Latin

Албастылар - 21

Süzlärneñ gomumi sanı 4377
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Нәфисәнең хәтерендә утардагы сәер хәлләр яңарды. Ул, үткәндәге әрнешләреннән, авыр кичерешләреннән бөтенләйгә мәрткә китеп бармас өчен, җанын кабат үз асылына, хәрәкәтсез, җансыз тәненә кайтарырга ашыкты…
Җаны кайтты, әмма хәле кайтмады. Янында мышный-мышный йоклап яткан Гөләшне сөеп сыйпарлык та хәле юк иде аның.
- Ә-ә, уяндыңмы, кызым… Бик әйбәт, хәзер инде йокламаска тырыш. Шулай кирәк.
- Син кем?
- Мин - бер юлчы, балам, мәңгелек мосафир. Калганы мөһим түгел. Иң мөһиме - менә сез исән-сау…
- Мин кайда соң, нишләттеләр мине?
- Урман эченнән ике карчык чыгарып салды сезне.
- Кая алып барасың мине?
- Кая булсын, Кампәрлегә - өегезгә…
- Каян беләсең минем Кампәрледән икәнне?
- Белмәскә ни, үзем алып килдем бит мин сине бу урманга. Оныттың дамыни, кызый?
Нәфисә шунда гына аңышып алды: бу бит теге чакта урман юлында туктап утырткан карт. Сәер булса да, әйбәт карт. Аның хакында Нәфисә: “Рухи зат түгел микән бу?” - дип тә уйлаган иде. Менә бит, изге бәндә булгач, тагын килеп чыккан…
- Рәхмәт сиңа, бабай. Урманда бөтенләй хәлем бетеп егылган идем бугай…
- Рәхмәтеңне, балам, сезне исән-сау алып чыккан ике корткага әйт, алар булмаса, агач төбенә туфрак булып ятар идегез…
- Алар бит кара сихерчеләр, бабай. Алар мине сихерләп үтермәкче булдылар…
- Дөрес сөйләмисең, кызым. Бу сабыйга сөтеңне имезгәндә бер сихерче дә сиңа кагылмаячак… Алар сине коткарып калдылар. Шуны күңелеңә ныклап беркетеп куй, яме.
Нәфисә өчен бу яңалык иде. Аның зиһене күз иярмәс, уй өлгермәс тизлектә эшли башлады: алайса, ни өчен Хәлимгә зәхмәт җибәрделәр, ә Нәфисәгә тимәделәр? Гөләшне имезгән өченме? Шулай әлбәттә. Гөләш - Майяның кызы бит. Ә Майя - бу карчыклар өчен иң кадерле җан булган… Аларның Хәлимгә кылган явызлыкларын да аңлап була хәзер. Берни дә түгел, Майяның үлеме өчен Хәлимнән үч алулары бу. Ә бит аның бер гаебе дә юк... Майя фаҗигасенең бөтен гонаһысы - Нәфисәдә…
Арба башындарак утырган карт, борылып, Нәфисәнең япмасын тарткалаштырды, баш астындагы печәнен рәтләде, Гөләшнең йөзенә шуып төшкән яулыгын ачыбрак куйды. Нәфисә аның ап-ак сакал-мыек каплаган йөзенә игътибар итте. Ниндидер изге җан бу, изге карт. Әнә бит - күзләре дә янып тора. Күмер кебек… Хәтта, бераз шомландыра, куркыта да…
Күңеленә ныклап курку җибәргәнче, Нәфисә юлчы картка тагын бер мәртәбә рәхмәт әйтергә ашыкты:
- Барыбер рәхмәт сиңа, бабай. Икенче тапкыр булышасың инде миңа. Ничек кенә кайтарырмын икән бу изгелекләреңне?..
- Изгелек белән игелекне кайтармыйлар, балам. Изгелек белән игелек бурыч исәбенә керми. Алар - яшәешнең асылы, димәк, кешенең дә хак асылы. Шул гына… Бу хакта бер дә борчылма, кызым.
Безне өйгә кадәр алып кайтырсыңмы, бабай?
- Синең өең бармы соң, кызым? Әллә гел кеше өендә яшәдеңме? Язмышың бик аянычлы, шуңа сорыйм…
- Безнең өй янды шул. Без хәзер Сания апаларда торабыз.
- Хәлимнең анасы янындамы?
- Хәлимне дә беләсеңмени, бабай?
- Беләм, балам, беләм. Бу юлдан үткән һәр кешене беләм мин.
- Әллә ничек сөйләшәсең син, бабай. Алай бик белгәч, әйт әле: Хәлим исәнме? Кайтырмы ул?
- Мин юлдагы хәлләрне генә беләм шул. Юл өчен генә җавап бирәм. Урман дөньясына керә алмыйм, көчем дә, хакым да юк. Шуны гына әйтә алам: мин бу юлда Хәлимнең табан җылысын тоям. Калганын үзең уйлап бетер…
Нәфисә уйлап бетерә алмый калды: Гөләш көйсезләнә башлады. Каян гына көч кергәндер - Нәфисә, кискен генә калкынып, торып утырды, Гөләшне ипләп кенә кулына алды, күкрәгенә кысып, салмак кына тирбәтә башлады.
- Тамагы ачкан аның… Имезлек сорый… - Моны кыймшанмыйча алга карап утыручы юлчы карт әйтте.
