Latin

Әнием, Коръән Чыгарсың

Süzlärneñ gomumi sanı 3923
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2172
34.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Повесть
I
Зимагур Хәләфнең кайтып төшүе авылда күп сүзләрне кузгатты. Язгы ташулар бетеп, халыкның басу-кырга чыккан вакытлары иде. Югары очтагы Галимулла хәзрәтнең мәдрәсәсендә кыш буена гыйлем эстәгән шәкертләре таралышканнан соң, бу беренче зур вакыйга булды. Аталар кызларына йорт капкасыннан үтеп чыгарга ярамаслык рәвештә кисәттеләр, аналар, күз-колак тотып кына, аларның һәр адымнарын барларга тиеш иделәр, хәтта урынлы-урынсызга:
— Пәрдәне ник күтәрдең әле, чоланга чыгып, токмач кис, эшең беткәнме әллә? — дип ачулануны да гадәт иттеләр.
Шулай да чибәрлектә дөнья бәһасе кызларның соңгы көннәрдә итәкләре кыскара төште. Сәбәбе зимагур Хәләфнең кемлеге белән бәйле икәнлеген авыл кызлары үзләре генә белделәр.
Тик бер Шәрифәгә генә кеше-кара кагынып сүз әйтмәде. Ни дисәң дә, бай кызы шул. Кемнеке диген әле? Корытай Хафизныкы, тирә-юньдә генә түгел, кала сәүдәгәрләре белән дә ярышкан, Казан байгуралары белән дә курыкмыйча эш йөрткән, серләренә кереп, сәясәт өлкәсендә дә ат уйнаклаткан, илдә үк булмаса да, татарда танылган шәхеснең кызы бит ул. Әле ничә еллар элек кенә Нижгурд каласына барып, олы сәүдә арасында, пароход яллатып, җыелыш кор-ганнарында, Ука елгасының тирәнлеген бер калай әтәч Казан шәкертенә үлчәткән иде. Аркылы төшеп карагыз сез аның юлына. Карурманнан чыгып, фаэтон тәртәсенә ябышкан чуашларның да маңгаена алтатар терәгән кеше бит ул. Нигә дип зимагур Хәләфтән йортындагы наз иясе гөлчәчәктәй кызы Шәрифә куркып торсын ди әле?
— Килеп, урамда күренә калса, телеңне күрсәт үзенә! — диде бит әтисе.— Йөзенә чуан чыксын! Атакай әйтә торган иде, дошманыңа тел күрсәт, йөзе бозылыр дип. Син дә шулай ит. Битен чуан бассын, мур кыргыры!..
Шәрифә — укымышлы кыз. Әтисе инде ничәләр ел рәттән, бер дә өзмичә, Казаннан мөгаллимә китертте. Җәгърафия, химия, әлҗабра фәннәре белән бергә хөсне хат, гарәп теле, лисане төрек, франса дәреслекләреннән күнекмәләр өйрәттерде. Зур сәүдәдән кайтып керер иде дә:
— Йә әле кызым, имтихан — фарыз кифаядер, нәрсәләргә өйрәндең? — дип, дәштерер, мөгаллимәсе каршында барысын да сорар, белгәнен дә, белмәгәнен дә төпченер иде. Әгәр дә Шәрифә йөгерек тел белән сөйләсә, укып-язып та күрсәтте исә, и мактар, кала бүләген кулына тоттырыр иде. Ә киресенчә булса, Мөхәммәд галәйһис-сәламнеке төсле калын кара кашларын кылыч борыны өстенә җыерып китерер иде дә:
— Болай уңмасаң, сине Әнглатернга алып бармам, Лонданның манарасына алып менмәм,— дип орышыр иде.
Ул гына да түгел, соңыннан мөгаллимәсенә дә усал сүзләр әйтеп, күрше бүлмәдә тавыш чыгарыр, иртәгесен, гафу сорагандай, һәммәсенә дә, «колак ялы өчен» дигәндәй, берәр бүләк бирер иде. Укый-өйрәнә торгач, әтисенең теленнән төшкән ул Әнглатерн, Лондан, манара хакында Шәрифә белеп, үз алдына көлеп тә йөрде: шулкадәр байлыгы була торып, җәгърафия фәненнән хәбәрдар түгел икән бит атасы! Ул олуг манара, дөньяның сигезенче могҗизасы,
бер дә Лонданда төзелмәгән, франсаларның Париж шәһәрендә шул!
Бу белемнәре Шәрифәне әтисеннән өстен чыгарды, мөгаллимәсенең тәрбия сәгатьләре аңа рухи ирекнең нәрсә икәнлеген татырга мөмкинчелек бирде. Байлар арасында Хафиз дөрестән җәдитче саналса да, күп мәсьәләләрдә, бигрәк тә хәл гыйлемендә, кадимчеләрдән һич тә калышмады. Моны да акрынлап төшенә башлады кызы. Аның өчен кызык иде. Әгәр дә берәр катлаулы мәсьәлә килеп чыкса, әтисе:
— Казандагы Галәветдин бай бу хакта ничек уйлый икән, Аллаһы тәгалә боерса, бу барганымда төгәл белеп кайтам әле! — дип, зәңгәр каләм белән сызгалап, куен дәфтәренә язып та куя иде.
