Latin

Албастылар - 03

Süzlärneñ gomumi sanı 4208
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2153
38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
-Ниндидер врачлар да килде, кәгазьләр тутырдылар, миннән куллар куйдырттылар... Чак аягына басып торган хатынны көйләү-чөйләү әллә ни авыр булмагандыр шул. Аннары... эзли-эзли арып та беткән булганнардыр инде. Бөтен район милициясен, солдатларны аякка бастырдым бит мин. Этләр белән дә эзләп карадылар. Урман юлын аркылыга-буйга айкадылар...
Шул вакыт шыгырдап урам капкасы ачылды. Сания белән Хәлим дәррәү капка янындагы тәрәзә янына килделәр. Керергәме-юкмы дип икеләнделәр бугай—капка яртылаш ачылган килеш шактый торды әле. Бераздан капка арасыннан Ак бабайның башы килеп чыкты, аның артыннан күмәк хуҗалык рәисе Фәнил Рәхмәтуллин күренде. Келт итеп Хәлимнең Фәнил Гыйниятовичка биргән вәгъдәсе исенә төште. Ул кичә... юк ла, былтыр жәй, МТМ дагы ватык комбайнны караштырып, ашлык сугарга төшәргә сүз биргән иде. Ә менә ничек килеп чыкты... Ничек итеп аның күзенә карар ул...
Кунаклар бик озак керделәр. Сания, әллә кире чыгып киттеләр инде, дип уйларга да өлгермәде, эчке өй ишеге ачылып китте, чолан караңгылыганнан Ак бабайның ап-ак кәжә сакалы суырылып чыкты... Бераздан пеләшләнә башлаган башын кулъяулыгы белән туктаусыз сыпыра-сыпыра Фәнил Гыйниятович килеп керде:
-Эh-hе-hей, кеше куркытып йөргән картлач син булдыңмыни әле, ә? Зөфәр барыбызның да башын бутап куйды. Һи-и... Бөтенләй өлгереп, ир—егет булып кайткансың, димме... Бераз ябыккансың икән...
Шулай сөйләнә-сөйләнә башта Ак бабай килеп күреште. Аннары күмәк хуҗалык рәисе кулларын сузды. Карт hаман сөйләнүендә булды:
-Аллага шөкер, исән-сау кайткансың. Анаңнын күз яшьләре өчен килеп ирешкәндер сиңа Ходайның бу мәрхәмәтләре... Әмма бик зур шелтәм дә бар сиңа, олан. Еракка, күпкә китәсе булгач, әнкәңә генә булса да хәбәр итәргә кирәк иде. Монда дөньяның өсте аска килде... җитмәсә, икенче бер Хода бәндәсенең салкын гәүдәсен сиңа дип әзерләнгән кабергә салдык... Ул нишләп, ничекләр генә түзеп ятадыр инде анда. Вупшем, әйтмичә китеп әйбәт эшләмәдең син, олан. Хет әнкәңке кызганырга иде...
Каушап калган Хәлимнең хәленә кереп, Сания сүзне үзенә алды:
-Һи-и, Сабир абзый. Бер ел кайда яшәгәнен үзе дә белми бит ул... Бер еллык гомеренең бер бөртек мизгелен дә хәтерләми... Ялгыштырганнар аны, бутаганнар, алай тиз генә ябышма әле син.
-Ничек инде— югалган?
-Менә шулай. Урман юлы буйлап кайтып килгәндә ике карчык зиhенен алган балакаемның. Шуннан берни дә белми...
-Әнкәй, ярар инде. Үзем дә сөйли алам бит... - әнкәсенең сүзен бүлеп, үртәлеберәк әйтеп куйды Хәлим.
-Да... хәлләр... А то без әллә нәрсәләр уйлап бетердек , - дип сүзгә кушылды Фәнил Гыйниятович. -Нишләргә жыенасың сон? Иртәгә идарәгә кил. Сөйләшербез.
Хәлим hаман дәшмичә тора иде. Аны кыен хәлдән бу юлы да әнкәсе коткарды:
-Юк әле, юк, Фәнил балам. Җибәрмим әле мин аны колхоз эшенә. Чак аягында басып тора—күрмисеңмени. Бераз хәл алгач, тәненә ит кундыргач барыр. Ачуланма- нитмә, бераз өйдә торсын...
-Ярар, ярар, Сания апа, бер сүзем дә юк. Бер дә борчылмасын, эш булачак, диюем генә ...
Сүз сүзгә ябышмады. Моны Ак бабай да, Фәнил Гыйниятович та, Сания белән Хәлим дә бик яхшы беләләр иде. Шуңа күрә дә кунаклар озакламады. Ничек кергән булсалар, шулай ук тиз генә чыгып та киттеләр. Хәлимнең күңелендә авыр тойгы калды. Югыйсә бөтенесе дә тәртиптә бит... Тик элекке җан тынычлыгы каядыр юкка чыккан. Хәлим, хәтта, аерым минутларда, нигә кайттым икән мин монда, дип тә уйлап куя иде. Бер еллык тормышының гомер баскычыннан өзелеп төшүе, Нәфисәнең кияүгә чыгуы, аның исеме белән күмелгән мәет, ике сихерче карчыкның авылда йөрүе—боларның барысы да Хәлимнең күңелендә кабат кабынып киткән өмет, сөенеч, хыял, яшәү утын өреп сүндерергә маташалар иде...
