- 8nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Алсу
🕥 33 minut uku
Әлдермештән Әлмәндәр - 21
Süzlärneñ gomumi sanı 4341
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1656
30.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
41.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Айшәбикә. Ишетмәдеңмени Асимәттай. Аләүетдин югалды. Цынлап югалды. Цынлап югалды.
Асимә. Югалыр да шыл. Ирне тота белергә кирәк. Минеке югалмады. Азраил гына алып китте. Үзем үдә юк цакта. Үдә булсам, бирми идем.
Үмәр. Адә, Айшәбикә. Соңга калабыз.
Асимә. Кая каласыз?
Үмәр. «Трапиканка» башлана.
Асимә. Йа Хода. Синең Аләүетдинең югалмаган, Айшәбикә. Үмәр югалган.
Аймәт (җырлап керә).
Калды ич, калды ич, Казан сөлгеләре,
Апасыннан матур сеңелләре.
Айшәбикә (Аймәткә каршы барып). Ницек, Аймәт?
Аймәт. Нәне атәсең, әни?
Айшәбикә. Табылдымы әтиең?
Аймәт. Ә ул югалмаган да… Исәнмесез тутайлар, езниләр, әбиләр!
Айшәбикә. Кая әтиең?
Аймәт. Константиновкада.
Айшәбикә. Нишли анда?
Аймәт. Марҗалар биетә.
Айшәбикә. Һай, Аләүетдин, Аләүетдин!.. Нәк алып катьмадың?
Аймәт. Катьми. Әниең килсен, дир, тутайларың килсен, дир, езниләрең килсен, дир. Мин кайтацак маряк тегел. Алар килеп алмаса, дир.
Айшәбикә. Езни, барик, алып катик.
Үмәр. Вата бизбашка, эцмицә марҗа биетеп ери. (Миңсылуга.) Барабызмы, Миңсылу?
Миңсылу. Сисинең катыннары өцәү булганмы ул?
Айшәбикә. Адәгез инде, Константиновкадан цыгып китмәсен.
Үмәр. Вата бизбашка. Шылай инде без – Япониягә дип цыгып китәбез дә, марҗа итәгенә ябышып, Константиновкада калабыз. Адәгез. (Читкәрәк китеп баскан Миңнурыйга.) Миңнури… Миңнури, син анда нишләп торасың? Адә.
Миңнурый. Кая?
Үмәр. Ишетмәдеңме, Аләүетдин Константиновкада, дир.
Миңнурый. Багыгыз кюл өсте шындый ямьне. Багып торгым кели.
Үмәр. Бер нормальный кеше юк дөньяда. Адәгез.
Асимә. Мине калдырасызмы?
үмәр. Сиңа ярами. Урыс егетләренең алып калуы бар. Адә, Аймәт, алдан атла.
Аймәт. Ул атьте, син килмә, диде.
Үмәр, Миңсылу, Миңнурый, Айшәбикә, Асимә чыгып китәләр. Ләкин Асимә әйләнеп керә.
Асимә. Бак әле күземә.
Аймәт. Йә, бактым…
Асимә. Бак аны, бунеңны борып сындырырмын. Бар, атаңны алып кайтырга.
Аймәт. Бармим.
Асимә. Нәк?
Аймәт. Вакытым юк.
Асимә. Нишлисең?
Аймәт. Үләнәсем бар.
Асимә. Кемгә?
Аймәт. Абдрахман абзи кызына.
Асимә. Бак күземә.
Аймәт. Бакмим.
Асимә. Билеңне сугып сындырырмын. Бар, кит мыннан.
Аймәт. Китмим. Мында минем оцрашасым бар.
Асимә. Кем белән?
Аймәт. Абдрахман абзи кызы белән.
Асимә. Башыңны сугып ярырмын.
Икәү сүзсез генә утыралар.
Аймәт. Асимәттай…
Асимә. Яшьмә.
Аймәт. Кюл буенда карцык белән утыра алмим бит инде. Мында хазер Алия килә.
Асимә. Кем килә?
Аймәт. Алия килә. Ул синнән ояла.
Асимә. Бак күземә.
Аймәт. Йә, бактым. Син дә бак. (Алия килгән якка күрсәтеп.) Вата шында бак.
Асимә (Алия килгәнне күреп, Аймәтне аркасыннан сөя.) Пәрәмәцнең иң кайнары сиңа булыр.
Ашыгып китеп бара. Көянтә-чиләк асып, Алия керә.
Аймәт. Кая ташисың ул суны, Алия? Кизләүнең суын бетерәсең инде. Тукта, берсәк утырып тор, ян тарт. Сүләшик.
Алия. Вакытым юк, «Трапиканка» башлана.
Аймәт. «Трапиканка» ны мин үзем кюрсәтермен сиңа.
Алия. Ницек?
Аймәт. Коцаклашырбыз да «Трапиканка» шыл булыр.
Алия. Син цын кеше тегел, Аймәт.
Аймәт. Цын кеше нинди була?
Алия. Цын кешеләр үңгәләрне мыскыллап сүләшми.
Аймәт. Цын кеше әбисе кушканга төн буе су ташып ереми.
Алия. Мин әби кушканга еремим.
Аймәт. Нәк ерисең?
Алия. Син цын тегел. (Җылый башлый.)
Аймәт. Вата, вата… Нәк елыйсың?
Алия. Син цын тегел.
Аймәт. Ну, тегел, тегел. Мин – тиле, мин – дурак… Ну, нишләтим. Дөньясы шынди. Тилеләр көлә, акыллылар ели. Мыний син ать, нәк елисың? Кинадыммы сине?
Алия. Син көләсең миннән.
Аймәт. Син дә көл миннән. Вата синең сеңелең Хания көлә. Мин еламим.
Алия. Аның акылы юк.
Аймәт. Акылым бар дип елапмы утырырга. Әгәр дә миңа цыксаң кияүгә…
Алия. Мин сиңа цыкмим.
Аймәт. Цыкмагац нәк суга ерисең? Нәк юлыма цорисың? (Алия кычкырыбрак елагач.) Вата тагын ели. Ну, ать миңа, ать…
Алия. Ни диеп атим?
