- 8nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Алсу
🕥 33 minut uku
Әлдермештән Әлмәндәр - 15
Süzlärneñ gomumi sanı 4283
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1794
36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Вәлиәхмәт. Кертсәң, кочагыңа да күчәләр алар. Нәрсә, яныймы теге маңка? Шакшы малай, мәчет манарасын кисүчеләр нәселеннән. Нәрсә син маңка малайлар алдында җебеп төштең?
Җиденче күренеш
Шул ук күренеш. Мәчет идәненә җәелгән келәмнәр юк. Мәчеттә – Әсфәндияр, Лемур, Әмир.
Әсфәндияр. Тикшерүчеләрне чакыртыйк.
Лемур. Туктале, зурга җибәрмик. Кемнәр булыр икән, Әмир?
Әмир. Чёрт знает! Откажусь сезнең авылыгыздан. То сарык юк, то бозау, инде бу. Вор на воре сидит.
Лемур. Алай ук димә. Бүтән авылларда да шулай хәзер. Берсен дә тотканыгыз юк.
Әмир. Как это тотканыбыз юк. Тотып торабыз, тагын чыгалар. Без тотып ябып торабыз, там выпускают. Мы что ли виноваты. Уф-фу-фу! (Лемурга.) Басма анда, не видишь, следы. Даже обувь не снимали, сволочи! Может эти?
Лемур. Кем белә инде.
Әмир. Кем белә, кем белә?! Банда асрыйсың.
Лемур. Нинди банда? Син нәрсә инде. Авыл малайлары.
Әмир. Малайлар! А этот Эльбрус малай что ли?
Лемур. Ә син нәрсә карыйсың соң?
Мөслимә керә.
Мөслимә. И Ходаем, әллә дөресме?
Әмир. Бар әле, апа, йөрмә монда.
Мөслимә. Йөрмә монда дип… Инде мәчеткә җитештеләр.
Лемур. Синең бер дә күрмәгәнең юк, мәчет тирәсендә кеше күрмәдеңме?
Мөслимә. Күрмәдем.
Лемур. Кирәген күрмисең син дә.
Әмир. Может этот. Как его… Вәлиәхмәт? Подозрительный тип. Ничә ел яши авылда, ничек яши, никто не знает.
Әсфәндияр. Ул түгел.
Әмир. Как ул түгел? Карап тордың что ли?
Әсфәндияр. Ул түгел. Тикшерүче чакыртыгыз. Әнә бит аяк эзләре күренеп тора.
Әмир (үтеп баручы Эльбрусны тәрәзәдән күреп). Әй! Брусок! Кер әле монда!
Лемур. Ул төнлә авылда түгел иде.
Әмир. Посмотрим! (Кергән Эльбруска.) Сәлам, Брусок!
Эльбрус. Минем исемем бар.
Әмир. Да, ладно. Күрәсеңме монда нәрсә?
Эльбрус. Сукыр түгел.
Әмир. Кемнәр?
Эльбрус. Ә мин каян белим?
Әмир. Может ты?
Эльбрус. Син нәрсә?
Әмир. Может дружки?
Эльбрус. Может.
Әмир. Кстати, син беркайда да эшләмисең, на что живёшь?
Эльбрус. Синең ни эшең бар анда?
Әмир. Эшем бар. Сам знаешь.
Эльбрус. Минем бабай белән әби пенсия алалар.
Әмир. Значит, ночью син авылда түгел идең?
Лемур. Түгел иде, без бергә идек.
Әмир. Чем занимались?
Эльбрус. Это не твоё дело. Безне тикшермә, каракларны эзлә.
Әмир. Ну ладно. Если син замешан в этом деле, смотри!
Эльбрус. Нәрсә син җикеренәсең?
Әмир (пистолетын чыгарып). Күрәсеңме моны?
Эльбрус. Ну, күрәм.
Әмир. Он стреляет.
Эльбрус. Беләм.
Әмир. И уничтожает.
Эльбрус. Син нәрсә мине куркытасың?
Лемур. Егетләр, туктагыз әле, яхшылап кына сөйләшик.
Әмир. Надоел он мне.
Эльбрус. Нәрсә надоел? Үзең чакырып алдың, мин килмәдем.
Әсфәндияр. Мәчеттән чыгып ызгышыгыз. Мин тикшерүче чакыртам.
Әмир. Да подожди ты! Табабыз аны. (Эльбруска.) Малайларың да үзең белән идеме?
Эльбрус. Нинди малайлар? Малайларым юк минем, өйләнмәгән.
Әмир. Чё лыбаешься?
Эльбрус. Дурак син!
Әмир. Кто дурак?
Эльбрус. Мин түгел инде.
Әмир. Значит, мин дурак? Я тебя, сука, пристрелю как собаку.
Эльбрус (Әмирнең изүеннән эләктереп). Ты чё сказал, падла? Чё ты сказал?
Лемур. Егетләр, егетләр!..
Эльбрус Әмирнең изүеннән тоткан килеш ишеккә таба бара. Чыгып китәләр. «Егетләр, егетләр» дип, Лемур аларга иярә.
Мөслимә. И Ходаем! Ахырзамандыр бу, ахырзамандыр.
Тышта пистолеттан аткан тавышлар ишетелә. Әсфәндияр ишеккә бара. Мөслимә аның юлына аркылы төшә.
Чыкма, улым!
Әсфәндияр барыбер чыгып китә.
Сигезенче күренеш
Әсфәндияр яшәгән өйнең эче. Әсфәндияр чәй эчә. Читтәрәк, урындыкка утырып, Налимә аңа сокланып карап тора.
Әсфәндияр. Нигә син үзең дә минем янга утырып чәй эчмисең?
Налимә. Ярамый.
Әсфәндияр. Ни өчен?
Налимә. Мин бит синең хатының түгел.
Әсфәндияр. Булмасаң ни.
Налимә. Үзең мулла, үзең ярамаган сүз сөйлисең. Ничек инде хатының булмаган килеш яныңа утырып чәй эчим?
Әсфәндияр (Налимәгә таба борылып утырып). Әллә ниләр әйтеп куясың син.