VII
Кичен Хәлим абзар артындагы утыргычка чыгып утырды. Аларның йорты калкулыккарак урнашкан. Шуңа күрә бөтен авыл аерымачык булып күренеп тора.
Хәлим кичке авыл утларына карап озак утырды. Көтү инде күптән кайткан. Шуңа күрә авыл урамнарында җанлылык сизелми диярлек. Уйларны барларга, хис-тойгыларны чарларга, фикерне бер ноктага тупларга иң кулай вакыт бу. Ә бит уйлап баксан, уйланырга уйлар бар икән. Юк әле, соңгы сәер хәлләр хакында гына уйламый Хәлим. Анысы хакында уйлап бетерергә гомер дә житмәс, мөгаен. Гомумән, Хәлимнең үз гомерендә бер генә тапкыр да тормыш хакында, яшәү гаме, котылгысыз язмыш, үткән hәм киләчәк хакында, тукталып, үз күңеле белән бергә-бер калып, уйланып торганы булмаган икән.
Менә бүген шундый уңайлы чак. Беркем дә борчымый. Бер бөртек мәшәкать калмаган. Хәтта... хәтта кечкенәдән үк күңеленә кереп, бертуктаусыз рәхәт борчып, җан-бәгырен иркәләп тә, телгәләп тә торган мәхәббәте—Нәфисә дә юк инде... Ул үзе дә юк. Юк. Бетте-китте... Аны инде күмеп куйганнар. Иртәгә эшкә барасы юк, кич сөйгән яры белән очрашырга чыгасы юк...
Хәлим ындыр артында аунап яткан каен агачлары өстенә менеп кунаклады. Өч тау, дөресрәге, дүрт тау аралыгында урнашкан авылга күз салды. Бер дә болай утырганы булмаган икән шул аның. Әнә нинди матур урынга урнашкан Кампәрле авылы. Дүрт уйсулык тоташкан урынга, кечкенә үзәнлеккә генә сыеп бетә алмыйча, кайбер йортлар, чат булып, янәшәдәге тау битләренә үк менеп киткәннәр. Аларның кайберләре тау башларында шаулап утыручы мәhаббәт чыршы-нарат урманнарының янына ук килеп тез чүккән. Хәлимгә авылның ике очы гына күренә. Өченче очы күренми. Дүртенче очның иң соңгы йорты—аларныкы. Әнә, ындыр тыкырыгыннан борылу белән, ферма йортларын узасың да урман авызына кереп китәсең... Кечкенәдән калган тойгы (Хәлимнең күп мәртәбәләр күзәткәне бар): авылдан чыгып киткән кешеләрне бу кара урман шомлы, ерткыч авызы белән кабып йота кебек иде...
Кампәрле авылы хакында әллә ниләр сөйлиләр. Сөйләрлек тә шул. Тайга урманының иң ерак эченә кергән авыл ул. Аннан да ерак авыл юктыр. Юньле-башлы юл да юк. Бердәнбер юл кирегә—Кампәрледән кырык биш чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә алып чыга. Бу юл буена тезелеп утырган авылларның күбесе—мари авыллары. Аларның Кампәрлегә иң якыны— унбиш чакрымда.
Кара урман йоткан бу татар авылының тарихы хакында Хәлимнен күптөрле мәзәк тә, гыйбрәтле дә риваятьләр ишеткәне бар. Иң хәтердә калганы—сихерчеләр хакындагысы.
Имеш, хәзерге Кампәрле авылы урынында, тайга үзәгендәге бер кечкенә үзәнлектә, сихерче карчыклар гаиләсе яшәгән. Бу урынны аучылар читләтеп узган, ә сихерчеләр үзләре кешеләргә зыян салмаганнар. Әмма начарлык кылырга тырышкан бәндәләргә бик мәрхәмәтсез булганнар. Бер ырым белән кешеләрнең hушларын ала алганнар, кул-аякларын буынсыз, хәлсез иткәннәр. Иң хәтәре—аларны аңсыз, хәтерсез калдырганнар...
Тукта-тукта, Хәлим белән булган хәл бит бу! Аңсыз, хәтерсез, hушсыз... Әллә? Әллә шул сихерчеләр килеп чыкканмы? Нишләп инде? Авыл кайда да, теге сихерче карчыклар кайда! Ә бит бабасы кайчакта сөйли торган иде. «Авылга безнең нәсел нигез салды», — дип әйтә иде. Аюлар нәселе! Әйе. Хәлимнең бик борынгы бабалары көч гайрәтләре белән аюдан ким булмаганнар. Беләк юанлыгындагы агач—куакларны җирдән суырып чыгарып, ун адым читкә ыргыта алганнар.
Авылның тарихында фажигале хәлләр еш булып торган. Бу тирәдә яшәп яткан сихерчеләрнең тынычлыгын бәхет hәм әйбәт җир-урын эзләп килеп чыккан берничә татар гаиләсе боза. Татарлар башта, берничә йорт салып, әлеге сихерчеләр янәшәсенә урнашалар. Алар hәртөрле авыруны, күңелсезлекне шул сихерчеләрдән күрә башлыйлар. Ике арада ызгыш-талаш чыга. Бер гаиләгә икенчесе, өченчесе өстәлеп, шактый ишәйгән авыл сихерчеләргә каршы чын-чынлап көрәш ача. Ниhаять, аларны куып жибәрәләр, ә гаилә башлыкларын, тотып алып, агачка бәйлиләр дә ут төртәләр.