Нәфисә, изүен ачып, сөткә тулышкан күкрәген чыгарды. Гөләш, ярым йокылы килеш, сөт исен сизенеп, Нәфисәнең түшен капшый башлады, ниһаять, аның күкрәген табып, мыгырдана-мыгырдана шул яшәү чыганагына капланды.
Кайтып җиткәнче Нәфисәнең күкрәгеннән аерылмады Гөләш. Юлчы карт бүтән сөйләшмәде. Нәфисә дә сүз катмады, чөнки сөйләшкән саен серлерәк, хәтта, шомлырак була бара бу зат. Болай да сер җитәрлек аның тормышында. Шом да җитәрлек. Инде исән-сау кайтып, булдыра алган кадәр яшәп китәргә кирәк. Арыды ул бу тормыштан!.. Бу язмыштан арыды!.. Ходай шаһит: үзгәртергә тырышып карады, үзе дә җаны-тәне белән үзгәрергә теләде. Барып чыкмады… Их, Хәлим, Хәлим!.. Нигә дип чыгып киттең икән син теге вакытта районга? Ник югалып йөрдең? Нигә шулкадәр бәла алып кайттың бу каһәр суккан урманнан? Үзеңнең генә керүең җитмәгән, нигә башкаларны алып кердең бу мәкерле дөньяга? Бу каһәрле язмышка нигә дучар иттең? Үзең дә шул караңгы урман төпкелендә югалып калдың… Их, Хәлим, Хәлим!.. Туктале… Нишләп югалсын ул? Әнә бит юлчы карт та: “Юлда җылы аяк табанын тоям”, - ди… Димәк, кайтачак ул, исән ул, исән!..
Уйланып барып, авылга килеп кергәннәрен сизми дә калган Нәфисә. Айнып киткәндә, Хәлимнәрнең капка төпләрендә басып торалар иде алар. Бу юлчы карт Хәлимнең кайда яшәвен каян белгәндер - бу хакта Нәфисә сорашып тормады, ул хәзер бернигә аптырамый инде, булган әйберләрен җыештырып, Гөләшне кулына алып, арбадан төште дә капкага таба китте. Барып җитәрәк, борылып, юлчы картка рәхмәт әйтмәкче булды, әмма аптырамыйм дисәң дә аптырарлык хәлләр бар икән бу дөньяда - әле генә аларны алып кайткан арбалы ат, күккә иңгән кебек, кинәт юкка чыккан, ул торган урында бер уч печән өеме генә төшеп калган иде…
Капка эчке келәгә бикләнгән булып чыкты. Тәрәзәгә ут алмаганнар. Нәфисә: “Өйдә юклармы әллә?” - дип уйлап өлгермәде, өй ишеге шыгырдап ачылып китте дә бер төркем кеше килеп чыкты. “Төнгә каршы кемнәр җыелган безгә?” дигән уй бөтерелде Нәфисәнең башында. Капка ачылгач кына аңлап алды: Сания белән Тәскирә шулай дөбер-шатыр йөгерешеп чыкканнар икән. Тәрәзәдән күреп калганнар.
Тәскирә, йөгереп килеп, Нәфисәне кочаклап алды, аннары араларында кысылып калган Гөләшне беләгенә шудырып төшерде, Сания исә, кулын сузып килеп, Нәфисәнең кулларыннан тотты, аркасыннан сөйде.
- И-и, балакаем, ничә көннәр көтәбез инде. Бу араларда гел кайтырсыз кебек тоелды шул. Менә, насыйп булгач, кайттыгыз бит… Хәлим бармы соң? Ник дәшми ул? Әллә кайтамдымы?
- Әлегә кайтмады, Сания апа. Кайта ул, кайта. Бераз гына тора да кайта…
- Ә нигә сезнең белән кайтмады?
- Эшләре бар әле аның, Сания апа… Менә сезнең янга Гөләшне алып кайттым.
- Гөләшне?
- Кайда ул, бир әле миңа…
Нәфисә аңлап алды: Сания һаман күрми икән. Хәлимгә ул әнкәсенең сукыраюы турында әйтеп тә өлгермәгән иде.
Барысы бергә тотынышып, куанышып сөйләшә-сөйләшә өйгә керделәр. Нәфисә Хәлимнең югалуын юри әйтмәде. Болай да тормышы гел көенечтән торган Санияне тагын да көендерәсе килмәде. Ышанып көтсен Хәлимен. Нәфисә үзе дә көтмимени аны? Үлгәнен, мәетен кем күргән соң аның? Юлчы картның сүзләрендә дә өмет бар иде. Насыйп җан булса, бер кайтыр әле…
Шулай дүртәүләшеп яшәп киттеләр. Бигеш берничә көн Нәфисәнең күкрәген алмыйча җәфалады, аннары тагын көйләнеп китте. Кан хәтере, сөт хәтере бу юлы да үзенекен итте. Бигеш әнисенә чат ябыша да куя, Гөләшкә юньләп сөт тә калмый башлады.
Нәфисә берничә көннән әнкәсе янына фермага сыер саварга төште. Балалар Сания кулында калды. Ул үзе дә сабый кебек бит. Кирәк чакта Тәскирә белән Нәфисә алмашлап өйдә калалар. Ике кеше сыерын саву кыенгарак төшсә дә, ни хәл итәсең, түзәргә туры килә, тормышны алып барырга, балаларны күтәрергә кирәк бит…
Нәфисә өйдәгеләргә урмандагы хәлләр хакында теләмичә генә сөйләде. Күп нәрсәне әйтмичә, яшереп калдырды. Аныңча, утарда барысы да ал да гөл. Хәлим эшләп йөри, карчыклар әйбәт, мал-туар исән-сау, ризык җитәрлек, кыскасы, яшәргә була…
- Нинди карчыклар соң алар? - дип кызыксынды Сания. - Теге чакта Хәлимне юлдан яздырган албастылар кебек түгелме?