Налимә. Әллә ниләр түгел. Мөслимә апа да шулай ди. Хатыны булмаган килеш ир-ат белән икәү генә янәшә утырып чәй эчү аның янәшәсенә яту белән бер, ди.
Әсфәндияр. Мөслимә апа шулай ди, ә үзең ничек уйлыйсың?
Налимә. Үзем дә шулай уйлыйм. Яныңда утырырмын да торып китә алмам. Мөслимә апа әйтә: «яратканыңны сиздермә, кыз балага килешми», – ди. Мин яратканымны яшерә белмим шул. Мин бу өйдән чыгасым килми генә чыгып китәм.
Әсфәндияр. Миңа нишләргә кушасың?
Налимә. Кызык син, әйеме! Бүтәннәр «нишләргә» дип сорап тормыйлар. Гөлназны Дамир «яратам» диде дә алып китте. Син дә инде йә ярат, йә яратма. Кумыйсың да, якын да җибәрмисең. Ә минем бик тә яратасым килә. Хатының булып яратасым килә. Бәлки, син мине тиң күрмисеңдер. Син бит укыган кеше. Чынлап та килмәгәнсеңдер әле безгә, китәргә генә килгәнсең. Мине калдырып китәрсең дә, мин нишләрмен. Тагын шул Илбрүсләр кулына калырмын.
Әсфәндияр. Юк инде, аның кулына калмаячаксың!
Налимә. Син булмагач, миңа берсе дә кирәкми. Килмәгән булсаң… Өйләнмәсәң дә, киткәндә алып кит мине моннан. Самат абый белән сөйләш. Берәр җиргә эшкә урнаштырсын.
Әсфәндияр. Әйдә!
Налимә. Кая?
Әсфәндияр. Сезгә. Әниеңнән рөхсәт сорыйбыз.
Налимә. Чынлапмы?
Әсфәндияр. Бу эш белән шаярмыйлар.
Налимә. Алайса, хәзер мин өйгә чыгам. Син килеп керерсең, ярыймы? Мин белмәгән булырмын. Син әнигә әйтерсең, мин Налимәне яратам, аңардан башка яши алмыйм, диярсең. Кер, ярыймы, керми калма тагын.(Китәргә дип ишеккә бара, анда Эльбрус белән очраша. Туктап кала.)
Әсфәндияр. Бар, Налимә!
Налимә. Юк, китмим. Ул нигә килгән? (Эльбруска.) Нигә килдең?
Әсфәндияр. Борчылма, бар!
Налимә. Ул яхшылыкка йөрми.
Эльбрус. Кит, диләр бит сиңа.
Налимә. Юк…
Әсфәндияр. Налимә!..
Налимә чыгып китә.
Эльбрус. Хуҗа булып алганмы?
Әсфәндияр. Узыгыз әйдә, утырыгыз!
Эльбрус. Урын бирәсең?
Әсфәндияр. Сез – кунак.
Эльбрус. Кунак?
Әсфәндияр. Ә нигә? Минем бусагамны атлап кергән һәр кеше – кунак.
Эльбрус. Ярый, кунак булып алыйк, алайса. Кунакка бездә бер ярты куялар.
Әсфәндияр. Сездә шулайдыр, бездә алай түгел. Налимә әйтә, яхшылыкка йөрми, ди.
Эльбрус. Дөрес әйтә.
Әсфәндияр. Башта ук кисәтеп куйыйм, мин сездән курыкмыйм.
Эльбрус. Беләм. Вәлиәхмәт абый әйтте, үзем дә татыдым. Куркытырга килмәдем. Ковёрны тапмыйлармы?
Әсфәндияр. Әйткәннәре юк.
Эльбрус. Эзләмиләр дә аны. Теге ментны куганнар бит. Пистолет белән шаярганы өчен. Алар өчен пистолет уенчык кына бит. Нигә килгәнемне беләсеңме?
Әсфәндияр. Киңәш сораргадыр.
Эльбрус. Нинди киңәш?
Әсфәндияр. Беткәнмени?
Эльбрус. Миңа синең киңәшең кирәкми.
Әсфәндияр. Юкка!.. Минем киңәшемнең файдасы тияр иде сиңа.
Эльбрус. Әйтеп кара.
Әсфәндияр. Китегез сез бу авылдан. Бу авыл кысан сезнең өчен. Монда сез сыймыйсыз. Монда сезне барысы да яхшы беләләр. Сездән куркалар, билгеле.
Эльбрус. Миңа шул җиткән.
Әсфәндияр. Ләкин бу зона түгел. Монда пахан булып булмый. Шунысы да бар: зонада петух булганнар, чыккач пахан булып кыланалар. Бигрәк тә авыл җирендә. Сезнең турыда әйтмим, кесәгезгә тыгылмагыз. Биографиямнән бер деталь: зонаның ни икәнен беләм. Күреп беләм. Һәм мин бу турыда сезгә генә әйтәм. Китегез сез моннан яхшы чакта.
Эльбрус. Кая?
Әсфәндияр. Барыр урыныгыз булмагач, нигә пахан булып уйныйсыз? Яшәгез матур гына. Яши башларга әле соң түгел. Әби белән бабай пенсиясенә яшәү егетлек түгел бит.
Эльбрус. Ә мин аңа яшәмим.
Әсфәндияр. Беләм. Мәчетне талаучы син түгел, юл күрсәтүче генә. Юк әйбер белән маташасыз. Сарык, бозау урлау, мәчет келәмен урлау көненә калгач, юк инде ул.
Эльбрус. Әллә син!..
Әсфәндияр. Утыр матур гына. Килеп алганнарын көтеп. Мин синең кебекләрне зонада унике яшемдә күргән. Ә Налимәне мин сиңа бирмим. Син бит минем янга «Налимәне бир!» дип әйтергә килдең. Әгәр дә мин Налимәне синнән тартып алган булсам, гафу үтенер идем. Ләкин Налимә үзе. Күрдең бит.
Эльбрус. Мин аны яратам. Яратмасам, әллә кайчан инде…
Әсфәндияр. Яраткан ир кеше беркайчан да яраткан кызының эченә сукмый. Яратмыйсың син аны. Үзеңә буйсынмаган өчен генә үзеңнеке итәсең килә.
Эльбрус. Нәрсә мулла булып йөрисең, син мулла түгел бит.