Иң гаҗәбе шунда ки, соңыннан тирә-якта Кампәрле авылы кешеләренең үзләрен дә «сихерчеләр» дип атап йөртә башлыйлар. Кампәрле атамасы да шуннан килә—Кам-пәриле, ягъни сихерле пәриле... Ә бит иң беренче кешеләр авылны Чуриле дип атамакчы булганнар. Әмма бу исем авылга ябышып калмаган.
Хәлим, әлбәттә, аңлый. Аның үз гомер тарихында да ниндидер сихер катнашкан. Тик нинди сихер, нинди зәхмәт аның язмышы белән шаяртмакчы булган соң? Бу хакта ул әлегә белми. Кайчандыр ерак бабалары эшләгән хилаф эшләре өчен урманга качкан сихерчеләрнең үч алуымы? Алар бик озак— берничә йөз ел да яши алалар, ди бит. Сихерчеләрнең балалары, оныклары да исән булырга мөмкин ...
...Уйлый-уйлый Хәлимнең баш тубалы шартлар дәрәҗәгә җитте. Аның зиhененнән «Бу сихер белән бөтенләй акылдан шашмасам ярар иде» дигән уй йөгереп үтте. Әйе, аңа бу хакта куп уйларга ярамый. Бу галәмәтләргә барыбер акыл ирешерлек түгел. Бөтен булганны-күргәнне калдырып, тормышка кайтырга, җиргә төшәргә, бөтен шик– шөбhәләрне оныттырырлык берәр хезмәткә керешергә кирәк! Иртәгә үк идарәгә барып, иң авыр эшне сорап алачак Хәлим. Тормышны җайларга күптән вакыт инде. Өйне яңартырга, абзар-кураны рәтләргә, малны ишәйтергә, өйләнеп жибәрергә...
«Нәфисә! Их, Нәфисә... Бер ел да көтмәгәнсең бит... Мәет дип инде... Күңелең, җан-бәгырең сизмәдемени соң? Ә нинди вәгъдә-антлар бирешкән идек! Туйлар, алдагы тормышлыр хакында да сөйләшә башлаган идек бит ...»
Уйлаган әйберең алдыңа килер, дигәннәр бит. Хәлим Нәфисә хакындагы уйларын төйнәп тә бетерә алмады, ихата ягыннан үтә дә таныш, газиз тавыш ишетелде:
- Сания апа, Хәлимне күрергә буламы?
Хәлим бу тавышны мең, миллион тавыш арасыннан танып алыр иде! Җанны эретеп җибәрә торган, йөрәкне төпсез чоңгылга ата торган сихри тавыш иде бу.
-И-и, Нәфисә икән әле... Белмим шул. Ярый микән соң... Син бит ир хатыны. Иртә белән әйттем бит инде, кермә дидем...
-Беләм дә соң, күз чите белән генә карыйм әле үзенә. Әллә ул түгелдер?.. Күмдек бит без аны кара җир куенына, Сания апа. Үзем күрдем бит... Ләхеттә ята иде... Менә шушы учларым белән балчык эшереп күмдем... Хәлим түгелдер ул!..
-Әстәгъфирулла... Тәүбә диген, Нәфисә кызым... Нишләп мин үз улымны танымыйча торыйм ди... Бөтен җире дә үзенеке. Түшәккә салганда да бөтен тән җирен карап чыктым. Күзләре дә күм-күк... Миңе дә нәкъ үз урынында...
-Ачуланма, Сания апа, аптыраганнан әйтәм инде. Бик яратам бит мин аны, оныта алмыйм... Төшләремдә күрәм. Кочагын җәеп килә. Көлә-көлә килә. Инде кочаклаштык дигәндә генә аюга әверелә дә куя...
-Абау, бигрәк сәер төшләр күрәсең икән син, Нәфисә кызым. Мәймүнә әбиеңә барып, өшкертеп карамыйсынмы соң?
-Өшкерә алса, Хәлимгә булган сөюемне алдырыр идем мин, Сания апакаем. Җәзаланам бит. Ирем дә сизенә бугай инде. Шулай да, барып карадым. Мәймүнә әби дә берни эшләтә алмады. Йөрәккә, җан-бәгырьгә кагыла алмыйм, дивана итәрмен дип куркам, ди...
-Шулай шул, өрәккә кагылма, өрәк итәрсең, дигәннәр бит борынгылар.
Тынлык. Хәлим ышыккарак керде, посып тыңлавын дәвам итте.
-Әле кайда соң ул, Сания апа?
-Белмим шул, кызым. Йөри инде шунда. Башына җиңеллек килмәсен дип куркам. Үзенең бер ел югалып йөрүенә hаман ышанып житә алмый, бәгърем минем...
-Бик үзгәргәнме, Сания апа?
- И-и, Нәфисә кызым, бик күрәсең киләмени соң? Өзгәләнүеңә аптырап әйтәм. Гөнаhасына кереп булса да әйтим инде—ындыр ягында, бакча тирәсендә йөри ул. Бар, тиз генә кереп күрешеп чык. Озак торма, кеше-мазар күрсә, языгы миңа була, белеп тор. Бар, кызым, син аны барыбер бер күрергә тиешсең. Юкса сезнең икегезгә дә тормыш булмаячак... Аннары... бик үтенеп сорыйм: күңелен җилкендермә. Сезнең арада буласы булган инде. Синең үз тормышың, аның үз язмышы, шуңа күрә күңелен авырттырып, өметләндереп йөрмә...
-Юк, юк, Сания апа...