- Юк, болары әйбәт. Гөләшне гел карап тордылар; менә - олы юлга да безне алар чыгарып куйды.
Хәлим озатмадымыни?
- Хәлимнең эше күп иде. Андагы эшне тавык та чүпләп бетерерлек түгел: ашлык сугасы бар, яшелчә бакчасында казынасы бар, утын әзерлисе, мал карыйсы…
- Алайсаң, кызым, чын авылча яшиләр икән анда?
- Нәкъ безнеңчә инде. Берни белән дә аерылмый. Хәтта мунча да бар… Ат та бар… Бер телсез әпә дә бар…
- Телсез әпә?
Әйе, телсез… Бик сәер ул. Акылга да җиңелрәк.
- Ай Ходаем, нинди генә адәми затлар яшәми бу җир йөзендә. Берүк Ходай күрсәтмәсен андый язмышны!
- Беләсеңме, Сания апа, аның беләгендә бер тамга бар. Каз тәпие. Элегрәк безнең ферма сыерларының колагына шундый тамга сугалар иде. Хәзер генә ул ялтыравык калай тегәләр…
- Ничә яшьләр бар соң аңа?
- Яшен кем белгән инде, - кырык та, илле дә, алтмыш та биреп була… Аның, теле булмаган кебек, яше дә юк бугай…
- Беләгендә дисеңме ул тамганы?
- Әйе, беләктән өстәрәк. Нигә бу хакта төпченеп сорашасың әле, Сания апа?
- Элегрәк булган бер вакыйга искә төште. Моннан утыз еллар чамасы элек булды бу хәл. Скотник Әхнәф көтүгә чыгасы таналарга кыздырып тамга сукканда, аның Корбан исемле малае килә дә, атасы читкә борылган арада, учакта кызып яткан тимернең сабыннан тотып, тамгалы башын беләгенә баса. Кызык тоелгандыр инде, бала бит…
Сүзгә Тәскирә кушыла:
- Кызым, Әхнәф абыең - әткәңнең абыйсы ул. Бик иртә үлде. Урманда агач басып үтерде. Син тумаган идең әле.
- Ә малае кайда? Исәнме ул?
- Малаемы?.. Малае югалды аның. Соңыннан, бүре талаган, дип сөйләп йөрделәр. Тик… яланда табылган сөякләр сарыкныкы булып чыкты. Шулай кинәт кенә гаип булды ул малай. Мәдинә апаң, иреннән, малаеннан калгач, шәһәргә китеп барды. Бүтән кайтмады. Бу якларга рәнҗеп киткән, диделәр…
-Хәзер инде Нәфисәнең күңеленә шом керде: “Теге телсез әпә - әллә шул югалган малаймы? Ничә яшь була инде аңа хәзер? Кырык-кырык биш... Ән-не-кәем! Ә бит алтмыш-җитмеш яшь бирерлек ул хәзер… Әгәр шул булса, димәк, теге албасты карчыклар аны да, Хәлимне сихерләгән кебек, сихерләп алып киткәннәр, гомер буе үзләренә кол итеп тотканнар… Хәлим белми боларны, белсә - шаклар катар иде…
XVIII
Хәлимнең тормышы җайланды. Күңеленнән курку китте. Шом китте. Гамь китте, борчу китте. Алачык стенасына Нәфисә тырнап калдырган язуны уку белән, ничектер, күңеле тынычланып калды. Карчыклар белән эш пешә: каршында йөгереп кенә торалар. Кызык хәл: шуны эшләргә кирәк, дип уйлап кына бетерә, тегеләр хәзер кереп җитәләр. Уйларын укып баралар диярсең… Хәлимгә нәрсә - рәхәт кенә, эшләсеннәр, йөгерсеннәр әйдә, күрсәткән мәкер-явызлыклары өчен яхшылык эшләп кайтармакчы булалардыр… Ныклап торып уйлаганда әллә ни явызлык та кыла алмадылар! Иң мөһиме - барысы да исән-сау, калганы - төзәлә торган җәрәхәтләр…
Тәнендәге яралары төзәлеп бетте. Җөй-җөй тамгалар бөтен тәнен каплап алды алуын. Чын ир-егеттә нинди яра булмас, мондый кытыршылыкка гына түзәргә була. Мунча ягып, тәнендәге иң соңгы кутырларны җебетеп, кубарып утырганда моннан бер ай элек булган хәлләр исенә төште. Албасты карчыкларның, пәри кызларына әверелеп, мунчада юынып утыруларын күз алдына китерде Хәлим. “Тагын бер сынап карарга кирәк әле”, - дип күңеленә беркетеп куйды. Каршында баш иеп, бил бөгеп торулары белән мени. Тагын берәр явызлык коралардыр әле. Шулай да, нигә Хәлим алдында бил бөгеп торалар соң алар? Әллә… Әллә Хәлим үзе дә шундый ук сихерчегә, албастыга әверелдеме? “Тукта, сынап карыйм әле”, - дип уйлады ул. Менә хәзер мунча ишеге төбендә, Хәлимнең юынып чыкканын көтеп, Аккүз утырадыр. Өчкә кадәр санауга, Хәлимне чакырып, ишекне тырный башларга тиеш ул.
