- 8nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Алсу
🕥 32 minut uku
Әлдермештән Әлмәндәр - 13
Süzlärneñ gomumi sanı 4213
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1867
35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Валентина. Сашенька, яратасыңмы мине? Мин дә сине яратам, Сашенька. Ә?.. Юк, менә алмыйсың. Не дури, егылып төшәрсең. Бар, кит тизрәк, миңа җыенырга кирәк. Кит, дим… Ну, Саша, миленький… (Сашага кул болгап, тәрәзә төбеннән төшә. Бишек җырын көйләп, палата буенча йөри.)
Баю-баюшки, баю,
Не ложися на краю,
Придёт серенький волчок
И утащит за бочок…
(Туктап караватка утыра да.) Йә, кызлар, утырышыгыз. Присядем, друзья, перед дальней дорогой, пусть лёгким окажется путь… Эчемдә шатлыгым да чиксез, сездән аерылганда җылыйсым да килә. Очрашырбыз микән без тагын?
Гөлфинә. Унөченчесен табарга килсәм генә инде…
Валентина. Килегез, Гульфина апа. Шушы палатада очрашабыз. (Алтынчәчкә.) Син… Син күңелсезләнмә, боекма, Алтынчәч, менә күрерсең, барысы да яхшы булыр. Минем адрес синдә бар. Хат язышыйк.
Айналайын балам-ай,
Айналсын сенен анаң-ай…
Менә күрерсең!.. Мин сиңа иң-иң изге теләкләр телим!
Алтынчәч. Сиңа да, Валентина. Рәхмәт сиңа!
Гөлфинә. Алтынчәчкә бер дога өйрәттем әле, Валентина. Шул доганы эчтән генә укып Оралбаена карап торса…
Алтынчәч. Гөлфинә апа…
Валентина. Яле, яле, Гульфина апа… Карале боларга, миннән качып дога өйрәнеп яталар. Хәзер үк миңа да өйрәтегез.
Гөлфинә. Синең каратасы егетең юк, Валентина, синеке мәңгелеккә караган.
Валентина. Тфү, тфү диегез, Гульфина апа.
Гөлфинә. Тфү, тфү…
Валентина. Әйтегез инде доганы.
Гөлфинә. Күзең төшкән егеткә карап торасың да эчеңнән генә болай дисең.
Талкыга салып талкырмын,
Кояшың булып балкырмын,
Килегә салып төярмен,
Сагышка салып сөярмен, –
дисең. Ябыша да кала егетең. Зарифуллага шулай әйттем мин… Килми әле чукынчык.
Нина (ишектән карап). Васильева, җыеныгыз.
Валентина. Ой, кызлар, елыйсым килә… Гульфина апа, милый мой, дорогой. Яратам мин сезне, Гульфина апа!
Гөлфинә. Йә, ярый. Өчәүләп тезелешеп бераз тын гына утырыйк та…
Тезелешеп тын гына утыралар. Ике Ананың җыры аларның тынлыгын саклый.
Ике кулын куеп алар тезләренә,
Утырышып бер ял итеп алалар да,
Тагын эштә, тагын шөгыль, мең мәшәкать…
Исән-саулык телик әле аналарга,
Озын гомер телик без аларга.
Баласының йөргән юлы йөзләрендә,
Алар гаме яллар иткән арада да.
Һаман сагыш, һаман борчу, мең төрле уй…
Сабырлыклар телик әле аналарга,
Түземлекләр телик без аларга.
Җырның соңгы юлларында урыннарыннан торып палатадан чыгалар, коридордан үтәләр. Врач кабинеты яктыра. Анда – Дилемманың әнисе Римма һәм баш врач Зәйтүнә Закировна.
Баш врач. Рәхим итегез, утырыгыз.
Римма. Римма Әүхәдиевна мин.
Баш врач. Бик яхшы. Римма, Дилемма – кызыклы исемнәр.
Римма. Миңа әти кушкан, кызыма – үзем. Сез Зәйтүнә Закировна бит, әйеме?
Баш врач. Әйе.
Римма. Сезнең исем Казанда данлыклы, Зәйтүнә Закировна. Әле үзем киләм, үзем уйлыйм, андый зур кеше белән ничек сөйләшермен инде, дим. Ялгыш сүз ычкындырсам ачуланмассыз инде, Зәйтүнә Закировна.
Баш врач. Ә сез ычкындырмаска тырышыгыз.
Римма. Шулаймы?.. Сүз минем кызым Дилемма турындадыр инде, әйеме?
Баш врач. Әйе. Сезнең кызыгыз Дилемма турында.
Римма. Бәгырь кисәгем. (Елап җибәрә.)
Баш врач. Сез нигә җылыйсыз?
Римма. Ничек инде җыламаска, Зәйтүнә Закировна. Бердәнбер кызым бит ул минем. Ике яшеннән алып берьялгызым үстердем.
Баш врач. Әтисе нишләде?
Римма. Юньсез булып чыкты, кабахәт. Куып чыгардым. Николай Павлович, Николай Павлович дип кенә тордым үзенә, барыбер кадеремне белмәде. Мин аңа, Николай Павлович, дидем, ул миңа, химера, диде. Түздем, түздем дә, эзең булмасын, сатана, дидем.
Баш врач. Кызыгызның бала тапканын белдегезме?
Римма. Ничек инде белмәскә, ничек инде белмәскә, Зәйтүнә Закировна…
Баш врач. Кызыгызның хәлен белергә килдегезме?
Римма. Бик килер идем дә, кертмиләр бит аның янына, Зәйтүнә Закировна.
Баш врач. Котлап язу җибәрмәдегезме? Күчтәнәч тә китермәдегезме?
Римма. Монда ашатырга тиешләрдер ич.
Баш врач. Кызыгыз баласын алырга теләми, беләсезме? (Римма тагын елап җибәргәч.) Туктагыз. Беләсезме, дип сорыйм мин сездән.
Римма. Аның белән сөйләштем инде мин монда кергәнче үк. Тыңлыймыни алар безне. Үзсүзле ул. Башына бер уй керсә…
Баш врач. Тагын сөйләшеп карагыз… Нигә эндәшмисез?
Римма. Тагынмы?
Баш врач. Тагын.
Римма. Шушындамы? Чакырып китерәсезме?