Аймәт. Ать. Сине цораткым келәми, диген. Син юлымда, диген, церегән агац кебек ятасың, диген. Сине кюргем келәми, диген. Син цебен кебек күземә керәсең, диген. Ать, ну, ать. Мин еламам. Сүсәң, ать. Сүүәм, диген, сүмәсәң ать, сүмим, диң.
Алия. Сүвәм.
Аймәт. Вата, вата шылай. Ату… (Алия булып елап күрсәтә.) Син бит мишәр кызы. Ебеп торма. Сеңелләреңнән үрән. Вата, атьтең сүвәм дип, мин дә сүвәм дип атьсәм нишлибез?
Алия. Белмим.
Аймәт. Вата бел. Үзең медучилищеда укып катепсың, үзең белмисең.
Алия. Анда аны укытмадылар.
Аймәт. Ул укып үрәнә торган нәстә тегел. Вата бел, син атьтең сүвәм диеп, мин дә атьсәм сүвәм диеп, коцаклашалар, үбешәләр. Аннан инде бик сүвешсәләр, үләнешәләр. Ә син атәсең миңа, цыкмим, дисең. Шылай булгац нишлибез инде, коцаклашабыз, үбешәбез дә, син үз юлыңнан китәсең, мин үз юлымнан китәм. Син мине ирегеп көтәсең, мин сине ирегеп яшим. Шылай ирегешеп картаябыз. Аңнисыңмы?
Алия. Аңнамим.
Аймәт. Ницек инде аңнамисың? Ницек итеп ирегүләрен. Аңнамисыңмы? Мыний былай итеп утыралар, тулган айга багалар да ерлилар. (Җырлап та күрсәтә.)
Их, целбәем, тал нәзек,
Талдан билләрең нәзек.
Талдан нәзек билләреңә
Булма келим беләзек.
Инде аңнадыңмы?
Алия. Юк.
Аймәт. Вата кил мында. Куй циләкләреңне. Вата утыр. Айны кюрәсеңме?
Алия. Кюрәм.
Аймәт. Вата бак шыңа. (Алияне биленнән кочаклап.) Ай тагын да яхшыракмы кюренә?
Алия. Кюренә.
Аймәт (тагын да кысыбрак кочаклап). Тагын дамы яхшырак кюренә?
Алия. Әйе.
Хания (агачлар арасыннан атылып чыгып). Ебәр апаны. (Аймәт кочагыннан ычкынып өлгергән Алиягә.) Апа, нишләтте? (Аймәткә.) Апаны нишләттең?
Аймәт. Апаң су алып катьканда абынып егылган, билен авырттырган. Шыны турайттык.
Хания (Алиягә). Апа, цынмы?
Алия. Цын.
Хания (Аймәткә). Алдисың.
Аймәт. Алдамим.
Хания. Апа, авыртуы беттеме?
Алия (чиләк-көянтәләрен алып). Бетте. (Чишмәгә төшеп китә.)
Хания (Аймәткә). Коцакладыңмы?
Аймәт. Юк.
Хания. Коцакладың. Багып тордым. Бак кюземә.
Аймәт. Йә, бактым.
Хания. Башыңы сугып ярырмын. Син мине дә коцаклисың, Сания апаны да коцаклисың, Алия апаны да коцаклисың.
Аймәт. Качан сине коцаклаганым бар?
Хания. Төнә коцакладыңмы? Коцакладың. (Асимәнең килгәнен күреп). Кац… Адә.
Кача-поса үрмәләп, агачлар арасына кереп китәләр. Асимә, Сания керәләр.
Асимә. Хания!.. Хания!.. Кая ул?
Сания. Белмим.
Асимә. Һай яфаланам сезнең белән. Сезнең аркада Константиновкага марҗалар биюен багарга бармица калдым.
Сания. Без нишләгән…
Асимә. Белмимме мин? Күрмимме мин? Алия кая?
Сания. Үзең беләсең. Су таши да су таши.
Судан Алия кайтып килә.
Асимә. Ханияне кюрдеңме?
Алия. Юк.
Асимә (Саниягә). Бар, бак су буеннан. (Алиягә.) Ристан кая?
Алия. Кем?
Асимә. Аләүетдиннең ристаны. Сүләштегезме?
Алия. Сүләштек.
Асимә. Нәрсә диеп сүли?.. Нәк яшмисең?.. Ярый, бар, кать. (Алия киткәч.) Хания! Хания!.. Сания!.. Сания!.. (Агачка утырып.) Ай бу кызларны. Ай бу кызларны. Әти-әниләре уйлап та бакми. Мин яфаланып ерим. Әле дә яри үзем бар. Мин булмасам нишләрләр. («Җаныкаем» көенә җыр суза.)
Былбыл кош моңая, әй, тугайда.
Мин моңаям нигә бу айда?
Моңайсам да юктыр, әй, бер файда,
Севеп ергән ярым, син кайда,
Севеп ергән ярым, син кайда ла?
Егълаулардан юктыр, шыл, бер файда.
Вата дөнья. Саниясе дә югалды. Сания! Хания! (Чыгып китә.)
Хания чыгып артыннан карап кала да кул изәп, Аймәтне чакыра.
Хания. Цык. Куркма.
Аймәт. Кулында таягы бар.
Хания. Ул атә генә, сукми. Кацып торганда син ни уйладың?
Аймәт. Эзләп тапмаса ярар иде дип уйладым.
Хания. Мин дә шыны уйладым. (Агачка утырып.) Син дә утыр. Якынрак утыр. Айны кюрәсеңме?
Аймәт. Кюрәм.
Хания. Якынрак утыр. Бик якын килмә. (Аймәт күчеп утыргач.) Ай тагын дамы яхшырак кюренә?
Аймәт. Кюренә.
Хания. Тагы да якынрак утыр. (Аймәт күчебрәк утыргач.) Тагы да яхшыракмы кюренә?
Аймәт. Әйе.
Хания. Адә, Казанца сүләшәбез.
