмый сабырсызлануы аның:
— Әни дим, әни, тизрәк инде!
— Хәзер, хәзер, кызым... Кая шулай ашыгасың?
— Чишмәбашка үзем генә барам.
— Ниязны көтмисеңмени?
— Кирәге бар иде ...
Битенең алсулануын әнисенә сиздермәс өчен, кызый түфлиләрен рәтләгән булды.
Әнә Җәүһәрия, портфелен селки-селки, асылмалы күпердән атлый, борылып, әнисенә кул болгый.
... Чишмәбашка кадәр өч чакрым барасы.
«Бүгеннән башлап Җәүһәрия мәктәпкә үзе генә йөриячәк. Сипкелле Нияз белән дүрт ел буе бер партада утырып туеп бетте инде ул. Иртән дә шул бер Нияз... Дүрт сәгать буе шул Нияз... Классларында ике генә укучы булгач, нишлисең инде... Түзәргә туры килә. Һәм ул түзде. Дүрт ел түзде. Булды, җитте! Бүгеннән башлап, Ниязга сәлам дә бирмәскә! »
— Җәү-һә-ри-яү!
Артыннан, мышный-мышный, Ниязы куып җитте.
— Ник көтмәдең?
— Хәзер! Көттем ди!
Кыз адымнарын кызулатты. Ә Нияз калышмый. Шулай агылый белән тагылый кебек Чишмәбаш мәктәбенә килеп керделәр.
— Ә монысы — «Аксу парочкасы» була, — дип ырҗайды бер сары чәчле малай.
— «Сладкая парочка» — дип тә өстәде икенчесе.
Шуннан китте көлеш, китте шау-шу ...
Кыскасы, «Аксу парочкасы» аларга ябышты да калды.
Юл буе йөгерә-йөгерә кайтты Җәүһәрия.
Нияз аны асылмалы күпер төбендә генә куып тотты.
— Кагылма миңа, дидем бит! Синең аркада «Аксу парочкасына» әйләндем.
Күзендәге яшьләрен күрсәтмәскә тырышкан Җәүһәрия, көтмәгәндә, сумкасы белән шапылдатып малайга берне сылады да күпергә таба йөгерде.
Кызлардан суктырып тору безнең «егет»не бик кимсетте, ахры. Ул да җавапсыз калмады, су буйларын яңгыратып такмаклый башлады:
— Җәүһәр, Җәүһәр, җәһәннәм! Җәүһәр, Җәүһәр, җәһәннәм!
* * *
Ул көнне Җәүһәрия өенә кычкырып елап кайтып керде. Чәчләре тузган, таралган, ак бантигы сүтелеп, озын булып салынып төшкән. Күпер төбендә Нияз белән сугышуларын әнисенә әйтеп тормаса да билгеле: күңеле мөлдерәмә тулган иде.
— Тапканнар исем! Шундый исем буламыни? Җәүһәрия! (Иреннәрен кыегайтып, ямьсез итеп әйтте ул аны). Матуррак исем дә куша белмәгәннәр! Җәүһәр-җәһәннәм, Җәүһәр-җәһәннәм!
Гәүһәрия, кызын кочаклап, тузгыган чәчен рәтләде.
— Ә минем исемем ничек? Матурмы, әллә ямьсезме?
— Синеке — матур! Син бит «җәһәннәм» түгел. Ә мин — Җәүһәр-җәһәннәм!
— И балакаем, син исемеңнең нинди матур булуын аңламыйсың әле. Бу исемне сиңа әтиең кушты! Син тугач, аның шатланганын күрсәң! «СССРда мин — иң бай кеше. Хатыным — Гәүһәр, кызым — Җәүһәр. Менә байлык кайда ул!» — дип, сине кулыннан да төшермәде.
Әтисенең җылы учларын Җәүһәрия хәтерли иде. Онытырлыкмы соң? Чырылдатып һавага чөя дә, көчле куллары белән тотып алып, кочагына кыса. Җылы сулышын өрә-өрә кытыклап үбә. Үзе һаман «Җәүһәрташ» дип кабатларга ярата иде.