- Бер, ике, өч!..
Шуны гына көткән кебек, ишек артында җанлылык барлыкка килде, бераздан Аккүз, чиный-чиный, үткен тырнаклары белән, эссе чыкмасын өчен ишеккә кагылган тире кисәкләрен тырнап, умырып төшерә башлады. Хәлим үз-үзеннән куркып китте. Ул, куркыныч уйларыннан айныр өчен, тышкы яктагы Аккүз хакында, аның язмышы хакында уйланды.
Утарга кайткач, өч көн буе яңгыр койды. Өч көн буе Аккүз алачык эчендәге сәке астында посып ятты. Дүртенче көнгә генә тышка чыгып, утар белән танышып йөри башлады. Аңа иң ошаганы кош-кортлар булды. Хәлим кетәклекне ябып куймаса, ике-өч көндә бер тавык та калмас иде, мөгаен. Аннары Аксай белән сыерны күргәч бер котырынып алды. Андый эре терлекләр белән беренче очрашуы бит әле аның… Бик авыр ияләште Аккүз утарга. Ник иярткәненә үкенә башлаган иде инде Хәлим. Шөкер, ияләште тагын. Кинәт кенә басынкыланып, сабырланып китте. Ауга ияреп йөри башлады. Җылы ашка, җылы өйгә күнекте. Хәлимнән бер адым да калмый үзе. Мунчага да керер иде бугай. Әнә бит ничек өзгәләнә. Югалтты инде ул Хәлимне. Хәлим үзе дә аны яратты, үз итте шул. Ансыз дөнья сансыз кебек хәзер…
Мунчадан чыккач, Хәлим туп-туры карчыклар янына китте. Алачыклары каршында җимеш киптереп йөрүче әбиләр, Хәлимне күрү белән, янәшә басып, күкрәкләре турысында кулларын кушырып, башларын иделәр.
- Мунчага керегез, юыныгыз, өстегезне алыштырыгыз! Моннан соң кара киенеп йөрмәгез, ишетсен колагыгыз!
Карчыклар, башларын кага-кага, риза булып калдылар. Күрсәтмәләр биргәч, Хәлим бакчаларны карап килергә булды. Яңгырдан соң түтәлләр яшәреп, яшелчәләр үсеп киткәндәй булган. Майя белән очрашып йөргән чакларын исенә төшерде Хәлим. Әнә ул иске куыш. Шунда беренче мәртәбә яратышканнар иде алар. Майя юк инде… Аның көзгедәге чагылышы булып, Нәфисә калды. Гөләш тә икенче әнкәсен тапты… Хәзер алар өйдәдер, Хәлим югалды, үлде, бетте, дип уйлыйлардыр… Ә ул менә - исән-сау йөреп ята, бөтен утарга хуҗа булды, хәтта, теге албасты карчыклар да аңа тырышып хезмәт итәләр… Нәфисә күрсә, нишләр иде икән? Ә Майя күрсә?..
Хәлим, кайтканда, абзар ягыннан үтте. Телсез әпә хакында уйлады. Әллә кая булды әле ул. Иртән күренеп ала да көне буе юкка чыгып йөри. Мал азыгы, утын әзерләү аның өстендә. Иген игүне, ит-балык хәстәрләүне Хәлим үзенә алса да, абзар, мал-туар шулай ук әпә карамагында. Эш анда гына да түгел. Хәлим ничектер сизенә: бу мәхлук аңардан качып йөргән кебек йөри. Курка ул Хәлимнән. Элек андый түгел иде. Ә хәзер шикләнеп, сагаеп йөри. Ул шулай үзгәргәнме, әллә Хәлим үзе үзгәрдеме? Әнә бит әбиләр ничек кыланалар. Якын барырлык түгел, Аксай да өркеп кача. Җеннән, шүрәледән, албастыдан курыккан кебек курка. Хайван булып хайван да курыккач ни…
Әпәне үз алачында эзләп тапты ул. Тынчу бүлмәгә килеп керү белән, бер нәрсәгә игътибар итте. Бөтен җиргә - стеналарга, түшәмгә, ишек башларына әрем кыстырып чыгылган. Нәрсә бу? Нинди сихер? Әремнең явыз рухлардан саклавын белә Хәлим. Кем соң монда явыз рух? Хәлимме? Шулай булып чыга…
Түр почмактагы сәке өстендә бөрешеп-бөгәрләнеп яткан әпәне күргәч, Хәлимнең күңеле тагын бер мәртәбә дертләп китте: бу бәндәдә моннан ике-өч атна элек утарда яшәп яткан кешедән берни дә калмаган иде. Ул тагын да картайган, йөзенә авырулар төсе кергән, күзләре тагын да эчкәрәк баткан, алардагы нурлар сүнеп бетә язган…
- Исәнме?
Әпә күзен алартып, куркынып утыруында булды.
- Ни хәлләр бар?
Тагын шул ук курку.
- Эшләр барамы?
Курку.
- Авырыйсыңмы әллә?
Курку.
- Курыкма. Мин беркемгә дә тимим.
Курку.
Хәлим тәмам аптырады. Ул инде үзенең явыз рухка әверелгәненә ышана да башлады. Явыз тек явыз! Алаймы? Алайса, чын сихерчеләр кебек, өшкереп карарга туры килә бу Хода бәндәсен!
