🕙 1 minut uku

Әнкәй

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 71
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 63
53.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
74.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Кал барсам, кайда йөрсәм дә мин,
  Күңелемә шулай тоела:
  Пар кулыңа пар чиләгең асып,
  Син чыгасың, әнкәй, коега.
  
  Су алганчы, юлга бер карыйсың,
  Чиләкләрең тулгач, тагын бер.
  «Бала күңеле далада», - дип, бәлки,
  Үпкәләп тә йөргән чагындыр.
  
  Изге теләк теләп үстердең син,
  Бассыннар дип тизрәк аякка.
  Шул сүзләрең синең искә төшә,
  Юналсам дә менә кай якка.
  
  Кое янында син ишетерсең
  Миннән сиңа хәбәр килгәнен,
  Син һәркемгә очрыйсыңдыр, әнкәй,
  Мәлдерәмә килеш чиләген.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.