Latin

Арыслан Базары

Süzlärneñ gomumi sanı 1275
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 785
41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя-манифест
Үземне сезгә таныштырып торуның, кадерле укучыларым, үзегез дә беләсез, кирәге юктыр дип беләм. Шулай да, тәртибенә җаен китереп:
— Мин — Арыслан булам, падишаһыгыз!— дияргә тиешмен, чөнки исемен яшереп торучыларны, шушы хәйлә белән әллә кем булырга маташучыларны җенем сөйми. Шулай итеп мин — Арыслан, Аллаһы тәгалә мине сезнең падишаһыгыз итеп яраткан. Әйе, барыгыз да җыелышып, үзегез мине сайлап куйдыгыз, яратып, сокланып, ышануыгызны һәм ышанычыгызны белдереп. Әүвәле каршы килмәкче, теләмәвемне белдерәсе идем, әмма, аннары, уйлангач, сезне кимсетәсем килмәде. Ил икәнбез, димәк, падишаһыбыз да булырга тиеш бит инде! Башкача ярамый!
Әйе, сез, бичаралар, мине үзегез күп-күп тавышлар биреп, аңа да карамастан тавышланып, гайбәтләргә батып, талашып, үз теләгегез белән падишаһ итеп куйдык дип уйлыйсыздыр инде. Дөресе — сезне талаштыручы, тавышландыручы — үз нәфсегез, ягъни дә Шайтанның үзе инде! Кайсыларыгыз нәфсенә иярделәр, алар Шайтан артыннан киттеләр. Әмма белеп торыгыз, Арысланны Аллаһы тәгалә үзе хайваннар падишаһы булыр өчен яраткан, бар кылган. Мәгәре хәтта бүре, үз ыруына хуҗа булса да, падишаһлык мәртәбәсенә ирешә алмас. Хәер, моны гына үзегез дә беләсез, бүре белән мине, Арысланны, чагыштырырлыкмы соң?
Әйе, мин — Арыслан, минем үз базарым бар. Сез бичаралар мине үз теләгегез белән сайлап куйдыгыз дип уйлыйсыздыр инде? Әмма кайсыгызның Хак тәгалә әмереннән уза алганыгыз бар? Минем һәр аймакта, илемнең һәр почмагында үзем хуҗа итеп куйган әһелләрем бар. Алар белмиләрме инде, әгәр минем урынга бүрене падишаһ итеп куйсалар, үзләренең харап булачакларын? Мин аларны Арыслан балаларыдай итмәдеммени? Ышанычлы хуҗалары булганым өчен һәм дә ышанычымны аклар өчен алар табан асларымны да яларга әзер торалар. Кемнәрнең инде башсыз каласы килсен? Хәзерге заманда, акыллары җитмәсә дә, белемдә югарылыкка менгәннәр азмы әллә? Берне меңнәр алыштырырга гына торалар. Нәрсә, куян, минем тиремне ябынса, аңа начар булыр идемени? Андыйлар әле арысланнардан гайрерәк ыжгыра беләләр. Чабатасын түргә элү һәркемнең кулыннан килә! Дөньяда нәфсе дигән әйбер барында һәммә нәрсәләр сатыла һәм сатып алына. Ә миңа сату-сатылу уенын уйнап торасы да түгел. Дәрәҗә үзе үк кыйммәт нәрсә. Меңнәр, исемнәрен бер генә булса да телгә алуымны теләп, җаннарын учларыма салырга әзерләр!
Һәркем үзен акыллы, башкалардан өстен дип уйлый, хәтта куян да куркак булуын, төлке дә хәйләкәр икәнлеген, аю да тинтәклеген белмиләр һәм сизмиләр. Аларның андый булуын әллә мин сизә идемме? Һәркайсының үз урыны, үз җае бар! Әгәр куянны төлке урынына куйсам, нәрсә булыр икән дидем һәм шулай эшләдем. Кеше урынны бизәми, урын кешене бизәгәнен ишеткәнем юк идеме? Нәкъ шулай булып чыкты. Безнең куян хәзер төлкеләрнең үзләрен хәйләгә өйрәтә. Куянга шушы кадәр акыл каян килгәндер, менә монысын гына әйтә алмыйм!
