🕙 4 minut uku

Алсу

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 492
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 319
51.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Урам ташларына карлар ява,
  Кар томалый чана юлларын,
  Карда шуа-шуа, Алсу килә,
  Җин әченә тыккан кулларын...
  Җилгә карши җылы сулышлары,
  Туңып, бөдрә чәчен ақ ясый...
  Юл буена аны тирги-тирги,
  Сүгенә-сүгенә кайта Газзәсе:
  «Алсу, тукта инде, акыллым,
  Абау,
  Тагын карга батырдың!..»
  Ул, үпкәләп, читкә китә. Аны
  Алсу тагын ялынып чакыра:
  «Кил, уйнамыйм, бетте...
  Кил инде!»
  Үзе — килсә, карга батыра.
  
  Салкын карга басып, Алсу килә,
  Хзе көлә,
  Үзе сөйкемле,
  Үзе усал,
  Үзе болай бер дә
  Усал түгел кебек шикелле...
  
  Урам, шаулый-шаулый, төн уздыра,
  Кемнең монда кемдә эше бар;
  Һәрбер җылы тунлы кешеләрнең
  Җылы бүрке, торыр төше бар...
  Тик чаттагы бабай — «барабыз»ның
  Бик үк әйбәт түгел тормышы,
  Һәр көн таңнан алып кичкә кадәр
  Салкын урам — торган урнысы.
  «Җанкисәгем, бабай, «барабыз»!
  Атың белән сатып алабыз,
  Студентта акча бик күп була,
  Әй,
  Ун тиенгә илтсәң барабыз!..»
  Алсу, бүлмәсенә керү белән,
  Өске киемен салып ташлады,
  Ватык көзгесенә карый-карый,
  Карлы чәчен сүтә башлады.
  «Газзә, кара, ничек минем чәчләр
  Бер-берсенә ябышып туңганнар...»
  «Карлы чәчләр сиңа килешә, Алсу,
  Үз чәчеңнән матур булганнар...»
  Алсу, күзен алмый, үзен карый,
  Үзе матур,
  Үзе сөйкемле,
  Үзе усал,
  Үзе болай бер дә
  Усал түгел кебек шикелле...
  
  Аңа бүген әллә нәрсә булган,
  Бер җырлыйсы килә, бер көлә,
  Бер онытылып, кинәт керфекләре
  Бер ноктага килеп төртелә...
  «Ташла әле, Газзә, зачётыңны,
  Их, үбәсем килә үзеңне,
  Ну, үбәсем килә үзеңне,
  Тыңла инде бер кат сүземне!..»
  Газзә, ирексездән эшен ташлап,
  Сүгенә-сүгенә килә янына:
  «Тфү, каһәр суккан!
  Ачуың килмәгәе,
  Тоз саласың инде каныма!
  Син шул, кызый, үзең зачетынны
  Бик соң әзерләргә башлыйсың,
  "Узен бездән алда биреп ташлыйсың,
  Ə без...»
  
  Ул Алсуга ачу белән карый,
  Тик ачуы бик тиз басыла,
  Алсу бала кебек елмая да
  Иннәренә килеп асыла...
  Газзә түзми, аның сүзен көтә,
  "Узе уйлый зачёт бирәсен,
  Алсу, көлә-көлә, күзенә карый,
  Соң ул аңа нәрсә сөйләсен?..
  Сөйләсенме матур яшьлегенең
  Зур елларга туры килүен,
  Сөйләсенме җирне, бүгенгене,
  Бар нәрсәне өзелеп сөюен
  Һәр кояшлы иртә аның өчен
  Яңа уйлар алып китерсә,
  Бүгенгенең һәрбер матурлыгы
  Үзе белән аны исертә...
  
  Шуның өчен буген ул төн белән
  Бер хат язды карты исменә
  (Карты кемдер...),
  Кәкре голлар ясап
  Сызып-сызып алды тиз генә.
  Хатның соңгы юлы:
  «Бик сагынсаң,
  Хатым бассын күңлең ярсуын,
  Бик бәхетле синең Алсуың...»
  Хаты белән бергә яңа төшкән
  Рәсмен салды үзенең картына,
  Кулына соңгы кабат расмен алып,
  Шул сүзләрне язды артына:
  «Бу — Алсуың синең,
  Күрәсеңме,
  Нинди матур булып утырган.
  Кара, башкаларга мине алмаштырма,
  Кадрем белеп яшә, чукынган!..»
  Коридордан басып, Алсу килә,
  Үзе матур,
  Узе сөйкемле,
  Үзе усал,
  "Узе болай бер дә
  Усал түгел кебек шикелле...
  Ул дәрескә бүген бик соң килде,
  Әллә кайда йөреп кичеккән.
  Үзе соңга калган,
  Узе әле
  Көлә-көлә керә ишектән...
  Узе дәрес тыңлый,
  Үзе бер дә
  Тыңламаган кебек итенә,
  Узе профессорның дәресен яза,
  Үзе аның борнын кәкре итеп
  Төшереп куя дәфтәр читенә...
  Үзе зачетларын әзерләргә
  Барыннан да соңрак тотына,
  Үзе зачётларын башкалардан
  Алдан бирә, алдан котыла...
  Һәрбер нәрсә аңа, күп көч куймый,
  Әллә ничек җиңел бирелә,
  Янар яшьлегенең алсу таңы
  Үтмәс төсле булып күренә.
  Ул үзенә үзе хуҗа бүген,
  Үзе акыллы, үзе сөйкемле,
  Үзе усал,
  Үзе болай бер дә
  Усал түгел кебек шикелле...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.