Баш врач. Ерак түгел бит.
Римма. Тик үзегез чыгып китмәгез, ярыймы?
Баш врач. Нигә?
Римма (паузадан соң). Куркам мин аңардан.
Баш врач (ишек артына). Бишенче палатадан Менгличеваны чакырыгыз.
Римма. Сез миңа ничек сөйләшергә икәнен өйрәтеп куегыз, Зәйтүнә Закировна.
Баш врач. Кызыгыз белән сөйләшерлек тә сүзегез юкмыни?
Римма. Ул ике сүз әйтә дә, мин утырып җылыйм. Ә ул җылый да белми, көлә дә белми.
Баш врач. Нигә өйрәтмәдегез соң көләргә?
Римма. Көлеп тумаган баланы ничек өйрәтәсең.
Баш врач. Туганда җылагандыр ич, нигә оныткан?
Римма. Шундый бала инде.
Баш врач. Шундый бала булмый, андыйларны үстерәләр.
Римма. Мине гаеплисезмени? (Дилемма кергәч, аның каршына барып.) Дилемма, кызым…
Дилемма. Чего тебе?
Римма. Әнә Зәйтүнә Закировна сөйләшергә куша.
Дилемма. Ну и сөйләшегез.
Баш врач. Утырыгыз, Менгличева.
Дилемма. Нигә миңа утырырга? Минем аның белән сөйләшерлек сүзем юк.
Баш врач. Әниең бит…
Дилемма. Ну и что!
Римма. Менә шундый инде ул, Зәйтүнә Закировна.
Дилемма. Ничек «шундый»? А сама какая? (Баш врачка.) Выпишите меня. А то үзем китәм. (Чыгарга борыла.)
Баш врач. Ашыкмагыз, утырыгыз.
Дилемма. Мин әйттем.
Баш врач. Ни әйтим сезгә? Сеңлем дияргә телем бармый. Гражданка Менгличева, сезнең каршыгызда – сезне унсигез ел буе тәрбияләгән әниегез…
Дилемма. Тәрбияләгән?!
Баш врач. Ашатып, эчертеп, киендереп үстергән…
Дилемма. Ну и что?!
Баш врач (паузадан соң). Барыгыз, гражданка Менгличева. Бүген сезне чыгарырлар. (Дилемма чыгып киткәч.) Ана белән кыз. Шуның өчен, менә шуның өчен яшәдегезме инде сез? Күңеллеме сезгә?
Римма. Әйттем бит мин.
Баш врач. Китәргә мөмкин сезгә, Римма Әүхәдиевна. (Римма китмәгәч.) Китәргә мөмкин, дидем.
Римма. Мине гаепләп каласызмы, Зәйтүнә Закировна?
Баш врач. Ә сез кемне гаепләр идегез? Китәргә мөмкин.
Римма. Баланы нишләтәсез инде?
Баш врач. Анысы сезнең кайгы түгел. Кызганычка каршы, сез дә, сезнең кызыгыз да безнең җәмгыятьнең членнары. Үз ялгышын җәмгыять үзе төзәтергә мәҗбүр.
Римма. Баланы миңа алырга ярыймы? Закон кушамы?
Баш врач. Закон рөхсәт итә. Ләкин без аны сезгә бирмибез.
Римма. Нигә?
Баш врач. Кешеләр арасына бер имгәк үстереп җибәргәнегез дә бик җиткән. (Римма елый башлагач.) Кыланмагыз, гражданка. Чынлап елаган аналарның күз яшьләрен пычратмагыз. Сугыш вакытында Ил, Ватан өчен башларын салган балалары өчен елаган аналар рухын рәнҗетмәгез.
Римма төзәтенеп чыгып китә. Кертмәскә тырышкан Айзарә Әхәтовнаны этеп җибәреп, Исемсез хатын атылып керә.
Хатын. Мин риза. Риза мин. Ирем дә алырга риза. Бирегез безгә аны!
Ике Ана җыры:
Гомерең сукмагын зур юллар буйлап,
Өмет йолдызым,
Үтәрсеңме син?
Илеңнең данын,
Намус, Вөҗданын,
Балам, әй, дәвам
Итәрсеңме син?
Палатада – Гөлфинә белән Алтынчәч. Гөлфинә тәрәзәдән карап тора.
Гөлфинә. Бу ниткән эш инде? Зарифулланың вакыты булмаса, сеңлем килергә тиеш ич инде. Врачлардан оят. Бүген киләм, дип язган иде ич сеңлем. Менә шулай инде ул, Алтынчәч айналаем, башны ташка орсаң да баш ярыла, ташны башка орсаң да баш ярыла. Кайтып кына җитим, күрсәтәм бу Зарифуллага. Тагын шул комбайнын ремонтлап ятадыр. Урак өсте җитсә, комбайн ремонтлаудан арынмый. Председателе дә бирми бит шуңа яңа комбайн.
Айзарә Әхәтовна керә.
Айзарә. Йә, ничек, матурларым?
Гөлфинә. Килмиләр, Айзарә җаным. Сеңлем килергә тиеш иде. Ишек төбендә күренмиме шунда?
Айзарә. Күренсә, хәбәр итәр иде. Сез борчылмагыз. Килерләр.
Гөлфинә. Зарифулла килә алмый инде ул – эше тыгыз. Урак өсте бит. Сеңлем менә нишләп килми икән?
Айзарә (Алтынчәч янына килеп). Сез?
Гөлфинә. Без аның белән сөйләштек, Айзарә Әхәтовна, бер дә борчылмагыз. Аларда бит тәртип хатын-кыз мәсьәләсендә бездәгедән катырак. Әнисенә хат та язып салган идек – җавап юк. Үпкәләве бетеп җитми торгандыр. Әлегә безгә кайтып торабыз. Колхозда какраз кеше җитешмәгән чак. Бездә ясле дә, бакча да бар. Эшли торыр. Өй иркен. Аннан, әнисеннән хат килгәчтенме, болаймы, баласы үсә төшкәч, үзе карар. Бала әйберләрен башта ук монда бирдем, ди, торалардыр ич?
Айзарә. Кая китсеннәр, әлбәттә, тора.
Гөлфинә. Ну бу сеңелне! Бала кадерен беләмени ул. Көлеп ятадыр әле, үзе дә чыгар дип уйлыйдыр.