Ә Шәрифә бик яхшы белә. Әтисенең бу дәфтәрен кулына тотып караганы бар: анда нәрсә язылса, ул инде хәл ителә. Әле элгәре, моннан ике кыш элек: «Голландский әтәч ике тавык күкәе салды»,—дип язып куйганнан соң, шул ялгышына ничә тапкыр төртелеп, адәм хуры булган иде. Голландский әтәчләр күкәй дә сала икән дип сөйләп йөргән бит. Ә чынлыкта голланд әтәче белән яшәгән тавыкларының өлгерлеген һәм күкәй ташу тәртибен генә исәпкә алып барган җиреннән ялгыш язган булган. Кем белә, голланд әтәче дә татарныкыннан артык түгеллеген төшенгәч, мактану нияте белән юри шулай сөйләнеп йөргәндер? Телгә осталыкта аның белән ярышырлык кеше юк диләр бит!
Шулай итеп, затлы кыз Шәрифәнең генә, зимагур Хәләф кайтты дип, итәге кыскармады. Егетләр хакында уйларга аңа әле иртәрәк иде, аннан соң, төрек лисанында язылган руманнардагы егетләр булса икән ул, исең китәр иде.
II
Ә Шәрифә, чынлыкта, зимагур Хәләфнең кем икәнлеген дә, төс-кыяфәтен дә белми иде. Шуның белән бәхетле булды. Үзенә гайбәт итеп кенә ишеттергәләделәр: ул, бәдбәхет, калада ихтилалчылар белән бик әшнә икән дә, ут чыгар-макчылар, падишаһ галиҗәнапларына тел-теш тидермәкчеләр, ди. Авызына тәмәке капкач, ут чыгармый калмас инде, булыр-булыр...
Шәрифәнең иркен вакытлары, мөгаллимә апасы да, берничә көнгә ял сорап, калага китте. Яшь кызлар укый торган руманнар да китерермен, диде. Шәрифә бигрәк тә Гаяз Исхакыйны соратырга үтенде, соңгы араларда, менә өченче елы диярлек, яңа чыккан китапларын алдыра алмый. Падишаһ аны бер дә яратмый, ди шул. Андый олуг әдипне дә үз итмәскә мөмкин микәнни соң? Бер дә укый белмиме әллә? Юк, араларын юри бутый торгандыр!
Шәрифә, тәрәзә янына килеп, чәчәкле-чуклы калын пәрдә артындагы томан кебек сыек ак челтәрләрне күтәрде, яшеллеккә төренгән тау сыртларында йөргән мал-туарны нокта-нокта булып сибелгән җирләреннән шәйләде. Якындарак балалар йөгерешеп уйный иде. Әмма мәш килүләренең чыр-чуы аңа ишетелмәде, аларга бик тә күңелсездер кебек тоелды үзенә.
Авыл балалары төсле гомергә дә шулай уйнап йөгергәне булмады Шәрифәнең. Кечкенә чагында бер катышып караган иде, кызык тапмыйча, кайтып китте. Шушы икенче каттагы бүлмәсенә күтәрелеп, кулына курчагын алды да, үсеп җиткәнче аның белән генә уйнады. Яшьтәшләре булган авыл кызлары һәм малайлары бик тә усаллар һәм дорфалар төсле тоелды. Соңыннан, инде китаплар укый башлагач, ул моның шулай икәнлегенә тулысынча инанды. Ә курчагын инде күптән түрдәге пыяла ишекле киштәгә утыртып куйды. Әле хәзер дә, кайвакыт, күңеле баласынып киткәндә, шул курчагын кулына ала да сөйләштерә башлый:
— Хәлең ни хәл? Җанкисәгем минем!
— Утырып ардым дисеңме?
— Апаңның эшләре күп, укыйсы, белем эстисе бар!
— Уйныйсым килә дисеңме?
— Әйдә, ярар, уйнап алыйк, алай булгач...
Әмма азга гына дип башлаган уены сәгатьләргә сузыла да, әнисе йә апасы күреп алып, орышалар үзен.
— Син инде курчак уены яшеннән чыккан! Әтиең белсә,— диләр,— безне орышыр, китабыңа утыр!
— Каладан кайтты дамыни?
Шәрифәнең тутырып караган кара матур күзләреннән оялып, алар чарасыздан башларын түбән ияләр. Ничек инде болай? Үзләре гел дөрес сөйләргә кушалар, ә үзләре ялганлыйлар?
— Дөресен әйтәбез! Әтиең ул шундый кеше, көтмәгәндә кайтып керә. Синнән имтихан тота башлый. Белмәсәң, көнеңне курчак кына уйнап уздыргансың, ди, карамыйсыз баланы дип, безне дә ачулана.
Шәрифә аларны аңлый, әмма авызын турсайтып, иреннәрен салындыра. Үпкәләгәндәй итә. Менә йөгерешә башлыйлар. Берсе кызыл прәннек китерә, икенчесе, китаплардагы рәсемнәрне күрсәтеп, берәр хикәя сөйли. Ә Шәрифә, астыртын гына көлеп, һаман да элеккечә үзалдына башын салындырып утыра бирә.