Әсфәндияр. Мулла, иптәш Брусок, мулла! Синең кебекләр белән синең телдә сөйләшә белүче мулла. Әгәр дисбе тотып яныма килгән булсаң, бүтәнчә сөйләшер идек. Әйт, келәмнәрне китереп куйсыннар! Минем янга килгәнең өчен бер юлга сине кичерәм.
Эльбрус. Мин!..
Әсфәндияр. Әйе, син – син, мин – мин. Хуш иттек, Эльбрус!
Эльбрус чыгып китә. Кулына балта тоткан Налимә керә.
Налимә. Бер генә бәрә идем башына.
Әсфәндияр. Бир әле балтаңны. Мин барында беркайчан да кулыңа балта һәм гер алмыйсың, Налимә. Кул ярыштырып йөрмисең. Алар хатын-кыз эше түгел. Аңлыйсыңмы мине?
Налимә. Аңладым. «Яратам» диме Илбрүс?
Әсфәндияр. Аның шулай дип әйтергә хакы бар.
Налимә. «Яратам» дияргәме?
Әсфәндияр. Ә нигә? Син дә бит миңа «яратам» дидең.
Налимә. Мин бит…
Әсфәндияр. Ул да үзенчә яратадыр. Мин дә бит сине үземчә яратам.
Налимә. Әйткәнең юк.
Әсфәндияр. Әйтү ул әле ярату түгел.
Налимә. Син бөтен әйберне беләсең, үзең карт та түгел.
Әсфәндияр. Син «өебезгә кайтам» дигән идең.
Налимә. Син чынлап киләсеңме?
Әсфәндияр. Яраткан кешеңә ышаналар, Налимә!
Илдар керә.
Илдар. Мулла абый, мәчетнең ачкычын бир!
Әсфәндияр. Нигә ул?
Илдар. Малайлар белән намаз укырга керәбез.
Әсфәндияр. Әле намаз вакыты түгел.
Илдар. Ә без өйрәнә торабыз.
Әсфәндияр. Әнә эленеп тора, ал.
Налимә. Аякларыгызны юып керегез. Комган ишек төбендә.
Илдар. Беләбез инде. Дәү әни куйган комган.
Налимә. Мөслимә апа өйрәтеп җибәрә инде боларны. Мин киттем. (Китә.)
Әмир керә. Ишек янында аяк киемен сала.
Әмир. Исәнмесез!
Әсфәндияр. Исәнмесез, иптәш лейтенант!
Әмир. Формадан түгел. Салдырдылар.
Әсфәндияр. Ишеттем. Барган идем, тыңламадылар.
Әмир. Шулай ул. Үзләре преступностька каршы көрәшергә, диләр. Көрәшә башласаң… Мин бит аңа атмадым, җиргә аттым. Нәрсә, үтергәнне көтеп ятаргамыни?
Әсфәндияр. Сүзне дә үлчәп сөйләргә кирәк шул. Андый сүзне төрмә күргән кешегә әйтмиләр.
Әмир. Ә нәрсә?! Мин әйтәм, урлатучы шул. Мин барыбер аның эзенә төшәчәкмен. Кусыннар, барыбер үземнекен докажу. Дәшми килгәч тә, муенга менеп атланды. Төрмәдә булган, имеш. Видали мы таких. Әнә Лемур курыксын. Йөрәге алынып тора. Шуның белән аракы эчә.
Әсфәндияр. Сез дә инде…
Әмир. Мин үзем алып эчәм. Беләсеңме, нишли? Берәр әйбер югаласы булса, юри Лемур тирәсендә бутала. Как будто ул түгел. Белә кемнәр урлыйсын… Менә күрерсең, доканаю. Аның тирәсендә йөрүче бер дуракны, тотып, телен чиштердем. Син анда теге, кемгә, Самат абыйга әйт әле, сөйләшсен безнекеләр белән. Бизнесменнардан шүрлиләр алар.
Әсфәндияр. Шулай да сакланыбрак йөрегез инде.
Әмир. Ничего! Алар сөйлиләр, милиционер тупой. Вот мин формадан түгел, значит не тупой. Посмотрим кто кого. Әгәр син Брусок икән, мин – кувалда. Да, я как кувалда тупой. Син молодец, сугыша беләсең. Каерып кына алдың кулын. Сине үзидарәгә куярга кирәк. А то утыра анда Лемур. Маймыл есть маймыл.
Әсфәндияр. Нишләсен инде ул.
Әмир. Да! Нишләсен. Үзидарә, үзидарә. Название одно. Хозяева другие.
Тугызынчы күренеш
Шул ук урын. Төн. Налимә урын җәя. Әсфәндияр китап укый.
Налимә (урынны җәеп бетереп, Әсфәндияр янына килә. Аны кочаклаган килеш, китапка карап тора). Аңлыйсың инде боларны, әйеме?
Әсфәндияр. Юк, карап кына торам.
Налимә. Көләсең инде. Теләсәм, моны укырга мин бер айда өйрәнәм.
Әсфәндияр. Ә син телә.
Налимә. Мин яхшы укыдым мәктәптә. Институтка да керә ала идем дә, әнине ташлап китеп булмый иде.
Әсфәндияр. Монда бик иркен бит, күчерик әниеңне.
Налимә. Әлегә кирәкми. Кышка карарбыз әле. Алдыңа утырыйм әле, Әсфәндияр!
Әсфәндияр. Син мине туйдыра башладың, аермый булмас.
Налимә. Алай димә, юри дә әйтмә.
Әсфәндияр. Комачаулыйсың бит.
Налимә. Укы, укы, укы… Миңа да бер китап бир. (Караватка барып утыра.)
Әсфәндияр. Әнә Тукай китаплары, ал да укы.
Налимә. Әй, аны беләм инде мин.
Әсфәндияр. Кайсы шигырен беләсең?
Налимә. «Пар ат», «Туган тел»…
Әсфәндияр. Ә син башкаларын укы.
Налимә (шүрлектән китап алып укырга утыра да китапны кире илтеп куя). Укыйсы килми. Мин лутчы җыр чыгарам. (Кәгазь белән ручка алып, Әсфәндияр каршына утыра.) Тәк, тәк… (Көйли-көйли яза.)