Айзарә. Борчылмагыз, зинһар, уынмагыз. Вакыт иртә.
Гөлфинә. Чыннан да, әйеме, Айзарә? Килерләр әле. Бу караватларга нигә кертмисез соң әле?
Айзарә. Сез чыкканны көтик инде.
Гөлфинә. Менә әйтәм бит. Ачуланмагыз инде, хәзер килеп җитәрләр… Менә шулай булсын иде ул, әйеме! Мин көтеп торыйм, торыйм иде дә, минекеләр килгәнче, Алтынчәчнең Оралбае килсен дә чыксын иде! Мин килде-ем, Алтынчәч, дип, тәрәзәгә кычкырсын иде. Оралбай исемле Алтынчәч кызының әтисе. Бик әйбәт егет, ди, Алтынчәч әйтә. Әкиятләр нигә чын булмый икән ул, Айзарә Әхәтовна?
Айзарә (Алтынчәчнең башыннан сыйпап). Кем белә, бәлки, булган хәлләрне әкият итеп сөйлиләрдер кешеләр. (Алтынчәчкә.) Бер дә борчылмагыз, барысы да сез уйлаганча булыр.
Сестра Нина керә.
Нина. Калаубекова, сезгә килгәннәр. (Алтынчәчкә язу бирә.)
Гөлфинә. Әстәгъфирулла дип әйтер иде, Валентина булса. Укы, укы тизрәк, Алтынчәч айналаем.
Алтынчәч, нишләргә белми, язуны кулында тотып тик тора.
Айзарә. Сабыр, сабыр. Тынычланыгыз, Алтынчәч. Менә шулай, шулай.
Гөлфинә. Бир, Алтынчәч, үзем укыйм.
Алтынчәч. Үзем. (Язуны сакланып кына ача, укый.)
Гөлфинә. Оралбаймы, Алтынчәч бәгырь кисәгем?
Алтынчәч (паузадан соң). Апа белән җизни.
Гөлфинә. Җыен инде тизрәк. (Айзарә Әхәтовна белән Нинага.) Җыештырыгыз инде аны, нәрсә карап торасыз.
Айзарә. Кабаланмагыз, диләр сезгә.
Гөлфинә. Кабаланмасам, унике баланы табып бетерергә ничек вакыт җиткерим ди мин. Күреп торасыз лабаса, Алтынчәч үзе бернишли алмый. Алтынчәч, борчылма. Борчылма, Алтынчәч.
Нина. Шактый ук үзәккә үттегез сез минем, апа. Бераз гына утырып торырга буладыр бит.
Гөлфинә. Сагынырсыз әле, Нина, сагынырсыз. Әнә теге караваттагы кебекләр күбрәк кергәләсә сагынырсыз. Киләле, кочаклыйм әле бер үзеңне. (Нинаны кочаклап.) Икенче малаема хатын булып киләсеңме безгә?
Нина. Берсекөнгә көтегез.
Гөлфинә (көлеп, Нинаның аркасыннан сөя дә тәрәзә янына килә). Күренмиләр чукынчыклар. (Кинәт кычкырып җибәрә.) Киләләр!.. Берәү, икәү, өчәү, дәртәү, бишәү, алтау. Алтысы үземнеке. Җиденчесе үземнең Зарифулла, сигезенчесе сеңлем, тугызынчысы кияү. Барысының да кулында чәчәк. (Айзарә Әхәтовна белән Нинага.) Чәчәкләре сезгәдер инде ул. (Караватка утыра да кинәт елап җибәрә.)
Айзарә. Менә инде тагын! Көлеп йөрдегез, йөрдегез дә…
Алтынчәч. Гөлфинә апа…
Нина. Комедия…
Гөлфинә. Карагыз әле, китмәделәр микән?
Нина (тәрәзәдән карап). Торалар тезелешеп.
Гөлфинә. Кыр казлары кебекме?
Нина. Юк, солдатлар кебек.
Гөлфинә. Айзарә җаным, әйтим инде шуларга бер сүз.
Айзарә. Ярый, әйтегез.
Гөлфинә (тәрәзә төбенә менеп, форточкадан кычкыра). Зарифулла! Ишеккә барыгыз, ишеккә… (Күз яшьләрен сөртә-сөртә, тәрәзә төбеннән төшә.) Айдарның борынын да сөртмәгәннәр.
Нина. Булдымы? Әйдәгез!
Палатадан чыгалар. Коридордан үткәндә, Баш врач очрый.
Баш врач. Киттегезме, гүзәлкәйләр? Хәерле юл!
Гөлфинә.
Алтынчәч.
Бик зур рәхмәт сезгә! (Китәләр.)
Баш врач. Айзарә Әхәтовна, килгәннәр бит.
Айзарә. Кемнәр, Зәйтүнә Закировна?
Баш врач. Менгличеваның каенанасы, улы белән…
Аларның сөйләшкәнен ашыйсылары килгән балаларның елау тавышы баса. Ике бишек яңадан аска төшә. Ике Ана, аларны тирбәтеп, бишек җырын дәвам итәләр:
Әлли-бәлли, бәллием,
Йокла, балам, нәнием,
Тәмләп йокла, бәбием,
Сакта тора әниең.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
Пәрдә.
Мулла
(Драматик хикәят)
Катнашалар:
Әсфәндияр – мәдрәсә тәмамлаган яшь мулла.
Самат – эшмәкәр.
Мөслимә – авыл карчыгы.
Вәлиәхмәт Габделәхәтович.
Чуртыш авылы кешеләре.
Бәдретдин (Бәрттин).
Налимә Чуртыш авылы кызлары.
Гөлназ
Сәлахетдин – Чуртыш авылы мулласы.
Лемур – җирле үзидарә рәисе.
Әмир – участок милиционеры.
Илдар
Вилдан Мөслимәнең шәһәрдән кайткан оныклары.
Илдария
Эльбрус – Чуртыш авылы егете.
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Саматларның авылдагы өе. Самат белән Әсфәндияр керәләр.
