Latin

Әнигә бүләк

Süzlärneñ gomumi sanı 823
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 430
58.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
76.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Халидә тәрәзәгә үрелде һәм эштән кайтып килгән әнисен күреп калды. Әнисе як –ягына чайкалый.
“Тагын эчкән инде”, - дип сөйләнде үз – үзенә Халидә.
Үзенә алты яшь кенә булганга, ул әле аракының нинди зур, коточкыч чир икәнен белеп бетерми. Тик әнисенең дә шул аракы аркасында ямьсезләнеп, үзгәрүен яратып бетерми.
“Нигә эчәләр икән соң аны кешеләр? Аракы тәмле лимонад кебек микән әллә? Шул аракыны эчеп, урам буйлап кыек – мыек йөрүләре кызык микән?.. Әнисе дә бер эчеп чирләгәч, икнчегә эчмәсә булмый микән?” – шундый зур кешеләр сораулары борчыды бәләкәч кызкайны.
Сораулары бар кзының, ә җавапларын әлегә белми... “Менә мин үскәч эчмәячәкмен!” – дип кенә куя.
- Әни, нигә эчтең инде тагын? Эчмә дидем бит инде мин сиңа, сине ямьсезләтә генә бит инде аракы.
Эчкән семьяда балалар бик тиз зур булалар, диләр бит. Халидә дә, кече яшенә карамый, инде зурларча сөйләшә.
- Әй, кызым, булды инде шунда, - дип куйды хәлсез әнисе идәнгә утыра –утыра.
- Әлдә әле мин бар синең, әйме, әни? Ялгызлыктан үләр идең, әйме?, - дип сөйләнә - сөйләнә Халидә әнисен чишендерә башлады.
- Әйе, кызым, әйе, - дип ана, күңеле тулып китеп, килеп чыккан күз яшьләрен җиңе белән сөртә - сөртә.
Аннан бөтенләй үк кызын кысып –кысып кочаклап җылап җибәрде:
- Әй, кызым, ялгызлыктан эчәм дә инде мин аны, ялгызлыктан!
Әнисенең ачы күз яшьләре кызының да битенә тама башладылар.
Халидә, башын күтәреп:
- Мин бар бит әни синең. Икәү ничек ялгыз булыйк, ди... Һе, белмәссең сезне, -дип, ачуланып куйган булды кызкай.
Әнисен йокы бүлмәсенә кертеп яткырды, өстенә йомшак итеп төрә - төрә, юрганын җәйде.
Әнисе, җылый – җылый йоклап киткәч, кыз залга чыкты.
“Нигә аны әнисе тыңламый микән? Ул бит аны гел тыңлый. Эчмә, дип күпмеләр әйтте, юк инде... Эчә дә кайта шул фермадан. Халидәне тыңламый гына бит!”...
Халидә, шулвакыт, елмаеп куйды. Кечкенә көчеген исенә төшерде...
Җәй буе кызның хәлен бетерде ул, тыңламый гына бит.
Чакыра Халидә, ә ул ихата буйлап чабып, уйнап йөри. Ә үзе, кыз өйгә кереп китә башласа, артыннан шыңшый – шыңшый килә...
Аш бүлмәсенә чыгып, Халидә тәрлинкәләр юарга кереште. Тәрлинкәләрдәге маны күпме бетерергә тырышса да, күпме генә ышкыса да, май таплары югалмады. Киресенчә, бөтен тәрлинкәне генә буяп бетерде.
“Әнием юса бетәрләр иде”, - дип арып кире әнисе янына керде.
- Әнием, чәй кирәкмиме? Хәзер куям.
- Юк, кызым, юк – дип куйды әнисе юрган астыннан.
- Ярый, алайса, мин тышка чыгып керәм, яме? – кыз әнисенең юрганын төзәтеп куйды.
Әнисе дәшмәгәч, кызкай киенеп, урамга чыкты...