Җыр чыгарам, җыр чыгарам,
Җырлыйсым килгән өчен…
Минем бәхетемә Ходай
Әсфәндиярны биргән өчен.
Йә, ничек?
Әсфәндияр. Нәрсә «ничек»?
Налимә. Мин җыр чыгарам, ул ишетми дә.
Әсфәндияр. Комачаулама инде.
Налимә. Ярар, ярар.
Җыр чыгарам, җыр чыгарам,
Әсфәндияр янымда булган өчен.
Чыкмый да. Карале, Әсфәндияр, мулла хатынына телевизор карарга ярыймы?
Әсфәндияр. Нишләп ярамасын…
Налимә. Нигә алмыйбыз соң, алайса?
Әсфәндияр. Алырбыз.
Налимә. Куеп тор инде китапларыңны, гел укыйсың да укыйсың.
Әсфәндияр. Укымыйча булмый. Мин гарәп телен камил белмим.
Налимә. Миңа күңелсез бит. Әйдә болай эшлибез. Бер атнаны икегә бүләбез. Биш көне – синең өчен, ике көне – минем өчен.
Әсфәндияр. Ярый, шулай эшләрбез.
Налимә. Бүгеннән башлап… бүген минем җүләрләнәсем килә.
Әсфәндияр. Ничек итеп?
Налимә. Белмим әле.
Әсфәндияр. Башта бел, аннан әйтерсең.
Налимә. Син картлар кебек сөйләшәсең.
Әсфәндияр (китапларын куеп). Йә, җүләрлән!
Налимә, Әсфәндиярның алдына утырып, аны коча, үбә.
Налимә. Бир әле колагыңны!.. (Әсфәндияр колагына пышылдый.)
Әсфәндияр. Аны кычкырып әйтсәң нәрсә була?
Налимә. Ярамый, ишетмәсеннәр.
Әсфәндияр. Кемнәр?
Налимә. Шайтаннар! Син дә минем колагыма пышылдап әйт.
Әсфәндияр (Налимә колагына). Мин дә яратам.
Налимә. Тагын, тагын, тагын!.. (Тагын Әсфәндиярны коча, үбә. Алдыннан төшә.) Менә хәзер укы.
Әсфәндияр. Моннан соң укып буламы?!
Налимә. Була. Бер хәреф биш булып күренәчәк. Укы, укы! Мин мишәйт итмичә генә сиңа карап торам. (Әсфәндияр алдына китапларын куеп.) Укы! (Үзе, өстәлгә таянып, аңа карап тора.) Укы инде. Нигә алай карап торасың?
Әсфәндияр. Сокланып… Күпме синең кебек асыл кызларыбыз харап була.
Налимә. Харап була, дип. Итәкләрен җыеп йөрсеннәр… Кара, Илбрүс тәки югалган, әйеме. Синнән куркып инде.
Әсфәндияр. Каян беләсең?
Налимә. Теге вакытта әйттең ич, мин ишек артында тыңлап тордым. Туебызны ямьсезләмәсә ярар иде дип курыккан идем, Аллага шөкер! Рәхмәт инде Самат абыйга, бөтен авылны җыеп туй ясады. Илгиз абый гына әйткән: «Аракылары да булмады, кайтып киттем», – дигән. Аракысыз да биеделәр әле. Син биемәдең. Мулла кешегә биергә килешмидәдер.
Әсфәндияр. Бии белмим мин, биегән булыр идем.
Налимә. Сәлахетдин бабай никахны дөрес укыдымы?
Әсфәндияр. Дөрес!
Налимә. Бер сүз сорасам ачуланмассыңмы, Әсфәндияр?!
Әсфәндияр. Сора!
Налимә. Юк, сорамыйм.
Әсфәндияр. Мин синең ни сораячагыңны беләм.
Налимә. Каян беләсең?
Әсфәндияр. Беләм инде.
Налимә. Әйт, алайса.
Әсфәндияр. Әтиең белән әниең дә, туганнарың да туйда булмады, кайда алар дисеңме? Җавап бирәм: берсе дә юк. Әби белән бабай үлделәр. Туганнарым юк. Әти белән әни исәннәрдер. Кайда икәнлекләрен белмим. Артыгын сорама. Киләчәктә сөйләшергә дә сүз калсын. Син минем бердәнберем! (Налимәне кочагына ала.) Син моны беркайчан да онытма – бердәнберем! Һәм син бердәнбер булырга лаек. Син миннән әллә нинди иркә сүзләр ишетергә телисең. Син аларны еш ишетмәссең. Син бердәнберем – онытма! Мин сине эзләмәдем, үзең табылдың. Ходай җибәргән! Син – Ходайның иң затлы бүләге! Ят, йокла. Мин һәрвакыт синең яныңда гына ятармын. Булдымы? (Налимәне, күтәреп алып, урынга яткыра.) Йокла! (Үзе өстәл янына килеп утыра.)
Налимә (паузадан соң. Урында яткан килеш). Әсфәндияр, бер генә сорау сорыйм инде?
Әсфәндияр. Сора!
Налимә. Мин дә хәзер мөселман булдым бит инде, әйеме?
Әсфәндияр. Ни сөйлисең, әллә кайчан мөселман инде син.
Налимә. Юк инде, барыбер. Догалар да белмәгәч… Телевизордан күрсәтәләр. Казандагы мөселман хатыннары озын-озын күлмәкләр кияләр. Яулыкларын да әллә ничек бәйлиләр. Мин дә шулай йөримме инде?
Әсфәндияр. Үз күлмәкләрең сиңа бик тә килешә, Налимә.
Налимә. Ярый, алайса, тыныч йокы, тәмле төшләр, диген, Әсфәндияр. Син шулай дигәч, рәхәт!
Әсфәндияр. Тыныч йокы, тәмле төшләр.
Налимә (паузадан соң). Әсфәндияр, тагын бер генә сорау сорыйм инде?
Әсфәндияр. Сора!
Налимә. Син Аллага чынлап ышанасыңмы?
Әсфәндияр. Ни дидең?
Налимә. Ачуланма инде.
Әсфәндияр (паузадан соң). Юк… Нигә?.. (Налимә янына килеп, карават читенә утыра.) Бу сорауны миңа берәүнең дә биргәне юк иде әле. Мулла бит мин, Налимә!