Самат. Менә, хәзрәт, сиңа өй. Бөтен нәрсәсе бар. Газ, су кергән. Мебель дә җитәрлек. Бу – безнең әтиләрнең өе. Әнкәй үлгәч, әтине үзебезгә алып килдек. Бу – сиңа. Дөресрәге, мәчеткә. Әгәр безнең авылда төпләнергә җыенасың икән, үзеңнеке булыр. Акча сорамыйм. Китәсең икән, өйне ничек алган булсаң, шулай калдырып китәсең. Тик киткәнеңне миңа белдер.
Әсфәндияр. Зур авыл.
Самат. Элек тагын да зур иде. Тарала. Авыл зур, ләкин тәртип юк. Сине эзләп табуым да, беләсең, шуның өчен. Монда, әйткәнемчә, мулла бар. Ләкин тәртип юк. Мәчет салдыр, диделәр. Салдырдым. Йөрүче юк. Мулла үзе дә мәчетне гает көннәрендә генә ача, диләр. Формаль якларын мин мөфти белән, тиешле кешеләр белән сөйләшермен, кыскасы, бу авылның хуҗасы – син.
Әсфәндияр. Авыл советлары, колхоз бардыр бит.
Самат. Идарә итә алмый торган үзидарә бар, колхоз юк. Аның урынына нәрсәдер оештырдылар бугай. Кыскасы, син – хуҗа.
Әсфәндияр. Алай булмыйдыр ул.
Самат. Булдырсаң була. Булдыра алмасаң, кит, гаепләмәм.
Әсфәндияр. Сез шундый итеп тасвирладыгыз авылны, монда кешеләр түгел, ниндидер иблисләр яшидер сыман.
Самат. Иблисен белмим, шайтаннар җитәрлек. Хуҗа бул. Үзидарә дә, колхоз урынына калган нәрсәнең председательләре дә синнән куркып торсыннар.
Әсфәндияр. Куркытып кешене иманга китереп булмый.
Самат. Ничек икәнен үзең карарсың, өйрәтеп тормыйм. Өйләнгәнче-ниткәнче сиңа бит ашарга пешереп, өй җыештырып торырга да кеше кирәк. (Тәрәзәдән карый да, ачып.) Мөслимә апа! Кер әле, Мөслимә апа!.. (Әсфәндиярга.) Бик чиста апа. Авылга килгән нәчәлствоны ул ашата. Борчылма, хезмәт хакың җитәрлек булыр, сәдака хисабына гына яшәтмәбез, ә сәдаканы мәчет файдасына ал. Бирсәләр, әлбәттә. Өйрәнсеннәр сәдака бирергә. Өйрәт. (Мөслимәгә.) Мөслимә апа, менә мәчеткә мулла алып кайттым.
Мөслимә. Әстәгъфирулла! (Әсфәндиярны карый-тикшерә.)
Самат. Мондый чакта «әстәгъфирулла» димиләр, Мөслимә апа, «сөбханалла» диләр.
Мөслимә. Бигрәк яшь күренә түгелме соң?
Самат. Сиңа гына яшь күренә ул. Мәдрәсә тәмамлаган белемле хәзрәт ул. Исеме – Әсфәндияр.
Мөслимә. Сәлахетдинне кая куясыз соң?
Самат. Теләсә, Әсфәндияр янында йөрер. Сиңа шуны әйтергә чакырдым, Мөслимә апа. Хәзрәтебез әле өйләнмәгән, егет кеше. Ул монда яшәячәк. Аны ашатып, өен җыештырып, керләрен юып торырга хатын-кыз кирәк. Син күршедә генә. Бер көтү малай үстердең. Нәрсәнең ничек икәнен беләсең. Әсфәдиярны сиңа тапшырам. Акчаң җитәрлек булыр.
Мөслимә. Туктале, акча дип… Казан кешесеме соң син, улым?
Әсфәндияр. Әйе, мин Казанда үстем.
Мөслимә. Шәһәр кешесенә ошап булыр микән соң?
Самат. Ошарсың. Бал-май эчендә үскән малай түгел. Ятим. Әби-бабайларының пенсиясенә үскән.
Мөслимә. Белмим инде тагын. Син әйткәч, каршы килеп булмас инде. Рәхмәт инде сиңа, авылны онытмыйсың. Күперебез юк иде, күперле иттең. Ярар, Винирага да әйтермен. Ач тормас, Алла боерса. Берәр кыз да табып бирербез. Тик менә рәтле-юньле кыз гына калмады авылда. Хисмәтуллада бар иде, ул да аракы эчә башлаган, хәерсез. Унҗидесе дә тулмаган килеш.
Әсфәндияр. Авыл кызы эчәме?
Мөслимә. Авылныкы шул. Ярый, борчылма, Самат. Синең сүзеңне аяк астына салмабыз. Чыгыйм әле мин, казлар карарга чыкканыем. Кичен безгә генә кереп ашар инде, алайса. (Китә.)
Самат. Ишеттеңме, хәзрәт?
Әсфәндияр. Авылны мин башкачарак күз алдына китерә идем.
Ишекне киң итеп ачып, Вәлиәхмәт керә. Аңа Бәдретдин ияргән.
Вәлиәхмәт. Мине эзләмиләр икән, димәк, мин кирәкмим. Казан байларына сәлам бирдек! Бәрттин, исәнләш!
Бәдретдин. Әссәламегаләйкем!
Вәлиәхмәт. Менә шулай. Син, Бәрттин, беркайчан да исәнләшергә онытма. Исәнмесез, Самат Закирович!
Самат. Исәнмесез!
Вәлиәхмәт. Бу егетне кем дип белик?
Самат. Ул – безнең авылның мулласы.
Вәлиәхмәт. Мулла?! Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала? (Саматка.) Син алып кайттыңмы?
Самат. Әйе, мин.
Вәлиәхмәт. Әллә мөфти дә булып алдыңмы?
Самат. Синең белән акыл сатарга минем вакытым юк, Вәлиәхмәт.
Бәдретдин. Вәлиәхмәт түгел, Вәлиәхмәт Габделәхәтович.
Самат (Бәдретдингә). Ә син нәрсә көпә-көндез эчеп йөрисең?
Вәлиәхмәт. Төнлә эчсә, аның эчкәнен кем күрә, әйеме, Бәрттин?
Бәдретдин. Шулай, Вәлиәхмәт Габделәхәтович.