* * *
Икенче көнне Нияз Җәүһәриягә каршы һөҗүмгә бик шәпләп әзерләнде.. Сумкасыннан ямь-яшел алмаларын чирәмгә бушатты да, портфеленә ышыкланып, күпер баганасына «яшел гранаталардан ут ачты». Ник берсе тисен! Тагын! Тагын!
Ур-ра! Тиде! Тагын тиде! Болай булгач, теге тәккәббер кызыйга курыкмыйча сугыш ачачак ул. Малай таштай каты алмага тешләрен батырып карады. Чәчрәп чыккан әчкелтем алма суы авызын камаштыргач, йөзен чытып, анысын да күпер баганасына томырды.
Ни-ча-ва! «Гранаталары» ул кызыйга гына җитәрлек аның. Менә күрсәтәчәк хәзер күрмәгәнен! Шулай да нәрсә җитми инде ул кызга? «Аксу парочкасы» дигәнгә нигә ачуланырга инде? «Аксу парочкасы»... Андый матур кушамат бөтен кешегә дә тәтеми дә әле!
Малай, нәрсәнедер исенә төшереп, ашыгып, сумкасына тыгылды.
Кулына алган алмасы шаккаткыч иде. Дөньяда моннан да матуррак алма бар микән? Үзе шундый зур, кып-кызыл һәм искиткеч хуш исле. Авыздан су китереп торган бу алманы әйләндерә-әйләндерә караса да тешләргә ашыкмады ул.
... Каршы ярдан асылмалы күпергә Җәүһәрия кереп килә иде. Кызый, берни дә сизмичә, сумкасын болгый-болгый теркелди генә. Чәчен бүген икенче төрле үрдерткән булган, кыланчык! Алсу тасма бәйләткән ...
«Хәзер шул тасмаңны сүтеп, суга болгап җибәрермен әле!»
Баштарак ыргыткан алмалары, күпергә дә җитмичә, Аксу суына чупылдады. Шулай да берсе, әздән генә кызга тимичә, күпер тактасына «тып» итте. Җәүһәрия сагайды, Ниязны күргәч, адымнарын акрынайтты, аннары, бер карарга килгәндәй тиз-тиз атлап, малай каршына килеп тә басты.
Кыз белән күзгә-күз карашып тору планга кермәгән иде.
«И-и-и, кыланчык, «Аксу парочкасы» булмыйм, ди... «Җәүһәр-җәһәннәм» буласың инде алайса ...»
— Җәүһәр — җәһәннәм, Җәүһәр — җәһәннәм ...
Нияз «сдача» бирү өчен йодрыкларын да әзерләп куйган иде инде. Тик кызый күзләрен кыса төшеп, малайга шундый итеп карады! Нияз шунда беренче тапкыр Җәүһәриянең күзләре зәп-зәңгәр икәнлегенә игътибар итте. Болындагы зәңгәр чәчәк кебек! Зәп-зәңгәр!
Кыз телгә килде. Иҗекләп диярлек бер генә җөмлә әйтте:
— Җәүһәр ул а-сыл-таш, кыйммәтле таш! Белдеңме?
Аннары, башын югары чөеп, горур гына үтеп тә китте.
Әнә алсу тасмасы җилфердәп бара.
Малай тагын бер ачыш ясап гаҗәпләнде: аның толымнары шундый озын икән!
Сугышасы килү теләге кинәт сүнеп, эзе дә калмады. Нияз яшел алмаларны түфли очы белән тибеп туздырды да, сумкасын алып, кыз артыннан элдертте.
— Җәүһәрия, Җәүһәрия дим ...
Кыз борылмый да. Тып-тып басып атлавын белә.
— Җәүһәрия, карале, миндә менә нинди алма бар ...
Юк, әйләнеп тә карамый.
— Мин аны, үзем дә капмыйча, сиңа дип апкилдем ...
Җәүһәрия туктады. Күзләрен кысып, малайга тагын бер карап куйды. Ышаныргамы? Ышанмаскамы?
Бераздан кыз алманы алды ...
... Әнә алар, янәшә атлап китеп бара ...

VII бүлек
Аксу буендагы өянкеләр дә үскән, үзгәргән инде, ябалдашлары күпергә үрелеп, «менә тиям-менә тиям» диеп тора. Әле кайчан гына зәгыйфь, сыгылмалы булган ботаклары, хәзер исә җил-давылларга каршы торырдай киң күкрәкле гаскәр кебек.