Налимә. Анысын беләм инде.
Әсфәндияр. Шулай да бик урынлы һәм вакытында бирелгән сорау. Беләсеңме, бердәнберем, мин беркемгә дә, бернәрсәгә дә ышанмый идем. Ләкин минем ышанасым килә иде. Безгә бер бабай килеп йөри башлады. Сөйли бу татар балаларын җыеп. Тыңлыйбыз инде. Тыңларга кушалар чөнки.
Налимә. Мәктәптәме?
Әсфәндияр. Әйе, «мәктәптә»… Тимерчыбыклы мәктәптә. Тагын килә бу. Кешене өмет яшәтә, ди, ышану яшәтә, ди. Нинди өмет, кемгә ышану? Шунда инде бу әйтә, шундый бөек көч бар, ди. Мөселманнар аны «Аллаһы Тәгалә, Ходай» дип атыйлар, ди. Әллә кайчангы бабаларыбыз «Тәңре» дип әйткәннәр, руслар «Бог» дип әйтәләр, ди. Җирдә бүтән ышанычың калмаса, шуңа ышанырга кирәк, ди. Ул сине саклый, ди. Һәм, чыннан да, ул мине саклап калды. Югыйсә мин синең яныңда утырып тора алмаган булыр идем. Минем дә теге бабай кебек кемнәрнедер саклап каласым килә. Ышанмыйча моны эшләп булмый. Аңладыңмы, бердәнберем?
Налимә. Әйе…
Әсфәндияр. Йокла. (Баланы сөйгән кебек, Налимәне сөя дә өстәл янына барып утыра.)
Шулвакыт тәрәзә чатырдап чатнаган тавыш ишетелә. Әсфәндияр урындыгыннан авып төшә.
Унынчы күренеш
Шул ук урын. Әсфәндияр урындыкта утырып тора. Налимә әйберләр җыештырып сумкаларга тутыра.
Әсфәндияр. Налимә, әйткәнне тыңла инде.
Налимә. Әйтмә дә, сөйләмә дә. Китәбез. Сине харап иттереп, ятим бала үстерер хәлем юк.
Әсфәндияр. Нәрсә инде син, исән ич мин.
Налимә. Бүген исән, иртәгә ни булыр?!
Әсфәндияр. Самат абый кайтсын инде, ичмасам.
Налимә. Самат абый да кирәкми, беркем дә кирәкми. Кирәк икән, үзе кайтып мулла булсын. Минем синең белән бәхетле буласым килә. Ходай җибәргән бәхетем, беркемгә дә бирмим.
Әсфәндияр. Авыру әниең бар.
Налимә. Булсын. Миңа гына карарга димәгән. Мөслимә апа да әйтте, карарбыз, диде.
Әсфәндияр. Уйлап бетерми эшлисең, Налимә.
Налимә. Уйлап бетермәсәм, сиңа кияүгә чыкмаган булыр идем.
Әсфәндияр. Кил әле яныма!
Налимә (кинәт үзгәреп, Әсфәндияр янына ашыгып килә). Нәрсә, бәгырь кисәгем, сызлыймы?
Әсфәндияр. Юк ла инде. Кил, утыр яныма! (Налимә, урындык алып, янына утыргач.) Ашыкма, кабаланма, сабыр булырга өйрән. Беләм, яратасың, югалтасың килми. Ләкин шашып ярату хәерлегә илтми. Акыл белән яратырга кирәк.
Налимә. Син ярат акыл белән. Мин бүтәнчә ярата белмим. Син минем бу дөньяда бердәнберем. Сиңа аттылар, синең исең дә китми. Синең иңбашың яраланды, ә минем йөрәгемә тиде.
Әсфәндияр. Шундый матур итеп сөйлисең.
Налимә. Үзең өйрәттең. Китик, Әсфәндияр!
Әсфәндияр. Кая?
Налимә. Сургутта туганнарыбыз бар, булышырлар. Мин эштән курыкмыйм. Сиңа да эш табылыр. Мәчет кенә димәгән. Безгә монда калырга ярамый.
Әсфәндияр. Ярый, уйлашырбыз. Тик кабаланма гына.
Налимә. Юк, уйлашмыйбыз. Миңа күп уйлау килешми. (Әйберләр җыештыруын дәвам итә.)
Әсфәндияр (тавышын күтәреп). Тукта!..
Налимә (каушап калган). Нишлисең син? Нигә кычкырасың?
Әсфәндияр. Сиңа уйларга килешмәсә, миңа килешә. Ир кеше уйлый икән, аны тыңларга өйрән. Без бит бала-чагалар түгел, ир белән хатын. Нәрсә, мин хатын-кызга ияреп йөрергә тиешмени?
Налимә. Әсфәндияр!..
Әсфәндияр. Әйе, Әсфәндияр.
Налимә. Син мине ачуланасыңмыни?
Әсфәндияр. Ачуланам.
Налимә. Яратмыйсыңмыни?
Әсфәндияр. Яратканга ачуланам.
Налимә. Китмибезмени?
Әсфәндияр. Уйлашыйк, дидем.
Налимә. Соң, шулай диген. Уйлашыйк, диген.
Әсфәндияр. Әйттем бит инде.
Налимә. Әйе шул. Әйттең шул. (Әсфәндияр янына утырып.) Уйлашыйк соң, алайса. Син үзең генә уйла инде, Әсфәндияр. Мин уйлый белмим. Атучы шул Илбрүстер инде. Авылда юк, диләр. Әллә теге Вәлиәхмәт микән? Авылга ясин чыгарга кайттым, дип сөйләнә. Алайса, нигә сиңа аткан? Син бит бу авыл кешесе түгел. Миңа атсын инде, әйеме? Илбрүс булса да миңа атсын иде. Синең бит гаебең юк, сиңа мин үзем яратып чыктым. Күп сөйлим мин, әйеме, Әсфәндияр?
Әсфәндияр. Әйе.
Налимә. Үзең әйттең «уйла» дип. Хатын-кызның уе телендә инде. Китик, Әсфәндияр, ә? Бу авылда минем яшисем дә килми.
Әсфәндияр. Туган авылың бит.