Вәлиәхмәт (Әсфәндиярга карап торып). Мулла… Әйе, муллалар күбәйгән саен, гөнаһлылар арта. Исемегез ничек?
Әсфәндияр. Әсфәндияр.
Вәлиәхмәт. Мин – Вәлиәхмәт. Вәлиәхмәт Габделәхәтович Әхмәтгалиев. Кайчандыр шушы авылдан сөрелгән Мөхәммәтгали мулланың оныгы. (Бәдретдингә күрсәтеп.) Менә бу мәхлук минем бабамны сөргән һәм мәчет манарасын кискән бәндәнең оныгы. Әйе, диген, Бәрттин!
Бәдретдин. Әйе, Вәлиәхмәт Габделәхәтович!
Вәлиәхмәт (Саматка күрсәтеп). Менә бусы да минем бабамны, ягъни шушы авыл мулласын сөргән һәм мәчет манарасын кискән адәми затның оныгы.
Самат. Җитте инде, Вәлиәхмәт!
Вәлиәхмәт. Син мине туктатма, Самат! Мин синең офисыңда утыра торган хезмәткәр түгел. (Әсфәндиярга.) Самат әфәнде бабасының гөнаһларын юар өчен авылда мәчет салдырды. Бәрттин, кил әле монда?! (Бәдретдин килгәч.) Бу мәхлук бабасының гөнаһларын юып йөри. Минем акчага. Үз акчасы юк. Нәселләре белән хәерчеләр һәм теләнчеләр. Дөрес әйттемме, Бәрттин?
Бәдретдин. Дөрес, бик дөрес, Вәлиәхмәт Габделәхәтович.
Вәлиәхмәт. Үзе адашасы килгән кешегә юл күрсәтергә кирәкми. Киттек, Бәрттин! Сине күрергә килгән кеше үзен күрсәтергә дә килә. (Кырт борылып, ишеккә таба атлый.)
Самат. Вәлиәхмәт, туктагыз әле?!
Вәлиәхмәт. Туктадык.
Самат. Миннән курыкмасагыз да, сез канатыгызны бигүк җәймәгез, ярыймы!
Вәлиәхмәт. Бөркет канатын җәймәсә, җиргә мәтәлеп төшә.
Вәлиәхмәт чыгып китә. Аңа Бәдретдин иярә.
Самат (Әсфәндиярга). Бу кеше белән сак бул. Бабасы Магнитогорскига сөрелгәч, шунда туып үскән кеше ул. Биш ел элек авылга кайтты. Берүзе яши. Өе тулы китап. Коръәнне яттан белә, диләр. Эчми, тартмый, бүтәннәрне эчертә. Авылда кибет ачкан. Кибетендә аракыдан башка нәрсә юк, диләр. Тәүлек буе сату итә. Каратэ буенча разряды бар бугай. Үзе әйтте. Дөресмедер, анысын белмим. Ярый, мин китәм. Телефон номерын беләсең. Сиңа бер үтенечем – зарланма. Зарланганнарны, елак-мескеннәрне яратмыйм.
Икенче күренеш
Вакыт кич. Әсфәндияр намазлык өстендә ястү намазын укый. Сәлахетдин керә. Ишек төбендә Әсфәндиярның намаз укып бетергәнен көтә.
Сәлахетдин (Әсфәндиярның намазлыкны җыйганын күреп). Әссәламегаләйкем!..
Әсфәндияр. Вәгаләйкемәссәлам! Түрдән узыгыз, бабай!
Сәлахетдин (түргә узып утыра, дога кыла). Ишеттем дә менә килдем әле. Мин бу авылда мулла булып торам. Самат яшь мулла алып кайткан, диделәр. Шулай тиештер. Үзе салдырган мәчет. Сәлахетдин атлы мин. Мәдрәсә-фәлән бетергәнсеңдер инде.
Әсфәндияр. Әйе.
Сәлахетдин. Хәзерге мәдрәсә бетергәннәр ваһһабистлар була инде ул. Без дә болай, Аллага шөкер, «Әлхәм» белән «Колһуалла» ны беләбез. Кирәк чакта ясинны да чыгабыз. Үлем-җитем булганда, үзебезчә җирлибез дә. Болай зарланмыйлар иде. Сәдака дигән нәрсә юк инде.
Әсфәндияр. Сезне аракы эчә, дип сөйлиләр.
Сәлахетдин. Самат әйткәндер инде. Кем эчми инде хәзер. Без бит фронтта эчәргә өйрәнгән халык. Унҗиде дә тулмаган иде сугышка киткәндә. Сәгать саен үлем. Ул яшьтә, үлем күреп торып, әллә ниләр эчәрсең. Эчелә инде. Бүтән кешесе табылмагач, алындым инде. Аллага шөкер, мәетне дога укып озатабыз. Син инде монда кирәкмәгәнне тыңлап йөрмә. Үз эшеңне бел. Авылга үзең сыман ваһһабистларны җыя күрмә.
Әсфәндияр. Кем соң ваһһабист?
Сәлахетдин. Кем булсын, шул тиррур ясаучы инде. Өйләр шартлатып йөрүче. Хәер, авылда шартлатырлык өе дә калмады инде. Бетә инде авыл.
Әсфәндияр. Нигә бетә соң ул?
Сәлахетдин. Кирәкмидер инде өстәгеләргә. Шәһәр кирәк булгач төзиләр бит. Авыл белән нишлисең. Җир сукалап интеккәнче, сатасың да аласың ризыкны Америкадан. Монда бер тавык боты ашар өчен ел буе интегәсең. Шәһәрдә саттың да алдың Америка ботын. Рәхәтләнеп кимер… Болай, мәет юарга җирәнмисеңме?
Әсфәндияр. Юып караганым юк.
Сәлахетдин. Авылда мулла мәет юганда гына кирәк инде ул. Җирәнсәң, ул эшне миңа калдыр. Мин өйрәнгән. Әз-мәз акчасы да шул үлем-җитем булганда гына килә. Казанда ясин чыкканга ике йөз сум бирәләр, ди. Без монда егерме тәңкәгә эшлибез.
Вәлиәхмәт керә.
Вәлиәхмәт. Әссәламегаләйкем! Нәрсә, сәдака бүлешәсезме?
Әсфәндияр. Кеше өенә рөхсәт сорап керергә кирәктер.