Аймәт. Адә.
Хания. Син мине яратасыңмы?
Аймәт. Ә?
Хания. Яратасыңмы, димен.
Аймәт (каушабрак калган). Яратам.
Хания. Кыцкырыбрак ать.
Аймәт. Яра-та-ам…
Хания. Якын килмә. Тешлим. Анауында китеп утыр. (Аймәт читкәрәк күчеп утыргач.) Ерла.
Аймәт. Казан сөлгесенме?
Хания. Шыны.
Аймәт. Таптым. Таптым Казан сөлгесен,
Апасыннан матур сеңлесе.
Хания. Касы апасыннан? Сания ападанмы? Алия ападанмы?
Аймәт. Икесеннән дә.
Хания. Ярату ул ницек була?
Аймәт. Мыний шылай була.
Хания. Апасының да биленнән коцаклау, сеңелесенең дә биленнән коцаклау буламы?
Аймәт. Сине коцакламадым бит.
Хания. Мин коцаклаттырмадым. Кулларыңны сузган идең. Белеп тор: мин синнән дә хайләкәр. Синең Япониядә булганың бармы?
Аймәт. Юк.
Хания. Алып бар мине Япониягә.
Аймәт. Нәрсә?
Хания. Японияне кюргем кели.
Аймәт. Нәрсә сез барыгыз да Япония белән саташасыз? Минем әти дә Япониягә китәм диеп ери.
Хания. Аләүетдин абзимы? Ать анарга, мине дә алып барсын.
Аймәт. Сине башта Казанга алып барырга кирәк.
Хания. Нәк?
Аймәт. Психиатрга күрсәтергә.
Хания. Тиле икәнсең син. (Торып китә башлый.)
Аймәт (аның артыннан барып). Ацуланма инде, мин шаярдым гына, мыскыллап кына атьтем.
Хания. Тезләнеп гафу үтен.
Аймәт (тезләнеп). Зинһар өцен, афу ит.
Хания. Сау бул.
Аймәт. Китмә инде.
Хания. Минем йокым кели. Балалар бу вакытта йокларга тиеш. Озатма да. Мин сиңа үпкәләдем. Үпкәләвем беткәц сүләшербез. (Китеп бара.)
Аймәт әлеге дә баягы яраткан агачы өстенә ятып җыр суза. Сания керә. Аймәтнең җырын бирелеп тыңлый.
Аймәт (Санияне инде күптән күреп алган). Ошимы сиңа минем ерым?
Сания. Синең ерың тегел ул – халык еры.
Аймәт. Ерлавым ошимы димен мин сиңа?
Сания. Кызлар белән ятып сүләшмиләр.
Аймәт (сикереп торып). Афу ит, зинһар, афу ит. Бак, авылда үңгә кызлар юк мәллә ул? Кюл буенда сез генә йөрисез.
Сания. Сиңа урын етмиме аллә? Үңгә кызларны күргең келәсә, ары як кизләүгә бар. Абдрахман абзи кызы шында ери суга.
Аймәт. Шылаймы?
Сания. Шылай шыл.
Аймәт. Кил мында, утыр шында.
Сания. Сүзең булса, үзең кил.
Аймәт. Нәк алай сүләшәсең?
Сания. Ницек сүләшәм?
Аймәт. Төнә алай сүләшмәгән идең.
Сания. Төнә мин бер көнгә яшьрәк идем.
Аймәт. Бүген бер көнгәме картайдың? (Сания янына килеп.) Адә, ямьне итеп сүләшик.
Сания. Сүлә.
Аймәт. Сандугац, беләсеңме, нәк сайрый? Ул минем сайравымны Аймәт белән Сания тыңнасын диеп сайрами. Ул ата сандугацны цакырып сайри. (Сандугач булып сайрый.) Ана сандугац сайравын тыңнап башы әләнә дә ата сандугацның йерәге елкенә. Шыннан ана сандугац янына оцып килә. Шыннан ана сандугац сори, кая ердең, дир. Мин сине ирегеп көттем, дир. Ата сандугацның башы тагы да катырак аләнеп китә. Ана сандугацны коцаклап ала. Син аңнисыңмы минем ни сүләгәнемне?
Сания. Сүлә.
Аймәт. Күгерценнәр дә шылай. Ана күгерцен, ата күгерценгә ошарга тырышып, ызба кыегында түшен киереп егереп ери. Ата күгерцен ана күгерценнең түш киереп ергәнен циттән багып тора. Ана күгерцен ергә оцып төшә дә ердән шылай ери башли. (Йөреп күрсәтә.) Ата күгерцен һаман да циттән багып тора. Уйли эценнән генә – ошимы ул миңа, юкмы? Ана күгерцен дә ата күгерценнең багып торганын сизә. Тагын да ямьнерәк ери башлый. Ата күгерцен уйли – бу миңа оши. Ана күгерценнең янына килә. Шыннан ана күгерцен атә ата күгерценгә, син дә минем кебек ереп күрсәт, дир. Шыннан алар икәүләп түшләрен киереп ериләр. Аннан соң үбешәләр. Син аңнисыңмы минем ни сүләгәнне?
Сания. Сүлә.
Аймәт. Вата балыклар да үбешә, бакалар да үбешә. Еланнар да коцаклаша. Куллары юк – коцаклашалар. Вата син уйлисың, агацларның яны юк. Бар. Агацлар да коцаклаша. Вата син микроскоптан бак. Бер тамцы суны ал да пиялага куй. Шынарга бак микроскоптан. У-у, андагы микроблар! Миллион! Бары да болгана. Нәк болгана? Әрбер микроб үзенең парын эзли. Шыннан эзләп таба. Коцаклашалар. Вата филләр коцаклашми. Алар үбешә. Ата фил борынын шылай итеп суза, ана фил дә шылай итеп суза. Шыннан чулт – үбешәләр. Ни сүләгәнемне аңнадыңмы инде?
Сания. Сүлә, сүлә…
Аймәт. Мин инде сүләдем. Син аңнадыңмы?
Сания. Аңнадым.