Кызык та чаклары булган икән. Инде хәзер үсте шул. Алай кылану бер дә килешми. Китаптагы кызлар шикелле нәзакәт иясе, пөхтә гүзәл бану дәрәҗәсенә омтыла ул. Ә андыйларга авыз турсайту һич тә килешми. Алар горур башларын бер дә салындырмыйлар. Үпкәләгәндә дә, читкә йөгереп, кешедән качып кына күзләреннән тамган энҗе яшьләрен кулъяулык читенә җыялар. Шәрифә дә хәзер шулай итә башлады. Беркөнне, мөгаллимә апасының дәресен төшенә алмыйча гаҗизләнгәч, үпкәләп, чаршау артына посты да еламакчы булып маташты. Тик нигәдер ул гүзәл бикәләрнеке төсле итеп күзләреннән яшьләре елгадай акмады, бер тамчы гына килгән кебек булды да туктады. Ни гарьлек инде бу? Шулар кебек итеп елый да алмагач, ничек инде аларга тиңләшә алсын? Юк, үзләре шикелле һичшиксез булдыра белергә өйрәнергә кирәк! Калышалар димени? Бәлки сәбәбе бардыр? Нигә моңынчы башына да китереп карамаган? Ул руман кызларының сөйгән ярлары бар бит, шуларны яратулары сәбәпле, хисләреннән ташып елыйлар!
Шәрифәнең гомере гел ачышлардан гына тора, һаман да китаплар өйрәнүдән. Тукта, мәхәббәт, диде бит әле. Әйе, әйе, сөю сәгадәтенә тартыла аның күңеле.
Кинәт йөзләре балкып китүдән Шәрифә үзе дә оялып, челтәрне төшерде дә кулына китабын алды.
— Мәхәббәт!.. Әй мәхәббәт, мин бит синең нинди икәнлегеңне беләм! И Ходаем, миңа да Таһир-Зөһрәләрнең мәхәббәтен насыйп әйләсәң иде...
Шәрифә ялгышты. Болай ук ярамый иде. Аһ, ялгышты. Белми идемени ул Таһир-Зөһрәләрнең бәхетсез мәхәббәтен, укыганнары юк идемени Сәйфелмөлек-Бәдыйгыльҗамал, Йосыф-Зөләйха, тагын да күпмеләрнең гыйшык газапларын кичерүләре хакында? Бар иде, күп мәртәбәләр укыганы бар иде.
— Чын мәхәббәт булса, барча сынауларына да түзәр идем...
Андый олы мәхәббәтне кем әле гел шулай бәхетсез, газаплы гына дип әйткән? «Сөю — сәгадәт» дигәннәрен кая куясың?
Ә Шәрифә яратса — бары тик бәхете өчен генә яр сөячәк. Аның ул егете, бәгырен өзгәләрлек җанашы кала шәкерте кебек булыр, башына кәләпүшен кыңгыр салып йөрер, чәче бераз озын, җәдитчә кистерелгән, мыегы — кара, ыспай... Әй лә, шушы кадәр үк мөмкин димени? Ярар инде, борыны чак кына кәкрерәк булса да рөхсәт, тик төрекләрнеке кебек ямьсез, тукмактай рәвештәгесе генә туры килмәсен. Әнә «Мулла Насретдин» мәҗәлләсендә нинди хәшәрәт итеп ясыйлар үзләрен. Юк, андыйлары кирәкмәс. «Аң» журналында бик матур берәүне урнаштырганнар иде, менә шундыйрагы яхшы булыр!
Шәрифә кабат тәрәзә янына килде, келәләрен күтәреп, ачып ук җибәрде. Дөнья гөрләп тора иде. Тирә-якта дәртле кошлар сайрашалар, балалар чыр-чу килә. Ә һавасы да һавасы, өрфия кебек, битне сыпырып кына ала, ничек рәхәт! Әллә урамга чыгасымы икән, шәкертләр дә очрап борчырлык түгел.
III
Юраган юш килә ди бит. Югары очтан берәү бире таба атлый иде. Буйга озынчарак, какча йөзле, кара мыеклы бу кеше ни сәбәпледер тукталып калды һәм күтәрелеп карады. Шәрифәгә яшеренергә инде соң иде. Күзләре очрашты. Тәвәккәл һәм олы күзләре белән егет аны кочып кына алды. Кызның тәкате китте. Бер мәлгә йөрәге тибүдән тукталды, кайсыдыр җиреннән, күңеленең иң аргы почмагыннан нидер кубарылдымы, башы чайкалып китте. Моңа кадәр татымаган оят һәм курку хисе катыш дәрте кузгалып, бәгыре киселде. Тойгылары йөзенә бәреп, бит алмаларын кызартып чыгарды. Әгәр дә тәрәзә яңагына тотынып калмаган булса, Шәрифә артка китеп авасы иде. Егет тә тартылып куйды, гүяки шушы хәрәкәте белән аны бәладән коткарып калды. Алар йөзгә-йөз, иренгә-ирен очрашкан кебек булдылар.