Тинтәкләр тыңлаганда, акыллылар аңлап утыралар. Шуңа да акыллыларга таянуы мөмкин түгел, алар ахмаклыкны тиз күреп алалар. Тыңлаучыларга таяну тиешле, тыннарын да чыгармый һәм кыстатмый баш бирүләрен сөям шуларның. Акыллылар эш башкарган урында кирәк, анда тинтәкләр белән бер ни дә барып чыкмый. Менә шуңа күрә дә акыллылар иң җаваплы урыннарда — эшне кулларына тотып башкаручылар рәтендә булырга тиешләр. Мәртәбә һәм дәрәҗә — чын тинтәкләр кетәклеге! Анда акыллыларга урын юк! Әгәр дә арага кайсыдыр акыллы баш килеп керсә, ашыксын, аңламыйча сүз тыңларга өйрәнсен, инде дә уй-фикерләреннән котыла алмый икән, харап булыр! Аның өчен уйларга башкалар бар. Уй-фикер — Арыслан эше, тыңлау — куштаннарныкы! Моны белмәгәннәр арада очрый икән, алар яки үзләре Арыслан булырга теләүчеләр, яисә хатага аяк басканнар. Кайчан да булса андый зат Арыслан дәрәҗәсенә ирешә алса, ул үзе үк шушы ук кагыйдәләр белән эш итә башлаячак. Арыслан базарында бүтәнчә арыш-биреш юк! Шулай да, Арыслан базарына килеп кергән акылы кот зат тиз арада барысын да аңлап ала һәм шунда ук үзен дөрес тота башлый, тинтәкләр рәтенә чыга. Әмма, тинтәклеккә бер чыккач, икенче тапкыр акыл бүлмәсенә әйләнеп кайтып булмый, чөнки акыллылыкка караганда, тинтәклек һәркем өчен кулайрак һәм җайлырак урын. Уйлап, баш катырып аптырыйсы һәм үзеңне гаҗизлисе юк!
Әгәр дә акыллылык һәм тинтәклек төшенчәләрен бутап аңлый башласаң, акыллылык та тинтәклек булып тоела башлар һәм киресенчә!
Кыскасы, бу лабиринтның эчтәлеген аңлар өчен аның формасын күз алдына китерергә кирәк. Шунысы да бар, эчтәлекне күпләр белә, формасы исә азларга гына билгеле аның. Менә шушы хәл Арысланга үз базарын сакларга ярдәм итә дә инде. Кайбер акыллы баш каләм ияләре шул форманы сурәтләп бирергә алыналар, шуның белән хаталаналар. Андыйларны алдар өчен бездәме корал юк, безме кирәкле чараларын тапмадык? Ул — шул ук җай, премияләр тарату нәрсә өчен кирәк дип беләсез? Никадәр тинтәгрәк каләм ияләре бар, шулкадәр премия һәм бүләк алучылар да күбрәк булыр. Акыллы башларга дәрәҗә бирсәң, аларга меңнәр иярер, Арыслан базарын юк итеп ташлар. Безнең Арысланнарның бердәнбер дошманы, монысы да сер түгел, — вакыт, туктамыйча агучы һәм агулаучы вакыт. Ул бары тик үтерү көченә генә ия, һични тудырмый. Тудыру көченә форма гына ия, монда сайлау мөмкинлеге юк.
Сайлау димәктән, күпләр үз араларыннан эш өчен кирәкле вәкилләрне сайлыйбыз дип уйлыйлардыр инде? Асылда аларны кем сайлыйдыр әле? Әллә сайлау исемлегенә теләсә кем керә ала дип уйлыйсызмы? Керәләрдер дә бәлки, әмма сайлау иләге аша үтә алганнары гына сирәк! Вакытым җитеп бетми, шунда гына, шунда гаеп! Әгәр дә падишаһ шул сайланучыларның кемлеген үз күзенең уңы аша уздырмаса, нинди хуҗа була ди инде? Андыйлар хакимлек мәртәбәсен үз кулларында саклый алмаячаклар. Падишаһ ул һәммә нәрсәне белеп торырга тиеш, ягъни, белү өчен хәбәрдар булу гына аз, бәлки барысын да алдан билгеләп тәкъдир итмәгәндә, хәбәрдарлыкка гына таянып әллә ни ерак китеп булмый. Ил белән идарә итү, димәк, хөкемдарлык кылу, тәкъдир хөкемен үз кулыңда тоту дигән сүз ул!