Аймәт. Нәрсә аңнадың?
Сания. Мин сандугац булып сайрасам, күгерцен булып ересәм, бака булып үбешсәм, син миңа үләнәсеңме?
Аймәт. Ницек дидең?
Сания. Үләнәсеңме?
Аймәт. Ә син цыгасыңмы?
Сания. Ата сандугац булып оцып килсәң, күгерцен булып янымда ересәң, бака булып сайрасаң, цыгам.
Аймәт. Ах, город Магадан!
Күренәдер һавадан.
Шыл сүзеңне ямьне итеп
Атьце әле яңадан.
Сания. Микроб булып озак болганып ересәң, цыкмыйм.
Аймәт. Ах, город Кустанай!
С крутыми горами,
Атьмә әле шыл сүзеңне
Ерәгемә ярами.
Сания. Син елан булып шуышып килсәң, мин синнән курксам, син, куркма, мин елан тегел, дип, кабыгыңны салсаң, безнең күрше егете Аймәт абый булып калсаң, цыгам.
Аймәт. Ах, город Саратов!
Багып торам яратып;
Тагын атьце шыл сүзеңне,
Шикләремне таратып.
Сания. Син мине көтәрсеңме соң? Ахылдамыйца гына көтәрсеңме?
Аймәт. Ницә ел?
Сания. Үмерең буена.
Аймәт. Көтәрмен.
Сания. Мин сиңа «йерәк маем» дип кенә атермен. (Ханиянең елаганын ишетеп тынып калалар. Сания як-ягына карана.) Кем ул елый?.. Хания елый. (Эзлиләр. Агач артыннан табып алалар. Сания Ханияне кочаклап.) Хания, нәк елыйсың?
Хания. Ул миңа сүвәм диде.
Сания. Кем?
Хания (Аймәтне күрсәтеп). Ул. Сине генә сүвәм диде.
Сания (Аймәткә). Атьтеңме?
Аймәт. Сүвәм димәдем, яратам дидем. Сине генә дә димәдем. (Ханиягә.) Син сорадың, син мине яратасыңмы дидең. Мин яратам дидем. Сүвәм димәдем. Шынди кызга ницек инде яратмим дип атим?
Сания. Ерладың. Казан сөлгесен.
Аймәт. Ерладым.
Хания. Сүмәгәц нәк ерладың?
Аймәт. Мин сүвәм димәдем. Мин сине яратам гына.
Хания. Сания апага да яратам дидең.
Аймәт. Яратам димәдем. Сүвәм дидем.
Хания. Алия апаны да коцакладың.
Аймәт. Мин анарга сүвәм дип атьмәдем.
Хания. Сүмәгәц нәк коцакладың?
Аймәт. Мин аның биленнән генә коцакладым. Сүвәм дип атьмәдем. Сиңа да мин яратам дип кызларга атькән кебек атьмәдем. Балаларга атькән кебек атьтем. Укытуцы атә бит балаларга, балалар, мин сезне яратам, дир.
Хания. Әллә укытуцы булдың? Син әле үзеңдә укуцы гына.
Аймәт. Укуцы тегел. Студент.
Хания. Сания апа, нәк син яшьмисең? Ать алдалакка, сине сүмим, диген. Ать инде, Сания апа. Ать инде…
Аймәт. Хания! Бар үгә кать. Сиңа йокларга вакыт. Балалар төнне йөрми. Адә, Сания.
Сания. Кая?
Аймәт. Күлдә айның юынганын багабыз.
Хания. Мин дә барам.
Аймәт. Еламасаң гына бар. Кыз-катыннар белән сабиларның елаганы йерәгемә ярами.
Хания. Мин бармим.
Аймәт. Хуп мәйле, балдыз.
Хания. Барам.
Аймәт. Хуп мәйле. Әйдәгез.
Хания. Бармим.
Аймәт. Хуп мәйле, балдыз. Киттек, Сания.
Хания. Тиле!
Чыгып киткән Аймәт белән Сания артыннан «Тиле! Тиле!» дип кычкырып кала да җиргә утырып җылый. «Хания! Сания!» дип, оныкларын чакырып, Асимә керә.
Асимә (Ханияне күреп). Ни булды?
Хания. Бәбәгемә цебен керде.
Асимә. Йә, карик.
Хания. Цыкты инде.
Асимә. Үгә кать.
Хания. Катьмим.
Асимә. Хания!.. Кемгә атям… (Ханияне кочагына алып сөя.) Бар, кызым. Бар. Үдән цыкма да. Етәр вакыт – цыгарсың. Мин дә хазер катям. Константиновкага барам да катям.
Хания чыгып китә. Айшәбикәнең «Тотыгыз! Тотыгыз!» дигән тавышы ишетелә. Гармунын култык астына кыстырган Аләүетдин йөгереп үтә. Аның артыннан Айшәбикә чаба. Көлә-көлә, «Тотыгыз!» дип кычкырып, Миңнурый җилдерә. Асимә дә алардан калмый, «Тотыгыз!» дия-дия чыгып чаба. Үмәр белән Миңсылу көчкә сулыш алып кереп егылалар.)
Үмәр. Уф!.. Миңсылу, тыңна минем йерәкне, нишли?
Миңсылу. «Санта-Барбара» бетте микән?
Үмәр. Син минем йерәкне тыңна. (Миңсылу, үрмәләп килеп, колагын Үмәр күкрәгенә куйгач.) Нишли?
Миңсылу. Ишетмим.
Үмәр. Син аллә каягы Сисинең йерәген иштәсең, Үмәрнекен иштмисең. Тыңна!
Миңсылу. Иштелми.
Үмәр. Төшепме калган? Адә…
Миңсылу. Кая?
Үмәр. Мин куып тотам теге марякны. Колак төбенә берне ямим. Аннан катябыз. Адә.
Ашыгып чыгып китәләр. Кулга-кул тотынышып, Аймәт белән Сания керәләр.
Аймәт (туктап). Хания!..
Сания. Мин Хания тегел.
Аймәт. Афу ит, Хания..