Вәлиәхмәт. Рөхсәт сорап нәчәлство янына гына керәләр. Түрә булырга җыенмыйсыңдыр ич?
Әсфәндияр. Әдәп дигән нәрсә бар. Сез бит мулла оныгы. Ул әдәпсез булмагандыр.
Вәлиәхмәт. Оһо! Бабайлар ялгышын оныклар төзәтә.
Әсфәндияр. Бабагыз ялгышканмыни?
Вәлиәхмәт. Ялгышкан. Кара мужикның аңгыра башына аң кертергә тырышкан. Шуның өчен мужиклар аны авылдан сөргәннәр. Алачыкта туган алга чыкмый. (Сәлахетдингә.) Ә син монда нишләп утырасың?
Сәлахетдин. Килдем әле менә.
Вәлиәхмәт. Йөрмә монда. Яшисең килсә, үләргә өйрән.
Сәлахетдин. Син дә мәңгелеккә килмәгән, Вәлиәхмәт! Кайттың да монда…
Вәлиәхмәт. Кайтып нишләдем? Әйтеп бетер, кайтып нишләдем?
Сәлахетдин. Авылга хуҗа булдың.
Вәлиәхмәт. Булдым. Сарык көтүе көтүчесез булмый.
Сәлахетдин. Мыскыл итмә инде ул кадәрле.
Вәлиәхмәт. Итәм. Сез мыскыл ителергә яратылган. Сез бетәргә тиеш. Бер югалган оят табылмый. Мин сезнең авылыгызга ясин чыгарга кайттым.
Сәлахетдин. Ярый, китим инде мин, кем…
Әсфәндияр. Әсфәндияр…
Сәлахетдин. Әйе, Әсфәндияр. Ә син, Вәлиәхмәт, бик азынма. Кешегә ясин чыгу җиңел нәрсә түгел ул. (Китә.)
Әсфәндияр. Нигә сез шундый усал?
Вәлиәхмәт. Усал гына түгел, явыз.
Әсфәндияр. Минем янга шуны исбатларга килдегезме? (Паузадан соң.) Нигә шулай текәлеп карап торасыз?
Вәлиәхмәт. Өйрәнәм. Мин бит психолог. Синең кем икәнлегеңне күзеңә карап беләсем килә.
Әсфәндияр. Белдегезме соң?
Вәлиәхмәт. Чамаладым. Куркак малай түгел син. Тәвәккәл күренәсең. Казандагылар белән ызгышырлыгың бар. Югыйсә анда власть белән бәлеш төбен бүлә алмый интегәләр.
Әсфәндияр. Бүлешер власть монда да бар шикелле.
Вәлиәхмәт. Мондамы власть? Бер яртыга социализмны саттылар, ике яртыны куйсаң, капитализмны сатачаклар. Үз җирен сатып эчкән мужикта нинди власть…
Әсфәндияр. Ә сез?
Вәлиәхмәт. Мин власть түгел.
Әсфәндияр. Әлегә мин сездән башка властьны күргәнем юк. Мин дә бит психолог. Имам-хәзрәтләр психология фәнен белергә тиешләр. Уйлавымча, бу авылга бүген сез хуҗа.
Вәлиәхмәт. Шуннан?..
Әсфәндияр. Шуннан шул. Сездәге властьны мин алырга телим. Сез авылны бетерергә, ясин чыгарга кайткан, мин аны яшәтергә килдем.
Вәлиәхмәт. Әй сабый, сабый… Мәеткә аспиринның файдасы юк, энекәш. Әгәр проблема ясинда гына булса. Авылның хуҗасы мин түгел. Авылның хуҗасы – азгынлык, бозыклык, имансызлык. Мин шуларны күреп куанучы гына.
Ишек шакыйлар.
Әсфәндияр. Керегез!
Налимә керә. Кулында – бидон.
Вәлиәхмәт. Әнә хуҗаларның берсе.
Налимә. Нәрсә булган? Нигә ыржаясың?
Вәлиәхмәт. Прости, тётка, ыржаймыйм, яратып әйтәм.
Налимә (бидонын идәнгә куеп). Кем дидең? Нинди праститутка мин сиңа, ә? Күрсәтермен мин сиңа праституткаңны! Авызыңа берне тондырырмын! Тешләреңне җыеп ала алмассың!
Вәлиәхмәт. Яле, тондырып кара.
Налимә, кизәнеп, Вәлиәхмәтнең битенә суга. Вәлиәхмәт аптырап кала.
Нишлисең син? Нишлисең син, ә? (Налимәнең җилкәсеннән эләктереп ала.)
Налимә. Җибәр!.. Җибәр!..
Әсфәндияр (Налимәне Вәлиәхмәт кулыннан аерып ала. Вәлиәхмәткә). Чыгып китегез!
Вәлиәхмәт. Вот кабахәт, әтисе кебек кешегә суга.
Әсфәндияр. Чыгып китегез, Вәлиәхмәт Габделәхәтович! Үтенеп сорыйм.
Вәлиәхмәт. Вот кабахәт!.. (Чыгып китә.)
Налимә. Күрсәтермен мин сиңа праститутка. (Муенын тотып.) Буып үтерә язды, заразы.
Әсфәндияр. Башлап үзегез суктыгыз бит.
Налимә. Әйтмәсен теләсә нәрсә. Рәтле сүзе юк. Өе тулы китап. Үзен тагын мулла оныгы, диләр. Вәт хәшәрәт, нәрсә ди, ә! Кеше әллә нәрсә уйлар. (Стенадагы көзге янына килеп чәчен төзәтә.) Кара син аны… (Бидонны кулына алып.) Менә Мөслимә апа аш җибәрде. (Кесәсеннән төенчек алып.) Ипие монда. Кайда икән боларның савыт-сабалары. (Шкафтан тәлинкәләр, кашыклар табып ала.) Бөтенесе бар, берсен дә алмаганнар. Самат абыйдан куркалар, бүтән булса, әллә кайчан чистартып чыгарлар иде.
Әсфәндияр. Урлашалармыни авылда?