-Бар, тиз бул... Мин кире уйлаганчы...
-Рәхмәт, Сания апа... Мәңге онытмам бу яхшылыгыңны...
Ындыр якка чыга торган капканың келәсе күтәрелүгә, Хәлим утынга кайтартылган бүрәнә өеме артына чүгәләде...
Нәфисә түргә узды. Бакчаның әле бер башына, әле икенче башына йөгерде, койма аша үрелеп, күрше бакчаларны, үр куенында челтерәп яткан чишмә буйларын карады.
-Хәлим! Хәлим!..
Нәфисә, бер тын йотылып тыңлап торды да Хәлим качып торган бүрәнәләр янына килде. Йөрәге нидер сизенә иде аның. Хәлимнең янда, якында булуын ул тоеп белә, ахры әмма күзләре томана сукыр иде шул.
Нәфисәгә шунда әллә нәрсә булды. Ул утын өеменә якын ук килде дә, күзләрне камаштырырлык ак төстәге каен агачын сыйпап, үзалдына:
-Хәлим, Хәлимкәем!.. Кайда соң син? – дип үрсәләнеп эндәште. Аннары йөзен куллары белән каплап, кычкырып елап жибәрде. Терсәкләренә капланып, сулкылдап басып торган Нәфисәнең калтыранган тәнен Хәлим телсез—аңсыз калып карап торды. Ул бу минутта сулу алудан да туктап калды, ахры. Йөрәге, күкрәгеннән калкынып, дөп-дөп итеп, бүрәнәгә бәрелеп тибә кебек... Нәфисә өзгәләнде:
-Хәлим... Агачка әверелдеңме әллә син?
Үзенең моннан соңгы тәртибен Хәлим берничек тә анлый да, анлата да алмас иде. Төштәге кебек кенә. Менә ул каен әрдәнәләр артында багана кебек катып торган җиреннән чыкты да чарасызлыктан нишләргә белмәгән Нәфисә янына килде. Куллары белән сак кына аның иңбашларына кагылды. Үксеп-үксеп сулкылдаган Нәфисә Хәлимнең кулларын башта тоймады. Әмма, тоеп алгач, сискәнеп читкә тайпылмакчы булды. Хәлим аны көчле куллары белән кочып алды, бер мыскал читкә тайпылырга да ирек бирмәде.
-Нәфисә!..
-Ә?! Хәлим?
-Әйе, бу мин, Нәфисә. Юк, белмим, белмим... Бәлки, минем өрәк кенәдер...
-Ай Хәлим! Син бу, син! Юкны сөйләмә! Мин синең кулны әйбәт беләм. Көчле, куәтле, шул ук вакытта йомшак-назлы куллар...
-Нәфисә...
-Дәшмә, Хәлим, беләм мин синең нәрсә хакында сорасыңны... Әйе, мин кияүдә, сине югалтуга, ялгызлыгыма, сагынуыма, кара кайгыма түзә алмыйча чыктым, Хәлим...
-Мин барысын да беләм, Нәфисә, тыңлап тордым...
-Син кая югалдын, Хәлим?
-Белмим, Нәфисә, белсәм иде ул!
-Алай булмый, Хәлим?
-Була икән шул...
-Кемнең бәддогасы төште икән соң безгә, йа Ходай?
-Ходайныкы да, Иблиснеке дә түгел, ике албасты карчыгының сихеренә эләктем мин, Нәфисә. Менә, гомерем бетмәгән булгач, тагын сезгә кайттым...
Хәлим Нәфисәне үз итеп, бөтен назын, жылысын биреп кочаклады, аның башын үз күкрәгенә салды. Нәфисәгә бу гына аз тоелды, ул ялкынлы сулышы, утлы иреннәре белән Хәлимнең иреннәренә үрелде... Хәлим аңа каршы омтылды, әмма, өзелеп сагынган, сөю ләззәтенә сусаган иреннәр бер-берсенә кушылды дигәндә генә, башын читкә борып, Нәфисәнең дерелдәвек тәнен читкә этәрде:
-Юк, Нәфисә, син хәзер башка кеше хатыны. Кирәкми, күңелләрне ымсындырмыйк, җанны талкымыйк...
-Нигә мине читкә этәсең, Хәлим, нигә рәнҗетәсең?..
-Безнең язмышлар аерылган, Нәфисә. Күзеңне ач—тормыш бу, ачы хакыйкать бу... Тик белеп кенә бетермим әлегә... Үзең әйтмешли: нәрсә булды соң? Ходай каргадымы, әллә Иблис шаярттымы?
-Их, Хәлим... Хәлимкәем минем... Мин бит сине hаман өзелеп-өзелеп яратам. Синең белән ятам, синең белән торам, син дип яшим, син дип үләчәкмен дә...
-Үлмә әле,Нәфисә, яшә. Матур-матур балалар устерерсез...
-Бала дисең син, Хәлим!.. Юньләп йоклаганым да юк бит ирем белән... Сине сагынам мин. Башка тәнгә орынасым да килми. Чирканам...
Кинәт Нәфисәнең аң-зиhенен бер уй сызып үтте. Ул сикереп торды да Хәлимнең башын, назлап, ике учына куйды.
-Хәлим... Минем синнән бала табасым килә! Синең баланы үстерәсем килә! Әйдә, йоклыйк әле, сөешә-сөешә, яратыша-яратыша бер йоклык әле!..
-Нәрсә сөйлисең син, Нәфисә?!