Юк, юк, бу кадәрле ярамый, болай ук мөмкин түгел!
Шәрифә артка чигенде. Туры килеп, йомшак урын-җиргә утырды. Кулындагы китабын күкрәгенә кысты. Хисләрен яшерергә теләде. Ул арада янына кергән әнисе:
— Көпә-көндез урын-җир өстендә югалып утырасың! Нинди булмаган эш ди әле бу? Нинди әдәпсезлек,— дип сөйләнгәләп бүлмәдә йөренде.— Күзле энәне күрмәдеңме?.. Җиләнемне яңартырга тегүче Бибиәсма абыстай килгән. Кая куясыздыр шуны? — дигән җиреннән, эзләгән әйберсен табып, куана-куана чыгып китте. Шушы минутта бу йорт эчендә ничә җан иясе булса, һәркайсының үз хәсрәте белән яшәгән вакыты иде.
Әнисенең кирәкмәсне сизенүеннән курыккан Шәрифә хисләр тойгысыннан арынырга өлгерде. Төсе кайтты. Кызыллыгы качты. Әмма тәне буйлап кайнар тир йөгерде.
Инде тәрәзә пәрдәсе артына качып кына күзәтте Шәрифә. Егет чыннан да чибәр, бер кашык су белән йотарлык иде. Әйе, Казан шәкерте булырга кирәк. Өстендә карасу-зәңгәр батисттан тегелгән җәдитләр җиләне, башындагы кара кәләпүше бераз авышып тора. Ярабби, чәчләре дә заманча, румандагы каһарманнарныкы төсле итеп кистерелгән ләбаса! Мыегы да бар икән, килешле генә күренә. Ул бала белән нәрсә сөйләшә соң ул? Кесәсеннән чыгарып, әллә тагын кәнфит тә бирдеме? Шулайдыр, шулайдыр, Шәрифәне сораштыра торгандыр. Бу як кешесе түгелдер. Казаннандыр! Болай ук оста кыланмас иде. Ә-ә... Белде! Китап сатучы булырга кирәк, үтеп барышлый тукталгандыр. Мәдрәсәдән дә шәкертләрне чыккан, таралышкан дигәннәр иде. Шунда фатир төшкәндер. Юкса югары очтан бире таба килмәс иде. Нәкъ үзе! Ул пөхтәлек, хәрәкәтләрендәге тәртип, елмаюларындагы затлылык! Ай, бәгырем, һәй-һәй генә... Мондый егет солтанына унбиш кыз гыйшык тотадыр әле. Әтисе дә берәр кадим сәүдәгәрдер. Үзе йөреп мал җыйсын дип, улын шушы ерак сәфәренә куып чыгаргандыр. И бәгырь, тамаклары да ачыккандыр инде, бичаракай...
Мәхәббәтнең беренче очкыны чәчрәп китүдән Шәрифәнең теле акылын алмаштырды, ни сөйләсә, шуны дөрес дип белде, нәрсә уйласа, аны пышылдап кабатлады. И бала, болай ук бер күрүдән егет таба алгач һәм аңа гыйшык та тота башлагач, бәхетләрең булыр да булыр инде үзеңнең!
IV
Кичкә Шәрифәнең кулына бер хат килеп иреште. Аны китергән кыз — күрше Сәгыйдә җиңгинең зәңгәр күзле сөеклесе иде. Ул кайвакыт шулай кергәләп йөри, Шәрифә апасыннан китаплар укытып, хикәяләр тыңлый, хәтта өлкәннәрдән яшереп кенә икесе бергә курчак та уйный иделәр. Хуҗалар моны белсәләр дә, күрмәмешкә салынып, аларны бүлдерми иделәр. Бигрәк тә әнисе инде, кызы Шәрифәнең буй җитеп килгәне белән килешергә теләми, баласытып карый иде. Чынлыкта кызы үзе дә, балигълык яшенә ирешеп, хәзер зур булып килгәнен сизмәде. Моңа кадәр шулай иде.
— И бала, алай ук ярый димени? Тәмам куркытып бетергәнбез икән, әтиең дә артыгын сораштырып аптыратмасын, әйтеп куярмын. Чәй эчеп алырсың, ял итмичә ярамас...
Асрауны чакырып, тиз генә өстәл ясап, чәй хәстәрен күрергә, бүлмәләрнең һавасын алыштырырга боерды. Шәрифә, бер әйткән сүзеннән кире кайтып, аның өчен аталган бу хезмәтләреннән баш тарта алмый иде инде.
V
Корытай Хафиз кайтып керүгә, бөтен дөнья берьюлы хәрәкәткә килә. Моңа кадәр итәк иләп йөргән хезмәтчеләр, тиз ара үзләренә шөгыль табып, җан-фәрманга эшкә тотыналар, һәммәсе дә үзләренең өлгерлек һәм тырышлыкларын күрсәтергә ашыгалар. Мәхшәр купкан диярсең. Бары тик олы кикрикле голланд әтәче генә, нәселдән килгән горурлыкны саклап, ишегалды уртасына чыгып баса да, кукраеп тавыш сала. Әллә шушы рәвешле хуҗасын сәламли, әллә инде аның белән ярышырга теләп уртага чакыра, һәрвакыт шулай кылана.