Хәлимгә сихернең ни икәнен аңлатып торасы юк. Сихер йоласын башкарган чакларында әбиләрне күп мәртәбәләр күзәтеп торганы бар аның. Сихер тамгасын уч белән имләп, белгән әфсеннәреңне кабатлыйсың да… Рәттән өч мәртәбә сыпырырга гына онытма. Хәлим, уң кулын әпәгә табан сузып, учын ачты да уң якка табан өч мәртәбә түгәрәкләп әйләндерде, аннары шушы боҗраның үзәгендә өч тапкыр тәре ишарәсе ясады. Өчесендә дә: “Дөнья ишекләре ачылсын!” - дип, төкеренеп куйды. Соңгы төкерек, боҗраның үзәге аша үтеп, әпәгә барып кунды, нәкъ шул минутта сихер шаукымы башланып китте: Телсез адәм кискен генә башын калкытты, аннары, күзләрен киереп ачып, бүлмә эчен сөзеп карап чыкты. Менә ул карашын Хәлимдә туктатты һәм: “Син кем?” - дигән кебек, балаларча самими кыяфәттә, гаҗәпләнеп карап тора башлады.
Хәлим аңа шул ук сорауны бирде:
- Син кем?
Әпә һаман да шул аптыраулы кыяфәттә утыра бирде. Хәлимгә соравын тагын бер мәртәбә кабатларга туры килде.
- Син кем?
- Мин… Мин… Корбан…
Хәлим аңламады. Ничек инде - “Корбан”?
- Мин бит: “Син корбанмы?” - дип сорамыйм. “Исемең ничек?” - дип сорыйм.
- Мин… Корбан.
- Ничә яшь соң сиңа!
- Дүрт яшь. - Әпә дүрт бармагын чыгарып күрсәтте.
- Кайсы авылдан?
- Кам… Кам…
- Кампәрледәнме?
- Әйе…
- Әткәң кем?
- Әхнәф…
- Әнкәң кем?
- Мәдинә…
Шулвакыт әпә тирә-ягына каранып алды… Аның йөзенә гаҗәпләнү катыш курку билгеләре чыккан иде. Менә ул бераз йөзен чытып торды да балаларча үксеп елап җибәрде:
- Әнкә-ә-ә-әй… Ә-ә-ә…
Хәлим, берни дә аңламыйча, бер минутта балага әверелгән бу сәер затны тынычландырырга тырышты:
- Йә инде, елама. Хәзер әнкәң килә, чак кына көт, яме…
- Килми ул… Әнкәй авылда калды-ы-ы… Мине әбиләр урлап китте-е-е…
- Нинди әбиләр?
- Алар мине капчыкка салып алып киттеләр, аннары менә шушы урынны ярдылар. - Әпә изүен ачып җибәрде, күкрәк турысында түгәрәк яра җөе ярылып ята иде.Хәлим бу җөй-тамганы шундук танып алды.
- Өеңә кайтасың киләме соң?
- Килә-ә-ә… Ике көн инде әнкәйне, әткәйне күргәнем юк… Ы-ы-ы…
Хәлим барысын да аңлады. Бу кешегә бала чагында югалган хәтере кайтты. Хәлим кайтарды аны. Шуның белән бу адәми затны авыр кичерешләргә дучар итте. Аның каршында, йөзен-битен сакал-мыек каплап алган, җыерчык баскан, тешләре төшеп беткән, бөтен тәне кояшка янып, куллары-аяклары авыр эштән кыршалып, сөялләнеп каткан дүрт яшьлек бала елап утыра иде. Ул дүрт яшеннән шушында үскән, кол хезмәтендә яшәгән булырга тиеш. Нинди хәтәр язмышка дучар бу кеше!
Хәлим тагын шуны аңлады: Корбан исемле бу бәндәгә хәтерен кайтарырга ярамый. Соң инде! Бик соң! Йөрәге түзмәячәк… Шушы хәлендә, бераз ачыла башлаган килеш, аның хәтер капкачын кире каплап-томалап куярга туры киләчәк. Ул инде кол. Коллык - аның яшәү рәвеше. Үткәне, бүгенгесе, киләчәге. Күңел юанычы… Бу дөньясын югалтса, ул үләчәк…
Хәлим, ашыгып-каударланып, сихер йоласын кирегә табан кабатлый башлады. Иң элек өч мәртәбә төкеренеп алды, өч тапкыр тәре сызды, аннары учын кире якка табан хәрәкәтләндереп, һавага боҗралар төшерде… Әпә, күзләрен Хәлимнең учыннан алмыйча, текәлеп карап торды. Соңгы тапкыр боҗраны сызып куйганнан соң, Хәлим, буыны йомшап, бүлмә уртасындагы бүкәнгә утырды, әпә дә, бушанып, җиңеләеп, иске-москы түшәлгән сәкесенә ауды.