Налимә. Туган дип. Кеше барыбер бер җирдә туа инде. Гел шунда яшәмиләр. Синең дә бит туган җирең бу түгел. Китик синең туган җиреңә.
Вәлиәхмәт (ишекне ачып). Ярыйдыр бит?!
Налимә. Ярамый.
Вәлиәхмәт. Нәрсә, бу өйгә хатын-кыз хуҗамыни?
Әсфәндияр. Түргә узыгыз, Вәлиәхмәт абзый! Налимә, чәй куясыңмы?
Налимә, әйтер сүзен әйтмичә түзеп, чәй кайнатырга китә.
Вәлиәхмәт. Урынны кайдан бирәсең?
Әсфәндияр. Кунакның урыны – түрдә.
Вәлиәхмәт. Ярасы куркыныч түгел, диделәр. Иңбашын гына тырнап узган, диләр. Тидерә алмагач, нигә атарга диген. Шакшы кешеләр шундый инде – үзләре аталар, үзләре тидерә алмыйлар.
Әсфәндияр. Тидергәннәр шакшы түгелме?
Вәлиәхмәт. Түгел! Явыз, ләкин шакшы түгел. Ярый, мәтәлеп китсеннәр, иң яхшысы исән калгансың.
Әсфәндияр. Әллә сөенәсез?
Вәлиәхмәт. Син нәрсә, әллә мине хайван дип белдеңме? (Ишектән башын тыгып тыңлап торган Налимәгә.) Куй чәеңне, тимим иреңә.
Налимә. Тиеп кенә кара! (Ишекне ябып куя.)
Вәлиәхмәт. Нәрсә, китәм дисеңмени?
Әсфәндияр. Кит, дидегез бит.
Вәлиәхмәт. Һәр әйтелгән сүз соңгысы түгел. Соңгы сүзне әйтерлек рәтең калса, җан биргәндә генә әйтәсең. Әле анысы да түгел. Соңгы сүзне синең өчен бүтәннәр әйтә. Ленин белән Сталин да соңгы сүзне әйтмәкчеләр иде. Әнә алар әйтәсене бүген бүтәннәр әйтә.
Әсфәндияр. Философ сез.
Вәлиәхмәт. Һәрбер эшлексез кеше философ була. Эшләргә иренгәч, акыл сата башлый. Мин килгәнгә ачуланмыйсыңмы?
Әсфәндияр. Нигә?
Вәлиәхмәт. Сиңа килмәгәч, үзең киләсең инде.
Әсфәндияр. Килгәннәрне кертмисез дип ишеттем. Хәтта Бәдретдин абзыйны да бусагадан уздырмагансыз.
Вәлиәхмәт. Бәрттиннәрнең урыны түрдә түгел. Син килсәң әгәр, уйлап карар идек… Китәм дисең инде? Бәлки, дөрес эшлисеңдер. Муллалар заманы узгандыр. Безнең бабайлар гына ул кешенең хак юлга басачагына ышанып яшәгән. Үзләрен атканда да бисмилла әйткәннәр. Менә сиңа аттылар. Муллага мылтыктан аттылар. Авыл халкы аһ итте дип уйлыйсыңмы? Авыл халкы сиңа атучыны эзли дип беләсеңме? Тот капчыгыңны! Көтү куганда хатыннар, бер дә юкка атмаганнардыр әле, дип сөйләнәләр. Бер Мөслимә апа гына ах-вах итеп йөри. Миңа иманга кайтырга кушасың. Мин кайтырмын ул, менә бу сарыкларны ничек кайтарырсың… Китеп дөрес эшлисеңдер.
Әсфәндияр. Бәлки, минем урынга сез калырсыз.
Вәлиәхмәт. Һе… Синең авызга бармак тыгарга ярамый.
Әсфәндияр. Нигә? Коръәнне яттан белә, диделәр.
Вәлиәхмәт. Ялган! Мин аны урыс телендә укып кына өйрәндем. Тәрҗемәләр алар барысы да. Ясинны гына Коръән телендә беләм. Аннары, мулла булу өчен дога укый белү генә җитми. «Интернационал» ны яттан белгән коммунистлар үз партияләренең башына җиттеләр.
Әсфәндияр. Авырдыр сезгә яшәве, әйеме, Вәлиәхмәт абый?
Вәлиәхмәт (озак паузадан соң). Китмә син!.. (Торып, ишеккә юнәлә.)
Әсфәндияр. Сез кая? Чәй өлгергәндер.
Вәлиәхмәт. Яратып эчермәгән чәйнең тәме юк аның…
Лемур белән Әмир керәләр.
Лемур. Керергә рөхсәтме, хәзрәт, исәнмесез, әссәламегаләйкем! Хәзрәт, менә Әмирнең әйтәсе сүзе бар.
Әмир. Исәнмесез! Менә болай. Әйе, мине эштән кудылар. Кусыннар. Кусалар да, мин үз дигәнемне эшләдем. Сиңа аткан кеше, мулла, милициядә утыра. Вот так. Мин эләктердем аны. Куып тоттым мин аны. Вот так.
Машина килеп туктаган тавыш. Самат керә.
Самат (Лемурга). Ни булды монда?
Әсфәндияр. Гафу итегез, Самат абый! Намаз вакыты җитте, азан әйтергә кирәк.
Шулвакыт азан әйткән тавыш ишетелә.
Мөслимә (кереп). Әсфәндияр энем, ачулана күрмә. Илдарыбыз бу. Тәһарәтен алды.
Азан тавышы яңгырый.
Пәрдә.
Алты кызга бер кияү
(Ике пәрдәле моңсу комедия)
Катнашалар:
Рәхмәтулла Хөрмәтуллович – 59 яшьтә.
Гөлчирә – 42 яшьтә.
Фаягөл – 39 яшьтә.
Рузалия – 19 яшьтә.
Нурзидә Мөбәрәковна – 45 яшьтә.
Хәдичә – 40 яшьтә.
Нина Васильевна – 42 яшьтә.
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Вакыйга бухгалтериядә бара. Бер бүлмәдә – алты өстәл. Бөтен өстәлләрдә дә – компьютер. Пәрдә ачылганда, Рәхмәтулла үз өстәле артында эшләп утыра. Әкрен генә көйли.