Налимә. Кайда урлашмыйлар соң?! Урлыйлар да сатып эчәләр. (Тәлинкәгә аш сала-сала.) Бар, кулыңны ю. Кранда су бар. Сөлге шунда. (Кулларын юып килгән Әсфәндиярга.) Утыр, бисмиллаңны әйт тә аша. «Бидонны алып чык» диде Мөслимә апа. (Урындык алып, ишек янына барып утыра.) Аша, оялма.
Әсфәндияр (өстәл янына утырып). Сез кем?
Налимә. Ничек «кем»? Налимә!
Әсфәндияр. Мөслимә апаның кеме?
Налимә. Кеме булсын, күршесе. Аша әйдә, аша, оялма. (Әсфәндиярның ашау рәвешен күзәтеп тора.) Син чынлап та мулламы?
Әсфәндияр. Ә нигә?
Налимә. Сакалың да юк. Сакалсыз мулла булмый инде.
Әсфәндияр. Аның каравы түбәтәем бар.
Налимә. Түбәтәйне хәзер бөтен кеше кия инде.
Әсфәндияр. Каты суктыгыз теге кешегә. Үтерүегез мөмкин.
Налимә. Үтерерсең аны.
Әсфәндияр. Өлкән кешенең йөзенә сугу кыз кешегә килешми.
Налимә. Нинди өлкән кеше? Очраганда беренче сүзе – «кайчан үләсең инде?». Бөтенесе курка аңардан, мин генә курыкмыйм.
Әсфәндияр. Кыз кешегә сугышу барыбер килешми.
Налимә. Кызлар диеп торсаң монда.
Әсфәндияр. Кулыгыз да саллы, ахрысы.
Налимә. Сабан туенда гер күтәрәм, кул көрәштерәм.
Әсфәндияр. Ничә яшь соң үзегезгә?
Налимә. Нигә кирәк ул сиңа?
Әсфәндияр. Болай гына. Бик яшь күренәсез.
Налимә. Кара моны. Олылар кебек сөйләшеп утырган була. Үзең әле миннән дә яшьтер. Озак ашыйсың икән син.
Әсфәндияр. Ризыкны хөрмәт итәргә кирәк.
Налимә. Озак ашапмы?
Әсфәндияр. Тиз ашасаң, тәмен белеп өлгереп булмый.
Налимә. Барыбер бер корсакка керә инде ул. Сине монда Самат абый алып кайттымы?
Әсфәндияр. Юк, Путин җибәрде.
Налимә. Нәрсә-ә-ә-ә?
Әсфәндияр. Ә нигә?
Налимә. Урыс ич ул мулла җибәрергә… И-и, котыртып утырган була…
Әсфәндияр. Чынлап. Чуртыш авылы кешеләре мәчеткә йөрми икән, барып кайт әле, ди.
Налимә (көлеп). Дурак! Миннән көлгән була.
Әсфәндияр. Чынлап менә.
Налимә. Син мәчеткә йөрттерәсеңме?
Әсфәндияр. Йөрмәсәләр, хәбәр ит, милиция җибәрттерәм, диде.
Налимә. Бик исләре китә безнең авылда милициягә. Учаскавай үзе безнең авыл малайлары белән эчеп йөри.
Әсфәндияр. Бер дә аек кеше юк мәллә районыгызда?
Налимә. Бар да инде ул. Күбесе эчә шул.
Әсфәндияр. Сез дә эчәсезме?
Налимә. Минме? Дурак! Нишләп мин эчим. Сүзеңне үлчәп сөйлә.
Әсфәндияр. «Дурак» сезнең яраткан сүзегезме әллә?
Налимә. Әйтелә инде шунда. Ачуланма тагын.
Әсфәндияр. Исемегез ничек әле?
Налимә. Ничек булсын, Налимә.
Әсфәндияр. Матур исем.
Налимә. Әти кушкан инде – Галимә, Сәлимә, Налимә… Аша инде тизрәк.
Әсфәндияр. Булды бугай бу. Рәхмәт сиңа, Налимә.
Налимә. Аминыңны тот. (Әсфәндиярның эченнән генә дога укыганын дикъкать белән күзәтә.) Ә син нәрсә укыдың?
Әсфәндияр. Әлхәмделиллаһи әлләзи вә тәгамәнә, вәсаканә, вәҗәгаләнә минәл мөслимин. Биррәхмәтикә, Ярабби. Аллаһы әкбәр.
Налимә. Матур икән. Миңа да язып бирерсең. Ату, мин битне генә сыпырып куям. (Өстәлдәге табак-савытны җыештырганда, Әсфәндиярның күзләрен күреп туктап кала.) Нишлисең, ә? Нигә шулай карап торасың?
Әсфәндияр. Чибәр сез, Налимә!
Налимә. Алай итеп карама бүтән. Ату, ашарга кертмим. (Табак-савытларны кухня ягына алып чыгып китә.)
Бәдретдин керә.
Бәдретдин. Әссәламегаләйкем!
Әсфәндияр. Вәгаләйкемәссәлам! Әйдә, түрдән узыгыз, Бәдретдин абзый! (Бәдретдиннең кеткелдәп көлгәненә гаҗәпләнеп.) Нигә көләсез?
Бәдретдин. Түрдән уз, дисең бит… (Паузадан соң.) Баш авырта, берәр нәрсәң юкмы?
Әсфәндияр. Нинди нәрсә?
Бәдретдин. Нинди нәрсә, дип… Зарифулла абыйның әче балы була иде. Калмады микән? Баш авырта.
Әсфәндияр. Вәлиәхмәт Габделәхәтовичта юкмыни?
Бәдретдин. Ул минем ишеләргә бирми.
Әсфәндияр. Сез кем соң?
Бәдретдин. Кем дип, алкашлар инде без…
Налимә (кухня ягыннан чыга. Бәдретдинне күреп). Син монда нишләп йөрисең, алкаш? Бар, бар-бар, йөрмә монда. (Бәдретдинне төрткәләп чыгарып җибәрә.)
Әсфәндияр. Нигә аны куасыз?
Налимә. Йөрмәсен. Ияләштермә. Куып чыгара алмассың.
Әсфәндияр. Бу бит сезнең өегез түгел.
Налимә. Булмаса тагын. Син әле аларны белеп бетермисең. Юаш булсаң, өстеңә менеп атланалар. Тфү, заразы. Сасытып чыгып китте.