Сания. Мин Хания тегел…
Аймәт. Нишләдем мин, ә? Юк, мин Хания турында уйламим, синең турыда гына уйлим, Сания. Син миңа бик тә, бик тә ошадың. Сүгән кызым шындый булсын иде дип мин төннәр йоклами уйланам.
Сания. Син алдамица гына сүлә. Мин сиңа дересен сүләсәң дә ышанам.
Аймәт. Цынмы, Сания? Ошадыммы мин сиңа?
Сания. Ошисың.
Аймәт. Цынмы, Сания? Сүвәсең дәме?
Сания. Бәлки, сүвәрмен дә.
Аймәт. Цынмы, Сания? Миңа кияүгә дә цыгарсыңмы?
Сания. Цыгармын да. (Аймәт кочакларга үрелгәч.) Коцаклама. Катының булгац коцакларсың. Мин сиңа Казан кызы тегел, кияүгә цыкканцы коцаклатырга.
Аймәт. Мин бит билеңнән генә коцаклим. Билең бигрәк нәзек бит.
Сания. Күп коцакласалар, калыная ул. Кулымнан гына тотып ере.
Аймәт. Детсат ыланының гына кулыннан тотып ериләр.
Сания. Мин үмерем буена синең өцен детсат ыланы булырмын. Тотып кая алып барсаң, шында барырмын. Суң кулың белән мине тотсаң, уң кулың белән ун ыланыңны тотарсың.
Аймәт. Унау?..
Сания. Унау, йерәк маем, унау. Алты малай. Дүрт кыз… Шының өцен укуыңны укып кал, үләнгәц укыргым бар диеп еремә. Синең ыланнарыңны кем ашатсын да кем киендерсен, ерәк маем. Япуниягә китәм диеп уйлама, ун ыланыңны артыңа ябыштырып ебәрәм.
Аймәт. Вата катты койрык бозга. Әллә исән цакта кациммы синнән.
Сания. Юк инде, кулымнан тоттың, каца алмисың. Ебәрмим мин сине.
Аймәт. Цынмы атәсең, Сания?
Сания. Мин масхар итә белмим бит, йерәк маем, абзикаем.
Аймәт. Каян үрәндең син шылай ямьне итеп сүләшергә?
Сания. Синең әниеңнән. Ул Аләүетдин абзига, йерәк маем, диеп кенә тора.
Аймәт. Болай булса, мин сиңа үләнәм, Сания.
Сания. Цыксам, үләнерсең.
Аймәт. Цыгам, дидең.
Сания. Цыгам димәдем, цыгармын да, дидем, ебәрмим, дидем.
Аймәт. Ир белән катын булгац, тотынышып ереп булмас, кыз белән егет цакта тотынышып шыл кюл тирәсендә ереп катик, Сания.
Сания. Катик, йерәк маем, катик.
Аймәт. Калды ич, калды ич, Казан сөлгесе,
Сеңлесеннән дә, апасыннан да яхшы Саниясе.
Җитәкләшеп чыгып китәләр. Алиянең кулыннан сөйрәп, Хания керә.
Алия. Кая алып барасың мине?
Хания (каранып). Әнә, әнә алар. Кюрәсеңме кемнәр?
Алия. Кюрәм.
Хания. Каласың. Карт кыз булып каласың. Ул ристан Сания апага үләнәцәк. Сания апа да аны сүә. Үзем кюрдем. Каласың.
Алия. Ул мине сүми.
Хания. Ә син сүдерә белмисең. Кызлар сүвә белергә дә, сүдерә белергә дә тиеш. Аңнисыңмы? Каласың.
Алия. Нишлим соң?
Хания. Уйла. Баш сиңа ни өцен бирелгән. Нәк елисың? Елама. Елак кызларны егетләр сүми. Күпме үрәтәм мин сине. Адә, киттек. Сания апага атәбез, апаң барында алга цыкма дибез.
Алия. Алай ярами.
Хания. Мин атькац яри. Адә…
Алия. Бармим.
Хания. Адә, диләр сиңа. Каласың.
Алия. Үземә тиңе табылыр.
Хания. Бу ристан бик ямьне бит. Аны езни дип әтү үзе ни тора.
Алия. Саниягә үләнсә дә, сиңа езни була инде.
Хания. Сания апага минем ацуым килде. Ристанны тартып алды. Адә, үзеннән дә тартып алабыз. Адә.
Айшәбикәнең «Тотыгыз!» дигән тавышы ишетелә. Аләүетдин йөгереп керә. Алия белән Хания аңа асылыналар. Бу бәхеттән Аләүетдин каушап кала, туктап, кызларга карап тора. Айшәбикә керә.
Айшәбикә. Ебәрегез Аләүетдинемне! (Аләүетдинне кызлар кулыннан тартып ала.)
Асимә атылып кереп, «Тотыгыз!» дия-дия Аләүетдингә асылынырга тели. Айшәбикә аны Аләүетдингә якын җибәрми.
Китегез! Аләүетдин минеке. Һай, Аләүетдин, Аләүетдин!.. Һай, йерәк маем! Ниләр генә булды соң сиңа? Кил шында, утырып ян тарт, йерәк маем. Асимәттай, ебәрмә. Кил. Кил, Аләүетдин… (Аләүетдинне агачка утыртып.) Арыдыңмы, йерәк маем?
Аләүетдин. Сакаяма, футаям, каталама…
Асимә. Нәрсә дир ул?
Айшәбикә. Япунца сүләшә, Асимәттай, япунца…
Асимә. Безнеңцә ницек була?
Айшәбикә. Белмим, Асимәттай, белмим. Ни дип атәсең, Аләүетдин?
Аләүетдин. Футаяма, каталама…
Айшәбикә. Аңнамим бит, Аләүетдин, йерәк маем, аңнамим.
Асимә. Футаямасын белмим, каталамасы колакка якын сүз. Япуния мишәрләренең сүзе тегелме икән.
Айшәбикә. Сүләмә инде син дә юкны, Асимәттай. Япуниядә мишәр бармы?