Аяк астына очраган һәммә кош-корт Хафиздан биш-алты адым читкә очарга мөмкин, әмма дә әтәчкә тидем юк. Мактанычы һәм куанычына әверелгән бу асыл кош гүяки аның үзе иде төсле, һәрхәлдә шул: йорт арасында эшләүчеләр аны бары тик хуҗа белән генә тиңлиләр, җае чыкканда, кеше-кара күзеннән яшереп кенә үзеннән байның үчен алырга да күп уйлап тормыйлар, әмма да әтәчнең тавышка шәплеге, кимсенүгә бер дә ризалык бирмәве аларны куркыта. Хәтта болай дип әйтәләр: имеш, бай абзый бу әтәченең койрыгында ничә канат-каурый барлыгын да төгәл белә икән, телен дә аңлый! Әмма алай ук түгелдер инде! Булмаганны. Сөләйман пәйгамбәрмени ул, кош-корт телен белештерергә?
Бу юлы Корытай Хафиз һәм дә канәгатьсезлек, һәм дә усаллык белән җенләнеп кайтты. Сәбәбен бары тик Шәрифәнең әнкәсе Фагыйлә абыстай гына сорап белергә мөмкин иде дә, иренең коры авыздан чыккан ике сүзеннән аның да соравы тамагына утырып калды.
— Абау, атасы, нәрсә кылануың бу? — дип әйтергә тиеш иде дә, тәкатен табарга өлгерде. Үз җаена яшәп яткан тыныч көннәренең көтмәгәндә тузаны күтәреләсе иде юкса.
Ашап-эчкәч кенә Корытай Хафиз бераз тынычлана төште. Әүвәле пәрәмәч белән кайнар шулпадан тәм тапты, аннары өстәлгә токмачлы аш белән тавык китерделәр, анысыннан да канәгатьлек иткәч, бәлеш башлап, яртысына якын өлешен ашады, вак бәлеш һәм таба коймагы белән чәй эчте, каймак, май һәм балны чамадан тыш кулланудан эче катып киткәндәй булды, киерелеп куйды, тәмам бүселеп, кәнәфигә килеп утырды һәм тагын да сорады:
— Кая, хатын, сөзмә китерсеннәр әле, әйт аларга!— дип кикерде.
— Син нәрсә инде, атасы, тәртипсезләнәсең,— дигән сүзенә ияртеп, Фагыйлә абыстай тиз арада хәбәр салды: — Абзагызга сөзмә китерегез!..
— Алай димә әле син, Фагыйлә, кикерү — Аллаһы тәгаләгә шөкер-хәмде дигәннәр борынгылар. Калада да, Садри Максудовлар янында чак тыелып калам, анда — яхшы түгел, ә моңда — килешеп тора. Әткәм мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, бер кикергәндә җитмеш дию пәриенең тамагына сөяк тыгыла дия торган иде, бездән генә калмасын. Сөзмәне әллә күрше авылдан әйләндереп китерәләр инде? Әйт әле үзләренә...
Бу сүзе җитә калды, асрау, битен ак яулыгы белән өрпәгән хәлдә йөгертеп кенә килеп тә җитте, нәзек һәм йомшак кулында утырган чокырны бай абзасына сузды. Аның бу рәвештә күренүенә үк Казан ханәләрендә хатыннар белән шаяргаларга бер дә каршылыгы булмаган Хафизның дәрте кузгалды. «Кол кызлары илә уйнауны пәйгамбәрләр дә ят итмәгәннәр әле...» — диярәк ниятләнеп, җай чамаларга кирәклеген фикеренә киртләп куйды. Әмма бу уйлары: «Алла сакласын, җен баласыдыр бу, котыртып йөри»,— дип, «Әгузе бисмиллаһ...» белән тәмамланды.
Сөзмәдән Хафиз байның ашказаны тегермән ташыдай эшли башлады, әмма юлда шактый араларны йоклап кайтуы сәбәпле, күзләре эленергә уйламый иделәр булса кирәк. Ятып аласы итмәде. Кәнәфидә аяк бөкләп утырган хәлдә:
— Анасы, кызыбыз кая соң? Бар, чакыр әле бире! — дип әмер бирде.
Әмма Фагыйлә абыстай:
— Атасы, калдырып тор баланы, синең канәгатьлегең өчен артыгын тырышып укыган булырга кирәк, арыбрак киткән,— дигәч:
— Ярар, ярар, анасы... Бала торып торсын,— дип, көтелмәгән җирдән килешеп тә куйды. Авыл хәлләрен сораштырырга кереште һәм: — Теге зимагур нигә әле безнең капка төбендә чуала? Ут-күздән Аллаһ сакласын! Әйткәннәр иде аны, калада бик тә кызылланып йөри, дип. Чыбыркылап кудырдым әле үзен!—диде.
— Аңа ни калган икән инде монда?