…Хәлим ава-түнә аланга килеп чыкканда, Аккүз аны тәмам югалткан, шул кайгысыннан борчылып, бауга бәйләнгән бозауны куып йөри иде… Тегесе дөнья бетереп кычкыра, ә бүре баласына шул гына кирәк тә, аның кыргый каны инде уянып өлгергән, кыргый җан исә кан сауган күзләреннән тыелгысыз ярсу дәрт булып тышка бәреп чыккан…
Хәлим үзе дә шашар дәрәҗәгә җиткән иде: каршында бил бөгеп торучы әбиләр, дүрт яшьлек әпә, кыргый бүре баласы - барысы бергә буталды…
Болар юк чакта яшәү ничек җиңел булган! Сер кимегән саен тормыш катлаулана икән! Хәзер, әнә, бөтен тормышы тоташ тәмугка әверелде: адым саен борчу, сихерле сер яисә серле сихер…
Чыгырыннан чыга язган Хәлимне тыныч, җиләс алачык бүлмәсе үзенә яшерде, Аккүз дә аның артыннан иярде. Сәкесенә капланып яткач та тынычлана алмады Хәлим: “Миңа дүрт яшь”, - дип торган әпәнең ямьсез йөзе күз алдыннан китми интектерде… Елыйсы килде. Әмма күзеннән сыңар яшь тә чыкмады. Күңеле үксеп еласа да, күзләре һаман еларга теләмәде. Күзләре еласа, җиңелрәк булыр иде, бөтен күңел ачыгысы, җан сагышы шул яшь белән агып бетәр иде… Хәлим бөтен күңел аһын бер сулышта чыгарып бетерергә теләгәндәй: “Нәфисә! Син кайда? Кайда? Кайда?” - дип авыр уфтанды да печән тутырылган мендәрен кыйнарга кереште.
XIX
Хәлим үз күңелендәге тынгысызлыкны эш, мәшәкать белән басарга теләде; ә утарда эш бетәрлек түгел: игенне суктырып келәткә саласы бар, яшелчә, бәрәңге уңышын җыясы, ит, балык хәстәрлисе, кышка азык, утын юнәтәсе бар.
Икешәр-өчәр көнгә ауга чыккалап керде Хәлим. Какларга бөтәс күп ит куйды. Аккүз дә ауга бик тиз күнекте. Акыллы җан булды ул. Уйларын Хәлим уйлап кына бетерә, тегесе шундук кая барасын белеп ала. Ауда бу бик мөһим.
Берничә мәртәбә аларга Корбан иярде. Ул нык үзгәрде хәзер. Хәлимнең өшкерүе эзсез калмады, күрәсең. Хәтер савыты кабат томаланса да, ул бераз гына булса да кешелек асылына кайткандай булды - хәзер үзен-үзе карабрак йөри, ашауга, ризыкка да талымланды, Хәлим янында күбрәк булырга тырышты…
Ә беркөнне Хәлим аны район үзәгенә алды. Тоз, шикәр шырпы беткән чак иде. Әбиләрне көтеп тормыйча, барлык кирәк-яракны үзе юнәтеп кайтырга булды. Әйбер күп җыела, янда күтәрешүче булса әйбәт бит инде…
Аккүзне амбарның иң түр бүлмәсенә ябып куйды. Монда иң кирәкле, иң кыйммәтле әйберләрне генә саклыйлар. Су салды, сөяк-санак ташлады. Аккүз әллә ни карышып булашмады. Хәлим үзе дә аптырады. “Шулай кирәктер инде”, - дигән кебек, башын аска иеп, аякларын алга сузып, юаш кыяфәт чыгарып калды.
Бу юлы Хәлим сукмакны бик тиз тапты. Күңеле: “Шунда бар”, - дигән якка киткән иде, берничә сәгатьтән олы юлга барып та чыктылар. Чынлап та, Хәлимгә ниндидер могъҗиза кагылып үтте, ахры. Бөтен нәрсә аныңча, үл теләгәнчә килә дә чыга. Куркыныч дәрәҗәдә кызык бу…
Попутка белән район үзәгенә килеп төшкәндә Корбан чак тере иде. Иң элек машинадан курыкты, очраган машиналар чыжылдап узып киткәндә, куырылып бөгәрләнә дә, кузов әрҗәсенең төбенә сыланып бетә…
Бу кадәр кешене күргәне булмаган, ахры, Корбанның. Көне буе Хәлимнең җиң очына ябышып йөрде ул. Базар эченә барып кергәч, читлеккә эләккән кыргый җәнлек кебек тотты үзен. Күзләрен томрандырып, тирә-ягына усал карана-карана, берәрсе ялгыш кына кагылып китсә дә, өзгәләп атарга әзер кыяфәттә йөрүче бу сакаллы карачкыга кешеләр дә игътибар итә башладылар. Хәлим, бәласеннән баш-аяк, дип, тиз-тиз генә кирәк-яраклар юнәтергә кереште. Тапшырасы тиреләрне тапшырып, кулга кергән акчага шикәр , ярма, он, тоз, шырпы, балта, кайрак, кырынгыч кебек әйберләр, аннары икесенә дә яңа күлмәк-ыштан сатып алды да базардан тизрәк чыгып китү ягын карады.
Авыл башындагы тукталышка юл урыслар яши торган урам аша уза иде. Хәлим тагын бер мәртәбә үзенең бала чагыннан авыр хатирә булып калган вакыйганы исенә төшерде. Бара-бара, чамалап, чукынмаганы өчен, бер телем ипи дә бирмичә, Хәлимне төрткәләп урамга чыгарып җибәргән исерек урысның өен эзләп тапты. Бер якка янтайган, җиргә сеңгән бу өй, өйдән бигрәк, каберстандагы җимерек чардуганны хәтерләтә иде. Кыйшайган йортның муртайган тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта кадакланган, коймалары авып, капка баганалары гына тырпаеп басып калган…
Корыган нигезгә карап сөенергә кушмыйлар. Барыбер Хәлимгә рәхәт булып китте. Теге вакытта бер сынык ипиен кызганган иде, рәнҗешем төшкәндер, бала рәнҗеше иң хәтәр рәнҗеш бит ул, дип уйлап куйды ул.