Заманалар авыр, еллар ябык –
Дус-иш кирәк гомер итәргә…
Заманалар авыр, еллар ябык…
Заманалар авыр, еллар ябык…
Хәдичә керә, Рәхмәтулла өстәленә тастымалга төрелгән ризык куя.
Хәдичә. Суынганчы капкалап алыгыз, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович.
Рәхмәтулла. Ач түгел мин, Хәдичә. Нигә инде син?..
Хәдичә сүзсез генә үз өстәле янына барып утыра. Көзгесенә карап төзәтенә. Рәхмәтулла аны күзәтә.
Сиңа чәчне кыектан ачу килешә, Хәдичә! (Янына килеп.) Менә бу яктан ач, бу ягын күпертебрәк җибәр. Синең йөзең тулган ай кебек түгәрәк, күпертебрәк җибәрсәң, тагын да чибәрләнәсең. Чын татар кызының чибәрлеге синдә. (Хәдичәнең аркасыннан чәбәкли дә өстәле янына бара.)
Фаягөл керә.
Фаягөл. Шушы трамвайларның тәгәрәп җан биргәннәрен генә күрсәм иде. Троллейбусларын үләт себереп китсен иде! Маршруткалары мәтәлеп үлсен иде!
Рәхмәтулла. Соңга калмадың ич, Фаягөл.
Фаягөл. Калмаса ни. Үләрдәй булып чаптым. Үпкәм бугазыма килде.
Рәхмәтулла. Җәяү йөрү сиңа файдалы ул, Фаягөл. Билең әз генә калыная башлады. Кызлар биле 60 сантиметр булырга тиеш.
Фаягөл. Кызлар биле бит ул.
Рәхмәтулла. Синең кай җирең кызлардан ким? Синең атлап йөрүләреңә карап торам да яшь чагым искә төшә.
Фаягөл. Сезнең аркада ашыгам мин. Кайчан килсәң дә, сез тасраеп утырасыз. Сезгә карап мин чабам.
Рәхмәтулла. Яшьрәк булсам, мин синең арттан чабар идем. Алданрак туарга ашыкканмын шул. Яңа туфли алгансың икән.
Фаягөл. Шул аякларымны кырып бетерде инде.
Рәхмәтулла. Аякларың кырып ясалган кебек шул.
Фаягөл. Күз тидермәгез тагын. Без бит исәнләшмәдек тә. Исәнме, Рәхмәтулла абзый! (Рәхмәтулланың битеннән пәп итеп ала.)
Рәхмәтулла. Исәнме, Фаягөл! (Утыра.)
Рузалия керә.
Рузалия. Исәнмесез!
Рәхмәтулла. А-а-а, Рузалия!.. Безнең яраткан кызыбыз да килде.
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Рузалия.
Шул Рузалияне күрсәм,
Йөрәгем сикерия.
Мәхәббәт өлкәсендә уңышлар ничек, Рузалия?
Рузалия. О’кей.
Рәхмәтулла. Их, миңа унтугыз яшь булса…
Фаягөл. Нишләр идегез, Рәхмәтулла абзый?
Рәхмәтулла. Рузалияне үземә каратыр идем.
Рузалия. Мин болай да сезгә карыйм, Рәхмәтулла бабай.
Фаягөл. Бабай димә, безне картайтасың.
Нина керә.
Нина. Исянмесез! (Рәхмәтуллага.) Привет, жених! Килегез әле, аракы исе килмәгән бер егетне кочаклыйм әле, (Рәхмәтулланы кочаклап алганнан соң.) привязался бер алкаш трамвайда. Зараза. С утра тыгынган, сволочь. Дөрес әйтәмме, Рахматулла Хурматуллович? «Тыгынган» – «налакался» бит, да?
Рәхмәтулла. Син әйтсәң дөрес, Ниночка. Ты всегда истину глаголишь. Как спали, Нина Васильевна?
Нина (кәефсез генә). Бик яхши.
Рәхмәтулла. Вы Шекспира читали, Нина Васильевна?
Нина. Какого Шекспира?
Рәхмәтулла. Был такой англичанин. Он писал гениальные трагедии. «Отелло», например. Так вот, Отелло говорит своей возлюбленной: «Молилась ли ты на ночь, Дездемона?»
Нина. Ну и что?
Рәхмәтулла. Задушил Отелло Дездемону.
Нина. Причём здесь я?
Рәхмәтулла. При том, Ниночка, улыбаться надо. Улыбка делает женщину прекрасной.
Нина. Ну и улыбнитесь. Кстати, почему сез минем белән урысча сөйләшәсез? Мин татарча өйрәнәм. Мин сине яратам – приходи к воротам.
Гөлчирә (кереп). Капиталистик хезмәт алдынгыларына ялкынлы сәлам! Рәхмәтигә аерым сәлам! (Рәхмәтулла янына килеп.) Нихәл? (Рәхмәтулланың пеләшен үбеп ала.) Пеләш башны үбүе җайлы, авызга чәч керми. Кара утырып торуын. Тор һәм кочакла! (Үзе Рәхмәтулланы кочаклап алгач.) Утыр һәм эшлә!
Фаягөл. Әгәр дә Зөһрә Таһирны шулай кочаклаган булса, мәхәббәт турында гениаль әсәр язылмый калган булыр иде.
Гөлчирә. Көнләшмә. Шул җиткән аңа. Югыйсә азына башлый. Шунысын да онытмагыз, Таһир пеләш башлы булмаган.
Рәхмәтулла. Пеләш башлы ирләр бүгенге заманда файдалы, Гөлчирәкәй. Парикмахерскаяда бәяләр көн саен арта.
Гөлчирә. Сөйләштермә, эшем күп.
Берара тыныч кына эшлиләр.
Рәхмәтулла. Ишетмим. Бүген кем чираты? Рузалия, синме?
Рузалия. Мин кичә көйләдем. Бүген Нина Васильевна көне.
Рәхмәтулла. Ниночка, начинай. Эшләп булмый.
Нина. Не умею я мурлыкать. Белмим.
Рәхмәтулла. Бүтән көннәрне белә идең.
Нина. Бүген нет у меня настроения.