— Әйтәм бит, яманлык белән йөри ул, яманлык, белән. Кеше алдында оят. Аның хакында сүз чыккач та, безнең авылдан дип әйтергә телем бармады. Урысча киенеп, башына картуз сылап йөри ди. Ни галәмәт чәчен үстергән. Зимагур да зимагур, Хәләф тә зимагур инде менә... Аллаһ сакласын, андыйлар белән бер очрашсаң, икенче тапкыр күрәсең килмәс!
— Чыбыркы белән кудыртып дөрес эшләмәгәнсең, атасы, котыртып дип әйтүем...
— Син әле, Фагыйлә,— Хафиз бай йомшарган җиреннән кинәт кызып китте,— өйрәтеп утырган булма чүпрәк башың белән. Монда, үз авылым уртасында шул мескен зимагурдан куркып торырга кем дип белдең әле мине... Базар көнне Земской управага кереп, мин аны кулга алдыртырга да күп сорамамын.
Җилкәсенә уңлы-суллы болгап диярлек чапанын элгән Хафиз бай ишектән чыгып ук китте. Казан хәлләрен сораштырырга сүз җае килгәненә өметтә булган Фагыйлә абыстайның да, үпкә-бавыры урыныннан кузгалып, иренең бу рәвешле пырдымсызлануына кәефе кырылырга өлгерде. «Иркәләп бер сүз дә әйтмәде бит, юньсез!» — дип уйларга кодрәтеннән килмәде, әмма дә:
— Ризыгыгыз тәмсез пешкән, исраф итүдән артыгын белмисез, бай абзагыз ачуланды,— дип, тик-томалга барысын да орышырга тотынды. Бушап калган өстәлнең йорт хезмәтчеләренә бүтәнчә сөйләгәнен башына кертеп тә карарга теләмәде.
Бу көнне дә Шәрифә кичкә кадәр үз эшләре һәм хисләре белән мәш килде, аны борчырга җөрьәт итәрлек һичкем табылмады. Ирен сагынудан тәкате киткән әнкәсе исә бары тик үз буй-сыны, киеме-чибәрлеге өчен җан атты.
VI
Икенче көндә булган вакыйгаларның бернинди дә әһәмияте юк иде. Гүяки Шәрифәнең бәхете тәмам сүнеп, күгендә әрсез кара кургашын болытлар гына калды. Уң вә сулы буталды. Мондый чакта киңәшергә мөгаллимә апасы да янында түгел ичмасам. Бу кадәр дә чибәрлек һәм инсаф иясе кызга күкләр үзләренең мәрхәмәтен юлламаса, дөньялыкның дөреслеге бетеп, хакыйкать тәлинкәсе ватылырга гына тиеш бит!
Әмма Аллаһы тәгаләнең хөкеме бар нәрсәләрдән дә алда йөрде. Икенче кәррә язылган асыл эчтәлектәге хат Шәрифәнең күңеле күгендә кояшны балкытты. Анда ошбу юллардан гайре һичнәрсә булмаса да, зиһене камил вә тәрбия иясенә җитәрлек иде:
«Гыйззәт сахибе Шәрифә туташ!
Барча гүзәллекне Сезнең йөзеңездә күргән без фәкыйрегез өмет вә интизар билән күп хәсрәттәмез ки, әгәрем дә бу кичәдә Сезне капуыңыз төбендә очратмасак, Аллаһы тәгалә рәхим-шәфкатен кылсын иде генә диеп теләремездә каламыз! Сәгадәт дулкынларында йөреткән нәфсемез корабы Сез ки гүзәллек иясе кемсәнәнең янына килеп җитәрлек хәлендә түгелдер. Әгәрем атаңыз кебек олуг зат безнең барлыгымызны инкарьлек белән чит-ят кыла күрмәсә иде, алдыңызга кереп, аяк бөкләп, кулыңызга бер кагылып үтүне мәртәбә санар идек...»
Хатның ахыры укый алмаслык хәрефләр белән чуарланган иде. Шул да җитә калды, Шәрифәнең күңелендә әллә нинди билгесез хисләр өермәсен кузгатып җибәрде. Асылда алар һичбер хәбәр бирерлек язмалар булмыйча, бары тик сурәткә һәм рәсем ишегә охшаш ниндидер хәрәкәтләр белән генә бизәлгән иделәр.
Әмма Шәрифә җанашның күңеле алардан билгесез гыйлем вә серләрне эзләде, чөнки хатта кирәгеннән артык тәэсирле сүзләр табылырга тиешлеген көтте. Җитешмәгәнен хыялы тутырды һәм башына әллә нинди уйлар килеп, бәхетен арттырды.