Илгә падишаһ икәнсең, аның хуҗасы да була белергә кирәк. Әгәр дә халкың буйсынырга теләми, аның үзенчә яшисе килә икән, син халкыңны белеп, халкың өчен дип яшәмисең. Падишаһка үз халкы хезмәт итмәсә, падишаһ үзе дә халкына хезмәт итми дигән сүз бу. Моны булдырмау өчен хаким һәрдаим, бу эшемне халкым мәнфәгате өчен кылдым, анысының тегеләй, монысының болай булуы, газиз хайваннарым, сезнең өчен кирәк дип әйтә, гүяки ил белән киңәшкәндәй сүз сөйли белергә тиешле. Бервакытта да үз мәнфәгатеңне сукыр булмаган күзләргә күренерлек итеп алга чыгарма! Даими һаман халкым дип әйткәләп яшә, әмма һәрдаим үз мәнфәгатеңне, үз ихтыярыңны алга куеп эш йөрт, шул вакытта гамәлләрең дә дөрес булгандай тоелырлар, үзеңне дә хайваннарың сөярләр.
Падишаһ гамәлне үз иленә каршы кыла алмый, ул ничек хәл итсә, алдагы көн дә шулай башлана, шулай дәвам итә. Шуңа да борынгылар падишаһларны Аллаһының җирдәге хөкемдарлары буларак күзаллаганнар.
Падишаһы белән шаярткан, аның белән уйнаган халыкны киләчәктә бәхет көтми. Әмма тәхетендә озак утырган падишаһның гадәтләре ил халкына яхшы беленеп, озакламый һәркем аның көенә эш итә башлыйлар. Бу хәл илне куштан һәм хәйләкәр итә. Мондый падишаһ үлгәннән соң яисә тәхетеннән сөрелүгә, илдә бер-бер артлы кискен үзгәрешләр башланып китә. Болар илне харап итә. Билгеле булсын, тәхетендә берәр шөһрәтле һәм шәүкәтле падишаһ озак утыра икән (ә озак утыру үзе үк падишаһка шушындый сыйфатларны йоктыра), илдә торгынлык башлана. Ул хөкемдар китүгә, торгынлыкны башбаштаклык алыштыра, һәркем тәхеткә омтыла, тарткалаш, ызгыш тамыр җәя. Шушындый падишаһлар аркасында Болгар, Алтын Урда, СССР мәмләкәтләре таркалды һәм карап булдылар. Без кешеләргә карап гыйбрәт алырга, әмма, хайваннар буларак, хайваннарча яшәргә тиешбез.
Белеп тору кирәк, мәгәр Арыслан икәнсең, илгә хезмәтең җиде-ун ел. Бу — бер буынның тарих мәйданына килеп китү дәвере. Әгәр дә унбиш-егерме елгача тәхет тотасың икән, алга таба илең харап булыр! Мәмләкәтләрнең яшәү кануны шушы. Илең һәм эшең тарихларга калсын дисәң, ун елдан да артыкка тәхетеңдә калма. Башка буынга юл бир, алар үзләреннән соң киләсе буынга тәхет һәм бәхетне тапшырсыннар. Менә шул вакытта илең дә яшәр, даның да булыр. Ә юк икән, илең дә китәр, даның да бетәр. Гомернең бәрәкәте озынлыкта түгел, исемеңне күтәрерлек гамәлләреңдә, мәгънәдә.
Арысланнарның һәммәсе дә падишаһ булырга лаеклымы, диярсез? Ә мин, җавабымда, лаеклы, диярмен! Әмма башкаларны ияртә алмаган, тыңлатудан узган Арыслан падишаһ була алмас. Өендә гаугалы ирнең иле дә гаугалы булыр, гаиләсендә хөкеме барның мәмләкәттә дә эше барыр. Падишаһ ул — кәрван хуҗасы кебек, кәрван әһелен көннән-көнгә, юлдан-юлга, елдан-елга бәрәкәт өмете йөртә. Әгәр дә шул өмет дигәннәрен югалтмасалар, кәрван башын алыштырырлар. Өметкә таяндыручы падишаһ илне канатлы итүче ул!
Арысланның базары кечкенә, тар һәм очсызлыдыр. Аның эше — хезмәтчелек, аның мәртәбәсе — коллык. Болардан ул һичкая бара алмый. Моның кадәр йөкләрне күтәрүе өчен йөрәкле дә, гайрәтле дә булуы сорала. Менә шулар инде ул Арыслан базары, аның бәясе — гаделлектер!
Март, 2004.


Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.