Асылмалы күпер генә нәкъ элеккечә... Түгел, түгел шул... Ул да үзгәргән. Язын- көзен кар-яңгыр суларында юылып яткан такталары уңып карала төшкән. Анда-санда яктырып торган яңа такталар да аңа ямь бирми, киресенчә, кара җирлектәге тукымага салынган ак ямаудай чекрәеп тора. Бабайлар ыңгырашуына тартым шыгырдавы да яшьлектәге егәрлеген юксынучы картлар кебек уфтанып-уфтанып куя.
... Әнә күпер буйлап икәү килә. Ашыкмыйча, салмак кына атлап килүчеләр — Җәүһәрия белән Нияз — бүген соңгы имтиханнарын бирде.
Күңелдә — ниндидер бушлык... Рәхәт, тыныч, җиңел бушлык ...
Асылмалы күпернең нәкъ уртасына җиткәч, икесе дә «шып» туктады.
— Җәүһәрия, йә әйт инде... Нигә яшерәсең?
— Хәзер яшермәсәм дә була инде, Нияз. Мин Казанга — университетка керергә уйлыйм.
— Казанга? Университетка? Ай-һай, керә алырсың микән?! Анда конкурс шундый зур диләр ...
— Мин керергә тиеш! Беләсеңме, тиеш! Минем әти белән әни шунда укырга хыялланган ...
— Мин Таһирҗан абыйны бөтенләй хәтерләмим диярлек ...
— Ә мин хәтерлим! Шундый яхшы хәтерлим! Аның учлары бик җылы иде... Ул мине һавага чөя, ә мин «чырр!» киләм... Аннары муенымны кытыклап үбә ...
Яшьләр, Аксуга карап, шактый озак дәшми тордылар.
Җәүһәрия, күңел ашкынуын тоялмыйча, хыялый тавыш белән әкрен генә пышылдады:
— Университетка керә алсам, каршындагы һәр колоннасын аерым-аерым кочаклап чыгар идем!
Нияз көлеп җибәрде. Хыялый да инде бу Җәүһәрия!
Әнә алар җитәкләшеп күпердән килә.
... Асылмалы күпер — күпме мәхәббәтнең шаһите ул.
* * *
Казан үзенә ашкынып килгән Җәүһәрияне сизмәде дә... Эреле-ваклы таш йортлары, ыгы-зыгылы урамнары, гел ашыга торган исәпсез-хисапсыз кешеләре зәңгәр күзле озын толымлы бу кызга битараф иде.
Җәүһәрия исә Казанга бер күрүдә гашыйк булды. Аның бу шәһәргә булган мәхәббәте — гади ярату гына түгел, ә Гәүһәрия белән Таһирҗан күңелендә яралып та, тормышка ашмыйча хыялда калган сагышлы сөюнең дәвамы кебек ...
Әзерлеге сүз тидерерлек түгел иде кызның: шуңа имтиханнарын да яхшы бирде. Тик менә конкурсы кына... Бер урынга — алты кеше! Кем үтә дә, кем кала бит ...
Ап-ак мәһабәт колонналар каршындагы ярымтүгәрәк утыргыч — аның иң яраткан урынына әверелде. Ул бүген дә яшьләр белән шыплап тулган. Берәүләр борыны белән китабына капланган, димәк, алда тагын сынаулар көтә, ә кайберсе көлә-шаяра дөньясынын оныткан. Алар өчен имтиханнар артта калган, күрәсең ...
Җәүһәрия монда иртәнге сигездән бирле утыра инде. Конкурстан узучылар исемлегенең сәгать икедә генә әзер булачагын да белә иде кыз. Шулай да күңеле монда тартты: ап-ак колонналарга карап, хыялланып утыруга ни җитә!