-Мин сине назга күмәчәкмен, Хәлим. Бөтен җан, тән күзәнәкләреңне үбеп чыгачакмын... Ахырдан бер матур малай табып бирәчәкмен. Хәлим, ишетәсеңме, минем бала табасым килә!.. Синең баланы табасым килә...
Нәфисә кинәт җиргә тезләнде, Хәлимнең аякларын кочаклап алды, үрсәләнеп-ялварып аңардан бала сорый башлады...
Хәлим каушап калды. Кичәге көннән бирле миңгерәүләнеп торган башы тәмам акылдан шашар дәрәҗәгә җитте...
Ул шулай аптырап карап торган арада ихата ягыннан әнкәсе килеп чыкты да, Хәлимнең аякларын кочаклап елап яткан Нәфисәне торгызып, балаларча үгетли-үгетли ишегалдына алып чыгып китте.
-И-и, балакаем. Бетеренмә ул кадәр. Кеше көлдереп тавышланып йөрмә... Бар, кайт, ирең көтәдер. Башка килеп йөрмә, яме. Нишләтәсең инде, Ходай тәгаләгә шулай кирәк булгандыр...
Әнкәсе Нәфисәне алып чыгып киткәч тә Хәлим бераз вакыт hушын җыя алмыйча торды. Нәфисәдән аерылуга аның күңелендә, күңелендә генә түгел, бөтен тормышында бик мөhим бер кыл шартлап өзелгәндәй булды.

VIII
Хәлим тормышка авыр кайтты. Үткәндәге гомеренең hәр шаhиты белән очрашу күңелен тетрәндереп куя, җан-бәгыренә көтелмәгән җәрәхәтләр сала иде. Читтә йөреп кайту гына түгел шул, үлеп, күмелеп, кабат якты дөньяга туып кайту белән бер аның бу язмышы. Иң аянычлысы шул: ул үзенең бер еллык гомере хакында берни дә белми. Бер бөртек хатирә, бер мизгел гомер, гөлт итеп кенә булса да кабынып алган берәр күренеш, маҗара булсын иде дә бит...
Баштарак Хәлимнең кайтуына сөенгән кебекләр иде. Өйләренә килеп хәлен белүче авылдашларының исәбе-хисабы булмады. Кайтканының икенче көнендә үк Ак бабай белән Васимә карчык бер түгел, мең кергәннәрдер...
Ак бабай, сиксән яшкә якынлашып килүенә карамастан, хуҗалыкта умартачы булып эшли. Авылның иң мөгътәбәр, хөрмәтле кешеләреннән. Берничә ел элек кенә тергезелгән мәчеттә имам булып та тора. Әмма карагруh динче дә түгел ул. Һәр төрле дару үләннәре җыеп, аларны киптереп, кайнатмалар эшләп, халыкны дәвалый, җае килгәндә өшкереп-төчкереп куярга да күп сорамый. Ялгызы яши. Кампәрленең икенче башында торучы кызы килеп, картның өй-тирәсен, өс-башын караштырып китә. Вакыт булган саен Сания дә кереп йөри, үзләрендә камыр әйберләре пешкән көннәрдә, табынга утырыр алдыннан, Ак бабайга күчтәнәч кертеп, ризыкка фатиха алып чыга.
Бу юлы да, Хәлим кайту шатлыгыннан, Сания әллә күпме тәм—том пешереп куйган. Хәлим сынап торды: менә хәзер әнисе табында өелеп торган кабартма-бәлешләрнең иң матурларын гына сайлап алачак та, ап-ак сөлгегә төреп, күршедәге Ак бабайга йөгерәчәк...
Әмма бүген Хәлим ялгышты. Әнисе беркая да чыгып йөгермәде. Стенадагы сәгатькә күз сала-сала табын хәзерли башлады.
Өй буенча тыз-быз йөрүче әнкәсенә карап бер куанды, бер борчылды Хәлим. Куанды, сөенде, чөнки әнкәсенең кызлар кебек өлгерлеге, җитезлеге, уңганлыгы бөтен өйгә ниндидер сихри бер дәрт hәм көрлек йоктырып тора иде. Әмма бу тышкы тәэсир генә. Улының кайту шатлыгыннан гына шулай очынып, юк, очып йөри ул. Чынлыкта исә анын күңел түрендәге, җан-бәгырендәге сагышын үлчәп тә, аңлап та бетерү мөмкин түгелдер. Яшьтән үк ирен югалтып, гомер буе авылдашларының битәрен ашап яшәгән бу хатынга Ходай тәгалә тагын бер сынау җибәргән—улын тартып алган, ул гына да түгел, аны кабат кайтарып, күңелен тагын мең-миллион кисәкләргә телгәләгән... Ничек кенә куанса да, ничек кенә бәхетенә сөенсә дә, йөзендәге тирән җыерчыклар, күп еллар сөременнән эчкә баткан, кара боҗра эчендә калган моңсу күзләр, агарып бетә язган кыл чәчләр—барысы да Саниянең гадәти Җир кешесе булмыйча, Күк тарафыннан сынау өчен җибәрелгән Хода бәндәсе булуы хакында сөйлиләр иде.
Ниhаять, табын әзерләнеп бетте. Ишек артында гына көтеп торган кебек, кинәт тупсада Ак бабай пәйда булды. Әhә! Менә кем өчен әзерләнә икән бу кунак табыны!
-Әссәламәгаләйкем, балакайлар, исәннәрмесез- саулармысез...
-Исәнме-саумы, Ак бабай.