Асимә. Булмагац нәк анда барам дир. Булмады инде. Айшәбикә, кызымны сезгә бирмим инде. Башкода ебәрцәң дә бирмим. Ацуланма да…
Айшәбикә. Нәк алай дисең, Асимәттай?
Асимә. Сез футаямаларга кыз биреп сакаяма булып ерисем килми.
Айшәбикә. Анди тегел ул. Кылына гына ул, Асимәттай, кылына гына. Ать, Аләүетдин, кылынам гына, диген.
Көлә-көлә Миңнурый керә.
Миңнурый. Ай рәхәт! Вата рәхәт!.. Вата кызык!
Айшәбикә. Нәрсә көләсең, йә, нәк көләсең?
Миңнурый. Күпердән цыкканда Үмәр езни суга егылып төште. (Көлә. Аңа Аләүетдин кушыла.)
Асимә. Һи-и, һи-и… Сез барыгыз да тилергән. Бирмим кызымны, бирмим сез тилергәннәргә.
Айшәбикә. Миңнури, тукта! Ницек син көлә аласың? Күрмисеңме апаңның хален.
Миңнурый. Сиңа ни булган?
Айшәбикә. Бак моңа, Асимәттай, ни булган, дир. Аләүетдин езнәң Константиновкада марҗа биетеп ери, без аны куып ерибез. Ул, ни булган, дир. Аләүетдин езнәсе япунца сүләшә, ул, ни булган, дир.
Миңнурый. Япунца? Цынмы, Аләүетдин езни?
Аләүетдин. Балдаяма, Миңнури, сузуки.
Миңнурый. Аңлаяма, Аләүетдини езники.
Аләүетдин. Үдәяна ятаяна…
Айшәбикә. Асимәттай, нишлиләр алар?
Асимә. Барыгыз да тиле. Саубуллама дураклама. (Китә башлый.)
Айшәбикә. Асимәттай. Калдырма мине болар белән. Аләүетдин, йерәк маем, йылим бит. Миңнури сеңелем…
Миңнурый. Нәрсә инде син… Кил, утыр Аләүетдин езни янына. Әйт Аләүетдин езнигә япунца ямьне сүз.
Айшәбикә (Аләүетдин янына утырып). Аләүетдин, йерәк маем. Футаяма.
Аләүетдин. Сакаяма, Айшук, сакаяма. Кюрәсеңме син бу ямьнелекне?
Айшәбикә. Кюрәм, Аләүетдин.
Аләүетдин. Син дә кюрәсеңме, Асимәттай?
Асимә. Мин аны сиңа хәтле үк кюргән.
Аләүетдин. Ә син вата бу кюйне беләсеңме? (Уйнап күрсәтә.)
Айшәбикә. Аләүетдин, катик үгә.
Аләүетдин. Бар. Кать. Бак, «Трапиканка»ңны, бак «Санта-Барбара» ны. Без Япуниягә китәбез. Китәсеңме езнәң белән, Миңнури балдыз?
Миңнурый. Китәм, Аләүетдин езни.
Аләүетдин. Китәсеңме безнең белән, Асимәттай?
Асимә. Нишлим, Айшук?
Айшәбикә. Аллә без дә китәбезме, Асимәттай?
Асимә. Әй-й-әй, кеше киткән ердән калырга… Китәбез.
Хания (Асимә янына килеп). Әби, алып бар мине дә Япониягә.
Асимә. Ә сез монда нишләп йөрисез?..
Ах-ух килеп, Үмәр белән Миңсылу килеп керәләр. Үмәр, җиңнәрен сызганып, Аләүетдин өстенә бара.
Айшәбикә (Үмәр юлына аркылы төшеп). Аләүетдингә якын килмә, Үмәр езни.
Миңнурый (Айшәбикә янына басып). Үмәр езни, тимә Аләүетдин езнигә.
Асимә (Айшәбикә белән Миңнурый янәшәсенә басып). Кулың сузма Аләүетдингә.
Үмәр. Нишлисез сез?
Миңнурый. Без барыбыз да Япониягә китәбез.
Үмәр. Миңсылу, нишлиләр алар?
Миңсылу. «Санта-Барбара» ны бакми калдык.
Миңнурый. Апа, барып катик Япониягә, аннан карарбыз. (Үмәргә.) Үмәр езни, алып бар апаны Япониягә.
Үмәр. Аллә бармас дисезме. Уня гармуныңны, Аләүетдин базя. Ать, Миңсылу такмагыңны.
Миңсылу. Целбәем бар, целбәем бар,
Целбәем бар – минеке.
Минем целбәем минеке,
Синеке – тиленеке.
Аңа бүтәннәр кушылалар. Такмак әйтә-әйтә бииләр.
Их, целбәем, целбәем,
Целбәем – йерәк маем.
Син целбәйне кюргем кели,
Кәзәне кюргән саен.
Целбәемә бик килешә
Цабатасы, чулкасы.
Алмасам да кайгырмимын,
Кесәмдә карточкасы.
Бер целбәем армиядә,
Икенцесе төрмәдә.
Өценцесе сознательный –
Ятып тора өргәдә.
Их, целбәй – күәндә,
Су буена кил әлдә.
Цәцең тарап битеңне ю
Су буена килгәндә.
Асимә. Туктагыз! Мында минем кызларым бар. Алар да биесен. Биегез. Барын да уздырып биегез. Уня, Аләүетдин!
Аләүетдин уйный, Хания бии. Калганнар аны куәтләп кул чабып торалар.
Айшәбикә. Булды, Аләүетдин арыды, үләрегезгә категыз. Барыгыз, бар, бар, бар. (Бүтәннәр чыгып беткәч.) Арыдыңмы, Аләүетдин, йерәк маем?
Аләүетдин. Юк, Айшәбикә. Аләүетдин ари белми ул.
Айшәбикә. Китмисеңме инде, Аләүетдин?
Аләүетдин. Әцәт суй дип бәләнмәсәң, китмим.
Айшәбикә. Ярый, ярый, Аләүетдин… Син мине сүвәсеңме соң, Аләүетдин?
Аләүетдин. Ә син сүвәсеңме?