Әнә — алар! Яшьләрнең язмышын хәл итүчеләр! Гап-гади бер эшне башкаргандай, исемлек беркетелгән такталарны битараф кына урнаштыра да башладылар. Әллә никадәр егет-кыз шул минутта ук аларга ябырылып сырып та алды. Сары һәм кара чәчле башлар, муеннар, җилкә һәм иңбашлар, тоташ стена булып, Җәүһәриядән исемлекне каплады. Кыз әле моннан, әле тегеннән үрелгән була, бармак очларына басып та талпынып карый... Күренми генә бит! Нишләргә? Күз яшьләре ирексездән керфекләрен чылатты ...
— Нигә елыйсың? Керә алмадыңмы?
Борылып караса, озын буйлы бер егет, кызганып, аны күзәтә.
— Белмим... Күренми бит ...
— Хәзер, үзем карыйм! Фамилияң ничек?
— Гәрәева ...
— Бар... Монда бер Гараева бар... Джа-в-в-га... Исемең ничек соң синең?
— Җәүһәрия ... Таһирҗан кызы ...
Егет этенә-төртенә төркемне аралап чыкты.
— Кысылып үләм дип торам! Так что, Җәүһәрия... Таһирҗан кызы, син списокта бар. Поздравляю!
— Рәхмәт!
— Нигә елыйсың? Кергәнсең бит!
— Шатлыктан... Ә син үзең?
Егет ваемсыз гына иңбашын сикертеп куйды:
— Мин — медалист. Беренче экзаменны ук «отлично»га тапшырдым... Ә син, кергәч-кергәч, нигә татар бүлегенә кердең соң, Җәүһәрия Таһирҗан кызы? Берәр престижныйрак специальность беткән идеме?
... Егетнең соравы җавапсыз калды. Җәүһәрия инде ак колонналар янында иде.
Менә берсен кочаклады... Икенчесен... Тагын... Тагын... Колонналар нинди күп! Колонналар шундый биек! Ә озын толымлы кыз, алар белән чагыштырганда, нинди кечкенә! Кемдер, гаҗәпләнеп, ә берәүләр, аның сөенечен аңлап, кызга төбәлде. Кайберәүләр, юләргә санап, бармак төртә-төртә шаркылдады.
Бәхеттән көләләр ди мени!
... Чал университет күпме юаныч һәм көенечләр шаһите бит ул ...
* * *
Университетның ап-ак колонналары буенда сары яфраклар коела ...
Быел Җәүһәрия икенче курста укый инде. Нияз да ел буе ерак Читада хезмәт итеп ята. Кызның күңеле күтәренке, чөнки егетнең хатлары, ерак араларны якын итеп, атна саен килеп тора.
Җәйге каникулдан соң укуга ияләшеп бетә алмый җәфаланган чаклары яшьләрнең. Шулай да башлар дәфтәргә иелгән: бер җөмләне дә калдырмый язып өлгерергә тырышып утыралар.
«Җәйге стипендияне сентябрьнекенә кушып биргәннәр» — дигән записка кулдан-кулга күчеп, бөтен аудиторияне йөреп чыкты.
Ниһаять, кыңгырау тавышы да яңгырады ...
Яшьләр, гөр килеп, банкоматка ябырылды.
— Әйдәгез, бүген бәйрәм ясыйбыз! Иртәгә ял көне бит!
— Кинога барыйк! «Татарстан»да шундый яхшы фильм бара ...
— Юк, юк! «Арбузник» оештырыйк!
— Әйдәгез, Кабан күленә, су трамваенда йөрибез ...
Җәүһәрия кулындагы акчаларга карап торды да ныклы бер карарга килде:
— Миңа авылга — Аксуга кайтырга кирәк.
Иптәшләре, аптырап, бер-берсенә караштылар.
— Бүгенме? Хәзерме?
— Әйе, соңгы автобуска өлгерәм әле ...

VIII бүлек
... Тәгәрмәч чокырга туры килдеме, «КамАЗ» машинасы, сикертеп, кызны тәмле йокысыннан бүлде. Ул, сискәнеп, күзләрен ачты. Күзе каршыдагы көзгегә төшкәч, кыз «дерт» итеп китеп, карашын тәрәзәгә төбәде. Шул кечкенә генә көзгедә аларның күзләре очрашты. Шофер егет аны күзәтеп бара иде.