Шаян көчеге дә каршы алмый инде аның хәзер. Югалды ул, әллә кайда юк булды.
Халидә, ындыр артларында гына җәелеп яткан, зәңгәр күл янына әкрен генә атлады. Шул төпсез күлгә карап утырырга ярата ул. Кояш баеганда бигрәк тә...
Бер йолдыз бар шул күл өстендә. Халидә сәгатьләр буе шул йолдызны күзәтә. “Эх, әнигә шул йолдызны алып бирәсе!”, - дип уйлап та куя шулчакларда.
Бүген генә аның йолдызы күренмәде.
“Әллә берәрсе алды микән? Күрше малае азаматка да күрсәкән иде ул ак йолдызны Халидә. Әллә ул урлады микән?”
Йолдызы булмагач Халидәгә дә күңелсез булып китте. Кире өенә табан атлады.
Әнисе йоклый. Утларны сүндереп, Халидә үзе дә татлы йокыга талды.
Төшендә ул тагын үзенең ак йолдызын күрде. Йолдыз үз урынында иде. Бар күлгә ак нур чәчеп тора иде аның йолдызы. Менә, берзаман, йолдыз аның белән сөйләшә башлады:
- Мин синең әниең, Халидә! Син моны беләсеңме? – дип көлде йолдыз, ак нурларын тирә якка чәчә, чәчә.
- Юк! – диде Халидә, йолдызына ачу белдереп. – Минем әнием бар инде!
- Ә мин эчмим! – диде йолдыз.
- Минем әни дә эчмәячәк. Эчүен ташлаячак ул, менә күрерсең!
Йолдыз тынып калды. Аннан шатланып:
- Беләм, - дип ризалашты. - Әйдә хәзер бергә уйныйбыз.
Халидә йолдызы белән уйнарга дип суга гына керергә җыенган иде, йолдызы югалды да куйды...
Инде ак йолдыз урынына, су өстеннән, аңа табан көчеге йөгереп килә иде.
- Актүш, Актүш! – дип кыз көчеген чакыра башлады.
Ә көчек тыңламый, су өстендә чабып йөри. Кызның янына йөгереп килә дә, туктап калып, кирегә чабып та китә...
Халидә торганда таң аткан иде инде. Әнисе күптән үк эшкә киткән. Кыз үзенә чәй куеп, эчтеп алды.
Урамга чыкты.
Күл буйларын урап килдеп. Тик көчеге дә, ак йолдыз да күл өстендә күренмәделәр.
Халидәгә бик тә моңсу булып калды. Димәк. Төштә генә барлар икән алар, көчеге белән ак йолдыз...
Кич әнисе тагын эчеп кайтты.
- Әникәем, эчмә инде, чирлисең бит инде, - кыз тагын әнисен әрләргә кереште.
- Бүтән эчмәм, кызым. Бүтән эчмәм. Менә бүген соңгысы, - дип юатты кызын исерек ана.
- Тагын эчсәң, йолдызны үз әнием итеп алам! – дип куркытты Халидә әнисен...
Ананың: “нинди йолдыз?”, - дип сорарга хәле калмаган иде инде.
* * *
Халидә әнисен, гадәттәгечә йокларга яткырды да, киенеп, күлгә, яраткан йолдызын күрергә китте.
Йолдызын урламаганнар бит!
Әнә бит, матур булып, ак нурлары белән бар күлне яктыртып, күл өстендә йөзеп йөри.
Озак кына сокланып карап торды ул ак йолдызына. Йолдызы гына аңа бер сүз дә эндәшмәде.
“Әнигә бүләк итсәм инде бу йолдызны? Бәлки эчми башлар иде?!..” – дип уйлады кызкай.
Халидә, озак кына күл өстендәге сихерле йолдызына карап торганнан соң, билгеле генә бер уйга килеп, күлгә табан атлады.
“Әйе, әнием өчен бигрәк тә матур бүләк булачак ул!”...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.