Бу вакытта хат сахибе егет кемсәнә, мәдрәсәдә әлегә торып калган шәкертләр янына кич утырырга барып, арада сүз кузгаткан, хәтта кесәсеннән уен картасы чыгарып өләшкән һәм дөньясын онытырга өлгергән иде. Отыш хәсрәте белән мавыгып, әзмәвер шәкертләр, моңа кадәр бер-бер авылдан сабанчы агай килер дә үзләрен муллалыкка дәгъва кылыр дип, тәрәзә төбеннән китмәгән җирләреннән кузгалып, мәдрәсә почмагында өелгән кат-кат мендәр өстен җай вә рәхәтлек өчен кулайрак күрделәр. Алардан боларны күпсенергә мөмкин булган хәлфәләре исә Корытай Хафизның йортында аш һәм сыйдан хөрмәт табуы сәбәпле, болар яшьтән укылган һәртөрле китап хикмәтләрендәге кебек үзләрен сәгадәт чүлмәгендә төсле хис иттеләр. Кичне уздырып, төнгә кадәр даулаштылар, карта уены арасында үзләренең чыннан да сыртларын каезлаган ишан-мулла ыругының нәсел-нәсәбен эт иттеләр. Бәхетләре дә шуның белән арткандай тоелды. Әмма күз шәрифләре ачык булудан тыш, күңел һәм зиһеннәре дә камиллеккә ирешергә җитешмәүлек сәбәпле, алар һаман да сурә белән аять арасында буталган ахмак кыяфәтләреннән чыга алмадылар. Дөрес, бары тик Сираҗи мәхдүм генә уенга катнашы юк кеше шикелле «Гыйльме хәят вә кәүсәре хас» исеме илә кулъязма хәлендә таралыш тапкан бер дәфтәрдән әллә нинди сәер хәлләр табып куанды. Атасы мәрхүм булып та, муллалыкны кулына алырга өлгерми калды, авыллары өчен ул артык дип табылды. Анда кире кайту өчен юлы бикләнгән иде. Сәбәбе бары тик атасында дип уйласа да, ялгышты ул, бик ялгышты. Авылларының умыртка баганасы булган Кәрим байның чокырга аударылуыннан соң, барчаларны үзләренә буйсындырырга өлгергән ат карагы чуашлар,— бәлки, алар чынлыкта чуашлар булмыйча, мишәр таифәсеннән азган кавемнәрдер, монысы ук вакыйгаларны сөйләүчедән ачык беленмәде,— җайларына кимчелек китермәслек зат — Сәрдәлек Янгир-Хафисә исеме белән дан алган берәүне хөтбәче иттеләр. Падишаһ хәзрәтләре бу Сираҗи мәхдүмнең авылы башына кара хачи агачы, ягъни кара багана утырттырганнан бирле аннан хәбәр болайга таба чыкмый, аларга таба хат-мәктүп ирешми иде. Инде ике ел дәвамында бер-бер өмет белән гомерен мәдрәсә эчендә мөгаллимлеккә өйрәнүче пишкадәм рәвешендә уздырып та, җае килмәгәнлектән һәртөрле әсәрләр аша гыйлем хәсрәтендә калган акыл иясенең үпкә авыруыннан һәм күңеле бозылудан тешләре коела башлап, борын астына җебек төшәргә өлгерде. Хәзрәтләре белде, Сираҗига зәхмәт кагылган, имештер. Бозау тизәге белән йөзен уып, күкрәгенә арыш боламыгы сыламаганда, барыбер файда тимәс, сырхавы куәтләнә генә барыр, диде.
Әмма мәхдүмнең күңеле яшәү һәм тәрәккыять тели иде. Бохарада барча галимнәрне «бер тишеккә тыккан» Курсави хәзрәтләренең китапларына таянып эш йөртергә уйлаган замана баласы ниятләрен һәрвакыт шулай зурдан кора шул. Тәһарәте бозылуына игътибар итмәстән намазын ташламаган мәхдүмне иптәшләре дә чит-ят кыла башласа, эшләре яхшылык белән бетмәячәк иде. Шулай да Сираҗи мәхдүм үз җаен үзе белеп, быелгысы җәйдә кыргый башкорт һәм кыргыз далаларына юнәлергә сәрмая туплауга керешкәч, аннан аерылуны бәла кебек авыр бер газап күргән өлкән яшьтәге әзмәвер шәкертләр моны мөмкин кадәр хәер-садакадан баш тартырга өнди башладылар. Тик шуны гына берсе дә белмәде: иртәгә, таң әтәчләре кычкырып, мәсҗедтә намаз укылу белән юлга чыгачак сәүдә кәрваны Сираҗины бу мәдрәсәдән читкә алып китәчәк иде. Менә шунлыктан ул әлегә халыкка фаш ителмәгән могҗизалы китапларга соңгы вакытларда игътибар күзен салды, күңелен баглады. Кыргый башкорт вә кыргыз даирәсендә мондый хәбәрләр гаять тә кирәк булачак әле аңа.
VII
Корытай Хафизлар йортында мәҗлес таңгача сузылды. Шәрифә бу арада биш ятып, алты торды. Атасының да, муллаларның да телендә зимагур Хәләф иде. Өч мәхәлләне бер итеп йөргән Хафиз байның маен кайнатса, бары тик шушы мәлгунь Хәләф кенә кайнатадыр, мөгаен? Юкса барысы бердәй аны эттән алып эткә ташламас, авызларын пычратып газап чикмәс иде.