«Ходаем, нигә ашыктым соң? Нәрсә уйлап шушы «КамАЗ»га утырдым? Караңгы төшеп килгәндә... Җитмәсә, йокымсырап барам. Белмәгән-күрмәгән кешенең машинасына утырып ...»
... «КамАЗ», төнне ертып, алга таба бара да бара. Көзге тамчылар бертуктамый тәрәзәне юа. Сирәк кенә каршы очраган машина фаралары бер мизгелгә генә кабинаны яктырта. Аннан — тагын караңгылык ...
«Нигә генә утырдым? Ник утырдым? Их, юләр кызый ...»
... Көтмәгәндә-уйламаганда юлга чыкты шул.
Кулына өч мең сум акча килеп кергәч, башына килгән беренче уе — «Әни!» булды. «Әни, әни, әни!..» — дип типте кызның йөрәге.
«Кичке автобус биштә китә, өч сәгать юлда үтсә, авылга кадәрге өч чакрымны бер сәгать кайтсам... Тугызда өйдә булам». Гап-гади арифметика — өч мең сум һәм дүрт сәгатьтән өйдә булу.
Тукталышка чыгып басуга, яңгыр ява башлады. Зонтиксыз кызны чылатырга күп кирәкме? Сентябрь кояшы яктыртса да, җылысы сизелми шул. Әллә нигә автобусы да вакытында килмәде. Янына «КамАЗ» машинасы килеп туктагач, кыз, берни уйламыйча, «ялт» менеп утырды. Кабинада җылы, рәхәт иде. Эреп киткән бит, эреп киткән. Керфекләре кушылганны да тоймаган ...
... — Чишмәбашның үзенә кайтасыңмы?
Егетнең соравына кыз «дерт» итеп куйды.
— Юк ...
Үз тавышын үзе танымады.
«Минме соң бу? Шундый мескен куркынган тавыш минекеме? Төн якынлашканда, «КамАЗ» кабинасында таныш түгел ир-ат белән бергә-бер калсаң... Ах, юләр кызый... Нигә көтмәдең автобусны? Менә утыр инде хәзер, калтырап ... Тукта әле, нигә җебеп төште соң ул? Кайда синең кыюлыгың? Имтихан вакытында иң авыр сорауга да төпле җавап бирә алган зиһенең нигә таркау?»
Кыз үзен кулга алды
— Чишмәбаштан тагын өч чакрым — Аксуга мин.
Бу юлы тавышы шактый тигез, көчле ишетелде.
— Аксугамыни? Беләм, беләм мин Аксу егетләрен ...
Карашлар тагын көзгедә очрашты. Бу юлы инде кыз күзләрен бик тиз яшермәде. Тик егетнең куе кара кашлары астыннан сөзеп каравын тойгач, тагын тәннәре чымырдап куйды. Каушавын сиздермәскә тырышып, сорау биргән булды:
— Әллә безнең авылда танышларыгыз бармы?
— Б-а-р!..Ә синең исемең ничек соң?
Әйтергәме, юкмы? Кыз бер генә секунд икеләнеп торды.
« Әй, хәрби сер диярсең! »
— Җәүһәрия ...
— Җәүһәрия!? Нинди матур исем!!!
Гаҗәп нәрсә син, кеше күңеле! Әле генә борчу катыш үкенү белән уралган башы яктырып китте Җәүһәриянең. Яңа гына һәр күзәнәген изеп, кысып торган шикле мөнәсәбәт әллә кая таралды. Күңелгә гаҗәп җиңел булып китте.
Психология укытучысы Захаров нәрсә дигән иде әле?
«Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт күпмедер дәрәҗәдә аларның исемнәре белән бәйле. Кеше үзенә исеме белән дәшүләрен ярата. Фамилия — рәсмилеккә басым ясый, ике арадагы чикне искәртә. Ә исем нинди интонация белән әйтелүгә карап, искиткеч зур көчкә ия».
Җәүһәрия үзе дә сизмәстән елмайды.
«Чынлап та шулай икән. Исемең матур дигән иде, мин инде аннан курыкмый да башладым, ахры».
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Асылмалы Күпер - 3
  • Büleklär
  • Асылмалы Күпер - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4248
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2134
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Асылмалы Күпер - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4195
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2082
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Асылмалы Күпер - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 2363
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1350
    41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.