-Ничек, күнегеп беттегезме әле бер-берегезгә?
-Күнегеп дип... Без бит чит кешеләр түгел, Ак бабай. Безгә күнегәсе дә, нитәсе дә юк...
-Алай димә, Сания кызым. Бер атна читтә йөргән кешегә дә кабат күнегәсең ул. Кайчакта бер көн дә кешене үзгәртеп куя...
-Ә миңа бөтенләй дә күнегәсе юк, киткәнемә дә ике генә көн бит әле,- дип шаяртмакчы булды Хәлим. Әмма шаяртуы барып чыкмады, Ак бабай белән әнкәсе бер-берсенә карашып алдылар да, Хәлимнең сүзен бөтенләй дә ишетмәгән кебек, әңгәмәне дәвам иттеләр.
-Менә, кызым, сезгә өр-яңа бал. Бүген иртән генә аертып алдым. Җып-җылы килеш. Мә, табыныңа куй, сыйла улыңны. Яңа бал җанга китә, ди ул...
-Ай-й, рәхмәтләр генә яусын үзеңә, Ак бабакай... Иртәннән үк иреннәремә тәм төшкән иде. Балга булган икән...
Хәлим шуны искәрде: әнкәсе өстәлгә ике генә чынаяк куйды, димәк, табынны ике кеше өчен генә әзерли... Моны ул Ак бабай белән икесе арасында булачак житди сүзгә юрады. «Ниндидер заговор коралар болар»,-дип уйлады Хәлим, малайларча фикер йөртеп.
Сания күп көттермәде, ниндидер сәбәпләр табып, чыгу ягына юнәлде.
-Хәлим улым, бабаңа чәй ясарсың, яме. Әйдә, бер гәпләшеп утырыгыз әле... Гомергә бер ярый ул. Үзем дә озакламам...
Хәлимнең Ак бабай белән күп мәртәбәләр бергә-бер сөйләшеп утырганы бар барын. Әмма бүген бөтенләй башка очрак. Ниндидер уңайсызлык сизде Хәлим. Күңеле тыныч түгел иде аның. Йөрәк җилкенүе диләр моны. Шуңа күрә дә, әнкәсе чыгып китү белән, гаепле кеше сыман, өстәл артына бөрешебрәк утырды да тынып калды.
Ак бабай Сания ясап киткән чәйне мактый-мактый сүз башлады.
- Һай, бигрәкләр дә тәмле итеп пешерә инде чәйне Сания. Мәрхүмә карчыгым чәенең тәмнәре бар аның чәендә.
Хәлим дәшмәде.
-Әйдә, олан, балыннан җитеш. Быел бал күп булыр, мөгаен. Чәчәк күп, урман әйбәт...
Хәлим hаман дәшмичә утыра бирде.
-Безнең тормыш урманнан тора шул. Ул бирсә— яшибез, бирмәсә— иза чигәбез...
-Әйе шул...
-Урман дигәннән, Хәлим олан, ул сине дә шактый изалаган, ахры... Әнә бит— как сөяккә калгансың.
Хәлим сүзнең кирәкле эзгә төшеп барганын сизде. Димәк, Ак бабай Хәлимнең үткәннәрен ачыклау өчен, hич югы, бу хакта күңел кылларын тарткалап карау өчен юлланган. Әлегә ул ачылып китмәскә булды. Ак бабайның үз сүзе.
-Хәлим олан, киемнәреңә, йөз-чыраеңа караганда, бу елда син урманда гомер сөргәнсең. Ничегрәк булды сон ул? Кайда, кем белән яшәдең, диюем...
-Их, Ак бабай, белсәм иде мин...
-Алай булмый ул, олан. Күз, караш, тән, тәнеңнең күзәнәкләре ни дә булса ятлап алып кала. Син бит үз акылындагы кеше, күзең күрә, колагын ишетә, тәнең-җаның сырхау түгел...
-Юк, Ак бабай, бу сүзне шушында башлыйк та шушы урында бетерик. Юл читендә ярты сәгать черем итеп кенә алдым, шуннан башка берни дә хәтерләмим. Уянып китсәм—дөнья кыямәткә әверелгән, кеше күзенә карарлык та түгел, билләhи!..
-Кызма, олан, кызма, әйдә, баштан ук сөйлә әле.
-Районнан кайтып киләм. Бер ачыклыкны сайлап, җәелеп утырдым, ашап алдым, аннары... Аннары каршы юлдан ике әби килеп чыкты...
-Ашыкма, олан, сабыр гына сөйлә: кемнәр иде алар, ничек киенгәннәр?
-Кап-карадан киенгән ике карчык. Таяклары, төенчекләре бар... Бик әйбәт сөйләштеләр...
-Берәр сәерлек сизмәдеңме?
-Әллә инде...
-Ни дә булса гаҗәпләндермәдеме сине бу вакытта?
-Юк, ахры... Ә! Алар чирәмгә бик сәер бер тамга сыздылар. Түгәрәк, аның уртасында аркылы-торкылы куелган таяклар... Үзәккә кагылган чөйдә—уенчык кеше сыны, курчак. Үзләре туктаусыз дога укыйлар. Җил-давыл чыкты, җир тетри башлады...