Тукталышта ике әби тора. Татар әбиләре. Матур, пөхтә киенгәннәр, үзара килешкән кебек, икесе дә бер үк төрле яулык бәйләгәннәр. Баштарак Хәлим аларны туган-тумача дип уйлады. Яннарында басып тора башлгач, шул ачыкланды: берсе, күзгә-башка яшьрәге, шушы район үзәгеннән икән, каядыр кызына утырмага бара, ә икенчесе читтән кайткан. Шул әбинең сүзләре Хәлимне сискәнергә, хәтта тетрәнергә мәҗбүр итте.
- Кампәрледә кемең бар соң, Мәдинәттәй? - дип сорады районда яшәүчесе.
- Беркемем дә юк инде. Чыгып киткәнемә дә бер гомер бит хәзер…
- Туган нигездә барыбер кемдер кала ул, Мәдинәттәй, кем дә булса яшидер әле. Ходай насыйп иткән булса, күрешерсез, аңлашырсыз…
- Үзем дә аптырыйм инде, Сәрбиямал, мәңге кайтмыйм дип чыгып киткән идем. Менә гомеремнең ахырында ялгыз башым кайтып киләм. Әхнәфемнең сөякләре шушы җирдә ята бит, әллә шулар чакырды инде… Төш күрдем мин. Яшь чагым икән. Кырда җиләк җыеп йөрим. Бервакыт әллә кайдан гына кара болыт килеп чыкты да, коеп яңгыр ява башлады. Мин авылга табан йөгердем. Үзем чабам, үзем җиләк ашыйм. Яңгыр астында җебеп әрәм булганчы, ашап кына бетерим әле, дим. Йөгерә торгач, юлга килеп чыктым. Шулвакыт башымдагы яулыгым юл читендәге бер куакка эләгеп калды. Мин туктап тормадым, һаман йөгердем дә йөгердем. Артка борылып карадым - ак яулыгым теге куакта җилфер-җилфер килә. Һәр төн төшемә шул ак яулык керә. Шул ак яулыкны алырга кайттым мин, Сәрбиямал. Кем ул - ак яулык, кайда ул - шуны гына беләсе калды… Бик яшьли малаебыз югалды. Исеме дә Корбан иде… Корбан булды… Кушмыйк дидем шул исемне. Әхнәф үзсүзле иде. Барыбер Корбан дип кушты. Дүрт яшендә каядыр киттеп югалды улыкаем… Мәетен дә таба алмадык…
Күзләрен сыпыра-сыпыра, Мәдинәттәй ахирәтенә үз тарихын, иренең, малаеның аянычлы язмышын түкми-чәчми сөйләп бирде. Күңелендәге ярсу дулкыннарны ярларыннан чыгармыйча чак-чак тыеп торучы Хәлим бары тик бер нәрсә хакында гына уйлый алды: “Улының үз янәшәсендә басып торуын белсә, бу ана нәрсә эшләр иде икән?” Мөгаен, йөрәге ярылып үләр иде. Тик шунысы гына билгесез: шатлыктан ярылыр идеме ул йөрәк, әллә ачы язмышын каһәрләүдәнме?..
Гамьсез генә яннарында басып торган ике адәм затына карчыклар әллә ни игътибар итмәделәр. Телсез әпәнең өс-башы, кыяфәте, йөз-чырае адәм карамаслык булса да, Хәлим үзе кеше арасында гына күренерлек кыяфәттә иде. Хәлим белән бергә булгач, теге карчыклар әпәдән ул чаклы өрекмәделәр дә.
Хәлим тагын әбиләр сүзенә колак салды.
- Кампәрледә минем бер апам тора, төшәр җирең булмаса, шунда керерсең, - дип, Сәрбиямал үз туганнарын өйрәтә башлаган иде, Мәдинә карчык кырт кисте:
- Минем анда туганым бар. Әхнәфнең бертуган энесенең хатыны исән, дип ишеттем. Тәскирә исемле ул. Алай-болай белмисеңдер? Мин киткәндә аларның Нәфисә исемле кызлары туып калган иде. Икене тапкан, берсен сихерче карчыклар урлап алып киткән, дигән сүзләр дә йөрде ул вакытта. Бер дә булмаса, шуларга төшәрмен. Электән бик әйбәт хатын иде Тәскирә. Ерак юлдан кайткан әбекәйне куып чыгармас әле, шәт…
Хәлимнең йөрәк турысында нидер чәнчеп куйды. Ул инде сизенә, әмма һаман аңлап җиткерә алмый: Нәфисә кем була инде? Майя кем була? Майя - Нәфисәнең урланган игезәге булып чыга ласа. Шуңа да бер-берсенә охшаганнар алар! Хәлим үзе дә аера алмады бит. Менә ул хикмәтләр кайда!..
Моңсу-ямансу булып китте Хәлимгә. Нәфисәне күрәсе килде. Нәфисә Майяның гомерен дәвам итәргә тиеш. Майяның дәвамчысы булган өчен якын иткән дә инде Хәлим аны. Юк, алай түгел, киресенчә, Майяны ул иң элек Нәфисәнең туганы, кардәше булган өчен яраткан! Дөресе шул. Димәк, Нәфисә - беренчесе! Нәфисә - аның иң мөһим һәм иң зур мәхәббәте булып чыга! Шулай булмаса, Нәфисә аны кара урманга эзләп килеп чыгар идемени?!