Зимагур Хәләфнең бәхете шушы сүзләрдән, мәгәрем ки, арта калса, аннан да бай һәм горур зат дөнья йөзеңдә яшәмәс вә яшәргә дә мөмкин түгел иде. Ай-йай да ямьсез кеше икән үзе. Әле кичә генә югары очта исерек баштан теләсә нәрсәләр әйткәләп йөргән, имеш тә, сукыр Гайшәгә бәйләнгән, ди.
— Авылдан кудыртырга кирәк аны!
Корытай Хафиз сүзне шушы рәвешле коры тотканлыктан, берара әңгәмәгә катышмый утырган Кәримулла мәзин дә фикерен белдереп кенә авызын ачты:
— Ярамастыр, җәмәгать...
Мәҗлестәшләрнең күңеленә хуш килергә мөмкин булмаган бу кәлимәнең урынсыз икәнлеген акылындагы һәркем төшенергә өлгергәнче, Шәрифәнең әткәсе:
— Әллә, кем, ни түгелме... Атаң баласы...— дип, уңлы-суллы әйтеп куюга, һәммәсе бер авыздан диярлек хахылдадылар. Бу көлүләренең асылы, әлбәттә, бар иде. Ярлы-ябагайдан адәм рәтенә керә башлаган мәзиннең буын туганы булган зимагур Хәләф аңа якын иде. Чукынсын дөньясы дип, ни очраса, шуны чукындырып йөргән урыс динчеләре белән, йөзгә-йөз килеп, орышларда катнашкан, каладагы театр һәм кәмит төсле заманча эшләрдән яхшы хәбәрдарлыгы булган Корытай Хафиз, мәсьәләне тиз ара сәясәткә борып җибәреп, үзенә кирәкчә сүз туглату җаен бу очракта да тиз тапты:
— Син, кара әле, Кәримулла, ни дип әйтим, мәхдүм сүзе сиңа килешмәс инде.— Аның бу сөйләгәненнән мыскыллаудан бигрәк, мулла нәселеннән килгән имамнарны зурлау, үз ягына тагын ныграк аудару теләге дә барлыгы сизенгән кешегә бер дә яшерен түгел иде. Аллаһ сакласын, бу Кәримулланы акылга куәтле, холыкка сабыр дип әйтәләр, кеше алдында да сөекле, юкса бөтен теләк-моратларны бозып ташлавы бар.— Алай ук, якының дигәч тә, дөрес булмас. Хатын ягыннан кардәшлекне пәйгамбәребез дә югары куймаган. Ташла. Зимагур кем дә, син кем! Аллаһыга шөкер, быелгы зәкяткә үзегезгә бер тай бирербез. Шулайрак уйлап тора идек,— дип өстәмәсенме.
Бетте Кәримулла мәзин, арт аяклары белән чалынды, сүзеннән кире кайту ягын карады. Ирләрдә сер торса, хатыннар гайбәтчегә чыкмас иде.
Мәҗлеснең ахырында майда гына пешкән бәлеш төбе тамакларын кикертә башлап, күрше яктагы абыстайлары да кайту вакыты җиткәнлеген төшенергә өлгерделәр.
Икенче көнне таралып, монда сөйләнгән сүзләрдән сер буларак килеп ирешкән хәбәр шул иде: кичен кайтканда Кәримулла мәзиннең абыстае, иренә таяк башы белән төрткәләп, аның умыртка сөяген зәгыйфьләндергән, ди, мескен, иртәнге намазда, сәҗдәгә киткән җиреннән артык аваз чыгарып, тәһарәтен сындырган икән. Имеш, тагын да шул, Кәримулланы мәзинлектән төшереп, мәдрәсәдә җәй уздыручы адашкан башкорт малае Алатайны,— Аллаһы тае дигән исемдер инде,— аның урынына күтәрмәкчеләр бугай дигәннәр иде, дәрес ирешелгән сүз булмады, ахрысы. Шулай да Кәримулла мәзиннең көтелмәгәндә хасталануы халыкны борчуга салган. Өшкерү-төкерү галәмәтләренең хикмәте бар икәнлегенә чын күңелдән ышанган ярлы-ябагайның күңеленә хуш килгән, балаларына үрнәк саналган кешенең болай адәм рәтеннән чыгуы авылдагы көнкүрешнең тәртибен бозарга мөмкинлеген сизенгән байлар, ике көн рәттән, үзен һәм абыстаен ашка чакырып, шактый сыйлагач кына сихәтен тапты Аллаһ бәндәсе. Әмма күз карашында мәкер һәм ышанычсызлык галәмәтләре калганлыгын Корытай Хафиз өченче күзе белән сизенә иде булса кирәк, зимагур Хәләфне бөтенләй дә хисаптан калдыргандай кыланды, мәҗлесләрдә телгә алмаска булды. Шулай итеп, әүвәле һич сәбәпсез яманаты таралган егетне һәммәсе дә күңелләреннән җиңел генә чыгарып ташлагандай иттеләр. Әмма бу хәл вакытлы гына иде. Ул һаман да шулай инде, әгәр дә олуг давыл ише нәмәрсә булырга җыена икән, дөньялар тәмам тынычланып калгандай тоела, шом җиргә сеңеп тора.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.