Хәлим үзе сөйли, үзе шул маҗараны кабат күз алдына китерә. Күз алдына китереп кенә калмый, үткәненә кабат кайтып, сәер бер халәткә юлыга... Менә ул таганда атынган кебек, әле бер якка, әле икенче якка тайпылып хәрәкәтләнә башлый. Аңа рәхәт. Ниндидер салкын җил, сулыш алгандагы кебек, аны суырып ала да өскә алып менеп китә... Хәлим мәтәлә-мәтәлә күк катындагы ястык болытлар өстенә килеп төшә...
...Хәлим күзләрен ачканда Ак бабай аны түшәккә сузып салган, изүләрен бушатып азаплана иде. Үзе бертуктаусыз дога пышылдый.
Хәлим бик тиз айныды. Аңа Ак бабай алдында бик тә уңайсыз иде.
-Әллә нәрсә генә булды шунда, ачуланма инде, Ак бабай, яме. Әле hаман да буыннарымның егәрлеге— көче юк...
-Буыннар дисең дә... Сине сихерләп, бозып җибәргәннәр, олан. Һушыңны, аң-зиhенеңне, хәтереңне алганнар. Нәсел үчен кайтаручылар эше бу. Мин моны шундук аңладым. Бик авыр сихер, бик әшәке зәхмәт бу... Белмим, аны кем генә җиңә алыр икән?!
-Нигә, нәрсә өчен миңа шулай үчләнәләр соң, ә, Ак бабай? Минем бит беркемгә дә начарлык кылганым юк...
-Алай димә, олан. Кеше җиде буын бабасына кадәр бөтен хилафлыклар, гонаhлар өчен жавап бирергә тиеш.
-Миңа нишләргә соң хәзер, ә? Ничек яшәргә бу килеш? Мин бит бу якты дөньяда бар да, юк та...
-Бик алай ук бетеренмә, олан, берәр җае чыгар, Ходай теләсә... Кара әле, бая син ниндидер тамга-билге телгә алдың...
-Әйе-әйе, яшел чирәм өстенә ком чәчеп сызылган боҗра. Аның эчендә тәре рәвешендә салынган ике таяк. Уртада— чөй, чөйдә курчак, шул гына.
-Шул гына түгел шул. Бу бик шомлы фал, олан. —Ак бабайның тавышы калтыраныбрак чыкты.–Бу билге—бик борынгы дәверләрдә шушы урманда яшәгән сихерчеләр тамгасы ...
-Ничек инде?
-И олан, бу бик ерак тарих. Менә син, кошка әверелеп, күккә очып менә алсаң, астагы җир дөньясына күз ташласаң, күрер идең: безнең авыл – нәкъ шул тамга рәвешендә утырган. Дүрт оч, дурт урам... Авылны, билбау кебек, нарат-чыршы урманны чорнып-урап алган.
-Ә курчак?
-Курчагы хикмәтлерәк, күрәсең... Авылның нәкъ урта бер җирендә сер булырга тиеш. Курчак шуңа искәртә...
-Ак бабай, бу урын Нәфисәләр йорты каршында үсеп утыручы тупыл агачына туры килә бит...
-Шулай икән шул...
Бераз сөйләшмичә тордылар. Хәлим бу авыр хәлдән чыгу юлын бик тиз тапты:
-Ак бабай, әйт әле, зиратка күмелгән мәет белән нишләргә соң инде? Мин бит исән...
-Ул хакта уйларга да куркып торам. Бу бик җитди эш. Аллаhы тәгаләне үчекләгән кебек була бит; кабердән мәетне кабат казып алу—мактана торган эш түгел... Афәт чакыру белән бер ул.
-Алмыйча булмыймы соң? Ятсын шунда тыныч кына...
-Булмый диләр шул. Ул да кемнеңдер газиз улыдыр. Эзлиләрдер. Менә сине эзләгән кебек... Авыл Советына хәбәр килгән инде: алдагы атнада казып алачаклар... Мескен... Үлгәч тә тынгылык таба алмый иза чигә, мәрхүмкәй...
-Беләсеңме, Ак бабай, кайчакта шул хакта уйлыйм: минем гүя җисми тәнем кабердә ята, ә җан-йөрәгем җир өстендә йөри... Менә хәзер синең белән минем өрәгем сөйләшеп утыра кебек...
-Юк, кирәкмәс, Хәлим олан. Алла исемен кушып тәүбә ит. Нинди өрәк инде син?! Өрәкнең тәне ал, күзе ут була бит. Син күбрәк бакча түренә утыртып куелган колга- карачкыга охшагансың... Хи-хи-хи...
Кеткелдәп көлеп торган Ак бабайга кушылып, Хәлим үзе дә шаркылдап көлеп жибәрде. Бу—аның билгесез сәфәрдән кайткач беренче көлүе иде.
IX
Беркөнне күршедәге Васимә әби «имче» дип даны чыккан Мәймүнә карчыкны алып килде. Бу карчыктан Хәлим кечкенә чактан куркып үсте. Кампәрледә аналар, тәртипсез балаларын куркытканда, гел Мәймүнә исемен искә төшерәләр иде. «Сихерче Мәймүнә алып китәр!» яки: «Мәймүнәгә бирәм!»—дип орышучы хатыннарны авылда әле дә адым саен ишетергә була.
Менә шул Мәймүнәне Хәлимнең аң-хәтерен дәвалау өчен алып килделәр дә инде.
Әнкәсенең сонгы көннәрдә Мәймүнә исемен еш кабатлавын хәзер генә аңлады Хәлим. Имеш, ул кырык бер ногыт борчагы белән фал ача, имеш, ул малларның арка сөяге белән имли...