Их, менә хәзер туп-туры авылга - Нәфисәсе янына, әнкәсе, баласы янына кайтып китәр иде ул! Бу мәхлукны кая куясың, карчыкларны, Аккүзне кая куясың?.. Әлегә кайта алмый ул. Утарда эшләре күп әле аның…
Бер үк машинага утырып кайттылар. Ике татар әбие ары китте, Хәлим белән Корбан, үз сукмакларына якынрак урын сайлап, төшеп калдылар. Бераз җәяү барасы бар иде әле. Менә ул урын, таныш имән белән усак та шунда гына…
Туктале, тукта-тукта… Монысы кем тагын? Юл читендә кемдер көтеп утыра түгелме? Кем булыр бу? Көтәр кешеләре юк бит аларның. Әһә! Менә кем икән… Аккүз! Ничек килеп чыккан ул монда? Ничек тапкан? Каян белгән?
- Аккүз! Аккүз! - дип кычкырды Хәлим. Корбан да, аннан күреп, кулын болгап чакыргандай итте. Үзе рәхәтләнеп елмая. “Сабыйның да сабые инде. Шулай яшәгән, моннан соң да шулай яшәр мескенкәй”, - дип уйлап алды Хәлим.
Уктай атылып килгән Аккүз Хәлим өстенә ыргылды. Арттан килүче Корбан гына аны егылудан тотып калды. Аккүзнең сөенгәнен күрсәң! Әйтерсең алар бик күп еллар күрешмәгәннәр дә, менә әле генә, очраклы гына сукмаклары кисешкән…
Утарга кайтып керү белән Хәлим келәт ягына ашыкты. Аккүзнең ничек чыгуын ачыклыйсы килде аның. Уйлаганы рас икән: бүре баласы келәт астындагы җирне чокып чыккан. Кеше сыярлык олы тишек усал ыржаеп тора. Хәлим түзмәде, тезенә төшеп, үрелеп карады. Ниндидер хикмәт бар монда. Бура астыннан тышкы якка килеп чыккан тишек тагын ниндидер җир куышына барып тоташа. Хәлим, коры, көлсу туфракны капшап карады. Җир убылып китте. Төбе шактый тирән булырга тиеш моның. Ул, таяк алып, чокырның тирәнлеген тикшерде. Таяк очы, чыңлап, ниндидер чуен савытка барып төртелде. Хәлим, көрәк алып килеп, ашыгып казый башлады. Менә ул савыт! Чуен! Мич чүлмәге! Авыр үзе… Чөмәкәй итеп вак таш тутырылган. Кемгә ни өчен кирәк булды икән бу галәмәт? Хәлим чүлмәк эчендәге шома, матур ташларны учы белән сыпырып карады. Менә сиңа мә! Вак ташлар астында саргылт тәңкәләр ята ласа! Алтын акчалар бит болар! Борынгы акчалар!
Хәлим шаша язды! Бүген ул тәмам йөрәгеннән язар, ахры. Бу юлы Ходай Тәгалә аны алтынын күрсәтеп сыный. Хәлимнең йөрәген, зиһенен, кешелеген сыный Ходай. Хәлим моны үзе дә белә, тик нигә әле аның карашын, карашын гына түгел, күңелен, дөнья күзеннән яшереп, яшәү гамен онытырлык итеп, алтын тәңкәләр балкышы томалап алган соң?..
ХХ
Хәлим авылга кайту хыялы белән тагын ике атна яшәде. Тизрәк китмәкче булып, ике кеше өчен эшләде. Эшләгән саен эш арта торды: иген уңышыннан соң бәрәңге чоры килде, аннары печән ташыдылар, булган орлыктан кара он тарттылар. Тегермән сабын әйләндерә-әйләндерә, Хәлимнең уч төбе ике кат сөялгә катты… Корбан да, карчыклар да булдыра алган кадәр аңа булышарга тырыштылар.
Корбан гына түгел, карчыклар да хәзер нык үзгәрделәр. Кара җиләннәрен салып ташлап, яшелле-зәңгәрле чәчәкләр төшкән озын күлмәк киеп йөри башладылар, шундый ук чәчәкле яулык бәйлиләр. Йөзләре әллә ни куркыныч түгел икән аларның. Очлаеп киткән кылыч борыннары, озын иякләре генә бераз ямьсезли, калган җирләре кешеләрнекеннән бер дә ким түгел.
You have read 1 text from Tatar literature.
Çirattagı - Албастылар - 22
  • Büleklär
  • Албастылар - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4323
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2077
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4338
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2074
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4208
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2153
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4210
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2145
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4254
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2007
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4303
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2040
    37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4269
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1997
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4225
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2102
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4162
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2001
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4211
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
    37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4172
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2010
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4186
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2062
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4118
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4166
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1952
    43.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    67.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4142
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1993
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 4264
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2005
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 4253
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1978
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 4258
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4237
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1972
    39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 4396
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1954
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 4377
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4335
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    40.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4335
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 4308
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1910
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4264
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2036
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4324
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1911
    41.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 4186
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1999
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 28
    Süzlärneñ gomumi sanı 4216
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1973
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 29
    Süzlärneñ gomumi sanı 4250
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 30
    Süzlärneñ gomumi sanı 2946
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1455
    43.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    67.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.