Айшәбикә. Күреп торасың. Ике көндә ябыгып калдым. Мыни бак, билләрем нәзегәеп калды. Япун катыннарының да билләре нәзекме, Аләүетдин?
Аләүетдин. Нәзек.
Айшәбикә. Тихакиянда маряк булганда аларны коцакли идеңме?
Аләүетдин. Алар мине коцакли иде.
Айшәбикә (Аләүетдинне кочаклап). Шылай итепме, Аләүетдин?
Аләүетдин. Шылай.
Айшәбикә (агачлар арасыннан җитәкләшеп үтеп баручы Аймәт белән Санияне күреп.) Аләүетдин, бак… кюрәсеңме?
Аләүетдин. Миңа сине күргәц бик еткән, Айшук.
Айшәбикә. Һай, шылай диеп атюләрең, Аләүетдин. Йерәк маем! Һай, Аләүетдин! Һай, йерәк маем.
Пәрдә.
Күрше кызы
(Драма өч пәрдәдә, алты күренештә)
Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта.
Һ. Такташ
Катнашалар:
Фәния – урта мәктәпне тәмамлап, тормышка яңа гына аяк баскан 18 яшьлек кыз.
Хәлим – инженер-механик. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, туган авылына кайткан, 26 яшьтә.
Әминә – зоотехник дипломының хуҗасы, 25 яшьтә.
Вахит – Фәниянең классташы.
Нурлидә – Фәниянең әнисе, 45 яшьтә.
Хәйретдин – авыл карты, 75 яшьтә.
Хәйдәр – комбайнчы егет. Хәлимнең тиңдәше.
Малай.
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Өй арты. Канәфер куаклары. Куаклар эченәрәк кертеп эшләнгән утыргыч. Утыргыч өстендә, аякларын картларча бөкләп, Фәния утыра. Кич. Кайдадыр «Фазыл чишмәсе» көенә гармун моңлана. Фәния ул көйне йотылып-йотылып тыңлый. Аннан, көйгә кушылып, әкрен генә җырлый башлый.
Фәния. Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем,
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.
Җыр артта дәвам итә.
Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән,
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.
Җыр әкренәя.
Нинди матур җыр!
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән…
(Шул сүзләрне кабатлый-кабатлый, утыргычтан сикереп төшә, сабыйларча тилелек белән сикеренгәли, аннан бармакларын бөгеп саный башлый.) Егерме бише, егерме алтысы, егерме җидесе! Ә-әни!.. Әнием! (Сикереп тора, коймага тотына.) Әни!..
Тәрәзә ачыла. Нурлидә күренә.
Нурлидә. Нигә шулкадәр кычкырасың?
Фәния (бармакларын бөгеп санап). Әнием, карап тор, егерме бише, егерме алтысы, егерме җидесе! Аннан ул кайтып та җитә.
Нурлидә. Кем?
Фәния. Әйтмим, әнием. Ялынып сорасаң да әйтмим.
Нурлидә. Кыланмыйча гына сөйләш.
Фәния. Бүген йә иртәгә кайтып җитә.
Нурлидә. Әй тиле! Кер өйгә. Кайдан чыккан ул көн саен төн саклау? Кер!
Фәния. Кермим, әнием, мондый кичтә өйдә утырырга ярамый. (Кире урынына утыра.) Әни, ишетәсеңме, уйныйлар? Күрәсеңме, ай чыгып килә. Әнием, чык монда! Чык!
Нурлидә. Унсигез яшькә җиттең, һаман акыл кереп бетми үзеңә.
Фәния. Мин җүләр, әйеме, әнием? (Такмаклап.) Мин җүләр, мин җүләр! Әнием, чык әйдә, кил, икәүләп җүләрләнәбез!
Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, кил инде!
Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, кил инде!
Кил, иркәм, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине!
Тәрәзә ябыла.
Һәй, үпкәләде дә.
Кил, иркәм, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине!
Яңадан утыргыч өстенә менеп чүгәли. Гармун уйнап, Вахит үтеп бара. Фәния куаклар артына яшеренә. Вахит, Фәнияләр өе каршына килеп, тәрәзәгә карап тора. Аннан, авыр сулап, утыргычка утыра. Фәния, куаклар арасыннан чыгып, Вахитны утыргычтан этеп төшерә.
Фәния. Вахит килеп утырсын дип ясап куйган урындык юк монда.
Вахит. Фәния?!
Фәния. Ә мин синең нишләп йөргәнеңне беләм, әйтимме?
Вахит. Фәния…
Фәния. Өегездән гармуныңны күтәреп чыктың да урамның теге башында сыздырып җибәрдең. Янәсе, Фәния ишетсен дә йөгереп килсен. Мин бармагач, үзең килдең. Ә ник килгәнеңне әйтимме? Миңа мәхәббәтеңне аңлатырга. Йә, әйт, дөрес түгелме?
Вахит (уңайсызланып). Дөрес.
Фәния. Менә күрдеңме? Сөйкемле сөягем бар минем. Йә, аңлат инде мәхәббәтеңне!
Вахит. Син һәрвакыт шаяртасың. Гел уенга гына борып алып китәсең.
Фәния. Сөйләшсәң, Вахит, үпкәләмичә генә сөйләш. Һай, тәрәзә янында нинди сүзләр сөйләшеп торабыз. Әни ишетсә, икебезнең дә кирәкне бирер. Әйдә тегендәрәк. Алып бар утыргычны.
Вахит утыргычны ала. Читкәрәк илтеп куя. Фәния утыра.
Вахит, теге көйне уйна әле. Тик әкрен генә. Йә инде…
Вахит уйный. Фәния җырлый.
Инешкә төшкән сукмакның
Читләре үлән генә.
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә.
Матур көй, әйеме, Вахит? Яратам мин бу көйне. Син дә яратасың, әйеме? Кил, Вахит, син дә утыр. Күңел иркен булса, урын табыла, әйеме, Вахит? Гармунчы кешедән дә бәхетле кеше юктыр бу дөньяда. Вахит, мине дә өйрәт әле. Мең-мең рәхмәтләр укыр идем. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр бит.