Мәймүнә бик сәер карчык булып чыкты. Күп сөйләшми. Сөйләшкәндә hәр сүзен, әйтергәме инде, юкмы, дигән кебек, тешләре арасыннан кысып чыгара.
Хәлимгә күз ташлау белән, имче Мәймүнә Васимә карчыкның колагына нидер пышылдап өлгерде. Күрше әби, гаҗәпләнү кыяфәте чыгарып, башын чайкап куйды.
Хәлимгә боларның барысы да кызык тоелды. Ул ясаган чәен эчеп бетерде дә чыгып китмәкче булды. Аның юлын әнкәсе бүлде:
-Чыкмый тор әле, улым. Менә Васимә әбиең белән Мәймүнә абыстай сине өшкереп алмакчы булалар. Бездән калмасын... Ачуланма да, битәрләмә дә, яме, улым. Әйдә үзләре теләгәнчә булсын. Бәлки, чынлап та яхшырып китәрсең, аң-зиhен тәрәзәң ачылыр, хәтерең кайтыр...
-Мин бит бер сүз дә әйтмим, әнкәй. Әйдә, өшкерсеннәр лә...
Мәймүнә карчык кулындагы кечкенә янчыгын түр түшәккә җәелгән япма өстенә чишеп ташлады. Нәрсәләр генә юк иде бу сәер төргәктә. Ногыт борчаклары, артыш ботакларыннан телеп ясалган шакмаклар, җәнлек теш-тырнаклары, каурыйлар... Болар арасыннан озынча, әмма яссы ике сөяк шапылдап төште. Хәлимнең йөрәге «жу» итеп китте... Тәненә салкынлык йөгерде, кул-беләкләрендә каз йоннары кабарып чыкты.
Хәлим бала чактан ук сөяктән курка. Урманда йөргәндә яңгырдан ышыкланам дип бер кечкенә тау куышына кергәч, кеше скелетына тап булган иде ул. Сөяккә калган бу бәндәнең өстенә ертык-йортык чүпрәк каплаганныр диярсең,—баксаң, кибеп каткан тире кисәкләре шундый тәэсир калдыра икән...
Хәлим, шул вакыйганы күз алдына китереп, чирканып, калтыранып куйды.
Мәймүнә карчык үз эшен яхшы белә. Ул ниндидер кипкән үлән-бәйләменә ут төртеп, өйне ыслата башлады, чебен куган кебек, тәрәзәгә, ишеккә табан хәрәкәтләр ясады. Өй эче әчкелтем төтен исе белән тулды. Бу төтен сулыш алганда укшыта язып үпкәгә кереп тула да, шулай ук укшыта язып кире чыга...
Хәлимне бүлмә уртасындагы артсыз урындыкка утыртып куйдылар. Тәрәзәләрне томаладылар. Сания кай арададыр күршедән тагын ике карчык алып кергән. Хәят әби, Мөршидә түти hәм Вәсимә карчыклар, аларга кушылып Сания үзе дә өй почмакларына таралып утырдылар. Дүртесе дүрт якта белгән догаларын укый башладылар.
Хәлимнең ишеткәне бар. Кара рухлар, шайтан сыңарлары почмакларда булучан икән. Өшкергәндә аяк тыгып, койрык болгап тормасыннар өчен, hәр почмакка сакчы беркетәләр.
Тәрәзәләрне каплап куйгач, бүлмәгә шомлы караңгылык иңде. Тәрәзә япмалары читеннән эчкә сузылган яктылык— бернинди кояш нурлары да түгел, гүя әллә нинди әкияти затлар, озын, төз бармаклары белән, бура араларындагы сүс толымларына ябышып торалар төсле... Ара-тирә бу бармак-нурлар уйнап-кыймылдап китәләр... Менә алар очлы тарнакларын сүсләрдән тартып алырлар да, бүлмә уртасына жыелып килеп, Хәлимнең бугазына ябышырлар кебек...
Хәлим үз уйларыннан үзе куркып китте. Бөтен көчен жыеп, игътибарын имче карчыкка юнәлтте.
Мәймүнә әби иң элек теге җәлпәк сөякләрне кулына алды. Аларны бер-берсенә аркылы куеп, бармаклары арасына кысты да Хәлим каршында, сәгать әйләнеше буенча, кул хәрәкәтләре ясый башлады. Шундый ук хәрәкәтләрне Хәлимнең баш түбәсендә, арка ягында башкарды.
Шул мәлдә Хәлим Мәймүнә карчыкның йөзенә игътибар итте. Күзләре йомык иде аның. Үзе бертуктаусыз нидер көйли. Көй дә түгел ул, ниндидер ыжылдавык тавыш, иске курай кебек!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Албастылар - 04
  • Büleklär
  • Албастылар - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4323
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2077
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4338
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2074
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4208
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2153
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4210
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2145
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4254
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2007
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4303
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2040
    37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4269
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1997
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4225
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2102
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4162
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2001
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4211
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
    37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4172
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2010
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4186
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2062
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4118
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4166
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1952
    43.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    67.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4142
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1993
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 4264
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2005
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 4253
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1978
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 4258
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4237
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1972
    39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 4396
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1954
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 4377
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4335
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    40.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4335
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 4308
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1910
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4264
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2036
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4324
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1911
    41.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 4186
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1999
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 28
    Süzlärneñ gomumi sanı 4216
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1973
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 29
    Süzlärneñ gomumi sanı 4250
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 30
    Süzlärneñ gomumi sanı 2946
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1455
    43.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    67.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.