Әсфәндияр. Ул бит сездән өлкән кеше.
Налимә. Нәрсә һаман өлкән дә өлкән. Өлкән дип, әллә алдына тезләнимме? Сау бул, иртәгә керермен. Нәрсә кертим?
Әсфәндияр. Ни булса да ярый.
Налимә. Мөслимә апа әйтә, муллалар бәлеш ярата, ди… Ашагач укый торган доганы язып бирергә онытма. (Чыгып китә.)
Өченче күренеш
Шул ук өйдә Мөслимә, Налимә, Гөлназ. Мөслимә утырып тора, кызлар өй җыештыралар.
Мөслимә. Мин чыгыйм, кызлар! Бөтен җирне әйбәтләп сөртеп чыгыгыз. Тормаган өйгә тычкан да ияләшкәндер. Исе сизелә.
Налимә. Карале, Мөслимә апа, моның өчен безгә түлиләрме соң?
Мөслимә. Кем түләсен, савабы булыр.
Налимә. Савабы дип, ничә ел бушка эшләтәләр.
Мөслимә. Бушка эшләүнең нәрсә икәнен белмисез әле сез. Менә без эшләдек ул бушка. Элек тә акча түләмәделәр. Хәзер дә, хезмәт хакыгыз әз булган дип, пинсәне тиенләп кенә бирәләр. Өйрәнә тор, ияләшә тор бу өйгә. Бәлкем әле, шуңа кияүгә дә чыгып куярсың. Өйләнмәгән, ди. Төс-кыяфәте дә Алланың биргәненә шөкер. Абыстай булып йөрерсең.
Налимә. Кит әле. Абыстай дип ул хәтле… Син кушканга гына эшлибез.
Мөслимә. Кайтып җитмәсә, ачкычын ишек өстенә куярсыз. (Чыгып китә.)
Гөлназ. Карале, малай, урынын кызлар кебек җыештырган. Прастыйналары чиста. Казаннан алып килгәндер инде.
Налимә. Кәнишне! Монда кем әзерләп торсын аңа.
Гөлназ. Бигрәк яшь күренә, әйеме?
Налимә. Күз читләрендә җыерчыклар күренә инде, бигүк яшь түгелдер.
Гөлназ. Көләч кешеләрнең күз кырыенда җыерчыклар була, ди.
Налимә. Миннән көлгән була. Путин җибәрде, ди. Шәймиев дисә, бер хәер.
Гөлназ. Шәймиев тә мулла җибәреп ятмый инде. Ул главаларны гына җибәрә. Боларның башлыгы мөфти дигән кеше.
Налимә (караватка авып). Шушында мулла хатыны булып ятсаң, ә!
Гөлназ. Тор, бөгәрлисең. Кайтып керсә…
Налимә. Кайтып керсә, яныма ятар. Ят әле син дә, ике кеше сыя микән?! (Гөлназны кулыннан тартып яткыра, кочаклый.) Кайттыңмы, җаным-бәгърем, муллакаем!
Гөлназ. Алай көлмә мулладан, гөнаһ булыр.
Налимә. Мулладан көлгәннең гөнаһысы юк, Алладан көләргә генә ярамый.
Гөлназ. Тор әйдә, сөртеп чыгыйк.
Шулчак азан тавышы яңгырый. Кызлар, сикереп торып, тәрәзәне ачып тыңлыйлар.
Налимә. Карале, җырлаган кебек…
Гөлназ. Үзе микән ул?
Налимә. Кем булсын инде тагын. (Тыңлыйлар.) Кара, бер җырга охшаган бит. (Азаннан соң укылган дога аһәңенә кушылып көйли.)
Гөлназ. Безнең татар теле укытучысы Зәки абый, Мөхәммәд пәйгамбәр татар булган, дип әйтә иде бит, дөрестер, ахры, иеме?
Налимә. Аңа бөтенесе дә татар инде. Иван Грузный гына урыс. Әйдә киттек. Догасын укып бетергәч кайтыр.
Гөлназ. Кайтса соң…
Налимә. Әй, көтеп торган кебек. Болай да инде… Кичә ашарына керткән идем. Күзенә ялгыш караган идем, сихерле. Кочагына кергәнеңне сизми дә калырсың. Илбрүснең күзе оятсыз. Ыржаеп көлә, барыбер кызлыгыңны мин алам, ди. Бирделәр ди, көтеп тор. Кагылып кына карасын, Казандагы дәү абыйның мылтыгы белән маңгаена терәп атармын. Син беләсеңме, «яратам» дип миннән әйттермәкче була, үзе әйтми. Ничә кызның башына җитте инде, хайван.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Әлдермештән Әлмәндәр - 14
- Büleklär
- Әлдермештән Әлмәндәр - 01
- Әлдермештән Әлмәндәр - 02
- Әлдермештән Әлмәндәр - 03
- Әлдермештән Әлмәндәр - 04
- Әлдермештән Әлмәндәр - 05
- Әлдермештән Әлмәндәр - 06
- Әлдермештән Әлмәндәр - 07
- Әлдермештән Әлмәндәр - 08
- Әлдермештән Әлмәндәр - 09
- Әлдермештән Әлмәндәр - 10
- Әлдермештән Әлмәндәр - 11
- Әлдермештән Әлмәндәр - 12
- Әлдермештән Әлмәндәр - 13
- Әлдермештән Әлмәндәр - 14
- Әлдермештән Әлмәндәр - 15
- Әлдермештән Әлмәндәр - 16
- Әлдермештән Әлмәндәр - 17
- Әлдермештән Әлмәндәр - 18
- Әлдермештән Әлмәндәр - 19
- Әлдермештән Әлмәндәр - 20
- Әлдермештән Әлмәндәр - 21
- Әлдермештән Әлмәндәр - 22
- Әлдермештән Әлмәндәр - 23
- Әлдермештән Әлмәндәр - 24
- Әлдермештән Әлмәндәр - 25
- Әлдермештән Әлмәндәр - 26
- Әлдермештән Әлмәндәр - 27
- Әлдермештән Әлмәндәр - 28
- Әлдермештән Әлмәндәр - 29
- Әлдермештән Әлмәндәр - 30
- Әлдермештән Әлмәндәр - 31
- Әлдермештән Әлмәндәр - 32
- 8nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Алсу