Вахит. Хәзер соң инде. Аны кечкенәдән өйрәнергә кирәк.
Фәния. Өйрәнмәс дисеңме? Бир әле гармуныңны! (Вахиттан гармунын ала да уйнап карый; көй чыгара алмагач туктый.) Булмый икән. (Вахитның сокланып каравын сизеп.) Вахит, нигә алай карыйсың?
Вахит. Син, Фәния, дөрес әйттең. Мин сине эзләп йөрим. Көндезләрен дә, кичләрен дә – һәрвакыт сине эзлим. Син үзең якында гына, үзең еракта.
Фәния. Кызык итеп сөйлисең син, әйеме, Вахит?
Вахит. Нигә?
Фәния. Үзе якында, үзе еракта… Дөнья күргән кешеләр кебек.
Вахит. Нигә, күрмәгәнмени? Безгә унсигез яшь. Унсигез яшендә минем әти кулакларга каршы сугышкан.
Фәния. Әтиең бит ул, син түгел…
Вахит. Безгә дә җитдирәк булырга вакыт инде.
Фәния. Ә-ә-ә, онытып җибәргәнмен. Син һәрвакыт җитди булырга яратасың бит. Әле дә хәтеремдә, бишенче класста микән, алтынчыда бугай, син, Павел Корчагин кебек буласым килә, дигән идең. Тәки була алмадың бит, ә? Унбер классны бетердең дә комбайнчы ярдәмчесе булдың да куйдың. Һе, шул да булдымы егет эше?! Менә апаңнан өйрән син. Чебиләр үстерәм.
Вахит (елмаеп). Әкәмәт син, Фәния!
Фәния. Нигә, мактанырга хакым юкмы әллә? Инкубатор чебиен үстереп кара әле син. Алар синең белән минем кебек кенә түгел. Син аннан хәзер елап качасың.
Вахит (елмаеп). Мин аны әйтмим.
Фәния. Ә нәрсәне әйтәсең?
Вахит. Болай гына.
Фәния. Хәйретдин бабай әйтә, сүзләрен өзеп сөйләгән кешеләрне яратам, ди.
Вахит. Ни әйтергә теләгәнемне беләсең ич инде…
Фәния (кинәт җитдиләнеп). Вахит, син, безгә унсигез яшь, дидең. Бу чыннан да күп бит, ә? Без синең белән картаябыз икән бит инде. Егерме, егерме биш булыр, аннан нишләрбез? Беләсеңме, Вахит, мин үземнең илле яшьлек вакытымны күрәсем килә. Ул вакытта безнең авыл нинди булыр икән? Мин һаман да чебиләр үстерермен микән? Юк, мин югары белемле инженер булырмын. Сиңа көлкеме, Вахит?
Вахит. Нигә көлке булсын?
Фәния. Әллә нәрсәләр сөйлим ич. Син башка сүз көтеп утырасың. Көтмә, Вахит. Әйтмим мин аны сиңа. Чынлап.
Вахит. Мин барыбер ышанмыйм.
Фәния. Анысы синең эш. Вахит, син акыллы, җитди кеше. Ләкин мин башка кешене яратам.
Пауза.
Вахит. Кемне?
Фәния. Хәлим абыйны.
Вахит. Бу шаяртуың, Фәния, бөтенләй урынсыз.
Фәния. Әгәр шаяртмасам?
Вахит. Соң… соң, Хәлим абый бит… Ә Әминә апа?
Фәния. Нәрсә «Әминә апа»?
Вахит. Әминә апа белән алар хат алышып торалар бит. Мин беләм.
Фәния. Ялганлама.
Вахит. Алар Казанда танышканнар.
Фәния. Ничек танышканнар?
Вахит. Ничек икәнен белмим. Беркөн Әминә апаның авылдаш егете әйтте. Хәлим абый аңа хатлар язып тора икән.
Фәния. Көнләштерергә уйлама. Барыбер булдыра алмыйсың. Хәлим абый үзе дә мин яратканны белә. Мин булганда нишләп Әминә апа белән танышсын ди ул.
Пауза.
Вахит. Нишләп соң, алайса, монда утырасың? Хәлим абый кайтты ич.
Фәния. Кайтты? Кайчан?
Вахит. Мин килгәндә өйләренә кереп бара иде. (Гармунын каты итеп тартып уйнап чыгып китә.)

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Әлдермештән Әлмәндәр - 22
- Büleklär
- Әлдермештән Әлмәндәр - 01
- Әлдермештән Әлмәндәр - 02
- Әлдермештән Әлмәндәр - 03
- Әлдермештән Әлмәндәр - 04
- Әлдермештән Әлмәндәр - 05
- Әлдермештән Әлмәндәр - 06
- Әлдермештән Әлмәндәр - 07
- Әлдермештән Әлмәндәр - 08
- Әлдермештән Әлмәндәр - 09
- Әлдермештән Әлмәндәр - 10
- Әлдермештән Әлмәндәр - 11
- Әлдермештән Әлмәндәр - 12
- Әлдермештән Әлмәндәр - 13
- Әлдермештән Әлмәндәр - 14
- Әлдермештән Әлмәндәр - 15
- Әлдермештән Әлмәндәр - 16
- Әлдермештән Әлмәндәр - 17
- Әлдермештән Әлмәндәр - 18
- Әлдермештән Әлмәндәр - 19
- Әлдермештән Әлмәндәр - 20
- Әлдермештән Әлмәндәр - 21
- Әлдермештән Әлмәндәр - 22
- Әлдермештән Әлмәндәр - 23
- Әлдермештән Әлмәндәр - 24
- Әлдермештән Әлмәндәр - 25
- Әлдермештән Әлмәндәр - 26
- Әлдермештән Әлмәндәр - 27
- Әлдермештән Әлмәндәр - 28
- Әлдермештән Әлмәндәр - 29
- Әлдермештән Әлмәндәр - 30
- Әлдермештән Әлмәндәр - 31
- Әлдермештән Әлмәндәр - 32
- 8nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Алсу