Рәхмәтулла. Настроение җырлаганда килә.
Нина. Прямо как надзиратель сез, Рахматулла Хурматуллович.
Рәхмәтулла. Не надзиратель, а петух в курятнике.
Гөлчирә. Аһ! Петух! Карт әтәч.
Рәхмәтулла. Сез дә чебиләр түгел. Нина, көтәм. Жду.
Нина авыз эченнән бер көй көйли. Ул көй салмак кына яңгырый.
Гөлчирә (кычкырып җибәрә). Сабакы! Тагын глюк башланды.
Рузалия. Нәрсә карый президент?!
Нина. Куда смотрит правительство?!
Фаягөл. Нигә Дәүләт Советы дәшми?!
Гөлчирә. Көлмәгез. Миңа иске шайтан машинасы бирделәр дә… Рәхмәти, кил, кара.
Рәхмәтулла. Гел синеке генә кәҗәләнә, Гөлчирә.
Фаягөл. Компьютеры да үзенә охшаган.
Гөлчирә. Молчи, морду набью.
Рәхмәтулла. Матур гына сөйләшегез. (Компьютерны карый.)
Нина. Тихо! Рузалия с кавалером будет говорить.
Рузалия кесә телефонын колагына куеп чыгып йөгерә.
Фаягөл. Их! Сотовыең булсын иде дә шылтыратсыннарые.
Рәхмәтулла. Булды бу, Гөлчирәкәй.
Гөлчирә. Маладис! Безнең ишан хәзрәтнең белмәгәне юк. (Көйләп.)
Ишан хәзрәт, бар, утыр,
Син бит безнең компьютер.
Нурзидә Мөбәрәковна керә.
Нурзидә. Хәерле иртә!
Рәхмәтулла. Иртә түгел, Нурзидә Мөбәрәковна. Иртә ул эшкә килгәнче генә була. Котлы булсын яңа күлмәгегез!
Нурзидә. Мин күлмәк күрсәтергә кермәдем, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Иртәгә отчёт әзер булырга тиеш. Шеф ашыктыра.
Фаягөл. Башта акчасын вакытында түләсен.
Гөлчирә. Сиңа нәрсәгә акча, ирең «Мерседес» та йөртсен.
Фаягөл. Авыз чайкама минем ирем белән.
Рәхмәтулла. Әй сез! Кисәм телегезне. Бәхет акчада түгел. Бәхет баш бухгалтерыбыз Нурзидә Мөбәрәковнаның исәнлегендә. Утырып ял итегез, Нурзидә Мөбәрәковна, арыгансыздыр.
Нурзидә (Рузалия урынына күрсәтеп). Бу кыз кайда?
Нина. Решает любовные проблемы.
Гөлчирә. Туалетта бикләнеп, сөйгән егете белән сөйләшә. Кесә телефоныннан.
Рузалия керә. Йөзе балкыган.
Рузалия. Исәнмесез, Нурзидә Мөбәрәковна!
Нурзидә. Бухгалтерия – утырып эшли торган эш. (Чыгып китә.)
Гөлчирә. Ах, нинди афоризм әйтте! Бухгалтерия – утырып эшли торган эш. Ә менә мин юри утырмыйм. (Рәхмәтулла өстәле каршына килеп баса.) Сөйлә мәзәгеңне, Рәхмәти.
Рәхмәтулла. Бер карт үгез су буенда ята икән. Аның янына яшь үгез чабып килгән. «Абый, көтүгә яңа таналар китерделәр, әйдә», – дигән. «Эч пошырып йөрмә», – дигән карт үгез. Бераздан яшь үгез тагын чабып килгән. «Әйдә инде, абый, таналары шундый сылу, сокланып туймассың», – дигән. «Нигә миңа анда барып йөрергә, су эчәргә үзләре монда киләчәкләр», – дигән карт үгез.
Гөлчирә. Ах, оятсыз! Ах, азгын! Әле син таналар көтеп утырасыңмыни? Килегез әле монда, таналар. Нишләтергә җыена икән ул безне. (Янына хатыннар җыелгач.) Йә, нишләтәсең безне? Менә сиңа сөлек шикелле таналар. Нишләтәбез бу карт үгезне, кызлар?
Нина. Хәзер без аны разденем и стриптиз устроим.
Рәхмәтулла. Пажалысты, пажалысты…
Фаягөл. Болай эшлибез. Без аның башына бармак белән сүзләр язабыз. Белмәсә нишләтәбез?
Гөлчирә. Печәбез. (Туктаусыз көлеп торган Рузалиягә.) Башла, Рузалия.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Әлдермештән Әлмәндәр - 16
- Büleklär
- Әлдермештән Әлмәндәр - 01
- Әлдермештән Әлмәндәр - 02
- Әлдермештән Әлмәндәр - 03
- Әлдермештән Әлмәндәр - 04
- Әлдермештән Әлмәндәр - 05
- Әлдермештән Әлмәндәр - 06
- Әлдермештән Әлмәндәр - 07
- Әлдермештән Әлмәндәр - 08
- Әлдермештән Әлмәндәр - 09
- Әлдермештән Әлмәндәр - 10
- Әлдермештән Әлмәндәр - 11
- Әлдермештән Әлмәндәр - 12
- Әлдермештән Әлмәндәр - 13
- Әлдермештән Әлмәндәр - 14
- Әлдермештән Әлмәндәр - 15
- Әлдермештән Әлмәндәр - 16
- Әлдермештән Әлмәндәр - 17
- Әлдермештән Әлмәндәр - 18
- Әлдермештән Әлмәндәр - 19
- Әлдермештән Әлмәндәр - 20
- Әлдермештән Әлмәндәр - 21
- Әлдермештән Әлмәндәр - 22
- Әлдермештән Әлмәндәр - 23
- Әлдермештән Әлмәндәр - 24
- Әлдермештән Әлмәндәр - 25
- Әлдермештән Әлмәндәр - 26
- Әлдермештән Әлмәндәр - 27
- Әлдермештән Әлмәндәр - 28
- Әлдермештән Әлмәндәр - 29
- Әлдермештән Әлмәндәр - 30
- Әлдермештән Әлмәндәр - 31
- Әлдермештән Әлмәндәр - 32
- 8nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Алсу